Latin

Шагыйрь үлгәч

Süzlärneñ gomumi sanı 157
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 114
58.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Үләрмен дә
Онытырлар, дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың,
Тамбов урманнары сагыныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын!
Һ. Такташ
Күккә карыйм,
Күктә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми,
Җиргә карыйм,
Җирдә зәңгәр күзле
Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Сыркыдыда әллә уйчан егет
Көтә микән сөйгән казларын,
Кая китте?
Әллә ул Донбасста
Өйрәнәме күмер базларын!
Җыелыш ачылыр,
Тиздән концерт булыр,
Киң зал көтәр үзенең җырчысын,
Борылмалы озын юллар аша
Безгә килгән хисле юлчысын!
Кая китте зәңгәр күзле егет?
Ник күренми безнең арада?
Клуб сәхнәсенә үзе басып
Ник сөйләми бүген ул анда?
Эх, тыңлыйсы иде үзенең тавышын,
Тыңлыйсы иде тирән хисләрен,
Тыңлыйсы иде аның «Мокамаен»,
Тамбовларда ничек үскәнен!
Күккә карыйм,
Күктә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми,
Җиргә карыйм,
Җирдә зәңгәр күзле
Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Ул бүгенге авыл кырларыннан
Сөенеп атлый кебек тоела,
Әйтерсең лә шушы шатлыкларын
Ул сөйләргә бүген җыена.
«Шагыйрь үлгән!..»— диләр,
Ай, бик авыр,
Авырттыра бу сүз күңелне,
Һәр тармакта җиңеп чыккан кебек,
Эх, җиңәсе иде үлемне!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.