Latin

Публистистика - Разиль Валиев - 05

Süzlärneñ gomumi sanı 4097
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Безнең милләтнең элитасы булган затлар арасында мин аерым урынны зыялы байларыбызга, меценатларга бирер идем. XIX гасыр башы байлары милләт өчен нәрсә генә эшләмәгәннәр?! Мәктәп-мәдрәсәләр дә ачканнар, газета-журналлар да чыгарганнар. Рус дәүләте, аның патшасы татарларга бер тиен акча бирми торып та, татар байлары бу изге эшләрне ихлас күңелдән эшләгән. Ә бүгенге көндә безнең зыялы байларыбыз бармы соң? Алар бармак белән генә санарлык. Миллионерларыбыз, миллиардерларыбыз бар, завод-фабрикалар тоталар, акчалары бихисап. Әмма аларның берәр мәктәп ачуын искә төшереп буламы? Юк, билгеле. Сирәк-мирәк кенә булса да, кайберләре, алары да үз кесәсеннән түгел, оешма, предприятие акчасыннан гына өлеш чыгара. Әгәр гражданлык дәүләте төзергә уйлыйбыз икән, без бөтен проблемаларны да дәүләт җилкәсенә өеп калдырырга түгел, бәлки зыялы байларыбызның да бу эшкә алынуларына ирешергә тиешбез. Тик бүген байлар бар, ә зыялы байларыбыз юк шул. Киләчәктә бу хәл уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә. Чит илләр тәҗрибәсе шуны раслый. Әйтик, Төркиядә байлар иң элек мәктәп салдыра. Халык ихтыяҗы өчен кирәк булган биналарга акчасын бирә. Ә бездә акчасы булган кеше мәчет сала һәм шуңа бабасының яки әтисенең исемен куша. Бу, беренче чиратта, үзен күрсәтү, үзенә реклама ясау өчен эшләнгән гамәл дип саныйм мин.
Милли элитаны үстерүдә үзебезнең милли университетыбыз төп рольне уйнарга тиеш. Милли университет — бик катлаулы мәсьәлә ул. Без уйлаган, без хыялланган университетны булдыру бер яки ун елда гына гамәлгә аша алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ә инде милли университетның асылы нидән гыйбарәт дигән сорауга килгәндә, анда фәннәр өч телдә дә укытылырга, студентлар өч телне дә камил белергә тиеш дигән шаблон фикергә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Иң беренче чиратта, бу уку йорты татар халкын, аның тарихын, рухи байлыгын, мәдәниятен өйрәнүче вуз булырга тиеш. Ул татар халкының рухи үзәгенә әйләнергә, анда татар мохите хөкем сөрергә тиеш. Тел өйрәнү генә җитми, милләт каршындагы проблемаларны моның белән генә хәл итү мөмкин түгел. Монда бөтен татарның булачак элитасы да килеп укырга (хәтта чит илләрдән дә) һәм элиталы мөгаллимнәр укытырга тиеш. Хәтта ки, монда татар гына укырга тиеш дигән сүзләр дә бигүк дөрес булмас, татарны белергә, аның белән эш йөртергә теләгән башка милләт вәкилләренең дә монда белем алуы мөһим.
Без бүген татар халкын кисәкләп өйрәнәбез. Тел институтыбыз бар, тарих институтыбыз бар, аның музыкасын, этнографиясен өйрәнүче гыйльми оешмаларыбыз бар. Болары әйбәт, тик аларның өйрәнү, эзләнүләрен координацияләүче үзәк булдыру бүген көнүзәк мәсьәлә. Шуңа күрә дә бу рольне милли университет үз өстенә ала һәм татарны өйрәнү үзәге була алыр иде. Без үзебезнең халкыбызны тулаем белеп бетермибез әле. Шуңа күрә аны кешегә дә күрсәтә, аңлата алмыйбыз. Аннан соң милли университет башка уку йортларында да татар телен укыту, татарны өйрәнүнең координация үзәге булырга тиеш. Мондый үзәк булмау үзен нык сиздерә. Дәреслекләр, методик кулланмалар җитми. Булса да ничектер стихияле төстә алып барыла. Бүгенге көндә, бүгенге халәтендә ул һич кенә бу функцияне үти алмый. Шушы көннәрдә генә без аның концепциясен тикшердек һәм күп кенә бәхәсле урыннарын ачыкладык. Шунысы сөендерә, ТДГПУның без уйлаган юлдан китәргә теләге бар. Әмма Россия мәгариф министрлыгы төзегән стандартлар буенча барып кына һәм Россия биргән финанслар белән генә бу максатларга ирешеп булмаячагы көн кебек ачык. РФ Мәгариф министрлыгы белән сөйләшеп, аңлашып моны хәл итү мөмкин булыр иде. Чөнки планда каралган 500 сәгать белән генә татар телен камил өйрәнеп булмый. Ә күп кенә югары уку йортлары әле моның яртысын да үтәми. Россиянең «Мәгариф турында»гы законында бик тә хәйләкәр бер маддә язылган. Милли төбәк компонентын укыту өчен Россия Финанс