Latin

Ректор Әфәнде - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4228
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
I
Ул шушы көнне көткән һәм һичшиксез килеп җитәсен моннан биш ел элек үк белгән, хәстәренә дә керешкән иде инде. Менә башланды. Гыйльми советта карт ректорның эштән китәчәген белдерүеннән, яңасын сайлаулар булачагын хәбәр итүеннән Хәлил Хәсәнович бөтенләй дә яхшы якка таба үзгәреп китте. Башкаларга хөрмәт һәм ачык йөз күрсәтү электән аның стратегик планында югыйсә бер параграф кына иде дә, әмма, бара-тора, хәзер иң әһәмиятле пункты булып чыкты.
Кешеләр табигыйлекне өнәп бетермиләр. Алар ясалмалыкны ярата. Бу котылгысыз прогресс, мәдәни цивилизациянең татлы җимеше. Хәлил Хәсәнович моның шулай булуын күптән ишетеп алды. Хәзерге заман кешесе табигыйлектә сәер бер диваналык күрә, ясалмалыктан тәрбия, акыл һәм затлылык тоя. Мәгәр шулай икән, димәк, аңлашылып тора, сала баласы булуыңны оныту хәерле, шәһәрчә кыланырга кирәк! Хәлил Хәсәновичны моңа өйрәтүче тормышның үзе һәм шул яшәеш дигәннәренең кабыргасына төртеп ятучы олы түрә белән агай-энеләр иде. Кешенең кемлеген үзе түгел, туганнары-дуслары хәл итә, имеш. Монымы Хәлил Хәсәнович үз ризыгында татымады? Татыды, бик татыды. Әмма әүвәле ул бөтенләй башка кеше иде. Үз көченә ышанган, батыр йөрәкле, булдыклы иде бит!
Бала чагыннан тырыш хезмәтнең генә бәхет китерүен ул да, һәрбер татар шалапае кебек, укытучыларыннан, әти-әнисеннән ишетеп, китаплардан укып, белеп үсте. Әмма аңа, шул ук вакытта, башкачарак фикерләрне дә сала тордылар. Әнисендәге хәйләкәрлекне баштарак сөйми кебек иде, ә кайчакларда аның, кайнарланып китеп:
— Дөньяда юләр булып, авыз ачып йөрү — ахмаклык. Авызыңа килгәнне башкалар тартып алганчы, үзеңнең йотып калуың хәерле!— дип нәсыйхәт биреп әйткәннәренә ачуы да килгәләде. Әмма туктаусыз тамып торган тамчы да ташны тишә. Намуслы кешеләр бу мәкальне тырышлык хакында әйтелгәнгә фараз кылалар. Хәлил Хәсәнович та элекләрне шундый иде: хезмәтең сиңа, әгәр дә тырыш һәм намуслы булсаң, һичшиксез бәхет китерә дип белә иде.
Ә менә бүген ул башкача уйлый, аңа әнисенең нәсыйхәте тамчылап керә торган һәм тормышында төп кредога әверелгән. Алмага агачыннан ерак тәгәри алмый шул, кемнәрдер кызыгып алып китсәләр генә, кесәләренә салып.
Әүвәле әнисенең сүзләрендә Хәлил комсызлыкны, хәтта намуссызлыкны өстен куюны йөрәге белән сизенә иде. Ул һәр кеше үз ризыгын башкалар белән бүлешә белергә тиеш, шунда гына тормыш гадел була дип белде. Китаплар да, укытучылары да аны шуңа өйрәттеләр. Ә тормыш һәм шул тормышны биргән газиз әнкәсе аның башкача яшәвен теләде! Авызыңа килгәнне бүтәннәр дә күреп һәм карап торалар, алар да үзләрен татлы ризыкка лаеклы дип саныйлар, өлешеңне тартып алып йотарга итәләр, имеш. Яшәү өчен көрәш диләрме әле моны? Хәзерге җәмгыятьтә көчлеләр, лаеклылар җиңми. Табигать тәэсиреннән һәм табигыйлектән кешелек инде күптән котылды. Инде мәдәни цивилизация өстен чыкты. Мәдәни җәмгыятьтә көч һичшиксез хәйлә, интригалар, сәясәт кулында!
Авызына килгәнне ычкындырмау Хәлил Хәсәновичның төп яшәү принцибына хәрби хезмәттә чагында урнашып җитте. Солдат муштрасы адәм баласыннан кешелеген юкка чыгару өчен барлыкка китерелгән кебек тоела икән ул. Баштарак шулай уйлады. Туган авылын сагынуы, туган туфрак, әти-әни, туган-тумача — алар барысы да газиз икән. Йорт-җирдә аның булышлыгына өйрәнеп җиткән булганнар. Хәлилнең әнисе хатларын зар тутырып, колхоздан салам кайтартулар да мең бәлагә һәм җәбер-җәфага әверелүен яшерми яза торды. Андый хәбәрләрне уку Хәлил өчен никадәр борчулар һәм авырлыклар китерүен аңлый идеме әнисе? Әллә солдат хезмәтеннән улы капчык-капчык салам җибәрер дип көтәме? Болар хакында күпме уй йөретте егет. Нигә әнисенең зардан туймавы аңлашылмый иде аңа. Хәлил мондый хәбәрләрнең асылында ананың баланы туган йортның капка багасына бәйләп куярга омтылуыннан икәнлеген соңыннан гына аңлады. Авылда торып калган егетләр җир җимертеп яшиләр, тракторларда яки машиналарда эшлиләр, хезмәт хакларын әниләренә кайтарып бирәләр... Саный китсәң — күп аларның изгелекләре. Ата-ана, бала дигәндә дә, үз бәхетен алга куеп уйлаучан икән шул!
