Latin

Публистистика - Разиль Валиев - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 3843
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Әле халык санын исәпкә алу башланганчы ук, Мәскәүдә татар халкын берничә өлешкә бүлгәләү сәясәте алып барылды. Башта Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты эшләгән схема буенча татарларны 5–6 этник төркемгә бүлсәләр (бу очракта федераль үзәк этник төркемне аерым халык итеп күрсәтергә омтыла иде), соңрак безне хәтта 40–45 вак төркемгә бүлүгә үк барып җиттеләр. Әлбәттә, мондый төр тәкъдимнәр татар җәмәгатьчелеген берничек тә битараф калдыра алмады. Бу мәсьәләдә Татарстан Республикасының дәүләт мәнфәгатьләре белән киң катлам халык мәнфәгатьләре туры килде. Әйтергә кирәк, Россиядә мондый тәңгәллек еш күзәтелми. Россия татарларының күпчелеген борчыган бу мәсьәләне Татарстан Республикасы Президенты үз дәрәҗәсендә, ә республиканың Дәүләт Советы Россия Президентына юллаган мөрәҗәгатендә безнең халыкны таркатуга, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен вак-вак кисәкләргә бүлгәләп юкка чыгаруга илткән омтылышларга чын-чынлап каршылык күрсәттеләр. Безгә бербөтен халык буларак бетү куркынычы янады. Ә инде федераль үзәк тарафыннан тагылган схемалар татар халкын, гомумән, аның дәүләтчелеген торгызуга бернинди дә өмет калдырмый иде. Ләкин бу маташулар тиешле нәтиҗәсен бирмәде, чөнки, кабатлап әйтәм, республиканың югары даирәсе һәм татар җәмәгатьчелеге бер фикердә булды — халыкның бөтенлеген саклап калу стратегик линия дәрәҗәсенә күтәрелеп, үз көчендә кала алды. Халык санын алу вакытында, федераль хакимият күзгә бәрелеп торган гаделсезлекләргә барырга җөрьәт итмәсә дә, үз максатын тормышка ашырырга әйләнгеч юллар тапты. Россия Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаучы депутат Фәндәс Сафиуллин бу күрәләтә ялганны хокукый дәлилләр белән фаш итте. Ул Россиянең Статистика буенча Дәүләт комитетының халык санын алуда кулланган документларының ялган булуын раслады һәм бу эшнең нәтиҗәләрен дөрес түгел дип игълан итеп, аларны юкка чыгаруны көн тәртибенә куйды.
— Россия Президенты Владимир Путиннан кала безнең беребезгә дә туган телебез нинди булуы турында сорау бирмәделәр. Аңа исә Россия законы таләп иткән чын, махсус документ әзерләнгән булган...
— Әйе, «сәяси нәзакәтлелек» аңа карата гына сакланды. Күренгәнчә, миллионлаган кешеләрнең теләге, бигрәк тә милли азчылыкны тәшкил итүчеләр ихтыяры читләтеп үтелде. Кайсы халык кына үз-үзен саклап калырга теләми икән соң? Ә татар халкы Россиядә сан буенча икенче урынны саклап калырмы, юкмы дигән сорау татарларның үзләреннән бигрәк федераль һәм губерна хакимиятләренең күп кенә шовинистик рухлы вәкилләрен борчый. Әгәр дә татар халкын исәпкә алу буенча эшләнгән принцип белән барсак, рус халкын да бихисап төрдәге этник төркемнәргә бүлеп булыр иде. Бу турыда сүз күп булды, ләкин ул «Көн тәртибе»ннән тиз алынды. Россия халыкларының милләт буларак үзбилгеләнү мәсьәләсендә эш ике төрле йөртелә. Бу — дәүләтнең цивилизацияле милли сәясәте юклыгын күрсәтүче ачык фактор.
— Әмма көчле административ ресурс та бар бит әле. Дәүләт органнары хәрәкәткә килгәндә, Россиядә яшәүче халыкларның алыштыргысыз хокуклары турында әйтелгән матур сүзләр шунда ук онытыла, юкка чыга. Россия Дәүләт Думасының бер депутаты белән рәсми булмаган әңгәмә вакытында минем: «Сез «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы Законга шул дәрәҗәдә мәгънәсез төзәтмәләр кертүне яклап, ничек шулай бердәм тавыш бирә алдыгыз?» — дигән соравыма, ул: «Безгә Татарстанны бар яклап та кысрыкларга дигән фәрман килде...» — дип җавап бирде. Димәк, федераль хакимияттәгеләр, безнең халыкны бүлгәләү кампаниясе барып чыкмагач, төп игътибарны латин графикасы мәсьәләсенә юнәлттеләрмени?