министрлыгыннан түгел, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелергә тиеш. Димәк, безнең республика моны эшләми икән, бу бары тик изге теләк булып калу ихтималы да юк түгел. Әгәр Россия хөкүмәте белән сөйләшүләр, килешүләр алып барсак, Татарстан милли компонентларны укытуда өстәмә финанслар куллану мөмкинлеген булдыра алыр иде. Тагын бер нәрсәгә тукталасы килә. Ниндидер бер уку йорты кысаларында гына татарны үстерү, ренессанс тудыру шулай ук хыял гына булып калыр иде. Без бүген Россия күләмендә татар халкын үстерү буенча дәүләт программасын кабул итәргә тиешбез. Әйтик, Башкортстанда башкорт халкын үстерү буенча дәүләт программасы бар. Бәлки, ул аларга ярыйдыр да, чөнки башкортларның күпчелек өлеше Башкортстанда яши. Ә бит безнең татар халкының яртысыннан күбрәге читтә, шактый өлеше Россиядә. Без дә андый программаны Татарстанда кабул итә алыр идек, тик ул безгә бик үк мәслихәт түгел. Без Конституциябезнең 14 нче маддәсен нәкъ менә читтәге татарлар мәнфәгатен истә тотып кертә алдык. Аны кертү бик авыр булды, чөнки Россия ягы моңа бик нык каршы торды. Тик бу маддә кертелсә дә, Конституциябез Татарстанда гына хокукый көчкә ия. Димәк, сан ягыннан Россиядә икенче урында торучы татар халкын үстерү буенча Россия хөкүмәте һәм тиешле федераль структуралар белән килешеп шундый программа булдыру мөһим.
Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Россия Президенты В.В.Путин, халкыбызга аерым бер ихтирам белән, Россия дәүләтчелеген төзүдә, оештыруда татарларның ролен ассызыклап үткәч, күңелдә ниндидер бер өмет уянды. Бәлки, киләчәктә Россия һәм Татарстанның югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре сөйләшү, килешүләр аша бу мәсьәләне хәл итү юлын табарлар дип ышанасы килә. Моның өчен аерым сәбәп тә бар. Бу — якын көннәрдә Татарстан белән Россия арасында кул куелачак яңа Шартнамәнең редакциясе. Аны әзерләүче эшче төркемнең әгъзасы буларак, шуны әйтә алам, без бер елдан артык Шартнамә проектын эшләдек. Мин моңа кадәр элекке Шартнамәне тәнкыйтьләүчеләрнең берсе идем, аның йомшак якларына басым ясап килдем. Ә менә монысын эшләгән вакытта күп кенә уйларымнан кире кайттым, чөнки никадәр эш эшләнде, күпме энергия түгелде. Россиянең дәүләт машинасы шулкадәр көчле ки, Татарстанны сытып-изеп үтү аңа берни тормый. Сәяси яктан булсынмы ул, икътисади яктанмы, барыбер. Әмма Шартнамә төзелер, кул куелыр, аның нигезендә хөкүмәтара, министрлыкара килешүләр дә булыр дип ышанасы килә.
Шул ук вакытта бу эшне республикабызда да үз югарылыгына куясы бар. Конституциябездә 14 нче маддә бар икән, ә аны тормышка ашыру буенча хөкүмәт программасы кайда соң? Ул үзеннән-үзе һичничек тормышка ашмаячак. Бу мәсьәлә элиталар темасына турыдан-туры кагыла, чөнки татарның милли элитасы Татарстанда гына әзерләнми. Әгәр без татарны бербөтен, бердәм милләт дип исәплибез икән, ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки татарның элитасы саналучы язучыларыбыз, сәнгатькәрләребез, галимнәребезнең шактый өлеше читтән килгәннәр. Әгәр без үз вакытында аларга ярдәм күрсәтмәсәк, мөмкинлек бирмәсәк, милли элита тәрбияләү турында күкрәк тутырып сөйли алмаячакбыз.
Бүген гамәлдә ике дәүләт программасы эшләргә тиеш. Аның берсе Татарстанда Конституциябезнең 14 нче маддәсен тормышка ашыру буенча хөкүмәт программасы булса, икенчесе — Россия күләмендә татар халкын үстерү, алга җибәрү программасы.
Ә милли университетка килгәндә, ихлас күңелдән әйтәм, мин башта аның мондый вариантта хәл ителүенә каршы идем. Без теләгән университет түгел иде ул. Тик Россиянең мондый вәзгыятендә ул башкача була да алмыйдыр. Чөнки без инде соңга калдык. Аны 90 нчы еллар башында тормышка ашырырга кирәк иде. Бүген исә булдыра алмастайны хәл итәргә тырышу — нигезсез гамәл. Димәк, бүген бердәнбер юл — булган югары уку йортын милли университет дәрәҗәсенә җиткерү, үстерү бурычы. Киләчәктә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бүгенге кысаларында гына калырга тиеш түгел. Ә монысы исә вакыт гамәле.
