🕥 39 minut uku
Шифалы Су! - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 5020
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1765
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Тиз арада кайтып җитәрбез!!! (Чыгып китәләр)
Бишенче күренеш
(Тирән күл буе. "Сәхнә - күлдә" Гүзәл Төнбоек "йөзеп" йөри. Җыр. Җыр барышында сәхнәгә Мәтрүшкә белән Колорадо килеп керәләр. Алар,тавыш - тынсыз гына, Гүзәл Төнбоекның җырлавын тыңлыйлар)
ТӨНБОЕК:- - Тирән күлем! Суың чиста, салкын.
Саф суыңда йөзәм, коенам.
Җил иссә дә, коеп боз яуса да,
Син Тирән күлемә сыенам!
Тирән күлем минем, сөйгән күлем,
Синдә яши ялгыз Төнбоек.
Әллә инде Төнбоек булганга,
Никтер һаман күңелем боек.
(Җыр бетүгә Төнбоек җыелып ябыла)
КОЛОРАДО:- Әбекәй, ә нигә ул шулай бик сагышлы?
МӘТРҮШКӘ:- Чөнки, угълым, ул шушы Тирән күлдә бер ялгызы гына калды. Аның туганы да, дусты да, сөйгән яры да юк! Ә ялгызлык белән сагыш гел бергә йөри инде ул.
КОЛОРАДО:- Ә аның туганнары, дуслары кая киткән?
МӘТРҮШКӘ:- Алайса тыңла. Төнбоек - чүп үләне дә, дару үләне дә түгел. Ул - матурлык, гүзәллек үләне! Шуңа да адәм балалары, аның матур чәчкәләренә кызыгып, үзләрен күпләп өзәләр. Бер караганда кешеләрне дә гаепләп булмый. Матурлыкка, гүзәллеккә тартылу, аны үзеңдә булдырырга теләү бер дә гаеп эш түгел. Ләкин, Төнбоек гөле, үзе туып - үскән буа - күленнән башка, бүтән бернинди суда да яши алмый. Аны бернинди алтын вазалар да, көмеш сулы аквариумнар да кызыксындырмый. Аңа бары үзенең яраткан, туып - үскән күле кирәк! Ә адәм балалары шуны аңламыйлар. Алар, әнә, Гүзәл Төнбоекның да әти - әниләрен, туганнарын өзеп алып китеп, аны ялгыз, ятим калдырганнар! Менә шуңа да ул гел сагышлы инде бәбкәм!
(Шул чак бирегә Әрем белән Шайтан таягы килеп керәләр)
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Менә, Тирән күл шушы була инде. Әнә тегесе Гүзәл Төнбоек. (Әби белән коңгызны күреп) - Ә боларын белмим.
ӘРЕМ:- Колорадо коңгызы?
КОЛОРАДО:- Син? Син нишләп йөрисең монда? Нигә син, Бәрәңге сылуны бер ялгызын гына калдырдың?! Әллә...
ӘРЕМ:- Юк,аңа берни дә булмады. Ә миңа килгәндә.. мин дә нәкъ синең шикелле үк "шифалы су" алырга дип килдем!
КОЛОРАДО:- Соң, ул суны үзем эзләп табып алып кайтам дидем ич инде мин сиңа!
ӘРЕМ:- Дисәңни? Син алып кайткан бит ул, - син алып кайткан була. Ә минем, Бәрәңге сылуны үзем дәвалыйсым килә!
КОЛОРАДО:- Юк, аны мин дәваларга тиеш!
ӘРЕМ:- Акылың алтын икән! Юк, бетте - китте, үзем дәвалыйм!
КОЛОРАДО:- Әрем дускай, аңла инде. Миңа бит, аның алдында гафу үтенеп, үземнең хатамны төзәтергә кирәк.
ӘРЕМ:- Юк, тыңламыйм да!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Сез бил алышыгыз. Кайсыгыз җиңә - шул дәвалар!
ӘРЕМ:- Мин риза! Чөнки, барыбер мин җиңәчәкмен!
КОЛОРАДО:- Башкача тыңламагач, мин дә риза инде.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ул чагында башлыйбыз. Бер, ике, өч - сезнең кулда көч! (Музыка. Кызыклы, шау - шулы бил алышу. Тавышка Гүзәл Төнбоек ачыла)
ТӨНБОЕК:- Чү, бу ни? Кемнәр анда Тирән күлнең гаҗәеп тынлыгын бозарга батырчылык итәләр? Әй, сез кемнәр? Сезгә биредә ни кирәк?
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Ш и ф а л ы с у!
ТӨНБОЕК:- Шифалы су?
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Ә й е!
ТӨНБОЕК:- Ә ни эшкә ул сезгә шифалы су?
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Ул безгә бик тә, бик тә, бик тә кирәк!
ТӨНБОЕК:- Аңлашылды. Ләкин, мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм шул. Чөнки миндә, бернинди дә шифалы су юк! Хушыгыз!
МӘТРҮШКӘ:- Гүзәл Төнбоек кызым, алдашу бердә матур нәрсә түгел инде. Бар ул су синдә, бар! Без бит беләбез. Бир син безгә аны. Үл бит безгә, вакытсыз саргайган Бәрәңге сылуга кабат тормыш бүләк итәр өчен кирәк! Зинһар, үтенечебезне кире какма.
ТӨНБОЕК:- Яхшы. Мин аны сезгә бирермен. Тик, бер шарт белән. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр дә сез, минем табышмакларыма җавап бирә алсагыз, - шифалы су сезнеке! Ә инде җавап таба алмасагыз, - ул чагында инде сезгә биредән буш кул белән китәргә туры килер! Килештекме?
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Без риза!
ӘРЕМ:- Мин дә! Чөнки, монда иң акыллы үлән, ул - мин! Димәк, шифалы су да минеке булачак.
КОЛОРАДО:- Анысын карап карарбыз. Иртә кычкырган күкенең - башы таз була диләр!
ТӨНБОЕК:- Инде беренче табышмакны тыңлагыз: "- Җәен дә, кышын да ямь - яшел!". Нәрсә ул?
