LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5
Süzlärneñ gomumi sanı 4035
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1858
36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
— Бу шул ук борынгы диндар-суфиларның нәфесне тыю, «нәфесне үтерү» фәлсәфәсе бит! Шуны да аңламаска!— диделәр миңа.
Килештем. Әмма моның хәтта мөмкин түгел эш икәнлеген уйлап хәсрәткә бирелдем. Аннары, аһ орып:
— Менә шуңа күрә дә бөекләр Җир йөзендә бик аз булалар, бөеклеккә дәгъва кылучылары гына чиксез!— дидем.
ТАБИГАТЕҢДӘ БУЛМАГАЧ
Хикәят
Каһарман дәрәҗәсенә ирешү өчен аерым бертөрле табигый көчкә ия булу гына җитми, бәлки шул табигый көчне рух куәтенә әверелдерә белергә, мәгънә билбавы белән биленнән кысып будырырга кирәк!
— Моны ничек аңларга инде?— диделәр миннән көлеп.— Әллә нинди башваткычлар сөйлисез!
— Ә, әйе,— дидем аларга, бер дә исем китмичә.— Шуңа күрә дә безнең милләттә халыкны йоклаган булуда, куркаклыкта гаепләп йөрүчеләр генә бар, чын каһарманнар — юк!
ХАОС-БУТАЛЧЫКЛЫК
Хикәят
Табигате белән көчле итеп яратылган кешенең күңеле тулы хаос-буталчыклык була. Мондый табигате кешене кыргыйлыкка этәрә, ә буталган күңел шушы холыксызланырга гына торган кыргый атны ни йөгәнли, ни иярли алмыйча аптырый. Хаосны буйсындырырга бары тик омтылыш-максат кына, ягъни табигатеңнең кыргый атына торык буларак килеп төшәчәк арканны үрергә омтылыш-максат кына ярдәм итә ала...
Без шушы турыда сөйләшә идек. Кешеләр арасында төрле юнәлештә уйга төшүчеләр бар. Алар фикерләрен елгыр егетләр кебек йөгертәләр, әмма һәр нәрсәнең ахырын алдан күрүчәнлек сирәк затларга хас.
— Аңлашыла,— диде үзенең акыллы икәнлеген белүче танышым,— безгә, кешеләргә, һәрвакыт омтылыш-максат белән яшәргә кирәк. Шулай без гомеребезне кызыклы итәбез, үзебезне бөеклек мәртәбәсе белән берләштерәбез.
Мин аңа озак кына карап тордым. Ул:
— Нәрсә, миңа нәрсә булган, шулкадәр авыр итеп күзләрегезне терәдегез?— диде.
Шунда мин бу сүзләремне әйттем:
— Дустым, безнең һәрдаим һәммәбезгә дә максат-омтылышлар белән кораллану мәҗбүри түгел. Яшәүнең мәгънәләре аннан гына гыйбарәт була алмый. Күп очракта максат-омтылышларыбыз безгә бәхетсезлек алып киләләр, чөнки без, кешеләр, максат-омтылышларны теләкләребез белән алыштырабыз, моны сизенми дә калабыз,— дидем.— Ә теләкләребез һәрвакытта да канәгатьләндерелә алмый. Шул канәгатьләндерелмәгән теләкләр безне ачулы итәләр, хәтта дөньяны күрә алмас дәрәҗәгә җиткерәләр, мәкер һәм хәйләгә этәрәләр. Максат-омтылыш — бер нәрсә, ә теләк — башка!
Шунда ул минем бу сүзләремне үзен хакәрәтләү дип кабул итте, урыннан сикереп тә торды:
— Сез үзегезне кем дип белдегез мине дусларым алдында хакәрәтләргә! Кем сездән киңәш сораган әле?— диде, ачуланып китеп тә барды.
Бик тә кыен булып калды. Әңгәмәбез бозылды. Таралыштык. Инде шул төркем дуслар бергә килеп күптәннән очрашканыбыз да юк.
04.12.2009.
ЯЗУЧЫ ХАКЫ
Хикәят
— Сезнең язганнарыгыз үзегезгә бер тиен дә акча китермәделәр, китергәннәре дә биш сумны югалтып, ике тиенне табуга тиң,— диделәр миңа тәнкыйтьчеләрем.
Алардан мондый сүзләрне ишетүе бик тә авыр иде. Йөрәгем телгәләнде. Берни дә эшли алмадым. Кулъязмаларымны җыйдым да, «халкым хакы» дип, аларны архивка илтеп тапшырдым.
Күпме вакытлар үткәндер, кулыма каләм алгач язган беренче сүзләрем шушылар булдылар:
«Язучының, ул нинди генә саналмасын, җәмгыять каршындагы бурычы — хезмәте өчен алган хакыннан йөз, хәтта мең тапкырлар артыграк һәм күбрәк!»
АДӘМНӘР КӨЛКЕСЕНДӘ
Хикәят
Бәхетле булуыңа кемдер яки нәрсәдер комачау итә дип уйлый башласаң, бу ризасызлык синең шәхесеңнең саташу томанына килеп керүе дигән сүз. Теләк бит шул ук ихтыярга бәйле ул. Кеше үзенең теләкләренең хуҗасы була алса, һичшиксез үз акылында кала.
— Ул вакытта сезнең «Аллаһы тәгалә безгә язмышыбызны да, ихтыярыбызны да бирде» дип әйтүегез нәрсә?— диделәр миңа, «ялгышасыз, әфәндем», дигәндәй.
