Latin

Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4057
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2037
35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Белүемчә, студентлар, шул ханым язган «Бәяләмә»дәге күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетереп, дипломнарыбызны кабат эшләдек дип, бер атна эчендә кире китереп тапшырганнар. Кафедра утырышында мәсьәләне көн тәртибенә куеп, шул доцент ханымга сүз бирелде. Ул:
— Диплом эшләрен студентлар кабат яхшылап, төзәтеп, дөрес итеп эшләп чыкканнар!— дигән бәяләмәсен әйтте һәм аларның хезмәтләренә бу юлы «Яхшы» билгеләре тәкъдим итте.
Утырыштан соң шул студентларның хезмәтләренә җитәкчелек иткән профессорларның берсеннән сорагач, ул:
— Юк инде, нинди яңадан эшләү бер атнада. Шул ук эш. Ханыбыз гына бүген уң аягы белән торган!— дип җавап бирде.

ЮГАЛГАН СЕРЛЕ УТРАУЛАР
Хикәят
Язучылар арасында бер усал кеше бар иде. Үзенең талантлы булуын һәм башкалардан өстен икәнлеген раслар өчен ул үз табигатенә лаеклы юл сайлап алды. Сый-хөрмәтләр күрсәтү аның җаенда юк иде, шунлыктан һәр тәнкыйтьчегә, трибунадан фикер элмәген чөючегә алдан ук әйтеп куя:
— Мине яхшы сүз белән телгә алмасаң... Чыгыш та ясыйсым бар! Мәкалә язып ятуым!— дип белдерә торды.
Аның усаллыгы, сүз кистәненең авырлыгы гомумгә мәгълүм исә дә, язучы халкы акыллы бит ул, сөйли белә:
— Сезнең кебек бөекне, талант иясен урап узу мөмкин түгел,— дип әйтеп куя.
Бу аларның үзара сүз бирешүләре инде.
Шулай безнең әфәндебез, телдән-телгә күчеп килә-килә, гаҗәеп дәрәҗәдә бөек әдипкә әверелде. Аның тирәсендәге сүз диңгезе шулкадәр дә кояшлы һәм ямьле булып җәелде ки, шәхесе дә шуның эчендәге серле бер утрауга әверелде.
Заманалар үтте, гадәтләр алышынды. Язучылардан да күсәк болгап сөйләшү модасы үтеп китте.
Тарихка әверелгән чорлар-дәверләр гадел бәяләрен эзлиләр, кешелекне шуның белән борчыйлар. Әле кайчан гына барысы да нурланып асылташтай ялтыраган пыяла кисәкләре тутыгып, араларындагы мәрҗәннәре генә төс уйната калдылар, чөнки сүз диңгезләре корыган, утраулар югалган иде инде.

НУРЛАНЫП БАЛКЫДЫЛАР ЮГЫЙСӘ
Хикәят
Берәүләр мәңгелеккә хезмәт итүдән ямь таба, икенчеләрне көндәлек тормыш мәшәкатьләре күбрәк кызыктыра. Аһ, тигез яратылмаганнар да инде дөнья йөзендәге адәми затлар.
Безнең һәрберебезнең үз эшенең остасы булырга тулы хакы бар.
Язучылык эшен зәргән-ювелир хезмәте белән чагыштырырга яраталар. Бу аңлашыла да, чөнки икесенең дә эше бик вак, җаваплы, четерекле, җитмәсә башкаларның тоем-таләпләре белән бәяләнә. Ә безнең тоем-таләпләр бик чуар инде, анысы.
Мин шундый бер язучыны беләм, ул мәгънәләрне аермый, хакыйкатьне танымый, күренеш-вакыйгаларның үзәген таба белми торган кешеләрдән иде. Әмма да маңгай күзе шактый үткер булып, әсәрләрен шулкадәр дә оста төзи башлады, сүзләрен-җөмләләрен укуы ук күңел рәхәтенә әверелде. Нинди генә яңа әсәр язмасын, ул ялтырап тора, чынмы-ялганмы — аеру да мөмкин түгел!
Заман сынавы дигән үлчәү берәмлеге бар. Менә бүген вакыт таптым, кичә ялтыраган әдәби әсәрне укып утырам. Гүяки борыныма аңардан тирес исе керә. Ә күңелем:
— Асылташлар һичкайчан тутыкмыйлар!— дип кабатлый.

ЮЛДА ЙӨРҮ БӘЛАСЕ
Хикәят
Олы юлдан бер Сарык артыннан Сыер мөгрәп-мөгрәп килә, ахыргы чиктә өстенә үк барып менә.
— Сез нәрсә эшләдегез инде? — ди Сарык, аптырап.
— Акрын сөйрәләсез бит!— ди Сыер, тәмам ачуы килеп.
— Соң анда, юл читендә, тизлекне кырыктан арттырмаска дигән билге куелган иде. Шуңа күрә ашыга алмадым,— ди Сарык, үзенең хаклы икәнлеген аңлатып.
— Күрдем, ул бит синең өчен түгел, безнең өчен,— дип белдерә Сыер, үзенең дә хаклы икәнлеген аңлатырга юл тапкандай.— Ул билге астына сыер рәсеме төшерелгән иде.
25.11.2009.