2006

Оҗмах вәгъдә итмим сиңа
Гаиләмдәге хәлләр, ир-хатын мөнәсәбәте хакында бер чакта да язарга яратмадым мин. Дус-ишләрнең, күргән-белгәннең гаилә эшенә тыкшынуын, төпченүен дә хуп күрмәдем. Шулай ук минем өемдәге хәлләргә игътибар итәргә, «күп белергә» тырышучыларны да өнәмәдем. Чөнки гаилә — минем өчен ике кеше тарафыннан төзелгән кечкенә генә, әмма мөстәкыйль дәүләт. Ул дәүләтнең үз законнары, үз тәртипләре, үз дипломатиясе, «хәрби» серләре бар, һәм шуңа күрә аның эчке эшләренә тыкшыну бик зур әдәпсезлек, хәтта җинаять кебек тоела иде миңа.
Рәйсә апа Йосыпова кат-кат үгетли торгач, аңа хөрмәтем зур булганга гына, ниһаять, беренче мәртәбә сер капчыгымны бераз чишәргә риза булдым. Башта «Таһир-Зөһрә»дә чыккан бөтен мәхәббәт язмаларын укыдым, мин белгән бик тә могтәбәр кешеләрнең гаилә серләре аларга хөрмәтемне тагын да арттырды, хәтта кайберләренең «матур ялганы» да күңелемә хуш килде. Һәм икеләнә-икеләнә кулга каләм алдым...
Нәрсә хакында язарга? Ничек язарга? Бар булганын тәфсилләп сөйләсәң, урамга шәп-шәрә килеш чыккандай булыр кебек, шагыйранә ялган белән тасвирласам, үземә-үзем хыянәт итәрмен сыман. Әйдә, баштан кичкәннәрне чәчәкләп-чуклап бизәмичә, бернәрсәне дә арттырмый һәм киметми генә сөйләргә тырышып карыйм әле...

Казан университетында ике ел укып йөргәннән соң, мин, 1967 елның августында Мәскәүгә барып, инде ничә еллар хыялланып йөргән атаклы уку йортының — М.Горький исемендәге Әдәбият институтының беренче курсына кердем. Мәскәү коточкыч зур, мин анда кечкенә йомычка кебек, халык ташкыны арасында бөтерелеп, агып йөрим, үземә-үзем урын таба алмыйм. Күңелдәге моңсулык, ялгызлык хисе көннән-көн ныграк әчи, көчәя бара. Тулай торак тәрәзәсеннән күренеп торган Останкино манарасы әкренләп минем бердәнбер сердәшемә әверелде. Ялгызлыктан котылырга теләп, мин аның белән шигырь телендә сөйләшә башладым...
Мәскәү, Мәскәү...
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм, —
Ыргыт миңа, ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен!

Шулай каңгырып йөри торгач, көннәрдән бер көнне, туганнарга, Казандагы дус-ишләргә хат салырга дип Кремль янындагы Үзәк телеграфка кердем. Хат язып торганда, минем янәшәмә җитен чәчле бер кыз килеп басты. Нидер сизенеп, күтәрелеп карасам, Казан университетында минем белән бер группада укыган Гәүһәр Абдуллина! Ул, беренче курстан соң кияүгә чыгып, Мәскәүгә күчеп киткән иде. Сигез миллион кеше яшәгән шәһәрдә бердәнбер танышыңны очратудан да зуррак сөенеч булырга мөмкинме соң?! Гәүһәр мине Октябрь бәйрәменә кунакка чакырды, үзенең ире Әнвәр белән таныштырырга, ач студентны татар пәрәмәче белән сыйларга вәгъдә итте.
Аларның Мәскәү елгасы буенда урнашкан фатирлары бусагасын атлап кергән көн минем өчен тормышның өр-яңа бусагасын атлау буласын, билгеле, мин ул чакта белми идем әле. Кыяр-кыймас кына өстәл янына барып утыргач, мине кунаклар белән таныштыра башладылар. Өй хуҗасы Әнвәр белән без гомер буе таныш кешеләр кебек, бер-беребезне уздыра-уздыра татар проблемасын хәл итәргә тотындык. Каршыда утырган шактый вәкарь кыяфәтле, әмма чын татарча мөлаем йөзле Мөгазимә апа Үзбәкстанның Маргилан шәһәреннән килгән, ул Гәүһәрнең әтисе Нияз абыйның олы туганы Мидхәтнең хатыны икән. Мөгазимә апа Мәскәүгә кызлары янына килгән, олы кызы аспирантурада, кечесе медицина институтында укый икән. Әнисе янәшәсендә елышып утырган, йөзеннән әле сабыйлык төсмерләре дә чыгып бетмәгән кече кызга Гәүһәр «Алла» дип эндәште. Аның үзен дә монда мәскәүчәләтеп Галя дип йөртәләр икән. Танышкач, Алланың исеме Алия булып чыкты. Шулчак Муса Җәлилнең заманында Габдрахман Әпсәләмовка (ул чакта аны Абдрахман дип йөрткәннәр) әйткән сүзләре искә төште. Мәскәүдәге әдәбият түгәрәгендә танышкач, Муса аңа: «Казанга кайт, Абдрахман, Габдрахман булырсың», — дип әйткән, имеш.