ӘРЕМ:- Үзем әйтәм. Үзем әйтәм. Ул - бака! Ура, мин белдем.
ТӨНБОЕК:- Ә башкалар ничек уйлый?
КОЛОРАДО:- Һи..и.. шул да булдымы табышмак! Соң, моның җавабын, әнә, балалар да беләләр. (Балаларга) - Йә, әйтегез әле дуслар, нәрсә ул? (Җаваплар) - Әйе, дөрес. Чыршы! Әфәрин, дуслар! Гүзәл Төнбоек туташ! Минем сезгә бер эшлекле тәкъдимем бар.
ТӨНБОЕК:- Тыңлап карыйк, ниндиерәк тәкъдим икән.
КОЛОРАДО:- Табышмаклар белән юкка вакыт уздырганчы, әйдәгез, бергәләшеп менә шушы Тирән күлне, аның тирә - ягын чистартыйк! Менә бу ичмасам, бер файдалы эш булыр иде. Сез ни диярсез?
МӘТРҮШКӘ:- Бу бик тә әйбәт, мактауга лаек фикер!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Мин дә шулай уйлыйм.
ӘРЕМ:- Минемчә дә шулай. Чөнки, экологик чисталык, табышмакка караганда мөһимерәк!
КОЛОРАДО:- Ул чагында - эшкә! (Музыка. Чистарту)
Эш эшләсәң - күңел күтәрелә,
Баш ял итә; ныгый беләкләр.
И дусларым! Яратыгыз эшке!
Бездән сезгә шундый теләкләр!
(Чистарту тәмамлана) - Йә, инде ни әйтерсез?
ТӨНБОЕК:- Юк, Тирән күлме соң бу? Ул бит бөтенләй яңарган, сафланган. Ә күл буйлары тагын да яктырып, тагын да ямьләнеп, һавасы чистарып киткән! Рәхмәт сезгә дусларым, бик зур рәхмәт! Мин хәзер сезне, һич икеләнүсез, үземнең иң якын дусларым дип саныйм. Ә дусларга, аларга, берни дә кызганыч түгел! (Пластмас савытлы шифалы су алып) - Менә ул сез эзләгән шифалы су! Рәхим итеп алыгыз. Мин аны сезгә бүләк итәм! (Әрем тиз генә Шифалы суны эләктереп ала)
ӘРЕМ:- Шифалы су бары минеке генә булырга тиеш!
КОЛОРАДО:- Китер монда суны!
ӘРЕМ:- Китергән ди, көтеп тор!
МӘТРҮШКӘ:- Тынычланыгыз әле балалар. Тавышланып кына берни дә хәл итеп булмый. Без болай итик: беребезнең дә кәефе кырылмасын, күңеле төшмәсен өчен, Бәрәңге сылуны яңа дустыбыз - Гүзәл Төнбоек дәваласын! Шул чагында безнең дуслыгыбыз тагын да ныгыр, кирәкмәгән бәхәсебезгә чик куелыр һәм әлбәттә инде Бәрәңге сылукаебыз да тизрәк сәләмәтләнер!
КОЛОРАДО:- Менә бу ичмасам, акыллы киңәш. Рәхмәт әбекәй. Инде эш сездә, Төнбоек туташ!
ТӨНБОЕК:- Мин.. мин үземнең яеын дусларыма ярдәм итәргә һәрвакыт әзер!
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Ул чагында - юлга!
- Яшәү өчен җирдә, дуслар кирәк!
Дуслар булса - яшәү күңелле!
Әгәр, ялгыз булсаң - кайгы, сагыш;
Төшенкелек били күңелне!
Сагышларга, дуслар, бирешмәгез!
Менә бездән үрнәк алыгыз!
Кояш кебек балкып яшәү өчен,-
Бик күп якын дуслар табыгыз!!! (Китәләр)
Алтынчы күренеш
(Кабат бакча күренеше. Бакчада, инде төрнәкләнгән Бәрәңге сылу моңаеп утыра)
БӘРӘҢГЕ:- Дуслар! Әче Әремнең ашламалары, төнәтмәләре файдалы булды бит әле. Менә, күргәнегезчә, терелеп тә җиттем. Тик.. үзләре генә һаман да күренмиләр. Әллә инде миңа дип тылсымлы дару эзләгән дә, берәр бәла - казага тарыдылар микән? Их, нигә генә җибәрдем икән мин аларны. Их, нигә генә тоткарламадым икән үзләрен! Юк, моның өчен мин үземне гомердә дә кичермәячәкмен. (Елый башлый, ләкин, шул чак әкият каһарманнарының барысы да (Тузганактан калганнары) әкрен генә кайтып керәләр. Әче Әрем исә куллары белән Бәрәңге сылуның күзләрен каплый) - Абау, кем бу? Әрем? Сез? Сез исән? Ур..р..ра.. алар исән - сау кайттылар! Мин нинди бәхетле!
КОЛОРАДО:- Аллага Шөкер, ниһаять кайтып та җиттек. Таныш булыгыз: безнең сөекле Бәрәңге сылуыбыз шушы була инде.
ӘРЕМ:- Ә болары безнең якын дусларыбыз. Әгәр алар булмаса, без шифалы суны таба да, ала да алмас идек.
КОЛОРАДО:- Бәрәңге сылукай, синең башка гөлләр, үсемлекләр кебек шау гөл - чәчкәгә күмеләсең киләме?
БӘРӘҢГЕ:- Килә, бик килә!
ӘРЕМ:- Ул чагында, рәхим ит. Йәле, Гүзәл Төнбоек туташ, сылуыбызга уй - хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итче.
ТӨНБОЕК:- Бик рәхәтләнеп. (Музыка, дәвалау. Бәрәңге "чәчәк атып, яшеллеккә төренә") - Аһ, хәзер син шундый да матур, гүзәллегеңнән күзләр камаша.