— Язмышыбыз дигәнем — ул безнең ризыгыбыз, ихтыярыбыз дигәнем — теләгебез!— дидем.
— Нәрсә?— дип көлделәр тагын да.— Язмышыбызны ашап, теләгебезне авызлыклап яшикмени инде?
АКЫЛЛЫ ӘҢГӘМӘДӘШ
Хикәят
— Әгәр дә ихтыярыбыздан баш тартсак, теләкләребездән-нәфседән котылу булып чыга. Ул вакытта язмышыбыз белән бергә-бер калабыз, шулай бит?— диделәр.
— Юк,— дидем,— сез ялгышасыз!
— Әйе дип әйтсәгез, сез сез булмассыз инде,— диделәр мыскыллап.
— Берүк үпкәли күрмәгез, мин ул хакта уйламаган да идем,— дидем,— ихтыярымны авызлыклый алса идем, ул вакытта язмышым чын мәгънәсендә борчылулардан тынычланып калачак, затым саф тынлык белән бергә-бер бәхет кичерәчәк диярәк сөенеп алган идем. Әмма хәзер башка нәрсәләр башыма килде.
Әңгәмәдәшем минем хакта «әллә бу дивана инде» дип уйлый кебек тоелды, йөрәгем кысып алды җитмәсә. Шунда:
— Әмма кеше гүрдә генә тынычлана, тынлык хөкемендә кала. Анда да язмышның юлдашы тынлык түгел икән шул. Сез хаклы, ихтыярсыз булып кеше менә кайчан язмышы белән бергә-бер кала,— дидем.— Ихтыярсыз, теләксез булу ул дөньядан ваз кичү дигән сүз икән бит!
Әңгәмәдәшем үзенең фикере өстен чыгуга бик тә сөенде һәм:
— Күбрәк мине тыңлагыз, ничек акыллы булыр идегез!— диде, җилкәмә сугып алды һәм үз юлы белән китеп барды.
КЕМГӘ ДӘ ХАКЫЙКАТЬ КИРӘК
Хикәят
Аң хакыйкатьне читләштерә-абстракцияли һәм аңа кыяфәт бирә. Моңа кадәр төсе-сурәте белән башка күренешләр эчендә күренми яшәгән шул хакыйкатьне без таный башлыйбыз. Әмма дин, фәннән аермалы буларак, аңа рух та китереп өсти.
— Алай икән, димәк фәннән дин өстенрәк,— диде миңа бер мулла, сакалын сыпырып. Без аның белән күптәнге танышлар идек.
— Әлбәттә,— дидем мин дә, кәләпүшемне кыңгыр салып,— хакыйкать барчабызга да кирәк, әмма сирәкләр генә аны таный!
ТАБИГЫЙЛЕК МӘСЬӘЛӘСЕ
Хикәят
Фикер беркайчан да табигатьтә әзер килеш яшәми һәм очрамый. Хисләребез ярдәмендә чынбарлыкны танып белгәндә без аны үзебез тудырабыз. Фикер ул аңның танып белгәнен аңлатып бирү чарасы, чынбарлыкның үзе түгел, бәлки хакыйкый сурәткә әверелеп чагылышы гына.
— Ә Хуҗа Насретдин?— диделәр.
— Аңа нәрсә булган?— дип, аңлый алмыйча тордым.
— Ул да дөресен сөйләгән бит. Әмма аны кем җитдигә ала?— диделәр.
— Ә, аны әйтәсезме?— дидем шунда.— Чыннан да җитди сүзгә караганда көлкеле сөйләшүдә еш очракта хакыйкать күбрәк була!
БЕЛЕМЛЕ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ
Хикәят
Кешеләргә хакыйкатьне танытасың килсә, аларның хыял-фантазияләрен уята алырлык хакыйкать турында күзаллау тудырырга кирәк.
— Кешеләр башкача булдыра алмыйлар дисезме?
— Юк шул, мөмкин түгел! Белемнәр ничек тудырылсалар, шул юл белән үзләштереләләр. Башкача ул бары тик схоластика дип аталыр иде.
КӨФЕР СҮЗ КЕБЕК
Хикәят
— Аллаһы тәгаләне күзаллау ярдәмендә чын шагыйрьләр тудырганнар, әмма уйлап чыгармаганнар!
Минем шушы сүземне ишеткән бер мулланың каһәрләвен әйттеләр. Әйе, Коръәндә үк бар, «Ихлас» сурәсендә: «Аллаһы тәгалә беркемнән дә тумады һәм беркемне дә тудырмады». Шуны күздә тотып мин дә сорадым:
— Ул вакытта нигә соң «Аллаһы тәгалә моны яратты», ягъни барлыкка китерде, «аны бар кылды» дип әйтәбез?
Ни өчендер соравыма туры җавап бирүче табылмады.
АШЛЫ-СУЛЫ ФӘЛСӘФӘ
Хикәят
Коръән ашында хәзрәтебез, тәкъдир һәм ихтыяр фәлсәфәсенә бирелеп, язмышка буйсыну бәрәкәте хакында матур гына нәсыйхәт бирде. Без һәммәбез дә бераз өреккән хәлдә, әмма тыныч күңел белән идек. Шунда хәзрәтебез миңа да ихтибар күзләренең шәрәфен насыйп итеп карады да:
— Сезнең фикерегез башка төрлеме әллә?— дип сорады.
— Юк, Тәкъсир, муллаларыбыз — Пәйгамбәребез урынына калган милли җитәкчеләребез бит, сүзләрегезгә сокланып утырудан мәхрүм итмәгез,— дидем.
