Latin

Шигырьләр - Фәйрүзә Мөслимова

Süzlärneñ gomumi sanı 984
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 731
39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бу дөньяга килү бәхете
Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге лауреаты Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары" китаплары белән шигырь сөючеләрне әсир итте. "Сабантуй" газетасында, хәзер "Ялкын" журналында эшләп, балалар һәм үсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнде. Шушы көннәрдә яраткан шагыйрәбез, коллегабыз Фәйрүзәнең туган көне. Әнә шул уңайдан ул газета укучыларны өр-яңа шигырьләре белән сөендерергә булды. Без аңа күңел түрендәге иң изге теләкләребезне юллыйбыз, иҗат чишмәләренең саекмавын телибез.
"Ватаным Татарстан".
Иске елда – иске дуслар
Үз дөньяма сыймый башлаганда,
Табалмасам урын җаныма,
Телефонга үреләм... тик дәшалмыйм
Дөньяларның аргы ягына.
Телефонга үреләм... сузган кулым
Эленеп кала ярты юлында.
Ышану кыен безне сөйгәннәрнең
Безнең янда инде югына.
Ышану кыен... Җирнең яраларын
Каплар иде – карлар соңара.
Тугры дуслар иске елда кала,
Кереп барам яңа елларга.
Мәңгелектә, гүя, яшәгәндә,
Аерылуны нигә юрарга?
...Көтә икән адаштырыр көннәр
Күңелләрдә купкан буранда.
Кичерегез, җандаш, фикердәшләр,
Бәхиллекләр алмый калганга.
Телефон да, тел дә – көчсез инде.
Намнәрегез бүген догамда.
Кайтаваз
Роберт Миңнуллинга
Бу дөньяга күзебез ачылганда,
Бәхет теләп безгә әнкәйләр,
Кальбебезне нурлы, җылы итеп,
Якты җәйне бүләк иткәннәр.
Җәйдән башлап тәпи атлаганда,
Килер көннәр ниләр юраган?
Көзләр җиткән, кышлар...
Онытылмаган
Балачакта туган хыяллар.
Игелекле булгандыр ла дөнья
Без үзенә сөеп бакканга.
Тояклардан чәчрәгәндер очкын
Хыял атын җигеп чапканда.
Хыял аты, хыянәт итә күрмә,
Ахыргача калдыр иярдә.
Насыйп булсын балачактагыча
Бу дөньяны ихлас сөяргә.
Ә үзебез яраттырганбызмы,
Күргәннәрме бездән игелек?
...Мәңгелеккә бер кайтаваз китәр:
"Элек, элек, эле-е-ек..."
Курсташлар белән очрашу
Казлар китә, ә без, якын дуслар,
Җыелышып килдек күрешергә...
М.Ногман
Исәнмесез! Якты хатирәләр
Үткәннәргә безне кайтарды.
Карап йөрик әле бергәләшеп
Кабатланмас гүзәл чакларны.
Химкорпуста ниләр? Ничек анда
Кафедра безнең, деканат?
Безнең яшьлек калса калыр анда,
Калмагандыр әмма яманат.
Безнең яшьлек, гамьсез көннәребез
Әле дә йөри шунда шау килеп.
Күрегезче: озы-ын "Әдәби сүз"
Стенада тора эленеп!
Бар факультет шул газетка сыйган –
Һәммәбезнең эше, иҗаты...
Аудиториядә – имтиханнар,
Йә, керегез, кемнең чираты?
Химкорпуста шундый хәлләр анда,
Укысыннар, борчып йөрмик лә.
Гомер буе җыйган тәҗрибәне
Илтеп тормыйк юләр яшьлеккә.
Бу заманның җитди карашлары
Оялтмасын ялгыш ул чакны.
Киләчәкне яшьлек белми әле,
Ул хыялый, ул бит канатлы!
Без үттекме күпме гомер юлын,
Калдымыни яшьлек мәңгегә?
Сискәндермик, ул бит җаныбызда
Хатирәләр булып терелә.
Әй, ашыкмыйк кабат таралырга,
"Исәнме!" – дип әйтик яшьлеккә!
Саубуллашып китәр өчен кабат
Өлгерербез әле ничек тә.
Автобуста
Автобусның акрынлыгы үртәлдерә,
Әледән-әле карап алам мин сәгатькә.
Яшь кондуктор: "Ашыкмагыз, апа, – диде, -
Көтмидер ич егетегез шушы яшьтә?"
Шушы яшьтә? Бер тынга мин тынсыз калдым,
Ашыгалар тик егетләр көткәндәме?
Ә яшьлекнең чәчәк аткан вакытлары
Күптән калды кире кайтмас үткәндәме?
Аннан көлдем бу хәлемнән рәхәтләнеп:
Унсигезем тулды юкса кичә генә.
Ә иртәгә илле яше тулачагы
Исенә төшсә, бу егеткәй нишләр менә?
Бүген ул яшь, тик дөньяның тәгәрмәче
Автобустан күпкә тизрәк әйләнә лә...
Әйтергәме? Йә ваемсыз яшь гомерен
Аяп калып, сабыр гына дәшмим мәллә?
Ташуларсыз
Язгы ташу, диләр, көчле булды,
Ярларыннан чыкты Шәбез, Тукмай...
Күңелемнән туган якларыма,
Ташуларга атылдым да уктай.
Тынып калдым, уйларыма талдым:
Яшьлегемнән киткәнемнән бирле.
Ургып аккан язгы ташуларны
Күзәткәнем, күргәнем юк, димме?