— Россиядә милләтара дуслыкка ирешү юнәлешендә эшләү турындагы купшы сүзләр үзәк хакимиятнең шовинистик карашларда торучы төркеме тарафыннан алып барыла торган сәясәткә бер дә туры килми. Бу очракта аек фикер йөртүче кеше, әлбәттә, Россия төбәкләрендәге, урыннардагы чын сәясәтчеләр, җәмәгатьчелек сүзенә колак салачак. Милли хәрәкәт вәкилләре исәпләвенчә, Мәскәүнең бүгенге сәяси элитасы Россиядәге федерализм үсешенә каршы киртә кора. Ул федерация субъектларына һәм, гомумән, анда яшәүчеләргә мөһим булган чын демократик үзгәрешләрнең дошманы буларак чыгыш ясый.
Бу яктан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Дәүләт Советына юлламасы игътибарга лаек. Ул биредә сүзне милли сәясәткә, Россиядәге федерализмга кагылышлы мәсьәләләрдән башлый. Соңгысын Президент демократиянең территориаль төп өлгесе (каркасы) дип атый һәм аның бүген дә яклауга мохтаҗ икәнлеген белдерә. Татар язуының латин графикасына күчүе мәсьәләсенә килгәндә, Президентыбызның сүзләрен цитата рәвешендә китерәсем килә: «Бу карар Бөтендөнья татар конгрессының өченче корылтае резолюциясенә, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре фикерләренә нигезләнде, ул Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче статьясына туры килә. Ә бит әлеге Төп Законда дәүләт «үзенең барлык халыкларына туган телләрен саклауны, аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли», республикаларга исә «үз дәүләт телләрен урнаштыру хокукын бирә» дип акка кара белән язылган. «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» РФ Законына өстәмәләр кабул итеп, Үзәк чынлыкта үз Конституциясен, шулай ук кайбер халыкара нормаларны, аерым алганда азчылык милләтләр хакындагы Европа кысаларындагы конвенцияне бозды. Мондый адымны телләрнең ирекле үсешенә бәйле рәвештә халыкларның хокукларына һөҗүм дип карарга мөмкин. Ул гына да түгел, бу төзәтүләрне кабул итеп, Федераль Җыен федераль субъектларның фәкать үзләренә генә караган вәкаләтләренә тыкшынды. Бу гамәлләрнең һәммәсе дә анык булмаган милли сәясәт җирлегендә эшләнә, кайбер намуссыз сәясәтчеләр һәм чиновниклар аларны үзләренең мәкерле максатларында файдаланалар».
Федераль үзәк үзенә-үзе ерып чыга алмаслык мәшәкатьләр, тоталитар хакимияткә хас тискәре караш тудыра. Россиядә кеше хокукларын бозу гадәти күренеш санала. Ә бәлки, бу гамәл махсус эшләнә торгандыр әле.
Патша заманында төрки халыклар гарәп имлясында язганнар һәм аңа карап Россиянең бер генә җире дә «кимемәгән». Ә бүгенге сәясәтчеләр латин графикасына күчүне илнең куркынычсызлыгына яный дип лаф оралар. Үз җирендә яшәүче халыкларның табигый рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алмагач, бу нинди дәүләт була инде? Бүген төрле милләт халыклары иҗтимагый тормышның һәр өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып бару кирәклеген яхшы аңлыйлар. Мондый тыюларның «җимешләре» озак көттермәс дип уйлыйм. Соң, кешенең сулавын да тыеп булмый бит инде. Ә биредә сүз бер кеше турында гына түгел, тулы бер милләт турында бара.
Бу яктан Карелия җәмәгатьчелегенең дә кискен ризасызлык белдерүен аңлап була. Карелларның милли язулары күптән инде латин графикасына нигезләнгән. Әмма республикага бу графиканы куллануны тыя алмыйлар, чөнки карел теле дәүләт теле булып саналмый. Бу республикада карел телен дәүләт теле дип игълан итү көн тәртибенә куелган иде инде. Нәкъ шушы вакытта федераль үзәк тарафыннан законга төзәтмәләр кертү исә аны бу мөмкинлектән мәхрүм итте. Бүгенге көндә үзбилгеләнү мәсьәләсен хәл итү алдында торган халык өчен бу, әлбәттә, көтелмәгән адым. Ләкин үзәк моның белән тамчы да исәпләшми.
Монда эш бер латин графикасы мәсьәләсе белән генә дә бәйләнмәгән. Аны куллануны тыю теләсә нинди мөстәкыйльлек һәм бәйсезлеккә омтылу күренешләрен бастыру буларак кабул ителә (болар белән татарстанлылар соңгы вакытка кадәр нигезле рәвештә горурландылар). «Субъектларны бар яклап та кысрыкларга» дигән әмер бирелүе дә шушы фактор белән бәйле.
Россиянең бу мәсьәләдә «ике яклы пычак» булуына тагын бер мисал: дөньякүләм дәрәҗәдә ул актив рәвештә үз милли мәнфәгатьләрен кайгыртучы ил буларак чыгыш ясый. Үз чиратында, алар безнең җәмгыятьнең теләкләре белән дә тәңгәл килә. Ә үз дәүләте эчендәге халыкларның ихтыяҗларын күпсенә. Әлеге хәлдән чыгу өчен халыкларның иҗтимагый мәнфәгатьләрен кайгыртучы дәүләт институтлары булдыру зарур. Бу очракта мин, мәсәлән, Россиянең законнар чыгару органында милләтләр палатасы булдыруны күз алдында тотам.