Хәлилнең энесе ике ел эчендә кул арасына керерлек хәлгә җитеп, йорт-җирдә төп терәкләрнең берсенә әверелде. Бу хәл, тора-бара, газиз ананы да тынычландырды. Егетнең солдат хезмәте бетүгә таба якынлаша. Хәзер әнисе дә башкачарак хатлар яза. Инде аңа Хәлил улы колхозда тракторист яки шофер булып күзалланмый, бәлки кимендә рәислек итәргә тиештер кебек тоела башлады. Хатларында ул һәртөрле хуҗаларга «тел озайта», алардан зарлану кебек галәмәтләрне куертты.
— Мин әле белермен нишләргә!— дигән уй Хәлилнең күңелендә менә шулар тәэсирендә оешты.
Аның күз алдында сержантлар җирнең кендеге кебек йөри һәм кылана иделәр. Офицерларны әйткән дә юк. Хәлил күпме тырышлык куймасын, астыртын рәвештә һәм үзара таянышып солдатларны изгән, җәфалаган хохол егетләреннән барыбер дә өстен чыга алмый иде татар баласы. Әмма егетнең күңелендә ышанычы сүнмәде, аның ничек тә сержант буласы килде. Бу дәрәҗә аңа үзе килер, офицерлар кемлеген күреп алырлар сыман иде. Хәлил менә аның менә шулай булып чыгасына ышанды. Әмма өмете көтек хәлдә калды. Югыйсә демократия шаукымы гаскәри хезмәткә үтеп кергән, армиянең иң таркау чоры иде бу. Хәзер астагыларның сайлавын өстәгеләр раслыйлар гына!
Сержант сайлау хакында армиядә дә юләр сүз чыкты. Элеккесе демобилизацияләнгән иде. Ул да Хәлилнең сержант булачагы хакында әйтте. Взвод командиры яшь рус егете, лейтенант егет тә шулай дигән иде. Әмма башкача килеп чыкты. Хохол Андрей, аңа килеп:
— Минем кандидатурамны күрсәтсәң, хезмәтнең бер авырлыгын да күрмәссең,— дигән иде, Хәлил, һавадагы торнага кызыгып:
— Минем үземнең сержант булу теләгемдә!— дип әйтеп ташлады.
Бу вакытта күңеле тантана итте. Ә Андрей бөтенләй башкача эш йөртте, ягъни кәсебенә керде: һәр солдат белән сөйләшеп, сүз бирешеп чыккан кебек, рота командирына да «туры сукмакны» салды. Күз алдында барган бу вакыйгаларның берсендә дә Хәлил катнашмады. Үзен тиздән сержант итәчәкләренә ул шикләнми, тормыш-яшәешнең, бигрәк тә хәрби хезмәтнең дөреслек һәм гаделлек кануннары нигезендә корылганлыгына һәм алып барылганлыгына хисап итте. Әмма хаклык башкача булып чыкты. Хикмәт чыннан да авызыңа килгәнне кабып өлгерүдә, йота белүдә, йоклап калмауда икән бит! Кем лаеклы икән дип исәпләп тормыйлар. Хәлил һәммә яклап та сержант дәрәҗәсенә генә лаеклы иде югыйсә, әмма Андрей бу «калҗаны капты да йотты». Хаклык аның ягына чыкты. Шушы рәвешле эш итүләре гаделлек кысаларына сыешмый кебек иде, әмма тормыш башкача икән бит! Эшнең ахыры ничек килеп чыкса — шул дөрес, шул хакыйкать. Аның нинди хәйләләргә, мәкерләргә, ялганга, алдауга, кызыктыруга, ышандыруларга бәйле башкарылуында түгел! Кем җиңә — шул хаклы!
Хәлил ул вакытларда Андрей кебек эш йөртүне булдыра алмый иде әле. Намуска таянуы да «алма — пеш, авызга төш» дигән кебек килеп чыкты. Әгәр дә кәсебенә керсә һәм тырышлык күрсәткән булса, аңа Андрей кебек әллә нинди мәкерләргә һәм хәйләләргә барырга да туры килмәгән булыр иде бәлки?
Моны Хәлил ул вакытта аңлап җиткермәде. Татар авылының намуслы хезмәттә үскән баласы дөреслекне башкача аңлый иде шул. Ул мокытлыгы аны озак интектерде. Әмма тормышта яшәүнең, хаклыкның асылын төшенеп алгач, аның күңелендәге намус төшенчәсе дә алышынды, авызына керергә торганны кабып һәм чәйнәп өлгермәүчеләр аңа чынлыкта мокыт, аңгыра, тинтәк адәмнәр сыман тоела башладылар. Ул моның өчен әдәби китапларга түгел, бәлки газиз әнкәсенең «эләктереп өлгерү» хакындагы сүзләренә рәхмәтле булырга тиеш иде. Шулай аңа да акыл керде.
