Latin

Шигырьләр - Әхмәт Фәйзи

Süzlärneñ gomumi sanı 2512
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1389
36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Флейталар


Моны вак буржуаз романтизмын

революциянең героик көндәлегенә,

төшенкелек флейталарын револю-

циянең яшәү һәм җиңү гөрелте-

сенә алыштырган таза йөрәкле

интеллигенциягә багышлыйм.

Флейталар, инәлгәндәй сузып,

Нидер сагынып көйли...

Алар сорый яшьлек хикәямне,

Белмим... нәрсә сөйлим...

Яшьлек... яшьлек... дөресен әйтим, аны

Тоймадым мин чынлап,

Тик аңардан калды колакта

Ерак чаңдай чыңлау...

Яшьлегемдә күрмәдем дусларга,

Тойгыларга муллык,

Минем «дуслар» әкият сакаллы

Кәрлә еллар булды...

...Мин хәтерлим, диңгез ягасында

Бер генә «мул» кичне:

Хәмер генә түгел, без анда

Бик күп нәрсә эчтек.

Подвалларда йөзәр еллаган

Аракыдан алып,

Эчтек без тузанлы томнардагы

Лирикалар балын.

Флейталар уңаена йөрәк

Бер шаша, бер тына,

Зәңгәр хыял имә күңелне,

Томан, томан, томан...

Эчтек без мәхәббәт бокалыннан

Каныгып, кабынып эчтек;

Без сөймәгән әйбер калмады, бу

Оргияле[1] кичне...

Тост күтәрдек Наядага[2] охшаш

Блондинка өчен...

Шунда ук «милләт» өчен... һәм гомумән

«Планета» өчен;

«Бәни бәшәр» өчен, «бәндә»ләрнең

Туганлыгы өчен

Ант итештек шунда, бер-беребезнең

Күз яшьләрен эчеп.

Шул исереклек белән туды миндә,

Һич сәбәпсез, бунтарь,—

Мин диңгезгә карап кычкырдым:

— Яндырырмын, тукта!

Кыйбат аракылар бетте... шуннан шушы

Оргияле кичне —

Иң кыйбатлы хәмер итеп, минем

Яшьлегемне... эчтек.

Планетага планета бәрелдеме,

Белмим, ни булгандыр,

Мин уяндым кинәт, айный-айный...

Айну авыр... авыр...

Мин диңгезгә бардым, махмырлы

Башым белән диңкеп,

Шторм булган төнлә... ә хәзер тын...

Көзге кебек диңгез...

Мин гомеремдә очрыйм беренче

Мондый матур таңга.

Әйтерсең бу таңны бүген төнлә

Диңгез сугышып алган.

Суга карыйм, суда... ах, ни күрәм:

Тетрәп китте күңел!

Кем булса да булсын бу шәүлә,

Тик... тик... бу — мин түгел.

Мин бер янып, бер суындым, бетте

Буыннарда ныклык.

Мин төшендем гомеремдә тәү тапкыр

Куркыныч чынлыкны:

— Бу — мин. Кичәгеләр — дуслар түгел,

Кретиннар, ворлар.

Алар качкан, минем кояш кебек

Яшьлегемне урлап.

Алар минем тигез маңгаема

Баскыч терәгәннәр,

Чәч алтынын урлап, бөдрәләргә

Көмеш көрәгәннәр.

Күзләремнең зәңгәр шатлыгын

Алар суырып эчкән.

Яңаклардан алсу яктылык

Әллә кая күчкән...

Тик бер нәрсә үтмәс игәү белән

Кырды, кырды уйны:

— Яшьлегемне, дуслар, яшьлегемне,

Яшьлегемне җуйдым!

Минем өстән узды — яшьлек түгел,

Явар-яумас болыт.

Ә мин калдым кырда ялгыз... чакрым

Баганасы булып.

Мин югалттым яшәү мәгънәсен —

Шушы көе, ялгыз...

Кабаланып, тетрәп, кесәмнән

Браунингны алдым.

