🕥 37 minut uku
Серле Кайтаваз - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4750
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1970
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Әгәр теге куркыныч төшне тагын күрсәң?
- Профессор миңа ул төшне күрергә кушты.
Сәрия дә аптырашта калды. Наифтагы мондый үзгәреш шатландыра да, шул ук вакытта, борчый да иде аны.
- Нәрсә эшләргә тели соң ул профессор? Ниләр сөйли? - дип төпченде Сәрия.
- «Ким дигәндә, җиде бабаңны яхшы белү кирәк» дип әйтә, - диде Наиф.
Чыннан да, Макаев аннан, ни өчендер, бабаларын сораштыра башлады. Беренче көнне үк әлеге куркыныч төшләрне җентекләп сөйләтеп чыкты. Наиф үзе хәтерли алганнарның барысын да сөйләде. Төш күргәндә үзен эзәрлекләгән карашның ничек-ничек барлыкка килүен, ничек итеп югалуын әйтте. Шуннан соң Макаев Наифның әти-әнисе, бабасы турында сораша башлады. Наиф үзенең әтисе ягыннан булган бабасын гына яхшы белә иде. Менә шуннан соң әйтте инде профессор: «Их, кадерлем! Җиде бабаңны бел, дип, борынгылар юкка гына әйтмәгән шул!» - диде.
Икенче тапкыр күрешкәндә Макаев, үзалдына гына сөйләнгәндәй итеп, Наиф белән бик озак әңгәмә корды:
- Без, яшь дустым, гомуми тарих мисалында гына яшәргә күнеккәнбез. Бик җайлы, тууыңа - барысы да әзер. Сиңа кадәр булган тарих язылган да куелган. Китап укы да, өйрән. Ә менә үзебезнең кем булуыбыз, кемнең дәвамы булуыбыз турында уйламыйбыз да. Димәк, бездән соң килгән буын кешеләре үзләренең бабаларын гына түгел, әти-әнисен онытса да гаҗәп түгел. Ә бу бик куркыныч нәрсә. Бу хәл тарихның дөрес язылмавына, кешелек гасырлар буена җыйган белемнең югалуына китерергә мөмкин. Әгәр без кешенең Җирдә ничек барлыкка килүен, аның яшәү мәгънәсен аңларга уйласак, бары тик чын тарихны өйрәнеп кенә аңлый алачакбыз!
Профессорның бу сүзләре Наифны сискәндереп куйды. Алар Төпсез күл буенда Наять белән нәкъ менә шул турыда сөйләшкәннәр иде бит! Чыннан да, кешенең Җиргә ничек килүен белергә тели микән әллә бу агай? Их, барысын да белеп, Наятькә кайтып сөйләргә! Күзләре шар булыр иде Наятьнең!
- Ә кешенең Җиргә ничек килүен белергә мөмкинмени?! - дигәнен сизми дә калды Наиф.
- Без мона омтылырга тиеш, - диде профессор. - Бу бик тә зур тырышлык һәм батырлык сорый торган эш. һәм син... Син менә безгә кайбер нәрсәләрне ачыклауда ярдәм итәргә тиеш.
- Ничек итеп?
- Син йокларга һәм әлеге куркыныч төшләрне күрүеңне дәвам итәргә тиеш. Килер бер көн һәм без әнә шул төшләр аша күп нәрсәләрне белербез! Бөтен дөньяга кычкырып: «Кешеләр! Сезнең борынгы бабаларыгыз Җиргә менә шулай килгән!» - дип әйтербез, йә, ничек, син ризамы?
- Риза! - диде Наиф, үзенең Макаевка шулкадәр ышануын тоеп.
Макаев, Наиф белән шулай тиз аңлашса да, Зөлкарнәев белән тиз генә килешә алмады. Дөресрәге, Зөлкарнәев үзе аның белән һич кенә дә килешергә теләми иде. Ул үзен малайның сәламәтлеге өчен җаваплы итеп тоя, һәм Макаевның ниндидер эксперимент үткәрергә йөрүе аның ачуын кабарта иде.
Әнә шуңа күрә алар арасында һәрвакыт кискен бәхәсләр туа торды.
Ниһаять, бу бәхәс үзенең иң кискен ноктасына җитте.
- Мин сездән катгый рәвештә таләп итәм. Әйтегез, сез нәрсә эшләмәкче буласыз? — диде Зөлкарнәев.
- Хөрмәтлем минем, - диде Макаев, Зөлкарнәевне суытырга теләп, - сез - фән кешесе. Сез мине аңларга тиеш. Мин инде бу өлкәдә ничәмә-ничә еллар буена эшләп килдем. Күпме йокысыз төннәр, борчылулар, эзләнүләр артта калды. Төшләрне экранда сурәтләү! Бу минем максатым иде. Тик ул зур максатның башы гына иде әле. һәм менә, ниһаять, безнең ул аппарат әзер. Хәер, алай гына да түгел, зур максат өчен җирлек бар! Без Наифның төшләрен язып алырга тиеш. Безнең фәнгә зур-зур яңалыклар кертергә мөмкинлегебез бар!
- Ә нигә малайның сәламәтлеген куркыныч астына куярга? Сез бит, бик рәхәтләнеп, сәламәт кешеләрнең төшләрен яздырып ала аласыз?!
- Юк, хөрмәтле коллега. Безнең пациент күргән төшләр гади төш кенә түгел. Күңелем сизә... Безгә моны ачыкларга кирәк!
- Ничек төш кенә түгел? Өн дип әйтмәкче буласызмы?
- Юк, өн дә түгел. Бу - кайтаваз, коллега!
