Latin

Публистистика - Разиль Валиев - 09

Süzlärneñ gomumi sanı 4030
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Аяз ага белән ныклап танышып, якынаеп китүем һич көтмәгәндә-уйламаганда булды. Минем Мәскәүдә Әдәбият институтында укып йөргән чагым. Казанның рухи кысанлыгыннан соң Мәскәүнең чагыштырмача хөр фикерле мохитенә килеп эләккәч, башта бераз аптырап та калган идем. Әмма бу халәткә тиз ияләштем, бер ел эчендә бераз Мәскәүчә уйларга, Мәскәүчә яшәргә дә өйрәнә башладым кебек. Кем әйтмешли, кесәләр буш булса да, күңелләр хуш, йөрәкләр куш чак... Ул заманда безнең кулдан килмәгән бер эш тә юк сыман иде. Мәскәүдә беренче очраган татар кызына гашыйк булып, берничә айдан аңа өйләнеп тә җибәрдем, озакламый Сөембикә исемле кызыбыз да дөньяга килде. Бала белән тулай торакта яшәргә ярамый дип куып чыгаргач, Мәскәү читендәге бер иске дачага барып сыендык. Гаилә асрарга кирәк булгач, төннәрен заводта тимерчелек цехында эшли башладым.
Менә шулай шау-гөр килеп, очын-очка ялгап яшәп ятканда, Казаннан мәшһүр язучыбыз Аяз Гыйләҗев килүе хакындагы хәбәр ишетелде. Җитмәсә, әле ул безнең тулай торакның кунакханә бүлмәсенә урнашкан икән. Аяз ага минем өчен гыйбрәтле язмышы белән дә, олы иҗаты белән дә буй җитмәслек илаһи шәхес. Казанда дөнья күрә алмыйча Мәскәүдә басылып чыккан «Өч аршын җир» повестеның шаулаган еллары. «Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, институтта лекциядән чыгып барганда, ишегалдында Аяз аганы күреп алдым. Югары Әдәби курсларда укучы шагыйрь Рәдиф Гаташ белән кызып-кызып әңгәмә коралар иде болар. Кул бирешеп исәнләшкәндә, Аяз ага үткен күзләре белән мине аяк очларымнан баш түбәмә кадәр сөзеп чыкты да: «Шушы буламыни инде «урыс капкаларын каерып ачучы егет?» — дип, көлемсерәп куйды. Минем әле генә «Казан утлары» журналында чыккан шигырьләремнән хәбәрдар икәнен аңлагач, кинәт канатланып киткәндәй булдым, Аяз абый белән ике арадагы бушлык күз ачып йомганчы юкка чыкты. Тулай торакка кадәр таксида кайтканда да, Рәдиф бүлмәсендә озаклап чәй эчкәндә дә мин Аяз ага сүзләренең сихеренә бирелеп, телсез калгандай берни дәшмичә тыңлап тордым. Ул моңа кадәр мин ишетеп кенә белгән, әсәрләре «идән астыннан» гына таратылган Солженицын, Гумилев, Пастернак кебек тыелган язучылар, үзебезнең Исхакый кебек мөһаҗир затларыбыз хакында шулкадәр тәфсилләп һәм тәмләп сөйли ки, мин ирексездән әле генә дөньяга килгән сабый бала кыяфәтендә авыз ачып тыңлыйм да тыңлыйм.
Мәҗлес ахырында ул Рәдиф белән миннән яңа шигырьләребезне дә укытты. Бераз мактап, салпы якка салам кыстырып та алды. «Языгыз, көнне, төнне белмичә языгыз, сезнең әле шашып яза торган чагыгыз! Сезнең яшьтә мин дә шигырь яза идем, парин. Өч чемодан шигырем әле дә дачада ята», — дип һаваланып куйды ул. Монысы безне котырту өчен генә булгандыр инде, дип уйладык. Ул сүзен дәвам итте: «Әмма әйтәсе сүзне шигырьгә генә сыйдырып булмый. Әнә, Пушкинны, Лермонтовны, Пастернакны алыгыз. Бөекләрнең пакусы киң була. Проза да язып карагыз сез... Рәдиф бөегебез коеп куйган шагыйрь инде ул, шуңа күрә проза белән вакланып, җиргә төшеп тормас, ә менә сиңа ныклап торып киңәш итәр идем...» Шулчак мин, хыялга бирелеп: «Минем язган повестем бар инде», — дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калдым. Ә чынында бу — шагыйранә ялган, әлегә повесть кәгазьгә төшмәгән, ә бары тик минем күңел түрендә генә бөреләнгән иде. Аяз аганың: «Мин әле Мәскәүдә бер атна торам, эшләрем беткәч, китәр алдыннан дачаңа кунакка килермен, повестеңны әзерләп куй, бергәләп укырбыз», — дигән сүзләрен ишеткәч, бөтен тәнем кызыша башлады.
