- 7nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Сәер Кыз (Кыскартып алынды)
🕙 11 minut uku
Сабантуй (Поэма)
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 1446
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 882
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(Поэма)
Чакыру
Их, күңелле ат атланып, урамнарны бер урау
биеп барган ат тоягы -
иң гаҗәеп кыңгырау,
һәр йөрәккә җыру булып барып керә тавышы.
Ат уза.
Елмайган йөзләр
тәрәзләргә ябышып,
ачык капкаларда балкып
калалар юл буенда...
- Иртәгә бит Сабан туе,
халык, Сабан туена!
Чәчеп калырга кирәк лә
күңелгә дәрт һәм өмет.
Күңел бит ул асылында
Җирнең нәкъ үзе кебек -
нәрсәдер шытарга тиеш,
үсеп дулкынланырга...
Барлык нәрсәсен алгач та,
тиеш яши алырга!..
- Сабантуйга! Сабантуйга!
Ул – мәгарә капусы.
Бер генә була елына -
күреп, йөреп калыгыз!
Һәрбер хисен, кичерешен
тотып, отып алыгыз,
йөрәгегезгә көчле бер
тибеш итеп салыгыз!
Их, шәп тә соң, сөлге болгап,
урамнарны бер урау!..
Күңелләрне очындыра
Ат тоягы - кыңгырау.
***
Радиолы багананың
төбендә безнең табын...
- Радио: «Башланды!» - диеп
әйтүен әйтте дә ул,
ничек инде самавырсыз
Башлансын ди Сабантуй?
Харис абзый,
су тутыр да
самавырны тизрәк куй.
Харис абзый чыра салды, салды имән күмере.
- Бар, уен карап килегез,
Сез килгәнче өлгерер.
***
Бәлки, самавырдан дадыр,
ихтимал, башкадандыр...
Ә, минемчә, Сабан туе
шатлыктан башланадыр.
Самавырга кайнау - кая?
Сабантуй кайный инде.
Бизәлгән зур трибунага
ак сакаллы карт менде.
Микрофонга чиертеп куйды —
көчәйткеч гөрселдәде.
Ә шулвакыт радиодан
Сабантуй аксакалы
озак итеп кемнәрнеңдер
исемнәрен санады.
Бәйрәмнең олы түренә
чыкты саналучылар:
терлекчеләр, савучылар,
мул иген алучылар.
- Җәмәгаты Борын-борыннан
Сабантуй хасиятле -
халыкка, җиргә, хезмәткә
актыйн да ак теләкле.
Ярыш-көрәш башланмаган,
сыналмаган ир биле,
Ә Сабантуйның беренче
батырлары билгеле.
Ул - менә сезнең каршыда
җыелган эшчан халық.
Алар – сабан батырлары,
ягез, бер котлап алыйк!
Алкыптлардан хасил булды
мәйдан остендә шартлау.
Кешенең кул чабуыннан
сискәнеп куйды атлар -
колаклар үрә бастылар,
тетрәү алды танауны...
Кешенең шатлыгын атлар
белде, ахры, янау дип.
Табигатьнең иминлеге,
кешеләрнең шатлыгы
турыдан-туры бәйле шул,
һәм бәйләнеш, шәт, ныгыр!
- Сабан туе - ул бер көнлек,
аның рухы дәвамлы...
Атна, ай, ел буена ул
көчле итә,
дәртле итә,
тырыш итә гавамны.
Ә хәзер инде, җәмәгать,
күңелгә әзен уеп,
бар мәгънә, мәзәге белән
Башлансын Сабан туе!
Ихтимал, самавырдандыр -
ӘИдә, ясыйк ташлама.
Ә Сабан туе халыкнын,
Шатлыгыннан башлана!
Колгага менү
Мәйдан уртасында колга -
җиргә кадалган сөңге.
Иң очта җилфердәп тора
кызыл чуклы ак сөлге.
Әнә бер малай үрмәли -
юлның яртысын узган.
Куллары аска шуалар -
Колга! Син аны кызган.
Ул үрелә тик сөлгегә -
алсын, күрсен, шатлансын.
Шул шатлыгы аның мәңге
сөлге булып саклансын.
Ә колга нәкъ сөңге кебек -
мәрхәмәт тә юк анда.
Ул агачны колга итеп
шомартканда югалган,
мәрхәмәте чабып алган
ботакларында калган.
