LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
«Похоронка» - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4595
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2169
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Тик менә Рамазан белән нишләргә соң? Атып кына үтерәсе дә соң... Барыбер озак яшәмәс ул. Тик егетләр моңа һич риза түгел. «Показательный суд» ясамакчылар. Мин моны башта аңламадым. Алайса, санитар ни өчен аның канын туктата, ярасын бәйли соң? Кызганыч та үзе. Бала гына бит әле... Стоп! Нишләп бала булсын ди ул! Ярты көн эчендә 7 десантникның башына җиткән, 24 кешене яралаган боевик бит ул! Берьюлы бу кадәр югалтканыбыз юк иде әле безнең... Егетләр шуңа да котырыналар.
Мин үзем Рамазанга әллә ни кагылмадым. Рота белән, чиратка басып, эченә, күкрәгенә, бөеренә, касыгына типкәләп чыкканда да катышмадым. Ничектер... аяк бармады. Юк, жәлләмәдем дә мин аны. Чак-чак сулыш алып яткан бу малай актыгы үзенең язмышын үзе күптән хәл иткән инде. Шул ук Аслан кебек, Зыя, Барайлар кебек... Мин шуны аңладым: чеченнарны җиңеп булмаячак. Иң элек шул: ир затыннан булган бөтен чечен да — боевик. Безнеңчә боевик инде. Аларча әйтсәк — изге сугыш әһелләре. Аннары... Аннары һәр бала — боевик. Авылларга барып керәсең, балаларның күзләренә игътибар итәсең. Өлкәннәр хәйләкәррәк, алар карашларын яшерә беләләр. Бала кеше үчле, утлы карашын яшерә белми. Шуңа да бала инде ул. Үтереп, җаныңны айкап карылар алар. Бу күзләргә карау куркыныч. Бик карарга тырышмый идем мин балалар күзләренә. Карасам, минем карашымны хәтерендә калдырыр да, кайчан да булса артымнан килеп, җанымны кыеп китәр төсле...
— Шуннан?.. Рамазан белән нәрсә булды соң? Нишләттегез ул собаканы?
— Ә, анымы... Ул арада каяндыр БТР килеп җитте. Рамазанның ярым үлек гәүдәсен шуның өстенә салдылар да авылга алып киттеләр. Рота БТР артыннан иярде.
Авыл уртасында мәйданчык бар иде. Иң үзәктә олы кара таш тора. Янда гына ниндидер каты, нык агачтан кисеп утыртылган багана. Анда изге корбан малы суя торган булганнар. Кыскасы, изге урын, изге мәйдан булган бу.
Шул мәйданның тап уртасында тар, тирән чокыр казыганнар. Багана утыртырга казыйлар бит, нәкъ шулай. «Нәрсә эшләргә җыенасыз?» — дип сорыйм. «Тереләй тыгабыз», — ди старшина. «Гөнаһысын кая куясың? Тереләй ярамый бит...» — дим. «Миңа ярый, мин Аллага ышанмыйм», — ди теге. Аның белән сөйләшү мөмкин түгел. Шул сүзем өчен генә дә боевикка караган кебек карый башлаган иде бугай ул. Тимер башлы ботинкасы белән күткә тондырганчы дип, тизрәк читкә киттем.
Баштарак ышанасы да килмәгән иде. Старшина дөрес әйткән икән: Рамазанны шул чокыр янына сөйрәп китерделәр, ничек кирәк алай аска төшереп, бастырып куйдылар. Чокыр шулкадәр тар казылган, бер тамчы хәле булмаса да, басып торырга мәҗбүр иде ул.
Рамазан инде бу дөнья кешесе түгел иде. Бөтен дөньясы канган укмашкан. Бигрәк тә авыз-борыннары кәтлиткә әйләнгән. Безнең ротада «зубной техник» дигән кушамат йөртүче бер урыс егете бар иде. Фамилиясе дә туры килә — Зубов. Менә шуның бер гадәте бар: кулга төшкән боевикларның иң элек тешләрен коеп чыгара ул. Тимер йодрыгы белән бер-ике генә бәрә — утыз ике теш утыз ике якка оча... Белеп сугуын әйт әле син аның... Рамазан белән дә ул эшләгән, ахры. Әнә бит — авызы тулы кан...
Ул арада Рамазан төшерелгән чокырны күмә дә башладылар. Акрын гына, көрәкләрне алмаша-алмаша, көлешә-көлешә, ниндидер тәм табып күмделәр аны. Муенына кадәр күмгәч, багана утырткандагы кебек, балчыгын төйгәләп куйдылар. Чыкмасын, янәсе... Ә Рамазан чыгарга уйламый да иде. Шулай да, уң кулын өскә чыгарып, терсәген ияк астына шудырып китерә алды.
Калганы бик тиз арада эшләнде. Ияктән алып баш түбәсенә кадәр күмү өчен ничә генә көрәк балчык кирәк булгандыр, белмим. Әмма ике-өч минуттан җир өсте тип-тигез иде инде.
Олы эш кырган кебек, күпләр, тәмәке кабызып, җиргә чүгәләделәр. Сөйләшмәделәр. Ниндидер сәер халәт иде бу. Рамазан күмелгән урында дулкынланып-кыймылдап торган җир балчыгына карасаң, берәр төрле афәткә очрарсың, яисә каргышка юлыгырсың кебек...
Беренче булып старшина кузгалды. Бераз җирдән калкып торган яңа балчык өеменә лачкылдатып төкерде дә, автоматын кулбашына салып, палаткаларга таба китеп барды. Башкалар да аңа иярде. Рамазан күмелгән урынга төкеренеп, таралыша башладылар.
