LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Серле Камка - 5
Süzlärneñ gomumi sanı 2816
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1403
46.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Нурсәлим аның әмеренә буйсынырга булды. Бу вакытта көн чалт аяз, кояшның рәхәт җылы елмаюы сарай мәйданына җыелган халыкны нурландыра торды. Нурсәлим әле кояшка, әле халыкка, әле абыйсына карап алды. Аларның барчасының да теләкләре бердер кебек тоелды аңа. Өметләрен кире кагарга теләмәде, догасын укыды да ат тояклары арасыннан мәтәлеп чыкты. Килеш-килбәте, кыяфәте тагын да күркәмләнеп киттеләр. Өстендә дә көтүче сәләмәсе түгел, асыл егетләрчә яхшы киемнәр иде. Аның күркәмлеге моңарчы күзләренә генә чалынмаган булган, менә бит нинди төз буйлы, күз явын алырлык егет икән ул. Аның йөзеннән балкып торган гаделлек, хөрмәт, изгелек сыйфатлары бөтен буй-сынына тагын да килешебрәк тора, гүяки барлык хәрәкәтләре, йөреше, сүзләре белән шушы гаделлек, хөрмәт, изгелек идарә итә.
Әнүр бәкнең бу хәлдән тәмам ачуы кабарды. Әгәр дә бер йолкыш энесе шушы кыяфәткә керә ала һәм бернинди авырлыксыз моны эшләгән икән, нишләп әле ул, арадан бер, халык күрке Әнүр бәк тә шулай үзенең кемлеген күрсәтмәскә тиеш? Менә белеп торсыннар: нинди гүзәл аның җаны, Нурсәлимнеке ише генә түгел! Эһ, монда әгәр дә хәзер Шәһри дә булса, вакыйгаларны күреп торса, ничек хәйран итәр һәм сөенер иде ул аны: сөекле яры менә нинди асыл зат бит!
Әнүр бәк үзе хакында бары тик яхшы фикердә һәм Шәһриннең дә мәхәббәтенә шикләнмәүче иде. Хәер, түрәләр, ил башлыклары, байлар — халык күзе аларда булганлыктан — барча кеше безне ярата дип алданучан булалар. Әнүр бәк тә менә шушындый адәмнәр рәтеннән иде. Үзе турында яхшы фикердә булу аны һаман да затын әллә кемгә куярга мөмкинлек тудырды, ул бер генә тапкыр да гамәлләренең хаталымы-юкмы икәнлеген уйлап карамады һәм бу турыда икеләнү мөмкин дип тә белми иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Нурсәлимнең догасын да кабатлады Әнүр бәк, ат тояклары арасыннан тәгәрәп тә чыкты. Әмма, ни хикмәт, асыл егеткә әвереләсе урынга, ул, әлеге дә баягы кара козгын кыяфәтенә кереп, көтмәгәндә коңгылдап кына куйды. Халык аңа аһ иттеләр. Бу әфсеннән ничек арынырга белмичә, ул шунда ары-бире йөгеренә, тимергә барып баса, тозлар һәм тузаннар сибә, тагын да әллә ниләр кыландыра башлады. Әмма боларның берсе дә аңа ярдәм итмәде. Ә бер усал малай, халык арасыннан чыгып, кара козгын Әнүр бәккә таш белән орды. Моны икенче кеше кабатлады, өченче адәм, дүртенчесе... Аны шулай «көш-көш!» дип куарга тотындылар. Әнүр бәккә каракош хәлендә моннан тизрәк очып олагудан гайре чара калмады. Бу могҗиза Нурсәлимне дә хәйранга калдырган иде. Ул гүя шунда гына гаделлекнең мәртәбәсен аңлап алды. Каракош, коңгылдый-коңгылдый, урман ягына таба очып китте. Нурсәлим шунда агасын кызганып куйды. Әмма берни дә эшли алалмаячагын, ярдәм итү кулыннан килмәячәген аңларга мәҗбүр иде.