Россиядә әнә шундый милли сәясәт алып барылганга күрә, кешеләрдә туган илләре белән горурлану, ватандарлык хисләре әкренләп сүнә бара. Дәүләтебездә күпчелек халык социаль яктан якланмаган килеш, бездә гражданлык җәмгыяте төзелә дип белдерәләр. Бүгенге көндә Россия үз гражданнарын тышкы шартлардан — коррупция, талау, эшсезлек куркынычыннан яклый алмаган, хәерчелектән арына алмаган яшьлек, тиешенчә тәэмин ителә алмаган картлык кына бирә алырлык дәүләт сыйфатында калды. Шул ук вакытта дәүләт чиновниклары җәмгыятьнең җинаятьчел юл белән олигархка әверелгән катламын гына туендырып торучы инфляция, девальвация һ.б. кыргый базар мөнәсәбәтләре белән килешеп яшиләр. Нәтиҗәдә болар барысы бергә гади халык өчен яшәп булмаслык шартлар тудыра. Без нинди җәмгыять төзибез, бүгенге вәзгыять нинди нәтиҗәгә китерәчәк — моны аңлаучы да, аңларга теләүче дә юк. Бүген безгә империя амбицияләрен канәгатьләндерү урынына халыкларны «Россия» дип аталучы уртак йортның түбәсе астына җыярга кирәк. Ә бу исә халыкларның тигез хокуклы, рухи һәм социаль-икътисади потенциаллары ягыннан бертигез дәрәҗәдә булуларын таләп итә. Ә республика һәм өлкәләргә сепаратизм ярлыгы тагып, сәламәт тамырларына балта чабуны мин, гомумән, аңламыйм.
— Федераль үзәк Татарстанның үз вәкаләте кысаларында куйган таләпләрен дә сепаратизм дип атады. Республиканың табигый байлыкларын, матди һәм рухи мөмкинлекләрен, фәнни-техник потенциалын кулланып, эчке социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен үзенчә хәл итү мөмкинлеген дә калдырмады. Хәзер төбәкләрне үз керемнәрен арттыру мәсьәләсе дә кызыксындырмый, чөнки табышның күп өлеше үзәктә калачак. Бу сәясәт шундый итеп төзелгән ки, дәүләтнең мөстәкыйльлеге, аның икътисади яктан тотрыклылыгы өчен көрәш алып бару бар яктан да мәгънәсен югалта. Инде тормышыбызның рухи, мәдәни ягына да кул суза башладылар. Бәлки, без 90 нчы еллар башында яулап алган вәкаләтләребездән вакытында файдаланмыйча, бер урында озаграк таптанып торганбыздыр, һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, икътисади һәм сәяси өлкәләрдәге үсеш тенденцияләрен ныгытырга өлгермәгәнбездер?.. Безнең бүгенге халәтебез җәмгыятьнең 80 нче еллар ахырындагы вәзгыятен хәтерләтмиме? Татар халкына хәзер кайсы тарафка карап эш йөртергә соң?
— Без — коммунистик режим чорында тәрбияләнгән буын вәкилләре (мин урта һәм өлкән яшьтәгеләрне күз алдында тотам). Ул чорда бары тик халыклар дуслыгы һәм пролетар интернационализм турында гына сөйләшергә ярады. Милли проблемалар, милли мәдәниятне торгызу һәм аны дәүләти яклау мәсьәләләре хәл ителмәде. 90 нчы еллар башында яуланган бәйсезлекне ничек файдаланырга икәнен без, дөресен генә әйткәндә, белмәдек тә. Озак вакытлар ябылуда булган кеше иреккә чыккач, авыр сынау — ирек сынавы үтә, диләр. Ул югалып кала, хаталар ясый, аны дөрес юлга юнәлтмәсәң, ялгышуы да бик мөмкин.
Безнең белән дә шуңа охшаш хәлләр булды. Җитәкләп йөртүчебез булмады һәм була да алмас иде. Халыкның тарихи хәтере уяну, җәмгыятьтә үз урынын һәм ролен аңлауга бәйле хис-кичерешләр, өметләр күп булды. Җимерелгән нигездә кабаттан яңарып килгән икътисад турында мин инде әйтмим дә. Көнбатыштагы сыман йөзләрчә еллар дәвамында оештырылып килгән демократик дәүләтне бездә нибары ун ел эчендә, әлбәттә, төзеп булмый иде. Шуңа да карамастан Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, соңгы елларда авыл хуҗалыгы күзгә күренеп үсте, республиканың җитештерү мөмкинлекләре, икътисади куәте сакланып калды. Әмма Россия икътисады (ә без аңа бәйле) хәрабәләрендә югары нәтиҗәлелеккә ирешү мөмкин түгел.