Ә малай төшә дә төшә,
төшә дә төшә шуып
Әнә ул җирдә үк тора,
пешкән тезләрен уып.
Узе елмайган була ул...
Күзләреннән яшь тама...
Бер агай аны юата,
иңеннән кага-кага:
- Сөлгегә җитүләр кыен -
чыдам булырга кирәк,
«Ак бүре» әкиятенең
Егете шикеллерәк.
Хәтерлисеңме ком тавын?
Җитәм дигәч - ишелә...
Сөлгегә җитүләр авыр
хәтта егет кешегә.
Чүлмәк вату
Мәйдан уртасында чүлмәк,
әйтерсең семәксез бакрач! —
җирән сакаллы котсыз баш
чыгар төсле, аны ваткач.
«Ура күзгә катлам-катлам.
Син үзең дә, туган, саклан,
чүлмәккә диеп селтәнеп,
зуррак баш бәреп ватсам? —
Күз йомып эшләве ансат.
Әйдә, әйләндер-тулгандыр,
бар тарафларны болгандыр,
башым минем кыйбланамә —
чүлмәккә карап куйгандыр.
Әйдә, әйләндер тагын бер.
Хәзер инде күсәк тоттыр,
бакрач та көтә торгандыр —
ватыйм, хәер, ничек була —
чүлмәк вату онытылгандыр.
Җилфердәтеп ак сакалын,
басар юлын капшап-капшап
атлый абзый,
әйтерсең ул
Адым саен зур күсәге күтәрелә гогарырак.
Ватылыр чүлмәк, хәтта күсәк
төшсә дә чүлмәктән ерак.
Мәйдан уртасында чүлмәк,
Әйтерсең семәксез бакрач...
Нишләр микән мәйдан халкы,
шул чүлмәк ватылмый калгач?
Капчык сугышы
Атланып агач атка
(атланулар килешеп
тора икән әле ир-атка),
атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар
(салам гына булсалар да,
алар нәкъ гөрзи, чукмар),
атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар,
Әй сугышалар картлар.
(Шулай инде - таза беләк
белгән һөнәрен саклар!)
Атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар,
әй сугышалар картлар,
карап тора карчыклар
(аларның да йөзләрендә
зур гайрәт чаткысы бар).
Очынды да бер капчык,
картрак җайдакка орды.
Карт көрәшче җил бәргән
камыш күк тетрәп торды;
ике кулы белән дә
ябышып ятты атка;
яшьрәге, мәтәлсен, дип,
тагын сукты шулчакта.
Ләкин гөрзи тимәде,
буш һавага кадалды,
тик җайдакны атыннан
суырып, сөйрәп алды.
(Тагын бер тапкыр кеше
төз сукмыйча алданды...)
Көлде тешсез карчыклар:
- Һәй, картлач, картлач, картлач,
атка менү ярыймы соң,
ныклап утыра алмагач?..
Егылганы, көлә-көлә,
мәйданнан чыгып китте...
Янтаеп та егылмаган
карт яңа «дошман» көтте,
көрәшне дәвам итте.
Ат чабышы
Әй Дәрдемәнд, безнең Сабантуйга кил -
бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.
Атлар уза — куба дала тузаны...
Җылар җир юк киләчәкне кызганып.
Әнә кара, йолкыш кына алаша
юл алырга айгыр белән талаша.
Ана менгән малайны, бакчы, нинди! —
Булат тоткан егетләрдән киммени?
Тезгенен ул җибәргән җил иркенә.
Башы белән һава сөзеп, күр, килә.
Әй килә ул, ике кулын да болгап -
тоттыр каләм, тоттыр кәйлә йә булат!
Ни тотса да, шуңа салыр көчен ул,
туган иле, туган җире өчен ул.
Әй Дәрдемәнд, безнең Сабантуйга кил -
бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.
Сәбәп булыр сөйләшергә сызланып -
егылып калган яшь җайдакны кызгану|
***
- Харис абзый кая китте?
- Әнә лә, шул төркемдә
җитезлекне сынап карыйм,
ди, картаймыш көнемдә.
Шул шешә генә аздыра
аның йөрәген, башын...
Кем өйрәтте соң халыкка
ашарга иблис ашы?..