АХИРӘТ ДУСЛАР ГАЙБӘТЕ
Хикәят
— И ахирәтем, сине монда нинди җилләр ташлады?— дип сорый бер татар хатыны, күрше авылда танышын очратып.
— Нинди сүзең бу?— ди ахирәте, тәмам аптырашка бирелеп.— Мин үз авылымда бит. Менә сине нинди җил ташлагандыр әле монда?
— Нинди булсын?— ди исе дә китмичә тегесе.— Итәк җиле инде. Егетләр эзләп йөрим бит.
Моның сүзе әлбәттә ахирәтенә төрттерү була. Әмма ул да югалып калмый:
— Ирең өстеннән йөрисеңме әллә?— дип сорый, хәйран итүеннән котыла алмаган кыяфәт чыгарып.
— Нишләп ирем өстеннән йөрим ди? Басканым да юк! Ир кадәр ир өстеннән йөрергә, син мине кем дип белдең, ахирәткәем?— диярәк, теге хатын тизрәк сүзне икенчегә бора һәм хәл-әхвәл сорашуга күчә.

ИШӘК БУЛЫП КАЛУ
Хикәят
Урам чатында маршрут автобусын көтеп торам. Янәшәдә генә бер кеше сөйләнә. Игътибар итәм: әңгәмәдәше ишәк икән.
Бу хәл миңа бик тә гаҗәеп тоелды. Ишәк әйтә:
— Син миңа алай карама. Мин бик күп китаплар укыдым. Белемем дә югары,— ди.
Теге кеше сорый:
— Нинди китаплар, кайсы язучыларны укыдың?— ди.
Бу ишәк җавап бирә:
— Бик күп инде алар,— ди.
— Ә Тукайны укыдыңмы?— дип сорый кеше.
— Юк,— дип җавап бирә бусы.
— Менә нәрсәгә син чын кеше була алмагансың да инде,— ди ансы.
Ул арада көткән автобусым килеп җитеп, аңа утырып китеп бардым. Үзем барам, үзем уйлыйм: «Ярый әле Тукайны укыганым бар, югыйсә мин дә ишәк булып каласы икәнмен!»

КИЧӘ БУЛГАН ХӘЛЛӘРДӘН
Хикәят
Язучылар, проза остаханәсе утырышы алдыннан иртәрәк җыелып, хәл-әхвәлләрен сораштырып утыралар. Бер каләмдәшләренең иҗатын тикшерәселәре икән.
— Ркаил Зәйдулла әйтергә җыена,— дип белдерә арадан берсе.— Ул беләдер!
Зәйдулланың алар янына килеп кергән генә чагы. Югалып калмый:
— Мин бит бирмәгән кеше белән сөйләшеп тормыйм,— ди.— Миңа бирмәде.
— Заманалар үзгәрә,— дип куя остаханә җитәкчесе Камил Кәримов.— Ркаил элекләрне биргәнне сорап тормый, үзе ала иде.
Сүзне халык ике мәгънәдә аңлап өлгерә. Рифкать Кәрами реплика ташларга мәҗбүр була:
— Иҗат белән хатын-кызны бутамыйк, җәмәгать!


НАДАН ХАЛЫК
Хикәят
XX йөзнең соңгы дистә еллары бетеп бара иде. Рәсәй халкын корт чаккандай заманнар. Болгавыр чор. Кемнең күңелендә — шуның авызында. Түрәләрне кара яндырып сүгү, каһәрләү берни түгел.
Мәскәүдә «Татарстан көннәре» бара. Минем алда гына бер мәскәү татары мәдәният министрыбызны сүгеп ташлады. Ну әйтеп тә күрсәтте. Тыңларга ачы була башлады.
Соңыннан министр миңа:
— Ахмак та инде безнең халык,— диде.
— Әйе,— дидем, бераз хәйран итеп.— Шуңа күрә дә сез министр бит инде!
23-24.11.2009.

УКЫТУЧЫЛАР СҮЗЕН СӨЙЛӘП
Хикәят
Бер драматург әфәнде белән сәхнә тәнкыйтьчесе һәм театр белгече саналган галим кеше бик тә дустанә сөйләшеп утыралар. Галим дигәнебез университетта укыта икән. Алар яныннан бер язучы узып бара. Элекләрне ул теге драматург әфәнденең драмаларында үзләрен акламаган мифларның өстен чыгуын күрсәтеп тәнкыйть мәкаләсе дә язган булган. Әмма басылмый калган булган, ягъни язучы әфәнденең ул вакытларда тәнкыйть өлкәсендә көчен сынап караулары уңыш бирмәгән. Язган мәкаләләрен бик сирәк кенә бастыргалый торган булганнар. Тик, кем турында язмасын, «менә сезне турыда нәрсә язып китерделәр әле» дип, ул кешеләргә редакторлар күрсәткәләп тә баргалаганнар. Кыскасы, егет белән алар бик үк намуслы кыланмаганнар. Бу хакта һәм язучының вакытында тәнкыйть мәкаләсе басылмый калудан хәбәрдар драматург әфәнде, үзенең хакында ни язылуын белгәнгә күрә, ачуы килгәләгәндә, аның каләм белән яшьлектә төртүен һаман да кичерә алмыйча, теш арасына үчен кыстыргалап, вакыт-вакыт рәнҗү сүзләрен кабатларга ярата икән. Әйе, сез нәрсә, ул бит татарның танылган драматургы, ә бу язучы кем инде — аның алдында аяк астындагы чүп кенә!
Бу юлы да ул драматург мескен язучыны үчекләп алырга иткән. Теге университет галиме белән әле генә уңышларында макташып утырган булганнар ахрысы. Уртак уйлары, фикерләре дә күп табылгандыр.
— Менә-менә,— ди драматург әфәнде, узып баручы язучыны елымына эләктерүенә сөенеп,— менә шушы малай инде ул, тәнкыйть язган булып!..
Язучыга авыр булып китә. Җавап бирергә дә туры килә:
— Әйе-әйе,— ди ул,— тәнкыйть язган булып... Яшьлектә укытучы галим абыйларыбызның сүзләрен кабатлап йөрибез, картайгач кына үз акылыбыз да барлыгы күңелебезгә килә!
— Менә-менә!..— дип, драматург әфәнде һаман да мыскыллы сөйләнеп кала, язучы исә, шунда ук агарынып киткән галимгә кул биреп, электә алган лекцияләре өчен рәхмәт әйтеп китеп бара.

