Latin

Серле Камка - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4547
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Аларның барысы да ханыбызныкы һәм сезнеке! Иле бай булса, хан үзе дә бай була!— диде, гүяки чын күңелдән әйтеп, хактан да шулай икәнлеген белдерергә теләгәндәй башын иеп.
— Хәйләкәр!— диде, көлеп ханша.— Миңа андый кешеләр ошый. Алар булдыклы булалар!
— Әмма халык андыйларны сөйми!— диде Әнүр бәк, үзенең акыл куәтен сиздерергә теләүдән шушы рәвешле әйтеп.— Хәйләсез дөнья — файдасыз! Шуны да белмиләр!
— Абау,— диде ханша,— сез әле бүген юк-барны да сөйләргә яратасыз икән. Нәрсә, әллә Шәһринең хуш исле яулыгы шулай тәэсир иттеме? Башыгызны әйләндердеме?
— Абау,— диде ханша,— сез әле бүген юк-барны да сөйләргә яратасыз икән. Нәрсә, әллә Шәһринең исле яулыгы шулай тәэсир иттеме, башыгызны әйләндердеме?
Әнүр бәк кулында яулык барын онытып җибәргәнен шунда гына исенә алды. Гаҗәпсенү катыш елмаеп учын ачты, яулык аның аяклары астына төште. Әмма ул аны кабат кулына аласы итте.
— Китерегез, иясенә кайтарып бирим!— диде ханша, аның сезгә барыбер кирәге юк!
Әмма Әнүр бәк яулыкны аңа бирергә теләмәде, кулында килеш, ашыгып артына яшерде:
— Юк, бу ул яулык түгел!— диде, көтелмәгәнчә каушап.
Ханшага бу вакыйга көлке кебек тоелды. Ул каһкаһалады. Аннары:
— Нәрсә, безнең Әнүр бәк гашыйк булганмы әллә?— дип сорады, аңа сынаулы караш ташлап алды.— Мин әле эш белән килгән идем! Димәк, ялгышканмын!— диде дә чыгып китә башлады. Әнүр бәк аңардан:
— Ханым-солтаным, нинди эш иде ул?— дип сорады, әмма җавабын ишетмәде. Юктан гына килеп кермәвен сизенде. Мондый хәл бик сирәк булганлыктан, йомышның да олы икәнлеген ул аңларга тиеш иде. Ханша тукталмады. Шунлыктан Әнүр бәк аның янына үтенеч йөзе белән якынлашырга ашыкты. Сөйли бирде:
— Мондый олы, мәртәбәле кунакны сый-хөрмәтсез җибәрү килешмәс. Ил алдында йөземне каралтмагыз, зинһар!
Ханша тукталды. Аңа таба борылды һәм:
— Нинди сый-хөрмәтегез белән безне сөендермәкчесез?— дип сорады.
— Әйе, хәзер!— диде Әнүр бәк, шунда чатан аягына чалынып егыла язды.— Хәзер!
— Ашыкмагыз, хафаланмагыз! Сезгә бары тик хан кызының янындагы тәрбияче кортканың китүе хакында хәбәрне генә китердем!— диде ханша, үзен һаман да тыныч һәм мәгърур тотып.— Аннары, аннары... Без монда илебез көнен күрик дип узып барышлый гына идек. Тәхетне озакка калдырып булмый. Сый-хөрмәтне киләчәктә күрербез дип беләбез! Хушыгыз!
Ул кинәт кенә борылды да чыгып китте. Ишек катында торган сакчылары аның артыннан иярделәр. Ханшаның килүе һәм тәрбияче кортка хакында әйтүе үзара ярашмый, бәйләнешсез сыман тоелдылар Әнүр бәккә. Монда башка бер сер булырга тиеш иде. Шул хакта уйланып, ул үзенең бәклек тәхетенә барып утырды, аннары:
— Ни өчен бу хәбәренә зур мәгънә салды соң әле ханша, юньсез?— дип сөйләнеп алды, хәтеренә чумды.
Ә ни өчен бу хәбәр гайре табигый булырга тиеш соң?

IX
Шәһринең күңеле тулы сагыш иде. Аңа Ханбалыкның биек диварлары, алтынлы-мәрҗәнле җиһазлары-байлыклары һәммәсе дә зиндан авырлыклары кебек тоела башладылар. Гөлйөзем әбисе гүяки барча шатлыкларын, ваемсыз гомеренең рәхәтлекләрен үзе белән алып киткәндер сыман. Мондый сагышка күптән бирелгәне булмаганлыктан, тагын да боекты ул. Һаман да шушы хәлдә калырга ярый идеме соң?
Җитмәсә аның яулыгын Әнүр бәк эләктереп китте. Ничек кыз кулыннан ычкындыргандыр, ничек болай килеп чыккандыр? Барысына да бары тик сагышлануы гаепле инде. Кулына нәрсә тотса, шул төшеп китәргә тора. Бәлки аңарга янына уен кызларын чакырыргадыр? Алар белән кырларга-болыннарга чыксын! Моңарчы да сагышка бирелгәли түгел идеме соң? Кырлар-болыннарга ат өстендә чыксалар, сагышлары таралып китә торган иде. Уйнаклап барган аргамак, җай искән җил, табигать хозурлыгы — болар барысы да сагышларны тарату өчен түгелмени? Чыксын ул урманнарга, чыксын ул болыннарга!
Шәһри шулай кирәк дип тапты һәм кызларына бу хакта хәбәр салды. Сарайда аның өчен иптәшлектә алты кыз бар иде, алар һәммәсе дә үзе кебек җитүләр, үзе кебек моңлылар, үзе кебек зат ияләре. Аргамакларын уйнатып җиде кызның болыннар-кырлар буйлап узуларына элекләрне дә халык сокланып кала торган иде, бу юлы да шулай булды.