Ул да түгел, мәйдандагы кешеләр аның алдында, бер-бер артлы килеп, тез чүгеп үтә тордылар. Бу аларның Нурсәлимне бәкләре итеп тануларын белдерүләре иде. Әмма егеткә бу мәртәбә кирәкми, ә алар бу турыда уйларга да теләмиләр, чөнки бәксез калсалар, беләләр, аларга башка бәкләр кызыгачак, ут белән дә килергә мөмкиннәр, аннары тагын да шул: көтүчесез калган сарыклар сыман кайсы-кая таралышып бетәчәкләр!
Нурсәлим сарайга керергә, агасы урынына утырырга тиеш иде. Шунда ул хан кызы Шәһризадәне исенә төшерде һәм аккош булып очкан җанашын һичшиксез эзләп табачагын күңеленә беркетте. Бәлки соңарырга кирәк түгелдер? Әнә агасы кара кош булып очты. Әгәр дә аккош Шәһрине ул беренче булып эзләп тапса, харап итүе дә бар!
XXI
Гөлйөзем әби төнлә белән Шәһрине коткарырга дип яланаяк чыкканлыгы сәбәпле, бераз салкын тиеп, авырып та алды. Әмма төрле үлән төнәтмәләренең шифасы тиде, тиз аякларына басты. Ә кызы Шәһринең бүре тешләгән ярлары озак вакытлар төзәлә алмадылар. Җитмәсә ул бик тә курыккан иде. Көн артыннан көннәр үтеп, ул да савыкты. Ни хикмәт, Ханбалыктан Шәһрине эзләп хәбәр белән килүчеләр булса да, хан кызының югалуы турында сүзләр халыкта йөрсә дә, Гөлйөзем әби кешеләргә һичнәрсә белдермәскә булды. Алар әле һаман да Каймабикәнең үч алырга килүеннән курка иделәр.
Ә Камка белән сандугач теге көнне Гөлйөзем әбине арып йоклаган җиреннән уята алмаганнар иде. Икенче көнне иртән сандугач, Гөлйөзем әбигә килеп, бар хәлләрне сөйләп бирде. Шунда әбекәй аңа инде хәвефнең үткәнлеген, Шәһрине коткаруын әйтте. Сандугач үзенең соңаруына хәйраннар калды, әмма иртә-кич Гөлйөзем әбинең бакчасын җырга күмеп сайрауны гадәт итте. Аннан күреп, башка сандугачлар да шулай сайрый, бакчаларга оя кора башладылар.
Вакыйгаларның шушы рәвешле тәмамлануын соңга калып Камка да белде, чөнки ул тагын йоклап калган иде. Аны уятучы булмады. Ул әле дә Гөлйөзем әбиләрдә яши, үзенә бик җылы урын сайлап алган хәтта.
Һәм менә гүяки барысы да үз урынына кайткан шикелле тынычланып калдылар. Тик ара-тирә каракошның коңгылдап очып үткәне, аккошларны Зәңгәр күлдә куркытып йөргәнлеге, төннәрен урман ягыннан бүре авазларының ишетелеп куюлары гына кешеләрне борчуга салгалап ала торган иде. Әмма боларга Гөлйөзем әби дә, Шәһризадә дә игътибар бирмәскә тырыштылар. Шулай да нидер җитми, күңелләре ничектер кителгән хәлдә калган да, шуңа җаннары утырып бетмәгән сыман тоела иде аларга.