- Кайтаваз? - Зөлкарнәев, гадәттән тыш гаҗәпләнеп, Макаевка карап куйды. - Үз телебездә, фән телендә генә сөйләшергә тәкъдим итәм. Югыйсә безнең бер-беребезне аңлап бетермәвебез бар. Ә кайтавазлар турында әнә шагыйрьләргә сөйләгез.
- Дөрес әйтәсез, хөрмәтлем! Мондый кайтавазны тою өчен галимгә шагыйрьлек тә кирәк! Ә инде хәзергә фән телендә әйтә алмавымның сәбәбе шул: бу сәер күренешкә әле фәндә төгәл билгеләмә бирелмәгән. Бу кайтаваз - безнең пациентның тәнендә ата-бабадан килгән геннарның уянуы нәтиҗәсе, коллега! Төшләрнең артык тәэсирле булуы, тәндә калган эзләр, төштәге вакыйгаларның эзлекле булуы шулай уйларга мөмкинлек бирә! Кеше үзенең дөньяга ничек һәм ни өчен килүен бары тик әнә шул геннарга яшерелгән серне ачып кына белә ала. Моның өчен геннарны уятырга, алар белән элемтәгә керергә, алариы сөйләштерергә кирәк. Ә бу очракта безне, Наиф күргән төшләр аша, без үзебез эзләп табарга тиешле геннар эзләми микән? Шушы геннар аша безгә борынгы бабаларыбыз нәрсәдер әйтергә теләми микән? Ә бәлки, алар безне эзли, безнең белән сөйләшергә, элемтәгә керергә телидер, коллега?! - Макаев шулкадәр тәэсирләнеп сөйләде ки, хәтта бер мәлгә тынсыз калып торды. Әйтерсең, ул шушы сүзләрне ачып салыр өчен еллар буена көч җыеп килгән дә, шул көчне менә хәзер берьюлы сарыф итеп ташлаган иде. - Әйе, коллега. Төшләрне экранда сурәтләү аппаратын ясау безнең эшнең беренче этабы гына иде. Без, бер үк вакытта, геннарны уяту буенча да эш алып бардык. Ләкин һәр тәҗрибә уңышсызлыкка очрый килде. Без җибәргән сигналларны ата-бабалар кабул итмәде. Җавап юк иде. Ә бу хәлдә... Ә бу хәлдә без көткән очрак булуы бик мөмкин, ышанасызмы, профессор?!
- Искиткеч! - дулкынланудан әрле-бирле йөргән Зөлкарнәев кәнәфигә барып утырды. - Сүз дә юк, искиткеч хыял һәм фантазия сездә, коллега! Ләкин сорарга рөхсәт итегез: безнең пациентта әле нәкъ сез әйткән күренеш булуы мөмкинме? Бу фикернең ялгыш булуы да бар түгелме?
- Бик мөмкин. Безгә менә шуны ачыкларга кирәк тә инде.
- Сез, фән өчен ачыш ясыйм дип, иң гади кешелеклелек кануннарын онытасыз, профессор. Малайның тәнендәге җөй эзләрен күрдегез бит. Ул гына да түгел, әлеге төшләрнең баланың сәламәтлегенә, психикасына зур зыян китерүе бар. Малайның тормышы куркыныч астында калуы мөмкин. Сез бу турыда уйладыгызмы? Мин - врач. Мин Гиппократка ант иткән кеше, шуны онытмавыгызны үтенәм.
Зөлкарнәевнең тавышы кырыс иде. Әлбәттә, аның үзен дә Макаевның гипотезасы бик нык дулкынландырды. Шулай ук Макаевның үз гипотезасына табынган булуына, омтылышына сокланмый мөмкин түгел иде. Әмма нәкъ менә шул артык табыну сагайта иде Зөлкарнәевне. Моны Макаев үзе дә сизде булса кирәк. Кинәт уйга калды. Дөресрәге, ул Зөлкарнәевнең соңгы сүзләрендәге хаклыкны, зур хаклыкны сизеп алды булса кирәк.
- Хөрмәтле коллега, - диде ул бераздан, - чынлап та, көтелмәгән мөмкинлек килеп чыгуы минем күзләремне сукырайтып җибәргән. Әлбәттә, сез хаклы: пациентның сәламәтлеге турында уйлау - безнең беренче бурычыбыз. Ләкин, янәшәдә сезнең кебек зур белгеч булганда, экспериментның уңышлы чыгуына ышанам мин. Сез әлеге төшләрне вакытында туктата алырдай берәр препарат таба алмыйсызмы?
- Минем эш практикамда бу беренче очрак, - диде Зөлкарнәев, бераз тынычланып. - Сез сөйләгәннәрдән соң, мин шундый карарга килдем: нерв күзәнәкләренең ярсуын аеруча тынычландыра ала торган, гомумән, геннарның уянуын, уяну сәләтен туктатучы махсус препарат әзерләргә кирәк. Мин инде кайбер нәрсәләр турында уйларга да өлгердем.
- Рәхмәт сезгә, коллега! Ләкин ышаныгыз: экспериментны, һичшиксез, үткәрергә кирәк. Әгәр без хәзер дәшми калсак, бу кешелек алдында да, фән алдында да, ерак ата-бабаларыбыз алдында да зур җинаять булыр иде! Килешәсезме?!
Макаевның соңгы сүзләре Зөлкарнәевкә нык тәэсир итте.
- Килешәм, - диде ул. - Әмма бер шарт белән: пациентның тормышына куркыныч янаса, миндә тәҗрибәне теләсә кайчан туктату хокукы кала! Килешәсезме?!
- Килешәм! - диде Макаев һәм шулчак кунаклар йоклаган бүлмәдән илереп кычкырган тавыш ишетелде. Бу, һичшиксез, Наиф тавышы иде...
