Latin

Публистистика - Разиль Валиев - 06

Süzlärneñ gomumi sanı 4109
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
— Кистереп әйтә алмыйм. Ләкин бәләкәй чакта кем генә булырга хыялланмадым! Ул вакытта авылыбызга атаклы җырчылар еш килә иде. Сигез бала, әткәй-әнкәй, әби-бабай — унике кеше торсак та, кунакчыл булгангамы, артистларны безгә кертәләр иде. Бервакыт Мөхтәр Әхмәдиевнең ап-ак баянда уйнаганын күреп, баянчы булырга теләдем. Әткәйгә елый-елый гармун алдырттым. Гармунда уйнарга өйрәнә башлаган идем, тагын аптырап калдым. Чөнки бездән бер чакрым гына Шәңгәлчедә, Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким туган авылда, бик кызык кеше бар иде. «Кукурузник»та очучы-радист, безнең өчен «летчик» инде. Авылыбыздан ерак түгел Ширәмәт аэропорты. Мәскәүдәге Ширәмәт аэропорты белән бутамасыннар тагын (көлә). Районыбыз да элек Ширәмәт районы дип атала иде. Менә шунда кайткан чакта шушы очучы абыебыз безнең авылыбыз өстеннән түгәрәк ясап әйләнеп уза да үз авыллары, бакчалары өстендә әнисенә самолеттан яулыкка бәйләнгән күчтәнәч ташлый. Минем дә иң зур хыялым үскәч очучы булу һәм әнкәйгә самолеттан күчтәнәч ташлау иде. Ләкин 8, 9 классларга җиткәч, Казаннан килгән Зәки Нури, Нәби Дәүли, Салих Баттал кебек әдипләр белән очрашулар фикеремне үзгәртте. Шуннан шигърият, әдәбият «җене» кагылды. Шигырьләрне инде язгалый идем. Мәскәүдәге Әдәбият институтына укырга керергә уйладым. Әмма кыюлыгым җитмәде, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында ике елга якын укып, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына барып кердем, өр-яңадан укый башладым. Мин, гомумән, гомеремдә беркайчан да үзем теләмәгән эшне башкармадым.
— Шагыйрь һәм сәясәтче. Бу атамалар үзара туры киләме?
— Үз алдыңа нинди максат куясың бит?! Миңа әби-бабайларыбыздан халкыбызның киләчәге өчен борчылу сеңеп калгандыр. Бигрәк тә бабай бу хакта еш сөйләргә ярата иде. Иҗатымны да шушы мәсләккә юнәлтергә тырыштым. Ни дәрәҗәдә яхшы эшли алганмындыр — анысына бәя бирә алмыйм. Сәясәттә дә максатым шул.
— Сез үзегезне күбрәк шагыйрь дип саныйсызмы, әллә сәясәтчеме? Чөнки кайберәүләр, шагыйрьлекләрен онытып, үзләрен сәясәтче дип йөртәләр. Ә менә Разил Вәлиев һаман шул булып калды. Халкыбыз аңа Разил Исмәгыйлевич дип дәшми.
— Шигырьне мин үземне белә башлаганнан бирле язам. Ә сәясәткә аптыраганнан гына килеп кердем кебек. Әгәр бүген татарның Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Хәкимов, Индус Таһиров кебек чын профессиональ сәясәтчеләре күбрәк булса, бәлки, мин дә рәхәтләнеп шигырь генә язып утырыр идем. Әмма халкыбызның хокукларын яклаучылар бик аз. Иҗат кешесе, язучы һәрчак халык язмышы турында уйларга тиеш. Хәтта Дәрдемәндне, Габдулла Тукайны алсаң да, Муса Җәлил, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники... Барысы да халык язмышы өчен борчылып яшәгәннәр, сәясәт белән дә шөгыльләнгәннәр. Менә Әмирхан Еники һич кенә дә сәясәтчегә охшамаган бит югыйсә. Әмма соңгы елларда күпме публицистик әсәрләр язды ул. Татарның телен, гореф-гадәтләрен, дәүләтчелеген яклап күпме чыгышлар ясады. Бүгенге сәясәтчеләребезнең дөньяга килүенә, сәясәтче булып формалашуларына нәкъ менә шул язучылар сәбәпчедер.