Күңелләренә бу әйткәннәрем хуш килергә тиеш иде, әмма алар:
— Менә бит, арабызда төрле кешеләр бар икән,— дип әйтеп куйдылар. Аннары нәсыйхәтләрен дәвам иттереп, тагын да мондый сүзләрне сөйләделәр:
— Кайсыларыбызга язмышы авырлыклар китерә, кемнәргәдер сәгадәт байлыкларын бирә. Без — бәндәләр, нәрсә биргәнендә дә рәхмәт белән кабул итәргә тиешбез.
Хәзрәтнең алдагы әйтеп алулары күңелне какшатырга өлгергән иде. Алар сөйләп бетергәч:
— Күпләребез ата-бабадан калган гамәлләре өчен җаваплы, Аллаһы тәгалә аларның эшләренә күрә дә безне хөкем итә дидегез. Һәркемнең үз язмышы үзенә түгелме соң?— дип сорадым.— Монда ата-баба өчен авыр язмышка төшүдә, яки ата-баба аркасында бәхетле яшәүдә Аллаһының гына түгел, кешеләрнең дә катнашы бар дигән сүз-фикер күренә түгелме? Ата-бабалар изге яки яман яшәп, безнең дә язмышыбызга тыкшынганнар, язмышыбызны хәл иткәннәр булып чыга. Димәк, язмышыбыз Аллаһыдан гына түгел, ата-бабаларыбыздан да икән, шулаймы?
Болай сөйләүләрем үземне дә шомга салды, билгеле. Ата-бабаларым нишләп кенә йөрмәгәннәрдер, мин аларны каян белим? Әмма ул сүзләрем белән хәзрәтебезнең нәсыйхәтен генә мантыйк үлчәвенә салып аңлатырга маташкан идем югыйсә.
— Әйе,— диде муллабыз,— нинди дөрес сүзләр!..
Боларны ишетү күңелемне сөендергән генә иде, әмма алар тагын да кабатлап өстәп куйдылар:
— Әйе, нинди дөрес сүзләр: «Ахырзаманда динне галимнәр бозар!», дигәннәр борынгы әүлияләр. Сез дә, әфәндем, галим кешеләрдән түгелме соң?
Мин «дөрес» диярәк баш кактым, оят диңгезенә кереп баттым.
Өстәлгә аш килде, төрле тәм-том. Хәзрәтебезгә ияреп «бисмилла» әйтеп, халык сый-хөрмәткә җитеште.
— Ашларыгыз тәмле булсын!— диде хуҗабикә.
— Бик тәмле, бик тәмле,— диде муллабыз, ризыкка тәмам ихлас куеп.— Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре зур аның, бер дә тәгамьнән өзгәне юк... Шөкер Ходайга!.. Берәүләр ком чүлендә бер тамчы су таба алмыйча зарда, икенче адәм диңгездә судан гарык. Язмышлар бер дә тигез була алмый. Акылның хикмәте аңда да, күп белүдә дә түгел, Ходай тәгалә биргәнгә шөкер итүдә! Зур галим булып та, дин гыйлеменнән ерак икәнсең, аның ни файдасы бар! Башыбызга Аллаһының гыйлемен җыярга кирәк! Менә хикмәт нәрсәдә!..
Сүзләреннән бүлдермәдем, моңа хакым да юк иде. Шулай да бик әйтәсем килде «акыл ияләре, зур галимнәр мулла була башласалар, сезнең кебекләргә урын кайда булыр иде» дип, әмма тыелып калдым. Үртәү, хәтта үртәлү кебек килеп чыгасы иде.
Ә хәзрәтебез сүзләрен һаман да дәвам иттерде, аннары:
— Дин юлына керергә кирәк, дин юлына!— диде, миңа карап.
Аларга өстәп: «Аштан-ашка гына йөрерсең, тәкъдиреңә рәхмәт әйтеп!»— дип өстәп куймакчы идем, әмма авызыма су кабуны бу юлы да артыграк күрдем. Китапларымны бер дә укымыйлар ахрысы? Хәер, һәркемнең үз язмышы бит, колакны борып гына тәкъдиреңне үзгәртеп булмый.
ОЗЫН СҮЗНЕҢ КЫСКАСЫ
Хикәят
Бервакыт дусларым арасында рух-җан мәсьәләсендә сүз чыкты. Һәммәсе фәлсәфә корып җибәрделәр, тел ярыштырып, фикерләрен көрәштереп алдылар. Мин аларны тыныч кына, елмаеп тыңлап утырдым. Инде сүзләр сөйләнеп, фәлсәфә җепләре чияләнеп, фикер чишмәләре тәмам болганып беткәч, арып-талыплар туктадылар болар. Шунда миңа да форсат җиткәнлеген аңладым һәм җайларына китереп мондый сорауны бирдем:
— Ничек уйлыйсыз, мәдәни ял паркы матурмы, әллә табигый урманмы?— дидем. Бу хакта инде элекләрне бәхәс иткәнебез бар иде.
Алар әлегә сүзләремнең рух фәлсәфәсенә катнашы барлыгын төшенми калдылар. Мин дә зиһеннәрен үзем салган сукмакка алып кереп китәргә ашыкмадым, җавапларын көттем.
Һәм алар әйттеләр:
— Әлбәттә табигый урман матур,— диделәр.— Безнең Казанда ничәмә мәдәни ял паркы бар, берсенең дә күз һәм җан рәхәтенә хезмәт иткәннәре юк. Ә менә шулардагы гына булса да табигый, кеше кулы тими сакланып калган почмагына килеп юлыксаң, канатланып киткәндәй буласың!— диделәр.
