🕥 35 minut uku

Өч Аршын Җир - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4587
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2354
34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Кинәт кенә аның борынына бик таныш, бик тәмле, ләкин онытылып барган ис килеп бәрелде. Ул юан, түгәрәк муенын сузып, киң борын тишекләрен киереп һава сөзде. Лапасның ар башыннан килә! Ул башны җирдән түшәмгә кадәр тыгыз такта койма белән томалаганнар иде. Ул үзе утырган муртайган кис­кәсеннән торып, чайкала-чайкала, шунда таба китте. Бер-берсенә ырып кертеп койган такталарны караш­тырып чыккач, ул бер урында, аста, үгез күзе хәтле генә йомры тишек күреп алды һәм калак сөякләрен шыгырдатып шунда иелде. Теге якта түтәл-түтәл итеп, бакча тутырып төн миләүшәләре утыртканнар иде. Кояштан оялып керфекләрен йома торган бу гаҗәеп чәчәкләр әле ачылып бетмәгәннәр, лапас янындагылары, күләгәгә эләгеп, шыпырт кына ачылып мата­шалар һәм үзләренең куе, тәмле исләрен таратып та өлгергәннәр. Әллә иелеп торганга, әллә чәчәк исенә Мирвәлинең кинәт башы әйләнде. Ул, колачын киң җә­еп, тактага ябышты һәм күзләрен чытырдатып йомды...
  Өйләнешкән елларында Мирвәли бала бик көткән иде. һәм кыз булса Миләүшә исемен куярбыз дип, Шәмсегаянына ычкындырып та ташлаган иде. Шун­нан соң Шәмсегаян әллә кайлардан эзләтеп миләүшә орлыгы кайтартты һәм ел саен тәрәзә каршындагы бәләкәй бакчага гөлчәчәкләр утырта торган булды... Алтын шарлар, пигамбәр тырнагы һәм миләүшәләр... Ул аларны су сибеп, утап, туфракларын кабартып, сөеп үстерә иде... Әйе... Миләүшәләр ел саен үстеләр, чәчкә аттылар, тик нәни Миләүшә генә, аларның хыялында әллә кайчан бар, тере кыз, төймә күзләрен елтыратып түтәлләр арасында тып та тып чабып йөргән тере Ми­ләүшә генә юк иде...
  Ул сискәнеп башын күтәрде. Больница болдырына чыгып баскан яшь кенә кыз аңа эндәшә икән.
   • Абый, килегез әле монда!
   • Нәрсә бар?
   • Абый, без бик тәмле ботка пешердек. Юлда ки­леп карыныгыз ачкандыр...
  Мирвәли җирәнеп борынын җыерды: «Чирлеләр боткасы!» һәм баш тартты:
   • Ашыйсым килми,— диде.
  Ни кыландыралар икән алар анда?
  Шәмсегаян үләргә ята...
  Авыл больницасының яшь, үз эшенә чамасыз би­релгән врачы гына моның белән килешергә теләми. Дөрес, Шәмсегаян авыр, фаҗигале тормыш кичергән булса кирәк, аның йөрәге таланган, искергән, көрәшергә көче җитми, әмма ул аңа ярдәм итәргә тиеш! Усал, әрсез үлемне көрәшеп кенә җиңеп була!.. Кешенең бөтен гомере үлем белән көрәшүдән гыйбарәт. Көрәшергә, көрәшергә! Врач шулай уйлый. Врач шулай яши...
  Ул үләргә ята...
  Аның хәле авыр икәнлекне Мирвәлигә генә әйт­миләр. Берсенең дә бу хәбәрне аңа җиткерәсе килми. Сөенечле хәбәрнең генә аяклары җиңел ләбаса.
  Көтеп күпме газапланырга мөмкин?! Тизрәк, тизрәк Шәмсегаян белән сөйләшергә кирәк!..
  Мирвәлинең күңелендә бер генә уй иде. Менә Шәм­сегаянның хәле аруланыр, алар кара-каршы утырып сөйләшерләр. (Югыйсә, кара-каршы утырып сөйләшмисең дип гел үпкәләп йөри!) Аңлашырлар... Күрә торып Мирвәлине җәһәннәмгә илтеп кертергә риза булмас Шәмсегаян... Аз гына хәл керсен иде үзенә, терелеп китсен иде... Моннан, бу яклардан исән-аман ычкынырга гына иде... Юл борчыды ла аны!.. Үз аягы белән поездга кергән кеше ич!.. Терелсен генә, ул аның белән сөйләшә белер!.. Җитәр, булды... Татарстан туфра­гын күрделәр, таныш якларга кайттылар, шул җитмә­гәнме әллә аңа? Карачурага сөйрәлеп барып йөрүдән ни файда? Янып көтеп торган агай-энеләре бармы? Бар ди сиңа, коймак пешереп, табагачларын юллыкка тыгып болгап чакырып торалар! Бар да чыбык очы, тал башы!.. Алары да исәнме әле, белгән юк, язмыш әллә кайларга таратып бетергәндер үзләрен... Юк! Кирәк икән шушы авылда фатир алып бер-ике көн, инде ул гына җитмәсә атнасы белән торырлар, әмма Мирвәли моннан ары бер адым да атламаячак! Бер адым да! Шәмсегаянны да Карачурага җибәрмәячәк! Булды, булып ашты. Җитте! Күңеленең йомшак чагында кайтырга ризалашкан икән, аның күңеле солы кесәле сыман һәрвакыт йомшап торырга тиешме әллә?!
  Кинәт аның башына саллы имән күсәк белән сук­кан кебек булдылар, ул берьюлы исәнгерәп, миңге­рәүләнеп калды: әгәр Шәмсегаян үлсә?!..