Көннәрнең берендә Шәһризадә үзенең әкият дөньясында яшәвен аңлый һәм төшенә башлады. Бу әверелүләр, сихри могҗизалар барысы да аның исенә төштеләр. Үзенең хан кызы булып, хан сараенда яшәве дә, бернинди хәсрәтсез гомер сөргән чаклары да нигәдер гайре табигый хәлләр кебек тоелдылар. Аның да башкача, гади һәм гадәти кешеләр сыман яшисе килә иде. Ул моның өчен барча тырышлыгын куя башлады. Иң әүвәле эшкә, икмәк пешерергә Гөлйөзем әбидән өйрәнде. Аннары чәчәкләр үстерергә кереште, бакча тәрбияләү һөнәрен үзләштерде. Шушы рәвешле ул гади авыл кызы рәвешенә кереп бетте. Аның чәчәкле-чуклы күлмәкләрдән түгел, бәлки гади киемнәрдән генә йөрисе килә иде. Ул шундый сылу, шундый матур иде, андыйлар турында «сылу кешегә солы капчыгы да килешә» дип әйткәннәр, нәкъ шулай булды. Шәһри сихерле энәләрне дә алып куйды, алар хәзер аңа башка эшләрдә бик кирәк булдылар: чигешләр чигүне, күлмәкләр тегүне энә-җепсез башкарып буламыни? Һәм әкият дөньясыннан Шәһри әкренләп арына башлады. Тик кошлар телен, киек-җанвар сөйләшен генә онытып җиткерә алмый. Шуңа күрә аларның авазларына колак салмаска тырыша. Алай иткәндә, үзенә дә рәхәт булып китә. Күпне ишетмәгән, күпне күрмәгән кешедән дә бәхетлерәк һичкем юк икән дип уйлый. Бәлки бу фикере белән ялгыша да торгандыр? Әмма аңа шушылай булуы җиңеллек һәм рәхәтлек бирә. Хәтта сандугачның сайравы да элекләрне аңа җыр кебек ишетелми иде, хәзер барысы да башкача. Алар аны сөендерәләр, күңеленә рәхәтлек бирәләр. Менә ни өчен кешеләр кошлар телен, киек-җанварларның сөйләвен аңламыйлар икән бит! Әгәр дә аңлый башласалар, тыңларга, хафаланырга, гайбәткә батарга мәҗбүр булыр иделәр. Үз эшләрен ташлап, аларның тормышларына, яшәү рәвешләренә катнашып китәр иделәр дә, болай да катлаулы көннәрен тагын да авырлаштырып куяр иделәр. Кошлар телен белү дә, киек-җанварларның ни әйткәннәрен аңлау да кешеләргә кирәк түгел икән шул. Адәм баласының бәхете үзе булып калудан гыйбарәт түгелме? Менә хикмәт нәрсәдә!
Әкренләп булса да Шәһри әкият дөньясыннан котыла башлады. Гөлйөзем әби генә, чәчләренә кайвакыт алтын таракны кадап куеп, дөньяда ниләр барлыгын тыңлый торган гадәтеннән аерылмады. Ул, сандугачның сайравына колак сала да, көлеп:
— Теге, урмандагы мин оясына күтәреп куйган былбыл малае егет булып үсеп җиткән икән, килеп сәлам бирде!— дип әйтеп, үз алдына канәгатьлек белән елмаеп утыра. Аннары тагын:
— Бүре малае да егет булып үсеп җитә торгандыр, бер дә аннан хәбәр-хәтер юк, әллә оныткан инде?— диярәк сөйләп ала.
Әгәр дә Камка уянса һәм аның кулына очып килеп кунса, анда да алар нәрсәләр хакындадыр сөйләшәләр. Бу хәл Шәһригә сәер тоела. Алар һаман да әкият илендә калганнар, ә ул чын кыз, чын Шәһри инде! Чып-чын дөньяда яши! Ни өчен Камка да, әбисе дә аның кебек булырга теләмиләр икән?
Көннәрнең берендә Гөлйөзем әбидән бу хакта Шәһри сорады һәм әйтте:
— Нигә соң шул әкият дөньясында каласың килә, әбием?— диде.— Мин бит анда бернинди бәхет тә тапмадым. Ә бу хакыйкать дөньясында миңа зыян салырга тырышучы үги әнием дә юк, ул булса да, бүрегә дә, башкага да әверелә алмас иде. Күренгән саен котымны алучы Әнүр бәк тә очрамады, кара козгын булып тирәмдә дә очмый. Монда миңа мең өлеш рәхәт һәм мин монда хан кызы да түгел, ирекле кеше! Шулар өчен дә бик бәхетлемен!