Җиде кыз, угланнар киемендә, үзләренең көмеш ялтыравык тимер тәңкәле киемнәрендә җилдәй җитез, кояштай нурлы сурәттә узып киттеләр. Азмы егет-җиләннең йөрәкләре ярылгандай булып калды, азмы кызлар, аларны угланнар дип белеп, аһ авазы белән чыккан кайнар сулыш ялкыннарында иреннәрен чиядәй кызартып көйдерде? Гаҗәеп хисләр, гаҗәеп күренешләр үзәкләрне өзде? Дөнья йөзе шушы җайдакларның бәхете өчен генә яратылган да, алар шуны танырга дип кенә туганнар, үскәннәр, яшиләрдер сыман иде.
Җиләс җил чыннан да үз эшен башкарды, табигать рәхәтлеге аның күңелен савыктырды. Бер сәгатьләп тә уйнарга, ат чаптырып болын-кырларны гизәргә өлгермәделәр, Шәһринең күңеле шатлык-сөенечләр белән тулды. Ул да кызлары кебек үк чишмәдәй челтерәп көлә, сандугач тавышларына кушылып рәхәтлек илә сөйләшә, уен-көлкегә ихластан бирелә башлады. Ат өстендә алар әле сибелеп-чәчелеп, әле бергә җыйналып, үзара шаярыша торгач, вакытның шактый күп узганлыгын сизенми дә калдылар. Шәһри, иптәш кызларын юри үртәп качып, агачлар артына тукталды. Атыннан төште. Дөньялык гүяки тынычланып калды. Анда-санда кошлар күтәрелгәндә, аларның канат җилпү тавышларыннан, сандугачлар-тургайларның шашынып сайрауларыннан, күкеләрнең авазларыннан, якында гына кызларының үзара көлешеп хәбәрләшүләреннән гайре тавышлар ишетелми иде. Шәһри эчтән генә көлде, мыштым гына тыңлады. Аргамагын, пошкырмасын дип, иркәләп муеныннан-маңгаеннан сыйпады. Ул арада кызлары аны югалтуларын аңлап алдылар һәм, аваз салып:
— Җанашыбыз, сез кайда?— дия башладылар.
Арадан берсе:
— Мин күрдем, ул ары таба китте!— диде.
Аны икенчесе куәтләде. Атларының тояк тавышлары ерагая башлады. Аларның артларыннан калмаска, мыштым гына көлеп барырга дип Шәһри дә аргамагына күтәрелде. Әле бер юл чатына, әле икенчесенә очрап, агачлар арасында адашып баруын тойды. Аргамагын кирегә борды. Чаптыра башлады һәм чиксез-кырыйсыз тоелган болыннар-кырларга килеп чыкты. Ханбалыкның алтын гөмбәзле манаралары кичке кояшта ялтырап бик ерактан ук күренә иделәр. Шәһринең дулкынлана башлаган күңеле тынычланды һәм ул шунда, курай уйнаган тавышны ишетеп, тын калды.
Аның бу авазны элекләрне дә ишеткәне бар иде. Курайда көтүче малайның уйнаганын аңа әбисенең ничә тапкыр сөйләгәне булды. Курай асыл егетләр кулында гаҗәеп матур көйләр чыгара икән. Анда уйнап, егетләр кызларны саташтыралар, имеш.
Ә курай тавышы чыннан да бик моңлы, күңелләргә үтеп керә дә зиһенеңне хисләргә күмә. Әмма Шәһри бик бирелеп торамы соң? Ул бит хан кызы! Уйна, егет, уйна, барыбер Шәһрине адаштыра алмассың. Аның күңеле синең моңнарыңа кол булмаячак.
Әмма Шәһри һаман да курай уйнаган егеткә якынлаша барды. Ешлыктан бераз читтәрәк калкулык бар. Анда бер егет курайда уйнап утыра.
Шәһри аның каршысына килеп чыкты. Егет әүвәле аңа игътибар итмәде. Аннары күрде, өнсез калды.
Кыз да аңардан күзләрен ала алмыйча, атында утыра бирде. Егетнең саргылт чәчләре җилкәсенәчә төшеп үскәннәр. Күзләре моңлы һәм сагышлы хисләр эчендә иделәр. Шәһригә алар тәэсир итмәгәнлектән, ул егеттән ни өчен болай боегуын сорамакчы иде дә, аның курай моңы кинәт өзелүдә үзен гаепле сизеп, шунда белештерми оялып куйды. Егет исә аңардан:
— Углан, юлыгыз кая илтә?— дип сорады.— Минем сезне моңа кадәр күргәнем юк иде бугай?
Бу сүзләр әллә чынлап, әллә шаяртып әйтелделәр. Шәһри шунда егетнең тавышында да моң һәм ягымлылык сизде. Аңа карата нинди дә булса изгелек кылу теләге туды. Ул элекләрне дә курай моңын ишеткән, әмма болай ук тәэсирләнмәгән иде.
— Син Нурсәлим буласың, әйеме?— диде Шәһри, аны тануын белдерергә теләп.
— Әйе,— диде егет,— көтүче Нурсәлим булам. Ә сез кем?
— Ә мин — хан кызы!— диде Шәһри, ни өчен тел яшермәвен аңлый да алмыйча.
Нурсәлим көлеп җибәрде. Шәһригә аның болай эшләве ошамады:
— Нигә көләсең?— диде, ачуланырга яки көлүенә кушылырга белмичә.
— Кызлар угланнар киемендә йөрмиләр инде!— диде егет, беркатлылык күрсәтеп.— Нинди кызлар буласыз ди инде сез?