  Хатынының авыру икәнен белсә дә, моңарчы Мир­вәлинең күңеленә курку-фәлән килмәде. Киресенчә, Карачурага кайтырга хәйләләп кенә чирлегә сабышып маташмыймы бу хатын, дип уйлый иде ул ара-тирә. Менә алар Казанга кайтып җитәрләр дә Шәмсегаян урыныннан сикереп торыр, көлә-көлә каршысына ки­леп басар: менә күрдеңме инде, мин юри-марый гына яттым бит, дияр. Мирвәли шулай дип уйлый иде...
  Чыннан да, әгәр ул үлсә?!.
  Кызганмады Мирвәли хатынын, киресенчә, аның күңелендәге шик усаллык белән алышынды: «Ни пы­чагыма сөйрәлеп монда кайтырга иде алайса?! Үлгәч кайда аунасаң да барыбер түгелмени?!»
  Ул тып итеп аягына басты, җыерылган күн итек кунычларын тартты һәм эре-эре атлап ишеккә таба китте.
  «Юк, монда үләргә ярамый! Һич!.. Врач белән дә, Шәмсегаян белән дә өзеп сөйләшергә кирәк!»
  Болдырга барып җиткәндә генә ишекне томалаган марляның бер чите күтәрелде, иелеп баягы кыз килеп чыкты:
   • Абый... Хатыныгыз сезне чакыра... Врач та, керсен, диде...
  Чакыра? Врач та ризалаштымы? Үзе бит «керергә ярамый, аңа тулы тынычлык кирәк» дигән иде? Ях­шы... Мирвәлинең хатынына сүзе барын белгән дияр­сең!.. Керер Мирвәли, Шәмсегаянга бирешмәскә, нык булырга кушып чыгар. Терелсен!
  Эх, ялгыз гына сөйләшеп булса иде! Бу кызый да ияреп керә торгандыр әле, врач та күзен тасрайтып карап торса?.. Юк, Мирвәли аларга чыгып торырга ку­шар. Җитәр! Өч тәүлек инде ул хатыны белән ялгыз гына кала алмый... Хатыны белән кеше алдында сөй­ләшергә өйрәнмәгән Мирвәли... Инде бүген, шундый чуалчык уйлар ураганда, үзара гына сүз алышырга ярыйдыр бит аларга?!
  Тукта, ә ул Мирвәлине нигә чакыра соң әле?! Ни булды, нинди сүзләр әзерләде икән?
   • Абый, ишетмәдегезме әллә сез?
  Ул болдыр култыксасына ябышып шактый вакыт уйга батып торды.
   • Ишеттем, ишеттем!
  Алар бергәләп эчкә керделәр.
  Ярым караңгы, салкынча коридорда соры ха­латлар кигән берән-сәрән авырулар күренде. Яңа гына юып чыгарган сап-сары идән Мирвәли басканда шы­гырдап, сыгылып калды. Кыз сәерсенеп артына боры­лып карады. Аның чынаяк тәлинкәсе кебек зуп-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде. Мирвәли идәнне шыгырдатмаска тырышып саграк атлый баш­лады. Буявы купшакланган тар ишеккә җиттеләр, кыз ишек янындагы кадактан ак халат алып, аны сүзсез генә Мирвәлигә бирде. Иңнәре бик тар, җиңнәре курач иде халатның.
   • Менә монда.
  Мирвәли кечкенә генә бүлмәгә барып керде. Бүл­мәдәге бердәнбер караватта, аркасы белән мендәргә сөя­леп, кызарган йөзле, яшәреп, чибәрләнеп киткән Шәм­сегаян утыра иде. Карават янында шул ук озын буйлы, нәзек врач басып тора һәм йомшак кына тавыш бе­лән Шәмсегаянны тыныч булырга, азрак сөйләшергә үгетли иде. Шәмсегаян исә, ире кергәнне күрсә дә, сүзләренең тәменнән аерыла алмыйча һаман сөйләнә иде:
   • Безнең халыкның борын-борыннан җир инде аның!.. Үзем дә менә яшь чагымда кыр эше өчен үлә идем!.. Яз җитсә, өйгә керәсе дә килми иде. Кыен бит үзе, авыр... Урак өстендә унсигезешәр көн оекны са­лырга вакыт булмый иде... Эштән кайтасың да ава­сың! Барыбер күңелле иде... Ул сабан уракларын әйтсәңме?.. Юкка гына безнең бабайлар иң яраткан кошларын сабан тургае дип, иң кадерле, күңелле бәйрәмнәрен Сабан туе дип атамаганнар шул... һай, күңелле уза торган иде шул Сабан туйлары!..
  Врач тагын аны бүлдерде, бер-ике сүз белән генә сабан туйларының хәзер дә әйбәт узуын, тик элгәрге елларга караганда күп кайтышрак икәнлеген әйтеп алды да Мирвәлине чакырды.
   • Мондарак килегез, якынрак. Тик озак сөйләш­мәгез, ярыймы? Аңа хәзер ял кирәк, ял!
  Ул авыр күз кабакларын кагып кына артык күп сөйләшмәскә ризалашты һәм Шәмсегаянга якынрак килде. Хатыны күңелсез генә аңа күтәрелеп карады, рәхәт минутлардан аерыла алмыйча, юк җирдән сүз табып, әле тәрәзә каршысындагы алмагачлар турында, әле урамнан тын гына узып киткән малайлар хакында сорашкалап, врачны шактый вакыт үз яныннан җи­бәрмичә торды. Врач та аны ташлап чыгарга уңай­сызлана, бер-ике сүз белән генә җайлап сөйләшүне ял­гап бара иде.