ОТРЯД ТАБЫЛГАН ДИГӘН ХӘБӘР БАР!
Балаларның югалуы турында иптәш Нуриев башта беркемгә дә хәбәр итмәде. Бу күңелсез хәл тавышсыз-тынсыз гына үтәр, отряд кайтып төшәр дип өметләнеп йөрде. Ләкин, берничә көн үткәч, тәмам өметен өзеп, район мәгариф бүлегенә, милициягә хәбәр җибәрергә уйлады. Үзе район үзәгенә китәргә дип җыенды. Шулчак лагерьга атка атланган бер малай килеп керде.
- Лагерь начальнигы кем була? - диде ул. - Мине колхоз председателе җибәрде. Сары Ярдан. Менә шушы язуны тапшырырга кушты.
Иптәш Нуриев аны-моны әйтергә өлгермәде, малай чаптырып китеп тә барды. Кулындагы кәгазьне ачып, иптәш Нуриев ашыга-ашыга укырга кереште. «Лагерь начальнигы ип. Нуриевка. Сезнең үтенечегез буенча хәбәр итәм: бүген иртән безнең авылга бер төркем балалар килеп чыкты. Алар монда кемнедер эзлиләр булса кирәк. Үзләренең кем булуларын әйтмәделәр. Сизенүемчә, алар сез эзләгән балалар булырга тиеш. «Безгә булышыгыз», - дип аларны ындыр табагына эшкә кушып тордым. Үзегез тиз генә килеп чыксагыз, аларны кулыгызга тапшырырмын».
Иптәш Нуриев, язуны укып та бетермичә, Сары Яр авылына чапты.
Отрядны колхоз машинасына утыртып алып кайткач, лагерь начальнигы шатлыгын кая куярга белми йөрде. Ләкин тора-бара, иркенләбрәк уйлагач, аның башында төрле сораулар туа башлады. Иң элек отрядның тулы булмавын абайлап алды ул. Аннан соң, отрядның кайда булуы, бу көннәр эчендә нишләп йөрүе турында сорашмавын исенә төшерде. Шуннан соң Нуриев югалган отрядны үз бүлмәсенә җыеп алды.
- Ягез, наныйларым, сөйләгез, - диде ул һәм сораулы карашын иң элек Наятькә төбәде. Наять иңнәрен җыерып куйды:
- Нәрсә турында сөйләргә соң?
- Бу дүрт көн эчендә ниләр эшләп йөргәнегезне сөйлә, наныем.
- Бу дүрт көн эчендә?.. - дип сузды Наять, гаҗәпләнеп. - Шулай дүрт көн уздымыни инде? Ә мин әле... Кичә генә чыгып киткән идек лагерьдан... Елга буенда утырганыбызны хәтерлим, башкасын хәтерләмим.
Бу сүзләрдән соң иптәш Нуриев бик нык гаҗәпкә калды:
- Ничек инде хәтерләмисең, наныем? Ниткән хәтерләмәү инде ул тагын? Склероз түгелдер бит синдә?
- Түгел...
- Соң, син үзеңнең «Чулпан» пионерлагереннан икәнеңне хәтерлисеңме?
- Анысын хәтерлим. Тик елга буена утлы тәлинкә төшеп утырганнан соң берни дә хәтерләмим...
Иптәш Нуриев гаҗәпләнүеннән телсез калды.
- Наныем! - диде ул бераздан соң гына. - Нәрсә сөйлисең син? Нинди утлы тәлинкә ул тагын?!
- Без качарга теләдек, - диде Миләүшә, еламсырап. Мин... мин йөгермәкче идем. Тик аякларым җиргә ябышкан кебек...
- Ә ул тәлинкәдән әллә нинди яшел кешеләр төшә башлагач, минем йөрәгем ярыла язды, - диде Дамир. - Аларның берсе бармак селкеп чакыргач, үзем дә сизмәстән, шул тәлинкәгә таба атлап киттем. Ә аннан соң... Аннан соң бүтән нәрсә хәтерләмим. Сары Ярга бик тиз килеп җиттек дип аптырап тордым әле...
- Сез нәрсә?.. - иптәш Нуриевның тавышы кысылып чыкты. - Нәрсә сөйләгәнегезне беләсезме сез?! Утлы тәлинкәне әйтәм?..
- Мин уйладым инде, - диде Наять, авыр сулап.- Бу юк-бар нәрсә генә түгел... Безне оча торган тәлинкә алып киткән. Аннан сон, Сары Ярга илтеп куйганнар инде алар безне...
- Ә Сәрия апагыз кайда? Әминә белән Наиф? Алар да?.. - иптәш Нуриев, сүзен тәмамлый алмыйча, күккә төртеп күрсәтте.
- Белмим. Хәтерләмим, - диде Наять.
Лагерь начальнигының башы әйләнеп китте. Ул, һава алырга дип, ишек катына чыкты. Анда Алабай утыра иде.
- Син дә утлы тәлинкәдә очтыңмы? - диде аңа иптәш Нуриев. -Берни дә хәтерләмисеңме?..
Алабай койрыгын гына болгап куйды. Күрәсең, ул да бернәрсәдә хәтерләми иде...
Бу хәлләрдән соң лагерьда тәртип үзгәрде. Отряд табылу шатлыгын шомлы бер борчылу алыштырды. Лагерь начальнигы төннәрен йокламый башлады. Алар, Хафиз карт белән бергәләп, лагерьны оча торган тәлинкәләрдән саклыйлар иде...
