Latin

Шигырьләр - Фанавис Давлетбаев - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 3124
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1843
33.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Табынмый алар Ходайга,
Табыналар байлыкка.
Азлар җаны сызлаганда
Күзләрен йома күпләр.
Тизләтергә охшап тора
Кыямәт көнен күкләр.

Күңел
Хыялында, я төшендә
Кемнең юк соң очканы.
Күңел бит ул канатлы кош,
Яратмый шуышканны.
Күңел бит ул канатлы кош
Талпынучы күгендә.
Чын ирекле булса гына
Көч тоя ул үзендә.
Сердәше булганда гына
Мөмкин аны аңлавы.
Ул биектә - шуңадыр да
Җиңел түгел яулавы.
Эчкерсез дә, мәкерле дә -
Кош булса да ул төрле.
Иксез – чиксез галәм кебек
Яшергән ул мең серне.

Бәхет качышлы уйный
Әллә күптән күрмәгәнгә
Күңел гел аны уйлый.
Яшеренеп минем белән
Бәхет качышлы уйный.
Күреп алса аны күңел
Таптым диеп юана.
Коерыгын күрсәтә дә
Ул кабаттан югала.
Әнә шулай мәш киләмен
Бер югалтып, бар табып.
Таптамаганда мин фәкыйрьгә
Яшәү кала уфтанып.
Ни әйтсәң дә күңелсез шул
Яшәвем аны тоймый.
Гомер буе минем белән
Бәхет качышлы уйный.

Бәхетле сабый чагым
Кояшлы гомер таңымда
Шат идем, көләч идем.
Очкан канатлы колындай
Мин ул чакта яшь идем.
Көнем – якты, уем татлы
Биек иде күгем дә.
Ташып торган көч – дәрт барын
Тоя идем үземдә.
Дөньядагы матурлыкка
Сокланып туймый идем.
Мин – ваемсыз, балачакны
Үтмәс дип уйлый идем.
Юк шул инде кире кайтмас
Кабаттан андый чагым.
Төштә генә булган төсле
Бәхетле сабый чагым.

Күкләр тантанасы
Күп тырышкан Хак Тәгаләм
Дөньяны тудырганда.
Тел тидерә торган түгел –
Дөньяда камил барда.
Дөньясында кайчагында
Тигезлек юк дисәк тә.
Вак – төякләренә кадәр
Бөтен нәрсә исәп тә.
Эзләп ахыры күренми –
Төрләнешнең юк чиге.
Җир тирәли очсак кына,
Ябык галәм ишеге.
«Безне күрегез, кемнәр», - дип
Юк шуңа мактанасы.
Безнеке түгел галәмдә
Күкләрнең тантанасы.

Битлеклеләр хакында
Чын йөзен каян беләсең
Битлек кигәннең.
Дөрес сүзе сирәк була
Ялган сөйгәннең.
Кия үзен танытмаска
Мөртәт битлекне.
Берни түгел аның өчен
Ясау этлекне.
Тиз эземә төшмәсләр дип
Йөрсә дә үзе.
Иртәме – соңмы беленә
Аның чын йөзе.
Бак, ниләр генә кыланмый
Качып битлеккә.
Эч поша битлек кигәннәр
Җирдә күплеккә.

Гамьсезлек хакында
Баскан җирдә биеп торсын
Булмасын кеше гамьсез.
Гамьсезләр күбәйгән саен
Дөньябыз булыр ямьсез.
Аларның чүп икәнлеген
Үзегез дә күрерсез.
Гамьсезләр басса дөньяны
Булыр бит бик күңелсез.
Авыз ачып карап тормыйк
Юл куймыйк гамьсезләргә.
Ирек куймыйк без аларга
Дөньяны ямьсезләргә.

Алар
Өстә түрә булып алган
Күп бездә хөкемдарлар.
Гаделсез, кара эшләргә
Катышмый хакы барлар.
Сөттән ак, судан пакъ булып
Кыйланганнар заманы.
Шул «фәрештә түрәләр» дән
Кыйналганнар заманы.
Боерыкларда чыгаралар
Алар хөкем карарын.
Чыгаралар җәһәт кенә
Уйлап тормый зарарын.
Юкса беркем дә ышанмый
Аларның сүзе хакка.
Еш кына гади халыкны
Рәнҗетәләр нахакка.


