🕙 1 minut uku

Онытма Син!

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 82
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 66
37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Хәтерләүдән курыкма син!
  Үткәнеңне онытма син!
  
  Бел син ерак бабайларның
  ничек итеп көн иткәнен,
  ни иккәнен, ни чиккәнен.
  Исеңдә тот: аларның син
  сугышларда кан түккәнен.
  Туган җирнең иреге өчен,
  зинданнарда интеккәнен...
  
  Һәр карыш җир сугарылган
  шәһит җаннар каннарына.
  Үткән яулар шәүләсе бар
  Туган якның таңнарында.
  
  Һәр нигезнең, һәр авылның,
  һәр каланың үткәне бар...
  Гыйбрәт алырлык мирасның
  калганы бар, киткәне бар...
  
  Горур сүз әйт сорасалар:
  Ни кавемнән? Нинди җирдән?
  Киләчәккә аек карар
  Үз тарихын анык белгән!
  
  Хәтерләудән курыкма син!
  Ил үткәнен онытма син!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.