МЮНХЕННАН ХӘБӘР
Макаев зур түземсезлек белән Сафуановтан хәбәр көтте. Ярдәмчесенең ни өчен анда китүен ул Зөлкарнәевкә болай аңлатты: Наиф күргән төшләрдә эзлеклелек бар; әгәр төшләр, чыннан да, геннар уянуы нәтиҗәсе булса, малай тиз арада үзенең соңгы бабасы геннары тәэсирендә төш күрергә мөмкин. Макаев уйлавынча, геннар билгеле бер буын кешесе язмышындагы иң киеренке, иң куркыныч мизгелләр турында сөйлиләр. Ә Наифның соңгы бабасы сугышта катнашкан; яраланып әсир калган, фашистлар кулында концлагерьда булган. Очраклылык белән генә исән калып, туган илгә кайткан. Наифка концлагерьда булган коточкыч хәлләр турында еш сөйләгән.
Наиф, соңгы бабасы геннары тәэсирендә калганда, нәкъ менә шул концлагерь тормышыннан бер-бер мизгелне төшендә күрергә мөмкин. Бу очракта малайда нәкъ менә геннар уянуы икәнлеге исбат ителә. Төшне экранда яздырып алу вакытында кайбер фактларны алдан белеп тору кирәк. Шуңа күрә дә Сафуанов концлагерь турында мәгълүматлар җыеп, Наифның бабасы турында да материаллар табып кайтырга тиеш.
Сафуанов белән турыдан-туры элемтәдә булу өчен Макаев үз лабораториясенә киткән иде. Алдан сөйләшеп кую буенча, ул инде күптән Зөлкарнәев фатирында булырга тиеш.
Әмма Макаев караңгы төшкәч тә күренмәде. Зөлкарнәевне борчу басты. Үзенең лабораториягә охшап калган бүлмәсендә ул кич буена әрле-бирле йөренде.
Инде тәмам борчуга калганда, кинәт телефон шылтырады. Трубкада Макаевның дулкынланган тавышы ишетелде:
- Хөрмәтле коллега! Әгәр йоклаган булса, тиз арада пациентны уятыгыз. Аңа бер генә минут та йокларга ирек бирмәгез! Мин... мин аэропорттан шылтыратам. Бүген мин, ашыгыч рәвештә, Сафуанов артыннан очам. Иртәгә кайтып җитәчәкмен! Кайткач, барысын да аңлатырмын. Ә хәзергә сау булыгыз! Кабатлап әйтәм: Наифка йокларга ирек бирмәгез, бу - бик мөһим!..
Зөлкарнәев бернәрсә дә аңламады. Әмма Макаевның тавышындагы дулкынлану, үзендәге күңел сизгерлеге аңа коллегасы кушканча эшләргә боера иде.
Наифка иптәшкә ул Сәрия белән Әминәне дә уятты. Аларга күңеллерәк булсын дип үзенең өр-яңа радиоалгычын бирде.
- Менә бу радиоалгыч, ичмасам! - дип шатланды Әминә. - Бабакай, моның белән бөтен-бөтен илләрне дә тыңлап буладыр, әйеме?!
Әминә төрле дулкыннарны эзләргә кереште. Төрле телдәге тавышларны, көйләрне узып, Зөлкарнәевне кинәт сагаеп калырга мәҗбүр иткән дулкынга тукталды. Радиоалгычта чит ил дикторы рус телендә сөйли иде. һәм ул Зөлкарнәевкә таныш булган исемнәрне атады: «...властьлар Сафуановны Германия Федератив республикасының дәүләт серләре белән кызыксынуда гаеплиләр. Бүген Мюнхенга күренекле совет галиме Макаев очып киләчәк. Әгәр Сафуановның бары тик фәнни максатларда гына эш итүе расланса, властьлар аны азат итәргә әзер...»
- Тукта, тукта! Шушы дулкынны яңадан тап! - дип боерды Зөлкарнәев. Әминә, әлеге диктор тавышына игътибар итмичә, башка дулкынга күчкән иде. Карт ашыгып радиоалгычны алды. Кирәкле дулкынны эзләп тапты. Ләкин бу минутта анда музыка гына ишетелә иде инде.
Мюнхеннан ишетелгән бу хәбәр Зөлкарнәевне уйга калдырды, һәм ул, эчке бер сизенү белән, эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлады. Ни генә булмасын, Макаевны көтәргә, Наифны йоклатмаска кирәк иде...
ХӘЛИТКЕЧ ТӨН
Наиф тырышты: төне буена керфек какмыйча чыкты. Әмма Макаев, Зөлкарнәевне борчуга салып, икенче көнне дә кайтып җитмәде. Ул гына да түгел, Макаевтан хәтта телефон аша да хәбәр юк иде.
Зөлкарнәев көне буена эштә булды. Лабораториягә барып эшләргә өлгерде. Көн әнә шул тынгысызлык белән сизелмичә үтте. Ләкин билгесезлек белән тулы кичне алай гына үткәрү мөмкин түгел иде.
Җитмәсә, кичкә таба Наифның хәле кыенлашты. Аның күзләре үзеннән-үзе йомыла башлады. Әминә аңа, инде менә ничәнче тапкыр, каты итеп кофе ясап китерде. «Наифны йоклата күрмәгез! Бу бик мөһим!» - Макаевның сүзләре Зөлкарнәевнең колагында яңгырап тора иде. «Димәк, малай чираттагы төшне күрергә тиеш түгел, - дип үзенчә фикер йөртте Зөлкарнәев. - Димәк, препаратны әзер тотарга кирәк...» Әйе, куркыныч төшләр күрүен туктатмыйча торып, Наифны йоклатырга ярамый. Макаевның тавышындагы дулкынлану шул хакта сөйли...
