Latin

Өч маймыл фәлсәфәсе

Süzlärneñ gomumi sanı 1044
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 661
40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Без политикага катнашмыйкмы?
«Политика ул — пычрак нәрсә, аңа кагылсаң, пычранасың »,— диләр кайбер күренекле генә татар язучылары, исемнәре ярыйсы гына танылган татар галимнәре. Димәк, политика — безнең эш түгел, без аннан читтә торырга тиеш?
Әгәр безнең авызны галәмәт зур, көчле куллар белән ябып, әйтәсе килгән сүзне әйттермиләр икән, бу — табигый хәлме?
Нигә бездә ашамлык-эчемлек җитәрлек түгел? Җирнең иге-чиге юк бит! Ашлык, җиләк-җимеш колхоз җирендә әйбәт үсәме, әллә кешенең үз җирендәме? Бу чагыштыру да — политика. Ул да гаепме, гөнаһмы?
Нигә бөтен дөнья законга табына, ә без көчкә, күсәккә, коралга табынабыз? Бу да — политика. Кем өйрәтте безне Коръән урынына коралга табынырга?
«Татарстан суверенитеты » да — политик төшенчә. Ул турыда да бер сүз әйтмикме?
Көчләп эшләткәндә әйбәт ясаламы әйбер, әллә үзең теләп, илһамланып, дәрт-дәрман белән, үзең өчен эшләгәндәме? Бу сораудан да качыйкмы?
Син колхозда эшлисең, китәргә теләсәң, колхоздан җибәрмиләр, паспорт бирмиләр. Үзең теләгән эшкә түгел, ә бригадир кушкан эшкә барырга тиешсең. Бу да — политика. Ул турыда да ләм-мим сүз дәшмәскәме?
Син дәүләт заводында тырышып-тырмашып аена күпме әйбер эшләп чыгарасың. Тик аның 3—4% бәясен сиңа түлиләр, ә калганы әллә нинди «дәүләт чыгымнарына» китә: армия, әллә нинди органнар, «тугандаш илләргә» ярдәм Һ.6., һ.б. Әгәр син политикага катнашмыйсың икән, хөрмәтле коллега, син бу хәл белән дә килешәсең булып чыга түгелме1
Бүген хосусый кибетләрдә әйберләрне алган хакларыннан 10— 20 процентка гына түгел, ә 3—4 тапкыр кыйммәтрәк саталар. Капиталистик илләрдә (хәтта «артта калган» илләрдә дә) бу һич тә мөмкин түгел. Ә нигә бездә мөмкин? Сәбәпләрен эзләмикме?
Әгәр компартия заманындагы политиканы алсак, аңа катнашмаска кирәк иде, мөмкин түгел иде. Халык аңа катнашмады да, әмма «хуплады», монолит, бердәм булып, сүзсез «алга» барды. «Политикага катнашу» иң югарыдагы бер төркем партэ-литаның өстенлеге булды.

Диктатура чире калдыгы
«Политикадан читтә торыйк! Политикага катнашмыйк!» — дигән фикер коммунистлар чорыннан калган чирнең йогынтысы ул, минемчә. Ул заманда бер генә кеше дә (язучымы ул, академикмы, министрмы) эчендә кайнаган фикерләрен халык арасында яисә трибунадан әйтмәде,— алла сакласын! Сахаров кебек диссидентлар кагыйдәдән читтәге күренеш иде. Миләре томаланган Политбюро картлары чыгарган карарга 99,9 процент кеше кул чабарга, аны күкләргә күтәреп мактарга, сәяси уку дәресләрендә дога кебек ятларга тиеш иде. Ул заманда политикага тыгылу дигән нәрсә башка да кереп чыкмады. «Политикага катнашмыйк!» дигән чакыру — шул заманнар кайтавазы.

Сәбәпләр
Безнең халыкның мөстәкыйль фикер йөртергә күнекмәгән түбән катламы «политика» дигән сүздән йөз чөерә. Бу — факт. Ныклап уйласаң, ул «политика» дигән сүзне аңламый да. Хөкүмәткә кемнәр килсәләр дә, алар түбән катламны алдадылар, үз «политикалары» белән халыкның башын томаладылар. Шуңа күрә политикага нәфрәтнең асылда НАДАНЛЫК икәнен белсәң дә, гомер буе алданып яшәгән түбән катлам фикерен аңларга була.
Икенче сәбәп — КУРКАКЛЫК. Политика өлкәсендә үз уй-фикерен, үз сүзен әйткән күпме кешенең сөргеннәрдә югалуын, ГУЛАГта юкка чыгуын онытмасак, бу куркаклыкның сәбәбе аңлашыла. Ни әйтсәң дә, канда да, җанда да, тәннең миллионнарча күзәнәкләрендә дә куркаклык микроблары кырылып бетмәгән, һәм алар политикадан читтәрәк торырга өндиләр...
Политикага катнашмаска, аннан читтә торырга чакырган интеллигентларыбыз арасында ХӘЙЛӘКӘР, ИКЕЙӨЗЛЕ бәндәләр дә булуын искә алмыйча мөмкин түгел. Алар уенча, бүген син теләсә нинди фикер әйтә дә, яза да аласың — рәхим ит, демократия! Тик Русиядә демократия элек булмаган, әле дә бик зәгыйфь, аңа күнекмәгәннәр. Киресенчә, каты куллылыкка өйрәнгәннәр, камчы һәм күсәкне бик яхшы аңлыйлар. Мондый илдә бүген бер төрле хөкүмәт, иртәгә бөтенләй башкасы булырга мөмкин. Ә бәлки диктатурадыр...
«Әгәр мин бүген фәлән төрле политиканы яклап кул күтәрәм икән, иртәгә хакимияткә бөтенләй икенче төрле политиклар килергә мөмкин,— дип уйлый безнең хәйләкәр интеллигентыбыз.— Шуңа күрә мин бик тә акыллы булырга, бөтен политиклардан да, бөтен юнәлешләрдән дә читтә һәм өстә торырга тиеш...»
Бу караш наданлык һәм куркаклыктан күп тапкыр начаррак һәм куркынычрак. Мондый «интеллигент» Татарстан суверенитетын да, сүз иреген дә, халык азатлыгын да үз мәнфәгате өчен һич икеләнмичә сатып җибәрә!..