Китәм димә
Туган җирдән читкә китеп
Кем бәхетен табалган.
Бер кискән икмәк ялганмый –
Шуны уйла багалмам.
Үз илеңдә сыймаганны
Кемгә кирәк син читтә?
Туган җирдән аерылмый
Яшәү кирәк ничектә.
Я әйт инде кочак җәеп
Кем сине көтеп тора.
Тиз килердәй җиңел бәхет
Шул сине котырттыра.
Җиңел бәхет эзләүләрең
Узмас дускай бер эзсез.
Читтә төпләнеп калсаң да
Яшәү булыр күңелсез.
Очкан кошларны күрсәң дә
Күңелкәең сагыныр.
Бик күп сәбәпләр табылыр –
Кайтыр юлың ябылыр.
Соңгы көннәреңә кадәр
Юксынырсың һаман да.
Сагынып каршы алырга
Булмас ата – анаң да.
Кайту уе инде калмас –
Аяктан егылырсың.
Беркемгә кирәк булмассың –
Хәтердән сызылырсың.

Тормыш белән гапләшү
Бу дөньяга мин дә яратылган,
Ансы инде аның күптәннән.
Я әйт инде миңа – юләреңә
Нәрсә бирдең тормыш көткәннән?
Атаң – анаң сине тудырганда
Дисең берни вәгъдә итмәдем.
Син һаман да минем карамакта
Бетмәгәнгә ризык – икмәгең.
Аз булды дип һич тә әйтәлмәссең,
Өлешеңә тигән көмешең.
Курчак түгел. Син бит тере кеше –
Кирәклесен алу үз эшең.
Син беркатлы булма, көтеп ятма
Авызыңа алма төшкәнен.
Тиеш икән мең кат тиреңне түк,
Тормыш – кырыс көрәш, үскәнем.
Җиргә килү белән син тормышта
Үзең тиеш икән, ләбаса...
И дускаем берни эшләп булмый,
Бәхетеңне песи яласа.

Уйла кешем
Нишләргә соң бер көн картлык килеп
Күтәргән йөк сытса иңнәрне.
Сыгылып төшсәң, көчең калмаса,
Я әйт, гаепләргә икән кемнәрне?
И кордашым уйлап кара әле
Гаеп түгел микән үзеңдә.
Нәрсә чәчсәң фәкать шуны гына
Җыясың шул гомер көзеңдә.
Чикерткәдәй сикергәләп йөрсәң
Яшь чагыңда, көчле чагың да.
Картлыгың да биек тауга охшап
Өелер бар йөгең алдыңда.
Җирдә ныклап басып торырга да
Көчең калмас инде ул чакта.
Зур тормышка атлап керүгә үк
Уйла кешем әнә шул хакта.

Ялгыз ай
Тынып калган төнге авыл
Утлар сүнгән йортларда.
Күктә ялгыз айның гына
Исәбе юк йокларга.
Салкын караш ташлап җиргә
Карый ул мәңгелектән.
Аның өчен инде күптән
Дөньяның яме беткән.
Һич билгесез, күк катына
Кем аны элеп куйган.
Мондый газаплы яшәүдән
Ул тәмам инде туйган.
Биеккә - аның катына
Менәлми ахры җил дә.
Сикереп төшәр иде дә
Урын юк аңа җирдә.
Юк юатып сүз әйтүче,
Як - ягы аның бушлык.
Ялгызлыктан гаҗиз булып
Яши ул эче пошып.
Нурлар җибәреп торса да
Ерактадыр кояшы.
Сагышлы айны назларга
Җитмидер шул колачы.
Ялгыз айдан сибелешеп
Читләшкән йолдызлар да.
Игезәктәй охшаган ул
Җирдәге ялгызларга.
Анда да шул ук юксыну,
Анда да шул ук сагыш.
Ялгызын төпсез бушлыкка
Ыргыткан аны язмыш.

Иркәмне көткәндә
Хәбәрең юк күптән, хәбәрең юк –
Кая китеп иркәм югалдың.
Аңласаңчы шуны – сагынудан
Сине көтеп иркәм мин ардым.
Син китүгә вакыт туктап калды –
Көнем елдай озын тоела.
Көзге яңгыр өскә яуган төсле
Күңел сагышларда коена.
Озаккамы китеп югалуың,
Ник соң бер хәбәр дә бирмисең.
Көн – төн уйлап сине юксынганны
Әйтерсеңлә иркәм белмисең.
Үткәннәргә кулың селтәдеңме,
Оныттыңмы әллә барсын да.
Аңлый алмыйм - әллә соң син иркәм
Җавапсызмы сөю каршында?
Гафу итче сагынганда шулай
Шикле уйлар килсә күңелгә..
Ә чынында өзгәләнеп көтәм –
Зар – интизар сине күрергә.