БӘРӘҢГЕ:- Рәхмәт, барыгызга да бик зур рәхмәт дусларым! Бүген миннәндә бәхетле җан иясе җир йөзендә дә юктыр. Шатлыгым хәттә эчемә сыймый. Бик зур рәхмәт сезгә дусларым!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Минем дә аксак аякны дәваласагыз иде. Минем дә сау - сәләмәт буласым килә! (Дәвалау) - Бетте! Башка аксамый! Минем хәзер биисем генә килеп тора! (Биеп китә. Сәхнәгә, башын бинт белән ураган Тузганак карт керә) - Бусы кем тагы?
ТУЗГАНАК:- Исәннәрмесез һәрбарчагыз. Кайда ул минем белән бәхәсләшкән Әрем егете?
ӘРЕМ:- Мин монда.
ТУЗГАНАК:- Инде егет, башыңны чирттерергә хәзерлә. Бәхәстә мин җиңдем! Менә ул чәчләр. Тырыша торгач, башның тиресе - ние белән куптарылып чыкты.
ӘРЕМ:- (Башын иеп) - Җиңгәч - чиртәсең инде бабакай!
ТУЗГАНАК:- Ну саклан егет, берүк үлә күрмә! (Чиртә) - Авырттымы?
ӘРЕМ:- Әллә тагы, сизмәдем.
КОЛОРАДО:- Бабакай, синең кабат чәчле буласың киләме соң?
ТУЗГАНАК:- Килуен килә дә бит..тик, башыңда бер бөртек чәчең дә калмагач.. белмим шул, чәчле булып булыр микән?
ТӨНБОЕК:- Анысы өчен борчылма бабакай. Йәле, йом күзләреңне! (Дәвалау) - Инде ачсаң да була.
ТУЗГАНАК:- (Көзгедән карап) - Минме соң бу?
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Син инде, син!
ТУЗГАНАК:- Менә сиңа әкәмәт! Менә сиңа әкият! Мин кабат чәчле булдым! Һай, рәхмәт инде сезгә оланнар.
ТӨНБОЕК:- Сез әлбәттә мине гафу итегез, тик, миңа инде яңадан үземнең Тирән күлемә кайтырга вакыт.
БӘРӘҢГЕ:- Дусларым! Әйдәгез, барыбыз да бергәләшеп менә шушы матур бакчада дус, тату булып бергә - бергә яшик! Безнең шулай матур итеп гөрләшеп яшәвебезне күреп, бездән үрнәк алып, башкалар да шулай дус - тату яшәсеннәр!
ТӨНБОЕК:- Мин бик теләп риза да.. әмма, мин Тирән күлсез яши алмыйм шул.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Анысы өчен бердә борчылма гүзәлкәй. Без, синең ул Тирәк күлеңне күз ачып йомганчы, менә шушы бакчаның нәкъ уртасына күчереп тә куярбыз! Ә аннары исә мин сине төрле әшәкеләрдән, явызлардан үзем саклыячакмын. Ышан, моннан соң син беркайчан да ялгыз булмаячаксың!
ТӨНБОЕК:- Болай булгач, сүз дә юк. Мин риза!
ӘРЕМ:- (Бәрәңге сылуга) - Сылуым! Бүгеннән башлап синең сакчың мин булырмын. Мин сине беркемнән дә рәнҗеттермәм!
ТУЗГАНАК:- (Мәтрүшкәгә) - Яшьләрдән калышып булмас. Мәтрүшкә бикә, синең кавалерың мин булырмын! Каршы килмәсәң әлбәттә!
КОЛОРАДО:- Менә шулай дуслар! Безнең әкиятебез дә, башка әкиятләр шикелле үк, әйбәт тәмамланды. Без хәзер барыбызда бер гаилә булып, тату гына яшәп ятабыз! Сезгә дә шулай, бәхет - шатлык белән, исән - имин генә яшәргә язсын иде. Амин!!!
БАРЫСЫ БЕРГӘ:- Табигать ул - уртак байлыгыгыз!
Яшик аны саклап, кадерләп!
Аң булыгыз дуслар, берүк йөрмик,
Табигатебезне җәберләп!
Хуш ис бөркеп үскән үләннәрне,
Чәчкәләрне юкка өзмәгез!
Бер өзелгән чәчәк кире үсми!
Сез шуны оныта күрмәгез!!!
(Музыка дәвам итә, әкрен генә пәрдә ябыла)
ТӘМАМ
Казан, 1997 ел.
АЛА КАРГА ХӘЙЛӘСЕ!
(Яңа ел әкияте)
У й н а у ч ы л а р:
Ала карга.
Кыш бабай.
Кар чәчәк.
Супер Ала карга - 001.
Юл-юл барыс.
Озын колак.
Каркылдык.
Макакку.
Вакыйга яңа ел алдыннан бара.