Барыгыз әле, карагыз,
бәлагә ул тармасын:
Йә күңелен чатнатырлар -
көрәшергә бармасын.
Кашык кабып узышу
- Ул чәчәкле капыкларга
нинди асылташ салып
узыша теге егетләр?
Нигә шаккаткан халык?
- Беренче күрүеңмени?
- Әйе шул.
- Күз алмасы
Синдәйләрне сагынып елап
юылып беткән карасы,
ап-ак күкәй булып калган -
менә шуны салганнар...
-Һ-м-м, миндәйләрне, дисеңме?
Миндәйләр кем соң алар?
- Ата-бабасы бәйрәмен
бер күрмәгән балалар.
— Ә-ә-ә...
Ә уенның мәгънәсе ни?
- Сиңа, егет, сүз әрәм -
Ул Коръан сүрәсе түгел,
Аннан мәгънә эзләргә.
Халык караганда кара,
көлеп ал көлә алсаң;
тыйма яшеңне, халыкның
күзеннән яше тамса.
Шунда халыкның асылы
сеңәр сиңа, тамчылап;
уеннарның да мәгънәсе
үзеннән-үзе чыгар.
Карап кашык башына,
сөрлегә тигез җирдә.
Уен килешми кебек
җир җимерер ун иргә.
Кашыктан тәгәрәп төшеп
ватыла йомыркалар,
һәрбер бәхетсез узышчы
буш кашык тешләп кала.
Кайберәүләр авыз ера,
кайсылар - тирән уйда.
Тормышның кырыс асылы
ачыла Сабантуйда...
— Сәхия әптәй, ул төркемдә
Харис абзый юк иде, —
дип әйтергә өлгермәдек,
абзый үзе дә килде.
- Капчык киеп узышуны
карасагыз — тамаша:
сыңар шатлык өчен кеше
кайвакыт тәмам шаша:
керә төрле капчыкларга,
әйтик, киндергә, ташка.
Керә ул, һич аямыйча
язмышын да, үзен дә.
Теге шатлыктан мең тапкыр
зуррак бер түзем дә,
олырак ихтыяр көче
бетерә кеше — батыр.
Ә капчык киеп, шатлыкка
җитүләр, ай-һай, авыр...
Әйдәгез, көрәш карыйбыз,
син дә әйдә, Сәхия.
Көрәш
Түгәрәк мәйдан уртасына
ике егет чыгып басты.
Икесе дә — булачак батыр,
икесе дә - батыр асты.
Ике егет чыгып басты
Сабан туе уртасына...
Икесенең дә йөрәге
беләкләрдә тибә сыман.
Куллар озын сөлгеләрне
билләр аша ташладылар,
ә буш куллар, очны тотып,
учка урый башладылар.
- Сөлгеләрне җибәрегез! -
Урау - хәрәм. Яңабаштан.
Кагыйдәне бозу ярый,
дошман белән алышканда.
Ə сез - дуслар. Яңабаштан...
Сөлгеләр ярды һаваны...
(Халык шаулый, халык көтә
көрәшнең гадел дәвамын.)
Сәлгеләр атты билләргә,
илкләр ятты иңбашка...
- Башла!
Сөлгеләр дыңлап куйдылар,
беләкләр әйләнде ташка,
билләр кинәт киерелде -
алар каты, алар шома.
Билләргә яткан сөлгеләр
калак сөягенә шуа.
Берсен берсе кыса-кыса,
үрә басты ике батыр...
Сулуы кысылып, белмим
кайсы җир өстенә чалкан ятар?..
Җуирдән ничек тә купмаска
тырышалар икесе дә...
Һаман шул ук Антей икән
бүгенге көн кешесе дә!
Кинәт берсе аяк чалды,
иптәше өстенә ауды.
Шатлыгыннан сикереп торды,
сөлгене чирәмгә орды...
- Яңабаштан!
Хәрәмләшсә
чукышып алышкан ирләр -
куру юк ул, дөресләү юк.
Ә без бит намуслы ирләр...
Яңабаштан!
Яңабаштан...
***
- Харис абзый, кара инде кемгә тәкә әләгәсен.
- Мин көрәшне беләм инде -
сез аңлагыз мәгънәсен.
Көрәштә алган яралар
һәрвакыт була уяу,
ачылып куюлары бар...
Ярар, самавыр куям.
Соңгы көрәш. Икесе дә
җиргә ава, җык булып.