Ләкин, син бүген тормышыңнан канәгатьме, дип сорасагыз, мин, юк, дияр идем. Бу купшы сүз дип уйламагыз. Кеше үзенең язмышы белән күпмедер дәрәҗәдә ризалашса да, кылган гамәлләреннән һәрчак канәгать булырга тиеш түгелдер. Әйтик, ник мин бүген Татарстан Дәүләт Советында бүтәннәр белән чагыштырганда үземне җайсызрак хис итәм? Чөнки бүген без сүтеп утыра торган законнарыбызның барысын да кабул иткән вакытта мин катнаштым. Татарстан Дәүләт Суверенитеты турындагы Декларациядән башлап, күп законнар шушы бүлмәдә, шушы бинада дөньяга килде. Бүген суд карарлары, прокурор протестлары нигезендә менә шул законнарны сүтәргә мәҗбүрбез. Билгеле, башка кешеләр сүтсә, ныграк та сүтеп ташларлар иде. Без әле артык бетермәскә тырышабыз. Әмма ул да миңа рәхәтлек, канәгатьлек хисләре бирми. Билгеле, кайбер законнарны саклап кала алдык. Әйтик, «Татарстан халыклары телләре турында»гы законның бер сүзен дә үзгәртмәдек. Сәбәбе дә бар. Чөнки бу закон бик озак әзерләнде. Җентекләп, бар дөнья тәҗрибәсен кулланып эшләдек. Франция, Германия, Италия, Кытай, Япония, Америка, бигрәк тә Канаданың дәүләт телләренә кагылышлы законнарын өйрәндек. Бүген ул иң кирәкле законнарыбызның берсе.
— Инде эшләсен генә...
— Әйе, ул күпмедер дәрәҗәдә эшли дә. Соңгы ун елда татар балалары өчен лицейлар, гимназияләр, мәктәпләр ачылу, татарча сөйләүче телевидение, радиостанцияләр эшли башлау шушы закон белән бәйләнгән. Ләкин монда да әле мин канәгать түгел.
— Бездә законга тел-теш тидерерлек булмаса, аны әйләнеп узарга, игътибарсыз калдырып онытырга тырышалар бит.
— Әйе, безнең илдә андый нәрсә булган һәм хәзер дә бар.
— Талантлары була торып та шагыйрьлекләрен, язучылык һөнәрен ташлаган танышларым бар. Шигырь язып тамак туйдырып булмый, диләр алар... Разил Вәлиев моңа нинди аңлатма бирер икән?
— Мин аларны гаепләмим. Бүген шигырь, хәтта роман язып та гаилә асрап булмый торгандыр. Ә элегрәк, моннан 20–30 ел элек бер китап чыгарып, язучы ике-өч ел буена гаиләсен тәэмин итә ала иде.
Бер вакыйга исемдә. Моннан 7–8 ел элек мәдәният хезмәткәрләре корылтае булды. К.Тинчурин театрына мәдәниятебезнең атаклы әһелләре чакырылган. Шул исәптән композиторыбыз Фасил Әхмәтовның да чыгышы планлаштырылган. Җәмгыятебезнең ыгы-зыгылы, демократиянең куәтләнеп килгән еллары. Фасил абый авырып киткән. Әмма делегатларга уку өчен хат җибәргән. Шул хаттан аның бер фикере онытылмый: «Мин үземнең оныкларыма киләчәктә иҗат кешесе, композитор булмагыз, дип васыять әйтеп калдырачакмын. Чөнки иҗат белән, шигырь-музыка язып тамак туйдырып булмый. Бүген иҗат кешеләре бәхетсез». Бу сүзләрне Татарстанның халык артисты, республикабызның Г.Тукай бүләге лауреаты, Россия композиторлары өчен иң зур бүләк — М.Глинка исемендәге премия лауреаты Фасил Әхмәтов әйтә икән, илебездәге иҗат кешесенең хәле турында уйланырга нигез бар. Әлбәттә, бераз хискә бирелеп арттырылгандыр да, әмма моның нигезендә ачы хаклык ята.
— Бу бик борчулы уйларга этәрә торган факт. Бая әйткән танышларымның берсе белән әле Сезгә килер алдыннан гына очраштым. Аның шигырьләре, җырлары бик күп, ләкин хәзер язмый. Мин Разил Вәлиевкә тормыш итү һәм әдиплек турында сорау бирергә җыенам дидем, чәнчеп төрттерергә тырыштым. «Җавап биримме үзем? Разил әфәнде нәкъ шуларны ук әйтер!» — диде ул көлеп. «Димәк, синең танышларың талантлы булмаган. Талант ул фанат та дигән сүз. Чын язучы тамакка карамый, яза. Ач булса була, яза... Моңа мисаллар җитәрлек, дип җавап бирәчәк Разил абый», — диде ул. Кызык: сезнең фикерләр чагышмады. Бәлки, теге дустым шулай акланырга гына теләгәндер...