Андрей, сержант булып алгач, Хәлилгә хәрби хезмәтнең бар авырлыкларын күрсәтте. Хәтта «молодойлар» да отделение һәм взводта аңардан өстен куелган иделәр. Бу кимсетелүнең сәбәбен Хәлил яхшы аңлады, башкалар да күреп-белеп тора иделәр. Кай вакытларда исә, әллә үртәп, әллә чынлап аның хәленә дә керергә иткән булалар. Әмма аңа карап кына берни дә үзгәрми иде. Андрейның талкырга Хәлиле булу аларны бәхетле итте билгеле. Кайда да «корбан тәкәсе» урынына бер кеше кирәк шул ул. Хәрби хезмәттә бигрәк тә. Һәм бу җәберле авырлыкны демобилизацияләнүгә кадәр Хәлил үз җилкәсендә, җаны белән елап, бәгыре белән суелып күтәрде. Хәрби частьтән аларның партиясе китеп беткәч тә аңа ике тәүлеккә артыграк хезмәт итәргә туры килде. Монысы да аңа Андрейның «бүләге» иде.
Шушы кадәр кысуларының берсе дә эзсез калмады. Хәлилнең җаны баштарак киреләнде, үртәлде, ә аннары егет бүтән бер чара уйлап тапты: һәр авырлыкны күтәрә белергә, зарланмаска үзенә сүз бирде! Тәкъдирнең өлеш иткән ризыгы шушы икән, берни дә эшли алмыйсың! Татарның рухын кол булырга өйрәтәсе юк иде шул!
Моның өчен ул тырыш булырга, һәр кушылган әмерне җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген, эленке-салынкылыктан котылырга тиешлеген төшенде. Аңа командирларыннан алып һәр солдатның күзләре төбәлгән иделәр. Ул хәтта мыскыллы карашларны да лаеклы рәвештә күтәрә белде. Андрейның һәрдаим аңардан «корбан тәкәсе» ясавы әүвәле күпләргә ошаса, рәхәтлек бирсә дә, инде ахырга таба теңкәләренә дә тия башлады. Кешедә намус дигән байлыкның саклана торган урыны бар ул, кайчан да булса үз барлыгын күрсәтеп, күңеле киңлекләрен кояш кебек яктыртмый калмый!
Усаллыкның да файдасы тия шул. Тимерне утка салып кыздырып, авыр чүкечләр белән кыйнап камыр итәләр дә, аннары суга тыгып ныгыталар. Югыйсә ул утта да, суда да барыбер тимер хәлендә кала. Димәк, камырың нинди, син дә шундый.
Андрей үч итсә дә, Хәлилне шул авырлыклары белән ныгыта барганлыгын тоймады. Хәер, моны Хәлил үзе дә соңыннан гына аңлады. Солдат муштрасы аны тормышка, кешеләргә, авырлыкларга җитди карарга, телеңне генә түгел, теләкләреңне һәм нәфсеңне дә тыярга, һәр кушылган әмерне җиренә җиткереп, вакытында башкарырга кирәклеген өйрәтте. Ул хәрби хезмәттән җитлегеп, чүкелеп, ныгып кайтты. Инде әти-әнисенең урынлы-урынсыз зарлары аны җебетеп төшерә алмый иделәр. Һәркемнең үз тормышы, кешенекен кеше күрми. Әмма ризыгыңны авызыңнан тартып алырга торучы хәйләгә осталар бик күп. Нәкъ «Карга белән Төлке» мәсәлендәге кебек авызыңны ачып калырга мөмкинсең!
Яшәү өчен көрәш. Анда һәр адәм санаулы. Үз мәнфәгатен кем дә куймый. Ялгышырга ярамый. Бер тапкыр хаталансаң, ул ялгышың икенчесен китереп чыгара. Яшәү өчен көрәштә гаделлек бармы? Кая, бармы ул гаделләр? Кайда һәм кайчан аларны очраттың? Әтиең, әниең? Алар, гадел булып, ахырда нәрсәгә ирештеләр? Нинди мәртәбә таптылар? Гаделлек гади халыкта гына була. Югарыдагылар гаделлекне башкача аңлыйлармы әллә? Югыйсә илдә тормыш бүтәнчә булачак иде түгелме? Унҗиденче елда гавамны нәрсә кузгатты, сугышларда батыр ясады? Гаделлек өчен көрәш түгелме? Ә туксанынчы елларда халык ни дип мәйданнарга чыкты? Ышанган гаделлеккә ирешә алмаудан аптырашка төшеп түгелме?
Бу сораулар Хәлилнең башында берәм-берәмләп кенә малай чагыннан ук барлыкка килде, җыела килделәр. Аның әтисе Хәсән абзый, ни йокысыз кеше, гомере буе тырыш хезмәттә булды. Көне-төне колхоз эшендә иде. Ә күршеләре, Хисмәт ага, үзе кебек үшән алаша җигеп, ындыр табагында мөдирлек хезмәтендә җил сугарып йөрде, ә гаиләсе балда-майда йөзде. Яраткан бер сүзе бар иде аның. Хәлилнең күз алдында колхоз базларыннан азмы ул капчыгы-капчыгы, йөге-йөге азык-төлек, фураж, печән, яхшы ак он ташыды һәм дә әйтә торды:
— Эшләгән — ашар!
Әмма ул «ашларны» Хәлилнең дусты, Хисмәт аганың улы Таҗи чөмерде. Алар икесе дә моны шулай тиеш дип белделәр. Хәлил төкерек йота, аш урынына таш каба иде түгелме? Хисмәт аганың гаделлеге шушы иде. Хәлилнең әтисе көне-төне эшләмәде? Ә бәлки аңа Хисмәт ага урынында көн уздырырга кирәк булгандыр?