Ашап-эчеп туйгач, мин кайтырга җыена башладым. Гәүһәрнең кысан фатирында Алиягә урын җитмәгәндер, ул да кайтырга ниятләде. «Кайсы якка кайтасыз?» — дип сорагач, «Добролюбов урамына», — диде. Ни гаҗәп, аларның тулай торагы минеке белән янәшә икән ләбаса. Сигез миллионлы шәһәрдә элекке курсташыңны очратуны, аларга кунакка килгән кызның минем белән күршедә яшәвен язмыш шаяртуы димичә, нәрсә дисең инде?!
Ул вакыт минем француз язучысы Бальзак иҗаты белән җенләнеп йөргән көннәрем иде. Алия дә аның күп әсәрләрен укыган икән. Юл буе француз әдәбияты, Бальзак геройлары хакында сөйләшеп кайттык. Ә Бальзактан, Бальзак геройларыннан мәхәббәт маҗараларына бер адым гына кала инде... Икенче көнне безнең тулай торакта шагыйрь Евгений Евтушенко кичәсе булырга тиеш иде. Мин Алияне шул кичәгә чакырып, тулай торак ишеге төбендә моңсу гына саубуллаштым. Ул кистереп вәгъдә бирмәде: «Җай чыкса, килермен», — диде. Аның әле ул чакта татарчасы бөтенләй диярлек юк, без икебез ике телдә сөйләшә идек. Шуңа күрә минем аңа беренче бүләк иткән китабым да татарча-русча сүзлек булды.
Мин аны икеләнә-икеләнә тулай торак ишеге төбендә урамда көттем. Үзбәкстанның эссе һавасында пешеп өлгергән «йөзем кызы»ның авылдан көчкә качып котылган «бәрәңге малае» белән аралашасы, якынаясы килүенә минем аз гына да өметем юк иде. Ә ул килде... Тулай торакта яңгыраган шигырьләрне нәкъ безнеңчә йотылып тыңлавы, аның бүгенге рус шигъриятеннән шактый хәбәрдар булуы минем күңелне бөтенләй эретеп җибәрде. Кичә кич троллейбуста кайтканда башланган әңгәмә бүген безнең бүлмәдә дәвам итте. Шулай итеп, безнең танышып, якынаеп китүебезгә Бальзак белән Евтушенко сәбәпче булды. Шушы көннән, шушы мизгелдән соң безнең язмыш елгалары кушылып, бергә ага башлады.
Яхшыдырмы, ямандырмы ул, белмим, минем һәммә җирдә ашыга, кабалана торган гадәтем бар. Алия белән танышуга берничә атна үткәч, без инде гаилә корып бергә яши дә башладык. Мин бурят шагыйре Намжил Нимбуев костюмын киеп, Алия Римма апасыннан ике размерга зуррак яңа туфли алып, аның башына кәгазь дөңгечләп, загска киттек. Язылышып кайткач, тулай торакның бишенче катындагы минем бүлмәдә дүрт кеше «гөрләтеп» туй ясадык. Алия тәмле итеп аш пешерде, мин кибеттән «шампан» белән коньяк алып кердем. Туй мәҗлесендә Алиянең апасы Римма белән ул чакта Мәскәүдә укучы шагыйрь Рәдиф Гатауллин катнашты. Мин ул көнне әле бу гамәлемнең язмышымдагы иң зур вакыйга буласын белми дә, аңламый да идем. Без таң атканчы көлдек, шаярдык, җырладык, биедек, аннары мин, әле шактый вакыт мәхәббәт исереклегеннән айный алмыйча, әсәрләнеп йөрдем.
Ә инде гөнаһлы җиргә төшеп, тормыш мәшәкатьләре белән күзгә-күз очрашкач, дөнья үзе безнең белән уйный, безнең белән бик усал итеп шаяра башлады. Өйләнеп яши башлагач, мин Алиягә багышлап «Вәгъдә» исемле шигырь яздым:
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа,
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым — шигырьләрем
Һәм дә кара икмәгем.

Күкне бирә алмам сиңа...
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.

Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да,
Биек әле күкләрем.

Бәлки, бәхетле булмассың...
Бәхетсез дә итмәмен.
Оҗмах бирәм димим сиңа,
Тәмугка да кертмәмен.