Аның сүзләрен Гөлйөзем әби тыңлап-тыңлап торды да, болай дип белдерде:
— Кызым, әкият дөньясында һәрбер вакыйганың ахыры бәхетле бетә, анда могҗиза һәм хикмәтле хәлләр бар! Бу хакыйкый тормышта исә аларның берсе дә юк!
— Нишләп булмасын?— дип аптырады Шәһризадә.— Әбием, нигә алай әйтәсең? Әкият дөньясы ул бары тик хыял урыны гына. Ә минем анда түгел, чынлыкта, хакыйкый дөньяда яшисем килә.
Һәм шунда Гөлйөзем әби аңа тагын да болай диде:
— Кызым, исеңә төшер әле, шул әкият дөньясында син берәр нәрсәңне, яки кешеңне онытып калдырмадыңмы икән?
Аннан бу сүзләрне ишеткәч, Шәһризадә аптырап калды. Әгәр дә әтием ханны онытканмындыр, дисә, аның Ханбалыктан һәм гомумән дә әкияттән башка яши алмаячагын исенә төшерде һәм:
— Хакыйкый дөньяга ханнар кирәкми, алар бары тик әкият өчен генә яраклы,— диде, аннары тагын да уйларына бирелеп алды. Нурсәлимне сөйгәнен дә, аның әкият илендә калуын да белә иде ул, боларны хәтерендә тотты, әмма бу хакта Гөлйөзем әбигә әйтергә, шуның белән йөрәк серен чишәргә ашыкмады. Ә әбисе аның күңелендә ниләр барын инде күптән сизенә, әмма кызының үзенә белдерми генә иде.
Шулай да бүген әйтергә булды:
— Кызым, яхшырак уйла, бәлки онытылып калган бер-бер кешең бардыр?— диде тагын да кабатлап.— Аны синнән башка беркем дә белми һәм аңа бәлки менә хәзер син кирәктер?
Шәһри уйга калды.
— Әбием,— диде ул аннары,— әгәр дә ул кеше мине чынлап, мин аны сөйгән кебек яратса, әллә кайчан эзләп килер һәм табар иде инде! Юк, ул мине исенә дә алмый! Аңлап-белеп торам!
— Ә син, кызым, андый сүзне әйтергә ашыкма!— диде шунда аңа киңәш биреп Гөлйөзем әби.— Син аны әүвәле читтән генә булса да барып күр. Бәлки ялгышасыңдыр. Ул сине эзләп-эзләп тә тапмагач, сагышка бирешкәндер, әллә инде башка яры бармы — күрерсең! Әкият дөньясында изге урын бер дә буш калмый, буш тормый!
— Әмма моның өчен әкият дөньясына кире кайтырга кирәк шул, әбием. Ә мин анда кайтырга теләмим!— диде шунда Шәһри, йөзенә курку билгеләре йөгереп.
— Ә син, кызым, батыр бул!— диде әбисе, кызының йөзе бозылуын күреп.
— Батырлык кызлар эше түгел, безнең гамәл — наз һәм намус, әбекәем! Үзең һаман да шулай дия торган идең бит. Нигә хәзер башкача сөйлисең, минем күңелемне дәртләндерәсең?— диде Шәһри, еларга җитешеп.
— Менә синең белән Камка да барыр!— диде Гөлйөзем әби, әллә бөҗәкне үртәп, әллә чынлап та шулай уйлап, аны яшерми әйтеп?
— Ул бит ялкау, ята да йоклый, ә миңа ни кала? Аның йокысын саклап утырыргамы?— диде Шәһри, бу юлы да әбисенең теләкләрен кире кагып.
Шуның белән сүзләре бетте.
