Latin

Шәһәр читендә

Süzlärneñ gomumi sanı 1519
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 853
46.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегалла-ры... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар... Шунда ук тагын кайбер якшәмбе иртәләрендә, һичбер исеме булмаган тар гына тыкрыктан, баш киемнәренә кызыл кикрикләр утыртып, самовар морҗалары кага-кага, төннең-төн буена аракы эчеп күзләре тонган туй кунаклары килеп чыга... Кыскасы, бөтен капма-каршылыгы белән шәһәр чите. Шулай да бу тирәнең, элек-электән шунда яшәп, берсен-берсе яхшы белә һәм берсен-берсе хөрмәт итешә торган үз кешеләре бар. Еллар, ун еллар дәвамында, бигрәк тә сугыш елларында алар да, әлбәттә, түгелгәннәр-чәчелгәннәр, алар арасыннан да кинәт зуррак урынга үрмәләп борын күтәрүчеләре һәм бу тирә кешеләренә сәлам бирмичә узып китүче «дәү абыйлар» чыкмаган түгел. Шулай да төп орлыгы үзендә сакланган — борынны чөймичә генә яши белүче тыйнак табигатьле эшчән кешеләр үзләрен, зур горурлык хисе белән: «Без—Тау асты бистәсенеке!» — дип атап йөртәләр. Узганда-барганда алар бер-берсенә бүрекләрен салып сәлам бирешәләр, җәйге кичләрдә капка төпләренә җыелып, дөнья хәлләре турында гәпләшеп утыралар, иртәнге сәгатьләрдә керосин цистернасы килеп, керосин сәүдәсе ачылгач, йорт хо-зяйкалары берсе икенчесенә эндәшә-эндәшә, төрлесе төрле зурлыктагы савытларын тотып, керосинга чыгалар. Тагын бер үзенчәлекле як: җәйге иртәләрдә монда өй кәрнизләренә тезелгән күгәрченнәрнең искиткеч тату гөрләшүләре ишетелеп тора...
Хәер, югарыда әйткәнебезчә, кешеләр үзләре дә бик тату һәм берсе турында икенчесе якынтын кайгыртып яшиләр бу тирәдә. Әйтик, шул ук иртәнге сәгатьләрдән, иртүк килеп сату итә башлаучы керосин цистернасы тирәсеннән сүзне башлап җибәрергә була. Бер-берсен генә түгел, берсе икенчесенең нинди савыт белән йөргәнлеген, ул савытка ничә литр керосин сыйганлыгын һәм тегенең ул керосинны ничә көндә яндырып бетерәчәген — барысын да, барысын да белеп торалар монда, һәм әнә шулай берсен-берсе бик яхшы белүче, хөрмәт итешүче, ләкин шул ук вакытта, җае чыкканда, чамалап тормыйча берсе икенчесенең гайбәтен чәйнәүдән дә ку-рыкмый торган йорт хозяйкалары арасында, кара каргалар арасына ялгыш очып кергән ак чәүкәдәй, әледән-әле бер ир кеше күренә. Кулында аның, комган дисәң, комган түгел, бидон дисәң, бидонга охшамаган, җәенке корсаклы, кәкре муенлы, эченә төгәл биш литр керосин сыешлы ак калай савыт була. Хәтта шулчаклысын да әйтергә мөмкин: әлеге савытның кәкре муенына кайсыдыр бер тиктормасы җиз алка да кидертеп куйган. Хәер, мәсьәлә савытта түгел, мәсьәлә әлеге шул кәкре муенлы савытны тотып килүче ирнең үзендә. Керосинга килүче хатыннар, бик үз итеп: «Котбый абзый!» — дип эндәшәләр аңа. Рус хатыннары булса, кайдан атасының исемен белеп алганнар диген, татарыңнан болайрак җиренә җиткереп: «Кутбутдин Сайфутдинович», — дип өзелеп торалар һәм, әлбәттә, ничек тә булса аны чиратсыз җибәрү ягын карыйлар. Чөнки беләләр: Котбыйның бөтен эше үз җилкәсендә.
Иренә ике малай калдырып, аның хатыны моннан ун еллар чамасы элек үлеп киткән. Бөтен күрше-тирә җыелып, аны зурлап озатканнар, шуннан соң Котбый берничә ел буена исенә килә алмагандай таркалып йөргән. Бик ямансу булган аңа. Өенең яме, ашау-эчүнең тәме киткән. Ләкин шулай да яңадан өйләнеп, яңадан оя корырга ашыкмаган. Малайлары белән юанып, шуның янына тагын эштән һәм өй мәшәкатьләреннән бушаган сәгатьләрендә йорт тирәсендәге кечкенә бакчасында кайнашып, тол ир булып кала биргән. Болай яшәү, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Җиңел түгеллеген барысы да, бөтен күрше-тирә яхшы белә, өйләнергә киңәш-табыш итүчеләр дә булмаган түгел, ләкин Котбыйның үз башы, үз башында үз бүреге...