Егерме яшьлек чакта язган бу шигыремә мин гомер буе тугрылыклы булырга тырыштым, үземнән яхшырак булып күренәсем, шулай итеп аны да, башка кешеләрне дә алдыйсым, яшьлек вәгъдәмне рәнҗетәсем килмәде. Юк, мин һич кенә дә бөтен яктан камил холыклы, камил фигыльле идеаль кеше түгел, әмма барыбер үземне бар булганым белән, бөтен кимчелекләрем белән кабул итүләрен телим... Үзем телим, ә үзем янәшәмдәге кешеләрне һич кенә дә бөтен кимчелекләре белән кабул итеп бетерә алмыйм. Еш кына үземне шуның өчен әрлим, үзем белән бәхәсләшеп, дошманлашып бетәм... Гомумән, минем иң зур дошманым мин үземдер, шуңа күрә дә төннәр буе йоклый алмыйча, дөнья белән бәхәсләшеп ятканда, бөтен ялгышларым, хаталарым, уңышсызлыкларым өчен һич кенә дә башкаларны түгел, бары тик үземне генә гаепле саныйм, үземне генә битәрлим.
Мин һаман үзем турында сөйлим, ә сүз икебез хакында, гаилә тирәсендә барырга тиеш иде бит... Яши башладык шулай. Торыр урын — тулай торак бүлмәсе, бөтен байлык — стипендия акчасы. Алияне минем тулай торакка кертмиләр, шуңа күрә кача-поса бер-беребезгә кунакка гына йөрешәбез. Шул йөрешүләрнең нәтиҗәсе булып, икенче курста укыганда, кызыбыз дөньяга килде. Чәчәк күтәреп бала табу йортына бардым, ә үземнең көләсе дә, кычкырып елыйсы да килә. Чөнки бала белән Алияне алып кайтыр урын юк, тулай торак коменданты бүлмәгә кертмәсен әйтеп, кисәтеп куйды. Гариза язып, ректорга киттем, ярый әле, ул мәрхәмәтле җан иясе бер ай яшәргә рөхсәт биреп чыгарды. Ай буе балага исем кую артыннан йөрдем. Кызыбызга, чын татарча булсын дип, Сөембикә исеме кушарга ниятләгән идек. Мәскәү загсындагы исемнәр китабында андый исем юк икән. Казанга Тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать институтына, татарда шундый исем барлыгын раслауларын сорап, хат яздым. Минем гозеремне бала-чага шаяруы дип аңладылармы, әллә башка сәбәп беләнме, нишләптер җавап бирүне кирәк санамадылар. Көтеп-көтеп тә Казаннан хәбәр килмәгәч, В.И.Ленин исемендәге иң зур китапханәгә барып, андагы егерме миллион китап арасыннан татар тарихына караганнарын эзләп таптым да, Сөембикә-ханбикә исеме кергәннәрен сайлап, загска чаптым. Әмма бу юлы да мине бик төксе каршы алдылар. Чөнки китапларның берсендә ул исем «Сөембикә» дип язылса, икенчесендә «Сөенбикә», өченчесендә «Суюнбикэ» дип әллә ничә төрле бирелгән иде. Загс хезмәткәре китапларны миңа кире бирде дә, башын аска иеп, нидер язуын дәвам итте. Шулчак минем күңелем тулды, кочагымдагы китапларны ташлап, чыгып йөгерәсем килде. Бишектә яткан исемсез кызымнымы, әллә үземнеме, әллә инде кимсетелгән хокуксыз халкымнымы кызганып — күзләремнән кайнар яшьләр тәгәрәп төште. Минем тораташтай басып торуыма аптыраган ханым башын күтәреп карады да теш арасыннан гына: «Упрямый татарин...» — дип куйды. Берничә минуттан инде мин Мәскәүгә һәм бөтен дөньяга булган рәнҗүләремне онытып, Сөембикәле таныклык белән тулай торакка очып кайта идем.
Әмма безнең маҗаралар моның белән генә тәмамланмаган икән әле. Бер ай эчендә фатир таба алмагач, комендант көн саен бүлмәгә кереп, вәгазь укый башлады, тиз арада чыгып китмәсәк, ректорга хәбәр итәсен әйтте. Аннан-моннан акча җыештырып, Алияне бала белән әти-әнисе янына Үзбәкстанга озатудан башка чара калмады.
Ул кайтып киткәч, мин көне-төне фатир эзләп чаба башладым. Эзли торгач, ниһаять, Мәскәүдән унбиш чакрым читтәге Перловская станциясенә барып юлыктым. Шундагы бер иске дачаның хуҗасы белән күрешеп, аена утыз тәңкәгә килешеп кайттым. 1968 елның ноябрендә, җиргә беренче кар төшкән чакта, Алия, Сөембикә һәм мин шул йортта яши башладык. Минем стипендиянең, димәк, бөтен гаилә бюджетының егерме алты сум илле тиен икәнлеген, Алиянең академик ял алуын әйтсәм, безнең хәлләрнең ничек икәнлеге аңлашыла төшәр. Җитмәсә, фатир эзләп йөргәндә калдырган лекцияләр өчен, мине өч айга стипендиядән дә мәхрүм итеп куйдылар. Инде нишләргә? Ярый әле Алиянең аш-суга осталыгы бар, юкны бар итеп, иң очсызлы балыклардан да әллә нинди ашлар пешерә, каткан ипиләрне сөттә җебетә дә маргаринда кыздырып безне сыйлый. Шул чакларда бездә «кунак булган» Аяз абый Гыйләҗев әле дә Алиянең бу тәмле ризыкларын очрашкан саен сагынып искә ала иде.