Рәттән шушы кадәр дәлилле сүзләр сөйләнгәннән соң, аларга «юк» дип кара син, хәзер көлке угына алачаклар. Җитмәсә кемнәр-кемнәр утырабыз бит әле сөйләшеп — барысы да танылган акыл иясе һәм гыйлем-голамә әһеле!
— Димәк,— дидем мин,— табигать рухтан, җаннан өстенрәк, камилрәк һәм күркәмрәк!
Болай ук куркышып калырлар дип башыма да китермәгән идем. Бу инде сүзләрем белән исәпләшүләре хакында да сөйли иде.
— Димәк табигать Аллаһы тәгаләдән дә өстен?
Аларга Аллаһының рух-җан икәнлеген аңлатып торырга кирәк түгел иде. Гыйлемнәре җитәрлек.
Бераз тынлыктан соң әлбәттә иң сабырсызыбыз сорау бирергә булды:
— Ә табигать Аллаһы тәгаләнең иҗаты түгелмени?
Шулай дип кайсы да булса берсенең иртәме-соңмы әйтәчәген көткән идем. Шунлыктан җавабым алдан ук әзер булганча телемә килде:
— Җил, яңгыр, орлыклар, иңкүлекләр, таулар, ягъни табигый ландшафт дигәннәре табигатьне, әй-әйе, кыргый табигатьне очраклылык кысасында иҗат итмиләрмени? Һәркайсы үз ихтыярын эшкә җигә. Хәтта алар үзара көрәшә-көрәшә максатларына ирешергә телиләр,— дидем.— Әллә ялгышаммы?
Көлешеп алдылар.
— Нәрсә әйтергә телисез? Рухның монда катнашы юк дипме? Сәер сүзләр чыккалый инде адәм баласыннан, бигрәк тә үзен акыллыга куйганда,— диделәр аннары, үз дөреслекләренә ышанып.
— Сез онытып җибәрдегез. Үзегез бит табигый урманны мәдәни ял паркыннан өстен куйдыгыз, ягъни рухны табигатьтән түбәнәйттегез!— дидем, һаман да үз фикеремдә калып.
Аларның шунда уйга бирелүләреннән, хәтерләрен яңартып алуларыннан файдаланып, бу сүзләремне сөйләп бирергә мәҗбүр булдым:
— Әфәнделәр, үзегез дә яхшы беләсез: безнең ул мәдәни ял паркы дип аталган урыннарыбыз яки талантсыз адәмнәр тарафыннан башкарылып чыгарылганнар, яисә ярты юлда калдырылып, ахырда акча юклык сылтавы белән ташланылганнар. Нәкъ менә бүгенге милли әдәбиятыбыз-сәнгатебез кебек. Һәр яза белгән кеше «Көндәлек» алып бара ала, мәкаләләр иҗат итә, шигырьләр чыгара. Һәм дөрес эшли. Мин боларны бары тик хуплыйм гына. Әмма бөек әдәби әсәрләрне, бөек иҗади эшләрне бары тик талант ияләре генә тудыра ала. Чын талантны тану өчен вакыт сынавы, заман үлчәве кирәк, диләр. Шулаймы икән? Әллә талантлы әсәрне укуыбыз һәм кайсыбызның да булса күреп алуыбыз да җитәме? Минемчә, әгәр дә арада чын талант иясе берәү, икәү яки өчәүме кеше юк икән, ул вакытта без барчабыз да бөекләр!
Шунда әлеге дә баягы өлгер әфәндебез сүз кыстырып куйды:
— Димәк безгә талантларны күрмәскә, танымаска кирәк! Ул вакытта һәммәбез дә тигез һәм бөек булабыз!— диде.
Шатлыгы йөзенә чыккан иде. Һәммәбез дә көлешеп кую белән бәхәсне тәмамладык.
Инде таралыша башлаганда, әлеге дә баягы өлгер әфәндебез сорау бирмәсенме миңа:
— Сез нәрсәне дәлилләп аңлатырга теләгән идегез соң әле? Аңламый калдым.
07.12.2009.
БӘХЕТСЕЗ РУХ КОШЫ
Хикәят
Бик яхшы дустым миңа әйткән иде:
— Кешенең табигате аның холкына бәйле,— дип.
Нигә болай уйлавы бик кызыклы тоелды. Әгәр дә шушындый нәтиҗәгә килгән икән, димәк аны ниндидер бер вакыйга яки кешенең үз-үзен тотышы, күрсәтүе моңа этәргән, шулай түгелме?
Кызыксынып сорадым.
Ул миңа бөтенләй дә башка нәрсә сөйләде һәм әйтте:
— Мин күздә тоткан адәмнең холкы бик тә җайлы, сүзләре дә мантыйклы, фикере дә ачык, әмма табигате белән бик тә җирәнгеч,— диде.
Сүзнең кем хакында барганлыгын белмәгәнлектән, үзем дә ул сөйләнелгән кешене яхшы белмәгәнемә күрә дустым белән ризалаштым, бәхәс итмәдем. Шулай да фәлсәфә корып әйтә куйдым:
— Аның табигате холкыннан да өстен чыккан күрәсең,— дидем.
— Рухы таза, чиста түгел шул,— диде ул, тәмам аптырап.