ЗАМАНА АНАЛАРЫ
Хикәят
Замананың матурлыгын һәм рәхәтлекләрен тагын да арттырып, модага көязлек галәмәте буларак колакча-наушниклар керде. Һәркем башын шуның белән кысалап куя да, музыка, җыр-моң тыңлап, авыз ерып йөри бирә. Хәтта телефоннарын да шуңа гына тоташтырып, җиңел генә сөйләшеп йөрүчеләр бар. Кайвакытта аларның сүзләрне яңгыратып җибәрүләренә урамда аптырабрак каласың. Бу кешенең чама хисе югалган дип, тизрәк ул тирәдән аяк ялтыратырга ашыгасың.
Шулай бервакыт Казан шәһәрендәге 85 нче мәктәбе төбендә бер яшь ананың шашынып кычкыруына хәйранга калдым. Беренче сентябрь көне иде.
— Кая минем балам? Кая минем кызым?— дип, шунда хәйран иткән кешеләрне якалап кына алмады инде.
— Каян белик?— дибез.— Монда киләсе идемени?
— Минем белән чыкты. Артымнан килә иде. Юк бит!— ди бу.
Баксак, колакларына колакча-наушниклар куеп, бу ханым рәхәтлектә концерт тыңлап килгән. Баласын да ярты юлда калдыруын оныткан. Ияреп киләдер дип уйлагандыр инде, сантый.
Шунда бер укытучы:
— Арткы урамда бер бала шәрран ярып елый... Әнисен югалткан, эзли!— дип килеп әйтте.
Яшь ханымныкы икән. Шунда ук аңлап алды һәм баласы артыннан йөгерде.
— Шулай була ул дөньяңны онытып җыр тыңлап йөрсәң, колакларыңны колакча-наушниклар белән томалап!— дип, җыелырга өлгергән халык дөньясын онытып сөйләнә калды.

ИР КЕШЕ СҮЗЕ
Хикәят
Бер киңәшмәдә принципиаль мәсьәләгә бәйле чыгыш ясарга туры килде. Үземчә тонны да, сүзләрне дә дөрес сайлаган кебек идем. Әмма ачуы килгән бер түрә шунда:
— Сезнең миңа чыгышыгыз бер дә ошамады,— диде, буяштыргалап йөри торган кара кыл чәчләрен гадәтенчә артка таба баш түбәсенә сылап сыпырып.
Аңа җавабым дорфа килеп чыкмасын өчен йөземә елмаю йөгертеп, шаян сүз рәвешендәрәк фикеремне әйтеп куйдым:
— Кешегә ошар өчен тырышырга мин бит хатын-кыз түгел! Кимендә мәхәббәткә генә дәгъва итә алам!

ӘДИПЛЕЛЕК САБАГЫ
Хикәят
— Хикәяңне укып чыктым!— диде бер татар язучысы, Берлектә уздырылган бер җыелыш алдыннан мине эләктереп алып, халык алдында йөземне кызартып.— Ләштамак авылы егетләре кирәгеңне бирәчәкләр! Шулай ярыймы инде? Авылларын «иләмсез» дип язгансың!
Ни әйтергә белмичәрәк торам. Шулай да:
— Зур авыл бит, чәчелеп китеп урнашкан!— дидем.
— Урнашырлар... Әмма кирәгеңне бирерләр!— диде ул һаман да йөрәккә курку салырга теләп.
— Ул авылның егетләре андый ук ахмак түгелләр. Киресенчә, дөрес сүз өчен мактарлар әле!— дигән булдым. Әмма хикәядә сүзләрем матур килеп чыкмаганга һаман да борчылам, җитмәсә ояты ни тора.
Ә теге язучы әфәндебез һаман да осталыгын эшкә җигә:
— Үлчәп язарга өйрәнергә кирәк! Шундый матур авылны ямьсезләп монда!— дип, тагын да авыр сүзләренә кара буя өсти бирә.
— Бик шулай да бит... Осталык җитмәгән, укытучыларым биргән сабак белән генә булмый шул, үзеңнең үзәгеңдә кешегә карата хөрмәт булу кирәк!— дип акланам.
— Абыеңнан өйрән!— ди ул, үзенең оста язучы икәнлеген теле белән раслап.
— Тырышырмын!— дип акланам һаман да.— Әмма сезнеңчә үк оста да, матур да, килешле дә яза алмамдыр, гафу итегез инде!
Сүзләребезгә колак салып торучылар «вәт шулай» дигәндәй сөенеч белән елмайдылар. Әйе, алар бөек язучылар бит!