Беренче күренеш
(Урман аланындагы Ала карганың офис - лабороториясе. Идән тулып төрле схема - планнар, кәгазьләр, китаплар аунап ята. Өстәл өстендә компьютер тора. Өй - офиска салкыннан туңган, дер калтыраган Ала карга керә)
АЛА КАРГА:- (Ачулы) - Ух..х.. тагын кар ява. Буранлап - буранлап котыра, каһәр суккыры. Әйтерсең лә күкнең гөмбәзе ертылган! Барысына да кара каргалар гына гаепле. Шул явызлар "-Кар..р! Кар..р!"- дип теләгәнгә генә ява бит инде бу каһәр суккан кар! Ә үзләре, көннәр суыта башлау белән, җылы якларга качалар. Куркак җаннар! Сөякләре бер дә салкын күтәрми үзләренең. Ә син монда ят, салкыннан туңып, калтырап! (Тәрәзәдән карап) - Һаман ява бит, ә! Һич кенә дә туктарга исәбе юк! Ух..х, бар елларга да үзем генә хуҗа булып алыйм.. күрсәтәм әле мин сезгә "-Кар..р..кар..р"ларыгызны! (тагын тышка карап) - Ишелеп - ишелеп ява бит, каһәрләр. Быел кыш булмасын өчен ни тырыштым, ни чаптым! Барыбер җир өстен ап - пак кар сарып алды. Соң, кары булгач - кышы була инде аның. Ә кыш булган җиргә, һичшиксез, - Яңа ел килеп җитәчәк! (Сәгатькә карап) - Ә? Бетәм!.. Яңа ел килеп җитә икән ич инде! Бар елларга да хуҗа буласың килсә - ашыгырга кирәк Ала карга әфәнде, ашыгырга! Юкса, быел да эшләрең пешмәячәк. Уйла тизрәк!..Тап берәр хәйлә!.. Эшләт башыңны! Болай да шул явыз кара каргалар аркасында күпме вакытыңны суга салдың. (Әрле - бирле йөренә) - Тәк.. тәк.. әгәр, тегеләй итсәм? .. Юк, булмый! Ни хәтле тырышып уйлап та, башыма бер рәтле фикер килми! Уф..ф.. үләм.. үтереп башым авырта башлады! Чатный! Тизрәк дару эчәргә кирәк. Кайда соң әле минем дару? Ә менә, таптым. (Эчә) - Ух..х.. шулай итеп быел да эшләр барып чыкмас микәнни инде, ә?! Хурлык! Хурлык!.. Соң.. җир йөзендә бер - ничә гасырлар яшәп тә үз елың булмасын ди инде! Оят билләһи! Әнә, барлы - юклы 7-8 ел гына яшәүче хайваннарның да үз еллары бар! Ала карга башың белән бу хурлыкка ничек түзеп тормак кирәк. Юк инде, җитәр, башка түзеп торырлыгым калмады! Кичекмәстән, бар елларны да үз кулыма алам! Моның өчен бары Яңа елны гына булдырмаска кирәк! Ә ничек итеп Яңа елны булдырмаска икән? Уйла.. уйла.. (Кинәт) - Ур..р..ра.. у..р..ра.. Таптым.. таптым!. Ну, башта соң инде үземдә! Болай булгач, Яңа елга - к а п у т!!! (Музыка, Ала карга шатлыгыннан котырып биергә керешә)
Икенче күренеш
(Кыш бабай офисы. Күтәренке темптагы көй яңгырый. Кар чәчәк бүлмә уртасындагы чыршыны бизәү белән мәшкүль. Үзе җырлый)
КАР ЧӘЧӘК:- - Нинди сылу, гүзәл яшел чыршы!
Буй - сыныңа күзләр тимәсен!
Матурлыгың, зифалыгың белән,
Бар җиһанга нурлар сибәсең!
Яшел чыршы, ямьле чыршы,
Син бәйрәмнең бизәге.
Гүзәл чыршы, сылу чыршы,
Син Яңа ел йөрәге!
Балкып янган төрле уенчыклар,
Хуш исеңнән башлар әйләнә.
Әй чыршыкай, бары син булганга,
Яңа ел бәйрәме ямьләнә!
- Инде менә Яңа ел килеп җитәргә дә санаулы вакытлар гына калып бара. Тиздән, бик тиздән, йөзләре шатлыктан балкыган барча җан ияләре дә, синең тирәңдә уйнап - көлеп, җырлап - биеп Яңа елны каршы алырлар! Синең алда бер - берсенә вәгъдәләр бирерләр. Изге, матур теләкләр теләрләр. Кыскасы, шау - гөр килеп бәйрәм итәрләр! Алар белән бергә син дә шатланырсың. Чөнки Яңа ел - барыбызның да уртак бәйрәме! (Шул чак Кыш бабай керә)
КЫШ БАБАЙ:- Без теләсәк - җиргә карлар ява,
Без теләсәк, уйный җил - буран.
Күрче кызым, бүген барча җиһан,-
Ап - пак йомшак юрган ябынган.
Сайрар кошлар җылы якка очты,
Яши алмый алар салкында.
Нишлисең бит, җылы гына түгел,-
Җир йөзендә кирәк салкында!
- Шулай кызым, дөньяда һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты булырга тиеш. Менә инде үзенең салкын кар - бураннары, гаҗәеп табигате белән тагын ямьле Яңа ел якынлаша!
КАР ЧӘЧӘК:- Әйтмә дә инде бабакай, бер ел сизелмичә үтте дә китте.
КЫШ БАБАЙ:- Әйе.. вакыт су кебек.. ага да китә! ..Их-х шул гомерләрне... туңдырып куеп булса икән!..
КАР ЧӘЧӘК:- Абау, нигә алай дисең бабакай?
КЫШ БАБАЙ:- Соң... картаела бит.
КАР ЧӘЧӘК:- (Көлеп җибәрә) - И..и..и, куйсана бабакай! Сиңамы әле картаю! Үзебез яраткан һәм безнең үзебезне дә бик нык яратучы, ел буе сагынып көтеп алучы якын дусларыбыз белән бик күп Яңа ел кичәләрендә очрашырбыз әле, боерган булса!
КЫШ БАБАЙ:- Амин! Авызыңа бал да май кызым. Дөрес әйтәсең, картлык нәрсә ул? Иң мөһиме - исәнлек-саулык булсын! Саулык - иң зур байлык диләр бит. (кинәт нидер исенә төшереп) - Карале кызым, бәйрәм кичәләрендә очрашырбыз дигәннән... сиңа шуны әйтермен дигән идем әле.. Үзең беләсең, тиздән Яңа ел. Ә әлеге бәйрәмне бозар, аны булдырмас өчен ниләр генә эшләмиләр әшәке җаннар. Ул чыршыларны яндыру, уенчыкларны вату, бүләк тулы капчыкларны урлау, сакал - мыеклар, чәч толымнарын кисеп ташлаулар дисеңме... кыскасы, ниләр генә кыланмыйлар ул явыз җаннар! Дөрес, әлегә тарихта Яңа елның килми калуы хакында бернинди дә фактлар юк югын! Монысы инде барыбызның да уртак тырышлыгы дигән сүз. Ләкин, шулайда сак булырга кирәк. Ходай сакланганны саклармын дигән! Берүк аң була күр кызым!