  Менә бүлмә тынды. Врач ишек төбендә күләгәдәй шым торган кызны ияртеп чыгып китте. Бусагага бас­кач, ул тагын Мирвәлигә эндәште:
  — Зинһар, озак юанмагыз, ярыймы?
  Ниһаять, алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә кал­дылар. Мирвәли авыр сулап куйды, чигәсен кашыды, җилкәсен җыерды, сүз таба алмады. Авыруларга бердәнбер дәва, гади кешеләр тәкъдим итә ала торган иң шифалы даруның тәмле тел, дәртләндерү, юату икәнлеген Мирвәли бик яхшы белә иде. Тик тәмле сүзләр әйтергә аның теле әйләнмәде, андый сүзләрне ул әллә кайчан оныткан иде. Карады да катты. Алайга китсә, үзе чакырды бит, үзе дәшсен!..
  Тик Шәмсегаян да дәшми, почмакка, почмактагы такта тумбочкага, тумбочка өстендә, гади пыяла ше­шәгә утырткан чәчәкләргә озак кына карап тора... Уйлый, уйлый... Фикерен җиңел генә, кыска гына аңла­тырлык җайлы сүзләр эзли...
  Сүзен таба алмагач, ул авыр гына күтәрелеп кара­ды, күзенә ниндидер моңсу шәүлә төшкән кебек булды, ул бик гади генә итеп:
   • Мирвәли, мин үләм,— диде.
  Чалт аяз көнне шартлап киткән яшен кебек бу сүз­ләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар. Ул, тонык, сүнгән күзләрен Шәмсегаянга текәп, бу сүзләрнең, мәгънәсен аңларга тырышты: шаярта­сыңмы син? Ничек була инде бу? Үлмим, үлмим дип ышандырып кайт та, мә сиңа! Нәрсә дигән сүз инде бу? Аңлатып бир!..
   • Сакалың бик җиткән, әйбәтләп кырын... Яшел чемоданда яңа чалбарың... Буй-буй күлмәгең белән шуны киярсең... Каткан өс белән йөрмә... Күмәчләр искергәндер инде... Читкә ташлама, синең андый гадәтсезлегең бар... Атлары бардыр әле... Үзең карар­сың тагын...
  Аңлатуың шушы булдымы, Шәмсегаян юньсез?! Үләм диген дә — сакал... күлмәк... Күмәчләр! Чәнче­леп, кырылып бетсен алары!
  Шулай уйласа да, Мирвәли хатынына бу юлы уйлаганын әйтә алмады.
   • Ни сөйлисең син, Шәмсегаян?
   • Кирәген сөйлим.
   • Ни сөйлисең?!.
   • Сөйләшәсе иде дә... Мирвәли... Сүзләр юк! Шу­нысы аяныч... Гомереңнең бер саплам җеп кебек кыс­ка калганын сизәсең, ә сүзләр юк... Синең белән сөй­ләшү дә онытылган, үпкәләмә!
  Ул тынды, ике кулы белән ботларын, янбашларын тотып карады.
   • Ничек булып чыга соң инде бу?!
  Шәмсегаян җавап бирмәде, кулы белән Мирвәлигә үзе янында, караватта урын күрсәтте:
   • Утыр әле шунда... Мондарак кил... Мин чирли башлаганнан бирле минем яныма килгәнең дә юк... Ябыкканмынмы?.. Әйе... Вагоннан да чит куллар кү­тәреп чыкты... Ә син...
  Карават йомшак, Шәмсегаянның тәне кайнар, ут кебек яна иде.
   • Тагын үпкәләргә тотынасың!..
  Шәмсегаян аның соңгы сүзләренә бөтенләй игъти­бар итмәде.
   • Мирвәли,— диде ул үтә йомшак, үтә җылы итеп.— Соңгы сүзем, васыятем шул: мине Карачурага алып кайтып күм.
   • Карачурага? — диде Мирвәли коты чыгып.
   • Әйе... Каңгырап, читсенеп җитәрлек йөрдек. Һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән.
   • Юк сүзләрең белән нигә җанны кыйныйсың әле син?.. Кыяфәтең бөтенләй үзгәргән, менә ныгып ки­тәрсең әле, савыгырсың... Мин бит синең янга бөтенләй башка нәрсәләр хакында сөйләшергә кергән идем.
   • Нәрсә хакында ул, Мирвәли? — диде Шәмсегаян сагаеп.
  Ул бераз уйланып торды да, әйтмәскә булды:
   • Терелгәч инде, терелгәч! — дип кенә котылды. Шәмсегаян көлемсерәп башын чайкады һәм бая әйт­кән сүзләрен кабатлады:
   • Карачурага алып кайт! Үзең дә шунда кал!..
   • Үзем дә?!
   • Авылдашлар икебезне дә сыендырырлар әле... Минем турыда аларга күп итеп сөйләрсең... Ташка язган исемем дә кеше күзенә күренеп торырлык булсын! Кара аны, иренмә, һәммәсен җиренә җиткереп эшлә. Онытмаганнардыр әле. Гәрчә бик күптән бит инде... Утыз ел! Утыз ел күп гомер бит, ә, Мирвәли? Җиргә яңа буын килгәндер... Синең белән мин күрми дә калдык аларны... Күп гомер...
   • Бик күп...
  Сак кына итеп ишек шакыдылар, Мирвәли боры­лып карады: тар гына ачылган ишектә теге кызның зур күзләре яна иде.