Инде нишләргә? Бер атнадан Аяз ага минем повестьны укырга киләчәк, ә аның әле бер бите дә язылмаган. Минем гомеремдә бер тапкыр да мондый ахмак хәлдә калганым юк иде. «Бу — һич тә алдашу түгел, чынлыкта повесть инде күңелемдә оешып җиткән, аны дөньяга китерәсе, кәгазьгә төшерәсе генә калган», — дип, үз-үземне юата-юата, «Перловка» станциясендәге иске дачага кайттым да өстәл янына кадакланып утырдым. Ярый әле институтта каникул вакыты — укырга йөрисе юк. Мин көнне дә, төнне дә онытып яздым да яздым. Хатыным Алия куйган чәйне эчәргә генә бүленәм дә тагын кәгазь өстенә капланам. Тәүлегенә егерме-егерме бишәр бит яза торгач, Аяз ага киләсе көннең таңында мин «Эт кояшы» дигән повестемны тәмамладым. Атна эчендә җиңеләеп калган гәүдәмнең авырлыгын да тоймыйча, Аяз аганы алып киләчәк электричка янына очып, канатланып бардым... Гомумән, кешеләргә, бигрәк тә яшь-җилкенчәк язучыларга иҗат дәрте өстәү, канат кую — Аяз аганың иң асыл сыйфатларының берсе булгандыр. Дөрес, вакыты-вакыты белән ул бик кырыс, таләпчән, хәтта усал да була белә иде. Әмма нигәдер хәтеремдә боларның берсе дә алай тирән уелып калмаган, ә инде заманында күңелемә ул салган иҗат кузлары әле хәзер дә вакыт-вакыт кызыша башлап, йокыларны качыра, кулга каләм алырга мәҗбүр итә.
Ул безнең шактый таушалган кечкенә дача кисәген мактау өчен дә матур сүзләр тапты, ике каен арасына тартылган таганга утырып, көлә-көлә атынып та алды. Шушы «хан сарае» өчен аена күпме түләгәнебезне дә сорарга онытмады, өстәлемдә Рабит Батулладан калган вак шрифтлы борынгы язу машинкасын күргәч, «нәшриятлар мондый стандартны кабул итми» дип кисәтеп тә куйды. Ул һәрнәрсәне күрә, һәрнәрсәгә игътибар итә, аның һәрнәрсә хакында үз фикере, һәр кешегә, һәр вакыйгага үз мөнәсәбәте бар иде. Шулчак мин эчтән генә: «Чын язучы, чын прозаик шундый булырга тиештер инде», — дип уйлап куйдым. Алиянең аннан-моннан юнәтеп пешергән пылавын мактый-мактый ашаганнан соң, ул: «Әйдә, күрсәт инде шедеврыңны!» — дип, йорт хуҗасыннан калган шыгырдавык диванга җайлап утырды. «Мин аны машинкада басарга өлгермәдем бит, кулъязма хәлендә генә ул», — дип ык-мык килә-килә аклана башлаган идем, моңа да исе китмәде. (Югыйсә аннан: «Ярый алайса, Казанга машинкада бастырып алып кайтырсың, шунда укырмын», — дип әйтүен көткән идем.) — Прозаны кулдан язып торма син, турыдан-туры машинкада басарга өйрән. Шулай җайлырак ул, язганың күзгә ачык күренеп тора. Әйдә, алайса, син кычкырып укы, мин тыңлармын», — диде.
Моңа кадәр инде күп мәртәбәләр имтихан биргәнем булса да, монысы минем тормышымда иң авыр, иң җаваплы сынау булгандыр. Әгәр повестьны укып бетергәннән соң Аяз ага миңа «икеле» куйса, бәлки, киләчәктә бөтенләй иҗат эшенә кул селтәгән, һич югында, үз-үземә ышанычым бик нык кимегән булыр иде... Мин өч сәгать буена берөзлексез укыдым да укыдым. Аяз агайга күтәрелеп карарга да куркып укыдым. Әгәр шулчак ул, туктатып, берәр авыр сүз әйтсә, минем бөтен хыялларым, бөтен өметләрем, бөтен дөньям бер мизгелдә чәлпәрәмә килер кебек иде. Повестьның соңгы җөмләсен тәмамлагач, мин, ниһаять, Аяз агайга күтәрелеп карадым. Аның йөзеннән хәйләкәр елмаю дулкыннары йөгереп үткән кебек булды. Шулчак ул торып басты да: «Булган бу, парин, — диде. — Әмма күңелеңә авыр алма, повестеңны Казанда басулары икеле. Казан — бик тар күңелле, тынчу һавалы шәһәр ул. Маяковский әйтмешли, тәрәзәсен ачып җилләтәсе бар аның. Тик син язуыңнан туктама, бүген басмасалар, иртәгә басарлар, иртәгә басмасалар — берсекөнгә. Дөнья гел болай гына бара алмый ул, дустым».