— Бу танышыгызның фикерендә хаклык бардыр. Бүген безнең бик күп талантлы кешеләребез үз энергияләрен, вакытларын башка хезмәткә, бәлки, кирәк булмаган, бөтенләй күңелләренә ятмаган эшкә сарыф итәргә мәҗбүр. Мин әле үземне күпмедер дәрәҗәдә кирәкле эш башкарам дип саныйм. Билгеле, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант искиткеч көчле икән, ул инде фанат та булырга тиеш. Шул ук вакытта талантлы кешеләрнең кайберләренә бер генә талант бирелгән. Мәсәлән, берәү шигырь яза белә, башканы белми, ә икенчеләре барын да булдыра. Әйтик, Нурихан Фәттах. Заманында, фатиры булмагач, үз кулы белән йорт та салып керә, тормышын да алып бара, язучы да, галим дә булып кала. Әгәр кешегә талант мул итеп бирелгән икән, ул язарга да, башкасына да өлгерә. Монда кешеләрне бер калыпка салып булмый. Әгәр кеше, язуын ташламыйча, шуның белән генә шөгыльләнә икән, анысы инде фанат, бик тә талантлы кеше. Әгәр башка эш белән дә шөгыльләнә ала икән, хәтта язуын читкә куеп торса да, аны да талантсыз дип әйтеп булмый. Мин язмыйча йөргән талантлы кешеләрне беләм. Алар дөньяга башка күз белән карыйлардыр: бу дөньяда ничек итеп халкыңа, шул ук вакытта үзеңә дә файдалы итеп яшәп була? Син шул халыкның бер өлеше бит, син дә кешечә яшәргә хаклы. Матур шигырьләр язып та, аны укымасалар, ул кешегә барып җитмәсә, шул ук вакытта син, башка эш башкарып, халкыңа зуррак файда китерә алсаң, алар башка язмышны сайлаган, кирәксез эш белән шөгыльләнәләр, үз-үзләренә хыянәт иткәннәр, димәс идем.
— 1981 елда мин Алабуга педагогика институтында укыган чагымда, Сез безнең белән очрашуга килгән идегез. Ул чакта яшьләр арасында Рәшит Абдуллинның «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле бик популяр иде. Рәшит Абдуллин күп шигырьләрегезгә җырлар язды. Аларны Ринат Ибраһимов та башкара иде. Мин шушы кешеләр белән иҗади дуслыгыгыз турында сөйләвегезне үтендем. Бик матур җавап бирдегез. Хәзер дә шул вакыттагыча иҗатташ дусларыгыз, ягъни компаньоннарыгыз бармы?
— Бар. Тик мин җыр язуны Рәшит Абдуллин белән түгел, ә Илһам Шакиров белән башладым. Ул сүзләре булмаган яисә онытылган борынгы җырларны көйләп күрсәтте. «Бер алманы бишкә бүләек», «Таң җыры», «Дулкын» җырлары шулай туды. Аннан соң, Рәшит Абдуллин белән очрашып, 30 га якын җыр яздык. Аларның күбесен Ринат Ибраһимов башкарды. Күңелле еллар иде. Яшьлек еллары. Ләкин тора-бара Рәшит башка юлдан китте. Үзе җырлап йөри башлады, соңгы вакытта җырларны азрак яза, Ринат Ибраһимов Мәскәүгә китеп югалды, без Казанда калдык. Әмма ялгыз түгелмен. Иҗатташ дусларым күп, ләкин иң якыннары дип Резеда Әхиярова, Венера Ганиеваны саныйм. Алар белән бергәләп дистәгә якын җыр яздык.
— Профи профины таба, димәк.
— Беренчедән, алар бик талантлы, аннан соң иҗатлары минем рухыма туры килә. Луиза Батыр-Болгари белән дә ике дистәгә якын җыр яздык. Моннан 10–15 ел элек Луизаның бик актив чагы иде. Әле яшьрәк композиторлар белән дә берничә җыр иҗат итеп ятабыз. Озакламый халык аларын да ишетер.
— Бүген татарча сөйләүче радиолар, телевидениеләр артты. Көн-төн җыр тыңлый алабыз, Аллага шөкер. Ләкин менә Сез илһамланып иҗат итәсез, ә халык ул җырның Сезнеке икәнен белми калырга да мөмкин. Авторлар әйтелми. Бу Сезнең иҗат дәртен сүндермиме?
— Ачу килә, билгеле. Бу бит сине, иҗатыңны санга сукмау дигән сүз. Артистлар, концерт оештыручылар авторларны махсус әйтмәскә тырышалар. Билгеле, мин авторлык хокукын даулап гонорар эзләп йөрмим, әмма мохтаҗлар да бар бит. Кайберәүләрнең төп чыганагы — иҗат. Ә ул исә — хезмәт, хезмәт өчен түләнергә тиеш. Аның законнары да бар. Кызганыч, алар бездә үтәлми.
— Әсәрләрегезнең хисабын беләсезме? Ничә җырыгыз, шигырегез, чәчмә әсәрләрегез бар?
— Юк. (Көлә.) Минем сәер гадәтем бар, басылып чыккач, бер генә китабымны да башыннан ахырына кадәр укыганым юк. Берәүләр ятларга тырыша, мин дә яшь чакта ятлый идем. Хәзер онытырга тырышам, яңаларын язарга кирәк бит.
— Басылмыйча калган яисә чүплек савытына ташланган әйберләрегез күпме?
— Бар. Ләкин мин үзем туеп туктамасам яисә кулдан тартып алмасалар, язганымны мәңге редакциялим. Иҗат кичәләренә барганда, китабымны кыстырып барам бит инде, шунда да, ачып, яңадан редакцияли башлыйм. Бер чирдер инде ул.
— Разил Вәлиевнең нәсел-ыруында шулай кешене җырлата, елата торган берәр кеше бармы?