Чигәгә суга пульс ритмлап:

— Атыл, атыл, атыл!

Ә күз сөзә шадра диңгез өстен,

Ә таң шундый матур!..

Син шаярма, тойгы, акыл белән!

Шаярма син, тойгы!


Синең өчен булмый, кем өчен мин

Үз-үземнән туйдым?

Синең өчен булмый, кем өчен мин

Азап чиктем, тойгы?

Синең өчен булмый, кем өчен мин

Яшьлегемне җуйдым?

...Чигәгә суга пульс ритмлап:

— Атыл, атыл, атыл!

Гомереңдә бер тойгы өстеннән

Өстенлек ал, акыл!

Бармак, тарт курокны; браунинг,

Атыл, атыл, атыл!

Ә диңгез шундый киң!.. Җылы!..

Ә таң шундый матур!..

Флейталар иңри... Нервылана...

Кабалана... Тына.

Аннан тагын талгын гына ага

Тирән елга сыман...

Тавышы беткән дансыз актерга

Ялгыз алкыш төсле,

Суы кипкән күлгә әйләнеп

Кайткан аккош төсле,

Бер хат килде миңа ерактан...

Көньяк фронтыннан.

Кинәт тынам, кургаш кебек авыр

Юллар сүзен тыңлап...

«Чорыбыз,— дигән хатта,— җилкә өчен

авыр,

Йөрәк өчен — җиңел.

Абыең егылмады җиңелеп,

Абыең үлде җиңеп...»

...Ышанмыйм... Ят минем яшәү белән

Аның бу юклыгы...

Ничек сүнсен аның күзләренең

Яшәү яктылыгы?!

Минем кирем: яшьтән яшәү белән

Сулыш алган егет

Ничек аусын барган җирдә, юлын

Каны белән чигеп.

яшьлегемнең

«...Абыең,— дигән хатта,— үлгән чакта,

Елмаеп карады,

Күзләреннән аның без укыдык

Йөрәге карарын...

Без укыдык: «Сез каласыз, дуслар!

Сез бәхетле... Таза...

Ә мин менә... каным белән... соңгы

Сәламемне язам...

Дөрес... минем үлем — күп азаплар,

Күп михнәтләр чиге...

Мин юлымны үттем тир һәм каным

Белән эзләр... чигеп...

Мин эшләдем моны... илем өчен...

Шушы көнем өчен...

Үлем, димәгез... бу...

Масаюлы... очы...

Мин үкенмим... көрәш юлы шундый...

Кем өчен ул шома?..

Әз көрәштем, дуслар... мин җитмәдем...

Мин үкенәм шуңа...

Сау булыгыз, дуслар... сез каласыз...

Сез яшь... көчле... таза...

Юк... мин үлмим... каным белән... җиңү

Сәламемне... язам».

...Ул, ниндидер адрес чыгарып:

«Энекәшкә...»— диде...

«Ни языйк?»— дип сорап өлгермәдек,

Башны гына идек...

...Без белмибез сине, адресат!

Хат язабыз сиңа,

Герой сугышчының туганы

Кем икәнне сынап...

Без егылган яшьлек әләмен

Яткырмадык көтеп,

Без күтәреп алып киттек аны

Эстафета итеп...

Көрәш юлы көйсез... кытыршы...

Эстафета ерак...

Без егылсак, яшьлек егылмас,

Яшьлек илне урар;

Без егылсак, безне алыштыр,

Хәзергә хуш, дускай!

Добровольный отряд исеменнән

Галимҗан Мустаев...»



* * *

Мин, планетага яңа килгән кебек,

Торам күзне текәп...

Әйе, бүген төнлә шторм булу

Дөрес булган икән.

Әйе, дөрес икән, мин тәүге кат

Очрыйм мондый таңга,

Әйе, дөрес икән, бүген таңны

Диңгез сугышып алган.

Беренче кат тойдым үземдә

Үзем белән тиңлек,

Беренче кат бүген таң озоны

Браунингны җиңде!

