Latin

Шигырьләр - Флёра Тарханова

Süzlärneñ gomumi sanı 949
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 647
42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ялгыз өй Өебезне сагынып кайткан идем – Истәлекләр кабат яңарды. Сагышлардан моңсу күңелемә Үзәк өзгеч хисләр таралды. Өйгә илтә торган бөтен юлны Күмеп киткән әни сагышы. Баскан саен ишетелеп куйды Әтиемнең гармун тавышы. Үткәнемә үрелеп карар өчен Мин күтәрдем хәтер читләрен. Үсмер чакның күз карашын тоеп, Сискәнүдән әллә нишләдем. Инде ялгыз калган өебезгә Кереп булмый икән капкадан. Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм, Аларны да пәрдә каплаган. Безнең эзләр яткан шушы өйдә Җыелышкан узган елларым. Түзалмадым, тәрәз капкачына Башым куеп үксеп еладым. Күптән ялгыз калган өебезгә Кереп булмый икән капкадан. Бер тутырып карап калыйм, дисәм, Күзләремне пәрдә каплаган. Бетеп бара татар авылы1 Туган авылыма кереп киләм – Күңелемә ятты моңлы көй. Тик моңнарым күчте әрнүләргә – Авыл тулы нурсыз ялгыз өй. Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең Гөлләре юк тәрәз төбендә. Йолдызлар да хәтта җемелдәми Моңсыз калган авыл төнендә. Җимерелеп яткан һәр нигезне Тузан итә язмыш давылы. Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар – Бетеп бара татар авылы. Бетеп бара авыл, бетеп бара, Исеме калыр, бәлки, телләрдә... Дистәләгән бала урынына Җилләр уйный ялгыз өйләрдә. Нигез "Татар дип танымыйлар бит, шуңа киселә тамыр..." (кайберәүләр авызыннан) Милләт рухы бүген шактый таркау – Кешесе аз иман тергезгән. Бик күбесе тел һәм ил югалтты, Тамырларын өзеп нигездән. Үзәгенә балта чабу белән, Сеңде алар башка халыкка. Үз милләтен хәтта түбәнсетеп, Яраклашты чит бер калыпка. Танымыйлар, диеп, куркасы юк – Горур булып калсак, танырлар. Нигез тамырыңа үтеп кара – Бик тирәндә безнең тамырлар. Шул тамырлар чиксез киңлекләргә Үрләгәндә меңгә уралып, Тарихларда шаһит булып калган Идел, Чулман, Укай, Уралы... Бар да алар безнең төп нигездә – Белмәгәннәр белеп торсыннар! Катлам-катлам яткан шул җирләргә Милли җаннар нигез корсыннар. Җир ташланып, нигез җимерелсә, Алар белән тел дә китәчәк. Җире, теле беткән һәр милләтне Җир хуҗалары кол итәчәк. Баба җирен мирас итеп алып, Колы булыйк тик бер Алланың. Теләсә кемгә кушылып, рәнҗеттермик Тамырдагы төркиләр канын. Ныгытмасак борынгыдан килгән, Бәгырьләргә тоташ тамырны, Нигез корытып, телен "өзеп" аткан Маңкорт халык яшәп калырмы? Һич югалмас бөек татар халкы, Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә, Нигезенә бәйләп тамырларын, Җир хуҗасы булып яшәсә! Уразай Нәсел тамырлары Уразайга барып тоташкан шәхесләр исеменнән Кайтып киләм, диеп хәбәр салдым Сыйпап үткән язгы җилләргә. Урау юллар мине илтеп куйды Бабаларым яткан җирләргә. Уразайның төзек урамнарын Яшел хәтфә үлән каплаган. Борынгыда калган кан-кардәшләр Шул урамнар буйлап атлаган. Мәңгелеккә күчкән бабамнарның Шәүләләрен хәтта күрәмен, Чөнки алар рухы сеңеп калган Изге җиргә басып киләмен. Уразайның мәчетенә кереп, Рухларына дога юлладым. Кабер ташларына башым иеп, Тарих кайтавазын тыңладым. Нәселемнең тирән тамырлары Берегеп калган шушы туфракка. Хатирәләр салган эздән йөрдем – Шул эз тарткан икән бу якка. Еллар буе җыйган сагышымны Уразайга кайтып тараттым. Гасырлардан килгән халкы белән Нәсел ядкәрләрен яңарттым. Салагыш Кояшлы яз алып килде Салагыш дигән җиргә. Бу кадәрле матурлыкны Күргән юк иде бер дә. Урамнарын ике яклап Алмагачлар бизәгән. Хуш исле шау чәчкәләре Нур балкыта йөзләрдән. Әй Салагыш, Салагыш! Үз иттем мин бу якны: Бөтен матурлыгы белән Күңлемә кереп ятты. Чиксез