Шушы иң ярлы һәм чарасыздан нишләргә белмичә тилмергән елларны кайчакларда мин үзем дә сагынып куям. Егермешәр яшьлек ике бала-чаганың гаилә корып, чит шәһәрдә институтта укып, бала үстереп яши алуына һәм югалып-адашып калмавына бүген дә гаҗәпләнәм. Икебез ике якка китеп бару өчен ул вакытта безнең яшьлек кайнарлыгыбыз да, юләрлегебез дә җитәрлек иде югыйсә.
Бу тормыштан өмет өзеп, бөтен нәрсәгә кул селтәр чакларда, мине янәшәмдәге яхшы кешеләр коткарып калды. Мәскәүдә укыганда, әткәйнең бәгырьләргә үтәрлек итеп үгет-нәсихәт биреп язган хатлары, әнкәйнең авылда калган тагын җиде бала авызыннан өзеп безгә җибәргән күчтәнәчләре, катлы-катлы мәгънә тулы шигырьләре һәр адымда сагалап торган хәвефләрдән, ялгышлардан сакларга булышкандыр... Ә инде Әдәбият институты профессоры, иҗат семинарындагы җитәкчем, үзенең «Һәрвакыт булсын кояш!» җыры белән бөтен дөньяга танылган шагыйрь Лев Ошанин Мәскәүдә минем җан сакчым да, тән сакчым да иде, дисәм, арттыру булмастыр кебек. Сөембикә туып берничә ай узгач, моңсуланып кына урамнан барганда, каршыма Лев Иванович очрады. «Хәлләрең ничек?» — ди ул, үзе һәрвакыттагыча бөтен йөзен балкытып елмая. «Әйбәт, Лев Иванович», — дигән булам мин. «Ничек әйбәт булсын? Үзеңнең кызың туган, ә үзеңнең торыр урының да юк. Җитмәсә, стипендиядән дә колак каккансың икән. Бар, кибеткә кереп, кызыңа һәм Алиягә бүләкләр ал», — диде дә ул, минем ай-ваема да карамыйча, кулыма ике йөз (!) сум акча тоттырды. «Ә бурычымны кайчан кайтарыйм соң?» — диеп ык-мык иттем мин. «Баегач бирерсең», — диде ул һәм елмаеп китеп тә барды. Ике елдан соң шигырь җыентыгым дөнья күреп, аның өчен гонорар алгач, беренче эш итеп Лев Иванович янына йөгердем. «Баегач китерерсең, дигән идегез, менә мин баедым, гонорар алдым», — дип акча сузгач, ул мине кочаклап алды да: «Син ялгыш ишеткәнсеңдер, мин ул чакны, «Миннән ныграк баегач» дип әйткәнмендер», — диде дә акчаны алмыйча китеп барды.
Тормыш башлаган чакта торыр урын булмау, хәерчелек мине дә, Алияне дә упкын чигенә терәгән, чарасызлыктан бер-беребездән гаеп эзләп, нишләргә белми бәргәләнгән көннәребез күп булгандыр. Әмма бу гаҗәеп зур сынау, тормышның һәм үзебез теләп алган язмышның мәрхәмәтсез сынавы иде, һәм без шушы сынауны бергәләп узып чыга алдык. Белмим, әгәр безнең ул чакта ук һәммә нәрсәбез булса, бәлки, бер-беребезне аңлый алмыйча, ничек табышкан булсак, шулай ук җиңел генә аерылышкан да булыр идек. Бергә кичкән катлаулы еллар, бергә җиңгән авырлыклар, бергә ирешкән уңышлар, уртак сөенечләр безгә тормыш мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм үзебез төзегән уртак йортның кадерен белергә өйрәткәндер дә.
Бер-береңне чын-чынлап аңлау, бер-береңнең кадерен белү өчен Аллаһы Тәгалә кешегә шундый сынаулар бирә торгандыр инде... 1987 елны мин каты авырып киттем. Республика хастаханәсендә биш сәгать буе операция ясап, эшләрен ахырына кадәр тәмамлый алмагач, табиблар кат-кат киңәшмә җыйдылар, нишләргә белмичә баш ваттылар. Дүрт ай буе палата түшәменә карап яткан чакта, күңелгә нинди генә шомлы уйлар килмәгәндер?! Вакыт узган саен дуслар сирәгәя, иптәшләр кими барды, минем өчен тормышның, яшәүнең мәгънәсе дә югала башлагандай булды. Шул чакта иң кирәкле даруларны табучы, мине юатып, сабый баланы карагандай карап торучы Алия булмаса, белмим, мин бу көннәргә килеп җитә алыр идем микән?