Башым озак, чыжым колгасыдай,

Шаулап торды улап...

Озак, озак бу хат колагымда

Чыңлап торды болай:

— Планетага планета бәрелү

Уятмады сине,—

Бәрелеште илдә соңгы кат

Сыйныф белән сыйныф;

Бәрелеште илдә соңгы кат

Ике чорның көче.

Үл, тик үзең өчен түгел,

Шушы бәрелеш өчен!

Син бурычлы революциягә,

Тик ни белән, ничек?

Үл! Тик үзең өчен түгел,

Революция өчен!

Ә мин... үз гомеремне үзем өчен

Килде юк итәсем.

Мин белмәдем абыем белгән хәтле

Көрәш логикасын.

Бунтарьлыгым диңгез яндырмады,

Үземне яндырды.

Рыцарьлыгым миңа дан бирмәде,

Көлкегә калдырды...

Абыйларым анда көрәшкәндә,

Тешләр кысып, түзеп,

Мин эш юктан монда бунт күтәрдем

Үземә каршы үзем.

Абыйларым анда яшьлекләрен

Илгә биргән чакта,

Мин — тилелек даһие — ертышканмын

Үз яшьлегем яклап...

Болай булгач, мин кем?.. Яңа нәсел

Эчендә мин — тутык...

Мин — ятышсыз чорга... Мин — бу чорның

Соңгы Дон Кихоты...

Мин кычкырдым. Тавышым әйләнәмдә

Тапмады һич садә...

Мин — философ дәвер янында

Эштән чыккан надан.

Сузган саен чуалтканмын гомер

Йомгагымның җебен,

Мин куганмын йөрәк грузовигын

Исерек шофер кебек...

Флейталар сагынып, сагынып иңри;

Флейталар елый...

Алар миннән яшьлек хикәямне сорый.

Ә мин еш-еш сулыйм...

Ә мин менә таң озонын сулап,

Үпкәләргә төйим.

Мин үземне сүгәм, үкенеп түгел,

Иртәгәмне сөеп...

Яраларны мин яшермим, дуслар,—

Яшерәсем килми...

Авыруын яшергән үлә, диләр,—

Мин үләсем килми...

Мин бәйлисем килә сезнең белән

Калган гомрем җебен.

Мин яшисем килә моңа хәтле

Һич килмәгән кебек!

Мин шат... Бүген үкенеч игәве

Йөрәгемне кырмый.

Мин шат... Бүген, үлүемне түгел,

Тууымны җырлыйм...

...Революциянең штабына кердем...

— Республикам! Менә мин. Минем өчен

Артка юл юк кире.

Йә син ышан миңа — сафыңа ал...

Йә... ат мине!..— дидем...

Янга килде шадра комиссар...

Таза. Туры. Көчле.

Ә күз... Катып калдым, үз күзләрем белән

Аның күзен эчеп.

— Шагыйрь?! — диде сорау катыш ул,

Елмаярак төшеп...

Бу күз минем бөтен йөрәгем

Төенен алды чишеп.

Бу күз мине әнием сөймәгән

Җылылык белән сөйде,

Бу күз миннән мандат сорамады,

— Бу — безнеке! — диде.

Бу күз минем тойгым сиртмәләрен

Кинәт кенә сүтте...

...Онытылган яшь чишмәмне табып,

Сусап, йотылып эчтем...

— Дуслар, бу яшь түгел, бу минем

Йөрәгем тулы шигырь!

Дуслар, бу яшь түгел,

Күңелем иртәсенең

Чыгы...

Бу «чык» күзем йөрәк тәрәзәсен

Тузаннардан юар.

Мин яңадан тудым. Туучы бит

Шулай елап туа.

— Чыгышың кем?

— Әти итекче,

Одиночка-кустарь...

Ә аннан соң эшче. Фабрикта.

Үлгәнгәчә постта...

— Ә үзең?

— Ә үзем... (Ни әйтергә белми,

Терәлеп калам, туктап.)