Караңгы төшеп, төн уртасы якынлашкач, Зөлкарнәев үзенчә хәл итте:
- Әминә! Сәрия! Кайнар су әзерләгез, балалар! - диде ул һәм үз бүлмәсенә кереп китте. Зөлкарнәев өчен аеруча киеренке бер вакыт, аеруча җаваплы вакыт иде бу. Препарат үзен ничек күрсәтер? Малайдагы киеренке халәтне, геннар ярсынуын туктата алырмы? Шул хакта уйлана иде профессор. Ул үз-үзенә, үзе ясаган препаратка ышанырга тели, ышана, әмма һәркайчан була торган шик аның күңелен дулкынландыра иде. Мондый халәтне ул үзендә, яшь вакытларыннан бирле, ничәмә-ничә тапкырлар кичерде?! Бу ышаныч, бу шик, аның жанында берьюлы янәшә йөреп, иң катлаулы операцияләр вакытында туа иде. һәм уңышлы чыккан операциядән соң профессорның күзләре яшьләнә, күңелендә татлы газап туа иде.
Ниһаять, ныклы карарга килеп, Зөлкарнәев бүлмәсеннән чыкты. Озакка сузарга ярамый. Малайның түзмәве, утырган килеш йоклап китүе бар.
- Уколдан курыкмыйсыңмы? - дип шаяртты Зөлкарнәев. Бу аның үз-үзен дәртләндерүе, үз-үзенә ышаныч өстәргә тырышуы иде.
- Минем йокым килә, - диде Наиф. Бу минутта ул гамьсез һәм битараф иде. Соң дәрәҗәдә йокысы килгән кешенең бернәрсәдән дә, хәтта үлемнән дә курыкмавын Зөлкарнәев яхшы белә. Ул, препарат салынган шешәнең тыгыз бөкесен ачып, кайнатылган шприцны кулына алды.
- Хәерле минутта! - диде ул һәм бу сүзне, Нанфтан бигрәк, үзенә әйтте.
- Бабай! Сине телефонга! - Әминә, ишекне ачып, шул сүзне әйтүгә, Зөлкарнәев күрше бүлмәгә ашыкты. Әйтерсең аның өчен соңгы өмет хәзер шушы телефонда иде. Телефоннан Макаев тавышын ишетәчәген ул бөтен күңеле, җаны-тәне белән сизенде. Шылтыратучы, чыннан да, Макаев иде.
- Пациентны йоклатмадыгызмы? - Макаевнын иң беренче сүзе шул булды.
- Сез югалдыгыз әле, коллега! - диде Зөлкарнәев Макаевның соравына каршы. - Пациент хәзергә йокламый. Тик ул бүтән бер минут та түзә алмаячак. Мин препаратны кулланырга булдым.
- Ярамый! Һич кенә дә ярамый! - дип кычкырды Макаев. - Ин яхшысы, препаратыгызны әзерләп кенә куегыз. Мин инде моннан, шәһәр аэропортыннан шылтыратам. Ярты сәгатьтән сездә булачакбыз!
Макаевны көтеп торудан башка чара юк иде.
- Түз, улым, түзәргә тырыш, - диде Зөлкарнәев, Наифнын җилкәсеннән кагып, - озак калмады...
Макаев, чыннан да, ярты сәгать эчендә килеп җитте. Аның белән бергә Сафуанов һәм тагын бер ир белән бер хатын-кыз бар иде.
- Болар - Германиядән, - дип ашыгып таныштырды Макаев.- Доктор Шульц һәм аның тәрҗемәчес фрау Катрин.
- Гутен абенд!
- Хәерле кич!
Зөлкарнәев кунакларны чәйгә дәшмәкче булды. Макаев аны туктатты.
- Соңыннан, - диде ул һәм Зөлкарнәевне күрше бүлмәгә дәште.
- Зинһар өчен аңлатыгыз?! - диде Зөлкарнәев, алар икәү генә калгач. - Кичә мин радиодан, очраклы рәвештә...
- Ә, ишеттегезмени инде?! Менә бит ул ничек килеп чыга, коллега! Аякка таяк тыгучылар һәрчак була ул. Янәсе, минем ярдәмчем Сафуанов, концлагерь архивлары белән кызыксынып, Германиянең дәүләт серләренә тыкшынган.
- Соң, бу бит гап-гади шантаж!
- Әлбәттә. Шуңа күрә дә миңа ашыгыч рәвештә Мюнхенга очарга туры килде.
- Хәзер барысы да уңышлы хәл ителгәндер дип уйлыйм, коллега?
- Әйе. Хәл ачыкланды. Тик безгә хәзер тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк, профессор. Доктор Шульц монда безнең эксперимент вакытында катнашырга дип килде. Безнең тәҗрибәнең дөньякүләм яңгыраш алганын сизәсезме?
- Әйе.
- Бу - зур җаваплылык, коллега. Мин сезгә ышанам...
- Мин дә сезгә ышанам, профессор! Минем препарат әзер.
- Ул чакта яхшы. Эшкә тотындык, хөрмәтлем минем.
Аппарат көйләнеп, электрон исәпләү приборлары һәм экран эшли башлагач, Наифка йокларга рөхсәт иттеләр. Бу ике төн эчендә йокламый интеккән Наиф шунда ук тирән йокыга талды. Макаев аның пульсын тикшерде, йөзенә игътибар белән кат-кат карады.
- Менә хәзер чәй эчсәк тә була! - диде Макаев. Аның шулай бик дулкынланган чакта үзен чәй эчеп тынычландыра торган гадәте бар иде.
- Кунакларга чәй алып керегез, балалар, - диде Зөлкарнәев.
Сәрия белән Әминә чәй ясап керткәндә, экранда ниндидер сурәтләр чыга башлаган иде.