Саубуллашканда, Аяз ага миңа язу машинкасы алырга акча биреп калдырды. «Пушкин урамында бик шәп «Эрика» машинкасы сата торган кибет бар. Немец машинкасы! Аны Мәскәү кешеләренә чиратка яздырып кына саталар. Икене алырсың, берсе үзеңә булыр. Югыйсә бу машинкаңда шедевр язсаң да, нәшриятлар кабул итмәячәк», — диде.
Аяз аганың юраганы юш килде. Минем «Эт кояшы» повесте хакында Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә фикер алышу оештырдылар. Бәхәс бик кызу булып, арада яхшы гына фикерләр әйтелсә дә, нәтиҗәне нәшриятның ул еллардагы баш мөхәррире ясады. «Мин бу әсәрнең уңай якларына туктап тормыйм, анысы хакында сөйләделәр инде. Без бүген сүз алып барган повесть совет чынбарлыгын бозып, каралтып күрсәтә. Шундый әсәрнең талантлы каләм белән язылуы аның зыянлы булуын икеләтә арттыра гына. Мин авторга тормышның якты якларына күбрәк игътибар итәргә, әдәбияттагы буржуаз агымнарга иярмәскә тәкъдим итәр идем». Баш мөхәррирнең тешләрен шыкылдата-шыкылдата сөйләвен тыңлаганда, миңа нигәдер кулымдагы зынҗыр чыңнары ишетелгәндәй булды, күз алдыма ап-ачык булып Аяз аганың язмыш шәүләсе килеп басты... Егерме яшьлек студент тарафыннан язылган «Эт кояшы» повесте ил өстендәге куе болытлар бераз тарала төшкәч, егерме ике елдан соң (1990 елда) гына тулысынча басылып чыкты.
Ә язу машинкасын Аяз агайга барыбер алып кайттым мин. Һәм менә бу язмамны нәкъ менә шул Аяз ага белән бергә алган «Эрика» машинкасында басып утырам. Әмма ул машинкаларны алу җайлы гына булмады. Аяз аганың машинка алырга җыенуын ишетеп, Казаннан миңа тагын өстәмә заказлар килә башлады. Беркемгә дә баш тартып булмый, чөнки һәммәсе дә мин белгән, хөрмәт иткән мөхтәрәм шагыйрьләр. Тик Мәскәү кибетендә башкала пропискасы булган бер кешегә бер машинка гына саталар. Ә миңа бишне алырга кирәк. Каян табарга тагын дүрт москвичны? Җитмәсә, моның өчен сәгать дүрттән барып Пушкин урамындагы кибет янында чиратка басарга, анда көне буе торып үз нәүбәтеңне көтәргә кирәк. Ниһаять, үзебез белән бер курста укыган бурят, монгол, калмык, балкар егетләрен ияртеп, чиратка язылдык. Атна саен барып, ел буена чиратыбызның кайсы тирәдә булуын белешеп тордык. Көне җитеп, биш машинканы кулга төшергәч, шул ук егетләр мине «Татарстан» поездына озатып та куйдылар. Вагонда ничек итеп мине «машинка сатучы спекулянт» дип атауларын, проводницага акча төртеп, көч-хәл белән бу бәладән котылуымны тәфсилләп сөйләп тормыйм. Казан вокзалында мине каршы алучы булмады. Инде нишләргә? Таксига акча юк, ике кулга биш машинканы да күтәреп булмый. Ничарадан бичара дигәндәй, ике кулга икешәр машинканы бергә бәйләп тоттым, бишенчесен тоткасыннан авызга каптым да трамвайга кадәр мүкәләп барып җиттем. Трамвайдан төшкәч, колхоз базарыннан Матбугат йортына да шул рәвештә кайтырга туры килде. Җитмәсә, тирә-юньдәге халык бармак төртеп күрсәтә, арттан көлеп кала. Шулай көч-хәл белән Язучылар йортына кайтып егылдым. Юк, мин боларны һич кенә дә күргән михнәтләремне тасвирлап, үземне кызгандыру өчен язмыйм. Боларны искә алуымның сәбәпчесе — әлеге дә баягы мөхтәрәм Аяз ага. Беренчедән, ул мине — әле яңа гына борын төртә башлаган әдәбият чебешен — якты дөньяга чыгару өчен куәт бирде, мә, эшлә, дип кулыма корал тоттырды. Аяз абый аркасында мин шәп машинкалы булдым, ул машинка менә инде кырык елга якын минем иң мөкатдәс уйларымны кәгазьгә күчерә, хәзер дә ул мине һәр көнне ымсындырып үзе янына чакырып тора.
Мөхтәрәм шагыйрьләребез Илдар Юзеев, Нури Арслан һәм Әхсән Баянга Аяз ага фатихасы белән алып кайткан машинкаларның да әдәбиятыбыз өчен бәрәкәтле әсәрләр бүләк итүенә минем һич кенә дә шигем юк.