Ләкин, инде таралышып беттек дигәндә генә, әллә нинди хикмәтле хәлләр башланды. Яңа кабер урынында ниндидер зәһәр иңрәү-ыңгырашу тавышы ишетелде. Барыбыз да артыбызга — әле генә Рамазан күмелгән җиргә борылып карадык. Иң котычкычы алда булган икән әле. Менә берзаман ыңгырашып яткан кызыл балчык өеме селкенеп куйгандай булды, аннары, шул урыннан таптап-катырып куелган җир өслеген куптарып-җимереп бер йодрык килеп чыкты! Акылдан шаша яздык, бу каһәрле җирдән читкә тайпылдык... Канга, балчыкка буялып-сыланып беткән ул йодрык әле дә төшемә кереп җәфалый. Юк, бүрәнә кебек юан, көчле, егәрле йодрык түгел, һич юк, буынын әле генә ныгыта башлаган сабыйлар йодрыгы иде ул. Күз алдына китер әле шул картинаны. Кызыл балчык өеме. Короче, кабер. Ә аның өстендә — тере йодрык!
— Нишләттегез соң ул йодрыкны? Шулай калдымы?
— Юк ла, алай калдырырга ярамый иде аны. Әмма якын барырга да шикләндек. Күрше урамда торган танкистларга бер молодойны йөгерттек. Танк танк инде, ыжгырып килде дә, йодрык өстенә менеп, ике мәртәбә әйләнеп кенә куйды. Шуның белән вәссәлам, браток...
...Җирән чәчле десантник, сөйләвеннән туктап, уйчанланып калды. Кара-кучкыл егет тә берни дәшми. Иманым камил: бу минутта аларның икесенең күз алдында да теге канлы, балчыклы, әмма җиңелмәс, какшамас йодрык калкып-тырпаеп тора иде...
Үземне белештермичә, тез өсләремдә яткан кулларыма карадым. Алар кире каерып, җәеп булмаслык дәрәҗәдә катып калганнар, хәтта, кан чәчрәп чыгар хәлгә җитеп, зәңгәрләнеп, күгәреп торалар иде...
Шундый халәт: йодрыкларым бар икәнне тоям. Менә алар — таш кебек ике чукмар. Алып батыр чукмарлары. Шул чукмарларым белән каршымда сөйләшеп утыручы теге ике егетне дөмбәслисем, бәргәлисем, әллә нишләтәсем килә... Әмма... берни дә эшләтә алмыйм... Нишлисең... Йодрыгың алыпныкы булу белән мени, йөрәгең чыпчыкныкы булгач...
Берни кыла алмадым. Әмма бу электричкада башкача бара да алмый идем инде. Һәм менә, таштай йодрыгымны күкрәгемә кысып, җиде төн уртасында чит-ят станциядә төшеп калдым.
Апрель, 2001 ел.
ЙОЛДЫЗ
(Новелла)
1.
Нурулланың яшисе килмәгән чаклары булмады түгел, булды. Ләкин бу кадәр дә якты дөньядан туйган чагы юк иде әле аның. Ничек туймасын – әллә никадәр бурычка батып, фирма ачкан иде – анысы төбе-тамыры белән “янды”, ЗАГСка гариза биргәннең икенче көнендә сөйгән яры башка кешегә китеп барды... Барысы бергәрәк төште шул. Борчу-кайгысын онытырга теләпме, өч көн буе өендә аракы чөмереп ятты да, җанын җылытырлык, күңелен тынычландырырлык юаныч таба алмагач, Нурулла якты дөньядан китәргә карар кылды. Августның йолдызлы бер төнендә, миңгерәүләнә башлаган башын алып, биш катлы “хрущевка”ның түбәсенә менеп китте... Менә ул чардак болдырының ишегеннән атыла-бәрелә чыкты да, күктә җемелдәгән йолдызларга башын бәрүдән курыккан кебек, иелә-бөгелә, түбәнең иң кырый читенә килеп басты...
Юк, тиз генә үләсе килмәде аның. Газиз гомеркәеннән язганчы, башын күтәреп, йолдызларга карап торды әле ул. Ә алар... үртәгән шикелле, җемелдәшеп йөгерешеп йөриләр... “Йолдыз җиле” дигәннәре шул микән әллә? Кичә үлсә, аның ни икәнен дә белми калыр иде Нурулла... Аннары... Үләргә җыенмаса, шул “йолдыз җиле”нә кайчан карар иде әле?! Бу җемелдәвек диңгезе шулкадәр серле, ымсындыргыч икән, аны һич кенә дә үлем белән, башка дөньялар белән бәйләп карый алмассың... Һәр кешенең үз йолдызы була, үлгәч, ул үз йолдызына китә, имеш... Юктыр... Кеше, җан очыруга, үзе йолдызга әвереләдер... Болай дөресрәк, моңа ныграк ышанасы килә...
Их, шулкадәр яшәргә теләге бар иде Нурулланың! Булмады шул, булмады!.. Ниндидер бер мәлдә гомер юлының очын, яшәвенең мәгънәсен югалтты ул... Берничә көн эчендә хәлле, хөрмәтле, иң мөһиме, бәхетле егет асылыннан бөлгән, мескенлеккә төшкән, читкә тибелгән һәм таланган бер хөрәсәнгә әверелде... Ә мескен булып яшәүгә караганда яшәмәвең мең мәртәбә артык...