Үзәк, бүгенге көндә төбәкләрнең соңгы елларда үз-үзләренә җитәрлек тормыш итү өчен әзерләнгән таянычларын юкка чыгара барып, Россия федераль төзелешенең икътисади нигезен дә какшата. Вәкаләтләре артып киткән хөкүмәт элеккеге коммунистик режимның начар варианты хәлендә калырга мөмкин. Татарстан, Башкортстан, Свердловск өлкәсе һәм башка донор төбәкләр өчен бу бигрәк тә аяныч. Алар соңгы елларда артка тәгәрәдеме яки тезгенсез Россия базары стихиясендә эчке һәм тышкы хуҗалык элемтәләрен таба алмадымы әллә? Әгәр бүген салымнарның төп һәм җиңел җыела торган өлеше федераль үзәккә җибәрелсә, ә төбәкнең табигый хокукы, икътисади иреге булмаса, димәк, аның югары нәтиҗәгә ирешергә җаваплылыгы һәм этәргече дә юк дигән сүз. Демократик үзгәрешләр ихтималы биредә бөтенләй күренми. «Көчле төбәкләр — көчле үзәк» формуласы онытылды. Үзәкнең көчлегә әверелүе дә шикле, әмма аның хәрәкәтләренең тоталитар характеры ачыграк күренә бара. Барыннан да бигрәк төбәкләргә карата, димәк, аларда яшәүче халыкларга юнәлтелгән тоталитар характердагы эш-гамәлләр генә активлаша бара. Олигархлар Көнбатышка таралган байлыкны арттырып кына бераз «җәфа» чигә.
Безгә, татарларга, нәрсә эшләргә соң? Милләтне саклап калу буенча рецептлар тәкъдим итәргә җыенмыйм, ләкин килеп туган хәл үзе үк ничек эш итәргә икәнен күрсәтә. Бу, иң беренче чиратта, Татарстанда — авырлык белән шытып чыккан бәйсезлек үсентеләрен саклап калу, шул исәптән дәүләт бәйсезлеген дә. Россиядә яшәүче татарларга — үзләренең тарихи Ватаннары — Татарстан тирәсендә ныграк берләшү кирәк. Мин-минлекләрен канәгатьләндерү өчен генә ярсынган аерым шәхесләр артыннан иярү үлемгә тиң. Акыл һәм интеллект бездә, Аллага шөкер, әмма болар гына җитми һәм тарихта татар халкы үсешен алар гына билгеләми, халыкның язмышын әби-бабаларыбыздан мирас булып калган көчле, какшамас рухны һәм эшлекле халәтне саклау хәл итә. Халык санын алганда, безне бүлгәләргә тырышу һәм үзебезнең язуны сайлап алуны тыюның милләтне көчсезләндермәве, ә, киресенчә, аның гомуми куркыныч алдында берләшүе бик куанычлы хәл. Безнең оппонентларга уңай нәтиҗә китермәде ул.
Үзәк тырышлыгы белән сәясиләштерелгән татар мәсьәләсе, башлыча мәдәни, рухи, интеллектуаль һәм этник мәсьәләдән (ә бит татарлар, Татарстан беркайчан да Россиядән чыгып китәргә омтылмады) милләтнең социаль исән калу проблемасына әйләнде. Татарларның күп кенә иҗтимагый оешмалары — милли-мәдәни мохтәриятләр, мәдәни үзәкләр, хәтта дини җәмгыятьләр бүген хокук яклау функцияләрен башкарырга мәҗбүр. Аларны моңа милли түбәнсетүгә юл куючы Россия дәүләте үзе этәрә.
Һәм алар хокукый, сәяси һәм икътисади яктан кысуга, чикләүләргә каршы торуда ялгыз түгел. Мәсәлән, Бөтендөнья язучылар конгрессы — ПЕН-үзәге, танылган халыкара оешма, Татарстанга теләктәшлек белдерде һәм Дәүләт Думасының Россия халыклары язуын бердәйләштерү эшчәнлеген гаепләгән резолюция кабул итте. Безнең тарафтан, үз чиратыбызда, Россия Конституция судына һәм халыкара судларга мөрәҗәгатьләр дә булырга тиеш. Тик шулай да безнең каршылыкларны административ ресурс түгел, ә вакыт һәм аек фикер хәл итәчәк.
Куелган сорауга кайтып, җавап бирәм: юк, без, агымсуга ике тапкыр кермәгән кебек, 80 нче еллар ахыры һәм 90 нчы еллар башындагы халәткә кайтмадык. Үзебездән коллык психологиясен һәм үзгәртеп коруга кадәр булган унъеллыклардагы зомбилаштыруны кысып чыгарып, XXI гасырга килдек. Безнең өчен бу «кече туган» комплексларыннан котылуга да тиң, аеруча Россия төбәкләрендә.