БӘХЕТЕҢӘ КҮРӘ
Хикәят
Татарстанның Мәдәният министры «тукайчылар»ны киңәшмәгә җыйды. Дөньяның берничә алдынгы иле Габдулла Тукаебызның әсәрләрен тәрҗемә итеп, үзләрендә бастырып чыгаруга теләкләрен белдергәннәр. Томлыкны төзеп бирергә кирәк икән. Арада бөек «тукайчы» әфәнделәрнең арысландай күкрәкле, юлбарыстай ажгырып торганы да бар. Һәрхәлдә кешегә юл бирә торганнардан түгел бу.
Һәм ул:
— Мондый эшне мин башкарып чыксам гына инде!— диде, үчле дә, тиле дә икәнлеген һәркемнең исенә-хәтеренә килерлек итеп, алдан ук җитешеп, «затлы» теләген белдереп.
Киңәшмә исә үз акылында иде. Аның бу фикерен хупларга ашыкмады. Барысы да сүз йомгагын акрын гына сүтү җаен карадылар. Болайга китсә, утырыш озакка сузылырга мөмкин дип:
— Чыннан да, җәмәгать, эшне башкарып чыгу өчен җаваплы кешене, төп үзәкне билгеләү дөрес булыр. Менә арабызда нечкә шагыйрь, үз сүзе булган кешебез бар. Китапны әзерләргә аларга тапшыруда бернинди хата булмас. Мин әфәндебезне тәкъдим итәм. Әле генә Тукайның ике томлыгын чыгарды. Мәкаләсе дә яхшы. Әмма яңа китапны, соралган томлыкны хронологик принципта түгел, бәлки тематик-мәгънәви принципка кору яхшы булыр. Мәсәлән «Милли моңнар»ыннан башлап китеп...— дидем.
Шунда арабызда утыручы чын галим-текстолог әфәнде дә болай дип өстәүне хуп күрде:
— Габдулла Тукайның үзе туплап әзерләгән сайланма әсәрләре томлыгы бар бит. Аны Җамал Вәлиди, сүз башы белән, 1914 нче елда бастырып та чыгарган. Менә шул томлыгы — шагыйрьнең үз иҗатына мөнәсәбәте, карашы. Аны дөнья халкына тәкъдим итү уңышлы булыр!— диде.
Фикере җитәкчелеккә дә, утырыш халкына да хуш килде. Инде теге дәгъвачы галим әфәндебез дә томлыкны төзү эше үзенә тапшырылган дип аңлады...
Кайтып барабыз. Галим-голамә халкы һәр нәрсәнең асылына төшенергә ярата инде ул. «Тукайчылар» миңа да:
— Аңламадык, сез тегене шулкадәр бүген чөеп мактадыгыз! Моның сәбәбе бардыр бит? Юктан гына түгелдер?— диделәр.
Аларга җавабымда: «Мин сезне талашу, тарткалашу, икеләнү, тагын да әллә нинди ямьсезлекләрдән коткардым!»— дип әйтеп булмый бит инде. Үпкәләтеп куюым да бар. Күңелләре йомшаклык белән тулган. Әле җитмәсә елмайган да булам. Бу исә аларны тагын да шиккә сала.
Шуңа да:
— Эшләсен... Эшләсеннәр... Бәхетләренә күрә!— дидем.

ИР КЕШЕ КҮРЕНҮГӘ
Хикәят
96 нчы Казан гимназиясенә студентлар педагогик практикага киләләр. Аларның дәрес бирешен тикшерергә университеттан бер ир профессорны җибәрәләр. Ул алдан килә, бераз вакыты булу сәбәпле, укытучылар бүлмәсенә узып, үз эшенә чумып утыра. Мәктәп укытучылары исә, керәләр дә, шиккә төшеп чыгып китәләр, керәләр дә тизрәк чыгып китү җаен карыйлар. Бу хәлдән кыенлык кичергән профессор әфәнде:
— Керегез, кер, борчылмагыз. Без сезне тикшерергә, «медоосмотр» уздырырга килмәдек,— дип шаяртып аласы итә.
Шунда бер чая укытучы:
— Ә без чишенергә әзерләнә идек,— дип әйтеп куя.— Ялгышканбыз икән. Югыйсә ир кешене күрүебезгә куанган булдык.

ТУН БӘЯЛЕ ЧҮП
Хикәят
Бер сантыйның имән бармагына чүп кисәге кадалган. Авыртуына түзәрлек тә бит, әмма эшләренә ул чүп, аркылы килгәндәй, комачау итә икән. Бу сантый, ялга утырып:
— Менә хәзер мин сине тартып чыгарам да юк итәм!— дип, сөенә-сөенә сөйләнә башлаган. Әмма чүпне, тартып чыгара алмыйча, тагын эчкәрәк төртеп керткән. Моңа ачуы килеп, кулына энә алган да, чүпне шуның белән каезлый башлаган.
— Менә хәзер барыбер чыгарам! Белермен мин сине нишләтергә!— дип, хәтта сүгенеп тә алган.
Әмма чүпне чыгара алмый икән һаман. Тәмам аптырап беткән. Аннары:
— Бик ачуымны китерсәң, бармагымны чабып өзәрмен дә әле!— дигән бу, як-ягына каранып, балтамы, башка коралмы эзләп.
Шунда моның бармагына кергән чүп телгә килә һәм әйтә:
— Чап-чап, сине беткә үч итеп тунын яккан адәм диярләр!
Теге сантый бу сүзләрне ишетүенә шаклар ката. Аптырый. Аннары:
— Ярар инде, алай бик акыллы булсаң, урыныңда кала бир!— ди.
Әмма икенче көнгә чүп кадалган урыны шешә дә, сытылып, чүбе дә чыга. Бу адәм моны сизмичәрәк кала. Бер кыен хәлгә очрагач: «Кая, минем акыллы чүбем бар иде бит, аның белән киңәшеп карыйм әле!»— дип, имән бармагын сузып эзли башлый. Табалмый. Моңа хәйран итеп:
— Менә бит акыллы икәнмен ничек, бармагым да исән, чүбе дә чыккан,— дип куанып куя.— Тунымны бетле дигән булды әле җитмәсә, хәсис!