   • Чыкма әле,— диде Шәмсегаян. Мирвәли кызга ияк какты да Шәмсегаянга текәлде. Ул ниндидер көч, терәк эзләгән кебек аның кул аркаларын сыйпады һәм аңа таба елышып:
   • Зыяратта Имән урамы ягындагы почмакта нарат белән кочаклашып үскән каен бар... Дәү нарат, тар­маклы! Риза булсалар, мине шунда җирләрсез... Әле Карачурада чакта, зыярат яныннан үткәндә, мин гел шуларга карый идем. Дәү наратка сыенып үскән ка­ен... Без икәү шулар кебек яшәрбез дип уйлый идем мин...
   • Врач нәрсә диде соң?
  Мирвәли каушады, изүен ычкындырып көрсенеп куйды.
  — Нәрсә әйтсен,— диде Шәмсегаян маңгаен җые­рып. Ул тырыша инде. Юата! Дарулар бирде, укол­лар кадады... Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем... Киләчәктә җан авырулары булмас диләр... Кем белсен... Булмасын иде дип телим... Карачурага үз аягым белән кайтып сәлам бирә алмадым. Хуш­лашмыйча чыгып киткән идек бит... Бүреләр төсле, кара төнне, качып... Әрнерлек тә бар бит!
  Тагын ишек шакыдылар.
  Әдәп белеп, йомшак кына кагылып киткәннәр иде, Мирвәли чәчрәп, сискәнеп китте.
   • Чыкма әле,— дип ялынды Шәмсегаян.
   • Күптән булган хәлләрне искә аласың син бү­ген,— диде Мирвәли аптырап.
   • Әйе, күптән... Ләкин булган хәлләр бит! Шуңа күрә син кайтып безнең уртак гаепне йол: агай-энеләрне барлап йөреп чык, берсен дә онытма, һәммәсенә сәлам тапшыр... Шәмсегаян бик сагынды диген, бик! Күчтәнәчләр чемоданда, үзең белеп өләш... Бала-ча­ганы мәхрүм итә күрмә... Ә хәзер пәрдәне тарт әле, Мирвәли...
  Ул урыныннан торып пәрдәне бер якка тарта баш­лады, җил кагып ачмасын өчен астан да кадак белән беркетелгән юка батист ертылып ук чыкты. Ире ар­тыннан күзәтеп торган Шәмсегаян яратмыйча башын чайкады:
   • Ертып ук чыгардың... Кулың каты шул синең, чытырман кул, тотсаң — өзәсең...
  Пәрдә артында уйнап торган наян нурлар бүлмәгә кереп тулды.
   • Карачурада да шундый ук көндер... Борчак алырга әзерләнәләр булыр... Уракка төшәргә... Шәм­сегаян кайтыр дип берәү дә көтмидер, берәү дә исенә кертмидер!.. Сагынып та тормыйлардыр... Яшәмәгән дә кебек! Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә... Юк, Мирвәли, без синең белән артык аяусыз, кадерсез булганбыз...
  Гомере буе хатыны белән болай сөйләшмәгән Мир­вәли сәерсенеп кенә аны тыңлый, аның нидер эшлисе, менә шушы авыр, ялыктыргыч минутларны өзәрлек берәр ысул уйлап табасы килә. Ичмасам врач керсен иде, яисә теге кыз! Ишекне булса да шакысыннар иде, бүлдерсеннәр иде!..
   • Карачураны менә шушы якта диде врач... Мин сораштым инде! — диде ярым пышылдап Шәмсегаян,
  һәм Мирвәлигә мөмкин кадәр якынрак килергә ты­рышты. Карават тар иде, уңайсыз иде.— Кара, мине монда калдырма... Карачурага алып кайт, үзең дә шунда кал... Сукбай кебек япа-ялгызың читтә йөр­мәссең инде... Синең тамырың анда, туган җирең, нигезең... Илле сигез генә чакрым диләр!.. Әнә шунда гына ич ул!..
  Шәмсегаянның көчсез, каны качкан ак кулы аю­дай дәү Мирвәлине урыныннан куптарды, ул тәрәзә яңагына килеп сөялде, еракка, урам аша күренеп тор­ган кырларга карады. Шактый басып торды ул, шак­тый... Аннан җәһәт кенә артына борылды.
   • Шәмсегаян!.. Мин анда кайта алмыйм! Ярамый. Кыстама, көчләмә мине... Ярамый!
  Шәмсегаян сәер генә озынаеп тар караватка сузыл­ган иде, эндәшмәде.
   • Шәмсегаян!!.
  Дөбер-дөбер килеп, больница каршысына автома­шина килеп туктады. Аннан, ашыга-ашыга, ак халат­лы кешеләр төште. Районнан килгән врачлар иң каты авырулар ята торган бәләкәй палатага кергәндә Шәм­сегаян дөньядан киткән иде инде...
  Сүзсез, күз яшьсез катып калган Мирвәлине ике ягыннан җитәкләп, көчләп диярлек, ишегалдына алып чыктылар. Районнан килүчеләргә яшь врач белән бергәләп үлемнең кайчан, ни сәбәпле килеп чыгуын ачык­лаудан һәм күмәргә рөхсәт бирүдән башка эш калмаган иде инде... Мирвәли канаты талган карт бөркет сыман озак кына баягы кискә өстендә утырды. Халатын салгач тагын да озынаеп киткән яшь врач аның янына килде.
   • Абый...
   • Ә?.. Нәрсә бар?
   • Безнекеләр районга кайталар. Әйләнеч булса да, алар мәрхүмәне Карачурага озатып куярлар. Без килешендек.
   • Карачурага дисең инде?.. Син дә шуны тәкрар­лыйсың!
   • Шунда кайтабыз дигән иде ул...