- Тавыш?! Ни өчен тавыш юк?! - дип ашыктырды Макаев.
Сафуанов аппаратның тавышын көйләде. Экрандагы сурәтләр бик тиз йөгерешә: аларны аерып та, аңлап та булмый иде әле. Бераздан сурәтләр ачыклана төште.
- Сәрия апа! Бу бит иптәш Нуриев! - дип кычкырып җибәрде Әминә.
- Кем дисең? Кем? - дип кабатлап сорады Макаев.
- Безнең «Чулпан» пионерлагереның начальнигы иптәш Нуриев, - дип җавап бирде Сәрия. - Кемнедер бик нык ачулана булса кирәк...
Шулчак экранда Алабай калкып чыкты. Иптәш Нуриев Алабайны ачулана иде, ахры. Шуннан соң этләр өргән тавыш ишетелде, өрү көчәйгәннән көчәя барды. Иптәш Нуриев юкка чыкты. Ә Алабай урынына иләмсез зур овчарка пәйда булды. Әлеге овчарканы бәйдә тоткан немец офицеры, кычкыра-кычкыра, этне әсирләр өстенә өстерә иде. Эт өргән, кычкырышкан, елашкан тавышлар барысы бергә буталды. Немец офицеры этне бәйдән ычкындырды, һәм овчарка әсирләр өстенә ташланды.
Доктор Шульцның чынаягы кулыннан төшеп китте.
- О, майн гот! - дип кычкырып җибәрде ул. - Вас ист дас?! Вас ист дас? Дас ист майн фатер!..
Наиф ыңгырашып бәргәләнә башлады.
- Коллега! Укол! - дип боерды Макаев. Әмма Зөлкарнәев аның сүзен дә көтмичә, Наифка укол ясарга керешкән иде инде.
Экранда сурәтләр юкка чыкты. Бары тик тонык яктылык кына калды. Макаев Наифның пульсын тикшерде. Малай тынычлап йоклый иде.
- Эзләр? - Зөлкарнәев, кулындагы шприцын өстәлгә куеп, Наифның тәнен карый башлады. Малайның аягында эт тешләгән эзләр беленер-беленмәс кенә булып, кызарып тора иде.
- Рәхмәт сезгә, коллега, - диде Макаев. - Нәкъ вакытында кулландыгыз препаратны. Югыйсә бу эзләрнең ничек булын
күз алдыма китерәм мин.
- Мин сезгә доктор Шульцның сүзләрен тәрҗемә итәргә телим, - диде фрау Катрин. - Ул экранда үзенең...
- Тәрҗемәләп тору кирәкми! - диде Макаев. - Экранда ул үзенең әтисен күргән икән, димәк, безнең фәнни максатларда эш итүебезне төгәл аңларга тиеш!..
- Йа, йа, - дип баш селкеде Макаевның сүзләрен аңлап барган һәм үзе күргән күренештән һаман да айнып җитә алмаган доктор Шульц
- Наиф бүтән андый куркыныч төшләр күрмәсме инде? - диде Әминә.
- Күрмәскә тиеш, - диде Макаев. - Безгә тәҗрибәне өзәргә, геннарның уянуын туктатырга туры килде. Наифның сәламәтлеге өчен шулай кирәк иде бу. Әмма бер нәрсә исбат ителде, дускайларым. Геннарның уянуына ирешеп була, алар аша борынгы бабаларыбыз белән элемтәгә кереп, тарихны өйрәнеп була!
Макаев тирән сулыш алып йоклаган Наиф янына иелде:
- Батыр егет булып чыктың син, яшь дустым! - Макаевның күзләрендә шатлык яшьләре җемелди иде.
ИПТӘШ НУРИЕВ НИ ДИП ӘЙТЕРГӘ ДӘ БЕЛМИ
Лагерьга якынлашып килгән «Волга» машинасын күргәч, иптәш Нуриев ашыгыч күрсәтмәләр биреп өлгерде:
- Тикшерүчеләр килә, барысы да тәртиптә булсын! - диде ул. Машинадан Әминә, Наиф, Сәрия һәм тагын ике ят кеше төшкәнен күргәч, бөтенләй каушап калды. Әлеге ике ят кешенең утлы тәлинкә хуҗалары булу мөмкинлеге турында уйлап, ул башта бөтенләй сүзсез торды. Аннан соң гына:
- Менә, балалар да походтан кайтып житкән икән... - дип куйды.
- Нишләп походта булсын алар, иптәш Нуриев?! Балалар безнең фәнни лабораториядә булдылар бит!
«Фәнни лаборатория» дигәне шул утлы тәлинкә инде моның...» - дип тагын да шикләнеп куйды иптәш Нуриев һәм Макаевның күрешергә дип сузган кулын алмый торды.
- Сез, иптәш Нуриев, нәкъ экрандагы сурәтегезгә охшагансыз, - дип дәвам итте Макаев.
- Экрандагы? Минем кинога төшкәнем юк.
- Ә минем сезне экранда күргәнем бар. Безнең фәнни лабораториядәге экранда.
«Мине дә күзәтеп йөргәннәр, - дип уйлап куйды лагерь начальнигы. - Шуннан болар, шул утлы тәлинкәдән...»
- Таныш булыйк, - дип, яңадан кул сузды Макаев. - Мин профессор Макаев булам, Казаннан. Ә менә бу профессор Зөлкарнәев. Әминәнең бабасы була инде...
Иптәш Нуриевка күрешүдән башка чара калмады.
- Сез, иптәш Нуриев, лагерьдан рөхсәтсез китүләре өчен балаларга бик каты җәза бирмәгез инде, -диде Зөлкарнәев. - Алар безнең белән бергә бик зур фәнни ачышта катнаштылар.
