🕙 18 minut uku

Нәүмизләр - 2

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 2301
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1199
42.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Хәбир. Менә, әйтик сез, мөселман кешесе буларак, теге яки бу нәрсәне бер төрле эшлисез.
  Нәбил. Әйе.
  Хәбир. Ә христиан кешесе ул әйбергә башкача карый. Будда динендәге кеше исә – үзенчә эш итә. Шартлылык белән әйтсәк, дин дә – операцион система ул.
  Нәбил (исе китә). Менә бит нинди хикмәтле Аллаһның эше!..
  Әмирҗан. Аңладым-аңладым, Хәбир Атласович. Әйтик, шул ук җирне алыйк. Берәү аны көрәк белән казып чыга, икенче кеше ат белән сөрә, өченчесе – трактор белән.
  Хәбир (елмая). Чагыштыру бик үк уңышлы булмаса да, фикеремне дөрес аңлагансыз.
  Нәбил (канатланып китә). Әмирҗан әфәнде, Сез түгел, мин ачыш ясадым әле монда.
  Әмирҗан. Шулаймы, хәзрәт?
  Нәбил. Менә компьютерчыгыз әйтте... Безнең операцион системабыз – безнең динебез, диде.
  Әмирҗан. Әйе, шулайрак дип әйтте.
  Нәбил. Ә вирусларны яңара диде. Соң яңармыйча! Башта эчкечелекне бетерәбез дип көрәш алып барылды, аннары наркоманлык барлыкка килде, аннары комарлы уен, матди­челек, никахсыз яшәү, ирекле җенси мөнәсәбәт...
  Әмирҗан. Саный китсәң күп инде.
  Нәбил. Болар калебебезне җиме­реп, бер-бер артлы яңарып торган вируслар белән бер.
  Әмирҗан. Искиткеч уртаклык, хәзрәт. (Уйга кала.)
  Нәбил. Антивирус, аны яңартып торырга кирәк, дидегез. Безнең антивирус – Коръән, намаз ул. Намазны бер укыдың да бетте түгел. Гөнаһка тартмасын дисәң, намазны һәрвакыт укып торырга кирәк.
  Әмирҗан. Мин һәрвакыт әйтәм: кеше, нинди диндә булуында карамастан, динсез кешедән бер башка югарырак тора.
  Нәбил. Дөрес әйтәсез.
  Әмирҗан (уйчанлык белән). Кызык бит, бу дөньяда күп нәрсә бер-берсенә охшаш.
  Нәбил. Охшаш булыр шул. Чөнки бөтен нәрсә Аллаһ сызган системага корылган.
  Әмирҗан (уйланып). Шулай... кеше сүзенә карыша аласың, аны инкарь итәргә мөмкин, ә Алла сүзе – үзгәрешсез һәм кагылгысыз.
  Хәбир (елмая). Философлар сез. Компьютерыгызга оперативканы яңадан куярмын, хәзер драйверны алып керәм. (Чыгып китә.)
  Әмирҗан. И, машина машина, җиттең минем башыма, диярсең...
  Нәбил. Әмирҗан әфәнде, Сез ВИЧны бетереп булмый дигән аяныч фикер әйттегез.
  Әмирҗан. Кызганыч, бу шулай. Чөнки безнең ярты миллионлы шәһәрдә генә дә аларның саны ике мең кешедән артты. Әле бу без ачыклаганы гына.
  Нәбил. Бу бик күп бит.
  Әмирҗан. Күп дисезме? (Уйлана.) Әгәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш берлеге методикасы буенча исәпләсәк, ун елдан шәһәребездә ун мең кешедә ВИЧ-инфекция булачак.
  Нәбил. Аллам сакласын.
  Әмирҗан. Ә тагын егерме елдан – һәр ике үлгән кешенең берсе СПИДтан үләчәк.
  Нәбил. Бер генә юл кала – дингә килү.
  Әмирҗан. Килешәм Сезнең белән, хәзрәт. Ләкин без җәмгыятьтә яшибез. Ә җәмгыятьтә барысы да бар...
  Нәбил. Ике мең авыру кеше, диде­гез. Барысы да наркоманнармы?
  Әмирҗан. Юк. Хәзер ВИЧ-инфекция күбесенчә җенси юл белән йога.
  Нәбил. Шушы хәлне күреп, кешелек дөньясының киләчәген ничек фаразлыйсыз?
  Әмирҗан. Минем фараз сөйләргә вәкәләтем юк. Шундук коткы чыгаруда гаепләячәкләр.
  Нәбил. Ә шулай да?..
  Әмирҗан. Үзара сөйләшкәндәме?.. Киләчәктә кешелек дөньясында яшәү өчен кискен көрәш булачак. Кешеләр әхлакый сынау узачак.
  Нәбил. Аңлашыла.
  Әмирҗан. Әхлаклы юлдан тайпылганнар юкка чыгачак. Җир шарында яшәеш дәвамчылары шушы сынауларны узган кешеләр булачак. (Уйлап тора.) Менә сезгә Кыямәт көне...
  Нәбил. Фикерләребез каршы килми икән. (Намазлыгын җәеп, намаз укый.)
  Әмирҗан (сәхнә алдына басып, тамашачыга карап әйтә). Дөнья картасындагы шактый дәүләтләр юкка чыгачак. Аларны прогрессив саналучы җәмгыятьләр, үзләренең әхлаксызлыгы аркасында, бетерәчәк. Шушы игълан ителмәгән сугышта безнең милләтне дә зур сынаулар көтә... (Чыгып китә.)
  