Хафалы чак
Тайпылмыйча сукмагымнан
Бертуктаусыз үр мендем.
Чиген офыкта шәйләдем
Үтеп барган гомернең.
Ә чынында үр дигәнем
Булган гомер кичүем.
Менүләрем сузылса да
Озак булмас төшүем.
Сизеп торам көч чамалы,
Салмак атлап йөрешем.
Ничек үтәрмен икән дим
Юлның соңгы өлешен.

Хәбәрең юк
Китерергә һич ашыкмый
Искән җил сәламемне.
Их җанкаем, җан кисәгем
Белмисең шул хәлемне.
Күңелемне юатырлык
Юк хәбәрең күптәннән.
Әй җанкаем сиңа ни соң
Мин тилермим көткәннән.
Иркәм китеп югалдың да
Ахры мине оныттың.
Юк хәбәрең, әлләме соң
Бер – бер хәлгә юлыктың?
Күңелемне шомландыра –
Сер синең югалуың.
Юкка гына булмас микән
Кайтыр дип юануым.
Соңгы өмет өзелмәгән –
Ходайдан түземлегем.
И җанкаем, җинкисәгем –
Ни хәлдә соң син үзең?
Ә чынында син иркәмә
Юк бернинди үпкәм дә.
Моңсу инде, нишләтәсең,
Синнән хәбәр көткәндә.

Сине уйлыйм
Сине уйлыйм төшемдә дә,
Сине уйлыйм өнемдә дә.
Сине уйлыйм төнемдә дә,
Сине уйлыйм көнемдә дә.
Белсәң иде әй сөеклем
Башка уйдан башым азат.
Булмый һич тә аерылып –
Сине уйлау – татлы газап.

Ярату
Таулар үттем, диңгезләрне кичтем,
Тик нигәдер сине тапмадым.
Сиңа дигән саф мәхәббәт хисен
Йөрәгемдә һаман сакладым.
Тапмасам да шаулы язларымда
Онытырга сине базмадым.
Төшләремдә кочагыма алып
Хыялымда сине назладым.
Моңсу көзләремдә мәхәббәттән
Могҗизаны көтәм мин һаман.
Юк сүнмәгән әле өмет – чаткы,
Табарыма сине ышанам.
italki
Табарыма сине мин ышанам,
Һәм эзләргә чыгам кабаттан.
Аваз салам, иркәм, бар дөньяга:
Мин яратам сине, яратам!

Яшәү яме
Әйт дускаем, әйтче миңа –
Яшәүнең яме нидә?
Дөньяга нигә килгәнен
Күпләр аны белми дә.
Яшәү яме – кешеләргә
Шатлык китерә алсаң.
Соңгы сулышыңа кадәр
Кеше булып калалсаң.
Яшәү яме – балаларың
Куандырса тормышта.
Тату, матур яшәсәләр,
Ирешсәләр уңышка.
Яшәү яме – туганнарың,
Дусларың якын итсә.
Өзелеп сөйгән ярың белән
Гомерне бергә үтсәң.
Яшәү яме – атаң – анаң
Сиңа фатиха бирсә.
Җирдә лаек дәвам булып
Оныклар сөендерсә.
Яшәү яме – ил җиреңдә
Абруй – хөрмәт яуласаң.
Гомернең Ходай бүләге
Икәнлеген аңласаң.

Сагышта коену
Шаулы язлар үткән, моңсу көзләр җиткән
Ерак юлга кошлар җыена.
Йөрәккә юк дәва, көзге яңгыр ява –
Күңел сагышларда коена.
Хушлашсак та күптән, ә мин һаман көтәм
Килүеңне иркәм яныма.
Баскан күксел томан, нидер җитми сыман,
Тынгы таба алмыйм җаныма.
Ардым сине көтеп, сөеклесе итеп
Ай үзенә сине алганмы.
Кабат янып– көеп, килмәс инде диеп
Юксынырга гына калганмы.
Алда юллар көтә, киек казлар китә,
Сискәндерә казлар тавышы.
Янам газап – утта, син янымда юкка
Мәңге бетмәс йөрәк сагышы.