Язу машинкасы хакында шулай иркенләп сөйләвем юкка гына түгел. Иҗат кешесе өчен компьютер никадәр генә уңайлы булса да, минем әле һич кенә дә машинкадан аерыласым килми. Моның сәбәпләрен үзем дә аңлап бетермим бугай. Әмма бер сәбәбен беләм: ул — остазым Аяз ага ядкаре. Аяз ага машинкада гаҗәеп җитез һәм оста баса, Святослав Рихтер фортепьянода уйный диярсең. Вакыт-вакыт аның машинка тыкылдавы миңа йөгерек фикере артыннан калышмаска тырышып тупырдап чабучы ат тояклары тавышын да хәтерләтә. Ә кайчакта ул дошман явына каршы ялгыз калган пулеметчыга охшап ярсый-ярсый тыкылдата да тыкылдата кебек. Аның туктарга, бирешергә исәбе дә юк. Чөнки артта — аның газиз халкы, газиз Ватаны...
Халкы өчен һәрчак утка керергә әзер кеше булса да, Аяз ага беркайчан да Ил, Ватан, милләт турында купшы сүзләр сөйләп йөрмәде. «Үзеңнең зурлыгыңны, халыкның бөеклеген бары тик эш белән, акыл белән, мәдәният-сәнгать әсәрләре белән генә күрсәтеп була», — дип кабатларга ярата иде ул. Һәм бу сүзләрне үзенең гаҗәеп мул иҗаты, бөтен тормыш юлы, кылган гамәлләре белән аклады.
2006

Сине, әнкәй, сине сагынам...
Үз-үземне белә башлап, зиһенем яктырып, күзләрем чын-чынлап ачылган чорда иң беренче күргән, аңлаган, якын иткән кешем, һичшиксез, әнкәй булды. Бала чакта да, яшүсмер елларда да мин гел әнкәй янәшәсендә идем. Чөнки әткәй таңнан эшкә чыгып китә, кичен соң гына арып-талып кайтып керә. Ә мин көне буе өйдә әнкәй янында. Гаиләдәге сигез баланың алтысы кыз-кыркын, ә малайлардан өлкәне мин булганга күрә, йорт тирәсендәге ир-ат эше дә күбрәк минем җилкәгә төшә иде.
Әткәй колхоз рәисе булса да, әнкәй колхоздагы бер эштән да калмаска тырыша. Шуның өстенә безне карау, безне киендерү, безне ашату-эчертү дә, абзар-курадагы эшләр дә аның өстендә. Дөрес, без — балалар — аңа ярдәм итәбез, әмма әлеге эшләрнең күбесен бары тик ул гына булдыра, ул гына башкара ала иде. Ничек барысына да өлгерә алгандыр, ничек барыбызның да көен көйләп бетергәндер, белмим, әмма ишле гаиләдәге очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләрне салмак кына, кабаланмый гына, сукранмый гына ерып бара иде ул...
Мин бәләкәйдән үк бик иртә, сәгать дүртләрдә үк, йокыдан тора идем. Тора-торуга мичне ягып җибәрәм дә, җәй булса, ишегалдын себереп керәм, кыш булса, кар көрим. Аннары мич алдында кичтән калган ашны җылытып ашыйм. Әнкәй исә кич куйган камырын, күәстән алып, әвәли-әвәли ипи салырга әзерләнә. Гаилә ишле булганга, ипине ул көнаралаш сала иде. Ипи пешермәгән көнне мич түренә чуен белән җылкы ите пешерергә куя. Көне буе мич җылысында изрәп утырган ат ите авызга алуга ук эреп киткәндәй була. Шушы яшькә җитеп, кайсы илләрдә нинди генә ашлар авыз итсәм дә, минем өчен мич түрендә чуенда изрәгән җылкы ите белән әнкәй пешергән кара ипидән дә тәмлерәк ризык юк кебек.
Яшьлек елларымны, бала чагымны искә төшергәндә, иң элек күз алдыма алты почмаклы җыйнак кына йортыбыз килеп баса. Ишектән керүгә сул яктагы элгечтә әткәйнең туны эленеп тора. Ул йорт миңа нишләптер гел кышкы буран эчендә булып күренә. Чөнки җәен без өйгә кайтып та кермибез, йә бакча утыйбыз, урманда җиләк җыябыз, болында печән әзерлибез, йә Зәй суында балык тотабыз, су коенабыз... Ә кышын вакыт күбрәк өйдә үтә. Дөрес, якты вакытта чаңгы-чана шуулар, бозда кәшәкә уйнаулар да бездән читтә калмый иде. Ә караңгы төшеп өйгә кайтуга, мин, туңган аяк-кулларны җылытырга дип, мич башына менеп утырам. Аның төп сәбәбе, бәлки, җылынуда булмагандыр да... Минем мич каршындагы әнкәйгә якынрак буласым килә, чөнки минем аңа кичә укый башлаган китапны укып бетерәсем бар. Бераз укыгач, әнкәй мине туктатып нидер сорап куя. Без аның белән бергәләп китаптагы вакыйгаларга кереп чумабыз, андагы геройлар белән бергә яши башлыйбыз... Минем әдәбият белән, әдәби әсәрләр белән чын-чынлап кызыксына башлавым менә шундый кышкы озын кичләрдә керосин лампасы яктысында әнкәйгә кычкырып романнар, әкиятләр, повестьлар укыган чакларда башлангандыр инде...