Шунда гына егетнең ни өчен көлгәнлеген Шәһри аңлап алды һәм башындагы көбәне салды, җилкәләренә, гәүдәсенә кара калын озын чәчләре ишелеп төштеләр. Нурсәлим аһ итте.
— Гафу итегез, ханбикә солтаным!— дип урыныннан түбәнчелек белән купты, тезенә төште.— Гафу боерыгыз, мин сезне танымадым, сине тиешенчә санга алып сөйләшмәдем...
Шәһригә тагын да горурлык өстәлде. Әмма шушы вакытта күңеле белән нидер булды, аңа Нурсәлим бик тә якын, үз кеше кебек тоелып алды. Моңардан Шәһринең йөзенә кызыллык йөгерде.
Шулвакыт агачлар арасыннан шаулашкан авазлар ишетелде. Болар хан кызының яраннары иделәр. Болынга килеп тә чыктылар. Сүз эзе бозылу җаеннан файдаланып, аргамагын Шәһризадә куалап алып китте, башкалар аңа иярделәр. Ә Нурсәлимнең көтүе алардан куркынып тарала башлады. Ул да түгел, каршы яктан болынга бөтенләй бүтән төрле җайдаклар килеп керделәр. Алар да Шәһригә таба якыная башладылар. Нурсәлим боларның араларыннан агасы Әнүр бәкне танып алды. Аңа шулкадәр дә ачуы килде, хәтта куллары да йодрыкландылар. Шушы вакытта Әнүр бәкнең Шәһрине үзенә яр итү теләгендә яшәвен, бу хыялының никадәр йөрәкләрне өзгеч булуын Нурсәлим аңлап алды һәм күзенә яшьләре килде.
Яраткан-сөйгән кешеңә тиң түгеллегеңне аңлаудан да авыррак халәт яшь кеше өчен бармы икән? Нурсәлим үзенең көтүче егет кенә булуына, бәхете өчен көрәшә алмавына хәсрәтләр чикте. Ул инде, үзе дә аңлый алмыйча, йөрәге хәлләрен төшенмичә Шәһрине сөя, ярата башлаган иде. Кинәт нидер булды, йөрәген сихри ялкын төреп алды, йөзе кабат нурланды һәм ул мәхәббәте белән бәхетле икәнлеген аңлап, канатланган күңеле ярдәмендә күкләргә ашкандай үзен хис итте.
Бераздан тагын кураен кулына алды. Күздән югалган атлылар ягына карап, әле моңа кадәрле бер дә уйнап карамаган, кеше колагы ишетмәгән көйне сузып җибәрде. Шунда кулына саз аласы, аның кылларына чиртеп-чиртеп, моңына җыр сүзләре кушасы килде. Бу теләге, шушы хисләре аңа рәхәтлек, олылык, мәртәбә бирделәр. Шәһри инде хәзер аның йөрәк серенә әверелде.

X
Нурсәлим, үз хәленә үзе сәерсенеп, курай уйнавыннан шунда туктап калды. Якында гына ат кешнәп алды. Көтү йөртә торган соры биясе шушы иде.
Егет аның янына килде. Муеныннан, ялларыннан сыйпады, аннары:
— Эһ атым-атым, әгәр дә соры бия генә булмыйча, елгыр аргамак сыйфатына керә алсаң иде, мин, сиңа атланып, лачындай очар идем, көтүче егет кенә булмыйча, арыслан кыяфәтле углан сыйфатка керер идем,— дип зарланып алды. Шунда күзләре ирексездән тагын да яшьләнделәр, сары бия дә, урынында тыныч кына басып тора алмыйча, кайнарланып биеп алды һәм, адәм теле белән эндәшеп:
— Елама, Нурсәлим, егет бул, елама!— диде.— Мин бит әле карт соры бия генә түгел. Мин әле хикмәтле дә. Нәселем шундый нәселдән — борынгы бабаларым сыртында Сөләйман пәйгамбәр үзе утырып йөргән. Әткәмдә — синең әтиең, ә миндә — син! Берәр тапкыр михнәт чиктергәнем булдымы?
Нурсәлим, боларны ишетүгә, соры биясенә нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Уңына, сулына карап алды. Эзләде, таба гына алмады:
— Кем сөйләнә монда?
— Эзләмә, мин — монда, синең соры бияң булам! Курыкма!— диде шунда аты, пошкырып-пошкырып.
Нурсәлим мондый ук могҗизаларны көтмәгән иде, шунлыктан акылын җыя алмыйча, басып торган җирендә аңсыз калгандай тойды үзен. Ә соры биясе сөйләвен дәвам итте:
— Син минем аякларым арасыннан чык, менә шунда чын могҗиза күрерсең!— диде.
— Булмаганны! Нинди әкият бу тагын?— диде Нурсәлим, һаман да аптырашта кала биреп, саташам бугай диярәк, үзенең кулларына, аякларына карап алды. Аның искереп беткән киемнәре, арык гәүдәсе үзен нәкъ Салам-торханга охшата сыман иделәр. Ул менә яңа гына, шушы сыйфатта хан кызы алдында басып торды, сәҗдәгә егылды, җитмәсә аны сөйгәнлеген хыял итте бит. Юләр дә юләр, ул үзе дә мескен диванадан түгелме соң? Нәкъ шулай!
— Ашык, егет, ашык!— диде соры бия, егетнең аптырашта торуын тоеп.— Йөрәгем кайда ашкынуын, нинди канатларда талпынуын онытма! Әйдә!
