Latin

Шерамыжник

Süzlärneñ gomumi sanı 1060
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 626
49.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Ат яныннан ычкынасы иде)
Калуга җирендә булды бу хәл. 1943 елның язында без Фаянсовая станциясе белән Букань авылы арасында саклау линиясендә тора идек. Миңа, дивизия штабының фелдъегеренә, 1086 полк штабына барырга туры килде. Ул Которь авылында, зур гына өйгә урнашкан иде. Көн ярыйсы гына салкын, җилләп тә торганлыктан, атны йортка керттем. Анда ике чана да бар, төпләрендә бераз печән дә күренә. Атымны бер чанага бәйләдем дә, авызлыгын салдырып ашарга куштым. Безнең yзебездә печән мәсәләсе бик начар иде. Ә биредә, чана төбендә, безнең атларга көне буе да эләкми торган азык ята. Шуны күргәч ашыкмаска, атны бераз ял иттерергә булдым. «Ашасын әле хайван» - дип уйланып өйгә кердем. Өй эче үзара дөнъя хәлләрен сөйлeшеп, тәмәке тартып, бәхәсләшеп утыручы берничә офицер hәм өстәл янында эшләп утыручы писарьләр белeн тулы диярлек. Мин, балта элeрлек, зәп - зәңгәр төтен эчендә утыручыларга күз йөретеп чыктым да, бер читтәрәк скәмия өстендә утырган өлкән лейтенантны күреп, аңа мөрәҗәгатъ иттем. Аннан соң алып килгән пакетларымны старшинага тапшырдым.
- Капитан Ферин ничек анда, күңелсез түгелме аның белән? - диде өлкән лейтенант, миңа карап. (капитан Ферин безнең батальон командиры) - Өлкән лейтенант Бизманнан сәлам тапшыр! Мине белә ул, без аның белән бергә укыган идек.
- Ярый, иптәш өлкән лейтенант, сәләмегезне тапшырырмын, - дидем мин, үзем җылырак булыр диеп мич янына барып терәлдем.
- Менә шунда утырып тор, улым, - диеп, илле яшләр тирeсендәге хуҗабикә миңа бер иске тапчан китереп куйды да, үзе кече якка чыгып ките.
Ике - ара ишек ачык иде. Шулвакыт хуҗабикә янына ниндидер чит кеше керде дә, аның белән әкерен генә сөйләшкәннән соң, чыгып китте.
- Кем иде ул, апа? - диде өлкән лейтенант,- нинди кеше, нишләп йөри?
- Әй лә, шерамыжник ул! – дип селтәде хатын кулын безнең якка карап.
- Шерамыжник? Кем соң ул? – диде икенче офицер.
Хуҗабикә сорауны ишетмәдеме, әллә игътибар итмәдеме, җавап бирмичә мич артына кереп ките. Без дә аптырашып бер - беребезгә караштык. Шунда, өстәл янында утыручы сержант:
- Ул сүзнең йөз утыз еллык тарихы бар, - дип куйды. Без барыбыз да анарга карадык.
- 1812 нче елдагы ватан сугышы вакытында туган ул сүз. Француз гаскәрләренә Мәскәүдән чигенгәндә, үзләре талап, бөлдереп берергән авыллар аша чигенергә туры килгән. Ачлыкка тилмергән Наполеон солдатлары кергән бер йортка икмәк сорап: «Шер-ами» (Милый друг) - диеп мөрәҗәгать итә торган булалар. Шуннан халык аларны «Шерамыжниклар» - дип атый башлаганнар. Шул еллардан бирле хәер сорашучыларны «Шерамыжниклар» дип йөретә башлаганнар.
- Сержант Асовский, сез фрацуз телен беләсезмени?
- Мин, өлкән лейтенант, җиде тел өйрәнгән идем. Тик аерып алып берсен дә беләм дия алмыйм хәзер, - диде ул язуын дәвам итеп, - кулланмагач онытыла ...
- Алай булгач, аптыраганда сиңа мөрәҗәгать итeргә ярый икән, сержант? Полк командирына тел алып килгән чакларда ул тәрҗемәче юкка аптырап кала.
- Шулай да мин сезгә Александр Фигнер була алмам, иптeш лейтенант...
- Кем соң ул, Александр Фигнер? – диде арадан кайсыдыр.
- Александр Михайлович Фигнер?!
Старшина: «Шуны да белмисезме?» - дигән шикелле бүлмәдәгеләргә күз йөретеп чыкты. Аннан сөйләп бирде:
- Александр Фигнер ул халык герое. 1812 елдагы ватан сугышында партизаннар командиры булган. Бик күп телдә сөйләшә белгән. Ә француз, немец, итальян телләрен үз теле кебек яхшы белгән. Напольон армиясе формасына киенеп, иң куркынычлы, җаваплы бурычлар үтәгән. Фрацуз солдатлары, офицерлары арасына кереп, сөйләшеп, бик кыймәтле хәрби мәгълүмәтләр алып кайта торган булган.