Ташуларсыз ничек яшәгәнмен,
Яшәгәнмен ничек салмак кына?
Гомер буе тормыш агымына
Актыммы мин шулай ярап кына?
Актарылды җаным ничәмә кат,
Түзим, дидем, ташмыйм ярларымнан.
Ә нигә соң ярга сыялмаган
Язгы ташу шундый сагындырган?
Тик үземне аклар сәбәп таптым:
Елгалар да елга бер кат таша.
Елгаларда – бер ел...
Ташуларны тыеп,
Үтеп барам тулы гомер аша.
Патша белми
Безнең хәлне патша белми... –
Мәңгелек ялгышыбыз.
Яшәр өчен җан талашып,
Ташка баш ормышыбыз.
Кырмыскадан, бал кортыннан
Тырышын тырыш халык,
Җилкәләре чиләнсә дә,
Йөри авызлык кабып.
Көне-төне эшләсә дә,
Ыштаны юк ат сыман,
Мәрхәмәт көтеп хуҗадан
Араннан башын сузган.
Патша берни белми, дибез,
Ерак шул бездән патша.
Икмәк җитми, дип зарлансак,
Әйтер ул: "Пылау аша!"
Хәлебезне Ходай белә,
Аермый сабырлыктан.
Ә елгырлар баулар ишә
Бездәй гафил халыктан.
Мескенлектән араларга
Кирәк патша указы.
Безнең хәлне белми шул ул...
Ни дип юаныйк тагы.
Кичке уен
Карашыбыз узмый офыклардан,
Иртәнге көн әле билгесез.
"Алын алырсызмы, гөленме?" – дип
Каршыбызда биеп йөрисез.
"Алларын да, гөлләрен дә", – диеп
Җырлап кына җавап бирәбез.
Яшь чакларда бар да матур, кызык,
Тукталмыйча уйнап-көләбез.
Зәңгәр төннәр, йолдыз җемелдәтеп,
Ал таңнарга кадәр озата.
Көннәр инде безгә гамәлләрне
Һәм юлларны ялгыз сайлата.
Ай-йолдызлы якты хыялларын
Алып китә берәү яшьлектән.
Кара булып туа гамәлләре
Кемнәрнеңдер. Нидән, нилектән?
Аллы-гөлле түгел тормыш юлы,
Ни өчендер аклы-каралы.
Көтә күрмә кара күңел белән
Офыгында йолдыз янганны.
Кичке уен исләремә төшсә,
Хәйран калып торам язмышка.
Киләчәкнең үз җавабы әзер
Яхшылыкка, яман, ялгышка.
"Алларынмы, гөлләренме?" – диеп
Ул чакта соң кемнәр көлеште?..
Баксаң, язмыш үзе бүлә икән
Өлешләргә тигән көмешне.
Их, дөньясы!
Әллә дөнья артык әйбәт,
Әллә үзем начар мин:
Ил күзенә чыккан саен,
Үз өнемә качам мин.
Әллә тормыш – тоташ бәйрәм,
Әллә халкымы – сәрхуш:
Куеннарда шешә булса,
Башларында кәләпүш.
Әллә данга ирештекме,
Әллә төштек мескенгә?
– Син дә шуңа иреш, диләр,
Юкны-барны тикшермә!
Әллә, дим соң, төкеримме?
Аһ, коега – төкерек!
Суы кирәк булмагае...
Кая барма – исерек!
Шәп без!
Абыем Ринатка
Безнең якта Шәбез дигән инешләр күп –
"Шәп без!" дигән төшенчәне аңлаткандыр.
Бу тормыштан шатлык табып яши белү –
Шәбезләре челтерәп аккан шул яктандыр.
"Шәп без!" – диеп горурланып яшибез лә,
Йөрәкләрдән әрнеп-сыкрап кан тамса да.
Шәбез сыман челтерәп эзгә төшәбез гел –
Ташу дулап, боз катламын мең ярса да.
Әйе, шәп без!
Бу дөньяга килү бәхете,
Рәхмәт әле, тигән безнең өлешкә дә.
Ни эзләсә, кеше шуны таба, диләр –
Сөенә белик чәчкә төшкән көмешкә дә.
Сөенә белик, ямьнәр табыйк бу яшәүдән –
Язмыш бирер көмешен дә, алтынын да.
Насыйп булсын гомер буе дус-дошманга
Чын күңелдән: "Шәп без!" – диеп мактанырга!
Мәңгелек өн
"Минем кадәр беркем сөелмәгән,
Минем кадәр беркем сөймәгән!.." –
Бер-берсенә пышылдыйлар парлар,
Тын-битараф тора бар галәм.
Аланнарның ак чәчәктә чагы,
Ак өметтә чагы язларның.
Үзгәртергә хәтта сәләтле чак
Язмышларның күктә язганын.
"Безнең белән бәхетледер бу җир,
Без булганга дөнья түгәрәк!" –
Шул сүзләрне тыңлап уянды да
Ай болыттан төште тәгәрәп.
Йолдызларның балкып янган чагы,
Серле чагы айлы төннәрнең.
Йөгереп җилләр тыңлый салмакланып,
Чишмәләрнең челтерәп көлгәнен.
Шул дөньяга багып ник соң берәү
"Гөлҗамал"ны көйләп моңая?
"Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы", – ди...
Булган чаклары кая соң, сөйгән чаклары кая?
Айлар, еллар алышына тора,
Мәңгелек өн барыбер тынмаган:
"Минем кебек беркем сөелмәгән,
Миндәй җаннар әле тумаган!.."
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.