— Минем әнкәй җырлар, бәетләр чыгарырга бик оста. Зөлфәт Хәкимнең бабасы Хәкимхан бабай белән минем әби бертуганнар. Гомумән, әнкәй ягы иҗади затлар, бик шәп музыкантлар, үзләре гармуннар ясыйлар, тагын әллә ниләр булдыралар. Бабам тимерче иде. Тимердән нинди генә чәчәкләр ясамады. Шуның өстенә балта остасы да, тегермән салганнар. Шуның өчен кулак тамгасы тагылган. Мотоцикллар чыккач, иң беренче булып алды да, ватылгач, төзәтеп, үзе җыйды. Шуның өстенә иҗатчылар да. Энекәшем Рәмзил белән апам Разилә дә шигырьләр яза. Гомумән, безнең өйдә җырламаган, биемәгән, гармун уйнамаган кеше юктыр. Сигез бала үстек. Бергә җыелсак, шау-гөр киләбез, күңелле яшибез.
Кызым Сөембикә исә Милли китапханәдә чит телләрдә әдәбият бүлегендә эшли. Инглизчә татар, рус телләрен белгән кебек сөйләшә.
— Татар теленең киләчәге хакында сөйләшик әле... Бервакыт җаваплы урында утыручы бер түрәдән ишеттем, ул, исе дә китми, татар теле бетәчәк, диде. Аныңча, бу — законлы күренеш. Сезгә төртеп, тел ул Р.Вәлиевка, Т.Миңнуллинга кирәк, диде. Бу кеше белән бәхәсләшү мәгънәсез дип дәшми калдым. Күренеп тора, акыл, аң ягы сай. Миллилеге бөтенләй беткән. Аңа беренче чиратта дәрәҗә, байлык кирәк...
— Мәнфәгатьләре башка төрледер. Үзегез әйтә башладыгыз, аның тамагы тук, өсте бөтен булса, тормышы әйбәт икән, шул җитә. Әмма адәм баласына андый тарлык килешми. Татар халкы яшәсен дибез икән, иң беренче теле, гореф-гадәте, дине булырга тиеш. Мәдәниятсез, мәгарифсез халык киләчәксез. Тел ул язучыга гына кирәкми. Без халкыбызның киләчәге турында уйлыйбыз. Әгәр меңәр еллык тарихы булган халык юкка чыга дип килешә икән, бу кеше, минемчә, җинаятьче. Ул үзенең дә бөтен бабаларын, нәсел-нәсәбен сата дигән сүз. Аннан соң безнең халык нигә бетәргә тиеш, без кемнән ким?! Тормыш бит ул — көрәш. Кеше белән кеше көрәшә, җәмгыять белән җәмгыять, идеология белән идеология, халык белән халык, цивилизация белән цивилизация. Кем җиңеп чыга? Әгәр биреләм дип кулыңны күтәрәсең икән, син мескен кеше. Мин безнең халкыбыз андый мескеннәрдән тора дип уйламыйм. Бәлкем, милләтебез кайчан да булса юкка чыгар, әмма моны булдырмас өчен бүген нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Менә сез, гәҗит чыгарып, телевизордан сөйләп, без дә кылган гамәлләребез белән халкыбызның гомерен озайтырга телибез. Ул мең ел булырмы, йөз меңме, әйтеп булмый. Гаяз Исхакый 200 дигән. Беркайчан да алай кистереп әйтергә ярамый. Кеше — җан иясе, үзенең кайчан үләсен белсә, аның күңеле төшә, рухы сына. Гаяз Исхакый бөек язучы, ләкин бу мәсьәләдә мин аның белән килешә алмыйм. Бәлки, ул шулай каты әйтеп кисәтергә теләгәндер. Шушы юлдан барсагыз, юкка чыгарсыз, дигәндер.
Тел турында кайгырту бер безнең эш кенә булмасын иде. Ул гомумхалык, дәүләт эше булганда гына чын мәгънәсендә без теләгән нәтиҗәләрне бирәчәк. Дәүләте булмаган халыкның киләчәге булмый. Без юкка гына дәүләтчелегебезне торгызу турында әйтмибез. Ни өчен татар һәм рус телләре дәүләт телләре булган республикада дәүләт хезмәткәрләре ике телне дә белмәскә тиеш?! Ничә еллар шуны талкыйбыз, бар яктан килгән законлы нигезебез бар... Безгә шуннан башларга иде... Әгәр һәр урында дәүләт хезмәткәре, җитәкче, халык мөрәҗәгать итә торган чиновниклар ике телне дә белсәләр, аның калганнары үзеннән-үзе китәр иде. Менә шушы барьерны үтеп булмый. Моның өчен бик күп көрәш кирәк булачак әле.
— Парламентыбызда да Сез ике-өч кеше, һаман тел турында сөйләп арымадыгызмы?