Әгәр дә юан бәдәнле кечкенә дәрәҗәле бер мөдир колхоз малына менә шулай күсе кебек хуҗа була алса, бригадирлар, башкалар, рәис үзе ничек яшиләр иде икән соң? Хисмәт аганың караклыгын һәм Хәлил кебек юләр башларга эшләп ашарга өйрәтүләрен белми иделәрмени?
Ә Хәлил чыннан да эшләп ашады, Хисмәт аганың хикмәтләрен, астыртын гамәлләрен күрүен-белүен һичкемгә, хәтта әнкәсенә дә сөйләмәде. Хәер, сөйләмәсәң дә халык белеп тора иде. Үсә төшкәч Хәлил, әгәр дә байлыкны гадел итеп, һәркемгә тигез итеп бүлсәң, бөтен кешегә дә җитәчәк дип хыялланып йөрде. Ул моңа чын күңеленнән ышанды. Мәктәптә, җиденче сыйныфта укыганында, шушы хакта инша язып, «бишле» билгесе дә алды. Бу хәл аны шундый да канатландырды, моңарчы җитди эштә алга чыкканы юк иде. Моннан соң алдатмаска тырышты. Аның каләме дә шомарды. Район газетасында бер-бер артлы ике хәбәр бастырып чыгарды. Аларның берсе пионерларның металлолом җыюлары турында, икенчесе күмхуҗда чөгендер алуда тырышып эшләгән укучыларны мактаудан гыйбарәт иде. Дөрес, күзенә чалынган гаделсезлекләр, балаларның иртәннән көндезге сәгать икегә кадәр мәктәп кишәрлекләрендә, ә аннары әниләренә бүленеп бирелгән басуда төнгәчә эшләргә мәҗбүр булуларын да, күмхуҗ идарәсе вәкилләренең һәм укытучыларның балалары исә көне буена урамда уйнап йөрүдә гомерләрен уздыруларын да язды ул. Тик аларын газетада бастырмадылар. Моңа Хәлил мыскылланырга тиеш иде. Ә әтисе, ул мәкаләләрен укыгач, нигәдер мактап бер генә сүз дә әйтмәде. Әнисе генә куанып йөрде. Улы зур кеше булачагын уйлап сөенә иде, хәер моны яшермәде дә:
— Безнең дә язучыбыз бар!— дия башлады.— Мин аның әнкәсе!
Мәкаләләр күрше-күләнне шым булырга мәҗбүр итте. Бигрәк тә Хәлилне мәктәп укытучыларының ятсынып та, хәтәргә карагандай куркынып та үзенә күз текәп алулары аптырашта калдырды. Бу вакыйгалар бәлки шулай онытылыр да иделәр, әмма су буенда уйнаганда, инде яз аенда, аны Таҗи ачу белән читкә төртеп җибәрде һәм:
— Гәҗит койрыгын ялаучы!— дип, үчләнеп сүз ыргытты.
Хәлил аптырады. Йөрәгенә шом төште. Таҗиның нәрсә әйтүен аңлый алмыйча калды. Ул мыскыллый идеме, әллә көнләштеме — билгесез иде. Хисмәт агай, ат йөге белән кайтса, капкаларын эчтән тиз генә бикләп ала, арбасын да лапас астында яшереп бушату гадәтенә күчте. Хәлилгә күршесе Таҗи дустын эзләп керү тыелды. Капка төпләренә якынлашуга, хәзер берәрсе каршысына йөгереп чыга. Элекләрне Таҗиның, бал-май ашап туеп, урамга уйнарга чыгуын сәгатьләр буена өйләре эчендә тупсага сөялеп көтеп газапланган булса, инде хәзер аны Хәлил урамның икенче ягында торып чакырырга мәҗбүр иде. Хәер, бөтен авыл белән аңардан тел яшерә башлаулары да олы бер сабак булырга тиеш иде югыйсә. Тик бу үзгәрешләрнең сәбәбен Хәлил дус-дошмансыз калганын аңлый башлагач кына төшенде: газетада мактап язулары да авыл колагына әләк сүзе сыман килеп ирешкән!
Мондый хәл белән берни дә эшләп булмый иде. Бу гаделсезлеккә килеп очравы Хәлилнең яшь йөрәген тагын да ныграк ватты. Ул хәтта шул сагышлары аркасында шигырьләр дә яза башлады.