Шунда Нурсәлим белән нидер булды, аның йөрәгенең куәте артты һәм ул шушы соры биясенең аяклары арасыннан тәгәрәп чыгып карарга ният итте. Нәкъ әйтелгәнчә булды. Соры бия гаҗәеп тә күркәм, озын торыклы алмачуар атка әверелде. Иярләре-өзәңгеләре алтын-көмеш белән бизәлгән иделәр. Шунда ук алмачуар атка әверелгән соры бия болынны яңгыратып кешнәп алды. Егет ияргә сикереп менде. Киемнәренә игътибар итте: ул тәмамысын затлы киенгән сугышчы угланнар кыяфәтендә иде. Ияр янына тагылган чуклы кылыч, кояш-ай сурәтле калкан, җәя-ук, сөңге һәм саз аны хәйран иттеләр. Чынмы бу дигәндәй, Нурсәлим сазның кылларын чиртеп алды. Юк, бу гади саз гына түгел, сихри иде. Һәр чирткәне саен моң агылды, болынга көй таралды. Нурсәлимнең аңа кушылып җырлыйсы килде. Әмма алмачуары ашкынып кешнәп куйды. Аның биргән авазларына башка атлар да җавап бирделәр. Нурсәлим тезгенне тартты, өзәңгегә басты. Алмачуар шундый да ашкыну белән томырылып чабып, күзе төшкән кешеләрне аһ иттереп калдырды.
Ул да түгел, Нурсәлим үзен Шәһри янәшәсендә илаһи бер ямь белән ат йөгертеп баручы углан сыйфатында күрде. Кыз әүвәле аңа игътибар итмәде, ә аннары аларның аргамаклары тукталып калдылар. Егет, бу хәлгә бик тә исәрләнеп, кулына сазны алды һәм кылларына чиртеп-чиртеп уйный да башлады. Гүяки моңа кадәр шушы көйне ничәмә тапкырлар уйнаганы булган, бу җырны ничәмә тапкырлар җырлаганы бардыр сыман иде.

Сез сорыйсыз миннән, шау чәчәкләр,
Сез сорыйсыз, җилләр, сүз диеп,
Сез сорыйсыз, кояш, мондый хисләр
Кайдан диеп синдә, и егет?

Үзегезме аны күргән саен,
Онытылып сирпеп чукларны,
Аһ ормыйча гына калу җаен
Табалдыгыз, елап күзләрне
Чылатмады шушы зарларыгыз,
Тимәдеме йөрәк кайнарыгыз
Минем кебек егет җаннарына,
Сөю дөрли бәгырь каннарында.

Сезме, җилләр, дәртле искән чакта,
Чәчләренә аның уралып,
Саташмыйча кала алалдыгыз?
Хәлләрегез — шашып еларлык!

Сезме, кояш, аны күрер өчен
Чыкмадыгыз һәркөн таң белән?
Ул югалса, болытларга күзен
Яшерүче сез ул дип беләм!

Минме әллә аны сөйми калам?
Минемме соң моңа хакым юк?
Ул бит минем бәгырьдәге ярам,
Кадерле яр, җаным интизар!

Нурсәлимнең моңа кадәр дә онытылып җырлаганы бар иде. Әмма бу рәвешле кызның күзләренә карап, аптырашта калган бар дөньяны хәйран итә алганы булмагандыр мөгаен?
Җырларның үзенә багышланган булуын аңлап алган Шәһризадә дә онытылып хисләргә бирелде. Ул әлегә берни дә уйлый алмый иде. Һәм менә җыр тукталды. Шәһри, йөзендәге кызыллыкны җуя алмыйча торганнан соң гына:
— Сез кем, егет?— дип сорады.— Миннән көләр өчен монда килдегезме?
— Мин, мин — монда!— дип аваз салды шунда кара айгырына атланып килеп җиткән Әнүр бәк, егетләренә артыннан калмаска кул изәп, кыныннан кылычын чыгарып, гүяки сугышырга-орышырга уйлап.— Бу нинди башбаштак әле монда? Хан кызының алдында авыз күтәреп җырлап торырга нинди явызның намусы кубарылган?
Шәһринең соравына җавап бирергә өлгермәгән Нурсәлим нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ничек Әнүр бәкне күрми калуын да аңламады. Әмма кылычын ул да кыныннан суырып алды. Өстенә дәһшәт белән ат чаптырып килгән Әнүр бәктән чак читкә тайпылып, бәладән котылып калды.
— Әһә, котың киттеме? Качасыңмы, куркак җан?— дип оран салды Әнүр бәк.— Оялмыйча җырлап торырга булдырасың, ә егетлектә сеңерең камырмы?
Бу үртәү сүзләре Нурсәлимнең котын кайтардылар. Бу мизгелдә ул сөекле Шәһринең күзләренә карап алды. Кыз аның батырлык күрсәтүен көтә иде сыман.
Мәйдан уртасында ике баһадир кылычка-кылыч килделәр. Бер яктан сарай кызлары аһ иттеләр, икенче яктан Әнүр бәк егетләре, орышка дәрт биреп, калканнарына кылычларын сугып-сугып алдылар. Гүяки ай белән кояш очрашкан җирдә кара болыт пәйда булды. Әнүр бәк утлы яшен кебек кинәттән һәм көтмәгәндә Нурсәлимгә кылычы белән орды һәм кулына яра салды. Егетнең сугыш һөнәрендә маһирлыгы юк иде. Җитмәсә ул бу орышны мәгънәсез дип аңлады. Шәһринең йөрәген яулау өчен булса, алар болай, бу рәвешле алышырга тиеш түгелләр иде сыман. Кыз үзе кемне сөюен кан койдырмыйча да әйтеп бирә алмыймы? Йөрәгенең хисләре мең тапкыр кыйммәтрәк түгелме? Ул Нурсәлимне яратадыр, Нурсәлимне сөя, аны күрер өчен генә болынга килгәндер, башкача булмас. Ә Әнүр бәк аларның хисләрен сүндермәкче, мәхәббәтләренә каршы төшмәкче була. Болай дөрес түгел, алай ярамый! Мәхәббәтне сугышып-талап алмыйлар һәм кан белән яуламыйлар!