Үлем чигенә килеп баскач, әлләни китәсе дә килеп тормый икән шул... Ул бит күршедәге кибеткә кереп чыгу гына түгел...Әнә бит нинди дөнья кала... Үзенең бетмәс-төкәнмәс утлары белән шул ук күкне хәтерләтүче олы бөтен шәһәр кала!.. Әйбәтме, начармы – кешеләр кала... Тегендә нинди икән соң алар? Шундый ук шәфкатьсез, астыртын һәм вәгъдәсезме? Әллә барысы да, илаһи-изге фәрештәләр сыман, изге затлар гына микән?
Тагын... йолдызлар кала. Нишләп калсын?! Шул йолдызларга китә бит инде Нурулла. Тиздән үзе дә йолдызга әверелер... Ул барып кушылуга күктәге йолдыз бураны тагын да куеланып, күпереп китәр...
Нурулла уйларының очын төйнәп бетерде дә аякларын түбә кырыенарак шудырды. Җитәр, тизрәк хәл итәргә кирәк, болай күңел язып, йөрәк ярсытып торуның мәгънәсе юк... Йолдыз имеш... Җирдән үз йолдызыңны таба алмагач, аны күктән эзләргә туры килә шул...
Нурулланың табаны түбә калаеның күпереп торган каты читен аерым-ачык тоя инде. Берничә катлап бөкләнгән калай җөен яхшы белә ул. Студент чакларында төзелеш отрядларында калай белән күп эшләргә туры килде. Мондый җөйләрне түбә ябучылар “йозак” дип йөртәләр. Аларсыз түбә таралып, чәчелеп китәр иде. Нурулла гына үз гомеренең йозак-ачкычларын таба алмады, ахры... Шуңа да аның тормышы, язмышы чәчелеп, таралып ята...
Тукта, аста ни бар икән анда? Караңгылык... Ара-тирә генә утлар җемелдәшә... Шулай да, җиргә кадәр ара күпме икән? Исәпләп чыгарырга була анысы... Биш кат... Һәр каты 3-4 метр... Димәк, 20 метрлап җыела... Күп түгел. Күккә кадәрге аралык белән чагыштырганда күп түгел... Күккә егылу хәтәррәк...
Нурулла күзләрен йомды. Гәүдәсен алгарак ташлады... Этенеп торасы да юк икән, бер талпынып аласың да аска томырыласың... Булмаган канатларыңны җәеп, очасың да очасың... Шуның белән барысы да тәмамлана... Әллә башлана гынамы?
Нурулла очып төшеп китә алмый калды, дөнья урталай ярылгандай, җиһан төпкеленнән бер моңлы тавыш ишетелде:
- Барысын да уйлап бетердеңме? – Моңлы гына түгел, шомлырак та икән әле ул. Кыскасы, сихри бер аһәң...
- Син кем? - Бөтен борчуларын, кайгыларын онытып, Нурулла күккә карап бакты.
- Барысын да хәл итеп бетердеңме?
- Син кем? Фәрештәме? Җенме, шайтанмы?
- Кем булса да ярамыймыни? – Аз гына паузадан соң мөлаем тавыш дәвам итте. – Алайса, фәрештә диген... Үзең кем соң?
- Минме? Мин... Мин - Нурулла.
- Нишлисең монда? Әллә җан очырырга җыендыңмы?
- Әйе... Үләргә иде исәп...
- Шуннан?
- Менә... Хәзер китәм...
- Күрәм. Бу якты дөнья белән хушлашу өчен бик җитди сәбәп кирәктер ул, ә?
Бу юлы инде Нурулла түзеп тора алмады, гөнаһлы ниятеннән бүлгән фәрештәне битәрләргә кереште:
- Туктале, ник сорау аласың миннән? Кем син ул кадәр?! Синең ни эшең бар минем язмышымда?!
- Бар шул, мин бит – фәрештә, мәләк!
Нурулла шундук басынкыланып калды.
- Сине Ходай җибәрдеме?
- Без барыбыз да Ходай ихтыярында. Ә менә син үзеңне Аллаһыдан өстен куймакчы буласың.
- Ә бармы соң ул? Булса, минем тырышлыкны күрер иде, минем күңелемне аңлар иде... Башкаларга да аңлатыр иде...
Бу сөйләшү Нуруллага кызык булып китте. Ул хәтта сөенеп тә куйды: ярый шушы фәрештә булды әле, инде күптән аска төшеп дөмеккән булыр иде... Алдан әйтеп тә булмый ичмаса – әллә оҗмахка эләгәсең, әллә тәмуг утына төшеп янасың...
Ләкин Нурулла барыбер хәтәр ниятеннән кире кайтмаган иде әле.
- Нәрсә булды?
- Нәрсә дип... Булды инде... Бу бик мөһимме? – Тавыш килгән якка бик борылып карыйсы килсә дә, Нурулла, ниндидер бер сихри көч шаукымы белән, каршындагы йолдызлы күк дәрьясына багып, хәтта гыбадәти табынып торуында булды.
- Мөһим. Яшәүдән баш тарту өчен зур сәбәп кирәк бит...
- Сәбәп? Ә менә син ничек уйлыйсың - бармы ул сәбәп? Сәбәп булмаса, мин шушы түбә читенә килә алыр идемме?
- Белмим... Бәлки килер идең дә... Адәм баласы кайчан нәрсә эшләгәнен белеп бетерми бит...
- Юк, сәбәп булмаса, мин килмәс идем...
- Ниндирәк сәбәп инде? Нинди кайгың бар? Ата-ана хәсрәтеме? Бала кайгысымы?
- Юк. Әтием дә, әнием дә исән саулар, Ходайга шөкер...
- Туганнарың, якыннарың, нәселең каһәрләдеме?
- Юк. Туганнарым белән тәртип...
- Иманыңнан яздыңмы? Рухыңны, динеңне саттыңмы? Вөҗданыңа хыянәт иттеңме?
