- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Сандугач иректә һәм читлектә
🕙 2 minut uku
Сабан туенда
Süzlärneñ gomumi sanı 212
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 173
53.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Булат, кешеләрнең аяк асларыннан үтеп, этелеп-кысылып, мәйданның эченәрәк узды.
Башта чүлмәк ваттылар. Аннан колга башына менү башланды. Колгага гел малайлар гына менде. Кызыл майкалы бер малай җирдән чак кына күтәрелде. Икенчесе яртысына кадәр менде.
Чират Булатка җитте.
Колганын яртысын ул маймыл кебек йегереп кенә менде. Бу хәл мәйдандагыларның гаять зур кызыксынуын уятты. Кайбер тавышлар Булатның да колагына килеп җитте:
— Вәт моны менә дисәң дә ярый!
«Капитан»ның кыюлыгы арта төште. Колачлабрак, зуррак алдырып үрмәләде. Яхшы. Колганың өчтән икесе үтелде. Чак кына ял итеп алырга да ярый.
Кемдер, куркып:
— Туктама! — дип кычкырды. Булат тагын биш метрны узды. Мәйдан ду килде. Гөрләде, куәт бирде. Ләкин сөлгегә бер метр чамасы гына калганда, колга сыгыла, чайкала башлады.
— Харап була, егыла!
— Кем малае бу?
— Төш, энем, кадалсын сөлгесе!
Юк инде, төшми торсын, төшкән диярләр. Чак кына хәл җыеп, Булат соңгы метрны узды. Мәйдан тынды, өнсез калды. Иң авыры алда иде әле. Сөлгене чишеп аласы бар иде. Кулның берсен ычкындырырга кирәк. Ычкындырсаң — беттең! Шушы минутта Булатка чайкалып торган колга — корабль мачтасы, астагы халык диңгез дулкыннары булып тоелды. Ул гүя флаг алырга менгән. Алмый төшсә — хурлык, капитан булам дип йөрүең сукыр бер тиен.
Булат, соңгы көчен җыеп, куллары белән колгага чатырдатып ябышты да сөлгене тешләре белән чишеп алды.
Купты мәйдан, дулады мәйдан! Булатны, кулын күтәртеп, мәйдан буенча йөртеп чыктылар.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Сандугач иректә һәм читлектә