Егет шушы рәвешле уйлады. Әмма Әнүр бәк һаман да аңа кылычы белән кизәнә, сакланырга өлгерә алмый калган Нурсәлимне юлбарыстай чәйнәп ташларга ашкына бирде.
— Җебек! Җебегән!— дип кычкырды, аңарга кизәнгәне саен, ачуы белән Әнүр бәк.— Кем батыр, кем көчле — хан кызы шуныкы!
Кайдан көч килгәндер, Нурсәлим кинәт кенә кызып китте һәм үзе дә Әнүр бәкне кысрыклый башлады, беләгенә кылыч белән орып, өстенгә чыга барды. Әмма Әнүр бәк, аны җәһәт хәрәкәт белән мәкерле яралап, кабаттан ярсып китеп, әрсез көрәшен яңартты. Инде Нурсәлим чигенергә мәҗбүр булды.
Бу хәлдә Шәһри тыныч тора алмый иде:
— Җитте!— дип, әмер биреп кычкырды. Ул да түгел, Ханбалык капкасыннан атлы гаскәриләр күренделәр. Алар хан кызына бәла килгән дип белеп, аны коткарырга дигән теләк белән бире таба ашкынып килә иделәр. Бу хәлне күреп алган Нурсәлим орыштан туктады, Әнүр бәк тә хәл алуны мәслихәт күрде. Әмма, ул да түгел, Нурсәлимнең аргамагы кешнәп куйды һәм, хуҗасы тезгенен тартуга, сугыш мәйданыннан чаптырып китеп барды. Агачлар арасына кереп югалгач кына Нурсәлим зур хата ясаганлыгын, куркып качуын аңлап алды һәм, җиргә егылып, үксеп елый башлады. Бу елау мәхәббәт һәм рәнҗеш, оят катнаш иде. Аргамак аның өстеннән атлап чыкты да кабат соры биягә әверелде, Нурсәлим дә сәләмә киемнәрендә калды. Ул да түгел, алар янына җайдаклар килделәр дә, арадан берсе, тукталып:
— Углан кая качты?— дип сорады.
Нурсәлим аңа таба башын күтәрде.
— Бу минем көтүче, йоклап ята, юньсез!— дип, Әнүр бәк аны танып алды да, тукталган гаскәригә:
— Йоклый-йоклый шешенеп беткән, ахмак малай! Төшендә күреп калган булса гына инде!— диде.
Алар атларын куалап китеп бардылар. Нурсәлим шунда гына яралы кулы-тәне әчетүдән сыкранып куйды. Ярый әле кан саркуын күрми, аңа игътибар бирми калдырдылар.


XI
Әнүр бәк тантана итте. Шәһри алдында батырлыгын күрсәтә алу форсаты аңа әлегәчә тәтемәгән иде. Сараена кайтып, тәхетенә җәелеп утыргач, түш изүләрен ачып, аннан яулык тартып чыгарды.
Чын мәгънәсендә Шәһринең бүләге түгелме соң бу?
Шунда кинәт кәефе үзгәреп, йөзе караңгыланды. Бу егетнең кайдан килеп чыгуы аңа билгесез икән бит! Кем ул? Ханлыкта шушындый яхшы, затлы киемле, җитмәсә җырга-уенга да оста углан бардыр дип Әнүр бәк башына да китермәгән иде бит.
— Кем ул, кем?— дип кат-кат кабатлады ул үз алдына соравын. Шәһри каршында булган орышны күз алдына кайтара-кайтара уйланды.
Әгәр дә кылычын углан катырак суккан булса, Әнүр бәкне кискен яралыйсы, атыннан да бәреп төшерәсе иде түгелме? Моңа кадәр кем аңа каршы орышка чыгарга җөрьәт итте, нинди намусы белән?
Боларны уйлау Әнүр бәкнең тагын да ачуын кабартты. Ул урыннан сикереп торды, бүлмә буйлап йөренә башлады, чатан аягы тагын да ныграк аксаклады. Ачуыннан әле урындыкларны этеп-этеп җибәрде, әле савытларга-савытларны орындырды. Кесәсенә тыгып куйган Шәһринең яулыгын кабат кулына алды, иснәде. Сулышлары киңәеп киткәндәй тоелды. Рәхәт итеп һава алды.
— Ярата хан кызы мине! Мине генә ярата!— диде ул эчке бер шатлык һәм куаныч белән.— Югыйсә миңа кулъяулыгын бүләк итәр идеме? Юк! Ярата ул, ярата! Яулыгын махсус, ерактан ук минем килгәнне күреп алып, миңа таба дип җилләр белән сәлам юллап очырды, мине күреп, миңа дип ташлады! Кулыма бирергә оялгандыр әлегә!
Аңа шушы рәвешле уйлаулары рәхәтлек бирде. Югыйсә Шәһринең яулыгын ничек тотып алуын да, бу очраклы вакыйганың сәбәбен дә белә иде. Әмма алай дип түгел, бәлки үзенә кирәкчә, үз аңлавынча гына хыялында тотасы килде. Аның өчен бу рәвешле уйлау дөрес кебек тоелды. Ул шушы тойгылары эчендә Җир йөзенең иң бәхетле кешесенә әверелде. Аннары:

«И сөйгән яр, син дип көя бәгырем,
Син дип яна һәм сызлана күңелем!
Син булмасаң — бетәр яшәү кадерем,
Син булмасаң — көнем сүнәр, бәгырем!»—

дип җыр сузды. Моңа кадәр шушы рәвешле көй, шушындый да ямьле сүзләр барын белми идеме, үзе дә бу осталыкларыннан аптырашта калды. Кеше-кара ишетмәдеме икәнлеген белер өчен як-ягына каранып алды. Шушында гына күңелендәге сәер рәхәт халәт юкка чыкты.