— Шул ук сорауны үзегезгә дә биреп булыр иде. Без күпмилләтле илдә, дөресен әйткәндә, бер-беребезгә түзеп кенә яшибез түгелме?.. Менә минем күршем бар. Аралашкан кеше. Аның халкының, диненең тарихын, телен, гореф-гадәтләрен беләм, композиторларын, шагыйрьләрен санлыйм, җырларын да җырлыйм, әмма ул минем тарихымны да белми, динемне дә хөрмәт итми, телемне дә санга сукмый, хәтта 30 ел күрше булып та, исәнмесез дип тә әйтә белми. Нигә соң мин аның халкын хөрмәт итәм, ә ул юк. Менә мондый мохиттә күңел түрендә үпкә-рәнҗү ята. Мин дә бит аның кебек үк Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган кеше, ни өчен аның миңа, халкыма мөнәсәбәте шундый? Ни өчен мин генә аны хөрмәт итәргә тиеш? Шушы нәрсә берзаман шартларга мөмкин. Чуан өлгереп җитә икән — нәтиҗә күңелсез булуы ихтимал. Бу хакта уйланган кеше күптер, әмма күтәреп чыкканы бик аз. Шуңа түзеп утырасың-утырасың да тагын йөгереп микрофон янына чыгасың, телевизордан, радиодан сөйлисең, газетага язасың. Халкыбызның күпчелеге милләтебезне торгызу идеясе белән авырый башлагач кына, язмышыбыз уңай хәл ителер. Бүген җиде миллион дип рәсми әйтелгән халыкның, һичьюгы, йөз меңе безнеңчә уйлый микән?! Ә моның өчен миллионнар кирәк. Безнең соңгы елларда ирешкән иң зур уңышыбыз — икътисади, сәяси якларны әйтмим, ул да булса, халкыбызның милли аңы уяна башлады. Менә сез журналистлар, без язучылар, сәясәтчеләр кылган иң игелекле гамәлдер ул.
— Әлбәттә, соңгы ун ел эчендә ачылган татар лицейларын, гимназияләрен тәмамлаучы егет-кызлардан торган чын зыялы буын үсеп килә бит. Алар безне алыштырыр...
— Бөтен өмет шуларда. Без, нәрсә генә әйтсәләр дә, коммунистик режим чорында тәрбия алган кешеләр. Үзебез булдыра алганның күпчелеген эшләдек. Демократия җилләре исә башлаган, хокуклар киңәйгән чорда мәктәпләрдә, вузларда белем алган яшьләр безгә караганда күбрәк эшләргә тиешләр. Аллаһы боерса, халкыбызның милли үзаңы яңа күтәрелеш кичерер.
— Сезгә рубрикабызның тагын бер традицион соравы — Разил Вәлиевне Президент итеп сайласалар...
— (Көлә.) Бу дөньяда үзең булдыра алган эшне башкарудан да яхшысы юктыр. Һәркем үз урынында булырга тиеш. Безнең Президентыбыз бик матур эшли әле һәм ул игелекле эшләрен дәвам итсен. Әлегә аны алыштырырлык дәрәҗәдәге кеше юктыр да, бәлки... Тәнкыйтьләү җиңел, әгәр минем ун еллык парламент эшчәнлегем булмаса, югары даирәләрдә аралашмасам, аның эшенең нинди катлаулы икәнен белмәсәм, бәлки, ризалашыр да идем. Әмма Президент йөгенең нәрсә икәнен аңлыйм. Шуңа да, зинһар өчен, әлегә мин аннан баш тартып торам. (Көлә.)
— Әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым. Миннән тәкъдим, Сездән баш тарту. Инде саубуллашыр алдыннан «Безнең гәҗит»кә теләкләрегез.
— Исеме җисеменә туры килсен иде. Бу гәҗит, чыннан да, безнең гәҗит булсын — бүтән гәҗитләрне кабатламасын. Чөнки кайсы гына газетаны алсаң да, 75 проценты кабатлау. Берсен укысаң, икенчесе нәрсә язасын чамалап була. Президент кая барган, сессиядә нәрсә сөйләнгән, күпме иген чәчелгән, чәчүгә төшкәннәрме, реформа барамы, хөкүмәт нишли?.. Шул ук фактлар, вакыйгалар һәм бер үк төрле фикер. Яманлыйлар икән, барысы да яманлый, мактыйлар икән, бөтенесе мактый — бүтән фикер юк. Гәҗитегезнең үз фикере булсын иде. Халык мәнфәгате, милләт язмышы иң үзәктә торсын.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәктә дә шулай халыкның яраткан улы булып калыгыз һәм Сезгә иярүчеләр күбәйсен иде.
Әңгәмәдәш Илфат Фәйзрахманов
2003

Милли хәрәкәт яңа сыйфатка күчте
28 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә проектын кабул итте. Россия Дәүләт Думасы раслаганнан соң, әлеге документка Татарстан һәм Россия Президентлары кул куярга тиеш. Татарстан Республикасы — Россия субъектлары арасында үзәк белән мөнәсәбәтләрен ике яклы килешү нигезендә төзүче бердәнбер субъект. 1994 елда кабул ителгән Шартнамә гамәлдән чыкканнан соң, республика статусы ачыкланмаган килеш калды. Яңа Шартнамә исә федераль закон нигезендә ныгытылачак.