Ләкин берсе егып ава,
икенчесе — егылып.
Батыр басты. Менә аңа
тәкәне китерделәр.
Калган бар дәрманын җыеп,
тәкәне күтәрде дә
кычкырды, мәйданга карап:
- Аксакаллар, ризамы?
Бу миңа тиеш тәкәме?
Гаделлекне бозмаммы?
Мәйдан тынды. Батыр тагын:
- Аксакаллар, ризамы?
- Бик разый, ата-бабаның
гаделлеген бозмадың.
Батырны халык урады,
батырны чөеш китте...
- Харис абзый, туймыйсыңмы -
һаман бер үк тамаша?
- Анысы шулай, егетләр, -
җиңүче бит алмаша!
Хезмәттә әнә күршеләр
җиңеп алга чыктылар.
Былтыргы батырны быел,
күргәнсездер, ектылар...
Ә бит ул — барыбер батыр,
юкса алышып кара!
Батырлар егылган саен,
батырлар арта бара.
Һәм шуннан шатлык ишәя,
ныгый яшәү теләге!
Менә ул - Сабан туеның
искермәүче бүләге!
Һәр кешегә бүләге!
Ил ул җирдән генә түгел,
халыктан да гыйбарәт.
Ә Сабантуй кеше аша
илнең рухын күтәрә,
ил куәтен күтәрә!
Без яңадан Сабантуйның
мәйданнарына чаптык...
Их, менә бит нинди бәйрәм
уйлап чыгарган халык!
Их, менә бит нинди бәйрәм
яшәтеп килә халык!
Ә күк гөмбәзе астында
түгәрәкләнгән халык
нәкъ түбәтәй, аны бу кыр
кигән дә кыңгыр салып
көязләнә. Ә түбәтәй
кечерәк шул кыр өчен —
сыймый. Әллә инде кырлар,
ниндидер шифа эчеп,
артык зур үсеп киткәннәр?
Түбәтәйдәме бәла, -
бер чыланып,
бер җилләнеп,
шактый утырган мәллә?..
Без — түбәтәй бизәкләре —
торабыз көрәш карап...
Күк гөмбәзенең астында
Безнең Сабантуй бара.
Чакыру
Их, күңелле ат атланып, урамнарны бер урау
биеп барган ат тоягы -
иң гаҗәеп кыңгырау,
һәр йөрәккә җыру булып барып керә тавышы.
Ат уза.
Елмайган йөзләр
тәрәзләргә ябышып,
ачык капкаларда балкып
калалар юл буенда...
- Иртәгә бит Сабан туе,
халык, Сабан туена!
Чәчеп калырга кирәк лә
күңелгә дәрт һәм өмет.
Күңел бит ул асылында
Җирнең нәкъ үзе кебек -
нәрсәдер шытарга тиеш,
үсеп дулкынланырга...
Барлык нәрсәсен алгач та,
тиеш яши алырга!..
- Сабантуйга! Сабантуйга!
Ул – мәгарә капусы.
Бер генә була елына -
күреп, йөреп калыгыз!
Һәрбер хисен, кичерешен
тотып, отып алыгыз,
йөрәгегезгә көчле бер
тибеш итеп салыгыз!
Их, шәп тә соң, сөлге болгап,
урамнарны бер урау!..
Күңелләрне очындыра
Ат тоягы - кыңгырау.
***
Радиолы багананың
төбендә безнең табын...
- Радио: «Башланды!» - диеп
әйтүен әйтте дә ул,
ничек инде самавырсыз
Башлансын ди Сабантуй?
Харис абзый,
су тутыр да
самавырны тизрәк куй.
Харис абзый чыра салды, салды имән күмере.
- Бар, уен карап килегез,
Сез килгәнче өлгерер.
***
Бәлки, самавырдан дадыр,
ихтимал, башкадандыр...
Ә, минемчә, Сабан туе
шатлыктан башланадыр.
Самавырга кайнау - кая?
Сабантуй кайный инде.
Бизәлгән зур трибунага
ак сакаллы карт менде.
Микрофонга чиертеп куйды —
көчәйткеч гөрселдәде.
Ә шулвакыт радиодан
Сабантуй аксакалы
озак итеп кемнәрнеңдер
исемнәрен санады.