Үзәк белән милли мөнәсәбәтләр катлаулы булса да, халыкның тарихи хәтерендә уянган дәүләтчелек фикере безнең аңга сеңде һәм ул бүген безнең өчен икътисади булудан бигрәк әхлакый-этик категория булып тора, ә килер шундый вакыт, әлеге фикер матди көчкә әверелер. Россиянең күп кенә халыклары үзаңнарында шундый үзгәрешләр кичерә. Шул исәптән, соңарып булса да, рус халкы да. Башка халыклардан аермалы буларак, аларга үз мәдәниятләрен, тарих фәнен, милли үзаңнарын үстерергә кем һәм нәрсә комачаулык итә соң?
— Әлбәттә инде, «аз санлы халыклар» түгел, чөнки аларның үз тарихларын торгызу яки мәдәниятләрен үстерүгә «милләтчелек, бердәм һәм бүленмәс дәүләткә каршы гамәлләр» ярлыгы тагылды...
— Теләсә кайсы халыкның милли рухиятен яклау Россия дәүләтчелегенең хәленнән килмәде. Киресенчә, агымдагы сәяси вәзгыять рус мәдәниятенең хәлсезләнүенә китерде. 90 нчы елларга чаклы ул конкуренциядән читтә калды, һәм хакимият диктаты, «өлкән агай» өстенлеге белән «каплатылды». Бүген исә барысы да ап-ачык күренә. Үз-үзеңнән канәгать булу, үз-үзеңә соклану һәрбер милләтне рухи яктан чикли, сизгерлекне югалта. Әллә ни искитәрлек булмаган Көнбатыш мәдәнияте үрнәкләрен үзләштерү белән мавыгу россиялеләрнең рухи тормышын ярлыландырды. Хәзер үзәктән ерактагы төбәкләрдә мәдәният тизрәк үсеш ала. Россия мәдәният министры Михаил Швыдкой сүзләренә караганда, мәскәүлеләр, җан башына мәдәни тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча илдә 52 нче урында тора, ә Ханты-Манси төбәгендә яшәүчеләр халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте үсеше ягыннан — беренче урында.
Русларга башка милләтләрнең милли үзаңы уянуы аңлашылмады, хәтта аларны куркытты да. Рус халкы исә үзе Көнбатышның әхлакый колонизациясенә дучар булды — ягъни элеккеге идеологиядән калган бушлыкны тутырды. «Вак халыклар» моннан азрак зыян күрде, чөнки милли мәдәниятләрне торгызырга вакыт җитте, алар хәзер, нигездә, шуның белән мәшгульләр.
«Кече туган»ның рухи үсеш куәте буенча «өлкән агай»дан сизелерлек алга киткәнлеге ачыклангач, Россия галимнәре һәм культурологлары реформалар үткәрергә кереште. Ә бу, мәгърифәтле зыялылардан ераклашкан хакимият тармаклары әмере буенча эшләнгәндә, мәгънәсезлекләр китереп чыгара. Аларның рус телен чистартырга дип бөтенләй ялгыш юлларга кереп китүләрендә бу бик ачык күренде.
РФнең дәүләт теле турындагы Законы кискен тәнкыйтьләнде. Шул исәптән ул М.Ш.Шәймиевнең «Интерфакс»тагы дәлилле әңгәмәсендә дә чагылыш тапты. Россия галимнәре, булмаган дошманны эзләп, руслар үзләре дә көтмәгән нәтиҗәгә килделәр: имеш, сүгенү сүзләре рус теленә татарлардан кергән икән! Югыйсә, татарлар ешрак русча сүгенә бит.
— Укучыларыбыз хатларыннан күренгәнчә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә губернаторлар сайлау алды яки башка җаваплы кампанияләр вакытында сайлаучыларның милли составын исәпкә алырга мәҗбүрләр, алар, вәгъдәләр биргәндә, алай саранланып тормыйлар, ләкин соңыннан барын да җиңел генә оныталар. Мәсәлән, Санкт-Петербургта шундый хәл булды: татар милли-мәдәни мохтәриятенә Россиядә йөз ел чамасы элек чыга башлаган беренче «Нур» татар газетасы редакциясенә бина да, финанслау да вәгъдә ителде (аны нәшер итүгә заманында император галиҗәнаплары рөхсәт биргән һәм ул хакимияттән яклау тапкан, бүген исә газета җирле җәмәгать эшлеклесе фатирының идән астында нәшер ителә дип әйтергә була). Сайлаулар узгач, әлеге вәгъдәләр «онытылды».
Хат авторлары хакимиятнең закон чыгару органнарына, сайлаулар җиткәч, татар вәкилләренең, гадәттә, читтә калуына аяныч белдерәләр. Татарга, җитәкче посты алу өчен, үзенең эшлеклелек һәм акыл сәләте буенча башка дәгъвачылардан өч башка биегрәк булырга кирәк. Бу милли проблемалар милләтара мөнәсәбәтләрдә хакыйкатьнең бозылуы нигезендә барлыкка килә дигән сүз түгелме соң? Яисә билгеле бер этник төркем кешеләрен (татарларны гына түгел) социаль кысрыклауданмы?