— Ә монысы башка нәрсә,— дидем мин аңа,— табигате холкыннан өстен чыккан кешенең рухы ирекле була алмый. Рухы тоткындагы кеше читлектәге кош кебек бит ул. Сайрый, әмма үзенең бәхетсез икәнлеген дә белми-аңламый сайрый.
СҮЗЛӘР АЛАР ДӨРЕС ТӘ СЫМАН
Хикәят
— Әдәбият, гомумән дә сәнгать кешеләрнең үз рухы белән тудырыла,— дидем мин.
— Ә Илаһиятнең катнашы юкмыни? Бу нинди көфер сүз тагын?— диделәр миңа.— Илһамны әдипкә, сәнгатькәргә Аллаһы тәгалә бирә түгелме соң?
— Дөрес, илһамны иҗат кешесенә табигать тә, фәлсәфә дә, хезмәт тә, Илаһият үзе дә, башка төрле күренешләр һәм вакыйгалар да бирә алалар һәм бирәләр дә! Әмма бу илһам көченең дәрәҗәсе барыбер дә кеше рухының талантына, сәләтенә, киңлегенә-тарлыгына, зурлыгына-кечкенәлегенә бәйле. Шуңа күрә дә әдипләр арасында, сәнгатькәрләрдә бөекләре бар, кечеләре. Боларын ук үзегез дә бик яхшы беләсез. Мисалларны санап торасы түгел.
— Ярар, килешик, шулай булсын да,— диделәр, барыбер дә күңелләрендә бәхәскә урын калганлыгына шикләре саклануын сиздереп,— әмма ни өчен соң талантлары чамалы кешеләр дә бөекләр исәбендә йөри алалар?
— Ә монысы инде язмышларына, чыннан да Аллаһы тәгаләнең теләгенә бәйле,— дидем.
И сөенделәр, хәтта йөзләре нурланып китте.
— Менә бит, әйткән идек Ходайның катнашы барлыгын искәрткән идек!— диделәр куанышып.
Сорау бирергә мәҗбүр идем.
— Ә нигә соң ул вакытта аларны вакыт җиле чүп урынына себереп түгә?
Аптырап калдылар. Бер баскычтан икенчесенә күчеп фикерләп, әле кайчан нәтиҗәгә килеп үз уйларын әйтерләр диярәк өстәп куйдым:
— Чөнки, үзегез дә беләсез, язмыш учагы да сүнә. Әле кичә генә кызыл сызык булып сузылган бәхетле тәкъдир җебе дә өзелә. Менә шунда инде әдипнең язганнары, сәгатькәрнең хезмәтләре вакыт җиле каршында бергә-бер, үз авырлыгы һәм әһәмияте белән торып кала. Шушы түгелме безгә әдәбиятның, сәнгатьнең кеше рухы көче белән тудырылуына дәлил?— дип фикеремә йомгак ясадым.
Ә күңелемдә бөтенләй дә башка төрле уйлар кайнарга тотындылар: «Әмма да безнең рухларыбыз барыбер дә Аллаһы тәгаләгә үзебез дә сизмәгән, аңламаган серле җепләр белән тоташканнар! Берәүләргә яхшы язмыш насыйп итсә, икенчеләргә көчле илһам куәте бирә түгелме соң Ул?»
Бераздан тагын да сөйләнеп алдым:
— Ә шулай да иҗатта кеше рухы төп, хәл иткеч рольне башкара. Ялгышмыймдыр бит?
Әмма бу сүзләрем һичкемгә аңлашылмаган булып чыктылар.
АЛАЙ БИК АКЫЛЛЫ БУЛСАҢ
Хикәят
Университетка, кыш уртасы, җәй башы килеп җиттеме — читтән торып укучы студентлар кереп тула. Шуларга мин дә лекцияләр укып йөрим, әле «зачет» алам, әле «имтихан» тапшыралар. Башлар катып бетә. Ә студентлар — түзә. Әмма да сынауларда «сайрап» күрсәтәләр инде. Уйлап куясың: «Шушы кадәр алдар өчен шактый надан да булырга кирәк бит!»
Шундый уйлар белән беркөнне академик Рузәл Абдуллаҗанович Йосыпов кабинетында гәп корып утырабыз. Әйтеп куймасыннармы:
— Читтән торып укыган студент шул ук чыпчык инде ул, әмма сайрый торганы!— дип.
Мин аптырап калдым. Академик аңлатып бирәсе итте:
— Сандугачны күргәнегез бардыр, ул нәкъ чыпчыкка охшаган. Әмма сайрый бит!
Мин тагын да хәйранрак хәлгә килдем. Аннары, ачылган авызымны җыярга өлгереп:
— Сандугач чыпчыктан яхшырак та, затлырак та, талантлырак та түгелме соң?— дип сорадым.
— Әйе,— диде Рузәл әфәнде,— бик дөрес, шуңа күрә сайрый да инде ул!
Ул кадәр тәгәрәп китәрдәй булып көлү күптәннән миңа тәтемәгән иде. «Бигрәкләр дә кызык итте, ахмак сораулар бирдерде үземнән»,— дип уйлый-уйлый гына ахырда көлүемне баса алдым.
Бу мәзәкне төшенеп алу өчен тәҗрибә дә, зиһен дә, күзәтүчәнлек тә кирәк икәнлеген аңлатып торасы түгел. Бер көлкедән икенчесе менә бит ничек туа!
Рузәл әфәнденең шаян сүзгә оста булуын шушы сөйләшүдә үк белеп калырга тиеш идем. Әмма акыл сабагы да кат-кат укып кына килә икән ул.