- Юк...
- Юк? Алайса нигә мендең монда? Нигә үз теләгең белән әҗәл каршына бастың? Үлем авызына этәрә торган сәбәп юк бит синдә...
- Бар, нигә булмасын?! Эшем тукталды, фирмамны тартып алдылар, мәңге түләп бетерә алмаслык бурычка баттым, тагын...
- Нәрсә – тагын?
- Сөйгәнем китте... Мин аның белән дүрт ел йөргән идем. Дүрт ел дүрт көн түгел бит ул... Вәгъдәләшкәч, өйләнешергә сүз куешкач китте... Аңлыйсыңмы син шуны?! Аннары...
- Аннары – нәрсә?
- Аннары... Минем просто яшисем килми... Нигә җанны үртәп сорашып торган буласың? Алсаң ал да инде, эшне бетер! – Фәрештәнең сорауларына нык кына үртәлә башлаган Нурулла тавыш килгән якка борылып каравын сизми дә калды. Аның каршында - түбәнең урта бер җирендә - көмеш нурдан коелган зифа кыз шәүләсе басып тора иде. Кешегә охшаган кебек тә... Ләкин кеше кебек тә түгел... Зифа сыны, йөзенең балкышы белән ул нәкъ менә фәрештәләр затына туры килә...
“Бәлки ул йолдызлардандыр? – Нурулланың күңел күгеннән матур уй чагылып үтте. – Бәлки... ул үзе йолдыздыр? Бәхет юраучы, гомер озайтучы йолдыздыр... Әллә?.. Кешеләрнең гомерен алучы, мәңгелек-бакый юлга озатучы йолдызмы? Нурулланы алырга килгәнме?.. Юктыр... Әнә бит ул ничек сөйләшә. Үлмә, яшә син, яшә, дигән кебек сөйләшә...”
- Мин бит “яшисең киләме?” дип сорамыйм, - фәрештәнең йөзе тагын да аерым-ачык булып чагылып китте. Аның кыйгач кашлары, дөньяга киң ачылган нурлы күзләре, тигез, ак маңгае, маңгаена төшеп торган ай чәче җирнеке түгел, нәкъ менә илаһи күкнеке иде, ә аның монда пәйда булуы шул күктә яшәүче кодрәтле Ходай Тәгаләнең ихтыяры иде... – “Нинди сәбәп бар?” димен. Ә сәбәп юк. Акча, мал дисең... Үзең дә аңлыйсың, син бит байлык җыюга белеп тотындың – байлык ул бер айлык... Аны бер айда җыеп була, бер айда туздырып була. Гомерең сау-сәламәт, җаның көр, тәнең таза булса, кулың эш белсә, бүгенге заманда мал җыю авыр эшме? Күңелгә килсәк инде... Анысын гына тәртипкә китереп була... Һич төшенмим - нигә син башка күңелләр хакында уйламыйсың, нигә үз күңелеңне генә иләсләндереп яшисең? Әти-әниең исән-сау бит әле синең. Син үлсәң, алар нишләр соң? Аларның күңеле нишләр? Син аларны ачы кайгыга дучар итеп, гомерләрен генә кыскартачаксың...
- Анысы шулай икән...
- Ә бит сәбәп үзеңдә. Иң элек үз-үзеңне аңларга кирәк сиңа...
Нурулла дәшмәде. Фәрештә белән килешмичә мөмкин түгел кебек.
Ләкин аның барыбер дә үләсе килә иде әле. Нурулла, үзе дә сизмәстән, күңеленнән генә фәрештә заты белән бәхәсләшә башлады: ”Яңа тормыш башлауны җиңел дип беләме әллә бу хур кызы? Яңа эш башлау, яңа фирма ачу җиңелме әллә? Күңелдә ничекләр генә яңа мәхәббәт уты кабызасың? Ул утны кабызырлык кешесен каян табасың? Ярый ла менә синең кебек сылу бер зат очраса... Сезнең кебек асыл затлар оҗмах бакчасында гына яшидер шул... Их!.. Үз күңелеңне аңлау беләнмени?! Аңларга түгел, аны дәваларга кирәк! ә моның өчен дәва, шифа табарга кирәк...”
- Синең бәхетле булганың бармы? – Фәрештәнең бу соравы Нурулланы сискәндереп җибәрде. Шулай да ул һушын бик тиз җыеп алды.
- Булгандыр... Булды...
- Кайчан? Әйтә аласыңмы?
- Бала чагым бәхетле булды... Тыныч. Тук. Кайгысыз. Яшьлегем дә матур булды. Мин анда бәхет мизгелләрен күп татыдым... Тукта, син нигә ул чакларны сорашасың әле?! Аларның бүгенге фаҗигале көнемә ни катнашы бар?
- Бар шул. Бер тапкыр бәхетле булган кеше ул инде гомерлек бәхетле кеше. Чөнки ул әнә шул кайчандыр кичергән бәхетле мизгелләренең кабатлануын көтеп, шул бәхетенә ымсынып, омтылып яши. Син дә үз бәхетеңнән тиз генә баш тартырга тиеш түгел, аңлыйсыңмы?!
Нурулланы танып булмый иде.
- Аңлыйм, ник аңламаска. Мин бит тиле түгел. Минем бары тик яшисем килми!
- Шул гынамы?
- Шул гына. Бу азмы?
- Алайса бар, сикер!
Нәрсә-нәрсә, Нурулла бу кадәресен үк көтмәгән иде.
- Ничек инде – сикер? Син бит фәрештә, изге рух... Син алай дип әйтергә тиеш түгел!
- Нәрсә, сикерәсең килмиме әллә?