Мин дә... одиночка...

— Кустарь?

— Түгел... әйе...

Кустарьрак... бунтарь...

Кинәт кенә шартлый штабта

Көлү шрапнеле,

Ә военком минем күзгә карый,

Яз җылысыдай көлеп...

Мин көлдерәм, көләм алар белән,

Үткәнемне сөйләп...

...Мин яңадан тугач, беренче кат

Менә шулай көләм.

Флейталар гүли... хикәямнең

Чиксезлеген көтеп...

Ә мин бирәм хикәямнең читен

Нәни генә китеп...

Җиңеп менде еллар баскычы...

...«Правда»да хәбәр:

«Фәләнеф... инженер... орденлана

Икенче мәртәбә...»

Әһәмият бирми фамилиягә,

Укып китәм ары:

«18 нче еллар... Кубанны

Дошман ала сарып...

Үзирекле отряд белән бергә

Деникинга каршы

Бу да китә, генералга тиңсез

Ачу белән ярсып...»

18 нче... тукта... бу бит абыйның

Соңгы елы иде...

Шул елны бит таң озоны минем

Браунингны җиңде...

Шул елны бит көньяк фронтыннан

Бер хат килде миңа:

Герой күзәтченең алмашы

Кем икәнне сынап...

Истәлекләр мине алып китте,

Аерып җырларымнан,

Абыемның сөякләре яткан

Кубан кырларына...

Көрәш юлы көйсез — кытыршы,

Эстафета ерак.

Без егылсак, яшьлек әләме

Егылмас, ил урар...

«Без егылсак, безне алыштыр...

Хәзергә хуш, дускай!

Добровольный отряд исеменнән...»

Кем иде соң?.. Тукта!..

Хатны табып, кургаш юллар сафын

Күз тагын бер юрта.

Хат имзасы белән

Инженерның

Фамилиясе уртак.

Исемнәре шул ук...

Партизан!..

Ул үлмәгән! Тере!!

Стальмостта эшли,

Күперләр,

Юллар

Инженеры!!!

Дәвер, дәвер! Полотнам тар минем

Өлкән гәүдәң өчен,

Синең бөеклекне бер җыр белән

Сөйләп бетерим ничек?

18 нче елда алган хатка

Җавапны мин яздым,—

15 ел уздырып, яшьлек җиңеше

Җимешләнгән язны:

Иптәш Мостай, беләсеңме, без бит

Кызык чордаш икәү!

Сине әйтәм, һаман синең эш

Юллар салу икән?!

Сугышып алган юлларыңда әле

Эзең суынмаган,

Кай арада йөрәгең утын куштың

Салкын чуеннарга?!

Дипломга гына түгел, геройлыкка

Тоттың бит син сынау!

Мин масаям синең белән, дустым,

Мин сокланам сиңа!..

...Күрешмәдек бер дә... ә без һаман бергә

Синең белән икәү,

Әйләнеп кара әле, без менгән юл

Нинди биек, текә!

Без бит монда яңадан әйләнеп

Төшмәс өчен мендек!

Без бит озак, кояш кебек озак

Сүнмәс өчен җиңдек!

...Ә мин бунтарь һәм тар ялгызлыкны,

Ятимлекне җиңдем.

Минем семья — азат хезмәт иле,

һавам — юмарт киңлек!

Мин яшәсәм элек каргалып,—

Йорт юк, дус юк, ил юк...

Хәзер... бөтен ил — минеке!

Дуслар —

Миллион!

Мин масаям, мине күккә чөя

Бөек исем хисе:

Бөек кеше түгел мин, шулай да

Бөек чор кешесе!

Мин масаям, «бүген» һавасында

Чыңлый минем җырлар!..

Хезмәт — гарьлек түгел, ә батырлык,

Шөһрәт һәм дан эше!

Мин бүгенне хыял итеп түгел,

Капшап, тотып беләм.

Безнең романтика янәшә

Реаль чынлык белән!