- Кая ул җәза бирү, исән-сау кайтуларына рәхмәт, наныйкайларымның! - диде иптәш Нуриев. Хәзер аның шиге кими башлаган иде инде.
- Димәк, сез галимнәр? - диде ул, кунакларны үз бүлмәсенә алып кергәч, һәм, бик зур сер ачарга җыенган кешедәй, ишекне ныгытып ябып куйды. - Минем сезгә бик мөһим бер нәрсә әйтәсем бар, иптәш галимнәр. Мин әле моны хәзергә беркемгә дә җиткермәдем. Ә сезгә әйтми кала алмыйм: безнең бер отрядны оча торган тәлинкә алып китә язган!..
Макаев кычкырып көлеп җибәрде:
- Шаяртмагызчы, иптәш Нуриев! Мин инде әкиятләргә ышанудан узган!..
- Мин дә... мин дә ышанмый идем. Балаларның үзләреннән кат-кат сорашкач кына ышандым. Үзләренең дә коты чыккан наныйларымның! Алып киткәннәрен хәтерлибез дә, китереп куйганнарын хәтерлибез, бүтән бернәрсә дә хәтерләмибез, диләр. Менә бит нинди эшләр бар дөньяда, иптәш галимнәр!..
Макаев белән Зөлкарнәев бер-берсенә карашып алдылар. Әле генә үтә дәрәҗәдә катлаулы тәҗрибә үткәргәннән соң, алар өчен бу яңа хәбәр тагын бер могҗиза иде.
- Әгәр миңа ышанмасагыз, балаларның үзләрен чакырам, - диде иптәш Нуриев һәм Наять белән Миләүшә артыннан кеше җибәрде.
Профессорларга да нәкъ шул ук сүзләрне сөйләде Наять белән Миләүшә: утлы тәлинкәдән ниндидер яшел кешеләр төшүен хәтерлиләр, ә бүтәнен хәтерләмиләр...
- Сәрия апаларны да шул тәлинкә алып киткәндер инде, - дип куйды Наять. Профессорлар, сәерсенеп, тагын бер-берсенә карашып алдылар.
- Син, балакай, алдашасың бугай бераз, - диде Зөлкарнәев, Наятьнең иңбашына кулын куеп. - Сәрия апаларың безнең белән Казанда булдылар бит!
Наять, гаҗәпләнеп, күтәрелеп карады:
- Кайда соң алар?
Иптәш Нуриев күрше бүлмәдән Сәрияне чакырып кертте.
- Сәрия апа! - Наять белән Миләүшә вожатыйны кочаклап алдылар. - Көтә-көтә арып беттек сезне.
- Бер дә арымаган булырга тиешсез, - дип көлде Макаев.- Оча торган тәлинкәгә генә утырып йөргәч...
- Ни булды? Нинди оча торган тәлинкә ул? - дип каушады Сәрия, үзен ни өчен чакыруларын белгәч. - Дөресен әйтегез, Наять!
- Үзегезгә генә әйтсәк ярыймы, Сәрия апа?
- Монда чит кешеләр юк ич!
- Без алдашырга теләмәгән идек, - диде Миләүшә, еларга җитешеп. - Сары Ярга барып җитә алмадык без, Сәрия апа!..
- Елга аркылы басма юк иде!..
- Шуннан?
- Елга ярында төн кунарга булдык. Янгыр астында калдык. Шунда безгә урманчылар очрады. Аларда кундык. Иртән безне елга аша Сары Ярга чыгардылар. Тик анда сез юк идегез...
- Шуннан?
- Шуннан яңадан урманчы абыйлар янына кайттык. Аларга печән җыярга булыштык.
- Ә оча торган тәлинкә? Анысы нәрсә соң?
- Анысы, - диде Наять, башын түбән иеп. Иптәш Нуриев ачуланмасын дип... Бераз алдашырга туры килде...
Сәрия, Наятьне ачуланырга да, ачуланмаска да белмичә, кочаклап алды.
Макаев белән Зөлкарнәев шаркылдап көлеп җибәрделәр.
- Ай-яй-яй! — дип башын ике кулы белән тотты иптәш Нуриев. Аннан соң, Наятькә бармак янады. - Белә идем мин синең фантазер икәнеңне, ну бу кадәр булырсың дип уйламаган идем. Бер дә ышанасы түгел идем бит югыйсә!
- Юк-юк, ышангансыз, ышангансыз, иптәш Нуриев! - дип, тыела алмыйча көлде Макаев. - Әле безне дә ышандырырга маташтыгыз! Менә бит, нинди фантазерлар үсә икән сездә!..
- Белмим инде, ни дип әйтергә дә белмим, - диде иптәш Нуриев. Аның узенең дә күзләре балкып елмая иде...
УЧАКЛЫ ТӨН
Кунаклар килү хөрмәтенә лагерьда кичке учак ягарга булдылар. Корыган агач, чыбык-чабык җыйганда Наиф белән Наять гел бергә йөрделәр.
- Их, синең куркыныч төшләр күрүеңне юкка туктаткан ул профессорлар, - диде Наять. - Югыйсә кешенең дөньяга ничек килүен белгән булыр идек бит!
- Син болай да бөтенесен беләсең бит инде, - дип төрттереп куйды Наиф.
Наять башын аска иде:
- Белмим шул менә, белмим. Барысы да - фантастика укып кына. Ә беләсе иде бит, шулаймы? Ә син үзен белән шундый тәҗрибә үткәрүләреннән ничек курыкмадың?
- Профессор агай әйтә: «Дөньяның серләрен белү өчен иң элек батырлык кирәк», - ди.
Алар янына Кави килеп басты.