УРАМНЫ КОТСЫЗ ИТЕП
Хикәят
Казан урамында берәүне танышы күреп ала һәм, ерактан исемен әйтеп аваз салып, аңа таба кычкырып килә башлый. Бу хәлгә халык курка калыпмы, барысы да хәйранлыкта читкәрәк чыга. Үзенә кычкыруларын ишетеп алган кеше исә:
— Абау, синмени әле анда, Хисам? Кем тия? Кем кимсетә? Хәзер мин аны!— дип, җилкенеп, үзе дә аңа каршы килә башлый.
— Чү-чү!— ди бусы.— Беркем дә тими, һичнәрсә дә булмады. Тынычлан!
— Берәрсе кимсеткән дип торам. Югыйсә бөтен урамның котын алдың бит кычкырып,— ди танышы шунда Хисамга.— Мин тагын, аңламыйча, әллә ниләр уйладым.
26.11.2009.

СЫҢАР МӨГЕЗ БЕЛӘН
Хикәят
Бервакыт «Чаян» журналына бардым. Редактор әфәнде белән күрешеп сөйләшү шатлыгында идем. Алар:
— Усалрак языгыз, усалрак!— дип киңәшләрен бирделәр.
Әйе, мин аларның күрсәтмәләренә бик тә мохтаҗ идем. Әмма:
— «Чаян» кебек усал итеп тешли алмаганым өчен язмаларымны бастырмыйсыз икән, аңладым,— дидем, чая була алмавыма кайгырып.
— Сезнең «бәхет йолдызлыгыгыз» нинди-нәрсә әле?— дип кызыксындылар алар, хәлемне аңлагандай әйтеп, ничек тә ярдәм итәргә белмичә, ахрысы.
— «Кәҗәмөгез», диләр!
— Алай икән,— диде мөхәррир әфәнде, тагын да сагышка бирелеп,— бәлки сөзеп карарсыз дип киңәш итәр идек, сыңар мөгез белән дә әллә нәрсә майтарып булырлык түгел шул!
02.12.2009.

КЕШЕ БӘХЕТЕННӘН КӨНЛӘШҮ
Хикәят
Гадәттәгечә Күке белән Әтәч бер-берсен мактап сөйләшәләр икән. Күке әйтә ди:
— Кара әле, ахирәткәем, безнең җырларыбыз да бер үк төрле бит. Син «кикрикүк» дисең, мин «күккү» дим. Безнең кебек тагын нинди пар килүчеләр булсын инде?
— Шулай икән бит!— дип белдерә Әтәч тә.— Шуңа күрә дә сокланам инде җырларыгызга!
Аларны ишетеп алган Тургай:
— Йа Ходаем, ярый сүзләре Сандугач колагына кермәде, югыйсә йөрәге ярылып үләр иде,— дигән.— Җырлау белән кычкырып-бакырып йөрүне дә аера алмыйлар бит.

ТӘНКЫЙТЬЧЕГӘ ТӘНКЫЙТЬ ХАКЫ
Хикәят
Бер әдәбият тәнкыйтьчесенә сорау биргән идем:
— Шигырь кем өчен языла?— дип.
Ул миннән шундый да кычкырып көлде, бик тә оят булды. Югыйсә соравымда әйтергә теләгән фикерем дә бар иде.
Бераз тынычлангач, алар:
— Шигырь халык өчен языла!— дип аңлатып җавап бирделәр.
Икенче тапкырымда тагын да көлкегә калмас өчен мөмкин кадәр тыныч кына әйтеп алдым:
— Ә мин аны тәнкыйтьчеләр өчен генә языламы әллә дип уйлый башлаган идем.
Әмма әдәбият тәнкыйтьчесе бу юлы да миннән кычкырып көлде.
Үз ахмаклыгымны кая да куя алмый, аптыраган хәлемдә калдым. Әфәндебез китеп барды. Сүзләребезгә шаһит булып торган бер кеше шунда:
— Артык каты әйттегез! Ай-һай усал икәнсез!— диде.
Инде менә тәмам, башка авызымны да ача алмас дәрәҗәдә көлкегә калганлыгымны төшендем.