   • Шунда шундасын. Тик мин алар белән кайт­мыйм.
   • Нигә?
   • Шулай.
   • Алайса үзебезнең машина белән озатабыз.
   • Синең машинаң да кирәкми.
   • Нигә?
   • Ат бир син миңа, ат!.. Инде гомерен азга гына саклап кала алмагансыз икән, хет атыңны кызганма! Врач беравык кына уйланып торды.
   • Олаучы да, ат та бирербез.
   • Олаучың да кирәкми... Ялгыз алып кайтам мин аны! Курыкма, атыңны урламам.
   • Курыкмыйм мин.
   • Кирәк дисәң документларымны калдырам... Аңла, хәзергә тере кешеләрне күрәсем килми минем... Курыкма, атыңны үтешли кертеп чыгармын. Озакка кайтмыйм мин анда! Тиз борылырмын, бик тиз. Шу­лай тиз кирәк! Ә хәзер озат мине!.. Безне... Тартырга тәмәке тап та озат. Атыңны бая күргән идем... Акбүз ат... Чибәр ат!
  Врач чалбар кесәсеннән бер кап папирос чыгарып бирде һәм документ кирәк түгеллеген аңлатып баш чайкады...
  Капка төбендә, баягы алама койрыклы эт янына утырып, чебиле аяклы, сипкелле битле малай елый...
  Борчак чәчәге төшкән бизәкле күлмәк кигән яшь кызның чынаяк тәлинкәсе кебек зур күзләреннән эре- эре яшь бөртекләре тама...
  Ишегалдын иңләп искән җил, миләүшә чәчәкләрен кочаклап, аларның хуш исләрен урамга таратырга чыга...
  Йомшак печән, күккүзләр, тукранбашлар, сарутлар тутырылган арбада җәйрәп, йомык күзләре белән туган җиренең зәңгәрсу-кызыл күгенә карап Шәмсе­гаян ята...
  Мәет барын сизенгән акбүз ат пошкыра, тоягы белән җирне казый, вак-вак кара җир кисәкләре куркынган кошлар кебек аның аяк астыннан атылып чыга...
  Кояш кыздырып җылыткан капка баганасына то­тынып, озын врач, санитарлар озатып калалар. Арба тәгәрмәчләре урам буйлап тигез генә, сүзсез генә тәгәриләр. Ямь-яшел йомшак чирәмдә тезелешкән ап-ак казлар өстеннән Мирвәлинең дәү, кап-кара күлә­гәсе үтеп китә...
  3
  Иң элек урам-тыкрыклар ясап тигезле-тигезсез дә, аркылы-торкылы да сузылган киртә-корталар, баш­ларына балчык чүлмәкләр, бала чүпрәкләре, иске ураклар эленгән, колмаклар сарылган читәннәр күздән югалдылар; аннан уңган кызыл флаг эленгән, муртайган такталы янгын каланчасы һәм эше юклыктан моңаеп, терсәкләре белән яңагына таянып торучы пожарник күренмәс булды; иң соңыннан гына авылның төрле почмакларында — буа ярларында, күпер төпләрендә уйдык-уйдык утырган эре сөякле, юан кәү­сәле тупыллар кичке дымсу рәшәгә уралып беттеләр.
  Авыл артта калды...
  Ул, исемен дә сорарга оныткан авылны чыкканнан соң, бер мәртәбә дә артына борылмады. Алай гынамы, кешеләр очраганда, кызыксынучан күзләре белән аның буй-сынын, арбасындагы сәер йөкне капшаганда ул күтәрелеп тә карамады, аларның кыяр-кыймас биргән сәламнәрен дә алмады. Кемдер, көчле рухлы берәү, аны туктатыр да, болай да тәнендә чак эләгеп, дерелдәп торган җанын өшетерлек итеп нык, усал та­выш белән:
  — Әй, кая барасың син болай? Кем син?! — дип кычкырыр төсле иде.
  Туктатмасыннар гына, сорамасыннар гына!..
  Ләкин берәү дә кычкырмады, беркем дә аны тук­татырга маташмады, һәркем үзенең кичке эшен тә­мамларга ашыга, кешеләр бер минутка гына тукта­лалар, Мирвәлигә карыйлар һәм үз юлларына китәләр иде. Ат юл тузанын кагып, шапы-шопы китереп, күн­дәм генә атлый, аның эре адымыннан калышмас өчен, Мирвәли ике кулы белән дә арбаның шомарып, ялты­рап беткән сөяк төсле арт карамасына ябышып бара иде.
  Ат та, ул да көнбатышка, Карачурага атлыйлар...
  Карачурага илле сигез чакрым диделәр...
  Яшел чемоданда яңа чалбары... Иске чемоданда күчтәнәчләр....
  Алда билгесезлек. Алда илле сигез чакрым.
  Күпме бу? Ерак арамы? Зур санмы илле сигез?
  Илле сигез...
  Быел аларның икесенә дә: Шәмсегаянга да, Мир­вәлигә дә илле сигез яшь тулды...
  Илле сигез чакрым күбрәкме, илле сигез елмы? Ча­гыштырып карап буламы аларны?.. Илле сигез чак­рымны, шәп барганда, бер төндә үтеп булыр... Авылны тиз чыктылар бит, атның адымы шәп... Менә ул артта ук калды... Авыл... Больница... Болдыр култыксасына кемдер пәке белән чокып «сөям» дип язган... Нигә миләүшәләр төнлә генә ачылалар икән? Эштән ваты­лып кайткан кешеләрнең арыган күңелләренә аз бул­са да шифа, бәрәкәт булсын өченме? Бәлки гашыйклар куанычынадыр?..