Хәер, болар бары тик кечкенә Хәлил белән булган вакыйгалардан берничәсе генә иде. Инде хәзер хәл башка. Ул бит Хәлил Хәсәнович. Казанда университетлар дистәгә якынаеп килә. Хәлил Хәсәнович шуларның берсендә ректор урынбасары булып эшли. Аның хакында бер дә авыл малае димәссең. Дөрес, ректор урынбасарлары университетта унике. Һәркайсының үз кемлеге, үз фикере, дөньяга үз карашы. Бердәм коллектив булып бишенче елларын эшлиләр. Хәлил Хәсәнович уку-укыту буенча җаваплы. Һәм менә ел ахырына ректорның хезмәт срогы чыга, яше — җитмештә. Аның урынына яңасын сайлаячаклар һәм ул кеше һичшиксез Хәлил Хәсәнович булырга тиешле! Моның шулай булуы өчен бик күп нәрсәләрне эшләде инде. Ун ел эчендә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклады. Ярый әле ул вакытларда министрлыкта җаваплы эштә иде. Хөкүмәт акчасын кемнәргә «өләшү» сәясәтен үз файдасына төзеде. Байлык тирәсендә мәш килүче галим-голамәдә гаделлек төшенчәсе бөтенләй диярлек юклыгын ул шунда бик яхшы тоеп һәм аңлап алды. Фән иясе исеме артына компиляторлар да яшеренгәнлеген, үзе дә алардан калышмаска тиешлеген белеп өлгерде. Чын, гадел, гыйлем үсешенә хезмәт итүче галимнәрнең дә барлыгын ул белми һәм күрми калмады, тик андыйлар аннан еракта иделәр. Алар хакында бары тик «ул кеше бик усал», «ул бик таләпчән», «ул фән белән саташкан» дигән коточыргыч сүзләрне генә ишетте, шунлыктан күзләренә чалынмаска, ераграк, читтәрәк йөрергә тырышты. Хәер, министрлыктагы һәммә чиновник та шушындый сакчыл җаннардан иделәр. Алар да ашыга-ашыга үзләреннән «галим» ясадылар. Бу эшләре күбесенең җиңел барып чыкты, министрлык вәкиленә, сәясәтен дөрес корганда, кирәкле кешеләр белән генә эш иткәндә, алагаем күсәк күтәрә алырлык гыйлем иясе табылмады. Хәлил Хәсәновичның кандидатлыгы белән докторлыгы арасында берничә фразадан һәм фараздан гайре аерма юк иде. Мәскәү дә аларны җиңел раслады. Документларының вакытында йөрешен ул үзе күзәтеп торды. Кирәксә, хәзер Мәскәү юлына ашыкты. Аның өлгерлегенә сокланучылар аз түгел иделәр.
Инде менә ректор булырга тиеш ул! Ә университет коллективы сайлармы? Алар аның нинди асыл зат һәм нинди бөек галим икәнлеген беләләрме?

II
Ректор булып сайланырга теләп сигез кешедән дәгъвалы гариза кергәнлеген ишеткәч, Хәлил Хәсәновичның болай да пеләшләнә барган башы тәмам ташка әверелеп, йөрәгенә бавыры аша үт кайнары йөгерде. Ничек моңарчы белдермәүләре дә аны шиккә калдырды. Бит инде Мәскәүдәге агасы, әнисенең абыйсы, данлыклы Абдулла Абдуллович белән сөйләшенеп тә куйган иде. Ул анда Рәсәй Дәүләт думасында эшли, һәр мәсьәләдә ил эчендә сүзе үтемле. Фән һәм мәгариф министрлыгы белән дуслыгы бар. Хәер, мондагы, Татарстандагы, министрларны да ул яхшы белә. Әллә Хәлил Хәсәновичка хәзергә кадәр Абдулла Абдуллович ярдәм итмәдеме? Һәр адымы аның ярдәме белән башкарылды, бигрәк тә соңгы егерме ел эчендә. Абдулла Абдулловичтан башка җир йөзенә кояш та чыкмый, таң да атмый! Моны бөтен кеше дә белә. Әмма аның белән туры элемтә бары тик Хәлил Хәсәнович кулында һәм республика президентында гына. Дөрес, бәлки хатыны, балалары да шундый хәлдәдер? Әмма Абдулла Абдулловичның иң якын кешесе һичшиксез Хәлил Хәсәнович, ул аның илчесе дә, ышанычы да. Шулай түгелме?
Ә элекләрне бөтенләй башка хәл иде. Хәлил Хәсәнович кай вакытларны Абдулла Абдуллович хакында ишеткәли торды: әнисенең туган энесе кайдадыр Апас якларында агроном булып эшли, имеш. Бер дә файдасы тигәне юк, кайтып, кунакка төшеп тә китми хәтта. Бигрәк тә Хәлилнең әтисе Хәсән абый:
— Юләр ул, әллә кайда ашлама ашап ята. Монда рәис булып килә дә белмәде!— дип, аны ачуланып искә алгалый торды.
Һәм менә, Хәлил хәрби хезмәттән кайткан елны, син ишет тә мин күр, дигәндәй, Абдулла Абдулловичны Татарстанның иң четерекле саналган районына хакимият башлыгы итеп куймасыннармы! Ул анда, элекке эшләгән районында, агроном булып кына ятмаган, әллә кемнәр дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгергән икән бит! Җитмәсә авыл хуҗалыгына бәйле кандидатлык диссертациясе дә язып яклаган, ниндидер колак ишетмәгән, күзләр күрмәгән үсемлекне киң мәйданнарда үстереп, аңардан чиксез зур уңышлар алып, илне баету юнәлешендә эш алып барган, ә «сукыр» җизнәсе Хәсән абый шуны да белми йөргән.
Әйе, чынлап торып Хәлил өчен дә кояш чыкты, таң атты. Аны ул бер телефон шалтыратуы белән университетка укырга кертте. Абдулла Абдулловичның бүлмәсенә егетнең беренче аяк атлавы булды, могҗизалы хәл диярсең, Хәлилне танып алды, әти-әнисенең хәлен сорашты, һәрвакыт элемтәдә торырга кушып, хәтта кесә телефоны номерын бирде. Ул вакытларда андый сөйләшү җайланмалары бик сирәк адәмнәрнең генә кулында иделәр. Дөрес, соңыннан Хәлил үзе дә белде: кешенең исемен, кем һәм кайдан булуын алдан сәркәтип кызга әйткәч, ул, кереп-чыгып йөргән арада хуҗасына ишек төбендә кемнәрнең зарыгып көтеп торганын бәйнә-бәйнә җиткерә икән.