Без егылган яшьлек әләмен

Яткырмадык көтеп,

Без күтәреп алып киттек аны,

Эстафета итеп.

Без күрсәттек аны күтәрүдә

Өлге булыр ныклык,

Кулдан төшермәдек, кул өзелсә,

Тешебез белән тоттык!

Яшьлек егылмады. Ул күрсәтте

Үзен үрә басып,

Яшьлек алды безнең белән мәңге

Яшәү правасын!

Безнең яшьлек җиңү таңында

Йолдыз булып янды,

Без бит аны диңгез таңны сугышып

Алган кебек алдык.

Безнең яшьлек үтте чорлар аша,

Яшен кебек чагылып,

Безнең яшьлек ике дәвер чиген

Билгеләде кабынып!..

Һәй! Тормыш, мә! Ярыңа ыргытам

Калган гомерем җебен!

Мин яшисем килә, моңа хәтле

һич килмәгән кебек!

Мин шат... бүген үкенеч игәве

Йөрәгемне кырмый...

Мин шат... бүген, — үлемемне түгел,

Тууымны җырлыйм.

Флейталар иңрәп тына, узган

Гомер кебек чыңлап...

Алар тына, минем даулы йөрәгем

Симфониясен тыңлап...

Шәһәрдә яз

Таш пулатлар, асфальт урамнар

Җылы нурга коена...

Фиалкалар сатыла... Урам түгел,

Урман төсле тоела.

Таш багана шунда, ботак сузып,

Яфрак ярыр төсле.

Асфальт тигезлеген кинәт яшел

Чирәм сарыр төсле.

Бер кош шунда, кырга очышлый,

Баганага куна.

«Очыйм микән әллә калыйм микән?»

Дигән төсле була.

Теләсәң нишлә, кошчык, анда да

Минем туганым тора.

Ул да шулай үзенең тормышын

Ямьле итеп кора.

Озакламый анда — кырларда —

Таш пулатлар үсәр,

Озакламый монда — урамда —

Виноградлар пешәр...

Син тормышка бик күп йөз елларның

Ыс катлавы белән капланган

Тәрәзәңнән карадың да:

«Дөнья

Нинди кәрлә һәм кызганыч!»— дидең.

Бер өлгесен ачып тәрәзәңнең,

Сокландырмак булдың дөньяны син

Йөрәгеңнең олылыгы белән;

Син уйладың, шагыйрь:

«Дөнья бит ул

Минем йөрәгемнең нәни генә

Күзәнәгеннән дә кечкенәрәк!»

Ташла тәрәзәңне,

Чык бүлмәңнән

Безнең янга,

Диңгез буена!

Диңгез сине үзенең батыр, кыю

Чумучыларыннан берсе итеп

Чакыра бүген.

Нинди киңлек монда!

Ташлан һәм йөз!

Кирәк булса тирән истәлекнең

Фрегат «Паллада»сын күтәр өскә,

Теләмәсәң,

Шагыйрь

Тик болар безгә кирәк,—

Диңгез төбе гавваслары[3]...

Габдулла Тукай

Данлы «Челюскин»ның

Актар яңа әпопеясен.

Бәлки,океан

Үзенең тыныч, тигез маңгаен

Җыера башлар дулкыннары белән,

Ачуланып, океан ак чалларын

Болгый башлар шунда нигәдер.

Дулкыннарның зөмрет сафларын —

Гаскәрләрен тезәр бер-бер артлы.

Бу-

Чит диңгез акулалары

Безнең диңгез чигенә кергән булыр,

Туздырырга безнең ирешелгән

Өметләрнең гаҗәп гармониясен...

Алар һөҗүм иткән булыр

Безнең

Мәрҗән утрауларга,

Безнең гаҗәп

Энҗеләргә алар кул сузарлар...

...Син түзмәссең,

Тимер киемең киеп,

Диңгезләрнең курыкмас чумучысы,

Ташланырсың дошманнарга каршы!.

Шагыйрь, шагыйрь!