Кайда син?
Табармын дип җанны гел юатып
Синең өчен генә яшәдем.
Кайда соң син, кайда бәгырькәем,
Мәхәббәтем – сулмас чәчәгем.
Кайда соң син, шул газаплы сорау
Тынгы бирми күптән күңелгә.
Берәр кайчан сине, әй сөеклем,
Насыйп булыр микән күрергә?
Насыйп булыр микән икәү бергә
Тормыш сукмагыннан үтергә.
Кемнәр әйтер, ул бәхетле чакны
Күпме калган икән көтергә?

Туган телем
Туган телем бишектән үк
Күңелемә якын тел.
Һәр авазы җанга тансык,
Сыгылмалы, матур тел.
Туган телем бисмиллалы,
Догалы тел, нурлы тел.
Әллүкиле, Тәфтиләүле
Бигрәкләр дә моңлы тел!
Туган телем кәрәздәге
Баш шикелле татлы тел.
Коръән кебек аңлаешлы,
Дәрәҗәле, затлы тел.
Туган телем хисле, гамьле
Борынгы тел, зирәк тел.
Җир – кояштай, һава судай
Милләтемә кирәк тел.
Туган телем калкан сыман
Татарымны саклар тел.
Мәңге яшь һәм горур килеш
Гасырларга атлар тел!

Татарстан
Татарстан – туган җирем,
Гөлбакчага чынлап тартым.
Читтә түгел, гомерлеккә
Бәхетемне синдә таптым.
Татарстан – нурлы илем,
Йөзек сыман балкып торган.
Яраттырып, җан аттырып
Гел үзенә тартып торган.
Татарстан – газиз илем,
Күңелемә һәрчак якын.
Ирек тоеп, иркен сулап
Яши синдә туган халкым.
Татарстан – син Ватаным,
Сыенырга җылы оям.
Синдә генә мин үземне
Чын бәхетле итеп тоям!

Яшә Тукай!
Килдең диеп юансаң да
Казаныңа пар атта син.
И Тукаем яшәгәнсең
Ятимлектә, газапта син.
Хәсрәтеңнән тулышкандыр
Күңелеңдә кара болыт
Кулдан кулга күчкәнсең син
Асрамага бала булып.
Халкым олуг шагыйрь итеп
Данлаганчы исемеңне.
И Тукаем күп күргәнсең
Түбәнсенү – кимсенүне.
Күптән танылу алсаң да
Бүлмәң – салкын, чирең азган.
Халкым күңелен җылыткан
Өшеп – туңып синең язган.
Яуда батыр сугышчыдай
Чигенүне белмәгәнсең.
Үлем килер соң мәлдә дә
Сүнмәгәнсең дөрләгәнсең!
Дөрләгәнсең шигырьләрдә -
Юл күрсәтеп маяк – уттай.
Күңелләрдә тансык моңдай
Мәңге яшә даһи Тукай!