Шулай бервакыт профессор Фәрит Хәкимҗанов белән сөйләшеп торабыз. Академик Рузәл Абдуллаҗанович үтеп бара. Борчылган. Соңгы вакытларда җилкәсенә эшне өяләр дә өяләр икән.
— Бу ике Фәритне кушсаң, нәрсә килеп чыгар иде?— дип әйтмәсенме безгә.
Аһ, эш кенә куша күрмәсен диярәк котлар очты. Ничек тә койрык болгарга, лекциягә яки башкасына сылтарга исәп. Аптырап та калынган.
Рузәл Абдуллаҗанович кистереп һәм бик тә катгый итеп үз сорауларына үзләре үк җавап та бирделәр:
— Ике Фәритне кушудан берни дә чыкмый!
Инде без нинди эш кушсалар, шуны үтәргә, әйтүләренә йөгерергә әзер булып өлгергән генә идек кебек, академик әфәнде елмаеп алды һәм тагын да әйтеп куйды:
— Фәрит белән Фәридәне кушсаң, менә ул вакытта нәрсәдер яки кемдер булырга мөмкин әле!
Шаярталар икән бит! Җиңелчә сулыш алдык. Әмма Хәкимҗанов та төшеп калганнардан түгел икән, ул да кистерде:
— Рузәл Абдуллаҗанович, мин бит инде алтмышны уздым, нинди Фәридә ди инде ул?
Академик аңа сынап карап куйды, аннары миңа елмаеп:
— Сүз икенче Фәрит хакында бара иде!— дип әйтеп, юлын дәвам итмәкче иде, Хәкимҗанов, минем өчен сөйләп:
— Аннан да булмый! Кызлардан ояла ул!— диде.
Академик китә барган җиреннән туктарга булды. Борылды. Бер адымга якынайды, безгә туры карап:
— Ә мин кызлар турында әйтмәгән идем!— диде.
Буш күңел төбеннән шалтыратып һәм ялтыратып чыгарырлык бер сүз дә табылмады.
— Ну егетләр!— дип, шунда академик ике «акыллы баш» профессордан көлә-көлә китеп барды.
АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫК
Хикәят
Дөньяда ике яки өч башлы кешене күргәнегез бармы?
Ә минем — бар!
Юк, мин карап торуга ике яки өч башлы кеше турында түгел, ә чын мәгънәсендә башлы, акыллы, зиһенле кеше турында әйтәм. Нәкъ менә шундый дустым бар. Аны хәтта дүрт башлыдыр бу дип тә уйларга мөмкин.
Әмма ул — дәһри. Үзен Аллаһы тәгаләнең барлыгына ышанмаучы дип белә, моны кешедән яшерми.
Бервакыт шулай бу:
— Шартлы рәвештә генә хис ителгән, акылга сыймаган әйбернең-затның барлыгына ышана алмыйм!— дип әйтеп куйды.— Нәрсә соң Алла? Кая? Конкрет? Аңлатып, күрсәтеп бирерлек?
Кем беләндер яңа гына шушы хакта бәхәсләшкәннәр булса кирәк, югыйсә болай кинәт кенә әйтеп, төртек-төртек сораулар бирер идеме? Минем бит иманлы булуым, иманымның ныклы икәнлеген белә ул. Хәзер сорауларына җавап биреп аңлатырга тиеш инде әфәндегез, шушы дүрт башлы акыл иясенә мәгънәләрне җиткерергә кирәк!
— Ә сез Аллаһының барлыгына дәлилләрегезне, хәтта сыйфатларына аңлатмаларны үзегез дә әле генә әйттегез бит!— дидем мин.
Ул аптырашта калды. Мондый хәлгә төшкәне юк иде булырга кирәк, маңгаена тир бөртеге дә чыкты. Ул аны пөхтә кулъяулыгына сөртеп алды. Аннары:
— Ничек инде?— диде, тагын да катгыйрак итеп әйтеп.— Мин Аның юклыгына һәм була алмасына дәлилләр китердем. Менә... Ни... Кая ул, кая?
Күңелем тыныч иде. Сабыр гына әйтеп бирдем:
— Сез болай дидегез түгелме: «Шартлы рәвештә хис ителгән, акылга сыймаган» дип?
— Әйе!— диде ул.
— Менә шушы билгеләмә Аллаһы тәгаләнең берлеген һәм барлыгын раслый да инде,— дидем мин аңа.— Аллаһы тәгалә чыннан да адәм баласы тарафыннан шартлы рәвештә генә хис ителә һәм аның, күпме генә аңлатырга тырышса да, акылына сыймый!
ИМАН ИРЕГЕ
Хикәят
Бервакыт миннән Аллаһы тәгаләнең барлыгын һәм берлеген дәлилләп бирүемне сорадылар. Мин бу юлы да схоластика, ягъни белдерү ясау юлы белән генә бара алмый идем. Кешеләре андый түгел, бу әфәнделәр замананың мәртәбәсендә иң югарыда торучылардан диярлек исәпләнеләләр.
— Сез Аллаһы тәгаләнең рух-җан булуы хакында ишеткәннәр бит инде?— дип сорадым. Әмма сизәм, соравым уңышлы килеп чыкмады.
Әйттем инде, кешеләре затлылардан булуын. Шуңа да соравыма, аның төзелеш рәвешенә, мәгънә бирү куәтенә бәйләнеп тормадылар. Шатландырып:
— Әйе, беләбез,— диделәр.— Таныш фәлсәфә!
— Рух-җан булгач, аны тотып карау, күрү, тану мөмкинме, әллә төшенелә генәме?— дидем, фикеремне төгәл бер җепкә тезәргә тырышып.