- Сикерәсем килми, димәдем бит әле. Син мине үлемгә үгетләргә тиеш түгел генә дим...
- Ну... Гафу, алайса... Күз көеге булып торма, ниятләгәнсең икән инде, сикер, димәкче идем.
- Ә мин син барда сикермим.
- Нигә инде?
- Мескенләнәсем килми...
- Ә бит син, авырлыклардан куркып, яшәүдән ваз кичүең белән үк мескенләндең, түбәнлеккә төштең...
- Карале, син ник телеңә салынып торасың әле Бар, кит моннан! Минем сикерәсем бар...
- Мин бит сине чакырып китермәдем, үзең кит, җанны үртәп торма!..
Нурулланың тәмам ачуын китерде бу фәрештә кисәге. Ул ниндидер барлы-юклы шәүлә алдында бүтән мескенләнергә теләмәде, кырт борылып, аска төшеп китте... Өенә кереп, берничә көн инде җыелмыйча яткан түшәгенә ауды. Берни уйламады. Түшәмгә карап ятты да ятты. Ни гаҗәп, бераздан аның күңел борчулары басылгандай булды. Якты дөнья белән хушлашу теләге дә ерак күңел төпкеленең кайсыдыр почмагына төшеп югалды...
2.
Ул серле төндә очраган фәрештә каян гына белеп әйткән диген, чынлап та эше гел уңай килеп торды – Нурулла бер ай дигәндә элеккеге фирмасын аякка бастырды, сәүдәсен җайга салды, бурычларын түләп бетерде. Эше җайланган саен күңеле дә, рухы да үз урынына кайта барды, Ул, элеккечә, дәртләнеп, берсеннән-берсе матур хыяллар корып яши башлады...
Сөйгән яры гына кайтмады. Нурулла бу хәлгә әлләни борчылмады да кебек. Һәрхәлдә, игътибар бирмәгән сыман йөрде. Әйе, ул инде сөйгәненең китүенә дә ул кадәр көенми; бераздан үткәндәге сөюдән күңелендә калган ярсулы, сагышлы хисләр дулкынын теге хәерсез көндә очраган фәрештә хакындагы уйлар өермәсе бөтенләйгә куалап чыгарды. Уфтанып уйлап та куйды әле Нурулла: “Их, тормышта да булса икән андый фәрештә кызлары! “
Ул сихри зат Нурулланың күңеленә шулкадәр нык кереп калды ки, егет, үзе дә сизмәстән, урамда очраган һәр хатын-кызның йөзенә карап үтә, аңарда теге фәрештә-мәләкнең якты йөз чалымнарын, нурлы күз карашларын танырга, табарга тырыша...
Ә бердән-бер көнне шул илаһи рухны урамда очратып, тәмам һушын, акылын җуя язды. Үз йортлары каршында ук күрде ул аны. Аларны... Ниндидер сылу егет белән көлешә-көлешә китеп бара иде. Көләч иде, бәхетле иде!
Шул, үзе инде! Нурулла аны шундук танып алды. Кыйгач кашлары да, йомры битләре, уйнак чәчләре дә таныш... Бигрәк тә күзләре, дөньяга киң итеп ачылган карашлары... Аннан да бигрәк тавышы... Тагын да серелерәге – шул яктан килүче сихри дулкынланыш, илаһи нурланыш бик тә, бик тә таныш иде Нуруллага.
Ләкин Нурулла тиле түгел. Ул белә: урамда очраган кыз фәрештәнең үзе түгел. Чын фәрештә күктә, һәрхәлдә, түбәдә яши. Анысы инде чын-чынлап илаһи, рухи, сихри зат... Ходай ихтыяры белән яши торган мәләк, хур кызы...
Нурулла, ниһаять, уйлап тапты. Тагын бер очратырга, күрергә тиеш ул аны! Кайдамы? Түбәдә! Теге йолдызлы төндә ул рухи затның илаһи нур булып иңгән урынында! Бер килгән икән, тагын да киләчәк ул. Нурулланың көткәнен белеп, үзе дә аны юксынып, сагынып киләчәк...
Уйлап та бетерде, эшләп тә куйды – Нурулла шул кичтә үк үрмәләп түбәгә менеп китте. Һәм... тоташ тылсымнан, әкияттән торган яңа бер дөнья ачты.
Иң элек шул ачыкланды – бу түбәгә аннан башка да менеп йөрүчеләр бар икән. Чардактан чыгучы болдыр ышыгында ук пөхтә итеп җәймә җәелгән эскәмия тора. Янәшәсендә тәбәнәк өстәл... Аның өстендә берничә кипкән чәчәк ботагы... Онытылып калган китап... Шигырьләр... Нурулланы иң элек шул китап җәлеп итте. Ул ниндидер кәгазь кыстырылган бер битне ачып, укый башлады:
Көннән якты алып,
Күктән йолдыз бакты.
Синең карашларың
Йолдызлардан якты!
Көннән дәрт-моң алып,
Былбыл сайрый иртән.
Син җырлаган җырлар
Моңлырактыр, иркәм...
Көннән сөю алып,
Язмышыма багам.
Барыр юлларыңа
Тезеп йолдыз ягам...
Көннән сине эзлим,
Былбыл, йолдыз булып...
Галәм карап тора,
Күзләреңә тулып...