Мондый хәлне — «күңел утырды», диләр. Әнүр бәк белән дә шушылай булып чыкты. Аның күңеле утырды. Ул үзен гүяки гаҗәеп зур шар өстендә күрде. Бу шар пыяла сыман, аның өстендә Әнүр бәкнең үзеннән гайре һичкем юктыр кебек. Һәм кинәт күкнең йөзендә ак болытлар пәйда булды. Алар ниндидер бетмәс-төкәнмәс сагыш алып килделәр. Күкнең йөзе инде кара болытлар белән тулды, яшен яшьнәде, яңгыр яуды. Әнүр бәк үзен шар өстендә түгел, бәлки былчырак арасыннан авыр адымнарын сөйрәүче итеп тойды. Кара үзле туфрак аның аякларына ябыша, өелә. Аңа авырдан-авыр, кыеннан-кыен.
— Фу, әллә саташам инде!— дип, Әнүр бәк башын читкә органдай чайкап алды. Айнып киткәндәй булды. Аның мондый халәтне дә кичергәне юк иде. Тәхетенә утырып, кабат уйларына бирешмәскә тарышты. Әмма теге угланның кем булуын аның беләсе килә иде. Вакыйгаларны кабат күз алдыннан, инде бу юлы хыялга бирелмичә генә, сабырлыкта кичерде. Угланны куа киткәннәрендә, йоклап яткан Нурсәлимнең өстенә барып чыгуларын исенә төшерде. Ачуы белән җикереп:
— Ул җебек малай актыгы бөтен көтүләремне таратып бетергән, ахмак!— диде дә, тагын да ачу беләнрәк: — Кем бар анда? Керсен әле!— дип җикерде.— Кертегез! Нурсәлимне китерегез!
Бераздан кәнизәк-хезмәтче яшь кыз килеп:
— Нурсәлим көтүләрне әле генә кайтарды, абзар-араннарына кертеп йөри!— диде.
Әнүр бәкнең күзләре уйнап куйды. Инде ничә көннәр бу кәнизәкнең күренгәне юк иде. Аны сырхауланды, диделәр. Әнүр бәкнең бу кәнизәк кызга күңеле ятып тора иде, шунлыктан йомшак тавыш белән эндәште:
— Кил әле бире... Итекчә!.. Кил әле, оялма!— диде.
Итекчә исемле кәнизәк кыз аның каршына оялган йөз белән, әмма тәмам буйсынган хәлендә якынайды. Әнүр бәк аңа назлы итеп елмайды да:
— Син, Итекчә, сүземне тыңла! Нурсәлимне ошатасыңмы?— дип сорады.
Кыз һаман да курыккан күзләре белән Әнүр бәккә туры карап:
— Белмим!— диде.— Мин... Мин...
Ул шунда: «Бәк, мин сезне яратам! Сезнеке буласым килә!»— дип әйтмәкче иде, әмма кыюлыгы җитмәде. Аннары ул болай да Әнүр бәкнеке бит инде. Бу хакта исенә төшереп торуы урынлы булырмы?
— Белергә кирәк, белергә!— диде Әнүр бәк, кәнизәк кыздан усал һәм сөексез карашын яшерергә теләп.— Белергә кирәк! Мин сине аңа ниятләп тора идем әле!
Кыз аһ итте. Ул бит Нурсәлимне яратмый. Дөресрәге, бу хакта күңеленә дә кертеп караганы юк. Ә бәге нәрсә ди? Нурсәлимгә ниятләдем, диме? Яратмый бит ул аны, Нурсәлимне!
Итекчә тәмам курка калды. Күзләренә яшь килде. Үзенең бәхетсезлеген уйлады. Аның күзләренә сылу егет булып үсеп килгән Нурсәлимнең бер дә чалынганы булмады. Яхшылыкларын һәм күркәмлекләрен телләргә алып сөйләсәләр дә, кәнизәк Итекчәнең андый сүзләрне колаклары ишетмәде. Хәтта аңа әбисе Хөршидә дә бу хакта әйтеп караган иде, бәк уенчыгы булмаска кушкан иде.
Итекчәнең күзләреннән яше китә белмәде. Өмет, хис, мәхәббәт, курку катнаш теләкләре белән Әнүр бәкнең йөзенә, ничек ай кояшка таба тартылса, шулай карап тора бирде.
— Бар! Бар, чакырт, керсен!— диде Әнүр бәк, күзләрен аңа салырга да теләмичә.
Итекчә кыенсынып кына чыга барды. Ни сәбәпле авыруын, хәленең әле бүген генә тәненә кайтуын уйлады. Әгәр дә әбисе Хөршидә аңа үләннәр кайнатып эчертмәсә, ул бәлки «китсәң — кайтмассың йортына» юл алган булыр иде? Ә Әнүр бәк аның хәлен дә, авыруы сәбәбен дә сорамады. Бәлки кызыксынып, башкалар аша белешеп торгандыр, шуңа кадәр кабатлап төпченергә теләмәгәндер?
— Тукта, тукта!— диде, кызга кычкырып Әнүр бәк.— Итекчә, тукта әле, сүзем бетмәгән!
Үзенә кирәктә ягымлы була белүче бәкнең тавышында сәясәт очкыны уйнап куйды. Ул ниндидер хәйлә корырга өлгергән иде булса кирәк.
Итекчә, тукталып, аңа йөзе белән борылды. Әнүр бәкнең шушындый иркә тавышын ярата иде ул. Сөю-сәгадәт сүзләрен дә менә шушылай әйтә түгелме?