Хәлил Хәсәновичның ныклы терәге Абдулла Абдуллович хакында һичкемгә сөйләгәне, серен тишкәне юк. Беренче очрашу вакыйгасын да, аннары булганнарын да бик яхшы хәтерли. Һаман да үзенеке үзендә хатирәләр булып уелып кала бирә. Кешеләрнең сөйләгән серләренә исә сан да күрсәтеп тормый, кергәнен җиңел генә чыгара да җибәрә. Ә үзенеке — кабер сере! Аңардан моны Абдулла Абдуллович таләп итте. Ул киңәшен тотуы Хәлил Хәсәновичның үзенә дә файдага килде. Интриган адәмнәр өчен кеше сереннән дә әһәмиятле, шуны сөйләп юанудан да бөегрәк ләззәт һәм тәм юк. Моны Хәлил Хәсәнович үзе дә күптән белә, табигате, җене белән тоя иде кебек. Шунлыктан ул интриганнар артыннан ияреп китмәгәндер дә әле. Әмма күпмеләр менә шушындыйлар: кешене сөйлиләр, кеше керен авыз тагаракларында чайкыйлар. Адәмдә үзен-үзе мактау һәм зурлау гадәте бар гына түгел, башыннан ашкан. Моның өчен башкаларны пычрату юлын сайлый. Ул шушы рәвешле үз затын пьедесталларга мендерә, әллә нинди яхшы якларын күпертеп сөйләп бирә. Фәрештә инде менә. Ә башкалар? Башкаларны түбәнгә куюы, начарга санап бәяләү адәм баласының чын сыйфаты. Әйе, дөресе шул: бер генә кеше дә интриганга әверелүдән азат түгел — галимнәре дә, чиновниклары, депутатлары, президентлары да. Әгәр дә кем дә кем гайбәт мәҗлесендә синең хакта дөрес һәм яхшы сүз әйтер дип көтсәң, ялгышачаксың. Ул бөек акыл ияләре генә кешенең хаталы гамәлен дә хуплап сөйли алалар, чөнки һәр тузан бөртегенең селкенүендә дә мәгънә һәм сәбәп барлыгын күрәләр. Абдулла Абдуллович хакында кайсы адәм аңа мактап сөйләде әлегәчә? Хәтта туганнарыннан да ишетмәде. Әмма башкалардан өмет тә итәсе түгел. Дөрес әйткән ул:
— Энем, хәрәкәттә бул! Тешең-тырнагың белән ябыш, үзеңнеке ит. Кулыңнан килмәгән эшне акча белән хәл итеп була. Белеп тор! Акчаның көче җитми калганы юк әлегәчә, азлыгы гына куркыныч. Хәтта президент аппаратында аның кире кагылганы юк. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне хәл итү өчен уйлап табылган ул. Алыш-биреш өчен, гаделлек өчен! Һәр әйбернең бәясе бар, тик белүчеләре генә бармак белән санарлык!
Абдулла Абдуллович нәкъ Хәлил Хәсәновичның үзе кебек кара тут йөзле, киң күкрәкле, олы гәүдәле, үткер кара күзле, әмма усал, таләпчән, каты кеше булып чыкты. Кайдадыр туган авылында яшәп ятучы кияүләре, Хәлилнең әтисе Хәсән агай, билгеле аның ике ятып бер төшенә дә керерлек түгел. Аңарга вакыты бармы? Ничек Хәлил белән күрешкән әле? Кайдан мөмкинлек тапкан? Беренче очрашуларыннан коты очып чыккач, егет аңа рәхмәт әйтеп шалтыратырга да куркып йөрде. Әмма озакка калдырырга да ярамый иде.
— Энекәш, укы!— диде җавабында Абдулла Абдуллович, кырыс тавышын йомшартып. Әмма телефон трубкасының утлы күмер кебек хәлгә килүе Хәлилнең кулын пешергәндәй иде. Шулай да тыңлап бетерергә үзендә көч тапты. Агасы аңа әмер бирергә дә өлгерде: — Онытма, шалтыраткала! Проблемалар тудырма!