Шунда ук язулы кәгазь, хат кисәге... Кызлар кулы... Сәер... Ертылып ташланган хатның бер өлеше кебек кенә ул... Әрнүле хисләр өермәсе генә. Әнә бит – кемгә аталган булуы да аңлашылмый: ”...Изге-сихри күк астында вәгъдәләр бирешкәнне оныттыңмы әллә?.. “Син минем сүнмәс йолдызым!” – дип назлаганыңны, иркәләгәнеңне дә оныттыңмы? Хыялларыбызны күккә баглап, йолдыз җиленә ияреп йөрүебезне ник хәтереңнән чыгардың? Мин сиңа үпкәләмим. Рәнҗемим дә... Бары тик сорыйм гына... Кая китеп югалдың, ник дәшмисең, мәхәббәтем минем?!. Сәлам белән – Йолдыз.”
“Бу түбә бик кызык, сәер булып чыкты әле, - дип ирексездән уйлап куйды Нурулла. – Сәер булмаса, фәрештә төшәмени бу урынга”,- дип үзен битәрләп тә алды.
Шулвакыт чардак ишеге ягыннан аяк тавышлары ишетелде. Нурулла ачкан сихри дөньяга - фәрештәләр төшеп йөри торган нурлы-йолдызлы түбәгә кемдер ашыга-ашыга менеп килә иде... “Әллә фәрештә үземе?” – Нурулланың зиһенен татлы уй яктыртып үтте...
Нурулла шундук болдыр читенә посты. Үрелеп, кулындагы китабын сак кына кабат өстәл өстенә куйды. Хат кисәген дә үз урынына урнаштырды...
Ул арада ишек авызында менеп килүче кеше күренде. Дөресрәге, ишек ачылуга, эчтәге ут яктысы белән бергә ургылып, таныш фәрештәнең гүзәл сыны килеп чыкты... Ләкин ул күбрәк җир кызларына охшаган иде. Чөнки ул елый иде...
Менә ул кызу адымнар белән Нурулла янәшәсеннән узып китте, өстәл янына килде, аннары шушы күктән, шушы айдан, йолдызлардан һич кыенсынып тормыйча, сулкылдап елый-елый сумкасын актарырга кереште, аннан бер фотосурәт алып, ярсып-ярсып, хәтта иңрәп-ыңгырашып ерткаларга тотынды... Шунда нидер булды... Кыз, җаны-тәне белән бер калтыранып алды да кинәт басынкыланып калды, ярсулы, тетрәнүле халәтеннән кире кайтты, бераздан бөтенләй гаҗизләнеп, күккә, йолдызларга күтәрелеп карады...
Нурулла зиһенендә туган беренче уйлар таныш фәрештә хакында булса да, ул күңеленең иң сизгер, нәзберек кыллары белән бу кызның җир гаме, кешелек борчулары белән бәйләнгән булуын тоя иде. Ахыр чиктә, Нурулла өчен бу мөһим дә түгел иде. Иң мөһиме – кем генә булса да, ул – бар, ул – табылды!
Рухи дөнья белән кешелек дөньясы арасындагы чикләр юыла башалаган мәл иде бу...
Чынлап та шулай – бу тере нур йомгагы, үтә күренмәле ак күлмәк кигән зифа сын – “аһ”лы гына түгел, гөнаһлы җир дөньясына төшкән якты йолдызны хәтерләтә ләса! Нигә хәтерләтә генә? Ул чыннан да Йолдыз бит! Әнә – хатының ахырында да язган: “Сәлам белән - Йолдыз”, - дигән... Күк йолдызы булмаса да, җир йолдызы ул! Шундый ук серле, мәхәббәтле, изге... Һәм... бәхетка лаек! Ул әнә ничек ярата, әнә нинди акыллы фикер йөртә, үз язмышы белән аңлашып яши белә...
Туктале, язмышы белән аңлашып яшәгәч, бу караңгы, шыксыз түбәдә нигә зар елап басып тора соң әле ул? Әллә?..
Нурулла уйлап бетерә алмый калды, кыз, дәррәү кубарылып, түбә читенә таба атлады. Менә ул кайчандыр Нурулла басып торган калкулык урынга җитте, кискен туктап калды, бер мәлгә аска – караңгы, салкын, афәтле упкынга төбәлде...
Нуруллага үз язмышыннан ук таныш сүзләрне әйтәсе генә калды:
- Барысын да уйлап бетердеңме?..
5 апрель, 2007 ел.
ЛИФТТА
(Хикәя)
12 сәгать 18 минут
Урамга чыгып, җилләнеп кенә керәм дигән идем. Язылып беткән романыма нокта куя алмыйча интегеп утырдым-утырдым да, каләмемне өстәлгә атып, урамга чыгып киттем. Ләкин чыгып җитә алмадым. Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк!
Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Бишенче каттан Майсәрә исемле хатын. Җиденче катта яшәүче Исмәгыйль абзый. Сигезенче каттан Нәкыя апа һәм унынчы каттан Аделя исемле кыз.
Башта рәхәтләнеп көлештек. Аннары, кычкырып, кешеләр чакырырга тотындык. Бераздан ишекне дөбердәтә башладык. Алай да беркем килмәгәч, тибенергә керештек. Белеп торабыз: тиз генә чыгып булмаячак моннан. Ял көне бит. Йорттагыларның күбесе дачаларына таралганнар, лифтер хатын төшке ашына кайтып киткән...
Иң элек Майсәрә телгә килде – алтынчы сыйныфта укучы малаен сүгә башлады:
– Дөмектерәм! Үтерәм шул малайны! Ул булмаса, шушы хәлгә калыр идеммени мин?! «Икеле» алып кайткан бит, юньсез! Укытучысы: «Чиреккә «өчле» чыгарам», – дип шылтыратмаса, аягымны да атламас идем. Моннан исән чыга алсам, үтерәм, дөмектерәм шул чукынчык малайны!
