Latin

Практик Стратегия

Süzlärneñ gomumi sanı 253
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208
58.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Күңелне уй күмә, уйны — күңел. Шушы упкыннан чыга алмыйча зар булсаң, Ходайдан сабырлык сора. Дөнья йөзендә сабырлыктан да ышанычлырак халәт юк.
Хәмит моны белә иде. Әмма аның аңламаганы бер нәрсә булды: ни өчен кешеләр аңардан бераз ятсыналар? Куркаклармы шунда?
Менә тагын четерекле мәсьәлә эчендә калды. Хезмәттәшләренә карата тәнкыйть сүзе белән язылган бер мәкалә басылды, ә арадан Хәмитне уңай бәяләгәннәр сыман тойгы кала икән бит аны укыганда. Ай-һай, белмим! Дөрес, Хәмит аны үзе әлегә укымады, аңа сөйләделәр генә һәм, үчләшеп, кисәткәләп тә куйдылар:
— Монда, югарылар, ул мәкаләне үзегез, йә булмаса заказыгыз белән язылган дип әйтәләр!
Мәсьәлә вак түгел иде. Хәмит үзен болай да коллективта «ала карга» итеп тоя, хәзер бөтенләй дә «агарынды» да калды. Гариза язып бүген үк эшеннән китә алмады анысы. Кая барсын, сине кайда көтәләр? Кара сакалың үзеңнән калмый диләр бит. Ул кайда да шул «ак карга» булачак инде.
Аның башка әмәле калмады. Сабыр итәргә, тормыш китереп өйгән мәгънәсезлекләргә түзәргә булды. Инде тактикасы әзер, стратегик планны да төзү мәгъкуль иде.
Мөмкин кадәр сүзгә катнашмаска, бәхәсләрдән читтә йөрергә! Әмма болары ук җиңел булмаячак иде. Һәм менә үзен зур армия генералларыдай тоярга өлгермәде, стратегиясе дә, тактикасы да җимерелеп төште.
Вакыйга көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ул:
— Коллективны аңламый башладым,— дип әйтергә өлгермәде, җитәкченең куштан урынбасары:
— Барыгыз, тагын гәҗиткә йөгерегез! Алар хәлегезгә керерләр!— диде, һәммә колаклыларны куандырып.
Хәмиткә шул да җитә калды. Буасы ерылды. «Минме?.. Минме...»— дип башлап китеп, барлык үпкәләрен тезеп әйтте дә салды. Чистартып-җимереп үткән давылдан соң гына була ала торган тынлык урнашты.
Инде Хәмиткә күзен ачып тормаска, уйлап планнар кормаска да мөмкин иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.