Latin

Профессор

Süzlärneñ gomumi sanı 860
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 606
46.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Миңа аның кем икәнлеген әйтә тордылар. Ышанмадым. Юктыр, дидем, ул андый булмас. Фән кешесе хакыйкать юлдашы бит! Әмма һәрвакытта да алай ук түгел икән шул әле ул!
Соңгы көннәрдә булып узган вакыйгалар минем күземне ачарга булыштылар. Ышанасы килми иде, әлбәттә.
Ул беркөнне үзе шалтыратты. Гадәтенчә мине гаепләргә тырышып сүз башлады. Ахырынача тыңлап бетердем. Күңелендәгесен тәмам түгеп бетерсен әле диярәк ашыктырмыйча һәм бүлдермичә тыңладым. Капкыныма төшкән кош баласы кебек бәргәләнде. Үз мантыйгын уйлап бетермәгән идеме, һәр әйткәненә инкарь буларак яңгыраган сүзләренең карурманына, бара-тора, үзе үк кереп адашты.
Белә идем, дөньялыкта өч төрле галим бар, имеш: берләре — гыйлем һәм акыл ияләре, икенчеләре — гыйлем ияләре, әмма акыллары камил түгел, өченчеләре — гыйлемнәре чамалы булуга карамастан, акыллары куәтле, дип. Үзем дә шактый еллар галим-голамә арасында кайнаштыргалап, ягъни бер пәрәмәч хәлендә пешеп җитлегеп, аларның һәркайсының кемлеген һәм ниндилеген чамалыйм кебек. Әмма кемлекләренә карата куйган бәяләремне кычкырып әйтмәскә тырышам, тотып ашаулары бар, Аллаһ сакласын!
Алар үзләре дә шундыйрак түгелме?
Әмма сер капчыкларын адәм баласы чишеп җибәрүчән, эчендәге байлыкларын күрсәтергә яратучан булганлыктан, ачылалар да китәләр, ачылалар да китәләр икән ул. Бу хәл акылларының зәгыйфьлегеннән түгел, сабырларының төкәнгән булуын да монда гаепләргә ярамый, бәлки дә мактана белү хикмәтеннән киләдер!
Әгәр дә фәннең һәр сүзе соңгы хакыйкать булып урнаша калса, кеше Айга кадәр оча алмаган булыр, галәмгә дә XX гасырда гына түгел, әллә кайчан ук чыгар, аннан кире әйләнеп кайтыр, бу галәмәтләре белән үзен хикмәти Хода затлар сыйфатында йөретер иде. Ә хакыйкатькә ерак, бик ерак...
Фәннең үсеш тарихы ачышлардан гына да, үз хаталарын төзәтә барудан да гыйбарәт. Әмма бу авыр процесс. Фәнне акрын үсә, дибез. Чөнки анда буыннар алмашы четерекле, озак, катлаулы шартларда бара. Галим булып җитлегү өчен генә дә бик күп кирәк. Бу процесска күпләрдә танылырга омтылу теләге килеп кушыла һәм мөкатдәс эшкә комачаулык итә башлый.
Ярар, фәлсәфәне калдырып торыйк, ул барыбер хакыйкатьнең бар ягын да ачып һәм аңлатып бетерә алмас. Сүз башына әйләнеп кайтыйк.
Әйе, хикмәт шунда иде, кемнәргәдер көтмәгәннәрендә яшен суктыргандай вакытлы матбугатта бер мәкаләм чыккан иде. Ул хакыйкатькә хезмәт итү теләгем белән язылганлыктан, намусым да тыныч калды. Дөресрәге, миндәй пәрәмәчнең горурлык хисе дә йөзенә чыгып, әле яңа гына табадан төшкәндәй үземне тойдым.
Менә шунда инде хөрмәтле профессор әфәндебез миңа шалтыратты:
— Нигә чыгардыгыз инде ул мәкаләгезне? Кешене нинди хәлгә төшерәсез? Ашыгулык белән язылган дип аклансагыз гына...
Сүзләр тезмәсенең иңе чигеннән чыкты, өч тапкыр әйткәннәре бишкә-алтыга ашып, ул шактый кабатланып, авыр фикер сөрешенең дыңгырдык арбасын чокырлы-ташлы хәйлә юлларыннан йөретте. Нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылып тора иде. Үзен бүлдертергә, нәфсемне сүзгә керттерергә тырышты. Миңа бары тик тыңлап бетерергә генә насыйп иде. Язганнарым башыннан ахырына кадәр хакыйкатьтән генә торганлыктан, намусыма да көч килерлек булмады. Мин бары тик:
— Юк, алай дия алмыйм. Мәкаләм озак, ашыкмый, тынычлык хөкемендә чагымда язылды. Матбугатта бастырылмыйча ничә еллар ятты. Инде хакыйкать кирәккә генә халык күзенә тәкъдим иттеләр аны,— дип, тыныч кына җавап бирдем. Эш эшләнгән, сүз әйтелгән, инде дөньяны су басса да миндәй үрдәккә Нух көймәсе кирәк булмаячак иде.