Бәйрәмнең олы түренә
чыкты саналучылар:
терлекчеләр, савучылар,
мул иген алучылар.
- Җәмәгаты Борын-борыннан
Сабантуй хасиятле -
халыкка, җиргә, хезмәткә
актыйн да ак теләкле.
Ярыш-көрәш башланмаган,
сыналмаган ир биле,
Ә Сабантуйның беренче
батырлары билгеле.
Ул - менә сезнең каршыда
җыелган эшчан халық.
Алар – сабан батырлары,
ягез, бер котлап алыйк!
Алкыптлардан хасил булды
мәйдан остендә шартлау.
Кешенең кул чабуыннан
сискәнеп куйды атлар -
колаклар үрә бастылар,
тетрәү алды танауны...
Кешенең шатлыгын атлар
белде, ахры, янау дип.
Табигатьнең иминлеге,
кешеләрнең шатлыгы
турыдан-туры бәйле шул,
һәм бәйләнеш, шәт, ныгыр!
- Сабан туе - ул бер көнлек,
аның рухы дәвамлы...
Атна, ай, ел буена ул
көчле итә,
дәртле итә,
тырыш итә гавамны.
Ә хәзер инде, җәмәгать,
күңелгә әзен уеп,
бар мәгънә, мәзәге белән
Башлансын Сабан туе!
Ихтимал, самавырдандыр -
ӘИдә, ясыйк ташлама.
Ә Сабан туе халыкнын,
Шатлыгыннан башлана!
Колгага менү
Мәйдан уртасында колга -
җиргә кадалган сөңге.
Иң очта җилфердәп тора
кызыл чуклы ак сөлге.
Әнә бер малай үрмәли -
юлның яртысын узган.
Куллары аска шуалар -
Колга! Син аны кызган.
Ул үрелә тик сөлгегә -
алсын, күрсен, шатлансын.
Шул шатлыгы аның мәңге
сөлге булып саклансын.
Ә колга нәкъ сөңге кебек -
мәрхәмәт тә юк анда.
Ул агачны колга итеп
шомартканда югалган,
мәрхәмәте чабып алган
ботакларында калган.
Ә малай төшә дә төшә,
төшә дә төшә шуып
Әнә ул җирдә үк тора,
пешкән тезләрен уып.
Узе елмайган була ул...
Күзләреннән яшь тама...
Бер агай аны юата,
иңеннән кага-кага:
- Сөлгегә җитүләр кыен -
чыдам булырга кирәк,
«Ак бүре» әкиятенең
Егете шикеллерәк.
Хәтерлисеңме ком тавын?
Җитәм дигәч - ишелә...
Сөлгегә җитүләр авыр
хәтта егет кешегә.
Чүлмәк вату
Мәйдан уртасында чүлмәк,
әйтерсең семәксез бакрач! —
җирән сакаллы котсыз баш
чыгар төсле, аны ваткач.
«Ура күзгә катлам-катлам.
Син үзең дә, туган, саклан,
чүлмәккә диеп селтәнеп,
зуррак баш бәреп ватсам? —
Күз йомып эшләве ансат.
Әйдә, әйләндер-тулгандыр,
бар тарафларны болгандыр,
башым минем кыйбланамә —
чүлмәккә карап куйгандыр.
Әйдә, әйләндер тагын бер.
Хәзер инде күсәк тоттыр,
бакрач та көтә торгандыр —
ватыйм, хәер, ничек була —
чүлмәк вату онытылгандыр.
Җилфердәтеп ак сакалын,
басар юлын капшап-капшап
атлый абзый,
әйтерсең ул
Адым саен зур күсәге күтәрелә гогарырак.
Ватылыр чүлмәк, хәтта күсәк
төшсә дә чүлмәктән ерак.
Мәйдан уртасында чүлмәк,
Әйтерсең семәксез бакрач...
Нишләр микән мәйдан халкы,
шул чүлмәк ватылмый калгач?
Капчык сугышы
Атланып агач атка
(атланулар килешеп
тора икән әле ир-атка),
атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар
(салам гына булсалар да,
алар нәкъ гөрзи, чукмар),
атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар,
Әй сугышалар картлар.
(Шулай инде - таза беләк
белгән һөнәрен саклар!)
Атланып агач атка,
кулга тотып капчыклар,
әй сугышалар картлар,
карап тора карчыклар
(аларның да йөзләрендә
зур гайрәт чаткысы бар).