АҢСЫЗЛЫК ГАЛӘМӘТЕ
Хикәят
Аңлатып җиткерә алмауның сәбәпләре күп төрле инде ул.
Бервакыт Педагогика университеты әдәбият кафедрасына иптәшләрем белән килеп кергәнмен дә, шунда кечкенә генә утырыш кебек нәрсә оешып, үзем белән килгәннәрне тегеләргә таныштырганмын. Аннары әйткәнмен:
— Сездә әдәбиятчылар юк икән!— дип.
Биш ел узгач, шушы «гөнаһым» кафедра мөдире теленнән күркәм бер мәҗлестә без кебек төртеп чыкты бит. Тәмам үпкәләгән булган.
Ул әйтә:
— Теге вакытта безне шушы сүзләре белән мыскыллады ул!— ди.
Мин әүвәле аптырап калдым, аннары вакыйганың хәтергә уелып калган картинасын барлап, асылын аңлатып бирергә тырышып карадым:
— Сезнең исегездәдер, үзем белән килгән иптәшләрне барчагыз белән дә берәмләп таныштырып чыктым, әмма җавапка үзегезнең кафедра әгъзаларыгыз белән таныштырмадыгыз. Моны әдәпсезлегегез буларак кабул итеп, монда әдәбиятчылар юк икән дияргә мәҗбүр булдым,— дидем.
Сүз шуның белән бетте дә кебек. Аңлаганнардыр сыман иде. Әмма берничә көн үткәч, шушы сөйләшүебезнең шаһиты булган хөрмәтле әфәнделәребезнең берсе:
— Сез элек хаклы, дөресен әйткән булгансыз. Ә аннары, теге көнне — шома чана булып маташтыгыз,— диде.— Педвузда нинди әдәбиятчы булсын, анда әдәбият фәнен укытабыз дип йөрүчеләр генә бар, берничәсен искә алмаганда!
Мин аптырадым да калдым. Әмма аннары:
— Сез аны үзләренә әйтегез, нигә мине аптыратасыз!— дидем.
Аңламады. Әллә аңлата алмадым шунда?

ЮЛӘР ТҮГЕЛ ДИЕГЕЗ
Хикәят
Юләр түгел дип әйтегез инде мине, җә!
Әле яңа гына Айга дип сикергән идем, Чулпан йолдызына барып төштем. Югыйсә кичә генә Марстан җәяүләп, зур газаплар белән кайтып җиттем бит.
Әнә тегендә бер Сыер, бөтен көтүне тизәккә батырам дип, үзе тәмам пычранып-чумып беткән. Янына килерлек тә түгел, шакшы ис.
Менә монда берәү, дошманнарына, үчләшәм дип, энә белән төртә торгач, урындыгыннан авып төшеп киткәнен дә сизми калды. Дошманын кара инде син аның, бер генә җавап бирмәде, һаман ерагая торды. Менә бит кеше ничек хәйләкәр!

УНСИГЕЗ ЯШЬЛЕК СӨЯКСЕЗ ӘБИ
Хикәят
Бервакыт чәйгә җыелдык. Матур гына утырыштык. Ике ир уртасына туры килгән ханым:
— Карагыз әле мине, бер үземә берьюлы икәү!— дип, тәмам сөенечтә әйтеп куйды.
Сазап картайган бу ханымга исә каршы өстәлдәге икенче бер ханым:
— Сөякләреңне җылытып кал!— дип төрттерәсе итте.
Әмма теге ханым да төшеп калганнардан түгел икән бит.
— Ярый да җылытыр сөякләрем калган булса,— дип әйтеп куйды.
Ә ирләргә карап:
— Мин бит әле унсигездә генә!— диде.

СУКЫР БУЛМЫЙ ХӘЛЕҢ ЮК
Хикәят
Кешене кагуның төрле ысуллары бар. Шуларның берсе — аны санга алмау, исәпкә кертмәү. Бу хәлгә эләксәң, бәласеннән котылуның да чарасы бар: син дә аларны санга сукмыйсың, алар сиңа әллә барга, әллә юкка әйләнәләр. Шулай сабыр гына, тыныч кына яши бирәсең.
Берзаман мәҗлестә бер әфәнде, тост әйтеп, өстәл янындагы һәммә кешегә мәдхияләр укып чыкты да, читтәрәк утырган, санга очраклы рәвештә генә кертелгән бер кешегә килеп җиткәч, сүзләрендә төртелеп калып, мантыйк йөгәненнән ычкына алмыйча әйтте дә салды:
— Сезнең хезмәтләрне күрмиләр генә!— диде.
Хәзер инде чәркәләрне «әйдә шуның өчен» дип күтәрергә чакыруның мәгънәсе калмады. Бәлки аның шулай дип әйтәсе дә килгәндер?

ЮНЬЛЕ КЕШЕ БЕЛӘНМЕ ДИГӘН ИДЕМ
Хикәят
Казанның затлы мәктәпләренең берсенә студентларны педагогик практика уздыру өчен алып киләләр. Аларны уку-укыту мөдире каршы ала. Калын гына гәүдәле, елмаеп торган бу ханымны студентлар үзләренең методика фәненнән вузда укыткан доцент апаларына ошаталар. Бу хакта уку-укыту мөдиренең үзенә дә ялагайлык йөзеннән әйтеп салалар. Шунда ул ханым аларга болай дип белдерә:
— Ә, ул доцентыгызга охшатасызмыни?— ди.— Мин әле юньлерәк кеше белән чагыштырасызмы, янәшә куясызмы әллә дип сөенгән идем.
03.12.2009.

ГАДЕЛ БУЛМАГАН КИЛЕШ
Хикәят
Нәфрәт казану өчен күп кирәкме? Аның өчен гаделсез булуың да җитә.
Шулай берзаман үзен бик суфиларча тоткан адәм, канәгать кенә елмаеп, Казый Яхъяга әйтә икән:
— Анда, җәннәттә, Ходайның рәхмәтләрен татыйсыларыбыз бар әле!— дип.
Әмма сүзенә «әйе» дә, «юк» та җавабын ишетмәгән. Ул чыгып киткәч, Казый Яхъядан сораганнар:
— Тәкъсир, нигә бер төрле дә җавап бирмәдегез?— дип.
Ул шунда гына әйткән:
— Адәм баласы никадәр генә диндарлык күрсәтмәсен, әгәр дә гадел кеше түгел икән, аңамы җәннәт насыйп булыр?