Чит илләрдә ничек?
Ә чит илләрдә халыкның барысы да политика белән кызыксынамы соң? Юк, әлбәттә. Политикага профессиональ политиклар, партия җитәкчеләре, төрле сыйныф һәм катламнарның актив әгъзалары гына катнаша. Күпчелек читтә кала, тик ва-кыт-вакыт активлашып китә. Бигрәк тә — сайлаулар вакытында Башка чакта ул таңнан шәфәкъка кадәр үз эше белән мәшгуль, 90 процент халыкның политикага вакыты калмый. Тик ул күпчелекне политикага битараф дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Франциядәге фермерны күрше фермерлар белән колхоз төзергә кыстап карасыннар әле,— нәрсә булыр? Фермерлар арасында давыл кубар! Бөтен матбугат шаулар, парламентта бәхәсләр башланыр, Франциянең Югары Суды бу эшне карый башлар иде! Француз фермеры үзенең политик хокукларын яклау өчен бөтен ил җәмәгатьчелеген күтәрер иде...
Италиядәге кафе хуҗасына бер айдан кафесын ябарга кушсаң яисә Голландия сыр заводы хуҗасына заводын ярымдәүләт милкенә әйләндерергә тәкъдим ясасаң да, илдә нәкъ шундый ук политик кампания башланыр иде. Чөнки анда җәмгыятьнең һәр әгъзасы (кем булса да!) үз хокукларын политик ысуллар белән якларга өйрәнгән, һич тә бездәге кебек түгел. Анда законнар һәм хокуклар кыйммәт нәрсә...
Үз башыбыз аша үткәрик
Шуңа күрә мин «Без политикага катнашмыйбыз!» дигән фикерне кабул итә алмыйм. Әгәр без политикага катнашмыйбыз икән,— безгә демократия дә, диктатура да, коммунизм да, фашизм да, капитализм да, феодализм да, анархия дә, монархия дә бер үк нәрсә дигән сүз. Димәк, җитәкче политиклар,— «юлбашчылар» шартлаткан чыбыркы астында без тын гына күшәп йөрүче сарык көтүенә әйләнәбез...
Минемчә, политиканы һәр кеше үз башы, үз фикере, үз җаны аша үткәреп, үзенчә карар кылырга тиеш. Аның үзенә дә, башкаларга да ярашлы булуы максатыннан чыгып... Әгәр син көч кулланырга, корал белән властька менәргә, кан коярга чакырмыйсың икән,— синең теләсәң нинди партия политикасын яклап чыгарга хокукың булырга тиеш.
Кызганычка каршы, безнең илдә бу булмады, әле дә юк дәрәҗәсендә,— бик зәгыйфь кенә булып, шытып кына килә. Үсәрме ул, чәчәк атармы, җимеш бирерме, киләчәк күрсәтер...

Коллык фәлсәфәсе
Мин Цейлон утравыннан (Шри Ланкадан) «тик» агачыннан ясалган өч маймыл сувениры алып кайттым. Бу сувенир Һинд-станда да, Көньяк-көнчыгыш Азиянең башка илләрендә дә (Таиланд, Бирма, Кампучия, Лаос, Бангладеш) күп таралган: аны агачтан, фил сөягеннән, таштан, балчыктан ясыйлар.
Бу өч маймыл сыны Шәрык экзотикасын күрсәтү өчен генә ясалмаган, аның мәгънәсе бик тирән һәм бик борынгы. Хикмәт шунда,— бу маймылларның берсе куллары белән күзен, икенчесе — колагын, өченчесе — авызын каплаган. Ориенталистлар (Шәрык тормышын белүчеләр) моны «өч маймыл фәлсәфәсе» дип атыйлар. Ул бик борынгы заманнарда, Шәрык илләрендә коллык хөкем сөргән чакларда барлыкка килгән. Мәгънәсе бик аңлашыла: «Әгәр тыныч яшисең килсә, башкаларны җәберләгәннәрен, җәзалаганнарын күрмә, корбаннарның авыртудан ыңгырашып кычкыруларын ишетмә, ул турыда беркемгә берни дә сөйләмә!!!»
Маймыл сыннары утыртылган тактага инглизчә язылган: «Әгәр тынычлык теләсәң — әнә шулай яшә!»
Кайбер татар язучылары һәм галимнәренең: «Политикага катнашмыйк, аннан читтә торыйк!» дигән чакыруын ишеткәч, минем күз алдыма нәкъ шушы өч маймыл килеп басты. Гаҗәеп төгәл чагыштырма: «ИШЕТМИК, КҮРМИК, БЕРНИ ДӘ СӨЙЛӘМИК!»
...Нәкъ коллар фәлсәфәсе, коллар психологиясе.
Тик без бит егерме беренче гасырга якынлашып киләбез, шуны онытмыйк, хөрмәтле якташлар!..
Мәскәү, 1993 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.