Кайчакта мин китап укый-укый үзем дә сизмәстән йоклап китәм. Район үзәге Ширәмәткә ниндидер җыелышка киткән әткәйнең кайтканын да күрми калам. Иртән уянып тышка чыкканда, элгечтә әткәйнең кар исе, басу исе, ат исе сеңгән тун кесәсенә кулымны тыгам. Чөнки беләм, Ширәмәттән ул беркайчан да буш кул белән кайтмый, тун кесәсендә һәрчак безгә дигән тәмле прәннек була.
Әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк булып, шигырьләр яза башлавыма, гармун уйнарга өйрәнүемә дә әнкәй сәбәпче булгандыр. Чөнки ул үзе дә такмаклар, бәетләр чыгара, хатлар язганда да арага шигырьләр кыстырырга ярата иде. Әнкәйнең әнисе Хәбибә әби хыялга гаҗәеп тә бай, телгә оста карчык иде. (Зөлфәт Хәкимнең бабасы Хәкимхан бабай белән бертуган алар.) Әнкәйнең ике энесе — бик шәп гармунчылар, телгә дә, эшкә дә оста кешеләр. Әгәр мөмкинлек булып, сәнгать юлыннан китсәләр, алардан менә дигән музыкант яисә башка төрле иҗат әһелләре чыккан булыр иде. Шуңа күрә язучылык оеткысы, иҗат хирыслыгы миңа әнием ягыннан күчкәндер дип уйлыйм.
Әткәй колхоз рәисе булса да, без һич тә мул тормышта яшәмәдек. Беренчедән, гаиләбез бик ишле, икенчедән, колхоз ул чакларда беркемгә дә акчалата хезмәт хакы түләми. Ә әткәй алдашуны, урлашуны белми торган «кызыл» коммунист, гаҗәеп гадел кеше иде. Дөрес, без ач яшәмәдек, колхоз ел саен хезмәт көненә азмы-күпме икмәк өләшә, үзебез дә мал-туар асрыйбыз. Әмма кием-салым мәсьәләсендә кытлык шактый зур булды. Тик әнкәй безне беркайчан да кеше алдында ким-хур итмәде, кигән киемнәребез гади булса да, һәрчак пөхтә, ыспай иде. Боларның һәммәсе өчен дә әнкәйгә һәм үзебезнең бәрәңге бакчасына рәхмәт әйтергә кирәк. Бәрәңге буразналары арасына утыртылган көнбагышны көзен җыеп, әйбәтләп мичтә киптергәннән соң, әнкәйләр капчыкка тутырып Алабуга базарына сатарга китәләр иде. Көнбагышны стаканлап сатып бетергәч, бар акчасына ситсы алып кайта да әнкәй, тегү машинасы янына утырып, безнең өчен җөй тегә башлый. Аның теккән киемнәре һич кенә дә кибетнекеннән ким булмый торган иде. Энесе Фаиз сугыштан алып кайткан трофей — «Зингер» тегү машинасы — бер безне генә түгел, ярты авылны өсле-башлы иткәндер ул елларны.
Мин бәләкәй чакта безнең өйдәге бөтен җиһаз, мебель ише нәрсә әнкәйнең әтисе Нуретдин бабай кулы белән ясалган иде. Без, сигез бала, һәммәбез дә бабай ясаган бишектә тирбәлеп үстек, әнкәй безне бабай ясаган бала арбасына утыртып, басуга урак урырга йөрде. Шул бала арбасы хәтта миңа университетка керергә дә булышты әле... Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлагач, мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә керергә ният иттем. Ул чакта инде язган шигырьләрем, хикәя-парчаларым район газетасында да, хәтта республика матбугатында да басылгалый иде. Ниятемне әткәй дә, әнкәй дә хупладылар, мине юлга әзерли башладылар. Әмма әлеге дә баягы бәла: өйдә бер тиен дә акча юк. Мин моны кичләрен әткәй белән әнкәйнең чыш-пыш сөйләшкән чакларында ишетеп калдым. Әмма каян алганнардыр, мин китәсе көнне әнкәй кулъяулыкка төреп кулыма унике сум акча тоттырды. Пароходта дүртенче класста бару — ике сум чамасы, кайту ике сум, ә калганы имтиханнар тапшырганда яшәп тору өчен. Аның янына биштәремдә әнкәй пешергән ризыклар да бар. Әткәй мине ат белән егерме чакрымдагы Чургат (Красный Ключ) пристанена кадәр озата барды. Мин шулай итеп кесәдәге унике тәңкә акча белән Казанны яуларга дип авылдан чыгып киттем. Шактый еллар узгач кына белдем: әнкәй бабай ясаган бала арбасын сатып, минем өчен әлеге унике сум акчаны юнәткән икән. Тәпи басканчы тирбәтеп йөрткән бала арбасының үсеп җиткәч тә кирәге чыкты, шул бала арбасы аркасында мин Казанга барып укырга кердем, югары белем алдым, тормышта үз урынымны табып, аякка бастым...