Яңа Шартнамәнең үзенчәлекләре, Россиянең милли сәясәте, татар халкының милли рухы турында без Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән сөйләштек.
— Разил Исмәгыйлевич, Сез Татарстан ягыннан эшче төркем составында Шартнамәне әзерләүдә катнаштыгыз. Яңа Шартнамәнең үзенчәлекләре нидә?
— Документны әзерләү эше моннан ел ярым элек, 2004 елның маенда В.В.Путинның карары чыкканнан соң башланды. Ике яктан да сигезәр кешедән торган эшче төркем төзелде. Россия ягыннан аның җитәкчесе итеп РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, ә Татарстан ягыннан — Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде. Мин мәдәният, мәгариф, милли мәсьәләләргә кагылышлы өлешкә җаваплы идем. Әйтергә кирәк, документны әзерләү эше бик авыр барды. Техник яктан катлаулылыклар килеп чыкты. Татарстан ягыннан без башыннан ахырына кадәр М.Ш.Шәймиев раслаган сигез кеше эшләдек, ә Россия ягыннан В.В.Путин раслаган 8 кешелек эшче төркем составы берничә мәртәбә алышынды. Шулай итеп, аңлату, исбатлау, ышандыру эшен безгә берничә мәртәбә яңадан башларга туры килде, бу күп эмоциональ көч, вакыт таләп итте.
— Татар язуын латинга күчерүне Шартнамәгә кертү мөмкин булдымы?
— Кертергә омтылыш булды, ләкин ул турыдан-туры керә алмады. Шулай да Шартнамәдә бер бик яхшы әйбер бар — Татарстан Президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш, дигән пункт. Татарстан Конституциясендә ул язылган иде, ләкин Россия Югары Суды карары белән гамәлдән чыгарылды. Хәзер без ул шартны яңадан кертә алдык. Телгә кагылышлы тагын бер нәрсә: Шартнамәдә «Татар теленең дәүләт теле буларак статусын һәм аның куллану даирәсен, куллану тәртибен Россия һәм Татарстан законнары билгели» дигән пункт кертелде. Моның нигезендә киләчәктә татар теленең графикасын да үзгәртергә мөмкинлек кала.
Мин Россия белән Татарстан арасында Шартнамә кабул итү фактын гына да югары бәялим, чөнки ул бүтән субъектлар арасында Татарстанның статусын бер башка күтәрә. Бүтән субъектлар федератив килешүгә кул куйдылар. Икенче яктан, без Шартнамәгә кул куймасак, бик кызык хәлдә калабыз. Без федератив договорга кул куймадык, иске Шартнамә гамәлдән чыкты, димәк, безнең статусыбыз һавада асылынып кала. Россия 1552 елда Казан ханлыгын үзенә көчләп кушканнан соң, безнең Россия составына керүебез турында бернинди дә документыбыз, карарыбыз юк. Без капитуляция турында пактка кул куймадык, Удмуртия, Башкортстан һ.б. республикалар кебек Россиягә үз теләгебез белән кушылу турында Грамотабыз да юк. Юридик яктан безнең мөнәсәбәтләр ачыкланмаган килеш кала. Чынлыкта бу Шартнамәне кабул итү Россия өчен безгә караганда да әһәмиятлерәк. Югыйсә Балтыйк буе илләре мисалындагыча да булуы мөмкин — 1991 елда СССР составыннан чыгу өчен нигез итеп алар 1940 елда оккупация булганын дәлилли алдылар, һәм моны бөтен илләр таныды. Безнең әле бүгенге көндә дәүләтебез ныгып җитмәгән, аның турында без Россия шикелле кайгырта алмыйбыз, ә үзен куәтле дәүләт итеп саклап каласы килсә, Россия беренче чиратта субъектларның статусы турында уйларга тиеш.
— Без Россиядә милли сәясәт юк, дибез. Чынлыкта, Россиянең милли сәясәте бар, һәм ул бер генә милләт — рус милләте мәнфәгатьләрен яклый кебек...
— Бу чынлап та шулай. Бүгенге көндә Россиянең илдә яшәүче рус булмаган халыклар өчен берни дә эшләгәне юк. Татар халкы мисалында алсак та, бүген Россия төбәкләрендә татар мәктәпләре, театрлар ачу түгел, булганнары да ябылып бетеп килә. Илдә урыслаштыру сәясәте бара. Әгәр дә Татарстан хөкүмәте Россия хөкүмәте белән сөйләшеп, бөтен Россиядә татар халкын үстерү буенча дәүләт программасы кабул итмәсә, хәлебез бик мөшкел булачак. Башкортлар Башкорстанда башкорт халкын үстерү буенча бик әйбәт программа кабул иттеләр, аның буенча бик күп эшләр эшләделәр. Алар соңгы елларда татарларга караганда үз милләтләре турында күбрәк кайгырттылар. Башкортлар — яшь милләт, агрессив милләт, безнең кебек күпсанлы милләт түгел, йоклап ятсак, юкка чыгабыз, дип тырыштылар. Ләкин аларның программасы Башкортстан территориясенә генә кагыла. Алар өчен бу ярыйдыр да, чөнки башкортның дүрттән өч өлеше республика территориясендә яши. Ә безгә татарлар турында Татарстан территориясендә кайгырту гына җитми, шунысы да бар: безнең законнарыбыз Татарстаннан читтә гамәлдә була алмый. Дөрес, Конституциябездә 14 нче маддә бар, анда «Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә, милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә» диелгән. Тик бүгенге көндә бу декларация генә, чөнки ул Татарстан хөкүмәте карарлары белән ныгытылмаган.