  Илле сигез чакрым... Менә шулай артыңа боры­лып карамыйча да, башыңны күтәрмичә дә үтеп була инде аны...
  Илле сигез ел... Нигә, Мирвәли илле сигез еллык гомерен дә артына борылып карамыйча үткәрә алды ич! Нигә борылып карамады икән ул? Илле сигез ту­луын да нигә менә бүген генә, шушы урында, япан кырда исенә төшерде?.. Нигә артына борылып карарга шүрли соң ул? Кем сагалый аны?.. Нәрсә?.. Кайчан башланды соң бу курку?..
  Ул да әнә теге чуар атка төялеп көлешә-көлешә кайтучы малайлар кебек үк шук, наян бер малай иде ләбаса! Ул да менә шушы тузанланган киемнәр кисә­ләр дә чибәрлекләрен бер дә җуймаган сылу егетләр кебек кискәдәй нык зифа егет иде бит!
  Һәм нигә ул печән өеп кайтып килүче хуш ис аң­кып торган менә шушы авыл картлары, чордаш ил агалары кебек көләч һәм ваемсыз шат түгел?
  Нигә?
  Илле сигез чакрымны үтәргә кирәк, ә илле сигез ел артта калган. Ул ярым пышылдап «илле сигез, ил­ле сигез!» дип кабатлый башлады. Бу сан күңелдәге бар уйларны, хисләрне кысрыклап чыгарды. Башын калкытты исә ул күз алдында уйнаган бишле һәм сигезле цифрларны гына күрде... Ат дугасын да си­гезле итеп бөккәннәр, юл буендагы үләннәр дә я биш­ле, я сигезле булып бөкрәйгәннәр... Ул күзләрен йом­ды һәм баш-башлары сигезле итеп бөгеп кадакланган арба карамасына ябышты...
  Бәләкәй генә үр төштеләр. Ат терек-терек юртып алды, шулай да ул Мирвәлигә артык акрын бара ке­бек тоелды, ул күзләрен йомган килеш кенә атка эн­дәште.
  — На, бахбай!
  Юл бәрәңге җирен телеп барды-барды да бодай ба­суына килеп керде.
  Юл, борыла-сарыла, үзәннәрне, чокыр-чакырларны, таучыкларны үтте. Үзәннәр буйлап саз исе аңкытып җылы, дымсу җил ага иде. Әле бик бәләкәй чагында, кичләрен кырдан эштән кайтканда шундый җылы агымга килеп кергәч, әтисе аңа: «Бу җылы будыргыч һаваны шайтаннар җибәрә. Алар колакларын шәңкәйтеп әнә теге тирән чокырда утыралар да иманлы кешеләрне күргәндә көрсенәләр. Бу аларның тыны. Шуңа күрә авызыңны бик ачып иснәп барма, фу-у, җылың үзеңә булсын! дип кире өр»,— дип аңлаткан иде.
  Бәләкәй чак бар иде бит. Әтисе дә бар иде. Каян искә төштеләр әле болар? Күңел почмакларында юы­лып бетмәгәннәрмени ул хатирәләр?..
  Үз-үзенә гаҗәпләнеп, ул баралмас булды, тукталды. Уйларына аз гына ачыклык, тәртип керүгә, үткәннәр искә төшә башлады. Нигә алай?..
  Бөтен гомерен артына карамыйча, аллага мең шө­кер, әле иртәгә дә көн бар, ул көн дә тулаем безнеке, гомер алда әле дип яшәгән кеше — Мирвәли үткән­нәрен искә төшерәме?..
  Гаҗәп хәл иде бу, бик сәер хәл иде, үтә сәер.
  Барыр урынның — Карачураның да, юлның да билгесезлеге, иртәгәсе көн хакында, авылдашлары хакында уйлаудан куркып кына, артына борылып карарга һәм үткәннәрне казып чыгарырга мәҗбүр булды түгелме соң ул бүген?.. Бу күнегелмәгән ят ха­ләт, ят хис үзеннән агып килгән җылы, куе һава кебек аны сарып, чолгап алды, ул барган саен хатирәләр болытына тирәнрәк күмелде, уралды. Һәм менә шунда гына үзе өчен коточкыч бер хакыйкатьне ачты Мир­вәли: инде курыкмыйм, теге чакларда җанны биләгән шүрләү, шигәюләр тәмам һәм мәңгегә онытылды, хәзер мин җир җимертеп яшим дип үзен үзе ышандырулары бары да сабын куыгы кебек шартларга гына торган икән! Йөрәк кагып яшим дип үзен үзе са­быйларча юаткан Мирвәли, артына, гомеренең үзе кичкән ягына борылып карауга ук куркып, имәнеп китте...
  Үзе белән үзе беренче тапкыр очрашу куркытты аны! Үткән гомере караңгы әрем сабаклары артында посып торган шөкәтсез өрәк, бүкәй кебек нурсыз, куркыныч, шыксыз булып күренде аңа.
  Каны туңып, тәне куырылды...
  Илле сигез еллык гомереңне илле сигез чакрым арада гына як-ягыңа таратып үтеп булмый икән.
  Моңарчы Мирвәли, нинди дә булса кирәксез уй миеңне томалый икән, андый чакта шул уйны бик ныгытып, тоташтан уйларга кирәк, шунсыз аннан котылу әмәле юк дип инанып яши иде... Хәзер исә, менә онытам, менә котылам, бөртеген дә хәтер санды­гында калдырмыйм, барын уйлап бетерәм дип ника­дәрле чәбәләнсә дә, тыпырчынса да, үткәннәр аның якасыннан чормап тоттылар да үзләре белән ияртеп, сөйрәп артка киттеләр.