Өлкәннәргә
Үткән гомер юлыгызда Көчәнүдән бүсер чыккан,
Күп күргәнсез авырлыкны. Салкын тиеп буын каткан.
Ходай сезгә, әй картларым, Бер – бер артлы аяк – кулсыз
Өеп биргән сабырлыкны Гарипләнеп ирләр кайткан.
Сабый гына булсагыз да Җан кыючы маньяк булган –
Ихластан – чын йөрәктән сез, Кызыл иблис аткан – кырган.
Киләчәкне матур күреп, Явызлыкларның башында
Җиңү өчен көрәшкәнсез. «Бөек ата» үзе торган.
Тиргә батып җир сөргәнсез Коллар, ятимнәр илендә
Ат булмаса үгез җигеп. Суык белән ачлык патша.
Бар уегыз, хыялыгыз – Сөенеч җанга сыймаган
Киткәннәр тиз кайтсын җиңеп. Тел ялмарлык азык тапсаң.
Безнең – атлар. Дошманныкы Тилегәндәй саклаганнар,
Самолет та танк булган. Басудагы – фронтныкы!
Сугыш бит ул җир өстендә Үл син ачтан, әмма тимә -
Дөрләп торган тәмуг булган. Кануннар бит дуракныкы!
Аямаган сугыш-афәт – Котны алган «бөек ата»
Имгәткән дә, үтергән дә. Мәкерле һәм явыз булган.
Түзеп кара ач сабыйлар, Бар да- контр, бар да – дошман,
Тол хатыннар үкергәнгә! Төрмәләр тиз шыплап тулган.
Оят качкан наган аскан Үз телеңдә сөйләшсәң дә
Явыз Сәвит ялчылары. Шпионга тиңләгәннәр.
Тол – ятимнәрне сыртында Халкын аткан, җанын саткан
Еш уйнаган камчылары. Хаиннарга тимәгәннәр.
Дер калтырап торган халык, Сиздермичә төнлә килеп
Алар сүзе закун булган. Кеше урлау гадәт булган.
Алласызларның илендә Сүз әйтергә дә куркырсың -
Кыямәт көн якын булган. Дөнья әләк белән тулган.
Ат белән бергә җиккәннәр – Алласызлар тарафыннан
Син яшь диеп тормаганнар. Еш тагылган нахак яла.
Җирдә күпме сабыйларның Авыз – ябык, җанда курку,
Балачагын урлаганнар. Күңелләрдә тоташ яра.
Җиңү үзе көттерсә дә Хәзер артык мөһим түгел
Кайгы хаты көттермәгән. Кем җиңгән дә, кем җиңелгән.
Капчыкларда тулып килгән, Җиңдеп диеп шапырынган
Йорт калмаган ул кермәгән. Сәвит иле җимерелгән.
Түзеп кара төнлә сузып Рәсәй дигән бүгенгесе -
Бүреләрнең улавына. Каракларның оясыдыр.
Түзеп кара ризык сорап Сез бу илдә үзегезне
Ач сабыйлар елавына! Белмим, ничек тоясыздыр?
Алласызларның илендә Шунсы беләм, ункөнлектә
Мулла да юк, поп та качкан. Сезне җыеп сыйлаганны.
Кайсы якка карасаң да Ун көн генә сезне зурлау
Хәерчеләр капчык аскан. Бер кысага сыймаганны.
Мәетләрне гөрселләтеп Ел саен күзгә күренеп
Ыргытканнар чокыр казып. Сирәгәя сезнең сафлар.
Җирләмичә калганнары Ил төзегән каһарманнар,
Бүреләргә булган азык. Ходай гына сезне саклар.
Өндәгән изге сугышка И өлкәннәр – асыл затлар,
Плакаттан Ватан – ана. Урыныгыз булсын түрдә.
Гулагта килсә черисең Гел ихтирам, хөрмәт тоеп
Карышып кара инде аңа. Озак яшәү язсын бергә.
Надан Сәвит хөкемдары
Тикшермәгән – кемдә гаеп.
Упкындай зур чокырларга
Тутырылган тау – тау мәет.
Сталинны данлаганнар
Надан булган, тиле булган.
Канда йөзгән Сәвит иле
Кадерсезләр иле булган ...
Дөрес ансы, сугыш беткән,
Җиңү килгән. Тик кемнәргә?
И картларым зинһар өчен,
Кире кайтмыйк ул көннәргә.
Ике башлы бөркет оча
Ил күгендә, күрсәнә.
Безгә файдасы булмастыр
Нинди патша килсә дә.
* * *
Иншалла дим, күрүгә үк
Дөнья мине ошатты.
Шундук камытын кигерде
Булырсың дип эш аты.
* * *
Ходай шулай кушкандыр дим,
Юк дөньяга бер үпкәм.
Җан тырмашып үргә таба
Йөк тартып гомер үткән.
* * *
Өстәгеләр бирелде,
Астагылар чигенде.