Димәк, законга буйсынучы, әмма рус милләтеннән булмаган гражданнар икеләтә салым түләүчеләр булып чыга. Аларның салымы хисабына рус телле мәктәпләр, театрлар, башка дәүләти мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшли. Төбәкләрдәге милли азчылыкның үз рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мондый матди нигезләре юк. Мәсәлән, Ульяновск татарлары күп еллар дәвамында хакимияттән милли китапханә өчен бина сорый, үз көчләре белән меңнән артык китап та җыйганнар. Нәтиҗәдә аларга яки башка төбәк татарларына үз балаларына туган телне өйрәтү өчен укытучылар эзләргә, концерт һәм спектакльләр кую өчен костюмнар тегәргә теләнеп акча җыеп йөрергә туры килә. Бәлки, безнең ил Россия гражданнары һәм аның гражданнары булмаганнарга, үз балалары һәм үги балаларга, тантана итүчеләр һәм гаеплеләргә, җиңүчеләргә һәм түбәнсетелгәннәргә бүленгәндер?
— Менә инде без кеше хокуклары турындагы мәсьәләгә килеп җиттек. Кеше хокукларыннан, һәрбер аерым шәхескә ихтирамлы мөнәсәбәттән башка бөтен бер халыкның хокуклары да белем алу, туган телне өйрәнү, үз тарихыңны белү, бабаларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау хокукы була алмый. Миңа Квебекта (Канада) булырга туры килде. Анда берничә милләт балалары укыган мәктәпләр эшли. Аларның һәрберсе өчен үз туган телләрен өйрәтүче укытучылар бар.
Бездә исә эш башкачарак тора. Россиядә Татарстаннан тыш дәүләти татар мәктәпләре бармак белән генә санарлык. Татар эшкуар меценатларыннан башка алары да юкка чыгар иде. Мәгарифкә билгеле бер вакыт узгач шартлый торган мина куелган кебек. РФ Мәгариф министрлыгы раслаган дәреслекләрдә элеккегечә «поганый татарин» һәм тагын бик күп ямьсез сүзләр язылган. Ә балалар барысына да ышана, нәтиҗәдә мәктәптә укучы иптәшләрен «үзләренеке»нә һәм «чит»ләргә бүлә. Татар укучылары Татарстанда нәшер ителгән дәреслекләрдән үз халкының гадел тарихын өйрәнә, чит өлкәләрдә исә татарның тарихы башкача тасвирлана. Әгәр бу каршылыкларны җайга салмасак, балаларны үзара ызгыш-талашка дучар итәчәкбез. Ә битараф калсак, Россия шәһәрләре урамнарында юлында очраган һәрнәрсәне җимерүчеләр төркемнәрен арттырачакбыз.
Шәхси мөнәсәбәтләр арасында әлегәчә уянмаган милләтара низаг та яшерен урын алган бит, рус кешесе әле аңа тиешле игътибар гына бирми. Теләсә кайсы татар кешесеннән Пушкин, Лермонтов, Есенин турында сорагыз — ул аларны яттан сөйләп бирергә мөмкин. Без «чит» Толстой, Достоевский, Чехов, Тургенев, Чайковскийларга соклана алабыз. Башка халыклардан да Тукай, Такташ, Сәйдәш, Исхакый һәм Мәрҗанигә шундый игътибар булуына өметләнәбез. Рус укучысы яисә студенты ялгышмыйча бер-ике татар язучысы, мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе исемен әйтеп бирә алса, бик яхшы булыр иде әле. Бу да бит йөзләрчә еллар иңгә-иң яшәүче халыкларның тигез хокуклылыгы һәм әхлакый дәрәҗәсе турында сөйли.
Социаль-икътисади фаҗигаләр нигезендә милләтара мөнәсәбәтләр дә кискенләшә: җәберләнгән кеше үз хокуклары өчен тагы да ныграк көрәшә башлый. Әмма социаль җитешсезлекләрне бетереп кенә милли мәсьәләнең юкка чыгуы белән ризалаша алмыйм. Шул ук Квебекны алыйк — халыкның мул тормышта яшәве буенча ул Канаданың башка провинцияләре арасында гына түгел, дөньяда да алдынгы урыннарда тора. Биредә нинди кыенлыклар булырга мөмкин дия аласыз? Шуңа да карамастан әлеге провинция халкы белән Канада хөкүмәте арасында каршылыклар күптән килә: ул инглизләр тарафыннан басып алынганчыга кадәр булган XVII гасырдагы үткәнен кире кайтарып, мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыгарга тели. Бу ярлылар ризасызлыгы түгел, димәк, милләт холкы чагылышы яки халыкларга үз үткәннәрен оныттырырга теләмәгән һәм аларга бердәнбер дөрес һәм үз-үзен тәэмин итә алырлык үсеш юлын күрсәткән ата-бабалар чакыруы, җан авазы. Тәрбияле угыл үз әтисеннән яисә әнисеннән баш тарта аламы соң?