  Ул, дерелдәп, кипшергән иреннәрен ялады. Ерак юлларда адашып, кара төннәрдә саташып, төшләнеп беткән, телдән калган сырхау, бәхетсез кеше итеп тойды ул үзен. Һәм курка-курка гына, кан калтырап, күңеленә килгән беренче сүзне кычкырып әйтеп ка­рады.
   • Шәмсегаян...
  Ат, миңа дәшәсеңме син, сәер юлчы, дигән сыман күзен кырынайтты, юлда утырган кош сискәндереп пырылдап кыр өстенә очты. Дәү, иләмсез канатларын тавышсыз гына кагып-кагып ярканатлар бөтерелде. Тау бармы әллә биредә? Каян килеп чыкканнар алар ярканатлар? Ничә чакрым үтелде икән?
  Ул тагын:
   • Шәмсегаян!— дип эндәште һәм үз тавышын үзе танымады. Ниндидер моңарчы сизелмәгән сагыш, кимсенү, түбәнсенү, юксыну бар иде анда. Ул кинәт кенә башын артка чөйде һәм ап-ак җәймәгә төренеп арбада шым гына яткан хатынына таба иелде.
   • Шәмсегаян!..
  Табигый буларак, үткән көннәр белән күңелгә хатыны килде: гомеренең иң зур өлеше аның белән үтелгән, бергә кичелгән иде...
   • Карачурага кайт дисең син... Шунда кал дисең, Шәмсегаян... Менә кайтып барабыз... Кайчан исә бу юлларны үтәрмен дә Карачурага кайтырмын дип һич тә уйламый идем инде мин. Күрәсеңме, кич булды... Иртәгә дә көн чалт аяз булыр, боерган булса. Кояш бик кызарып, моңаеп баеды... Ут кебек яна иде ул, сиздеңме икән син?.. Без барасы юллар әнә шунда, кояш баешында инде... Шунда диделәр... Карачура... Хәтереңдәме, син авылның иң матур, иң сылу кызы идең... Мин Нөркәй ярминкәсенә киткәч, сине Түбән авыл егетләре урларга йөри икән дигән хәбәр ишет­терделәр. Шуны ишеткәч, әткәйнең акбүз айгырына менеп алдым да ярминкәне ташлап авылга чаптым! Ничек? Мирвәлидән узып кыз алыргамы?.. Булмый торсын әле! Дус егетләр белән Түбән авылларның тәҗе, камыт бауларын тураклап бетереп, үзләрен җир кү­мере ясап тукмап җибәргән идек без. Мирвәли юлына аркылы төшәргә йөрмәгез яңадан!.. Хәтереңдәме, тәртә араларына үзләре җигелеп трантасларын сөйрәп, авыл буйлап ничек кирегә чапканнар иде алар! Адәм көл­кесенә калганнар иде! Әй-й-й, Мирвәлигә каршы чы­гарлык егет бар идеме әллә авылда?.. Авылда гына­мы?.. Тирә-якта бер иде шул ул... Сабан туе батыры иде... Исеңдәме икән, икенче көнне син туганнарга, Имән урамына чыгып бара идең. Кулыңда бәләкәй генә төенчек, ярминкә күчтәнәче, имеш... Башыңда бөрчекле яулык, өстеңдә бәбәйтәкле яшел күлмәк иде... Безнең тыкрыкка җитүгә мин сине күтәреп алып үзебезгә алып кергән идем... Син бер дә карыш­маган идең, Шәмсегаян. Әткәм-әнкәм рәнҗер дип кенә үксеп-үксеп елаган идең... Әнкәй сине юатып кәрәзле бал белән чәй эчерткән иде... Онытмадыңмы икән, ул кичне мин капканы арба кендеге белән бикләгән идем, этне бәйдән ычкындырып, ак келәткә, үзебезнең ян­га, корулы мылтык алып кергән идем. Мылтык атарга да, эттән талатырга да туры килмәде... Кызганыч! Ә мин кемнәрнеңдер, Түбән авыл егетләренең, бөтен туган-тумачаңның сине йолып алып китәргә тыры­шып, җыелып, коралланып килүен бик, бик теләгән идем. Мирвәлинең беркемнән дә курыкмавын, аның кем икәнлеген нәкъ менә сиңа бик тә күрсәтәсем кил­гән иде ул чакта!..
  Тик ул төнне безне берәү дә борчымады... Келәт почмагында тычкан кыштырдагач кына: «Мирвәли җаным, нидер кыштырдый, тычканмы шунда, кур­кам!» — дип таң алдыннан мине уяткан идең... «Ха-ха-ха дип озак көлгән идем мин». «Син тычканнан куркасыңмы? Тычкан түгел, арысланнар, өере белән ач юлбарыслар килсен, курыкма!» — дип ярыла-ярыла шаркылдаган идем мин... Оныткансыңдыр да инде, әтиең карт иртә таңнан, көтү кууга безгә килеп җит­кән иде. Бүгенгедәй күз алдымда, аягында иске ча­бата, мескен бүрек, өстендәге киеменең элә-танагы калмаган иде. Юк, сугышырга килмәгән иде ул, ызгы­шырга да нияте юк иде... Йөзлектә озак кына оеп утырган иде, мескен... Хәле калмаган иде... Язмыштан узмыш юктыр, Мирвәли кияү, кызыбыз бер генә, алла хәерле итсен, синең өчен дә бердәнбер булсын, кадер­ләп кенә тот, зинһар, дип ялынган иде, бахыр...
