Latin

Путевка

Süzlärneñ gomumi sanı 395
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 272
49.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Көннәрдән беркөнне Мөнирәгә ахирәте Нәфисә шалтыратты:
- Әлү, ахирәт, ирең белән икегез дә отпускыда икән, дип ишеткән идем. Карале, берәр җиргә ялга-мазарга барырга планыгыз юкмы?
- И-и, ахирәт, барырыек та, кесә ягы такыррак шул,- дип көлде Мөнирә.
- Менә шуңа да әйтәм шул,- дип гөрелдәде теге баштан Нәфисә. - Минем хезмәттәш Сочига барырга путевка алган иде. Кире уйлаганнар. Шуны, «яндырып» әрәм иткәнче, ярты бәясенә генә сатам, ди...
Мөнирәнең күзләре очкынланып китте.
- Дөрес, путевка ике кешелек. Ирең белән бергә була инде. Аның ише җиргә аларны сөйрәп барсаң, гел дә ял итмичә кайтуың да бар. Тик шулай да, Мөнирә, мондый шансны ычкындыра күрмәгез, - дип төгәлләде сүзен ахирәте.
Ычкындырамы соң, һич ычкындырмый. Мөнирә эшне кызу тотты. Шунда ук, ду китереп, Сәлимне уятты. Тегесе махмырдан авырткан башын тотып, кире якка борылып ятмакчы иде:
- Җыена башла, өч көннән Сочига китәбез,- дип, ирен телсез калдырды.
- Нинди акчага бармакчы буласың анда?
- Бакча тулы бәрәңге, шуны сатарбыз әнә. Безнең икебезгә генә кыш чыгарга ике капчыгы җитәр.
Мөнирә үзе, путевка юлларга дип, Нәфисәләргә җыенды, кулына көрәк, чиләк, капчыклар тоттырып, Сәлимне бакчага озатты. Ишектән чыгышлый:
- Алган бәрәңгеңне шунда ук сата торсаң да була. Күрше Гарифлар быел бәрәңге вак, булганы да черек, бераз сатып алмыйча булмас, дигәннәр иде. Бер бакча аша Бануларның да берәр капчык өстәмә бәрәңге кирәк булыр, дигән сүзләре бар иде. Автобус тукталышында бәрәңге алабыз, дигән бер-ике белдерү дә күргән идем. Тик ишетсен колагың, арзанга җибәрә күрмә...
«Баш төзәтергә бер ярты алырлык акча юк, ә ул Сочига чыгып китмәкче»,- дип сукрана-сукрана, Сәлим бакчага юнәлде...
Өч-дүрт капчык бәрәңге казып алгач, күршесе Гарифка сүз катты ул.
- Күпмегә сатасың соң?- дип кызыксынды тегесе.
Менә монысын уйлап бетермәгән иде шул Сәлим.
- Ике чиләге күпме?- дип кабат сорады Гариф. Сәлим, ике дә уйламыйча:
- Әйдә, чурт с ним, бер «ярты»га җибәрәм,- диде.
Аныңча «ярты» арзан түгел иде (бигрәк тә баш чатнап авырткан чакта). Чөнки хатыны, шул бәягә аракы эчеп, тәмам бөлдереп бетерәсең инде, дип зарлангалый бит.
Гариф бәрәңгене ике капчык алды. Сәлим бер яртыны ачып, баш төзәткәндә, икенче сатып алучы да килеп җиткән иде инде. Ул бар булган бәрәңгесен аракылата гына сатты. Җүн бәягә булгангамы, ахырдан килгән кешеләр, хәтта, Сәлимгә көрәкне дә тоттырмадылар. Бәрәңгене үзләре казып алдылар.
Мөнирәсе путевка тотып бакчага килгәндә, Сәлим бәрәңге сабаклары өстендә чалкан ятып:
- Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да,- дип җыр суза иде инде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.