Latin

Психология Фәне Болай Ди...

Süzlärneñ gomumi sanı 583
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 383
49.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Психология фәне нәрсә ди бит! Психология фәне урлашуны урлашу дип түгел, ә матди яки интеллектуаль милекне хуҗасыннан сорамыйча алып тору гына дип бәяли. Димәк, төнге шәһәр урамыннан япа-ялгыз җәяү барган чакта бер угры килеп чыкса һәм колак төбеңә ун потлы “куалдые” белән берне китереп тондырса, син моны тәртипсез бер якташыңның наданлыгы, сивилизасиядән артта калган мескенлеге генә дип кабул итәргә тиешсең инде! Кулыңнан сәгатеңне, яныңдагы хатын-кызның колагыннан алкаларын, бармагыннан балдакларын “сорамыйча алып торганда” да, кесәңдәге вак-төяк бакыр ыбыр-шыбырны үзенең кесәсенә “импортлаганда” да син шул философиянең тарафдары булып калырга тиеш. И, бахыр, мескенкәем, дип, җәллә дә әле син аны!..
Карышмадым – мондый постулатлар белән килешеп бетмәсәм дә, институттан “психолог” булып чыктым...
Сумканы урлаттым. Көпә-көндез!
Автобус көтеп, тукталышта торышым иде. Янымда халык күп. Сумкалары, капчыклары, рюкзаклары, кәрҗиннәре – төрлесеннән бар инде, төрле сорттан. Шуңа күрә исем-акылым китте: минем сумканы урла... әй, сорамыйча алып торган... ул надан, чынлап та, бигрәк надан икән! Сумкам кечкенә ләбаса, барсетка гына. Анда нибарысы бер айлык хезмәт хакымның яртысы гына хәтле акча калган иде. Сорарлык аң-белеме булса, мин аңа ул егерме меңне генә түгел, пулный утыз мең сумны да “биреп торыр” идем бит инде...
Психолог бит мин, түбән катлам халыкның күңелен яхшы аңлыйм. Аннары, минем барсетка гына нәрсә ул – ярый әле, әнә теге бомжиха марҗа карчыгының “катумка”сын урламаган.
Ул бичара үзенең катумкасыннан колак какса, нинди трагедия лабаса! Анда, мөгаен, бер-ике “ярты”га җитәрлек буш шешә бардыр. Менә хәзер ул аны илтеп тапшыра да, иртәгә көне буе “оттягивайтся” итә. Үзе исән кала, җаны куана, күңеле була, бу якты дөньяга рәхмәтләр ява, “чатан-сирак” мәшләгендә дога укыла...
Машинаны “суктылар”. Төшке ялга кайткан җирдән. Ишегалдыннан “шудырдылар”.
Унынчы катка менеп җиткәнче һәм җиде кат тимер ишекне ачып кергәнче, аннары ашны җылытканчы һәм хатынны кыздырганчы вакыт узган шул, күрәсең – ярты сәгатьтән соң чыгып карасам, күрәм: машина күренми – урла.. әй, сорамыйча гына алып торганнар булса кирәк! Шаккаттым, бигрәк надан шул инде безнең халык: минем өченче еллык БМВны алганчы, юньлерәген тапмадылармыни соң?! Икенче яктан караганда, ярый әле минекен алып торганнар. Сигезенче каттагы каравылчы Басилюкның “мерс”ын суксалар, о-һо-һо, нинди трагедия! Ул бит “мерс”тан башка эшкә йөри алмас иде, аны бит “мерс”ы булмаса, эшкә дә алмаслар иде, аның бит “мерс” аркасында гына тормышы да тормыш инде, аңа бит “мерс”ыннан башка дуңгызга караган кебек кенә карарлар иде..! Психолог бит мин, буржун-кыржын халыкның җанын биш бармагым кебек беләм... Минем машина нәрсә ул – үземә дә сорамыйча гына килеп кергән иде, сорамыйча гына алып та тордылар. Шул гына!
Квартирым бар иде. Хатын белән үзем бабайдан калган иске йортка күчеп, квартирны бер студентка биреп тордым...
Ай-яй, мескен күренде ул миңа: үзе имтиханнарын тапшыра алмый интегә, үзенең түләргә акчасы юк, үзен корсаклы хатыны кимерә, үзенә кунаклар гел килеп йөри... Аңлыйм бит инде – авыр бу егеткә! Психолог бит мин! Студент халкының җанын яхшы беләм. Алар үз тормышларын җиңеләйтер өчен тырмашалар лабаса, балакайлар... Сизенә дә идем инде: бу егет нидер маташтыра минем квартир белән. Үземнән сорамыйча гына. Документлар җыеп йөри. Ниндидер кәгазь кисәкләренә миннән кул куйдырта... Ахыр чиктә квартирым аның исеменә күчеп беткән булып чыкты. Ягъни мәсәлән, урла... әй, сорамыйча гына алып торды ул аны миннән. Аңлыйм бит инде. Психолог булгач!..
Хатыным шәп иде! Күршем Кирам әйтә: “Урлаттың бит инде аны да!” – ди. Көнләшәдер мескен. “Урлатмадым, - мин әйтәм. - Сорамыйча гына алып тордылар”...
Хәзер мин “Торыр урыны булмаган, хатыны урланган, машинасы һәм сумкасы җилгә очкан психологның психологиясе” дигән темага диссертация язып ятам. Ә теге студент – минем сумканы, машинаны, квартирны һәм хатынымны урла... әй, сорамыйча алып кына торган шул мескен студент – безнең факультетта диплом гына яклый әле быел. Ул да психолог!
2004 ел
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.