  Мирвәли тынып калды, кара-кучкыл күләгәләр тирбәлеп, кыр өстендә шашып-шашып бытбылдыклар кычкыра иде. Биектә, күгелҗем күк белән кара җир тоташып, юка пәрдә эленгән урында, утлы күзләре белән кырны капшап бер машина чыкты да тиз үк эреп югалды. Кайсы яктадыр иренеп кенә этләр өрәләр иде. Юлның бер ягында тау иде ахрысы, өем-өем торган ташлар һәм алар янында куерып үскән үлән тубаллары караеп калды...
   • Шәмсегаянның әтисе, авызындагы кара канны йотып булса да, ризалашты, тик менә Мирвәлинең үз әтисе... Шәйхразый бай...
  Ярминкәне ташлап киткән өчен болай да Мир­вәлигә кызып кайткан Шәйхразый, улының авылда иң ярлы кешенең кызын алуын, аны да ябыштырып чыгаруын ишеткәч тә, иң элек, бисмилласы дип, хаты­нының яңагына берне чалтыратты да Мирвәлине ча­кыртты.
   • Сиңа ике генә юл: я уйнашчы өтегеңне бүген үк тараклап аерасың, я аның белән өйдән чыгып ки­тәсең! Китәсең икән, бел: күзеңә кырып салырга бер мыскал байлык бирәчәк түгелмен! Сүзе кыска иде ка­рун картның... Мирвәлинең җавабы аннан битәр кыс­ка булды:
   • Ярар!
  Ул Шәмсегаянны ияртте дә авыл читенә, япа-ялгыз, ничарадан бичара тереклек кылып азапланган ятим карчык Таифә йортына барып урнашты. Шәйхразый йортыннан сыңар җеп тә алып чыкмады Мирвәли. Юк, аламы соң! Горур иде ул, егет кеше иде!..
  Яшь кияү белән яшь кәләшнең, бәләкәй генә тө­енчек тотып (Шәмсегаянның күлмәк-күнчеге иде төенчектә!) бай капкасыннан текә генә чыгып китүләрен әнкәсе үкереп, әткәсе тешен кысып янап, каргап тә­рәзәдән карап калдылар.
  Шәйхразый бай йортыннан чыгып китүләренә Шәмсегаян чиксез шатланды, чамасыз сөенде, куанды! Ярата иде шул ул Мирвәлине! Таза, көчле егет иде Мирвәли... Чибәр иде! Аның ярты арба печәнне өч җәпле агач сәнәк белән элдереп алып, күз дә йоммый­ча, биек кибән очына чөюләрен күрсәң... Бай йортын­да үссә дә, кечкенәдән эш арасында уралып, хезмәтне сөя иде ул, бер генә минут та тынмый иде. Өй арасын­да урала, кыр эшеннән башы чыкмый, өмәләргә, күр­ше-күләнгә ярдәмгә дә беренче булып барып җитә иде. Сүгә иде, эт итә иде андый чакларда улын әткәсе!
  Шәмсегаян эш арасында мәхәббәт, куаныч тулы күзләрен иреннән ала алмый, алсу бармак очлары белән генә аның янып торган кайнар беләгенә кагыла. Иреннәре ят колаклар ишетмәслек итеп сак кына пы­шылдыйлар:
   • Синең кебек үк баһадир улым булсын иде минем, Мирвәли!
  Мирвәли ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая һәм хаты­нын тәмам оялтып, кешеләргә ишеттереп аның сүз­ләрен куәтли:
   • Нәкъ синең кебек үк сылу, зур кара күзле кы­зым булсын иде минем, Шәмсегаян...
  Карун, холыксыз атасы йортыннан китүгә Мирвәли үзе дә куанмадымы әллә?..
  Ничек матур, һәйбәт яшәп киттеләр алар Таифә йортында! Иң элек карчыкның өен сипләделәр. Чуал буеннан бәрмәнчекле тал чыбыгы ташып өйалды үрделәр, аны кызыл балчык сылап җылыттылар. Бәлә­кәй генә лапас-кура әтмәлләделәр. Сәке такталарын яңага алыштырдылар. Беркөнне Мирвәли чормадан иске кабык бишек табып төште. Аны чистартып юып, кагып, ямаштырып көлешә-көлешә урынына менгереп куйдылар: «Көтеп ятсын әйдә!» Дөньядагы үзгәреш­ләргә, авылдагы имеш-мимешләргә әллә ни колак салмыйча гына, үз хәлләреннән бик канәгать, риза булып, икесенең дә күңелләренә мөлдерәмә тулган мәхәббәтне юмарт бүлешеп, кайгы-хәсрәтсез яшәделәр алар...
  Йортлы-җирле, атлы-тунлы гаиләдә туып, иркенлектә-муллыкта үскән Мирвәли кәҗә савып кына яшәргә риза булырмы дип, Шәмсегаян башта эчтән сызып, көеп йөргән иде, хәвефләнүләре юкка булды, ире авызын ачып бер мәртәбә дә зарланмады.
  Балалары гына булмады аларның!
  Моның өчен үзен гаепле санаган Шәмсегаян бор­чылып, бәргәләнеп яшәде. Ул Мирвәлигә әйтмичә генә күрәзә карчыклар янына барды. Күзләреннән кайнар яшьләре акса акты, әни буласы килеп, ирен сабый белән куандырырга омтылып, толыпка төренеп усак гөмбәсе ысы астында сәгатьләр буе буылып ютәлли- ютәлли тиргә манчылып утырды... Боларның барын да белеп йөрде Мирвәли, әмма хатынына каршы килмәде, бала булуны ул да бик тели иде. Шәйхразый карт, мин каргадым аларны, хатыны шуңа күрә бала­га узмый дип яман хәбәр таратты...
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.