- Наять, Наиф, - диде ул, бераз икеләнеп торгач. - Сез мине ачуланмагыз инде... Кире борылып киткән өчен...
Наять белән Наиф бер-беренә карап елмаештылар.
- Юкка борылдың син, - диде Наять. - Оча торган тәлинкәне, андагы кешеләрне күрми калдың...
- Икенче вакыт борылмам, - диде Кави. - Тик сез мине үзегез белән алырсыз, яме? Алырсызмы?
- Чыбыкны күп итеп җыйсаң, алырбыз, - диде Наять. һәм алар Кавинең чыбыкны күбрәк күтәрергә тырышып китеп баруыннан елмаеп калдылар.
- Ә син иптәш Нуриевны ничек шулай алдый алдың? - диде Наиф.
- Башыңа төшкәч, башмакчы булырсың! Әле ярый, сез профессорлар белән бергә кайттыгыз. Юкса эләгәчәк тә эләгәчәк иде безгә!
Кич җитте. Йолдыз рәвешендә ясалган учак кабызуны ике профессорга, Сәрия, Әминә һәм Наифка тапшырдылар.
- Дөнья сер белән тулы, дусларым, - диде Макаев, учакны кабызыр алдыннан. - Аның серләрен батыр һәм тынгысыз күңелле кешеләр генә ача ала. Менә шушы учак, безнең алда яктырып яначак учак кебек ялкынлы һәм дәртле булыгыз!..
Без зур ачышлар алдында торабыз. Һәрхәлдә, дусларым, бер нәрсә тулысынча исбат ителде: кеше организмында ата-бабадан килгән геннар уяна ала, шул геннар аша без борынгы бабаларыбыз белән элемтәгә керә алабыз. Ә бу ни дигән сүз? Бу инде шуны аңлата: ата-бабаларыбыз безгә үзләренең гасырлар буена җыйган яшәү тәҗрибәсен, аң-белемнәрен, дөньяны өйрәнүдә булган төрле күзәтүләрен турыдан-туры тапшыра алалар. Моңынчы без әлеге аң-белемне, ата-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсен тарих китаплары, төрле елъязмалар аша өйрәнә идек. Кызганычка каршы, дусларым, әлеге китаплар, әлеге елъязмалар һәрвакытта да гел дөрес кенә язылмаган. Тарихның күп кенә сәхифәләре җуелып калган, вакыт тузаны белән капланган. Ул гына да түгел, хакыйкатьне һәм чынбарлыкны сөймәүчеләр, үз көнен генә алга сөреп яшәүчеләр тарихны бозып күрсәтергә, үз файдаларына буйсындырырга тырышканнар. Шуңа күрә дә зур-зур халыкларның үткәне күрәләтә бозып күрсәтелгән, ялган һәм уйдырма тарих тудырылган. Халыклар тарихын күрәләтә бозу - кешелек дөньясы алдында зур җинаять. Чөнки кешелек алдан ук яктыртылып куелган, әзер сукмактан гына атлап бармый. Кешелек дөньясы бөек билгесезлек һәм бөек өметтән гыйбарәт булган киләчәккә таба зур сынаулар аша бара. Ә андый юлда бары тик ата-бабалар тәҗрибәсен дөрес белеп, дөрес аңлап, тарихны дөрес өйрәнеп кенә атлап була. Шунсыз - һәлакәткә юлыгу котылгысыз. Димәк, дусларым, тарихны бозып күрсәтү - киләчәк буыннар алдында да җинаять, һәм мин сезнен - яшь буынның - моны бик тирәнтен, бик ныклап аңлап калуыгызны телим. Дөрес тарих өчен көрәшү - дөрес киләчәк өчен көрәш ул. Генарның уянуы нәтиҗәсендә чын тарихны өйрәнә алу мөмкинлеге ачылган икән, димәк, бу көрәштә - изге көрәштә - җиңү хакыйкать ягында булачак!.. Мин ышанам: сез - яшь кешеләр - хакыйкать ягында булачаксыз...
Макаев сөйләп бетерүгә, аңа төрле яктан сораулар ява башлады:
- Профессор абый! Ә ул геннар һәр кешедә дә уяна аламы?
- Мин дә андый төшләр күрә алам микән?
Макаев җитди иде:
- Геннар һәр кеше организмында уянырга сәләтле, диде ул, - чөнки без һәркайсыбыз тәнебездә-җаныбызда табигатьнең бөек көчен - ата-бабалардан килгән геннарны саклыйбыз, шулар тәэсирендә яшибез, эшлибез, хәрәкәт итәбез.
Сораулар күбәйде:
- Профессор абый! Ә оча торган тәлинкәләрнең булуы хакмы? Алар чыннан да безнең баш очында йөриләрме? Безне күзәтәләрме? Ни өчен Җиргә төшмиләр?
- Кар кешесе бармы? Аның турында күп язалар, үзен генә бер дә очрата алмыйлар?!
Бу юлы Макаев елмайды. Аның күзләрендә хәйләкәр очкыннар кабынып алды:
- Үзем барып күрмәгәч, бәхәскә керә алмыйм: кар кешесенең булуы-булмавы турында тәгаен генә бернәрсә дә әйтә алмыйм,— диде ул. - Ә инде менә оча торган тәлинкәләр мәсьәләсенә килгәндә... алар турында сезгә лагерь җитәкчегез иптәш Нуриев бик җентекләп һәм иркенләп сөйли ала. Ул, хак булса, соңгы вакытта оча торган тәлинкәләр белән ныклап шөгыльләнгән, диләр...
Ни гаҗәп, балаларга кушылып иптәш Нуриев үзе дә рәхәтләнеп көлде. Аннан соң тагын бер кат Наятькә бармак яңады:

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.