Алар бу хакта башка бер тапкыр да сөйләшмәделәр. Хәер, Гөлйөзем әби дә алтын тарагын югалтты, шул сәбәпле кошлар, киек-җанварлар теленә игътибар итмәс булды. Шәһринең дә энәләре нечкәреп сындылар. Эшли-эшли, аларның күптән сихерләре беткән иде. Инде яңаларын сатып алдылар.
Җәй артыннан көз килде, көз артыннан кыш җитте. Кешеләрнең әкияттәге Кыш бабай, Кар кызы булып киенүләре Шәһри өчен дә көлке һәм кызык булып тоела башлады. Гөлйөзем әбинең якты ай йөзле, сызылып киткән кара кашлы, кызыл чия иренле, сылу буйлы кызы турындагы хәбәрләр телдән-телгә күчеп-күчеп бара-бара, ерак шәһәрләргә-илләргә дә барып таралды. Тиздән өй тутырып яучылар килә башлаячак иде. Әмма бу хакта Шәһри уйлап та карамады, егетләрнең шаяртып сүз катуларын да кабул итмәде. Аның күңеленнән Нурсәлимнең сурәте китәргә өлгермәгән иде әлегә.
Кызының мондый булуыннан Гөлйөзем әби тагын хәвефкә төште. Әгәр дә Шәһризадә арадан бер уңган-булган, акыллы егетне сайламаса, аның турында халык авызында әллә нинди гайбәтләр таралырга мөмкин иделәр. Ул бу хакта кызына азлап-азлап әйтә торган булып китте. Шәһринең дә колагына керә торды. Күңел җаена әйтелгән уңай сүзнең шундый хикмәте бар инде аның!
Һәм шулай кыш үтте, яз да җитте. Карлар эреп актылар. Болыннар-бакчалар чәчәккә күмелде. Нәкъ әкият илен хәтерләтүче ямьле май ае килеп җитте. Бакчаларга сандугачлар кайтты. Матур көннең айлы бер кичендә Шәһрине авылдаш дус кызлары Зәңгәр күл буена уйнарга чакырдылар. Ул алар белән китте. Гөлйөзем әби аның болай хушлану теләгенә бик тә сөенеп калды.
Кичке уенда Шәһри бер җыр чыгарды. Авылдашлары алдында аның әлегә бер дә бу төрле маһирлыгын күрсәткәне юк иде. Аңа һәммәсе гаҗәпкә калдылар. Ул анда болай дип җырлаган иде:
«Зәңгәр күлнең камышыдай
Җилдә ялгыз чайкалам,
Сердәшем минем — тулган ай,
Үзем утларда янам.
Минем ярым үзем кебек
Ялгыз иде, көтүче,
Күзләрендә яшьләр кибеп,
Зарыгыплар йөрүче.
И дусларым, ачу белән
Берүк гайбәт әйтмәгез?
Мин дә адәм баласыннан,
Берүк әрәм итмәгез!
Минем ярым һәммә ярдан
Өстен иде мең өлеш,
Үзе — асыл егетләрдән,
Сагынып яшим шул килеш!»
Аның җыры озын һәм моңлы көйгә иде. Ул җырлап бетергәндә, ерак урманда бүре аваз салды, оясы янында сакта торган сандугач саташып сайрап алды. Шулай һәммә тараф бер ара моңга тулып торды һәм кинәт тынып калдылар. Шунда Зәңгәр күлнең аргы башыннан берәүнең курай моңы тавышы ишетелде. Ул да тынып калды. Аннары саз моңы килде. Бары тик шуларны уйнатучының үзе генә юк иде. Әмма Шәһринең йөрәге урыныннан купты. Үз җырына көйне ул Нурсәлимнән отып калган иде. Әнә бит, җанашы да аны ишетеп алган, кураенда-сазында аңа җавап бирә, гүяки моңнары кушылып-кушылып китә!
Бу хәл һәммә кешегә дә ниндидер ят һәм тирән ихласлы аңлашу һәм серләшү кебек тоелды.
XXII
Ә икенче көнне Шәһри иртән уяна алмады. Гөлйөзем әбигә ул саташулы тавыш белән:
— Мин үләмдер ахрысы,— диде.