Әлбәттә, татар халкы да үз үткәненнән, 1552 елда юкка чыгарылган дәүләтчелегеннән баш тартмаячак.
— Соңгы сорау: Разил әфәнде, Сезнең карашка, милли мәсьәлә кайчан да булса хәл ителеп бетәрме?
— Минем фикеремчә, бу — мәңгелек мәсьәлә. Аерым төр сыйныфлар югала, иҗтимагый-икътисади формацияләр алышына, ә милләтләр кала. Димәк, милләтләрнең үзара аралашып яшәү мәсьәләсе дә мәңгелек. Дәүләт, милли мәсьәләне дөрес хәл итеп, дин иреген таныса, ул уңай эчтәлеккә ия була. Ә милли мәсьәләне дөрес хәл итү сәяси яки икътисади шартлар белән алыштырылса (безнең әңгәмә башлыча шул хакта барды да инде), низаглы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Иң мөһиме, дәүләт бер халыкның икенчесе хисабына өстенлекләр белән тәэмин ителешенә сәбәпләр тудырмасын иде. Күпмилләтле Россия өчен бу беренчел шарт: андагы бер генә халык та башка халыклардан яхшырак яисә начаррак түгел.
2003

Яза торган аяк
«Дуңгыз ите ашамыйм...»
Алтмышынчы елларда Татарстанның яшь иҗатчылары ел саен «Идел» халыкара лагеренда җыелышып семинарлар үткәрәләр иде.
Семинар утырышыннан арынып торган арада, Туфан Миңнуллин үзенең яшь шәкертләрен шашлык белән сыйламакчы булган. Фәкыйрь каләмдәшләре бай драматург артыннан көтүләре белән ияреп, шашлык кыздыра торган кафега киткәннәр. Килеп җитсәләр, кафе ябык, ишек өстенә зур хәрефләр белән: «Ит юк!» — дип язып куелган икән. Инде нишләргә? Туфан аптырап торганда, арадан берсе, шаяртып, Рафаэль Сәхәбиевкә төртеп күрсәткән: «Иң симезебез — Сәхәби. Әйдәгез, Сәхәбине кыздырабыз!» — дип шаярткан ул үзенчә. Бу «кара юмор»ны ишеткәч, көләргәме, еларгамы дип торганда, Разил Вәлиев салмак кына әйтеп куйган: «Кыстамагыз, мин дуңгыз ите ашамыйм...» Шулай дигән дә ул, борылып, урман эченә җиләк җыярга кереп киткән.

Туйдыра алмады
Шулай берчакны «Татарстан яшьләре» гәзитәсеннән Разил Вәлиевкә шылтыратканнар. Тиз генә Рабит Батулла пьесалары турында рецензия-мәкалә язып китерүне сораганнар. Күләме күпме кирәк дигәч: «Безнең формат бәләкәй, никадәр кыскарак булса, шулкадәр яхшы», — дигәннәр.
Икенче көнне иртән Разил редакциягә мәкаләсен тотып килеп тә җиткән. Укып карасалар, мәкалә бер җөмләдән генә тора һәм анда мондый сүзләр язылган ди: «Рабит Батулланың күпсанлы бик әйбәт пьесалары төрле сәхнәләрдә кат-кат куелып, халыкны туйдырып бетерсә дә, үзенең тамагын туйдыра алмады».
Ярый әле хатын алмаган...
Композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, җыелышып, зур мәҗлес ясаганнар. Фасил Әхмәтнең гонорар алган чагы икән, мәҗлес чыгымнарын күбрәк ул күтәргән.
Икенче көнне иртән уянгач, Фасил Әхмәт Разил Вәлиевкә шылтырата икән: «Карале, дустым, кичә минем кесәдә 25 тәңкә калган булырга тиеш иде, эзлим-эзлим, шуны таба алмыйм...» Аңа каршы Разил Вәлиев: «Фасил абый, мәҗлес азагында син аңа шампанский китерттердең бит», — дигән. Бу сүзләрне ишеткәч, трубкада Фасилнең җиңел сулап куйганы ишетелгән: «Ә мин монда хатын алган микән әллә дип кара кайгыга калган идем. Ярый алайса, әйбәт булган, әрәмгә китмәгән. Юкса, хатын алса, суларга салган кебек булыр иде бит», — дигән ул.

Инеш суы кипкән иде
Гомере буе шигырь язып та, юньләп матбугатта чыга алмаган Эльс Гадел үзенең илле яшенә җыентык бастырырга ният иткән. Кулъязмасын Разил Вәлиевкә укырга биргән. «Менә, ниһаять, мин дә тегермәнемне корып бетердем» дип, куанычын да белдереп куйган.