КАР ЧӘЧӘК:- Борчылма бабакай, быелгы бәйрәм бернинди каршылыкларсыз гына үтәр. Чөнки былтыр, явыз Ала карга әфәнде "-Башка беркайчан да Яңа ел бәйрәменә аяк чалмаячакмын!"-дип, сүз бирде бит инде!
КЫШ БАБАЙ:- Анысы шулай, тик, беткән мени җир йөзендә Ала карга кебек явызлар! Шуңа да, саклану бер дә зыян булмас дим.
КАР ЧӘЧӘК:- Аңладым бабакай. Бар да син теләгәнчә булыр. Их-х, Яңа ел тизрәк килеп җитсәче! Якын дусларыбызны сагындым. Тизрәк күрәсем килә үзләрен!
КЫШ БАБАЙ:- Күрерсең кызым, күрерсең. Инде күрешергә күп калмады. Ярый кызым, миңа кузгалырга вакыт. Әле бүләкләр белән дә эшне төгәллисе бар. Чаналарны да таган бер кат карап чыгарга кирәк. Киттем. (Китә)
КАР ЧӘЧӘК:- Озак йөрмә бабакай, бераздан элемтә бүлекчәсенә барып, дусларыбызга телеграммалар да җибәрәсебез бар. Менә шулай чыршы дус, Яңа ел якынлашканнан якынлаша бара. Тиздән ул үзенең яңа борчулары, яңа сөенеч - шатлыклары белән ишекләребезне шакыр! Чөнки, Яңа елда - бар да яңа!
- Яңа елда - бар да яңа!
Күктә янган йолдыз яңа!
Яңа кояш, ай да яңа!
Яңа елда - бар да яңа!
Яңа елда - бар да яңа!
Борчу - мәшәкатьләр яңа!
Яңа хисләр, шатлык яңа!
Яңа елда - бар да яңа!
Өченче күренеш
(Кыш бабайның бүләкләр саклый торган сарае. Анда тирән уйга чумган Юл-юл барыс ята. Музыка яңгырый, Озын колак керә)
ОЗЫН КОЛАК:-Куян килә! Юл бирегез, юл бирегез!
Колакларым озын минем, сез белегез!
Тәпиләрем утлар чәчә, сез белегез!
Җиргә яңа хуҗа килә! Юл бирегез!!!
- Пип - пип.. Сак булыгыз.. Куян килә! Сиңа әйтәм, таптала күрмә. Күрмисеңмени, мин киләм бит!
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- (Күзен ачмый гына) - Тавышланма!
ОЗЫН КОЛАК:- Тавышланмыйм мин, уйныйм. Карале, әйдә бергә уйныйбыз!
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Комачаулама! Минем вакытым юк.
ОЗЫН КОЛАК:- Син һаман вакытым юк дисең. Ә үзеңнең бер эшләгән эшең күренми! Көннәр буе йоклап тик ятасың.
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Йокламыйм мин, уйлыйм!
ОЗЫН КОЛАК:- Уйлыйсың?
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Әйе. Үз елымда эшләгән эшләремә йомгак ясыйм! Ә син миңа комачаулыйсың.
ОЗЫН КОЛАК:- Комачауламыйм, киресенчә, булышам. Минем белән уйнап, бераз башын ял иттерсен дип тырышам. Юкса, күп уйлаудан башың авыртырга мөмкин. Тор әйдә, бераз колак шапылдатыш уйныйк.
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Рәхмәт. Тик, минем колакларым синеке шикелле озын түгел шул.
ОЗЫН КОЛАК:- Алайса, әйдә, мәтәлчек атыш уйныйк.
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Бәйләнмә.
ОЗЫН КОЛАК:- Әйдә инде, әйдә, бик кызык уен ул.
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Бәйләнмә дим.
ОЗЫН КОЛАК:- Ә мин тор дим! Юкса, тырныйм бит! (Тырнап ала)
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- (Ырылдап) - Әгәр тагын бер миңа кагылсаң - имгәтеп ташлыйм! Ишеттеңме?
ОЗЫН КОЛАК:- Синме? Көлдермә ичмасам. Син бит ялкау. Хөрәсән! Аягыңа басарга да иренәсең. Шулай булгач, нинди имгәтү ди инде ул. (Тагын тырнап ала)
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Яхшылык белән әйткәнне аңламадың, инде үзеңә үпкәлә! Кәҗә маеңны чыгарам хәзер! (Музыка, кызыклы сугыш. Тавышка Кар чәчәк керә)
КАР ЧӘЧӘК:- Чү, нишләвегез бу? Сезгә әйтәм, нигә сугышасыз? Җитте сезгә! Хәзер үк тынычланыгыз! Юкса, Кыш бабайга әйтеп, колакларыгызны бордыртачакмын!
ОЗЫН КОЛАК:- Юк, кирәкми. Без бит шаярдык кына.
КАР ЧӘЧӘК:- Бүләкләрне саклыйсы урынга, дөньягызны онытып шаярып ятуыгыз сезнеңчә әйбәт эш мени?
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Гафу ит Кар чәчәк, гаеп бездә.
ОЗЫН КОЛАК:- Туктагыз әле, бүләкләрне сакларга дисезме? Аңламадым, ә нигә сакларга ди аларны?!
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Ахмак! Соң, әгәр дә бүләкләрне урласалар - Яңа ел булмый дигән сүз.
ОЗЫН КОЛАК:- Ә..ә..ә, аңлашылды. Ә кемнән сакларга аларны?
КАР ЧӘЧӘК:- Дошманнардан! Карале, Юл-юл барыс, мин сиңа шуны әйтермен дигән идем әле, безгә мәгълүм булганча, иске ел хуҗаларының тәхеттән бик тиз генә китәселәре килми. Шуңа да алар, Яңа ел килмәсен өчен, ниләр генә кыланмыйлар. Юл-юл барыс, мин сине алдан ук кисәтеп куям: әгәр берәр этлек эшләсәң,- бездән рәхим - шәфкать көтмә! Аңладыңмы?
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Аңламыйча! Бу турыда сүз дә булырга тиеш түгел. Һәр эштә вакытында килә һәм вакытында китә дә белергә кирәк! Мин моны бик яхшы аңлыйм. Тик, шулай да минем сезгә бер үтенечем бар иде.