Беркемгә дә кирәк түгел
Хәзер татар син инде.
* * *
Йөрәккә барып кадала
Ук шикелле туры сүз.
Еш туктыйм соңгы арада:
Бетеренмә, күңел түз!
* * *
Табан эләксә дә ярый,
Сазан безнеке түгел.
Актаныш та җитеп тора,
Казан безнеке түгел.
* * *
Юньле кешеләр бетмәгән,
Иярмә оятсызга.
Иярдеңме оятсызга
Әйләнерсең затсызга.
* * *
Язганнарым дан түгел
Мин шигырьдә пан түгел.
Иҗатым офыгында
Кичем җиткән, таң түгел.
Дөнья үзе ашыктыра
Ашыкмыймын дисәм дә.
Камчысын еш татыттыра
Минем кебек үшәнгә.
* * *
Күрмәгәнне күрдертә,
Белмәгәнне белдертә.
Куып тотармын димә -
Гомер бик тиз элдертә.
* * *
Ярдәи итим моңа диеп
Юктыр арттан этүче.
Булса булыр нидә булса
Миннән өмет итүче.
* * *
Кулы кычытканнар бар,
Теле кычытканнар бар.
Кычыттырып чагар өчен
Тере кычытканнар бар.
* * *
Бу борчулы күңелемә
Тынгылык тапмыйм бер дә.
Фани дөньяда күренми
Тынычлык ахры гүрдә.
* * *
Азапланып, сүзне бутап
Исерекләрнең җырлавы.
Хәтерләтә җыйнаулашып
Песиләрнең мырлавын.
Нурлы кояш – мәхәббәттә, Күккә карап улый бүре
Җылы кояш – ул җәйдә. Эше юклыктан.
Нурга күмеп күңелемнең Түшәмгә текәлгән сырхау
Түренә үк уз, әйдә! Көче юклыктан.
Бармы өстә хан – түрәләр
Милләтем дип җан аткан.
Үзеннән тыш ил – ватанын
Чын күңелдән яраткан.
* * *
Кая таба куаларга
Өстәгедә - дилбегә.
Шунсы гаҗәп-власть тоткан
Бурлар байый. Ил бөлә.
* * *
Әйтә алмыйм, мөмкин микән
Бу илдә кадер табу.
Беләм күпкә җиңелрәк
Үзеңә кабер табу.
* * *
Бертуктаусыз көрәш бара –
Тормыш түгел җиңелдән.
Җиңгән өскә күтәрелә
Төшеп кала җиңелгән.
* * *
Нәфсегезне тыя алмый
Каләмдәшләр азмагыз.
Шигырь язам дигән булып
Судан ак май язмагыз.
* * *
Максатыңа ирешмәсәң,
Өметең акланмаса.
Көч тупла да тормышыңны
Өр – яңа яктан башла.
* * *
Уйны уеп салсаң гына
Җуелмас ул хәтердән.
Тиз оныткан хәтерсезгә
Белмим ни дип әйтергә.
* * *
Гомер – сәфәр, безгә әле
Шактый ерак барасы.
Сынау арты сынаулардан
Кеше булып каласы.
* * *
Бүре түгел, төлке түгел,
Тормышта бит мин куян.
Эчтән генә көрсенәм дә:
«Ник туганмын?» – дип куям.
* * *
Ике йөзләнеп маташмыйм:
Дөресне дөрес димен.
Ялагайга, алдакчыга:
«Кит моннан, прс!» – димен.
* * *
Хыялый чак артта калды
Йолдыз чүпләмим күктән.
Дөрләү түгел пыскымыйм да –
Суындым инде күптән.
* * *
Көзләр җитсә бакчамдагы
Миләш кызыл фонарь төсле.
Күңелемә якты сибеп
Әле озак янар төсле.
* * *
Халыкка шигырь кирәкми,
Акча кирәк.
Эчеп маймылга әйләнә
Тапса сирәк.
* * *
Адашкандай читтә оча
Күңел кошым – былбылым.
Иҗат чишмәм саекканмы,
Сирәк туа җыр – моңым.
* * *
Үзенекен эшли бүре –
Тота да буа.
Үзенекен эшли түрә –
Эшеңнән куа.
* * *
Алда – озын гомер юлы,
Бәхет эзләп барам.
Тик нигәдер бәхет белән
Якынаймый арам.
Җирдә тапмаган ярыңны
Күк түреннән күзләвеңме?
Кояшның барын онытып
Айдан җылы эзләвеңме?
* * *
Үлем килә сиңа да,
Үлем килә миңа да.
Үлемнән дә котылгысыз
Тагын ни бар дөньяда?
* * *
Җилдертмәдем тигез юлдан
Еш булды абынулар.
Тик шулай да күңелемдә
Үткәнне сагыну бар.
* * *
Яздым, сыздым, ташладым
Аннан кабат башладым.
Сый көткән күңел кырын
Шигырь белән ашладым.
* * *
Үз телең ятка әйләнгән,
Син мине өркетәсең.
Хәер ишәккә әйләнгән
Мокыттан ни көтәсең?!?
* * *
Күмелгән күгем төтенгә,
Манчылган җирем канга.
Исем китми кемнәргәдер