Аның тавышы шундый да авыр, шундый да ерак, шундый да үкенечле булып ишетелде, хәтта Гөлйөзем әбинең йөрәгенә кызының сүзләреннән ут капты. Ул:
— Балам!— дип, сыкрап елап җибәрде.— Сиңа ниләр булды? Әллә соң Зәңгәр күлнең күзе тидеме?
Гөлйөзем әби нигәдер үзе әйткән шушы сүзләренә ышанды да куйды. Йөгереп төшеп, Зәңгәр күлдән су китерде, аны кайнатып та, шул килеш тә Шәһринең битләренә, кулларына сөртте. Әмма файдасы булмады. Кызы тагын да көчлерәк авырый башлады. Әбекәй бу хәлдән нәрсә эшләргә дә белмәде. Им чыгып карады. Дога укып, Ходайдан үтенде, нәтиҗәсе күренмәде. Шәһризадә кичкә бөтенләй сүздән калды, инде җаны да китәр сыман иде.
Икенче көнне Шәһринең хәле, бигрәк тә иртәнге якта, яхшырак кебек иде, әмма бераздан ул тагын агарынып калды. Гөлйөзем әби урманга чыгып йөгерде. Аңа бүре баласы очрады, ул инде үсеп җиткән, чын бүре булып бара иде. Ул да хәвеф барлыгын бик тиз төшенде. Әбисенә тиз генә сораган үләнен табып китерде. Шул үләнне Гөлйөзем әби өенә алып кайтты, кызына төнәтеп эчертте. Әмма моның да файдасы тимәде. Шәһри тәмам үлем хәлендә иде.
Шушы мәшәкатьләре белән бу көннәре дә узды.
Өченче көнне Гөлйөзем әбигә иртәнге чык бөртекләрен сандугач алып килде. Моны бөркүдән дә файда чыкмады.
Инде башка чарасын табу мөмкин дә түгел иде.
Нәрсә эшләргә дә белерлек түгел. Мөгаен кичкә Шәһри үләчәк икән дигән хәбәр авылга таралды. Әмма шул өч көн булды дигәндә, икенде вакыты узгач, авыл башында бер егет күренде. Аркасында биштәре, кулында таягы бар иде. Кәләпүшен кыңгыр салып, тузан кунган итекләрен үкчәләренә бәргәләп алып, ул урам буйлап атлады. Сызганган җиңеннән көчле беләкләре куәт белән ташып торгандай тоелалар, билен путалаган, йөзенә кояш үзе нур салган диярсең, елмаеп кына атлый.
Мондый кыяфәтле егетләрнең күптән күренгәннәре булмаганлыктан, авыл кешеләре аңа хәйран булып карап калдылар. Ул алардан:
— Гөлйөзем әбинең йорты шушы буламы?— дип, чәчәкле бакча эчендә утырган акшарланган диварлы, олы тәрәзәле, курчак өе кебек ямьле сурәтендә, кызыл калай түбә астында посып утырган йортка таба күрсәтте.
— Әйе,— диделәр аңа,— Син кем буласың, егет?
— Мин ерак юлдан килүче булам,— дип җавап бирде ул аларга, сүзләрен юри шаярту юнәлешендә тотып.— Моннан өч көн элек Зәңгәр күл буенда идем. Бер кызның җырлаганын ишеттем. Аны кем икән, дисәм, Шәһри исемле затлы чибәр, кулга-эшкә уңган асыл гөл икәнлеген әйттеләр. Хак булса, ул шушы йортта тора! Аны күреп китәргә килдем!
Шунда каракош, очып йөреп, аның каршысына агачка кунды да коңгылдап куйды. Егет аңа да уен-көлке катыш сүз белән:
— Син дә мондамыни, хәсрәт агам?— дип эндәште.
— Бу кош — мәет хәбәрчесе!— диделәр өлкәннәр.— Бичаракайның җаны киткән микәнни?