— Ә Татарстанда татар халкының үсеше турында программа бармы соң?
— Кызганычка каршы, андый программа юк. Без 14 нче маддәне гамәлгә кертү өчен хөкүмәттән программа төзүне сораган идек. Президент үзе дә аның кирәклеге белән килеште. Әмма бүгенге көнгә кадәр ул эшләнмәгән. Россиядә рус телен үстерү буенча программа бар. Россиядә рус халкының мәнфәгатьләрен яклау буенча махсус законнар чыкты. Рус теленең статусы турында гына да берничә закон кабул ителде. «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы Законда сүз нигездә рус теле турында бара. Хәзер исә «Закон о русском языке, как о государственном языке РФ» дигән махсус закон чыкты. Бүгенге көндә РФнең дәүләт милли сәясәте дигән концепциясенә үзгәрешләр-өстәмәләр кертелә. Рус булмаган халыклар өчен бик тә начар үзгәрешләр кертмәкчеләр анда, ул да булса Россиядә элекке «өлкән туган» сәясәтен кире кайтармакчы булалар. Ягъни рус халкы Россия халыкларын берләштерергә тиеш. Аның беренче маддәсендә «бөтен халыклар да тигез» дип язылган, ә аннары — рус халкы безне җыярга, тупларга тиеш, диелгән. Элеккечә, халыкларны сортларга аеру килеп чыга. Чынлыкта бер халык икенчесен берләштерергә тиеш түгел, берләштерә дә алмый, мин моның практик ягын күз алдына да китерә алмыйм. Халыкларны хөкүмәт, дәүләт берләштерергә тиеш, бөтен халыкларны тигез итеп.
Концепция төзегәндә, бездән дә тәкъдимнәр сорадылар, без аларны җибәрдек, тик берсе дә искә алынмады. Бу бик куркыныч концепция, без аңа каршы киләчәкбез. Заманында безнең Дәүләт Советы православие культурасын мәгариф системасына кертүгә каршы чыккан иде, безнең Россия хөкүмәтенә, Президентына, Дәүләт Думасына җибәргән мөрәҗәгатебезгә башка субъектлар да кушылды. Ул вакытта 89 субъекттан 56 сы, хәтта кайбер рус субъектлары да безне яклады. Бу сәясәт биш-алты елга туктап торды да тагын күтәрелә башлады. Әлеге концепцияне киң җәмәгатьчелеккә чыгармыйлар да — матбугатта да ул күренеп кенә алды. 7 октябрьдә Краснодарда бу турыда фикер алышырга тиешләр иде, анда Россия субъектларының җитәкчеләре, милли сәясәт белән шөгыльләнә торган дәүләт структуралары җитәкчеләре җыелырга тиеш иде, ни өчендер аны кичектерделәр. Минемчә, әлеге концепцияне хәтта күпчелек белән дә кабул итәргә ярамый, монда барысы да риза булырга тиеш.
— Россия Конституциясендә «бөтен халыклар да тигез» диелгән. Милли концепция илнең Төп законына каршы килмәсме соң?
— Алар каршы килүгә карап тормый. Мисал өчен, Россиянең «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы закон»ын («Закон о свободе совести и религиозных объединениях») алыйк. Аның преамбуласында ук христиан диненә өстенлек бирелә! Югыйсә Конституциядә «бөтен диннәр тигез» диелгән. Безнең Дәүләт Советы бу законга төзәтмәләр кертергә тырышып мөрәҗәгать иткән иде, үткән елның 7 июлендә мин Россия Дәүләт Думасына барып чыгыш та ясадым, безне яклап 10 процент депутат кына тавыш бирде. Россия Конституциясендә бөтен телләр дә тигез диелгән, ә «Закон о русском языке, как о государственном языке Российской Федерации» дигән законда рус теле бөтенләй алга чыгарыла, дәүләт теле буларак кына түгел, һәр өлкәдә дә аңа өстенлек бирелә. Аның һәр статьясы диярлек Конституциягә каршы килә. «Россия халыклары телләре турында»гы законның өченче статьясы исә бөтенләй дөньяда булмаган хәл, кешегә үзе теләгән графикада язуны тыя — андый закон бер илдә дә юк.
— Латин графикасын яклау өчен халыкара хокукый чаралар бармы?