Очынды да бер капчык,
картрак җайдакка орды.
Карт көрәшче җил бәргән
камыш күк тетрәп торды;
ике кулы белән дә
ябышып ятты атка;
яшьрәге, мәтәлсен, дип,
тагын сукты шулчакта.
Ләкин гөрзи тимәде,
буш һавага кадалды,
тик җайдакны атыннан
суырып, сөйрәп алды.
(Тагын бер тапкыр кеше
төз сукмыйча алданды...)
Көлде тешсез карчыклар:
- Һәй, картлач, картлач, картлач,
атка менү ярыймы соң,
ныклап утыра алмагач?..
Егылганы, көлә-көлә,
мәйданнан чыгып китте...
Янтаеп та егылмаган
карт яңа «дошман» көтте,
көрәшне дәвам итте.
Ат чабышы
Әй Дәрдемәнд, безнең Сабантуйга кил -
бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.
Атлар уза — куба дала тузаны...
Җылар җир юк киләчәкне кызганып.
Әнә кара, йолкыш кына алаша
юл алырга айгыр белән талаша.
Ана менгән малайны, бакчы, нинди! —
Булат тоткан егетләрдән киммени?
Тезгенен ул җибәргән җил иркенә.
Башы белән һава сөзеп, күр, килә.
Әй килә ул, ике кулын да болгап -
тоттыр каләм, тоттыр кәйлә йә булат!
Ни тотса да, шуңа салыр көчен ул,
туган иле, туган җире өчен ул.
Әй Дәрдемәнд, безнең Сабантуйга кил -
бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.
Сәбәп булыр сөйләшергә сызланып -
егылып калган яшь җайдакны кызгану|
***
- Харис абзый кая китте?
- Әнә лә, шул төркемдә
җитезлекне сынап карыйм,
ди, картаймыш көнемдә.
Шул шешә генә аздыра
аның йөрәген, башын...
Кем өйрәтте соң халыкка
ашарга иблис ашы?..
Барыгыз әле, карагыз,
бәлагә ул тармасын:
Йә күңелен чатнатырлар -
көрәшергә бармасын.
Кашык кабып узышу
- Ул чәчәкле капыкларга
нинди асылташ салып
узыша теге егетләр?
Нигә шаккаткан халык?
- Беренче күрүеңмени?
- Әйе шул.
- Күз алмасы
Синдәйләрне сагынып елап
юылып беткән карасы,
ап-ак күкәй булып калган -
менә шуны салганнар...
-Һ-м-м, миндәйләрне, дисеңме?
Миндәйләр кем соң алар?
- Ата-бабасы бәйрәмен
бер күрмәгән балалар.
— Ә-ә-ә...
Ә уенның мәгънәсе ни?
- Сиңа, егет, сүз әрәм -
Ул Коръан сүрәсе түгел,
Аннан мәгънә эзләргә.
Халык караганда кара,
көлеп ал көлә алсаң;
тыйма яшеңне, халыкның
күзеннән яше тамса.
Шунда халыкның асылы
сеңәр сиңа, тамчылап;
уеннарның да мәгънәсе
үзеннән-үзе чыгар.
Карап кашык башына,
сөрлегә тигез җирдә.
Уен килешми кебек
җир җимерер ун иргә.
Кашыктан тәгәрәп төшеп
ватыла йомыркалар,
һәрбер бәхетсез узышчы
буш кашык тешләп кала.
Кайберәүләр авыз ера,
кайсылар - тирән уйда.
Тормышның кырыс асылы
ачыла Сабантуйда...
— Сәхия әптәй, ул төркемдә
Харис абзый юк иде, —
дип әйтергә өлгермәдек,
абзый үзе дә килде.
- Капчык киеп узышуны
карасагыз — тамаша:
сыңар шатлык өчен кеше
кайвакыт тәмам шаша:
керә төрле капчыкларга,
әйтик, киндергә, ташка.
Керә ул, һич аямыйча
язмышын да, үзен дә.
Теге шатлыктан мең тапкыр
зуррак бер түзем дә,
олырак ихтыяр көче
бетерә кеше — батыр.
Ә капчык киеп, шатлыкка
җитүләр, ай-һай, авыр...
Әйдәгез, көрәш карыйбыз,
син дә әйдә, Сәхия.
