Latin

Сэр Мастер, Элеккеге Терлекче

Süzlärneñ gomumi sanı 828
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 556
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
- Хөрмәтле леди һәм җәнтәлмән иптәшләр! Менә безнең фер... әй, фирманың төп цехы!
Монда тәртипләр, әлбәттә, сездәге кебек зур тәҗрибәле түгел, әмма технологик процессны җайга салдык. Безнең цехта алган тәэсирләрегез хәтерегездә якты истәлек булыр дип өметләнәм. Сораулар туса, экскурсия барышында ук бирерсез, йәме?!
Менә карагыз: әзерләүләр цехына керүче чималны беренчел дәрәҗәдә эшкәртүче җиде мичкә тора. Җиде! Нәкъ безнең авылдагы йортлар хәтле!
- Гафу итегез, сэр мастер, сезнең авылда да чимал әзерләү цехы бармыни?
- Юк, мистер әлләкем, телгә генә килде... Дәлше... Монда операторлар тәүлек буе аларның тулы булуын тикшереп торалар. Чимал, менә бу боҗрасыман тапшыргычның Е-1 линиясеннән килеп керә дә, Т-1 суыткыч җайланмасының рефлексация камерасында беренчел басымга дучар ителгәннән соң, суына башлап, Ш-1 трансформаторы аша югары көчәнешле ток ярдәмендә кечкенә диаметрлы торбага куыла. Икенче оператор, кигәвеннәргә селтәнгән сыер койрыгы кебек туда-суда карангалап, аның компрессор бункерына кабул ителүен күзәтә...
- Сездә сыер койрыгыннан да файдаланалармыни, сэр мастер?
- Юк ла инде, миссис жинщина, чагыштыру гына... Дәлше... Биредәге Е-2 линиясенең шарлы клапаннары аша чыккан материал Т-2 суыткычының дефлекторизация секторында вакуум ярдәмендә икенчел басымга дучар ителә һәм Ш-2 трансформаторыннан чыккан электр дугасы ярдәмендә зур диаметрлы көпшәгә юнәлдерелелә. Өченче ел минем авылдагы күршем Трофим үзенең ат арбасына, каяндыр табып, ике тәртә алып кайткан иде. Агач та түгел үзләре, әмма ләкин җиңел дә, үзләре чыдам да. Бу көпшә дә нәкъ шуның кебек чыдам материалдан ясалган. Ышанмасагыз, тотып, кимереп, хәтта чүкеч белән кыйнап та карый аласыз...
- Сэр мастер, ат арбасына көпшә нәрсәгә һәм сезнең цехка ат арбасы нәрсәгә?
- Хөртәтле мистер иптәш! Ат арбасына көпшә кирәкми, безнең цехта атлар юк!.. Көпшә
Е-2 линиясеннән чималны Е-3 линиясенә куар өчен ул. Монда өченче оператор махсус детонаторлы пультивант ярдәмендә чималның тыгызлык коэффициентын һәм турбулентлы магнетикасын тикшерә. Шуннан соң материал Т-3 термокабинасына эләгә, реактив вентиляция ысулы белән киптерелә, шарнирлы контейнерга әйләндереп капландырыла да,
Ш-3 тиристорлы конденсаторыннан чыгып тора торган микрорадиоактив нурланыш яссылыгына җитә. Шунысын әйтим, ул реактив вентиляция шундый нәтиҗәле ки, хәтта безнең авылга шул аппаратның берсен генә кайтарсаң да, бөтен колхоз фермаларын бер атна эчендә киптереп бетерер иде! Шәп нәрсә инде, сүз дә юк! Тик менә мондагыга караганда авылга кирәгрәк тә бит ул... Юк шул!
- Колхоз фермалары шулай киптерелмәгән килеш торамыни инде, сэр мастер?