гүзәллеккә күмгән Ямь-яшел бәпкә үлән. Кич кергәч, капка төбендә Гәпләшә күрше-күлән. Авылы матур, халкы тырыш, Балалары бигрәк тә: Акыл өсти, белем җыя Йөз еллык зур мәктәптә. Әй Салагыш, Салагыш! Күңелне басты сагыш: Кабаттан очрашуларны Насыйп итәрме язмыш? Киек казлар кайта Киек казлар кайта илләренә, Кыйгачланып сафка тезелеп: Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре Кала һәр ел шунда өзелеп. Каңгылдашып кайта кыр казлары, Тавышлары – бәхет авазы. Адаштырмый хәтта урау юллар: Үзенә тарта илнең һавасы. Кайсы кайта, кайсы ятып кала Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә. Үз туфрагын сагынуын кайчак Күтәралмый әле ирләр дә. Ашыга-ашыга кайта кыр казлары Туган җирен, күлен сагынып. Җан сыкравы булган үз иленә Хәтта казлар яши табынып. Киек казлар кайта төркем-төркем... Милләт бәйрәме Иксез-чиксез болгар җирләрендә Мәҗүсилек торган заманда Сабан туен бәйрәм иткән халык. Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм Дәвам итә әле һаман да. Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар Көч сынашкан һәр яз җыелып. Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә Утырмаган кара коелып. Сикереп чыгып мәйдан уртасына Бил алышкан олы-кечесе. Җиңә алган бу көрәштә бары Батырларның да иң көчлесе. Сабантуй бит бәйге генә түгел, Милләтемне бергә туплаучы. Бәйрәм көндә милли горурлыктан Һәр йөрәккә тама мең тамчы. Менә тагын бергә җыелыштык Көч сынашыр өчен бәйгедә. Татарларның милли җыеннары Шаулап, гөрләп үтә әле дә! Болгар җире Болгар җире – элгәрләрнең җире: Җаннар гына түгел, тамыр бәйле Алар рухы иңгән җир белән. Әледән-әле яулар үткән саен Болгар туфрагының һәр учмасы Сугарылган кан һәм тир белән. Татарларның бүгенгесе тоташ Бакыйдагы угыз, кыпчакка... Колак салсам тынып, мин аларның Ничә катлам аша сыктауларын Ишеткәндәй булам кайчакта. Сыктый алар җирен югалтканга, Кылычыннан үткәч башканың. Ыңгыраша таптап киткән саен Күмелеп яткан кабер ташларын, Илен яклап чапкан яугирләрнең Гарасатта салган башларын. Хәрабәгә калган шәһри Болгар Үткәннәрне оныттырмас өчен Варисларын җыя барыбер. Борынгылар корган хөр дәүләтне, Күз алдына китереп, хет уйларда Торгызсыннар диеп тагы бер. Болгар җире – ата-баба җире: Шунда безне мең дә йөз ел элек Чын мөселман иткән бер Хода. Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең Рухларына барып җитсен иде Изге җирдә кылган һәр дога. Йөрәгем тулы яра Бар нәрсәнең рәте китте – Бу дөнья кая бара? Җиргә иңгән затсызлыктан Йөрәгем тулы яра. Якын дус, кайчак туганның Хөсеттән йөзе кара. Иманның, деннең кимүе Йөрәккә сыза яра. Миллионлаган үксез бала Хак юлдан чыгып бара. Аларның язмышы сала Йөрәккә тирән яра. Үз милләтен санга сукмый, Халкым читләшеп бара. Шуңа җаным сыкравыннан Йөрәгем тулы яра. Тормышны җайлап барырга, Милләтне саклап калырга, Үксезне юлга салырга, Мең ярадан арынырга Кем ярдәм итә ала? Сораулар җавапсыз кала – Бу дөнья кая бара? Әдәп күперләре яна – Йөрәгем тулы яра. Сәйдәш моңы Сары сагыш били күңелемне, Сәйдәш көен, җырын ишетсәм – Милләт рухы иңгән һәммәбезгә Аның моңы сеңде бишектән. Ул көйләрне гасыр дәвамында Оркестр һәм баян гына түгел, Күңел кыллары да уйнады. Моңга сусау безнең йөрәкләрдә – Милләт җаны аңа туймады. Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе, Сәйдәш моңын шунда табасы. Татар эзе яткан һәрбер җирдә Салих Сәйдәш, Сара моңнарында Үссен иде милләт баласы. Каннарына яшьтән сеңеп калса, Бу чишмәне алар корытмас. Бары шул чак милли сагышларны, Милли хисләр, милли язмышларны, Милләт моңын халкым онытмас!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.