КАР ЧӘЧӘК:- Тыңлыйбыз.
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Мине тагын бер елга гына булса да үз вазыйфаларымны үтәргә калдырсагыз иде.
ОЗЫН КОЛАК:- Ә? Кара син аны юха елан! Минем елга да хуҗа булмакчы!
КАР ЧӘЧӘК:- Юк Юл-юл барыс дускай, кызганычка каршы синең бу теләгеңне берничек тә үти алмыйбыз. Үзең беләсең: һәр елның да законлы үз хуҗасы бар! Ә менә унике елдан соң, яңадан үз елыңа үзең хуҗа булып килерсең. Килештекме?
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Килештек. Рәхмәт сезгә. Борчылмагыз, минем тарафтан Яңа елга каршы берни дә эшләнмәс! Мин сүз бирәм!
КАР ЧӘЧӘК:- Без сиңа ышанабыз. Йә, ярый, инде миңа кузгалырга вакыт. Кыш бабай белән элемтә бүлекчәсенә барып, дусларыбызга бәйрәм телеграммалары җибәрәсебез бар. Ә сез без юкта сарайны, Яңа ел бүләкләрен әйбәт кенә, тату гына саклагыз. Ярыймы?
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Аңладык. Бар да сез дигәнчә булыр.
КАР ЧӘЧӘК:- Мин сезгә ышанып калам. (Китә)
ОЗЫН КОЛАК:- Хәерле юл сезгә! Ух, дошманнар якын гына килеп карасыннар! Мин аларнымы .. Мин аларны үткен тырнакларым белән эләктереп, озын колакларым белән кыйнап бетерәчәкмен!
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Шапырынма. Алдан кычкырган күкенең башы таз була ди.
ОЗЫН КОЛАК:- Минме мактанчык? Минме күке? Бу сүзләрең өчен хәзер мин сине тешләшергә чакырам! (Тешен тешкә бәреп) - Шык.. шык.. әйдә, рәхим ит! Шык.. шык..
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Юк! Тешләшү - егетлек түгел!
ОЗЫН КОЛАК:- Алайса, әйдә, уйныйк?!
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Син тик кенә тораласыңмы, юкмы!
ОЗЫН КОЛАК:- Әй, синең белән күңелсез. Күңел ача белмисең син. Ярый, син бүләкләрне сакла, ә мин аяк асларыннан йомшак карлар чәчрәтеп, бер рәхәтләнеп тәпиләремне язып кайтыйм әле! Әһә- һә-һәй! Юл бирегез.. Куян килә! Пип... пип... таптала күрмәгез!... (Чыгып йөгерә)
ЮЛ-ЮЛ БАРЫС:- Бар, бар. Юкса, тәмам туйдырып бетердең. Үзен тотып өзгәләп кенә ташлар идең, ярамый! Ни әйтсәң дә Яңа ел хуҗасы! Ярый, ул булмаган арада иркенләп бер уйланып алыйм әле. Тавыш! Комачауламагыз миңа! Мин уйлыйм! (Күзләрен йомып тирән уйга чума)
Дүртенче күренеш
(Ала карга офисы. Ул компьтер белән мәшкүль)
АЛА КАРГА:- .. Озакламый Яңа ел дигәннәренең көле күккә очачак! Тәк..тәк.. инде төрле сихер - тылсымнар белүче дә булсын. Анысын да программага кертик. Менә шулай! Тәк.. ниһаять, булды бугай. Йәле, карап карыйк, ни килеп чыкты икән! (Компьютерның бер төймәсенә баса, бүлмә эчендә бер сәер зат пәйдә була. Ул - супер Ала карга - 001 булыр)
СУПЕР 001:- Хөрмәтле әфәнделәр, ханымнар, туташлар! Дөньядагы бердән-бер супер Ала карга - 001 сезнең карамакта! Яңа ел чыршыларын яндырырга, карларны эретергә, чыршы уенчыкларын челпәрәмә китерергә, Кыш бабай һәм Кар чәчәкне куркытып Яңа ел бәйрәмен булдырмаска теләсәгез - миңа мөрәҗәгать итегез! Хезмәт күрсәтү тиз һәм югары сыйфатлы булачагына гарантия бирәм! Чөнки, мин, дөньядагы бердән-бер супер Ала карга - 001!
- Төрле - төрле әшәкелек кылу,
Түгел лә ул миңа авырлык!
Яхшылыклар миннән сез көтмәгез!
Бар уйларым минем - явызлык!
- Шулай итеп.. Ни боерасыз, хуҗам?
АЛА КАРГА:- (Сокланып) - Искиткеч! (Үз - үзен мактап) - Әфарин, бөек Ала карга әфәнде! Сез - Гений! Сез - Талант! Сез, моңарчы фәндә күрелмәгән зур ачыш ясап, дөньяга үзеңнең беренче җимешеңне тудырдың! Әфарин! Мин сезнең алдыгызда баш иям! Болай булгач, Яңа ел инде минем кулда! Менә.. менә ул минем җиңелмәс коралым! Тәк, тәк.. иптәш супер Ала карга - 001! Сиңа беренче боерыгым шул: тиз арада Кыш бабай һәм Кар чәчәк, аяк - куллары бәйләнгән хәлдә, минем алдымда булырга тиеш! Аңладыңмы?
СУПЕР 001:- Аңладым. Бу минем өчен чүп кенә. Китәргә рөхсәтме?
АЛА КАРГА:- Бар, эшеңдә бул! Тик, кара аны, тиз йөр!
СУПЕР 001:- Баш өсте, бөек хуҗам! (Юкка чыга)
АЛА КАРГА:- Менә шулай, хөрмәтле Кыш бабакай, моннан соң, сез беркайчан да балалар белән чыршы тирәли уйнап - көлеп, җырлап - биеп йөри алмаячаксыз! Гомумән тиздән, җир йөзендә Яңа ел дигән бәйрәм булмаячак! Моны мин әйтәм сезгә! Ха..ха..хи..хи..и..и.. (Шулвакыт капчык күтәреп супер Ала карга - 001 кайтып керә)
СУПЕР 001:- Әмерегез үтәлде, бөек хуҗам! Рәхим итегез!