Дүртенче сыйныфны бетергән елны көннәрдән бер көнне Нуретдин бабай миңа кечкенә генә чалгы ясап бирде дә үзе белән печән чабарга алып китте. Бер ай буе бабайга ияреп йөри торгач, мин шактый гына кул арасына кереп, чалгы селтәргә, печән чабарга өйрәнеп җиттем. Ә инде үзем чапкан бер йөк печәнне ишегалдына кайтарып аударгач, әткәй белән әнкәйнең башлары күккә тигәндәй булды. Шул елдан башлап мин һәр елны башта — бабайга, аннары әнкәйгә ияреп печән әзерләргә йөри башладым. Әнкәй әрәмә уентыкларындагы печәнне урак белән ура, ә мин болын читендә уйдык-уйдык калган урыннарны чалгы белән чабам. Хәтеремдә, печән чабудан бигрәк, ял иткәндә Зәй елгасында яисә Түгәрәк күлдә су коенулар, әрәмә арасында карлыган җыюлар, әнкәй сөйләгәнне тыңлап, хуш исле печән өстендә күккә карап ятулар калган. Әнкәй миңа Олы байның, Мулла баеның, Миткә чокырының, Куян атавының, Мукшы елгасының исемнәренең килеп чыгышын аңлата, болындагы һәр чәчәкнең, һәр үләннең, һәр куакның, һәр кошның исемен өйрәтә, үз авылыбызның, күрше авылларның тарихын сөйли...
Әле хәзер дә авылда печән өсте җитә башлаганда, минем күңелдә тынычлык югала, Казан кибетләрендә йөргәндә, күзләрем күбрәк чалгыларга төшә башлый, күңел Зәй буе болыннарына ашкына. Һәр җәйне җай табып печән өстендә авылга кайтмыйча калсам, мин нәрсәнедер югалткан, ниндидер гөнаһ кылган кебек булам. Юк, эш монда мал-туар өчен печән әзерләүдә генә түгел, мәгънәсе тирәндәрәк бугай аның. Югыйсә энекәшем Рәмзил ул печәнне миннән башка да әзерли ала. Зәй буе болыннарында йөргәндә, каерып-каерып печән чапканда, мин гүя үземнең яшьлегем белән очрашам, гүя чәчәкле печән өстенә сузылып ятып, әниемнең яшьлек хатирәләрен тыңлыйм. Кайтмый калсам, миңа яшьлегем үпкәләр, әнкәй рәнҗер кебек. Ә еллар узып, мәңгелек чигенә якыная барган саен, минем һич кенә дә яшьлегемне үпкәләтәсем, әниемне рәнҗетәсем килми...
Яшьрәк чакта әнкәйнең хәтерен калдырган, үпкәләткән чакларыбыз да җитәрлек булгандыр инде. Шуларның берсе бигрәк тә хәтердә уелып калган... Мәскәүдәге Әдәбият институтында укый башлагач, мин беренче курста өйләнеп, тормыш корып җибәрдем. Хатыным Алия белән икебезгә дә егерме бер яшь тулганда, кызыбыз Сөембикә дөньяга килде. Торырга урын юк, тулай торакта бала белән яшәргә ярамый, дип, урамга ук куып чыгардылар. Мәскәү янындагы бер иске дачаның хуҗасы белән килешеп, шунда тора башладык. Аңа түләү, гаилә асрау өчен заводка эшкә кердем. Көндез — лекциядә, төнлә — заводта... Шуның өстенә әле шигырьләр, проза әсәрләре язып маташам, китап чыгарырга җыенам. Дөнья куа-куа бәргәләнеп-суккаланып йөри торгач, ике ел вакыт үтеп тә киткән. Ә минем һаман яшь киленне әнкәй, әткәй янына алып кайтып күрсәткәнем юк. Кайтыр идем, юлга да, күчтәнәч-бүләк алырга да рәт юк. Көннәрдән бер көнне әнкәйдән хат килеп төште. Хатның башында авылдагы, өйдәге хәлләрне язган, ә азагын шигырь юллары белән тәмамлаган:

Кайтсаң иде кеше улы кебек,
Япсаң иде лапас түбәсен...
Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,
Бер усалга каптың, күрәсең.

Бу юлларны укыгач, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Әйе, чынлап та, кайтмавыма үпкәләгән, бик нык рәнҗегән иде ул. Мин утырып шунда ук шигырь белән аңа җавап хаты яздым...

Ниләр языйм, әнкәй, ниләр салыйм? —
Бар байлыгым — кәгазь һәм каләм...
Җитмеш тиен юлы шигыремнең,
Шигырьләтә генә җибәрәм.

Әнкәйгә исә күчтәнәчләрем дә, хәтта шигырем дә түгел, ә үзем кирәк икәнне мин шактый соңрак, яши-яши генә аңлый башладым.
Әнкәйгә багышлап мин аннан соң да шактый шигырьләр, җырлар яздым. Әмма инде хәзер мин әнкәйгә сүземнең генә түгел, ә үземнең дә кирәк икәнлегемне бик яхшы белә идем. Шуңа күрә җай чыккан саен әнкәй янына кайтуны мин үземнең гап-гади бурычым дип кенә санамыйм. Әнкәйне күрү, әнкәй белән сөйләшү минем үземә дә җан тынычлыгы бирә, минем иманымны бөтәйтә, кылган һәм кылырга җыенган гамәлләремә мәгънә өсти. Чөнки әнкәйнең хәер-фатихасы белән эшләнгән эш һәрчак игелекле була, әгәр яшәү рәвешемнән, тормыш итүемнән әнкәй канәгать, хәерхаһ икән, димәк, мин дөрес юлда.
Ә әнкәйне бик сагынган чакларда мин аңа багышлап язган җырымны эчтән генә көйләп йөри башлыйм...

Инде менә ничә еллар буе
Сине уйлыйм, сиңа табынам...
Бөтенләйгә кайтып җитәрмен күк, —
Сине, әнкәй, сине сагынам.
2003

Латин графикасы язмышы судьялар кулында
(Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XXI сессиясендә ясаган чыгыш)
Моннан берничә көн элек Татарстан Дәүләт Советына Татарстан Югары Судыннан чакыру килеп төште. Баксаң, безнең прокурорыбыз «Латин язуы...» турындагы законыбызны Россия законына тәңгәл килмәүдә гаепләп судка биргән, һәм без 2 март көнне татар халкының үзе теләгән хәрефтә язарга хакы бармы-юкмы икәнлегенең бер прокурор һәм бер судья тарафыннан хәл ителүенең шаһитлары булырга тиешбез икән.
Мондый әкәмәтләрне инде күп күрсәк тә, инде безнең бар булган хокукларыбызны берәм-берәм йолкып бетерә барсалар да, бәлки, монысына кагылмаслар, әлифбага, хәрефкә үк тотынмаслар дип өметләнгән идек. Аннары прокуратура да, суд та — хокук саклау оешмалары дип аталалар, димәк, алар иң беренче чиратта кешенең, халыкларның хокукларын чикләргә түгел, ә сакларга тиешләр. Ә хәреф сайларга, нинди язуда язарга да хакы, хокукы булмаган халыкның ничек итеп шул хокук саклау органнарына, җитәкчеләргә, депутатларга ышанычы һәм хөрмәте булсын икән? Ә бүген без Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдында торабыз. Бу зур эш вакытында республикабызда сәяси тотрыклылык саклану барыбыз өчен дә бик мөһим. Әлеге мәсьәләне сессиянең нәкъ менә бүгенге көн тәртибенә кертү турыдан-туры әнә шул сәяси тотрыклылыкны саклау ниятеннән дә эшләнә.
Мәсьәләнең бүгенге көнгә кадәр булган тарихына кыскача гына күзәтү ясап китәргә рөхсәт итегез. Инде егерменче гасыр башларында ук Татарстан җәмәгатьчелеге тарафыннан татар әлифбасын латин графикасына күчерү мәсьәләсе күтәрелә. 1927 елда татарча язу латин графикасына күчә һәм ун елдан артык кулланылышта була. 1938 елның 30 декабрендә ВКП(б) Политбюросы, бернинди белгечләрдән һәм җәмәгатьчелектән сорап тормыйча, татар алфавитын кириллицага күчерергә дип карар чыгара. Әмма фәнни оешмалар, телчеләр, язучылар, журналистлар, мәгариф хезмәткәрләре арасында кирилл язуы татар теленең авазлар системасына да, орфографиясе һәм грамматикасына да туры килмәве турында әледән-әле бәхәсләр, ризасызлыклар туып тора. Тик бу хәрәкәт совет системасының тоталитар сәясәте шартларында киң таралыш таба алмый.
