Latin

Сайлау Авырлыгы

Süzlärneñ gomumi sanı 364
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 284
54.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Рәсәй президентын сайлау көне иде. Дәүләт Советына Татарстан депутатларын да барлаячакбыз. Кайсы үз исеменнән, күпләре, партияләренең коерыгына тагылып, бердәм узачаклар. Һәркем үз дөреслегенә һәм бары тик үзенең генә депутат булырга лаеклы икәнлегенә ышана. Күрше урыс мужигы Паша да сайлау пункты урнашкан мәктәп тирәсен өч әйләнеп килде инде, миңа да кадерле тавышымны бирергә кирәк. Татар баласына сәяси аңсызлык килешә торган гамәл түгел!
Яхшыдан киенеп, шушындый вакытларда гына тоелырга мөмкин булган кемлегемне саклап урамга чыктым. Юлыма әлеге дә баягы күршем урыс Паша туры килде.
— Кая барасың?— ди.
— Сайлауга!— мин әйтәм.— Син инде өч кат барып килдең, ә мин яңа гына җитешәм.
Паша нигәдер гадәтенчә ни көләсе, ни шаяртасы итмәде. Аның кәлҗемәдәй ишелеп төшкән йөзенә игътибар итми кала алмадым:
— Ни булды?— дип сорадым. Махмырдан интегә булырга кирәк!
— Әй шунда!— диде Паша, күзләрен кыенсыну белән читкә таба алып. Аның йөзендә чарасызлык галәмәте боламык изә иде.
— Алай икән,— дидем, күңелемнең аңа карата мәрхәмәтен сүндереп, кыяфәт атында юлымны дәвам итәргә теләп.
— Тукта әле!— диде Паша, гомерендә булмаган ялвару тавышына игътибар иттереп.— Минем сайлауларга барганым юк иде. Кайда, ничек сайлыйлар соң аны?
— Кемне сайларга?— дидем, шаярткандай итеп. Имеш, барсы да әллә кайчан сайланган инде, безнең тавыш кына бирәсебез калган!
— Путинны инде, президент итмәкчем! Тагын кемне булсын?— диде ул, шунда гына йөзенә горурлык кыяфәте чыгарып.
— Алай икән!— дип суздым. Әмма артыгын төпченеп маташмадым.
Паша исә, тугыры эт баласыдай шыңшып, үз туксанын тукый-тукый артымнан иярде. Ни өчен моңа кадәр сайлауларны инкарь итүен, тавышын бирми калдырса, инде дөньялыкның харап булачагын миңа телевидение һәм гәҗит журналистларыннан да остарак аңлата башлады. Мондый юлдаш белән баргангадыр, сайлау участогы белән йортыбызның ишек төбе арасын ничек узганымны сизми дә калдым. Яз башында адашып безелдәгән чебен төсле Паша һаман да үзенекен сөйләде, акланды да акланды.
Кердек. Юлдашым чыннан да аптырашта калды. Гүяки бүген генә күктән килеп төшкән. Кырык яшеннән узган мужик сайлау бюллетенен ничек алырга, кемне ничек сайларга белми аптырап бетте. Безнең кулларга яшел, кызыл, сары, ак кәгазьләргә бастырылган исемлекләр тоттырдылар. Паша тирләп үк чыкты. Сайлау бюллетеньнәрен тоткан хәлендә янымда мең әйләнде. Әмма мин:
— Бездә сайлаулар үз теләгең белән һәм яшерен тавыш бирү юлы белән!— дип әйтүдән уза алмадым.
Кайтып киткәнемдә дә Паша кәгазь боткасына чумган хәлендә кала бирде. Демократик сайлаулар бер дә җиңел генә түгел икән шул!
Март, 2004.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.