Итекчәнең йөзендәге кара болытлар юкка чыктылар. Әнүр бәктән ул изге сүзләр ишетергә өметләнә башлады, шунлыктан аңа хәтта күңеллерәк тә булып китте.
— Син, Итекчә, шул Нурсәлимне күзәткәләп йөре әле! Нигәдер ошамый башлады ул миңа. Йөрәгендә мәкер бардыр сыман. Күңеле тулы начар уйлар түгелме? Сөйләштереп тә кара. Аңа мине яманла! Рөхсәт итәм, теле чишелеп, хәйләсе беленмәсме?— диде Әнүр бәк, тәхетеннән торып, кызга якын ук килеп, уңына һәм сулына төшеп.
Мондый вакытта бәк аксаклаудан туктый, канатлана башлый торган иде. Бу юлы да шулай булды.
Итекчә:
— Ярар, тырышырмын!— диде, инде хәзер үзен горур тотып, бәкнең күзләрендә ут ялкыны кабынуны тоеп. Әмма бу ут ялкыны мәхәббәттән түгел, бәлки мәкердән иде. Кыз анысын әлбәттә төгәл генә аера алмады. Күңеле белән ышанып: «Бәк мине сөя, уты — эчендә яна, тыштан гына күрсәтми!»— дип уйлады. Бу фикере аңа канатлар бирде.
— Бар, аны монда чакыртырга онытма!— диде Әнүр бәк, Итекчәгә тагын да ягымлырак итеп эндәшеп.
— Ярар!— дип, беркатлы кыз чыгып та китте. Әнүр бәк сөенеч эчендә калды.
Кызның Итекчә дип аталуында сәбәп бар иде: аны киез итек эчендә суда агып килгән килеш табып алдылар. Ул вакытта балалар су керә иделәр. Сабыйның елаганын ишетеп, аны ярга алып чыктылар. Малайлар арасында Әнүр бәк тә бар иде. Кыз, аны күрүгә, гүяки уянып, таныгандай авызын ерды. Малайларга бу хәл ошады. Аңардан:
— Әнүр бәк бала тапты!— дип, иптәшләре үртәп көлделәр, шуңа да ул:
— Мин хатыннар түгел лә!— дип мыскылланды.
Баланы бәклектә яшәүче ялгыз карчык Хөршидә әбигә бирделәр. Исемен дә, итек эчендә табылуына нисбәтле итеп атап, «Итекчә» диярәк куштылар.
Дөньяда могҗизалар күп була. Кыз үсеп җитеп, Әнүр бәккә бөтен күңелен багышлады. Моның өчен бәк аңа рәхмәтле булырга тиеш иде.

XII
Шәһри инде икенче көнен тәрәзә яныннан китмәде диярлек. Аның күңелендә уйларның төрлесе уйнады. Ул әле көтүче егетнең курайда көй чыгарып утыруын хәтеренә алды, әле Әнүр бәкнең батырлыгына сокланды, әле углан егетнең сазны чиртеп җырлаганын, ә аннары дошман кылычыннан коты очып, мәсхәрәле төстә качып китүен — барысын-барысын да хәтерендә яңартты. Ә менә бүген аның кулына, гөлләрне сыйпап торганында, кара тимгелле тимер-камка очып килеп кунды. Шәһри шунда гына әбисе Гөлйөземне онытып җибәрүенә хәйран итте.
Әйе, әбисе бар иде бит. Аның белән киңәшә, сер алыша ала иде. Инде аңардан аерылды шул, нәрсә эшләсен, кемнәргә барып башын куйсын?
Шәһризадә шунда тимер-камканы югарыга таба күтәрде. Аны очыртырга теләп, бала вакытындагыча:
— Тимер капкаң ач-ач, киявең килә, кач-кач!— дип әйтеп карады. Әмма тимер-камка очарга теләмәде, беләгенә таба йөгереп төшә башлады.
— Нәрсә булды? Нигә алай киреләндең?— дип сорады аңардан Шәһри.
Әмма кызга бөҗәк бер сүз дә әйтмәде. Бу гаҗәп хәл иде. Бөҗәкләрнең күп сөйләшергә, һаман кыштыр-кыштыр ашарга, йөгерергә, тынгысызлануларына Шәһринең күптән исе китми иде инде. Ә бу юлы аптырады. Тимер-камка гүяки аңа кечкенә күзләрен тутырып карыйдыр, борчылма дип, шушы рәвешле карашы белән белдерәдер сыман да тоелды.
— Әллә син бөҗәкләр телендә сөйләшә белмисеңме? Нигә эндәшмисең?— диде аңарга тагын да Шәһри, тимер-камканың серен төшенгәндәй әйтеп.
— Ә, белдем, син мине юри үчеклисең!— диде ахырда Шәһри. Һәм шунда ничектер күңеле тынычланып калуын, хәтере сафлануын, уйлары-борчылулары юкка чыгуын тойды.
— Менә син нәрсәне теләгәнсең икән, тимер-камка! Аңладым!— диде Шәһри аңа бу юлы.— Инде бар, оч! Әбиемә барып, аңа миннән сәлам тапшыр!— дип, кулында тимер-камканы тагын югарыга таба күтәрде.
— Тимер капкаң ач-ач...
Тимер-камка очып та китте, үгетләүләрне артык көтеп тә тормады.
Бу хәлдән тагын гаҗәпләнгән Шәһри шунда әбисен һәм аның Камка турында әкиятен исенә төшерде: «Камка борынгы заманнарда аю кадәрле булган, йөнтәс икән. Урман башына чыга да, анда йөрүче көтүләрне юри куркыта, шуннан кызык табып яши, ди...»