Казанда табиблар кат-кат киңәшеп тә, чарасын таба алмыйча, миңа кул селтәгәч, Алия Мәскәү хастаханәләре белән элемтәгә керде, Сәламәтлек саклау министрлыгына, хәтта обкомга кадәр барып җитте. Һәм мине ике табиб култыклап Мәскәүнең хирургия институтына илтеп яткырдылар. Мин инде үземнең кырык яшьлек гомеремә йомгак ясап, Казан белән бөтенләйгә хушлашып киткән идем. Дөньяда могҗиза булуына беренче мәртәбә шул хастаханәдә ышандым. Академик дәрәҗәле табиблар тагын бер тапкыр операция ясагач, өч айдан соң тернәкләнеп, яңадан тугандай булып, Казанга әйләнеп кайттым. Җиде ай рәттән хастаханәдә яткан чакта, мин тормышка, кешеләргә бөтенләй башкача карарга, яхшыны — яманнан, дусны дошманнан аерырга өйрәндем. Хәлем авыр чакта янәшәмдә һәрчак Алия булды, шушы җиде ай вакыт эчендә мин аны өр-яңадан ачтым, егерме ел яшәп тә моңа кадәр күрми йөргән яхшы якларын, яхшы сыйфатларын тоеп, үземнең бөтенләй үк ялгыз түгеллегемә куандым, аңа ышанычым артты.
Алия һәрвакыт йорт җанлы булды. Тулай торакта яшәгәндә дә, идәнгә очсызлы паласлар җәеп, стеналарны төрле картиналар белән бизәп, бүлмәне курчак йортына әверелдергән иде. Гомер буе ул өйдәге тәртип өчен, өйгә ямь кертү өчен җан атып яшәде, ә мин күбрәк дөнья мәшәкатьләре артыннан чаптым. Мәскәүдә укыганда, гаилә асрау өчен макарон фабрикасында төннәрен әрҗә ташырга да туры килде, АЗЛК заводының тимерчелек цехында да төнлә өченче сменада бер елга якын эшләп алдым. Андагы тавыштан колаклар тонып, лекциядә профессорның тавышын юньләп ишетми башлагач кына заводтан китәргә туры килде. Макарон фабрикасында, фәкыйрь студентны кызганыптыр инде, һәр көнне миңа бер төргәк макарон биреп җибәрәләр иде. Ул макаронны үзебез генә ашап бетерә алмыйбыз, башкаларга да өләшәбез. Алия шул бер үк макароннан дистәләгән төрле ризык әзерләп бөтен кешене шаккатыра иде...
Алиядән мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Эш ягыннан, тормыш итү ягыннан мин инде шактый тәҗрибәле кеше идем. Балта эшен дә беләм, кирәк икән, үз кулым белән йорт та салам, башка эшләргә дә маһирлыгым бар. Әмма боларның һәммәсен дә вакытында ипле-җайлы итеп эшләргә, тәртипкә мин баштарак әткәйдән өйрәнгән булсам, соңрак инде Алиянең үҗәтлеге, һәммә эшне ахырына кадәр җиткермичә туктамавы миңа да йога башлады. Ул — гаҗәеп эшчән, әгәр алдына бер максат куйса, таш яуса да аңа ирешмичә калмас. Институтта педиатр һөнәре алып чыкса да, көннәрдән бер көнне ул авыруларны энә белән дәвалауга бирелеп китте. Үзлегеннән тау-тау китаплар укып, әллә нинди семинарларга, конференцияләргә, курсларга йөреп, бу һөнәрнең бөтен серләрен өйрәнде, хәтта Кытайга барып, андагы табиблардан өйрәнеп кайтты. Һәм, мине гаҗәпкә калдырып, шушы өлкәдә медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә иреште.
Менә шулай һәрнәрсәнең асылына төшенергә, башлаган һәр эшнең ахырына җитмичә туктамаска омтылу сыйфаты безнең гаиләнең озын гомерле булуына сәбәпче булгандыр инде. Кырык елга якын бергә яшәгән чорда үпкәләшкән, сүзгә килгән чаклар да күп булгандыр, әмма артка борылып караганда, миңа күбрәк якты хатирәләр, уртак шатлыклар, уртак уңышлар һәм сөенечләр генә күренә.
Минем гомер күбрәк юлда, командировкаларда, эштә үткәнгә күрә, кызыбыз Сөембикәне тәрбияләү, нигездә, Алия җилкәсенә төште. Алия белән икебез дә яшь чакта телне бигүк камил белмәү аркасында (Алия — татарчаны, мин — русчаны) шактый кыенлыклар күргәнлектән, Сөембикәне бу кимчелектән азат итәргә булдык. Педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлагач, ул Америкада укып кайтты. Хәзер Татарстан Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, татар, рус һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Олы кызы Камилә дә әнисе укыган инглиз мәктәбенең татар сыйныфында белем ала. Ә алты яшьлек Җәмиләсе бик тә рәхәтләнеп татар балалар бакчасына йөри, өйгә кайткач авыз эченнән «Туган тел»не көйли. «Үскәч кем буласың?» дигәч: «Татар кызы булам», — дип җавап бирә. Мин моңа сөенәм, чөнки буыннар чылбыры, әти-әни белән балалар арасындагы бәйләнеш өзелмәс өчен аларның бер-берсен аңлавы мәгъкуль. Ә аңлашу өчен иң беренче чиратта бер телдә сөйләшә алу кирәк...