Хәер, гел үз бүреге дисәк, хаталанган булыр идек. Мәсәлән, көннәрдән беркөнне ул, әлеге шул кәкре муенлы савытын тотып керосинга килгәндә, дөнья мәшәкате аркасында аны-моны абайлап, өлгермәгәндер инде, башына өлкән малаеның «РУ» билгесе тагылган фуражкасын элеп килгән иде. Күз алдыгызга китерегез: озын гәүдәле какча гына кеше. Бер як иңсәсе ничектер салыныбрак тора. Озын сыйрагында галифедан азган тар балаклы кыска гына чалбар, һәм ул, аның кыскалыгын кешегә күрсәтмәскә тырышкан кебек, чалбар балагының очларын носки эченә бөреп тыккан да, сыдырылып төшмәсен өчен, носкины чалбарга булавка белән эләктереп куйган. Аягында кыйшаеп-җәмшәеп беткән иске чүәк һәм аның ул чүәкләре атлаган саен җирдән лыштык-лыштык сөйрәлеп киләләр. Менә шул кеше, әлеге теге бөтен бистәгә атаклы кәкре муенлы керосин савытын тотып һәм багана башындагы шар кебек янып торган такыр башына «РУ» билгесе тагылган кечкенә фуражка чәпәп, җыен хатын-кыз арасына килеп бассын әле. Әлбәттә, барысы да берьюлы гөрләшергә тотындылар:
— Ай-яй-яй, безнең Котбый абзый бүген иртә кузгалган!
— Минем алай ашыгыч түгел, Кутбутдин Сайфутдинович, менә минем урынга басыгыз.
— Керосинга бик частылый башладың, Котбый кордаш, әллә кунак-төшем белән бик шаярасың инде?
Ул да түгел, яшьрәкләрдән берсе Котбый абзыйсының башында эленеп торган әлеге теге фуражкага игътибар итте һәм көлмәс җиреннән пырхылдап көлеп җибәрде:
— Кара әле, кара, Котбый абзыйны... ремесленныйга укырга кергән димме?
Бу тавышка барысы да борылып карадылар һәм, Котбыйның башында калфактай эленеп торган сәер фуражканы күреп, тавышсыз гына көлемсерәп куйдылар. Тик арада бер хатын гына көлемсерәмичә бер читтә басып калды. Киресенчә,
Котбыйны мондый килешсез кыяфәттә күрүдән ул хатынның борчулы йөзенә сизелер-сизелмәс кенә моң-кызгану катнаш аның өчен җәберсенү бәреп чыкты. Бу — үзе дә сугыш елларында ирен югалткан һәм ялгыз баштан бер оя ятим балалар үстереп азапланучы сынык күңелле Хәдичә иде.
— Әй, пошмас җан да соң бу, керосин җибәрүчене әйтәм... Кыймылдыйсы килмичә генә кыймылдый.
Хәдичә, үзенә-үзе әйткән кебек, әнә шулай сукранып куйды. Дөресен әйткәндә, бу аның үзе өчен дә, бүтәннәр өчен дә борчылуы түгел, барыннан да бигрәк, Котбый өчен борчылып әйтүе иде. Аның ничек тә булса Котбыйны тизрәк җибәрәсе килә, чөнки тегенең эшкә киткәнче нәрсә дә булса җылытып, балаларын ашатып китәргә ашыкканлыгын, шунлыктан, өстенә-башына игътибар итмичә, ни эләксә, шуны киеп чапканлыгын әллә кайдан ук чамалап алган иде.
— Нишләп соң Маратыңны гына җибәрмәдең? Керосин алып кайтырга гына ярарлыктыр бит инде? — дип куйды ул, ниһаять.
Котбый, җавап бирүдән элек, Хәдичәгә югарыдан түбәнгә караган кебек, гаҗәпсенеп, бер карап алды. «Син минем Маратым барлыгын кайдан беләсең?» — Котбыйның күз карашыннан әнә шул сорауны укырга мөмкин иде. Ләкин бирелгән сорауга җавап кайтармыйча да булдыра алмады ул.
— Кичтән бик озак дәрес хәзерләп утырды. Уятырга жәлләдем.
Котбыйның бу җавабыннан соң Хәдичә бөтенләй уңайсызланып калды. Аның күп борчылу күрүдән инде төс _сала башлаган йөзенә матур гына булып алсулык йөгерде. Ни өчен шулай? Керосинга килгән кешеләр дә, шөкәтсез озын гәүдәсе белән башкалар арасында бер ярым адәм баласыдай калкып торучы Котбый да, хәтта Хәдичә үзе дә белмәде һәм, гомумән, дөньяда без белеп җиткермәгән хәлләр азмыни соң! Кыскасы, Хәдичәгә кинәт керосин бөтенләй кирәкмәс бернәрсә булып калды һәм ул:
— Котбый абзый, менә минем урынга бас, минем барасы җирем бар икән, — диде дә, Котбыйның нәрсә дип җавап бирүен дә көтмичә, китеп барды.