АЛА КАРГА:- Ничек алай бик тиз?
СУПЕР 001:- Кыш бабайның нәкъ урман уртасында адашып йөргән чагы туры килде.
АЛА КАРГА:- Кыш бабай адашып? Йәле, чиш капчыгыңны!? (Супер Ала карга - 001 капчыкның бавын чишә, ә аның эченнән авызына чүпрәк тутырылган, аяк - кулы бәйләнгән Озын колак килеп чыга)
СУПЕР 001:- Кыш бабай сезнең карамакта, хуҗам. Инде, сез рөхсәт итсәгез, Кар чәчәген эзләп китәм.
АЛА КАРГА:- Тинтәк! Ахмак! Җүләр! Бу бит.. бу бит Кыш бабай түгел!
СУПЕР 001:- Ничек инде ул түгел? Соң бит ул үзе "- Син Кыш бабаймы?"- дип сорагач, "- Әйе!"- дип җавап бирде.
АЛА КАРГА:- Тинтәк, тагын бер кат кабатлыйм: бу - Кыш бабай түгел! Озын колак бу, бик беләсең килсә. Яңа елның хуҗасы!
СУПЕР 001:- Ә? Димәк, ул мине алдаган? Аһ, алдакчы.. хәзер шуның өчен мин сине өзгәләп атам! (Күтәреп аягына бастыра, кинәт Озын колак аны башы белән көчле итеп сөзеп җибәрә. Супер Ала карга - 001 аңын җуеп егыла)
АЛА КАРГА:- Бетердең! Харап иттең! Минем супер Ала карга - 001емне сафтан чыгардың! (Тикшереп) - Юк, төзә терлеге калмаган. Инде хәзер миңа нишләргә? Нишләргә? Шашам бит .. акылдан шашам! Яңа ел инде борын төбендә генә.. уф .. үләм.. йә инде.. эшләт башыңны.. тукта .. тукта .. Яңа елның хуҗасы минем кулда бит! Шулай булгач, димәк - Яңа ел булмаячак!? Юк, барып чыкмаячак. Беткән мени җирдә куяннар. Монысы булмаса башкасын куярлар. Куяннарын да әйтер идем инде.. шул хәтле үрчемәсәләр..Аларның бит колаклары гына озын, акыллары кыска! (Кинәт) - Таптым! Таптым! Яңа елны булдырмас өчен, миңа - Озын колак үзе булышачак! (Юхаланып) - Ә..ә, Озын колак! Кемне күрәм мин. Нихәл? (Чишә башлый) - Хәзер.. хәзер азат итәм мин сине. Теге тинтәк сине ялгыш рәнҗеткән шул. Ярый әле үзен имгәтеп ташладың. (Чишә)
ОЗЫН КОЛАК:- Кабахәт! Син әле былтыр сүз биргән өстенә, тагын быел да Яңа елга аяк чалмакчы буласыңмы? Моның өчен хәзер мин сине тешлим.. чәйним.. (Куыш)
АЛА КАРГА:- Чү.. чү Озын колак тинтәк.. тынычлан..
ОЗЫН КОЛАК:- Мин синең бу эшеңне Кыш бабайга җиткерәчәкмен. Моның өчен ул синең башыңнан сыйпамас. Киресенчә, бер зур боз кисәгенә әйләндерәчәк! (Китә башлый, Ала карга аның юлына аркылы төшеп)
АЛА КАРГА:- Әй ни.. тукта.. Ни бит.. Озын колак тинтәк.. әй, гафу.. әфәнде.. мин бит үзем өчен түгел.. синең өчен тырышам!..
ОЗЫН КОЛАК:- Нәрсә?
АЛА КАРГА:- Әйе,әйе, синең өчен.
ОЗЫН КОЛАК:- Аңламадым, ничек инде минем өчен?
АЛА КАРГА:- Соң, хода бәндәсе, син бит бары бер генә елга хуҗа булып киләсең! Аннан, сиңа алмашка, башка хайван киләчәк. Бер нәрсә инде ул? Ач карынга бер чеметем ипи кебек кенә. Килгән - килгән, Озын колак дустым, бар елларга да хуҗа булып, гомерлеккә килергә кирәк!
ОЗЫН КОЛАК:- Нигә, алайда килеп була мени?
АЛА КАРГА:- Әлбәттә. Бу авыр эш түгел. Моның өчен бары быелгы Яңа елны гына булдырмаска кирәк!
ОЗЫН КОЛАК:- Син ни сөйлисең? Юк, анысы инде үлгәндә дә булмас! Кит юлдан! Юкса, хәзер тибеп, бөтен кабыргаларыңны сындырып бетерәчәкмен!
АЛА КАРГА:- Тинтәк! Җүләр! Ахмак! Тагын бер кат кабатлыйм: мин бит бары синең өчен тырышам. Чөнки,син талантлы.. сәләтле.. көчле.. акыллы.. төпле хуҗа! Мин сине бер күрүдә үк үз иттем. Шуңа да, бар елларның хуҗасы итеп, бары сине генә күрәсе килә! Син бит моңа тулысынча лаек! Син тәхеттә рәхәтләнеп яшел сусыл үләннәр генә ашап, телевизордан мултьфильмнар, хайваннар дөньясы тапшырулары карап, көне - төне кишер, кәбестәләр генә кимереп яшәргә тиешсең! Ә башка хайваннарның барысы да кол булып, бары сиңа гына хезмәт итәргә тиешләр! Барып җиттеме инде?
ОЗЫН КОЛАК:- О..о, алай булса шәп булыр иде ул! Тик, белмим шул, Кыш бабай колакларны бормас микән соң?
АЛА КАРГА:- Ахмак, әгәр бар елларга да хуҗа булып син килсәң - ул чагында инде Кыш бабай мин булачакмын! Ә мин инде, һәр көнне: "-Вәт, нинди зур үскән малай!"- дип, синең башыңнан гына сыйпап торачакмын!