Ташла бүлмәңне син,

Чык һавага,

Диңгез ярына...

Әйдә, тын ал

Диңгез дулкынының

Тозлы сулышы белән!

Тоясыңмы,

Диңгез сыймый синең күкрәгеңә,

Ә син аның дулкыннары

Чәчрәвеннән туган бер тамчы гына!

Тик бу көчсезлекме, шагыйрь?

Юк! һич!

Бу бит тагы да яхшы,

Сизәсеңме,—

Берни белән чикләнмәгән

Бөек

Иркенлекне тою

Тагы да яхшы!

Ә бит шул иркенлек синеке ул.

Киресенчә, диңгез эңгеренә

Электры белән якты бөркеп

Йөзә торган балык турында...

Син чум, син чум тема океанына!

Бәлки, сиңа берни очрамас, —

Тик анда да чумуың юкка булмас,

Син чыгарсың алып

Бу уңышсыз

Чумуыңның тирән көрсенүен.

Без аңларбыз сине.

Бу көрсенү

Өметсезлек түгел,

Бу тик бары

Тагы да тирәнрәк чумарга

Йөгереп килү өчен артка чигенү...

Ару-алҗу тоймассың син ләкин,

Кояш белән үбешү бәхетеннән

Тетрәп, җәйрәп яткан су өстенең

Елмаюын күргәч...

Эпик җырга көчең җитми икән,

Ташла аны.

Чум һәм алып чык син

Диңгез төбендәге кабырчыклар

Эченә төренеп яткан энҗеләрне —

Лириканың энҗесен...

Син ач безгә

Диңгез төбенең серле әкиятен...

Диңгез йолдызлары,

Актинияләр,

Медузалар,

Диңгез гөлләре,

Җәнлекләргә охшап: үсемлекләр,

Үсемлеккә охшаш җәнлекләр һәм

Адәм йота торган әкәм-төкәм

Әкиятләрен алып чык син безгә!

Әкият табалмасаң, алып чык син

Көлке йә бер каты хикәя:

Болыт карасына төренеп

Утыра торган диңгез бюрократы

«Кара чәчкеч җәнлек» турында

Йә,


Син — аңарга хуҗа һәм җырчы.

Аның бөтен хәрәкәте,

Сулышы,

Бөтен тавышы —

Ике күбәләкнең

Сөешеп кушылу сулышыннан алып

Дөньяларның тетрәвенә чаклы

Синеке!



Кыр казлары


Кыр казлары, кая очасыз сез,

Берегез алда, берегез артта сез?

Кыйгылдашып, сез нәрсәне болай,

Күмәкләшеп, җигелеп тартасыз?

Беләм, беләм, җәйне тартасыз сез

Чинар үскән диңгез буена,

Магнолийлар үскән бакчаларга,

Йөзем үскән таулар куйнына.

Җәй үзенең алтын киемендә

Сезнең арттан атлар, агылыр.

Тик сез минем гомеремнең җәен

Алып китәлмәссез барыбер.

Барыбер, барыбер аннан сез кайтырсыз

Минем янга, канат кагынып.

Гомеремнең минем җимешләнеп,

Тулып җиткән җәен сагынып.



Умырзая


(кыз җыры)


Боз катлавы эрегәч, җир өстенә

Умырзая чыга, карагыз:

Умырзая чыга,

Умырзая калка,

Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек, көнкүрештән

Чыгасым ла килә тизерәк,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,

Бик аз гына яши тураеп,

Умырзая бик тиз

Башын аска ия,

Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем озак, озак,

Минем килми алай буласым:

Умырзая кебек,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек суласым...

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы

Зур чәчәкләр белән җыелып,

Юк, мин үлмәс идем

Умырзая кебек,

Умырзая кебек боегып...



Мәрәкәй


Борын-борын заманда,

Кырда түгел, аланда

Яшәгән, ди, Мәрәкәй,

Яши, ди, ул һаман да.

Дәрәҗәне, исемне

Үлеп сөйгән Мәрәкәй.