— Халыкара рычаглар бар, ләкин безнең әлегә аның белән шөгыльләнеп йөрердәй өлгергән шәхесләребез юк. Бөтенесен дә дәүләт җилкәсенә өеп булмый. Страсбургта кеше хокуклары буенча суд бар. Ләкин анда аерым кеше хокуклары яклана, анда конкрет бер кеше мөрәҗәгать итү кулайрак. Моның өчен аның хокукы бозылу турында документ кирәк. Безнең очракта, мәсәлән, кеше латин графикасында китап яза, ди, ә нәшрият аңа җавап бирә: закон нигезендә Сезнең латин язуында язарга хакыгыз юк, ди. Шушы рәсми җавап нигезендә ул халыкара судка мөрәҗәгать итә ала. Ләкин әлегә андый документ язып бирерлек кеше табылганы юк. «Латиницада язганны бастырмады» дигән яманатны күтәргәнче, алар басуны артык күрә.
— 15 октябрьдә традиция буенча Казанда Хәтер көне үтте. Митингта катнашканнар арасында күбрәк өлкәннәр булуы, халык санының да елдан-ел кими баруы күренеп тора. Сезнеңчә ничек, татарларда милли хәрәкәт сүндеме, сүлпәнәйдеме, әллә башка сыйфатка күчтеме?
— Милли хәрәкәт башка формага күчте. Сыйфат ягыннан ул хәзер югарырак дәрәҗәдә дип саныйм. Элек милли хәрәкәт нигездә урамда иде, бүген ул дәүләт структураларына үтеп керде. Дәүләт структураларында эшләгән кешеләр арасында да милли җанлы кешеләр бик күп. Шул ук Дәүләт Советында, министрлыкларда да бар алар. Милли хәрәкәт цивилизацияле юллар белән эшли хәзер. Дөрес, урамнарга чыгу да кирәк, милли хәрәкәт төрле формаларда булырга тиеш. Әгәр дә һәммә җирдә милли җанлы кешеләребез эшләмәсә, милли хис урамнарда гына булса, ерак китә алмас идек. Тагын бер сәбәп — халыкта ниндидер күңел кайту хисе бар. 90 нчы елларда урамнарга чыккан кешеләрнең күңелләре кайтты, чөнки алар теләгән максатларына ирешә алмадылар. Милли хәрәкәт көчәюдән куркып Федераль Үзәк субъектларга күпмедер ирек бирде, Татарстан нефтенең дә бер өлешен үзебезгә бирә башладылар, әмма ул байлык, нигездә, халыкка да, урамнарга чыгучыларга да эләкмәде. Ниндидер бер өлеш баеды, калганнар урамда кычкырып калды. Алар арасыннан берничә кеше генә дәүләт структураларына кереп, үзләренә урын таба алды.
Мин урам сәясәтенә каршы түгел, ләкин ул акыллы булырга тиеш. Без унбиш елдан артык Хәтер көне үткәрәбез, тик быел гына ул азрак цивилизацияле төскә керә башлады. 15 октябрьдә ел саен җыелабыз да Иван Грозныйны сүгәбез, аның карачкысын яндырабыз. Ә бит Иван Грозныйны сүгеп кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Үзебезне дә сүгәргә кирәк: ни өчен без милләт файдасына эшләмибез? Безнең бүген законнарыбыз җитәрлек — телләр турында законыбыз бар, мәгариф турында, мәдәният турында. Нигә без аларны үтәмибез? Безгә үзебезне үзгәртергә кирәк. Бер генә мисал: бездә телләр турында законны бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында кодекс бар. Татарстанда 2 миллион татар яши, әле бүгенге көнгә кадәр бер генә татарның да «минем белән татарча сөйләшмәделәр, татарча язган гаризамны алмадылар, судта татарча сөйләргә ирек бирмәделәр һ.б.» дип, судка мөрәҗәгать иткәне юк. Бөтенесе дә минем өчен кемдер эшләргә тиеш дип уйлый. Син гражданин икәнсең, үзеңне үзең яклый бел. Әлбәттә, моның өчен гражданнар җәмгыяте төзү кирәк.
— Яшьләрдә өмет бармы?
— Минем бөтен өметем яшьләрдә. Һәр буын яшьләргә шулай өмет белән карыйдыр инде. Без бит үзебез коммунистик чор продукциясе. Минем әтием кып-кызыл коммунист иде, әле шул чорда үсеп тә, без нидер эшли алдык. Инде без үзебез булдыра алганны эшләдек бугай. Яшьләр яңа чорда тәрбияләнә. Алар, Татарстандагы яшьләрне әйтәм, безнең кебек, татарны бетереп ташлаган дәреслекләр буенча укымыйлар, алар татар гимназияләрендә белем алалар, теләкләре булса, үз милләтенә караган теләсә кайсы мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге бар. Чынлап уйласаң, соңгы 15 елда без милли аң үсеше буенча бик алга киттек. Халыкның милли аңы уяну — безнең соңгы елларда ирешкән иң зур уңышыбыздыр.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Публистистика - Разиль Валиев - 07
  • Büleklär
  • Публистистика - Разиль Валиев - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4127
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4047
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3843
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4147
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4097
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4109
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2061
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4061
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3905
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1936
    30.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3699
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1893
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.