Разил, кулъязманы укый-укый, башын күтәрмичә генә, болай дип әйткән: «Эльс Гадел үзенең тегермәнен корып бетергәндә, инешнең суы кипкән иде».

Мин дә китәм
1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертләрнең кылларын тарткалап, «шүрлекләрендә ни барын» чамалап карарга ниятләгәннәр икән.
«Нигә Казан университетына керергә булдың?» — дип сораган моннан Гази Кашшаф. Разил аптырап тормаган, кистереп җавап биргән: «Чөнки монда Толстой укыган, Ленин укыган...» «Ярый, әйбәт, дөрес фикерлисең», — дип, Гази ага егетне мактап чыгарып җибәргән.
Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, бу Гази Кашшаф янына кергән. «Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек кызылавызланып «Толстой укыган, Ленин укыган» дип торган идең, нәрсә булды сиңа?» — дигән Гази ага. «Толстой киткән, Ленин киткән...» — дип елмайган Разил. Гази Кашшаф кулын селтәгән дә Разилгә документларын бирергә кушкан.

Яза торган аяк
Разилнең бер каләмдәше, бозда таеп егылып, аягын сындырган. Күчтәнәчләр күтәреп, Разил моның янына килгән. Дусты сөенгән, рәхмәтләр әйтә-әйтә, титаклап озата чыккан. Саубуллашыр алдыннан Разил моннан сорап куйган: «Халат эченнән күренми, кайсы аягың сынды соң синең?» «Сул аяк сынды, иң кирәклесе», — дигән дусты. «Бигрәкләр яза торган аягың булган икән шул. Ярый, тизрәк төзәлсен инде», — дип, дустын юата-юата саубуллашып чыгып киткән Разил.

Бөтенесен дә эшлибез
Яшьли вафат булган язучы Тәүфыйк Камалиевны җирләп йөргәндә, Казанга Разил Вәлиевнең бик тә яраткан энесе Рәмзил килеп төшкән. Абыйсына ияреп, ул да зиратка барган. Татар зираты гаҗәеп кысан, каберлекләр арасыннан кысыла-төртелә көчкә үткәннәр. Җитмәсә, көне ямьсез, туктаусыз көзге яңгыр сибәли, янәшәдәге заводтан чыккан сасы төтен исе бугазны томалый.
«Рәмзил, үлгәч, зинһар, мине авылга алып кайтып күмегез. Бу кысрыкта сасы төтен иснәп ятканчы, үзебезнең иркен зиратта каен шаулавын тыңлармын», — дигән Разил.
Рәмзилнең бу сүзләрдән күңеле тулып киткән. «Абый, үл генә, син дигәндә, кулдан килгәннең барысын да эшлибез!» — дип, Разилне «сөендергән».
Иртә кайтырмын
Брежнев заманында дөньялар тоташ бәйрәмгә әверелеп, Язучылар берлегендә һәр кич мәҗлес була, шагыйрьләр төн уртасына кадәр коридордагы бильярдта шар суга торган иде. Разил Вәлиев — бильярд дигәндә дөньясын оныта торган кеше, һәр кич өйгә соңарып кайта икән. Түзгән-түзгән дә көннәрдән бер көнне хатыны моңа «бигрәк соң кайтасың» дип үпкәсен белдергән.
Икенче көнне, хатыны күпме көтсә дә, Разил төн уртасында да ишек шакымаган, бары таң атканда гына кайтып кергән. «Инде бөтенләй чама белми башладың бугай», — дигән моңа хатыны. «Үзең «соң кайтасың» дидең бит. Менә бүген бик иртә, таң тишегеннән үк кайттым!» — дип җавап биргән Разил.

Районнарда булдым
«Ялкын» журналында эшләгәндә, Разил Вәлиев, хатыны белән саубуллашып, районга командировкага чыгып киткән. Эшен бетереп, Казанга кире кайткач, ял көне булуны файдаланып, бер дустына кагылырга иткән бу. Дусты белән берничә мәртәбә кибеткә дә чыгып кергәннәр, сөйләшеп-серләшеп утыра торгач, төн дә җиткән. Бүген соң инде, син барыбер командировкада дип кыстый-кыстый, моны дуслары үзләрендә куна калдырганнар.
Икенче көнне кичкырын, ниһаять, өенә кайтып керсә, хатынының кәефе юк. «Син, районга барам, дидең. Үзеңне кичә Татарстан урамында күргәннәр», — дип үпкәсен әйткән хатыны.
Моңа каршы Разил: «Әйе, районнарда булдым. Идел буе районында. Совет районында, аннары Бауман районында. Нәрсә, аларның Чүпрәле районыннан кай төшләре ким?» — дигән Разил.

Бабком секретаре
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Публистистика - Разиль Валиев - 04
  • Büleklär
  • Публистистика - Разиль Валиев - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4127
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2103
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4047
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3843
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4147
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4097
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4109
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2061
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4061
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2116
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3905
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1936
    30.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Публистистика - Разиль Валиев - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3699
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1893
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.