Майсәрәне Нәкыя апа җөпләп алды:
– Ә минеке кичә лаякыл исереп кайткан. Төне буе уфылдап, ухылдап чыкты... Бүген баш төзәтергә аракы сорый. Шул мөртәтнең ах-ух килеп ятуын ишетмәс өчен генә чыгып киткән идем... Котылыйм гына әле шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны!
Исмәгыйль абзый да ачуын чак-чак тыеп торган икән:
– Хатыны хатын кебек түгел! Йә әйтегез, кемнең ире кибеткә сөткә йөри? Юк андый ир! Эшен дә эшлисең, әйберен дә табасың, өстәвенә кибеткә дә чабасың... Моннан соң аягымны да атламыйм! Үзе йөрсен! Җитте!.. Белеп торам: өйдә сөенеп утырадыр әле, күз алдымнан олакты, дип... Ну чыгыйм гына әле!..
Иң ахырдан Аделя сүз алды. Аның еламсырак тавышы болай да нечкәргән күңелләрне тәмам җебетеп җибәрде.
– Әнием... Әнием мине куып чыгарды. Өч сәгатьтән дә иртәрәк кермә, диде. Янына Дамир абый килде, шуңа шулай ди ул... Не-на-ви-жу!
Тагын ярдәмгә чакыра башладык. Кемдер лифт стенасын төяргә, дөбердәтергә кереште, кемдер сикеренә, тибенә башлады, кемдер йөзен яшереп кенә күзләрен сөрткәләде...
13 сәгать 42 минут
Берникадәр тын калып, моңсуланып утырганнан соң, Майсәрә борчулы тавыш белән сөйләнеп китте:
– Нишләп кенә йөри икән балакаем? Тамагы ачып беткәндер инде мескенкәемнең... Соңгы вакытларда ябыгып та китте. Ябыгыр да шул. Әнисе көннәр буе эштә йөри. Ял көнендә... менә... лифтта бикләнеп утыра... Башсыз тугел бит ул. Хәзер эләктереп алырга тора. Бераз күз-колак булу гына җитми. И Ходаем, кичерә күр мине, әйбәт ана да була алмадым шул балама... Зинһар саклап йөрт җанкисәгемне, тәүфыйклы, иманлы ит. Нишләрмер мин ансыз? Ә ул минсез нишләр?.. Их! Исән-имин чыксам, бер тиргәмәс идем үзен, иркәләп-назлап кына йөртер идем. Бала җаны назга ныграк килә бит ул... Моннан соң дәресен дә карап торыр идем, мәктәбенә барып, укытучысыннан да сорашып-белешеп йөрер идем... Йа Рабби, чыгар безне моннан, газиз балам хакына булса да чыгар!
Нәкыя апаның тавышы да бу юлы йомшак-ягымлы гына:
– Минеке дә ул чаклы юньсез түгел түгелен... Куллары алтын, йөрәге ялкын дигәндәй. Эчүен дә бик сирәк эчә. Бик кирәк булганда гына каба. Кичә дә дачабызга бура сөйләшеп кайткан... Ярата ул мине. Минем өчен бөтенесен эшләргә дә әзер. Бу юлы да эчүен эчкән, ә өч бөртек чәчәк кыстырырга онытмаган... Югыйсә чәчәк бирешергә бала-чага түгел бит инде без... Их, моннан чыга алсам, билләһи дип әйтәм, өф итеп кенә тотар идем дә үзен... Чыгып кына... булмас... шул...
Исмәгыйль абзыйны да танырлык түгел. Аның шундый мөлаем һәм самими чагын мин беренче күрәм әле.
– Моннан соң ипи-сөтне иртән иртүк алып кереп куям. Болай вакытлы-вакытсыз йөрү килешми. Хатын-кызның өйдәге эше дә җитәрлек бит аның... Барысына да ничек өлгерсен ул?! Бу юлы исән-сау калсам, ничек яшәргә икәнен белер идем инде... Чөкердәшеп кенә гомер сөрер идек апаң белән...
Аделя исемле кыз, киресенчә, олыларча, акыллы һәм мәгънәле сүзләр сөйләнде:
– Мин дә әниемне аңламыйм. Гомере буе үзе генә яши бит ул. Минем белән булса да, һаман ялгыз... Беркеме юк бит аның, ә минем әтием юк... Дамир абый да беренче генә килә әле. Әниемә ул бик ошый. Дамир абый да аны ошата. Мин моны беләм, сизәм... Мин аларга бәхет кенә телим. Алар бәхетле булса, мин дә бәхетле булам бит... Моннан соң әниемне бер дә, бер дә ачуландырмас идем!.. Тизрәк ачсыннар гына...
14 сәгать 58 минут
Ниһаять, лифт ишеген ачтылар. Безне кысан, тынчу, караңгы төрмәдән азат иттеләр. Хәбәр итеп өлгергәннәр: ишек төбендә һәркемне үзенең кадерле, газиз кешесе каршы алды.
Майсәрә шундук малаена барып ябышты. Ябышып кына калмады, аны тозлап-борычлап тирги башлады:
– Нишлисең син, малай актыгы?! Нишләтәсең син анаңны? Үлсен, дөмексен, дисеңме? Бирермен мин сина «икеле»не! Нәрсә җитми сиңа? У-у, кибәкбаш, өйгә генә керик әле, күрсәтермен мин сиңа ничек укырга кирәклеген!
Нәкыя апа да, лифттан атлап чыгу белән, бер читтәрәк басынкы, юаш кыяфәттә басып торучы иренә карап кычкырды:
– Ну алкаш, сөендеңме инде? Бөтен ачуыңны чыгардыңмы? Сөен! Икенче мәртәбә, хәлеңә керәм дип, урамга торып йөгермәячәкмен! Хет үл шунда! Бүтән тереләй кабергә керәсем юк! Колагыңа киртләп куй, исерек бүкән!