Сугыш китергән данга.
* * *
Ятам шигырь белән,
Торам шигырь белән.
Үлеп китмәгәем
Шушы шөгыль белән.
* * *
Юк бер дә тигез саналмый
Рәсәйдә милләтләр.
Урысы тауга тиңләнсә,
Калганнары – түмгәкләр.
* * *
Акылы юк акыл сата
Акылы бар сүзгә саран.
Акылы юк түрәң булса
Тыңламыйча юк бер чараң.
* * *
Тарих канга буялган,
Чын асылы югалган.
Ялган дигәне чын икән,
Дөрес дигәне ялган.
* * *
Әкәм – төкәм халәтендә
Эчтән бикләнеп яшим.
Янымда вак, кәрлә затлар –
Кемгә соң мин тиңләшим?
* * *
Юкка түгел төннәр җитсә
Йолдызларны күзләвем.
И хыялым алиһәсе
Сине күктән эзләвем.
* * *
Акчага, матди байлыкка
Әйтмәсәм дә төкер дип.
И син бәндәм иң әвәле
Булганына шөкер ит.
* * *
Коръәнгә багып
Җанымны нурлыйм.
Ходайны данлыйм,
Ходайны зурлыйм.
* * *
Алга чыгып күкрәк сугып
Юк мактаныр эшләрем.
Үз – үземә ярап торам
Нәкъ шушы килеш тә мин.
* * *
Бакчы иркәм, таң калырлык
Бу хикмәтле серле дөнья.
Көтмәгәндә гомерлеккә
Бүләк итте сине миңа.
* * *
Урыс түгел әткәбез,
Мәскәү түгел Мәккәбез.
Ятка ярарга тырышып
Көч түгәбез тәккә без.
* * *
Дөньяга мәңге килгәндәй
Бүген әле йөрибез.
Эһ дигәнче тузан булып
Вакытта без эрибез.
* * *
Яныннан һич китә алмыйм –
Гашыйк булдым бер кызга.
Әкияттәге бүре сыман
Коерык катты бозга.
* * *
Урап узарга тырышам
Сөзгәк үгез, тәкәләрне.
Сорап тормый, үзе табып
Дөнья кат – кат тәпәләде.
* * *
Үз җаен гына кайгырткан
Хуҗалар барда.,
Безнең тормыш майланмаган
Шыгырдык арба.
* * *
Дөнья иркен, киң дисәк тә
Яшәвебез тарлыкта.
Кайчак ышанып та булмый
Безнең җирдә барлыкка.
* * *
Барам хыялый бәхеткә
Менә - менә җитәм диеп.
Әйтмим тиздән бу дөньядан
Мәңгелеккә китәм диеп.
* * *
Син ни генә уйласаң да
И бәндәм үзең турында.
Яшәвең дә, үлемең дә
Барсы да Ходай кулында.
Ишетмәгәннәр ишетсен,
Белмәгәннәр белеп калсын:
Җирдә, күктә кеше түгел
Хәл итәдер Ходай барсын.
* * *
Көн җитмәгәч төн йокламый
Шигырь уйлап чыгарам.
Татлы сөюгә сусаган
Кеше җанын сугарам.
* * *
Кайчак чып – чынга охшатып
Карыймын манекенга.
Мондый да матур курчакның
Уйлыймын – җаны кемдә?
* * *
Әҗәл көлемсерәп әйтә
Бетте синең лимитың ди.
Юкны бушка әйләндереп
Күп яшәдең егетем ди.
Куянга охшап тормыйлар
Ерткыч бүре каршында.
И татарым, нишлим синдә
Куркаклык югалсынга.
* * *
Син төшердең шушы көнгә
Аңла өлкән туганым.
Үз җиремдә мин үземне
Мескен итеп тоямын.
Илем, милләтем өчен дип
Көрәш барсын тукталмый.
Горурлыгын җуйса милләт
Тезләнергә күп калмый.
Ник килгәнбез дип сорауга
Җавап шул мин юләрдән:
Ходай безне бу дөньяга
Сынау өчен җибәргән.
Озак түгел милләтемне
Рухи яктан имгәтергә.
Арабызда тулып ашкан
Битарафлар дингә - телгә.
* * *
Сырхауланган милләтемә
Ни кирәген мин беләм:
Гомер бакый ил – йортында
Татар көчле дин белән.
* * *
Зур югалту иҗатымда
Бер адымга чигенүем.
Тоям мыскыллы елмаеп
Дошманның сөенүен.
* * *
Күреп торам и бәндәм
Ерак син камиллектән.
Ерткычтай көн – күрәсең
Узалмый мин – минлектән.
* * *
Атам – анам төсле якын –
Изге төшенчә Ватан.
Нинди булса да мин аны
Чын ихластан яратам.
* * *
Сөю – бәхет талисманы,
Йөрәгемнең түрендә.
Соңгы сулышыма кадәр
Саклансын күңелемдә.
* * *
Баерга тора кояшым
Килдем, китәм инде.
Бу сихри матур дөньяны
Күрмәм бүтән инде.
* * *
Эт булам да усалланып