Ә чынлабрак уйлаганда, аңлашылмый торган бернәрсә дә юк монда! Бертөрлерәк язмыш Хәдичәне һәм Котбыйны бер яккарак сыккан, бистәнең икесе ике кырыенда яшәүче бу кешеләр тормыш авырлыгын бертөслерәк татыйлар. Ир кеше буларак, Котбый әллә ни нечкәртеп уйламаса да, Хәдичә нечкәртмичә булдыра алмый: ул Котбыйның ялгыз баштан ике малай үстерүен, димләп-димләп карасалар да, өйләнергә ашыкмавын, бөтенесенә үзе йөгерүен һәм хәтта керосинга ни көнне, нинди сәгатьләрдә киләсенә кадәр — бөтенесен, бөтенесен белеп тора. Үзе дә шул көнгә, шул сәгатьләргә туры китереп керосинга килә, кирәкме керосин, кирәк түгелме — барыбер килә. Аңа үзе кебек ватылып яшәүче китек күңелле кешене күрү ничектер эчке тынычлык бирә кебек иде.
Бу быел гына башланган хәл түгел, инде байтактан бирле шулай дәвам итә иде. Әгәр Хәдичә чынлап теләсә, бәлки, әлеге теге килбәтсез озын, ләкин сөйкемле сөяге булган Котбыйны керосин цистернасы янында очрату белән генә чикләнеп калмаган да булыр иде. Азмыни кешеләр сугыштан соң яңа тормыш башлап җибәрделәр: кушылдылар, бәхетле тормыш кордылар, әлбәттә, чәлпәрәмә килеп ватылганнары да аз булмады. Хәдичәнең дә бу турыда уйлаган чаклары булмады түгел, ләкин ничектер туры килмәде, бәлки шуңа тагын курку да килеп өстәлгәндер. Иң әһәмиятлесе: төяп калган бер оя баланы түкми-чәчми үстерергә кирәк иде. Шуның кайгысы барлык башка кайгыларны артка куа килде. Инде хәзер, яше кырык бишкә җиткәч һәм инде кеше күзенә күренә торган чәчәкләрен коеп бетергәч, керосинга бару юлында кое колгасыдай ниндидер бер ходай бәндәсе очрый башлаган икән, ул моннан әллә ни килеп чыгар дип һич кенә дә ку-рыкмый. Юк, юк, чыкмаячак! Тик шулай да Котбыйны шулай очраткалап тору күңелле иде аңа.
Ләкин беркөнне иртә белән әлеге теге җәенке корсаклы, кәкре муенлы, эченә биш литр керосин сыешлы ак калай са-. вытны тотып, керосин цистернасы янына моңа кадәр бу тирәдә һич күренмәгән бик чая бер хатын килде. Исәнләшеп тә тормады, хәер, аның исәнләшер кешесе дә юк иде монда. Ырып-ерып алга үтте, тәртип сакларга кирәк дип кисәтүләргә игътибар итеп тормыйча, савытын керосин сатучы кешенең борын төбенә китереп куйды. Керосин сатучы савытны тизрәк тутыру һәм әлеге хатыннан тизрәк котылу ягын карады.
Китешли ул хатын цистерна якындагыларның барысына берьюлы җавап кайтарды:
— Торасы килгән кеше тора бирсен, минем вакытым юк! һәм җәһәт-җәһәт кенә атлап кайтып китте. Барысы да
аның артыннан шаккатып карап калдылар. Гомумән алганда, чуар тормыш белән яшәүче, искесен дә, яңасын да күп күргән һәм берсенә дә әллә ни исе китеп карамый торган бу шәһәр чите әлеге чая хатынга хәйран калмыйча булдыра алмады.
— Ай-яй-яй! Котбый абзыйның комганы... Кергән кулга! — дип куйды арадан берсе.
Бу сүздән барысы да рәхәтләнеп бер көлеп алдылар. Тик арада бер хатын гына көлмичә бер читтә басып калды. Бу — Хәдичә иде. Дөресен әйткәндә, Хәдичәне аптыратып калдырганы Котбыйның өйләнүе түгел — күрәсең, үзе шулай кирәкле тапкан. Хәдичәне аптыратып калдырган нәрсә бөтенләй икенче: ничек торыр мескен Котбый ул хатын белән? Котбый үзе торсын да, балалары ничек торыр? һәм бу минутта Хәдичәнең күп борчылу күреп инде төс сала башлаган йөзенә, теге вакыттагы кебек, матур гына булып алсулык йөгерде. Ни өчен шулай? Әйтә алмыйм. Бәлки, Котбыйны кызганудандыр? Бәлки, үзен кызганудандыр? Белмим, белмим! Хәер, дөньяда без белеп җиткермәгән хәлләр азмыни!
1957
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.