— Әйе, шулай,— диделәр алар, һаман да минем мантыйкны бәхәскә алмыйча, уемның тәртипкә килүенә ярдәм итәргә тырышып.
— Милли рух дигән нәрсәне дә беләсез!— дидем.
— Әйе, беләбез!— диделәр.
— Милли рух безнең сәнгатебездә, әдәбиятыбызда, бию-җырларыбызда, эш-гамәлләребездә, тормышыбызда чагыла, шулай бит?— Миңа шунда мисал да китерергә кирәк иде.— Мәсәлән рус халкының әкиятләрендә сөйләнгәнчә, өч башлы аждаһа өенә кайтып керә дә: «Фу, русским духом пахнет!» ди, монда бер-бер баһадирның килүен сизенеп. Яки менә татар әкиятләрендә, шулай ук, бу юлы Дию кайтып керә дә: «Адәм исе килә!» ди.
Бу юлы да миңа:
— Әйе!— дип җавап бирделәр.
— Димәк,— дидем мин,— рухның шундый үзенчәлекле сыйфаты бар, ул чагыла ала. Әйтик: ис белән, башкача. Аллаһы тәгаләнең барлыгын да без аның рухы буларак дөньяда, галәмдә, үзебездә, уйларыбызда, хисләребездә һәм башка абстракт һәм конкрет әйберләрдә, төшенчәләрдә чагылышы аша таный алабыз. Әмма аның рухы кояш нуры кебек түгел, бәлки халык рухы сыманрак чагыла. Бу чагылышны без бары тик акыл һәм аң белән зиһенебез аша гына таный, сизенә, төшенә алабыз.
Шунда сүземне бетердем. Барыбер дә җавабымның барып чыкмавыннан гаҗиз идем. Әмма да алар, миңа сорау бирүчеләр:
— Әйе,— диделәр,— төгәл һәм мәгънәле, чын аңлатып бирү булды бу!
— Ә ничек иманыбызны ныгытырга?— диде шунда берсе.
— Бик гади,— дидем җавабымда, аларның аңлауларына сөенеп,— анысы сезнең үзегездән, дөресрәге, теләгегезнең барлыгыннан тора. Бусы инде һәркемнең үз кулында.
— Бигрәк иреккә кую түгелме соң болай мәсьәләне чишәргә киңәш итү?— диде ул тагын да.
— Әйе,— дидем мин,— сез дөрес әйтәсез. Иман ныклыгы ул шулай ук ирекле әйбер.
НАМАЗЛАРНЫ УКУ-УКЫМАУ МӘСЬӘЛӘСЕ
Хикәят
— Намазларны укымасаң да ярыймы?— дип сорадылар миннән бервакыт.
— Ярый. Һәркемнең үз эше, үз исәбе,— дидем мин аларга, күңелләрендә ялкаулык галәмәте күреп.
— Ничек инде?— диделәр миңа.— Бездән бит муллалар намаз укуны таләп итәләр, ә сез — иреккә куясыз. Моңа дәлилегез бармы?
— Бар,— дидем, аңлатып бирергә теләп,— Ахырзаманда мөселманнар намазларын ташлар-калдырыр дигәннәр борынгы әүлияләр.
— Нәрсә, без Ахырзаманга җиттекмени?— диделәр алар тагын да аптырашып.
— Әгәр дә Ахырзаман җитүен теләмисез икән,— дидем шунда җитди итеп әйтеп,— ул вакытта намазларыгызны укыйсыз инде!
МИЛЛИ КУӘТ ҺӘМ САФЛЫК
Хикәят
– Сез, татарлар, һаман да ни өчен милләт-милләт дип кенә сөйлисез? Безнең сезне кимсеткәнебез бармыни?— дип сорадылар.
— Милләт-милләт дип сөйләшүләребез, аны йоклаганлыкта, мескенлектә, куркаклыкта гаепләүләребез рухыбызны һәрдаим ныклы һәм чиста итеп тоту өчен кирәк!— дидем аларга.
— Ул сүзләрегез белән илне таркатасыз бит!— диделәр ачуланып.
— Әфәндем,— дидем, аңа мәгънәләрне аңлатырга теләп,— әгәр дә татарга илне таркату кирәк булса, ул аны әллә кайчан ватып ташлар иде инде. Татарның куәтен һәм көчен, катылыгын һәм ныклыгын, дөнья тәгәрмәченең кендеген кулында тотуын үзегез дә бик яхшы беләсез бит!
08.12.2009.
АЛЛАҺЫНЫҢ ҮЗ ЭШЕ
Хикәят
— Намазның эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?— дип берәү миннән үз җаена имтихан алмакчы булып сорап маташты.
— Аллаһы тәгалә рухы белән үзеңнең җаныңның үзара якынлашуында!— дидем мин аңа.
Әмма ул риза булмады. Мөгаен берәр кайдан укыган әйберсе бардыр, хәтта наданлыкта да мине гаепләп алды. Аннары, сүзләрен боларга китереп җиткереп:
— Аның асыл эчтәлеге Аллаһы тәгаләгә буйсынуыбызны күрсәтүдә, чөнки без аңа сәҗдәләр итәбез һәм аяк өсте торганда Коръән укуда булабыз, чөнки без ракүгъта аятьләр укыйбыз,— диде.