Тик бер ягы үтерә:

Талант ягы бәләкәй.

Ул яшәгән зур илдә

Орден ала — көтүче,

Артист, шагыйрь, инженер,

Котыпларны үтүче.

Мәрәкәй тик исемсез

Кыерсына, көрсенә.

Үч иткәндәй, Мәрәкәйне

Искә алмый берсе дә.

Эшләр иде, яшьтән үк

Эш сөймәгән Мәрәкәй,

Нигә дисәң, — ялкаулык,

Сәләт ягы бәләкәй.

Очар иде, яшьтән үк

Бу эшкә аз чыныккан,

Очу түгел, урындыкка

Менәргә дә курыккан.

Җырлар иде, тавышы

Үз яныннан узмаган,

Кигәвен дә Мәрәкәйдән

Талантлырак бызлаган.

...Йөри торгач аптырап,

Салмак атлап, шәп атлап,

Әллә нинди бер сүзне

Алып киткән такмаклап.

Такмак үзенә ошаган,

Ул сөенгән ужасно!

— Тукта, тукта, шәп фикер:

Шагыйрь булып булмасмы?!

Шулай итеп Мәрәкәй

Бар җәфасын оныткан,

«Шагыйрь» булган, тәнкыйтьчесен

«Формалист» дип куркыткан.

Алдап-юлдап, кирәк җиргә

Исемен уздырган «шагыйрь».

Кайберәүнең салпы ягына

Салам кыстырган «шагыйрь».

Шул юл белән үз исемен

Рәсемнәрдә тараткан,

Афишаларга бастырган,

Патефонда җырлаткан.

Үзенә тәнкыйть яздырган,

Кодасыннан мактатып...

...Тик һаман да Мәрәкәйгә

Карамыйлар шаккатып.

Аңа бүрек тә салмыйлар,

Юньләп кул да бирмиләр,

Трамвайда урын түгел,

Юньләп юл да бирмиләр.

Читләр түгел, хәтта бераз

Танышлар һәм әшнәләр,


«Мәрәкәй!»— дип дәшмиенчә,

«Кәй, күзлек»,— дип дәшәләр.

...Беркөн шагыйрь уйланып

Кайтып килә өенә,

Исемсезлек кайгысы

Белән яна, көенә.

Килә аның каршына

Зур оркестр... барабан...

«Шагыйрь» күңеле нечкә бит,

Йомшап китә яңадан...

— Менә мин дә үләрмен,

Эшегезгә тыгылмам,

Исегезгә төшерерсез,

Сагынырсыз — мин булмам...

Һәм ул озак көттермәде,

Үлде куйды беркөнне.

Якыннары бик хөрмәтләп

Озаттылар мескенне.

Дус-ишләре Мәрәкәйгә

Бурычлы калмадылар,

Озатырга бер кечкенә

Оркестр ялладылар.

Халык, күреп, бер-берсеннән

Сорашалар үтешли:

— Яшь идеме, карт идеме?

Ничә яшьтә? Ни төсле?

Бар да айый, тирән сулый,

Башын чайкый, кызгана,

Барсында да Мәрәкәйне

Белү дәрте кузгала.

— Исән чакта белмичә

Йөргәнбездер кадерен.

Ьич булмаса чәчәкләп,

Бизәп кайтыйк каберен.

...Моны ишетеп, Мәрәкәй

Үлгәненә үкенә,

Эче попта ятуына,

Селкенмичә тик кенә.

Мәрәкәйнең ахырда

Түзем җебе ычкына.

Кузгала да, башын сузып:

— Бу бит мин!— дип кычкыра.


Һәрбер кеше алданганын

Сизеп, оялып китә...

...Һәм Мәрәкәй йокысыннан

Шунда уянып китә.


_______________

[1] Оргия — шашкын эчү мәҗлесе.

[2] Наяда — иске әкиятләрдә очрый торган хыялый матур кыз.

[3] Гавваслар — диңгез төбенә чумып энҗе эзләүчеләр.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.