Latin

Шигырьләр - Дәрдмәнд

Süzlärneñ gomumi sanı 706
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 477
36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
КАЛӘМГӘ ХИТАП
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит(1),
Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит(2).
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандасы (3) бар...
Кара туфрак тулы мазлум нидасы(4),
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы (5)?..
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
1906
1 Гаян ит — мәгълүм ит, ачып сал.
2 Әхвалеп бәян ит—хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.
3 Армандасы — үкенечле өмете — теләге.
4 Мазлум нидасы — кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы,
5 Фидасы —- корбаны.
ҮТКӘН КӨННӘР
И кая ул көнки бездә
Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьнәр (1),
Эч пошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә,
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
һәй, гомерләр... үтте китте...
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар!(2)
Гефтегүләр (3) бар иде!.,
Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.
Шигърене күргәч Закирең (4),
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».
1 Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,
2 һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.
3 Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,
4 Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе
1903
ТАЛ ЧЫБЫК
(Ислах(1) сораган шәкертләргә тартамын)
Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасын, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең
Аккан суга күз тегеп.
***
Япракларың кылтырый...
Эчеп канасың (2) килә!
йөгерә, кача су чылтырый,
Кояш нурында елтырый
һәм кача ул һәм көлә!
(Тәрҗемә.)
1 Ислах — реформа, уку-укытуны яңарту,
2 Канасың — туясың.
1906
ЯЗ ЧӘЧӘГЕ (1)
(Мәдрәсәм Мөхәммәдиягә тартыладыр)
Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,
Ничек бөкдең умырзая җилекне.
Исәр-исмәс икән таңда җил,
Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?
1906
1 1906 елның 22 мартында «Вакыт» газетасының
8 иче санында, ягъни «Тал чыбык» шигыре белән бер
ук санда басыла. «Тал чыбык» шигыре «ислах сораган
шәкертләргә» гомумән багышланган булса, бу соңгы
«Яз чәчәге» шигыре Мөхәммәдия мәдрәсәсенә багыш-
ланган, һәм ул да шул еллардагы уку-укыту эшләренең
торышың курсәту булса кирәк.
КИЧӘ КҮР, ИРКӘМ...
Кичә күр, иркәм, нидер иткәннәрем,
Гамь заманында (1) яман әйткәннәрем.
Күргәнең миннән яфаларны оныт—
Әйдәмә яд(2), ул хафаларны оныт!
Әмма шул көннәрне, кем, булган иде,
Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде.
Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад,
Шул заманнарны онытма, әйлә яд!
1 Гамь заманында — кайгылы чагымда.
2 Әйләмә яд — искә төшермә, телгә алма.
1906
КЫЙТГА
һөҗүм иткән фәләк (1) җир-җир (2) корып дам (3)..
Ишет милләтнең ул фөрьяд(4) вә зарын!
Сине бер хам тимер(5) зан кылган ул хам(6)...
Чыгар кындан каләм — тел зөлфикарын(7)!
1 Фәләк — тәкъдир, язмыш.
2 Җир-җир — һәр җиргә.
3 Корып дам — ау, тозак корып.
4 Фөрьяд — елау-сыктау тавышы.
5 Хам тимер — эшләнмәгән чи тимер.
6 Зан кылган ул хам —> дип исәпләгән ул үзе хам дигән мәгънәдә.
7 Тел зөлфикарын — тел кылычын.
1906
ЯНГЫР
Көн кызды, кызды һава монарланып (1),
Сагымлап(2) кыр белән дала чобарланып.
һава тымык—гшылт итми!.. Кысылды тын:
Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып(3)...
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып (4),
йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы Килә атылып, йомарланып...
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк — яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна(5), җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
Мал чулашьш (6) уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
1906
1 Монарланып — һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.
2 С агымлап — куерып, мираҗланьш, буланып.
3 Комарланып —сусап, зарыгып мәгънәсендә.
4 Ужарланып — котырынып.
5 Украна — ыңгыраша. Борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата.
6 Чулашып — куркышып,
КЫЙТГА
Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең,
Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват-
Туган, алдауда мин синнән калышмам.
Күрим сине, я бу солдатны алдат!
1906
УРАМ ЕГЕТЛӘРЕНӘ...
Чамасы, гыйльме шәп матур егетнең,
Кай эчке — кайда барыннан хәбәрдар.
Эчеңдәген белә шеша тышыннан —
Өнәр бар ирдә, бакчы; зур өнәр бар!
1906
КЫШКЫ ТӨН
(Пушкиннан)
Буран өермә бөтерәдер,
Уйный, кар җирдән ала:
Я җанварлардай үкерәдер,
Я егълый гүя бала.
Я бер крыша ябучыдай
Түбә саламын чәчә,
Я кич калган бер юлчыдай,
Тәрәзә капкачын эчә.
Бу искергән алачыгым
һәм караңгы, һәм төссез,
Нишләп утырасың, карчыгым,
Тәрәзә төбендә сүзсез?
Юкса буран улавыннан
Ялыкуыңмы, әбкәем,
Я орчыгың шулавына
Талыктыңмы, әбкәем.
Кил эчәек бергә, килче,
И яшь чагым юлдашы,
Кил эчәек, килче-килче,
Китсен күңел сагышы!
Җырла миңа — бер ковд ничек
Чит илләрдә гомер иткән;
Җырла шуны — бер кыз ничек
Иртәнчәк суга киткән.
Буран өермә бөтерәдер,
Уйный, кар җирдән ала:
Я җанвардай үкерәдер,
Я егълый гүя бала.
Кил эчәек бергә, килче,
И яшь чагым юлдашы,
Кил эчәек, килче-килче,
Китсен күңел сагышы.
1907
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.