Әмма хөрмәтле профессорыбыз бу җавабымны энәләрен кабартып кабул итте. Хәтта кызып та китмәкче иде, талпынып карады. Ә мин һаман да күңелемне бозмаска тырыштым. Сабыр канатым киң җәелде. Күңелем шуларны иңемнән төшерми, үземне шәфкать күгендә җәйрәтте.
— Кирәкмәс иде... дөреслек... хакыйкать дип, ә беләсезме соң?..
Хөрмәтле профессорыбыз нидер әйтергә тели, минем дә аның кебек үк профессор һәм фәннәр докторы булуымнан бигрәк, яшьлегемне, яшьләребез аермасы утызлар чамасы икәнлеген искәрткәндәй итә. Тел төбе аңлашыла: яшьлек хатасыз була алмый, имеш, яшьлек шулай аптыратучан инде ул!
Белмим инде, хакыйкать картлыкта буладырмы, яшьлектәме?..
Шулай да әйтми калып та булмый, ул мәкаләм язылганнан бирле, дөньяга чыгарылмыйча, биш еллап вакыт үтте. Мин аның хакында онытып бетермәсәм дә, матбугатта бастырылып, халыкка җиткерелмәве өчен бераз җәзалану хисләрен дә күңелемдә кичерә идем. Чөнки күптәннән үк бөтенләй дә ялган һәм галим-голамәне генә түгел, хаклыктан халыкны адаштыру һәм сафсатада укучыларны бутау максатында бер “олпат” галимебезнең кысыр мәкаләсе “Шәһри Казан”да дөнья күргән, ул гәҗитнең сәхифәләрен күз алдымда каралтырга өлгергән иде. Һәм менә шул мәкалә инде минем язмамда тулысынча тәнкыйть утына алынды, һәм дә шушы ук матбугат органында басылып чыкты. Ә сүз уңаендагы хөрмәтле профессорыбыз исә, теге “олпат” галим әфәндегә Нух көймәсе буларак ялланып, бу мәкалә уңаеннан миңа шалтыратты. Җитмәсә, бер еллап та әүвәлрәк түгелдер, тәнкыйть кармагыма хәзер сукыр шыртлака кебек капкан һәм шәрә хәлендә ярга ыргытылган теге “олпат” галимебезгә дан җырлаган олуг бер мәкалә-әңгәмә дә шушы ук гәҗиттә сәхифә тутырып урын алган иде. Ягъни, мәсьәлә артыгы белән катлаулану төсен алып, “олпат” галимебезнең борыны күкләрдә сәфәр кылган чаклар түгел идеме? Ә минем мәкаләм кәефенә хуш килгәндер, дисезме? Борынына сугып, күкләрдән ишеп төшер әле син кешене? Мескенем!
Боларның барсын да аңлап, әүвәле хөрмәтле профессорыбыз алдында гафу үтенергә тиеш идемме? Ә аннары теге “олпат” галимнән? Әйе, сез хаклы диярәк ләббәйкә тотыйммы? Сафсатага, ялганга хезмәт итимме? Шушы рәвешле Шайтан ялчысына әверелимме?
Һәрхәлдә профессор әфәнде мине шуңа таба этәрде. Куәт һәм гайрәтен кызганмады.
— Гафу итегез, мин сезнең белән бу очракта тулысынча килешә алмыйм,— дип, сүземне нокта белән тәмамларга теләдем.
Шушы сүзләремне телефоныннан ишетүенә, хөрмәтле профессор әфәндем:
— Ярый инде, гафу үтенүегезне кабул итми булмас!— дип, сүзләремне үзенчәрәк борып, үз сафсатасында акылы буталу аркасында миннән ишеткәннәрен дә шуның эчендә тугылап маташтырды. Телефон өзелде.
Миңа бары: “Йа Ходаем, болар мәкаләмнең эчтәлегенә бөтенләй дә төшенә алмаганнар икән, мескенкәйләр!”— дип офтанырга гына калды. Әллә акылларына үткәннең күңелләренә барып җитүе өчен дә вакыт кирәк микән? Хәер, галим-голамәнең дә арасында төрлеләр була!
Февраль-август, 2003.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.