Өрәмен – һау-һау димен.
Һау-һау димим, корт чаккыры,
Милләтем таркау димен.
* * *
Бәндәне кырыс шартларда
Юкка гына сынамас.
Яшәтүне, яшәтмәүне
Ходай бездән сорамас.
* * *
Безнең халык түгел ялкау,
Түгел үшән.
Безнең халык эттәй чыдам,
Аттай эшчән.
* * *
Җай чыгарып явызланып
Сугып торса да түбәгә,
Җебеп төшмим, я булмаса
Үрә катмыйм мин түрәгә.
* * *
Кемдер-бурлак, кемдер-кулак,
Кемдер уртача.
Өметләнә, түзә халык
Фәкыйрь булса да.
* * *
Өстенә килеп басканны –
Елан, чага саксызны.
Ходай тәмугта яндыра
Имансыз – оятсызны.
* * *
Яшәүләре авыр диеп
Черки төсле безелдәмә.
Юк ул җирдә, табалмассың –
Җиңел тормыш син эзләмә.
* * *
Шушы җирдә туып тамырландым,
Шушы җирдә яшәп дан алдым.
Шушы җирдәХодай кушкангадыр,
Гомерлеккә бәхет табалдым.
* * *
Сугыш – татулык дошманы
Шуны аңла син элек.
Кан исе килгән тарихтан
Эзләмә син изгелек.
* * *
Хыялның була кысыры,
Теләкнең үтәлмәсе.
Алга максат итеп куйсаң
Син үзең күтәрмәсне.
* * *
Тегеләй бул, болай бул дип
Беркем мине йөдәтми.
Үз хәлемне үзем беләм –
Тыкшынулар кирәкми.
* * *
Акыллы эшләп күрсәтсен,
Сүз белән сыйламасын.
Үзе булдыра алмаса
Бездән эш сорамасын.
* * *
Фани дөньядагы байлык
Кулдан кулга күчеп тора.
Байлык өчен ызгышларның
Уртасында кеше тора.
* * *
Үзеңнән артканны бүлеш –
Ярлыга чыгар өлеш.
Игелек кылып Ходайның
Ярлыкавына иреш.
* * *
Тормыш йөген бер ялгызың
Барганда авыр сөйрәп.
Тиңе күреп хәлгә кереп
Ярдәм итүче сирәк.
* * *
Дөньялыкка килгән икән
Кемдер нидер майтара.
Җирдә, игелек кылганга
Ходай бишләп кайтара.
* * *
Яулыйсы килә ышаныч,
Табасы килә таяныч.
Һәрчак хәлеңә керерлек
Дуслар булмавы аяныч.
* * *
Булды, җитте, башка язмыйм –
Бу шигырем соңгысы.
Шулай дим дә икеләнәм –
Бу сүз минем чынмы соң?
* * *
Бисмилладан башла сүзне-
Үтә изге йоланы.
Ташламас Сине Ходаем
Көнең булса догалы.
* * *
Мин шагыйрь дип йөргәннәрнең
Мәккәсе Казан булыр.
Шул кылтыклар арасында
Миңа кайчан сан булыр?
* * *
Үзен бик иркен хис итә
Баш очында – түбәдә.
Сәбәпсез гел борчып тора –
Беткә охшаш түрә дә.
* * *
Яшәвем бушка булмады –
Ишеттем, күрдем, белдем.
Килде – китте хәбәрләрнең
Ташкынына күмелдем.
* * *
Уйлап тормас, ташлап качыр
Ышаныч юк куркакка.
Утырып юлга чыкмыйлар
Өреккән югыртакка.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Фанавис Давлетбаев - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3982
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2060
    29.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    42.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Фанавис Давлетбаев - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3898
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2193
    29.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    41.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Фанавис Давлетбаев - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    28.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    41.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Фанавис Давлетбаев - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3124
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1843
    33.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.