КҮҢЕЛЛЕ СӨЙЛӘШҮНЕ БОЗЫП
Хикәят
Әңгәмә эчендә ничектер намус турында сүз чыкты. Бәхәс мәйданында сүзләрен шактый ярыштырганнан соң, дусларым арып туктагандай булдылар. Бу хәл миңа да форсатның килүе билгесе иде.
Әйттем:
— Сез дәүләттә, аның илгә, халыкка мөнәсәбәтендә, төрле дәрәҗә чиновникларның эш-гамәлләрендә намус җитенкерәмәү хакында күп сүзләр сөйләдегез. Аларны хөкүмәтне хәтта намуссызлыкта кычкыртып гаепләдегез. Әмма шуны оныттыгыз, XIX йөзнең бөек фәлсәфәчесе Гегель болай дигән: «Законнардан аермалы буларак намус дәүләттә хокуксыз»,— дигән, ягъни хөкүмәт-дәүләт кануннар ярдәмендә халык белән идарә итә, намус ярдәмендә түгел,— дидем.
Дусларым аптырашта калдылар. Мин сүзләремне дәвам итәргә, хәтта ачыклап дәлилләргә тиеш идем. Юкса хәзер ахмакка чыгарырга гына торалар.
— Намус төшенчәсе, аның зурлыгы, чикләре, йөзе, буе-сыны, дигәндәй, һәркайсыбызда төрлечә. Ул безнең зыялылыкка, теге яки бу кеше алдында бурычлы булуыбызга, кемнәрнедер өнәвебезгә, башкасына бәйле. Намус ул әлбәттә, рухи дөнья төшенчәсе булудан бигрәк, рухилаштырылган табигый дөнья төшенчәсе, ягъни һәркемнең үз күңел дөньясына үлчәп тегелгән күлмәк сыманрак нәрсә диикме? Аңлата алганмындыр дип уйлыйм: намус һәркемдә үзенчә. Һәм менә шул чуар, төрле-төрле төсмерле, аңлашылучы, тоелучы намус ярдәмендә илне идарә итеп булмый. Шунлыктан идеалга омтылыш белән характерланган, әмма бүгенге көннең мөмкинлекләренә үлчәп киселгән-төзелгән законнар нигезендә дәүләт-хөкүмәт эш итә. Моны без «гаделлек» исеме белән атыйбыз!— дидем.
Шунда дусларым шаркылдап көлеп җибәрделәр һәм:
— Абау, профессор әфәнде, тулы бер лекция булды бит бу!— диделәр.— Безнең рәхәтләнеп сөйләшеп утыруны боздыгыз түгелме?

БӘХЕТЕБЕЗГӘ КАЙТЫЙК
Хикәят
— Илне идарә итәр өчен бары тик гадел кануннар гына кирәк диючеләр белән килешеп бетеп булмый. Әмма монда да берникадәр хаклык бар кебек. Мин бит законнарны белмим, сәясәтне санга сукмыйм, шуның өчен дә чиновник та, беркем дә түгелмен,— дип зарланды дустым.
— Ә сез дәүләт чиновниклары, министрлар ил законнарын беләләр һәм санга сугалар дип уйлыйсызмы? Бик каты ялгышасыз!— дидем мин аңа, фикерләренә кистереп каршы төшеп.
Ул аптырашта калды. Фикерләрендә адашуы күренеп һәм аңлашылып тора иде. Шунда:
— Кешеләр асылда җәмгыять һәм ил булып уртак әхлак кануннары барлыкка китерүләре аркасында яшиләр. Алар гүяки язылмаган законнар төсен алалар. Һәр маддәсен дә беләбездер кебек. Әхлак кануннары әдәп законнарыннан тыш була алмый,— дидем.— Әмма дәүләт белән идарә итү законнары кысаларында яши. Җәмгыять — әдәп-әхлак кануннарында, әйе бит! Шунысы кызык, җәмгыять үз кануннарын ныклы итү өчен дингә, йолаларга таяна. Шуның белән үзен хөкүмәткә, дәүләткә каршы куя. Шушы каршылыкта ил барлыкка килә.
Сүзләрем әле генә бетәсе түгел иде. Фикерләремне дин һәм дәүләт мөнәсәбәтенә таба алып китеп, шушы ике дөньяның үзара каршылыкта торуын, дин әһелләре белән дәүләт кешеләренең исә бер табактан ашауларын да сөйләмәкче идем, дустым миннән акыллырак булып чыкты.
— Дин үз юлы белән китеп барсын, дәүләт үзенчә яши бирсен, ә без дөньяның яменә сокланырга җаннарыбызны күнектерик әле,— диде, шушы сүзләре белән тәмам сөендереп.— Әнә ничек күкләр аязып киттеләр, кояш ничек матур елмая, табигатьнең күркәмлегенә исең-акылың китәрлек!
Шунда минем дә күзләрем ачылды. «Һай матур да инде син, дөньялык!»— дидем. Эчке-тышкы дөньяларыма бәхет нурлары тулды.