Аның болай итеп алдан әйтеп куюы ярады. Хәлилнең үз зиһененә дә зарланырлыгы юк иде, тырышып та укыды. Әмма фәннәрнең асылын аңлау хакында уйлап та карамады. Белем өчен аңарга лекцияләргә йөрү, тыңлап-язып утыру, бер-ике китапны караштыргалап чыгу, практик дәресләрдә шул укыганнарының эчтәлегенә муафыйкатьле фикерләр әйтү дә җитә торган булды. Фәндә табигый закончалыкларны ачу һәм аңлату түгел, фикер әйтү әһәмиятле дигән галимнәр чорына туры килүе үз эшен башкарды. Ул да шушы таләпкә буйсынды. Аңладымы-юкмы, бу хакта уйлап та карамады. Хакыйкать күренешләренә карата ул фикри мөнәсәбәт тудыру белән шөгыльләнде. Аң белән фикерне бергә кушты, аңлау белән бәйле гыйлемнәр аңардан читтә калды. Ул гүяки кош иде. Канатын җәя дә очып китә, җәя дә очып китә, кайда кунса, шунда җим таба. Аңа бөтен тирә-юнь аңлашылып тора һәм ул шуннан үзенә кирәкле «бөртекне» күреп ала да, шуңа ташлана. Әмма томшыгына алганы яки элгәне борчак бөртегеме, чебешме, әллә ташмы, агач ботагымы — боларын ук төшенеп тормый. Ул бу мәгънәдә сукыр кош иде. Моның фәндә фикер әйтергә һәм шуны хакыйкать итеп урнаштырырга теләүдән килгәнлеген белми дә калды. Һәрхәлдә яңа фикер ул , асылы белән, инде булган, искергән, онытыла төшкән иске фикер генә. Аны менә шушы төшенмәү, фикерчелек тантанасына бирелү гыйлемдә сукыр хәлендә калдырды. Шуның өчен дә аның күңеленә сәясәт якын иде. Фикер аша хакыйкатьне ачарга омтылу башка төрле нәтиҗәгә китерә дә алмый. Бу исә фәнгә сәясәтнең катнашуыннан туганлыгын каян белергә мөмкин иде соң? Хәер, Укытучылары да чын галимнәрдән түгел иделәр шул. Алар нинди дә булса фикер белдерүне өстен санадылар, чын фәннең хакыйкать күренешләрен, хакыйкатьтә бәйсез рәвештә яки үзара береккән күренешләрне аңлатып бирүдән гыйбарәт икәнлеге, фәндә фикер түгел, бәлки ачыш, төшенү, эчтәлекне һәм сәбәпләрне ачыклау мөкатдәс һәм дөрес юл икәнлеген Хәлил Хәсәнович белми генә югары белем алды, шушылай аспирантураны да бетерде, диссертацияләр дә яклады. Тагын шунысы әһәмиятле — ул үз мәнфәгатьләренә хилафлык итмәде, һаман да фикерчеләр ягында торды. Фәнни эзләнү дип алган темалары гыйлем һәм сәясәтне үзара беректереп караудан, фәнни мәсьәләләргә карата сәяси мөнәсәбәт белдерүдән гыйбарәт булды. Моның өчен ил җитәкчеләренең фикерләренә таянып эш йөртте, сәяси вазгыятьне үзәккә алып эш итте. Аның фикри нәтиҗәләре милләтчеләрне дә, дәүләт чиновникларын да, югары катлам башлыкларны да канәгатьләндерергә тиеш иделәр. Ул даими рәвештә мантыйклы булды, фикерләмәләрен үстереп, сәяси яктан үлчәнгән гомуми фикергә таба китерде. Бу рәвешле эш итүен яратмаган галимнәрнең һөҗүменнән саклану өчен дә кирәкле сүзләрне таба алды, «фәнни фаразлар», «гыйльми-сәяси прогнозлар» бирү белән шөгыльләнде. Хәер, боларын ук аңа оппонентлары да юнәлеш биреп әйттеләр. Мыскылларга теләп, әлбәттә. Әмма Хәлил Хәсәнович аларның ул сүзләренең асылда начар мәгънәдә икәнлеген аңламады, бәлки яхшы фикер буларак кабул итте. Гыйлемдә әлегә «сәяси прогнозлар» юк иде. Бу эш репортерлар, газета-журнал мәкаләләрен язучылар шөгыле иде. Әмма фәндә Хәлил Хәсновичны зур ачыш ясаучы дип атадылар, ул бит сәяси прогнозларны гыйлем өлкәсендә җитди һәм дәлилле фаразлар буларак тәкъдим итте. Чираттагы дөньяны үзгәртеп кору мөмкинлеген дә искәртсә, бөтенләй дә бөек акыл иясе дип аталачак иде. Хәер, чоры да шундый, милли телләрне, милләтләрне үстерү мәсьәләсен мәйданның үзәгенә чыгарып, төп сөйләшү темасы ясаган заманнар иде бу.
Хәлил Хәсәновичның сәяси планда нечкәләп үлчәнелгән «фәнни фаразлары» бик тә актуаль булып чыктылар. Кандидатлык диссертациясен яклаган чагында ук гыйльми совет аңа шушы теманы докторлык итеп үстерергә тәкъдим итте. Эшне читкә алып куймыйча, ике ел эчендә башкарып та чыгарга мөмкин иде. Хәлил Хәсәнович нәкъ шулай эшләде дә. Бу вакытта ул тагын да агасы Абдулла Абдулловичның һәммә нәрсәне өстән күреп, кирәгендә энесенә фатыйха биреп, юлын арчып торуын аңлап алды. Мөгаен Ходай тәгалә дигәннәренең чынлыкта шушындый кеше булырга тиеш икәнен дә тойгандыр?
Хәлил Хәсәнович болай уйлауның дәһрилек һәм шайтанлык икәнлеген күңеленә дә китермәде. Абдулла Абдуллович белән бергә фотога төшеп, аны дивар зурлыгында эшләтеп, зал бүлмәсенә элдереп кую теләге дә туды. Бу фикере белән исә шашыныр дәрәҗәдә бәхетле иде. Әмма андый фотоны эшләтә алмавы гына шушы теләген беразга сүндереп торды.

III
Ректорлыкка гариза биргән кешеләрдән бигрәк тә өчесе Хәлил Хәсәновичның ачуын китерде. Аның беренчесе әлбәттә хатын-кыз затыннан, фикердәше кебек тоелучылардан иде.