Россия Федерациясендә яңа демократик җилләр исә башлаган сиксәненче елларда гына әлеге мәсьәлә яңадан өскә калкып чыкты һәм чит илләрдәге, БДБ илләрендәге, Россия төбәкләрендәге һәм Татарстанның үзендәге киң җәмәгатьчелек дистә елга якын фикер алышкач, 1997 елда Бөтендөнья татар конгрессы, Җир шарының бөтен төбәкләреннән җыелган делегатлар исеменнән, татар әлифбасын яңадан латин графикасына кайтару турында эш башлауны сорап, халкыбызга, хөкүмәтебезгә һәм Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте. Озакламый татар галимнәре Дәүләт Советына «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу» турында Закон проекты эшләп тапшырдылар. Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез бу закон проектын киң халык тикшерүенә куйды.
1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу» дигән Закон кабул ителде. Инде тарихи гаделлек тантана итте дип кенә торганда, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасындагы бер төркем депутатлар бу законны Россия иминлегенә яный торган документ дип бәяләделәр һәм «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы федераль законга Россиядәге милли республикаларда бары тик кириллица әлифбасы булдыруны гына күздә тоткан төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыктылар. Татарстанның әлифба турындагы законының Россияне таркатуга һәм илнең иминлеген какшатуга нигезләнгән икәнен раслар өчен Дәүләт Думасы Татарстанга махсус комиссия җибәрде.
Әлбәттә, комиссия Татарстан җирендә андый җимерү эше булуын раслый торган бер генә дәлил дә таба алмады. Шуңа да карамастан, комиссия Думага кайткач, Татарстанның бу законы Россия иминлегенә яный дип хисап бирде. Бу арада инде Россия матбугатында Татарстанга әнә шул яланы яккан бик күп чыгышлар да булды.
Әлеге шау-шуларның нәтиҗәсе булып Дәүләт Думасында «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы федераль законның 6 статьясының 3 нче пункты итеп Россия Федерациясе республикаларындагы дәүләт теле булган милли телләре кириллицадан башка әлифба куллануны тыя торган билгеләмә өстәлде.
Татар җәмәгатьчелеге, Президентыбыз һәм Дәүләт Советы Россиянең бу законсыз законын кабул иттермәскә тырышып күп көч куйды. Дәүләт Советы башта Дәүләт Думасы депутатларына, аннары Федераль Советка, ниһаять, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга Россия Конституциясенең 68 статьясының 2 һәм 3 бүлекләрен, 71, 72, 73 статьяларын, шулай ук Россия Федерациясе ратификацияләгән регионнар телләре һәм аз санлы халыклар телләре турындагы Европа Хартиясен һәм Европа Советы әгъзалары булган дәүләтләрнең милли азчылыкларны яклау конвенциясен тупас боза торган бу законны кабул итмәскә һәм аңа кул куймаска өндәгән мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Президентыбыз Минтимер Шәймиев мәсьәләнең латин алфавитына кайту-кайтмау проблемасыннан тайпылып, сәяси һәм хокукый яссылыкка күчүенә басым ясады. Монда бит сүз татар халкының нинди әлифба, нинди графика файдалануы турында гына түгел, ә иң беренче чиратта кеше һәм халыклар хокуклары, Россиянең үзен Федерация итеп оештырган милләтләр һәм халыклар хокукларын күз карасы кебек сакларга тиешлеге, ниһаять, Россия эчендә федератив мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү, ныгыту, димәк, Россия Федерациясен ныклы хокукый нигезләргә күчерү турында бара.
Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан җәмәгатьчелеге бу катлаулы хәлдән хокукый дәлилле, цивилизацияле чаралар белән генә чыгарга омтыла. Безнең комиссия мәсьәләгә тулырак ачыклык кертүнең кирәклеген аңлап, латинга кире кайту өчен Татарстан Конституциясе хокукый мөмкинлек бирәме, дигән сорау белән Татарстан Конституция судына мөрәҗәгать итте. 2003 елның 24 декабрендә Татарстан Конституция Суды Карары безнең бу сорауга уңай җавап бирде. Без инде болай булгач, тыныч кына алга таба барырга була дип, Комиссия исеменнән Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга Россиянең кириллицадан башка әлифбаларны тыя торган законын гамәлдән чыгару турында федераль закон проекты эшләвен сорап мөрәҗәгать итәргә уйладык. Әмма, инде әйткәнемчә, 2004 елның 18 февралендә Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Прокурорының «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы Россия Федерациясе законының 3 статьясына өстәмә кертү турындагы федераль закон нигезендә «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу турында»гы Татарстан Республикасы законын гамәлдән чыгаруны сораган гаризасының 2004 елның 2 мартында Татарстан Югары Судында каралырга тиешлеге турындагы хат килеп төште.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Публистистика - Разиль Валиев - 10
  • Büleklär
  • Публистистика - Разиль Валиев - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4127
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4047
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3843
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4147
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4097
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4109
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2061
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4061
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3905
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1936
    30.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3699
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1893
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.