Шәһризадәнең Гөлйөзем әбисе тимер-камка турындагы әкиятне шулай дип сөйли торган иде бит. Кыз, тыңлап бетермәс борын, аны бүлдереп:
— Камка кечкенә генә бөҗәк бит, әбием, ничек әүвәле шулай зур булган соң ул?— дип сораган иде. Җавабында:
— Чөнки аның сәбәбе бар, тыңлап бетермәдең бит әле, кызым!— ди иде әбисе.
Шәһри кабат сабырлыгын җыя, аннары тыңлый бирә, үзе тагын бүлдермәкче була. Шунда Гөлйөзем әбисе:
— Ә беркөнне Камканы шушылай бушка юләр сатып йөрүе туйдырган,— дип сөйләвендә була.— Бервакыт ул урман уртасындагы караңгы, биек, карт имән төбенә килә дә ялвара-ялына башлый:
— Мондый ахмаклыкларым туйдырды, акыллы буласым килә!— дип елый.
Имәндә зур куыш бар икән. Анда урман иясе карт ябалак яши. Камканың бу елаганын ишетеп чыга да әйтә:
— Нигә бу кадәр үкерәсең?— ди.— Синнән дә ахмаграклар бар дөнья йөзендә, Камка, әмма бер дә алай җаннарын җәзалап үкенмиләр!— ди.
— Юктыр, була алмаслар!— дип кире кага елак.
— Минем белән бәхәсләшмә!— дип ачулана аны урман иясе ябалак.
— Нинди була ул андый ахмак?— ди шунда Камка.
— Диңгез якасында утырып та бер тамчы суга мохтаҗлар, иреннәре коры калучылар,— дип җавап бирә аңа шушы урман иясе ябалак.
Камка аптырап кала. Күреп килим әле дип, диңгез буена китә. Әмма анда суга сусаган берәүне дә тапмый. Киресенчә, барысы да диңгездән, судан гарык булып, батып үлүдән куркалар икән.
Камка кабат теге урман иясе ябалакка килә дә шушы хакта әйтә. Аның хәбәрен ишеткән ябалак әүвәле хәйран итә, аннары:
— Инде син мине ахмаклыгың белән чыннан да таң калдырдың,— ди урман иясе.— Мин бит табигый диңгез хакында әйтмәдем, бәлки гыйлем диңгезен күздә тоттым. Була шундый да ахмаклар, алар чиксез гыйлем диңгезе якасында басып торалар, ягъни галимнәрдән олы мәгънәле гыйлемнәр ишетәләр, әмма, колакларына да элмичә, шул гыйлемнәргә игътибарсыз хәлдә коры калалар. Мин шуларны күздә тоттым, и юләр Камка!— дип аңлатып бирә.
Боларны ишетүгә, Камка чыннан да үзенең юләрлекләрен төшенеп ала һәм кып-кызыл төскә керә. Оялудан аның тәненә хәтта кап-кара тимгелләр дә бәреп чыга. Шушы хәлендә бер көн йөри, ике көн, өч... Бөтен урман халкы аңардан көлә башлыйлар. Ул кая гына качса да, кып-кызыл булып, тау кадәр хәлендә күренеп тора. Инде дә оятны күтәрә алмый, кабат урман иясе ябалак янына килеп, элекке хәленә кайтырга ярдәмен сорый. Шунда ябалак аңа:
— Бу хәлгә сине мин төшермәдем,— дип җавап бирә.— Син үзең шушындый хәлгә килдең. Инде беркем дә ярдәм итә алмас!
— Ә мин болай яши алмыйм. Гәүдәм иләмсез зур, кайда да качып котылу чарасы юк,— дип зарлануын дәвам итә Камка.
— Әйе,— ди ябалак,— син дөрес әйтәсең, яктыда да күрмәгән кешегә күз нәрсәгә кирәк? Тилегә буй нәрсә бирә? Бары зыян гына китерә! Ярар, бу юлга үтенечеңне кабул итәм!
Шунда урман иясе ябалак бу Камканың алдында Ахырзаман хуҗабыз Мөхәммәд пәйгамбәргә атап дога укый, Тәңре тәгаләдән үтенә һәм амин әйтеп «һу-һу!» ди. Син күр дә мин күр: догасы кабул була. Камка бөҗәккә әверелә. Ул шушылай бик кечкенә калуына шундый нык сөенә, бәхетеннән йөзе елмайган килеш кала. Нәселе дә тимер-камка исемен ала. Аңа «тимер» дип кара тимгел нокталары булганга әйтәләр, «камка» дип элек-электән Камка исемендә булганы өчен атала инде. Әмма ул һаман да кызыл хәлендә йөри, оча. Элеккечә кебек үк ваемсыз яши. Араларында кайбер нәселдәшләре яшькелт-сары төс белән туалар. Болары исә тимер-камканың дәү, олы гәүдәле булган Камка чагын исләренә төшереп торыр өчен икән, имеш.
— Менә шулай, кызым! Кемнәр диңгез якасында булып та, иреннәре коры хәлдә калырга мөмкиннәр. Андый кешеләрнең хәсрәте ахырда нәкъ тимер-камка хәсрәте кебек инде! Аңладыңмы?..

Бу әкиятне тыңлаган чагында Шәһригә барысы да аңлашылган сыман иде, инде хәзер аптырашта калды. Әбисе сөйләгәннәрнең яшерен хикмәте барлыгын ул яңа төшенде. Әмма нинди серле хикмәт, аның мәгънәсе ничек — ул әлегә боларына җавап таба алмады. Аңа әбисе Гөлйөзем:
— Кызым, үскәч барысын да үзең аңларсың әле!— дигән иде бит.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Серле Камка - 3
  • Büleklär
  • Серле Камка - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4594
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Серле Камка - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4547
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Серле Камка - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4566
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2003
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Серле Камка - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4575
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Серле Камка - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 2816
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1403
    46.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    70.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.