🕙 2 minut uku

Нуры Содур (өзекләр)

Süzlärneñ gomumi sanı 238
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 160
54.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Күңелләр Нуры Ләкин Күкрәкләр Нуры
  
  (өзекләр)
  
  Гаделлек турында
  
  Гадел бабын бу урында аңлатып,
  Шаһ гаделлеге турында сүз атып,
  Сөйлим гадел өстенлеген, тыңлагыз,
  Олы-кече, аны бар да аңлагыз:
  Дөньяда бар гыйбадәттән өстен ул,
  Нәрсә дисәң, ышан сүзгә: гадел ул.
  Иртә-кичә кылган кеше гадел эш,
  Файда итәр үзенә — тияр өлеш.
  Башкаларга аннан өлеш тимәстер,
  Күпме гыйбадәт кылсаң да килмәстер.
  Тыңла: әгәр патша кылса гаделлек,
  Гаделлектән халык тапса иреклек,
  Һәркемгә дә тияр аннан зур өлеш —
  Барча халык рәхәтләнер бу килеш.
  Гадел белән генә булыр ил әман,
  Калмас илдә золым һәм фетнә һаман.
  Гаделең белән халык эш итә алса,
  Гаделлектән бары да тынып калса,
  Хак Тәгалә андый эштән зур өлеш
  Бүләк итәр гадел кылганга, — тиеш.
  Күндәм эш итәргә шул сәбәп җитә,
  Шуңа да Хак аңа рәхимлек итә.
  Бу мәгънәдән аңла син аның эшен,
  Бары булыр, тапса күндәмлек төшен.
  Дөнья даны, сайланган — Хак сөйгәне —
  Ул саф, бәхет чишмәсенең дигәне:
  — Бер сәгать тик гадел кылмак яхшырак,
  Гыйбадәттән алтмыш елдан озаграк.
  Гадел белән бу җиһан төзек булыр,
  Гадел белән дөнья тулы нур булыр.
  Гадел белән дин һәм дөнья дәүләте
  Хасил булып ахирәтнең мөлкәте.
  Мөселманнар хөкемдары, тыңлагыз,
  Олуг сүзләр хуш мәгънәсен аңлагыз:
  — Гадел белән ил төзекләнгән булыр,
  Аның белән һәр эш төзелгән булыр.
  Гадел булыр барча эш башы, — белең,
  Гадел белән һәрвакытта эш кылың.
  Тагы да бер хикмәт сүзен әйтәем,
  Мәгънәсен тик төрки тезмә итәем:
  Көфер белән мәмләкәт булмас харап,
  Золым белән егылыр дәүләт йөдәп.
  Көфер, кяфир нәфсанә кылыр зыян,
  Золым белән ил хәле булыр яман.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.