Аларның болай әйтүләре егетне бераз аптырауга салды. Ул, юлын дәвам итеп, Гөлйөзем әбиләрнең капкаларыннан узды. Аның саен артыннан калмый каракош очып барды. Инде Гөлйөзем әбиләрнең өй кыегына кунып коңгылдады. «Козгын кычкырса — үлем килә икән» дип ышанган халык тәмам курыккан хәлендә урамда калды. Егет исә өйгә кереп китте.
Гөлйөзем әби бу вакытта Шәһринең саташулы җанын коткару максатында догада иде. Нык басып килеп кергән егетне күрде дә аптырап калды. Ул аны таный да, юк та иде.
Егет ятакта яткан кызга таба килде. Иелде, Шәһринең маңгаеннан сыйпады һәм болай диде:
— Җаным, син кайларда булдың? Эзли-эзли ярты дөньяларны әйләндем! Ни булды сиңа?— диде дә кызның кәгазь кебек агарган иреннәреннән үбеп алды. Аннары тагын:
— Ярар, җитәр, уянсаң да була!— диде.
Җир йөзендә күпме еллар кичкән, әллә нинди могҗизаларны һәм хикмәтләрне күргән, меңнәрчә әкиятләр белгән Гөлйөзем әби дә бу хәлгә шаклар катты: кызы Шәһризадә, инде үлеп беткән җиреннән айнып, шунда күзләрен ачты. Бераздан аның йөзенә нур иңде. Егетне ул танып алды һәм:
— Нурсәлим, бәгырем, килдеңме? Ә мин сине шундый сагынып көттем! Инде килмәссең, мине оныткансың дип белдем. Нинди утларга салдың син мине, бәгырем?— диде.
— Әйе, җаным! Ачуланма! Соңара яздым! Инде Ходайга рәхмәт, үзеңне эзләп табарга булышты!— диде аңа Нурсәлим, күзеннән энҗедәй яше кайнар булып тамып.— И Шәһри, җанашым, хәбәреңне бик соң алдым бит! Җырыңны ишеткәч кенә белдем!
Шунда Шәһри, аһ диярәк, егетнең кочагына сыенды, аның тәненә һәм җанына кабат көче-куәте кайтты. Бу хәлләр әкият дөньясы өчен ярашлы, әмма хакыйкый дөнья өчен бик тә, бик тә сәер кебек иделәр. Ә Гөлйөзем әби шушы куанычлардан ни әйтергә дә белмәде.
Бераздан Шәһри аякларына басты, Нурсәлим белән ишек алдына чыкты. Кыек башында үлем теләп утырган козгын, шунда бу бәхетлеләрне күреп, тәмам теленнән язды һәм хәйранлыкта җиргә баштүбән егылып төште. Аны шуннан бирле ул якларда күрмәделәр, оятыннан еракка очкандыр, диделәр.
Ә авылда өч көн һәм өч кичә буена туй булды. Шундый да зур бәйрәм иде, хәтта мин дә, халыкка кушылып, «әче» дип тә, «ачы» дип тә кычкырдым әле. Син каян әле анда барып чыккан идең, ялганлыйсың, димәгез. Әнә теге ялкау, йокы чумары Камка ул мин идем бит инде. Шуңа күрә бу әкиятнең исемен «Серле Камка» дип атадым.
Юк-юк, туктагыз әле, тәмаман тәмам итәргә ашыкмагыз, моны «әкият» дидем дә, әмма аның эчендә хакыйкать барлыгын да оныта күрмәгез, югыйсә, белегез, бүтән-башка бер әйбер дә сөйләмәм һәм язмам!
Казан, 2007–2008.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- Büleklär
- Серле Камка - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4594Unikal süzlärneñ gomumi sanı 212440.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Серле Камка - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4547Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205638.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Серле Камка - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4566Unikal süzlärneñ gomumi sanı 200338.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Серле Камка - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4575Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199936.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Серле Камка - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2816Unikal süzlärneñ gomumi sanı 140346.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.70.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.