ОЗЫН КОЛАК:- (Сөенеп) - Шулай дисеңме? Әй, беткән баш беткән, мин риза!
АЛА КАРГА:- Ул чагында, җиң сызганып эшкә керешик! Юкса, вакыт бик аз калды! Тәк, эшне нәрсәдән башлыйбыз?
ОЗЫН КОЛАК:- Минемчә иң элек, җир йөзендәге барлык чыршыларны да җыеп яндырырга кирәк!
АЛА КАРГА:- Ахмак. Моның өчен безгә беләсеңме ничә еллап вакыт кирәк булачак?!
ОЗЫН КОЛАК:- Әйе шул. Ә, белдем. Безгә, Кыш бабайның балаларга дип хәзерләп куелган бүләкләрен урларга кирәк!
АЛА КАРГА:- Юк, монысы да батмый. Елда бүләк урламыйлар инде. Быел безгә ничек булса да яңа ысул уйлап табарга кирәк! Әйтик.. әйтик.. таптым! Ну башта соң инде үземдә. Вәт монысы шәп булачак!
ОЗЫН КОЛАК:- Йә, әйт тизрәк?
АЛА КАРГА:- Бездә мәңгелек җәй, Ә Африка, Австралия якларында мәңгелек кыш ясарга!
ОЗЫН КОЛАК:- Менә бу чыннан да шәп! Карале,син бит гений икәнсең!
АЛА КАРГА:- Ярый, ярый, анысын гына үзем дә беләм!
ОЗЫН КОЛАК:- Туктале, син бездә мәңгелек җәй ясарга дисең дә бит, ә ничек ясарга? Моның өчен бит безгә бик зур сихер - тылсымнар белүче кирәк булачак!
АЛА КАРГА:- Чыннан да, шулай икән шул. Их-х, супер Ала карга - 001 емне харап итеп ташламаган булсаң!.. Бу эшне ул бик тиз башкарып чыккан булыр иде.
ОЗЫН КОЛАК:- Карале, әгәр дә мин аның колакларын борып карасам? Бәлки, аңына килер, ә?
АЛА КАРГА:- Белмим шул. Әллә чыннан да борып карыйкмы?
ОЗЫН КОЛАК:- Әйдә! (Икәүләшеп колакларын боралар, супер Ала карга - 001 хәрәкәткә килә)
СУПЕР 001:- Дөньядагы бердән - бер супер Ала карга - 001 сезнең карамакта! Югалган мәчеләрегез, этләрегез, уенчыкларыгызны табарга, яки, башка шушындыерак эшләрегез булса - миңа мөрәҗәгать итегез!..
АЛА КАРГА:- Булды, булды.. колакларын бор тизрәк! Юкса, әллә ниләр лыгырдый башлады. (Тагын колакларын боралар)
СУПЕР 001:- Әфәнделәр! Сезнең алдыгызда дөньяның иң алдынгы тылсымчысы - супер Ала карга - 001. Ни боерасыз?
ОЗЫН КОЛАК:- Әллә терелде инде?
АЛА КАРГА:- Әфарин, Озын колак дускай, әфарин! Булдырдың. Болай булгач Яңа елның да, "- Кар!, Кар-р!"- дип кар яудырып, җылы якка качкан кара каргаларның да эшләре хөрти булачак! Йәле тылсымчы әфәнде, тиз арада бездә җәй, ә Африка, Австралия якларында мәңгелек кыш яса!
СУПЕР 001:- Була ул. Әфәнделәр, җәйне каршы алырга хәзерләнегез! (Сихерләп) - "Кирмәле эремәле - кат!" (Озын колак белән Ала карга икесе дә катып калалар) - Булды бугай, дисәм.. булмаган икән әле. Димәк, ялгыш сихерләгәнмен. Ярый, борчылмагыз, хәзер мин сезне кире үз халәтегезгә кайтарам! "Шыгыр - мыгыр, шомор бух!" Тәк, бусы да барып чыкмады. Әй, торсыннар шулай. Матур торалар бит. (Җилкәләреннән кагып ала, тегеләр хәрәкәткә киләләр)
АЛА КАРГА:- Тинтәк. Җүләр. Без сиңа үзебезне катырып куярга куштык мени? (Башына сугып ала)
СУПЕР 001:- Менә, менә.. искә төште!.. Әллә кайчан башка суккан булсагыз.. күптән инде җиләкле аланда сузылып ятып ял иткән булыр идегез. Ярый, анысы әле хәзер дә соң түгел. Карагыз: күз ачып йомганчы, җәй белән кышны алыштырам! "- Зәмһәрриро салкыннаро җылы суык бормали!". Булды!
АЛА КАРГА:- (Тәрәзәгә капланып) - Иштең ишәк чумарын! Тышта анда бернинди дә үзгәреш юк!
СУПЕР 001:- Булмас!?
ОЗЫН КОЛАК:- Һаман да шул ук бер кыш! Туктагыз әле, ә тегеләре нинди сәер җанварлар тагын?
АЛА КАРГА:- Кая?
ОЗЫН КОЛАК:- Әнә, урман аланында!...
Бишенче күренеш
(Урман аланы. Анда исә, супер Ала карга - 001нең ялгыш сихере аркасында бирегә килеп чыккан маймыл белән кара карга аптырашып торалар)
МАКАККУ:- Карале, Каркылдык, син берәр нәрсә аңлыйсыңмы ул?
КАРКЫЛДЫК:- Юк. Без кайда соң?
МАКАККУ:- Белмим шул.
КАРКЫЛДЫК:- Тукта.. тукта.. бу бит.. бу бит минем туган якларым түгелме соң? Әйе, әйе, нәкъ үзе. Әнә, теге агач.. әнә тегесе дә.. бусы да .. барысы да миңа таныш! Мин бит инде менә шушы урманда туып - үстем. Балачагым шушында үтте.
МАКАККУ:- (Кар алып) - Ә монысы нәрсә? Үзе йомшак, ә үзе шундый салкын.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.