- Тормый нишләсен! Кемгә кирәк соң ул? Анда юньләп эшләүчесе дә калмады бит инде аның. Ике бригадир да өч көтүче. Ә бит кайчандыр мин дә ферма мөдире идем. Бар иде заманалар: ферма эчләре ялт итеп тора, производство процессы сәгать механизмы кебек төгәл эшли, барысы да үз урынын белә. Кемдер кырдан азык кайтара, кайсылары тирес контейнерының ритмик эшләвен тәэмин итә, башкалары каралты тирәләрен ремонтлый- төзәтә... Сыер савучылар үз вакытларын белә, бозау караучылар үз чиратын. Нәкъ менә безнең бу цехтагы кебек тәртип иде инде: иртән килеп кабызып җибәрдең, кешеләрен урыннарына бастырдың – бетте, дәлше технологик агым үзе бара да бара... Менә бусын карап китегез – дүртенче мичкә. Шундый ук оператор, шундый ук җиһазлар, технология...
- Сэр мастер, сезнең фермада нинди технология кулланышта булды: Канаданыкымы,
Голландиянекеме?
- Икесе дә булды: әбинеке дә, бабайныкы да! Әби-бабайлардан калган традицион ысул дип атала ул. Аның өстенлеге шунда, ул безнең урта географик полосада хуҗалык итү шартларында көтелмәгән бәла-казадан потенциаль югалтуларны минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, безнең фермада азык рационы һәрвакыт зоотехниканың иң соңгы казанышлары белән баетылып торды... Менә, карагыз: бу иллюминатордан термокабина эчендәге массаның халәтен күрергә була.
- Сезнең цехта да зоотехник шундый эшләр белән мәшгульме соң, сэр мастер?..
- Зоотехник авылда гына була! Углеводородлы чималдан углеводородсыз чималның кайбер төрләрен чикләнгән күләмдә җитештерә торган фәнни-тикшеренү институтында нәрсә калган аңа? Менә авылда, фермада, аннан башка эш бармый. Дөрес карамасаң, вакытында ашатмасаң-эчертмәсәң, чираты җиткәч, үгезгә күрсәтмәсәң, сыер да мал була алмый, ә просто хайван! Нәтиҗәле, файда китерә торган мал булсын өчен сыерга витаминнары да, глюкозасы да, калориясе дә кирәк. Сез аны коры печән яисә ел буена сенаж өстендә генә асрап, савымын күбәйтүгә ирешермен яки тәүлеклек үрчемен арттыра алырмын дисезме? Ялгышасыз, ләди һәм иптәш җәнтәлмәннәр!
- Сэр мастер, ялгышмасак, без бишенче мичкә янында бугай. Монда да чимал һаман эшкәртелү дәвам итәме?
- Әйе, башкача тагын нишләп йөрсен ул монда?.. көтүдән адашкан сыер түгел ләбаса!
Сыер да, хайван, бер йөргән сукмагын онытмый – кайчан да булса барыбер ашаган җиренә кайта. Кырда, болында, куаклыкта бозаулап калмаса инде, билгеле. Фермадан читтә бозауласа, бу – ветеринар карап җиткермәгән дигән сүз. Һәр сыерның холкын, нәсел шәҗәрәсен, гадәтләрен, чирләрен, бозаулау стажын, буазлык срогын – барысын да ул, ветеринар, ботына суккан мөһеренә түгел, ә сыңар мөгезенә карауга белергә, танырга тиеш. Безнең колхоз ветеринардан бер дә уңмады инде анысы, укып кайтканы читкә китә торды, калганнары ветеринариягә дип бирелгән әремле динатурат эчүдән бушамады...
Динатурат менә шундый яшкелт төстә була торган иде, карагыз! Тик алтынчы мичкәдәге бу сыеклык динатурат түгел, ә чималны зарарлы майлардан нейтральләштерүче гликемитилинситиколь... Менә җиденче мичкә, чималны производствога әзерләүнең соңгы этабы. Биредә супримитрикаленвальцедон чын мәгънәсендә камиль чималга – митрисуприваленкальцедонга – әйләнә. Нәкъ инде менә яхшы каралып, сусыл азыклар һәм мультивитаминлы органик өстәмәләр ашап, көненә өч тапкыр чистартыла торган җылы фермада үскән тананың югары сыйфатлы сыерга әйләнүе кебек... Мин сөйләгән сүзләр аңлашыладыр дип уйлыйм. Шуңа күрә, башка сораулар булмаса, экскурсия тәмам. Сезнең фәнни эшегез өчен аның файдасы күп булыр дип ышанам...
2000 ел
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.