ХЫЯЛЫЙ ХӘЙРҮШЛӘР
Хикәят
Без үзебезнең гадәти теләк-омтылышларыбызны канәгатьләндерер өчен төрле һөнәрләрне үзләштерәбез, әмма адәм баласының табигате шундый — ул якындагы максатына ирешеп кенә килгәндә, аның өмет офыклары тагын да киңәеп, күңеле үсеп китә дә, шунда рухына дәрт биреп тагын да яңадан-яңа теләк-омтылышлары барлыкка килә. Аларга барып җитү авырлаша һәм ераклаша. Ә кеше туктый белми инде ул. Ниндидер чиксез ярышка чыккан шәхескә әверелә. Синдә инде хәтта намус тойгысы да калмаска мөмкин.
— Байлыкның аның бер хикмәте бар,— дидем дусларыма,— ул, байлык, булдымы, синнән үзен даими кайгыртуны таләп итә, аңа хезмәтләрең дә арта. Әмма без, кешеләр, хәйләкәр дә бит әле, кайгырту хезмәтен башкаларның җилкәсенә салырга гына торабыз.
— Бик рәхәтләнеп шулай яшәр идек әле!— диделәр дусларым, байлыкка кызыгуларын яшерергә теләмичә.
— Инде хезмәтне башкалар җилкәсенә салдыкмы, байлыгыбызны югалтмыйк тагын, ялган белән аны үзләштермәсеннәр дигән хәсрәтебез барлыкка килә. Безне кайгы тәмам биләп ала,— дидем, әйтергә теләгән сүзләремне йомгаклап.
— Шулаймы?— диделәр дусларым, инде бу юлы әллә шаяртырга итеп, әллә инде үртәлүләрен яшерергә теләп.— Ул вакытта безгә байлыкның бер дә кирәге юк икән. Үз башыбызга бәла алып, шул байлык туплаулар аркасында җаныбызны хәсрәткә салган булып!
— Ай-һай,— дидем мин дә, аларның сүзләренә әмма да күңелем булып.— Сезнең кулларыгызга байлыкларны тоттырырга җыенган кеше дә юк бит әле! Хыялланмагыз да!

МЕСКЕН ДӘҮЛӘТ
Хикәят
Кешеләрнең сәләтләре әхлакый көчкә ия, хәтта әйтергә кирәк: сәләт ул — әхлакый көч! Ә дәүләт-хөкүмәт, ил белән идарә итәр өчен әлбәттә, җәмгыятебезнең әхлакый көч сеңерләренең нерв үзәге булырга омтыла. Менә шушы үзәк була алса, ягъни булып өлгерсә, дәүләт тә ил белән чын мәгънәсендә идарә итә башлый. Шуңа күрә дә ул сәләт ияләрен төрле юллар белән барлый, аларны үзенә хезмәткә кызыктыра.
— Кызыкмаганнарын юк итәме?— диделәр.
— Әйе,— дидем,— таптый, изә, сыта...
— Әгәр дә сәләтле кешеләр урынына сәләтсезләрне, ягъни акыл тиресе ябынган сарыкларны тәкъдим итсәләр? Безнең илне беләсез бит инде, һаман шулай була,— диделәр.
— Борчылмагыз,— дип юаттым аларны.— Сез әйткәнчә булуы безгә, халыкка, файдалырак. Чөнки ул вакытта дәүләт тә, хөкүмәт тә илебезнең әхлакый көчләре белән идарә итүдән мәхрүм кала. Җәмгыять дәүләттән өстен чыга. Моның нәрсә икәнлеген үзегез дә яхшы беләсез.

МӘҢГЕ ЯШӘҮ СЕРЕ
Хикәят
— Үлемсезлеккә ирешеп буламы?— дип сорадылар миннән.
Аңлашыла иде. Тормышы авырмы-җиңелме, кемнең дә бүген яки иртәгә генә үлеп китәсе килми. Кешеләр һаман да мәңге бакый яшәргә хыяллана.
— Була!— дидем, катгыйлыгым белән аларны ышандырып.
— Ә ничек?— диделәр.
— Хезмәт белән!— дидем.
— И-и, син дә шул, әллә кайчангы хакыйкатьне әйтәсең икән,— диделәр.
— Әйе,— дидем тагын да, серләрне белгән акыл иясе рәвешендәрәк һаман да үземне тотып.— Хәтерегездәме икән борынгы грекларның ярым кеше, ярым илаһ, ягъни герой дип йөртелүче Гераклы? Аның турында телевизордан «сабын операсы» кебегрәк кино да еллар буе кабатлана-кабатлана күрсәтелде әле. Менә шул Геракл, үлемле бит инде, үзенең күңеле изгелектә һәм яхшылыкта булу аркасында бик күп төрле дөрес гамәлләр башкара, халыкларга игелекле хезмәтләрен күрсәтә һәм шулар нәтиҗәсендә үлексезлеккә ирешә!
— Миф бит бу, әкият! Сафсата,— диделәр, миннән көлеп.— Шуны безгә сөйләмәсәгез!
— Алай икән,— дидем аларга.— Сез әле дару йотып кына, бернинди авырлыксыз, хакларыгызны хакламыйча гына мәңге үлемсез яшәргә теләүчеләрдән икәнсез!

БЕЗЛӘРНЕҢ ЧИКСЕЗЛЕГЕ
Хикәят
Кеше үз табигатен үзгәртә алмый. Әмма үз табигатен җиңгән кешеләр бөеклеккә ирешә. Ә табигатеңне җиңү ул — аны юк итү дигән сүз.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5