Исмәгыйль абзый өтәләнеп көтеп торган хатынын бөтенләй күрмәгәнгә салышты. Әмма шунда да теш арасыннан гына хәләл җефетенә берничә ачы сүз әйтеп өлгерде:
– Мәңге сөт капмаслык иттең син мине! Сөтен-ниең белән чукынып китмисең шунда, ыһ та итмим...
Аделя да елап-шешенеп беткән әнисенә үчле һәм рәнҗешле иде:
– Или – ул, или – мин!.. Бүтән килеп йөрмәсен, әйт үзенә! Миңа кирәкми ул. Мин ансыз да яши алам... Без... яши алабыз...
Ә миңа нәрсә? Олы, шыксыз авызын ыржайтып карап торган лифт төбендә ялгызым басып калдым. Гыйбрәт, әлбәттә. Аның каравы, романны төгәлләргә җай табылды. Шунда ук, өемә кереп, тәмамланмаган әсәремнең соңгы җөмләсен язып куйдым: «Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес икән».
10 май, 2003ел.
СӨЙГӘНЕМНЕҢ ИСЕМЕ СИРИНӘ
(Новелла)
Коточкыч мәхшәр белән гүзәл әкиятнең буталган мәле.
Төн. Яңгыр. Яфрак өермәләре...
Шәһәрнен йөзләгән фонарь белән яктыртылган мәйданы көн үзәгендәге кебек ялт итеп тора. Йөзләрне камчылап яуучы көзге яңгыр бу төнге манзарада тоташ нурдан торган пәрдәне хәтерләтә. Күктән иңеп торган дулкын-дулкын балкышка җавап рәвешендә җирдә дә сәер хәрәкәт башлана – коеп яуган яңгырдан качып, тукталыш ышыгында басып торган кызлар төркеме, машиналар узган саен, утка очкан төнге күбәләкләр кебек, кулларын болгый-болгый мәйдан уртасына йөгерешеп чыгалар... Башына яшел яулык бөркәнгән кызый гына аларга иярми, берни булмагандай, тукталыш читендә сөялгән килеш басып кала. Әйтерсең лә, бу нурлы балкышка, урам гаменә аның бернинди дә катнашы юк...
Әллә яңгырда чыланудан куркып, әллә бу мәхшәрдән шөбһәләнеп, машинадагылар туктарга уйламыйлар да, су тузаны туздырып, кычкырта-кычкырта китеп баралар...
Шулвакыт, мәйдан уртасында йөгерешеп йөргән кызларны гаҗәпкә калдырып, тукталыш янына ак машина килеп туктады. Яулык бөркәнгән кыз ягыннан ишеге ачылып китте.
- Утырыгыз!
Кыз кыймшанмады да, тукталыш баганасына сөялгән килеш, бу юеш һәм гөнаһлы дөньяда бөтенләй гаме юк кебек тора бирде.
- Утыр дим! Озак көтәргә яратмыйм мин... Йә?! – Бу юлы машина хуҗасының тавышы коры чыкты. Әллә шушы тавыш тәэсир итте, әллә үз уйларын ниһаять төйнәп бетерде, кыз җәһәт кенә машина эченә кереп утырды. Төнге урамга акча эшләргә чыккан кызлар төркеме күлдәвекләрне ера-ера килеп җиткәндә, ак машина үзәк урамнарның берсенә борылып кереп бара иде инде.
- Сезгә кая?
Кыз нык кына каушаган иде. Ул, исенә килеп, җавап бирергә өлгермәде, егет тагын сорап куйды:
- Син... алар беләнме?
- Әйе...
- Алайса дөрес утыргансың. Тик... син аларга бөтенләй охшамагансың...
Яңамы әллә?
- Әйе...
- Карале, син “әйе”дән башка сүз беләсеңме соң?
- Әйе... Ой! Беләм.
- Ну, сөйлә! Ничек килеп эләктең монда? Үзең, әнә, яулык ябынгансың... Мөселман кызымы?
- Әйе...
- Алай да буламыни? Ходай Тәгалә ни карый анда, ә?
Бармагын баш очында уйнатып алган егеткә кыз җавап бирмәде, башын тезенә кадәр иеп, мыштым гына баруында булды. Машина иясе һаман теленә салынды:
- Нәрсә генә дисәң дә, барыбер сәер бу - яулыклы... – Егет, телен тешләп, тукталып калды, кызны да, үзен дә рәнҗетәчәк авыр сүзне әйтми калды. Аның каравы, кызның “теле ачылып китте”:
- Мин... икенче көн генә әле.
- Да? Йә, сөйлә...
- Ветеринария институтында укыйм. Җайлы гына бара иде. Быел укырга килсәм, безнең бюджет группасын коммерческий итеп куйганнар. Общагадан да чыгарганнар. Өч ел укыгач, китәсе килми... Менә... бер таныш кызыма ияреп, урамга чыктым... Әйбәт кенә акча керә, диде...
- Керәме соң?
- Юк... Әлегә юк... Карагыз әле, нигә миннән болай сорашасыз? Көлмәкче буласызмы?

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - «Похоронка» - 3
- Büleklär
- «Похоронка» - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4630Unikal süzlärneñ gomumi sanı 222738.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Похоронка» - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4595Unikal süzlärneñ gomumi sanı 216938.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Похоронка» - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4625Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203241.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Похоронка» - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4490Unikal süzlärneñ gomumi sanı 201041.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Похоронка» - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4572Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210139.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- «Похоронка» - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2398Unikal süzlärneñ gomumi sanı 125843.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.69.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.