Мин мәхәббәт турында төчеләнеп сөйләргә яратмыйм. Үземнең яраткан кешемә дә хисләремне сүзләр белән әйтергә тартынам. Яратам яисә нәфрәтләнәм икән, мин инде ул хисләремне шигырь теле белән җиткерергә тырышам. Әгәр дә минем күңел түрендә нинди хисләр, нинди яшерен уйлар ятканын беләсегез килсә, аларны сез минем шигырьләремнән, җырларымнан таба аласыз.
Кайвакытта, бигрәк тә интервью алганда, миннән: «Син бәхетлеме?» — дип сорыйлар. Ә минем бәхет турында уйларым аларга бераз сәеррәк тоела. Чөнки мин кешене берчакта менә бүген, менә шушы мәлдә, шушы вакытта бәхетледер дип санамыйм. Минемчә, бәхет ул — һәрчак үткәндә яисә киләчәктә генә була ала. Бәхет ул — үткәндәге кадерле мизгелләрне сагынуда, бәхет ул — киләчәктә син ирешәсе уңышларда, син ачасы ачышларда, шуларны уйлап, шулар хакында хыялланып татлы хисләргә чума алуда. Ә бүгенге бәхет ул бәхет түгел, ә ләззәтле минутлар, вакытлы рәхәтләр генә. Шуңа күрә менә хәзер бергә үткән утыз сигез ел гомерне күздән кичерәм дә, аның кадерле, иң татлы мизгелләрен хәтердә яңартып, бәхет диңгезендә йөзә башлыйм. Ә инде киләчәк турында уйлаганда, мин үземне карурман уртасындагы йортта күл буенда ак кәгазь өстенә иелеп, нидер язып утырган хәлдә күз алдына китерәм. Шулчак мине чәй эчәргә чакырып ягымлы тавыш ишетелсә, минем язганнарның мәгънәсен һәм кирәклеген аңлап, чәй янында чөкердәшеп утыручым булса, бәхет өчен миңа башка нәрсә кирәк булмас кебек тоела. Әгәр инде шул арада шау-гөр килеп бакча капкасыннан кызым Сөембикә, оныкларым Камилә белән Җәмилә, туганнарым, дус-ишләрем килеп керсә, бәхетем тагын да түгәрәкләнеп китәр... Чөнки бу дөньяда башкаларга файдалы булып, үзеңнең кирәкле зат, кадерле зат булып яшәвеңне тоюдан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел.
Гаилә бәхете ул — бер-береңә һәрчак кирәк булып, бер-береңә таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр килешеп яши алудыр. Ә без утыз сигез ел бер һаваны сулап, бер үк хыяллар белән хыялланып яшәгәнбез икән, димәк, монда нидер бардыр инде...
Ә ул хисне, ул халәтне нинди исем белән атау һәркемнең үз эше.
2005

Разил Вәлиев үз язмышын кабатларга теләми
— Сүзне традицион сораудан башлыйм: Разил Вәлиев кайчан туган, ник туган һәм туганына үкенмиме?
— Мин 1947 елның 4 гыйнварында — зәмһәрир суык вакытта — Сәфәр аенда туганмын. Бабай Сәфәр дигән исем дә куштырмакчы булган, әмма әтием бик иске исем дип тапкандырмы, миңа Разил дип кушканнар. Ник тудым дигән соравыгызга җавабым юк. Әле 55 кә җитеп тә ни өчен туганымны, ни өчен яшәгәнемне тулысынча аңлап бетерә алмыйм. Үземнең кем икәнемне аңласам, яшәүнең кызыгы да калмас иде. Кешенең гомере үзен аңларга тырышу белән үтеп китә бит. Кеше ни өчен туганлыгы турындагы мәңгелек сорауга җавапны гомере буе эзләргә тиештер.
— Тагын бер традицион сорау: Разил Вәлиев тормышын яңадан башласа, гомер китабының кайсы өлешен үзгәртер иде?
— Мин яңадан яшәсәм, бу тормышымны кабатламас идем. Чөнки кабатланырга яратмыйм. Монысын яшәдем бит инде. Мин аны бик тә кызык булды дип саныйм. Калган өлеше дә шулай булыр дип уйлыйм. Әмма тагы шуны бер тапкыр яшәсәм, хәтта аерым-аерым өлешләрен кабатласам да, минем өчен ул инде кызык булмас. Шуңа да башка бер кызыклы язмыш сайлар идем.
— Аның нинди язмыш сукмагы буласын күзаллап булмыйдыр?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Публистистика - Разиль Валиев - 06
  • Büleklär
  • Публистистика - Разиль Валиев - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4127
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4047
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3843
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4147
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4097
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4109
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2061
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4061
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3905
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1936
    30.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3699
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1893
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.