Шушы Камилә Хәкимовнага соңгы өч ел эчендә Хәлил Хәсәнович ничекләр генә ярдәм итмәде югыйсә. Туган-тумачаларын да яхшы белә аның, хәтта аларны якын да күрә иде. Ә ул, менә бит ничек, үзен өстеннәрдән санап йөргән икән. Аңа Хәлил Хәсәновның факультет оештырырга ярдәм итүен оныткан ул. Данлыклы декан, имеш. Кем аркасында? Университетта шушындый ук факультет бар иде бит инде. Иш янына куш булсын, шулай кирәк дип кем дәлилли алды гыйльми советта? Хәлил Хәсәнович! Ә Камилә Хәкимовна туктаусыз үз кешеләреннән дә, галим-голамәләреннән дә, факультетының игезәгеннән дә зарланды, хәтта күпләрне компетентсызлыкта да гаепләде. Аның фикере белән килешми мөмкин түгел иде, анысы. Сөйләшә дә, зарлана да, үз сәясәтенә башкаларны ияртә дә белә! Куркыныч кеше!
Дөрес, Хәлил Хәсәнович менә дүртенче елын ректорның беренче урынбасары сыйфатында эшләсә дә, дәрәҗәсенең деканнар каршында шикле икәнлеген яхшы тойды, әмма бу хәле белән бер дә килешергә теләмәде. Шунлыктан Камилә Хәкимовна аңа таянычы кебек тоела, бик тә үз кеше сыман булды. Факультеты оешу да Хәлил Хәсәновичның күз алдында барды. Укытучылары барча коллективлары белән ул деканны сөйми иделәр. Әмма ханым үзен бик тә галимә сыйфатында күрсәтә белде. Докладларны оста итеп укый, оештыра алды. Ректорат утырышларында Камилә Хәкимовнага ышаныч багланылды. Ул һәрдаим югарыларның фикерен күрәләтә ялагайлык белән яклап, тугры хезмәтен күрсәтергә һәм бу юлда җанын фида кылырга да теләк белдереп чыгышлар ясады. Җитәкчелеккә таяныч өчен мондый затлар кирәк, андыйлар ныклы һәм ышанычлы тоела иделәр. Сүзләренең төчелеген сизенделәр, әмма күңелләрен бик тә хуш тоттылар.
Камилә Хәкимовна әлбәттә фәндә бары тик фикерчеләр рәтенә якын килгәне, аның да сүз һәм гамәлдә бергәлекне тәэмин итә алучыларыннан булды. Туган тел аша чит телне өйрәнү хакында язган һәм яклаган диссертацияләре асылда бер телгә икенче телне янәшә куюдан һәм болай да сүзлекләрдән аңлашылып, күзгә бәреп торган «уртаклыкларны» бәян итеп чыгудан гыйбарәт икәнлеген Хәлил Хәсәнович яхшы белә. Камилә Хәкимовна, татар авылы баласы исә дә, туган телендә хаталы һәм авырлык белән сөйләшә. Русчасы да ясалма җөмләләрне әйтүдән узмаган булу бер хәл, әмма, фикере юклыкны да тоймыйча, яңа фикер әйткәндәй үзен тота алуы кызыклы. Хәлил Хәсәнович аны ялагайлыгы, куштанлыгы, университетта яки факультетында чыга барган шылт иткән авазны да китереп җиткерергә тырышканлыгы өчен сөйде, якын итте. Әмма боларның ахыры кара еланныкы кебек астыртын гамәл алып барылган рәвешчә килеп чыгасын башына да китермәде.
— Хайван!— диде ул, үз алдына аны ачуланып.— Менә бит ничек, менә бит нишли! Чын йөзен яшереп йөргән. Кемлеген күрсәттеме?
Хәлил Хәсәнович «үз куенында» кара елан симертеп ятканлыгын аңлагач, инде кешеләрне таный белмәвен дә төшенергә тиеш иде. Әмма аның аңында танып-белүгә омтылышы юк, фикер генә туа ала. Һәм ул фикер бу юлы да көттерми килде: «Ханымга кирәгенчә акыл бирергә! Урынына утыртырга!»
Акыл бирү димәктән, Хәлил Хәсәнович кешеләрнең көймәләрен комга терәтеп калдырырга ярата. Мондый маһирлык белән әллә ниләр эшләргә мөмкин. Интрига бураннарын кубарып, Камилә Хәкимовнаның җилкәннәрен киерелдерергә, аны теләкләрендә ашкындырырга, ә аннары көймәсен таш кыяга илтеп сылатырга була. Тик моның өчен вакыт, берникадәр көч сарыф ителәчәк. Җиңелрәк башка төрле юллары да бардыр, билгеле. Аңлашу, мәсәлән. Хәлил Хәсәнович монысын үзенчә бәяләп, хыялы мөмкинлек биргәнчә күз алдына да китерергә өлгерде. Нәкъ шулай эшләргә итте. Аңлашуны ул үз фикерен таләп рәвешендә белдерү буларак ханымга әйтү дип белде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ректор Әфәнде - 2
  • Büleklär
  • Ректор Әфәнде - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4228
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ректор Әфәнде - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4345
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2239
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ректор Әфәнде - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4401
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
    34.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ректор Әфәнде - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 244
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198
    54.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    73.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.