Кутузов Мәскәүне французларга калдыргач, Фигнер гади авыл кешесе киеменә киенеп Мәскәүгә үтеп кергән. Тик Кремельгә генә үтә алмаган. Аның исәбе: Кремельгә үтеп Напольонны юк итү булган.
- Ул заманда халыктан менә нинди геройлар чыкканнар, - диде сержант, - мин андый була алмыйм шул. Йомшак беләм мин немец телен. Дошман оясына керү өчен аның телен yзеннән дә яхшы белергә кирәк.
- Без сездән аның кебек булуны таләп итмибез. Аптыраган вакытта тәрҗемә итeргә булышсаң, шул җитәр.
Шуннан соң офицерлар арасында: «Ни өчен Кутузов Мәскәүне французларга биреп талаткан?» - дигән сорау тирәсендә бәхәс башланды.
- Мин киттeм, иптәш старшина, җибәрәсе пакетларыгыз булса бирегез! – дидем мин өлкән писарьга.
- Хәзергә бер ни дә юк. Якташларга сәлам тапшыр.
Мин карабины алып атым янына чыктым. Миңа ияреп сержант Асовский да чыкты.
- Сугышка кадәр кем идегез, – диде ул, мин ат янына килгәч, – ат белeн эш иткәнегез булдымы?
- Укытучы идем, - дидем мин, аның ни өчен сорашканын аңламыйча, - авылда ат белән эшләп, болынга ат сакларга йөреп үстем.
- Алайса сезгә таныш җанвар икән. Мин, менә, үз гомеремдә ат белән эш иткәнем булмады. Аттан уттан курыккан кебек курка идем. Тик ходай мине шул каhәр суккан хайван белeн сугышта җафалансын дип каргаган, - дип уфтанып куйды Асовский.
- Нигә алай дисең, сержант, штабта утырасың түгелме соң?
- Биредә мин вакытлыча гына шул, булышырга чакырып алдылар. Иртәгә соңгы көнем. Аннан яңадан транспорт ротасына. Мин укчы ротада да, комендант взводында да булдым. Бездә ашау-эчүнең дә, киемнең дә рәте юк. Дежур торулар, нарядлар, йокысыз төннәр ... Өстәвенә бер ерткыч җанвар эләкте. Аның янына барырга да куркам. Юнле атларны үтерә. Моны, каhәр төшкәнне, ут та, су да алмый. Котылыр идем ...
- Нигә син аттан куркасың, ат бит ул ерткыч хайван түгел?
- Бу, беләсегез килсә, ерткычтан да кире. Алдыннан килсәң, колагын йомырып, иреннәрен җыерып каршы ала. Кулда әйбер булмаса, эләктереп алырга әзер. Арт ягыннан ничек тә якын килергә юк. Тибеп эчәгеңне агызганын көт тә тор.
- Андый атлар да була анысы, - дидем мин, үз белгәнемне әйтергә теләп, - тик син ат янына шикләнеп барма. Тешли икән, онытылмаслык итеп арт сабагына утырт. Тигр түгел, өстеңә ташланмас, тигрны да өйрәтәләр.
- Шулай да, ат яныннан ерагырак китәсе иде. Тик менә ротный гына: «Ничего, өйрәнерсең!» - дигән була. Мин үзем кайда да риза, ат янында гына булмасын.
- Сугышка кадәр кайда эшлeдең соң? – дидем мин аптырап.
- Финансист идем мин, банкта эшләдем. Атка, арбага утырган да юк иде. Каhәр суккан сугыш кушты. Әле дә атны кешеләргә карап кына җигәм. Атны җигәргә генә түгел, арбасын, сбруен да карый беләргә кирәк. Күзеңне ачтың исә - ат кайгысы. Төнен дә шул кайгы. Аны чистарт, ашат, эчер ...
- Я, ярар, өшетә башлады, - диде Асовский, җилкәләрен җыерып, - керим әле, якташларга сәлам әйт!
Ул йөгереп өйгә кереп китте.
Мин атыма атландым да юлга чыктым. Кайтканда сержантның зарланулары тагын искә төште. Мин малай чакта безнең дә усал бия бар иде. Абый белән икәү барып, дилбегә белән урап алып кына тота идек. Кулда әйбер булмаса өскә ташлана иде. Шулай, беркөнне, абый белән тотарга баргач, минем кулда әйбер юкны күрде дә, томырылып өстемә ташланды. Мин акырып чаба башладым. Куып җитте дә, башымдагы түбәтәемне тешләп алып китте. Ярый, бәхеткә, чәчем кыска иде. Шуннан соң, кулга таяк тотмыйча, ат тотарга бармый башладым.
Әхмәт Рафиков. Чиләбе.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.