Каршы килмәдем, сүзләре дөрес иде. Шулай да тышкы мәгънәләрне төшенгән, эчке мәгънәләрне аңламый калганын күрдем. Файдасы булмасмы дип боларны әйттем:
— Без Коръән аятьләренең, сурәләренең мәгънәләрен аңлыйбыз дип уйлыйсызмы?
— Бик булдырып булмый шул, хәл кадәре генә,— диде, яшермәде.— Аларны гарәп үзе дә белеп-аңлап бетермидер әле. Әнә без дә борынгы татар телен төшенәбезме соң?
— Килешәм,— дидем,— менә бу сүзләрегез үзләре үк намазның эчтәлеген аңлатып торалар, чөнки карагыз: Коръән аятьләрен күңелебезгә ятышлы уку, сәҗдәләр итү, башкасы — болар намазда рухыбызны Аллаһы тәгаләгә мөмкин кадәр якынайту чараларыннан түгелме?.. Әйе, чаралары!.. Аларның асыл мәгънәләре дә шунда. Коръән укыганыбызда да укыганыбызның эчтәлеген аңлап, белеп торуыбыз мәҗбүри түгел, хикмәт — Ходай тәгалә рухына җаннарыбызны куша, беркетә алуыбызда!
— Ә гарәпләр? Алар Коръән сурәләрен аңлый торганнардыр шәт?— диде шунда «имтиханчым», кинәт фикерен үзгәртеп.
— Әгәр төшенеп-аңлап торсалар, бик яхшы. Әмма аларга шуңа күрә дә Аллаһы тәгаләнең рухына җаннарын якынайту бермә-бер авыррак. Тарихлардан мәгълүм, Ислам дине аларда ничәмә тапкырлар бозыла башлап, шушы бозылу башка кавемнәргә ирешә баргач, ары тарала алмыйча, тукталып калган,— дидем.
Хәер, боларны гына үзе дә яхшы белә икән, шунлыктан башка бер сорауны бирмәсенме:
— Ә ни өчен догаларыбызны татарча уку хәерле дип язып чыктыгыз? Монысын ничек аңларга?
— Бик гади,— дидем мин аңа,— дога бит ул Аллаһы тәгаләдән үтенү, сорау чарасы. Без үзебезгә кирәклене, нәрсәгә мохтаҗбыз — шуны Ходайдан сорыйбыз. Иләк теләнәсе урынга чиләк дәгъваланмасын дип, әлбәттә үзеңнең яхшы белгән телеңдә ялвару хәерле!
— Рус — русча, татар — татарча, гарәп — гарәпчә инде?
— Нәкъ шулай! Җаннарыбыз, рухларыбыз Аның белән ана телендә генә аралаша ала дип беләм.
— Аллаһы тәгалә безгә сораганыбыз саен теләгәнебезне бирәме?— диде ул шунда, тәмам ачуымны китереп.
Әмма да үземне җиңә алдым, тыныч һәм сабыр гына җавап бирдем:
— Сорау — безнең эш, бирәләрме-юкмы — Аллаһының үз эше. Аларның эшенә тыгыла алмыйм, гафу итегез!— дидем.
БӨЕК ЯЗУЧЫБЫЗ
Хикәят
Әдәбиятның ни-нәрсә икәнлеген белеп җиткермәгәндер инде, әмма язучы исемен алырга өлгергән бер әфәнде белән сөйләшеп торабыз. Бу, үз җаена гына әйтенеп, болай дип куйды:
— Чынлап караганда, Габдулла Тукай да язучы түгел инде!
Аптыраганнан гына:
— Ә нинди шагыйрь!— дип белдердем.
Әңгәмәдәшем көлә бирде:
— Һи, андый шагыйрь була димени? Укыганыгыз юкмы әллә?
Беразга телсез калдым. Мондый буш кеше белән сөйләшеп торганчы, китеп баруым яхшырак иде. Әмма:
— Ә Гаяз Исхакый?— дияргә мәҗбүр булдым.
— Сез нәрсә!— диде шунда заманабызның шушы язучы әфәндесе.— Яза беләмени ул? Укып карарга кирәк, телгә алганчы!
Бөтенләй дә югалып калдым, нәрсә әйтим икән диярәк сүз ката алмыйча тордым, аннары:
— Ә Әмирхан Еники, Марсель Гали, Ркаил Зәйдулла?..— дип, рәттән дистәгә якын язуның исемен атадым.
— Сез нәрсә,— диде тагын да бу әфәнде,— бигрәк зәвыксыз икәнсез! Чүп бит алар!
Һәм чирканып йөземә карап куйды да янымнан китеп барды.
БЕЗНЕҢ ХӘЛ
Хикәят
Бер әдәби журналга яшь каләм иясен редактор итеп куйдылар. Аңарга хикәямне китердем. Укып чыгуын үтендем. Әмма хәзер генә вакыты юк икән. Икенче юлыга калдырып, әсәремне өстәлендәге кәгазьләр өстенә ташлады. Шулай да:
— Барырлык булса — бастырырбыз!— диде, сүзен кыска тотып.
Килештем. Башка эшләрем белән китеп бардым.
Вакытлар үткән. Ярты ел узып та бара. Ничектер юлым төшеп, бу редакциягә тагын да кагыласы иттем.
— Мин сезгә хикәямне калдырган идем,— дидем.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6
- Büleklär
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4066Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207137.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4113Unikal süzlärneñ gomumi sanı 197937.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4133Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211437.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4057Unikal süzlärneñ gomumi sanı 203735.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4035Unikal süzlärneñ gomumi sanı 185836.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4021Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192334.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4060Unikal süzlärneñ gomumi sanı 191340.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.