Көрәш
Түгәрәк мәйдан уртасына
ике егет чыгып басты.
Икесе дә — булачак батыр,
икесе дә - батыр асты.
Ике егет чыгып басты
Сабан туе уртасына...
Икесенең дә йөрәге
беләкләрдә тибә сыман.
Куллар озын сөлгеләрне
билләр аша ташладылар,
ә буш куллар, очны тотып,
учка урый башладылар.
- Сөлгеләрне җибәрегез! -
Урау - хәрәм. Яңабаштан.
Кагыйдәне бозу ярый,
дошман белән алышканда.
Ə сез - дуслар. Яңабаштан...
Сөлгеләр ярды һаваны...
(Халык шаулый, халык көтә
көрәшнең гадел дәвамын.)
Сәлгеләр атты билләргә,
илкләр ятты иңбашка...
- Башла!
Сөлгеләр дыңлап куйдылар,
беләкләр әйләнде ташка,
билләр кинәт киерелде -
алар каты, алар шома.
Билләргә яткан сөлгеләр
калак сөягенә шуа.
Берсен берсе кыса-кыса,
үрә басты ике батыр...
Сулуы кысылып, белмим
кайсы җир өстенә чалкан ятар?..
Җуирдән ничек тә купмаска
тырышалар икесе дә...
Һаман шул ук Антей икән
бүгенге көн кешесе дә!
Кинәт берсе аяк чалды,
иптәше өстенә ауды.
Шатлыгыннан сикереп торды,
сөлгене чирәмгә орды...
- Яңабаштан!
Хәрәмләшсә
чукышып алышкан ирләр -
куру юк ул, дөресләү юк.
Ә без бит намуслы ирләр...
Яңабаштан!
Яңабаштан...
***
- Харис абзый, кара инде кемгә тәкә әләгәсен.
- Мин көрәшне беләм инде -
сез аңлагыз мәгънәсен.
Көрәштә алган яралар
һәрвакыт була уяу,
ачылып куюлары бар...
Ярар, самавыр куям.
Соңгы көрәш. Икесе дә
җиргә ава, җык булып.
Ләкин берсе егып ава,
икенчесе — егылып.
Батыр басты. Менә аңа
тәкәне китерделәр.
Калган бар дәрманын җыеп,
тәкәне күтәрде дә
кычкырды, мәйданга карап:
- Аксакаллар, ризамы?
Бу миңа тиеш тәкәме?
Гаделлекне бозмаммы?
Мәйдан тынды. Батыр тагын:
- Аксакаллар, ризамы?
- Бик разый, ата-бабаның
гаделлеген бозмадың.
Батырны халык урады,
батырны чөеш китте...
- Харис абзый, туймыйсыңмы -
һаман бер үк тамаша?
- Анысы шулай, егетләр, -
җиңүче бит алмаша!
Хезмәттә әнә күршеләр
җиңеп алга чыктылар.
Былтыргы батырны быел,
күргәнсездер, ектылар...
Ә бит ул — барыбер батыр,
юкса алышып кара!
Батырлар егылган саен,
батырлар арта бара.
Һәм шуннан шатлык ишәя,
ныгый яшәү теләге!
Менә ул - Сабан туеның
искермәүче бүләге!
Һәр кешегә бүләге!
Ил ул җирдән генә түгел,
халыктан да гыйбарәт.
Ә Сабантуй кеше аша
илнең рухын күтәрә,
ил куәтен күтәрә!
Без яңадан Сабантуйның
мәйданнарына чаптык...
Их, менә бит нинди бәйрәм
уйлап чыгарган халык!
Их, менә бит нинди бәйрәм
яшәтеп килә халык!
Ә күк гөмбәзе астында
түгәрәкләнгән халык
нәкъ түбәтәй, аны бу кыр
кигән дә кыңгыр салып
көязләнә. Ә түбәтәй
кечерәк шул кыр өчен —
сыймый. Әллә инде кырлар,
ниндидер шифа эчеп,
артык зур үсеп киткәннәр?
Түбәтәйдәме бәла, -
бер чыланып,
бер җилләнеп,
шактый утырган мәллә?..
Без — түбәтәй бизәкләре —
торабыз көрәш карап...
Күк гөмбәзенең астында
Безнең Сабантуй бара.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 7nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Сәер Кыз (Кыскартып алынды)