  Кабинет әкрен генә караңгыланып ала.
  
  Җиденче күренеш
  
  Бүлмәгә Талия белән Нурзәдә керә.
  
  Нәбил (торып намазлыгын төрә). Ә-ә-ә, сезме? Көткән идем.
  Талия (Нурзәдәгә). Утырыгыз.
  Нәбил (Нурзәдәгә карап). Сезнең белән сөйләшкәндә сиздем, ирегезнең үлемендә үзегезне гаепләдегез. Ни өчен?
  Нурзәдә (идәнгә карап уйланып тора. Аннары бер тарафка карап сөйли). Мин еш кына ирем белән якынлык кылудан баш тарттым. Аңа, үзеңә башка хатын-кыз эзлә, дип әйтә идем. Беләм, ул мине бик нык яратты, тугры булды.
  Нәбил. Тугры булмаган бит.
  Нурзәдә. Сез мондый вакытта, шайтан котырткан, дисез...
  Нәбил. Шайтан котырткандыр шул. Ә Сез мөселман хатынына иренә буйсынырга тиешлеген беләсезме?
  Нурзәдә. Беләм.
  Нәбил. Динебез хатынга иренең теләген канәгатьләндерергә куш­канын да беләсезме?
  Нурзәдә. Мин шуның нәкъ киресен эшләгәнмен.
  Нәбил. Ире хатына тартылып торсын һәм чит хатын-кыз янына китмәсен өчен шулай кирәк. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел бу. Динебез шулай куша.
  Талия. Ә ни өчен ирегез белән якынлык кылудан баш тарта идегез?
  Нурзәдә. Бу бик шәхси әйбер.
  Талия. Миңа сезнең мотивацияне аңларга кирәк.
  Нурзәдә (уйлый). Кырык ел элек, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә яшәргә килдем мин.
  Нәбил. Әйе, күбебез авылдан чыктык...
  Нурзәдә. Секретарь булып эшкә урнаштым. Җитәкчебез бик дәртле кеше булып чыкты. Үзенең подчинениесендәге кияүдә булмаган кызларны көчли иде...
  Талия. Хәзер аңлашыла...
  Нурзәдә. Мин түздем. Башта яшәр урыным булмады. Тулай торакта озак тормадым. Фатирлы итте.
  Нәбил. Ә булачак ирегез?.. Сафлыгын кайдадыр югалткан кызга өйләнүдән баш тартмадымы?
  Нурзәдә. Юк. Ул мине шашып яратты.
  Талия. Озак еллар бергә яшәгәнсез, Сез дә ирегезне яраткансыздыр?
  Нурзәдә. Белмим. Начальник мине көчләгәч дөнья караңгылангандай булды. Ир-атны күрә алмас хәлдә булдым. Үз ирем белән якынлык кылу да минем өчен котычкыч иде... (Күзен яшерә, чыгып китә.)
  Талия (авырлык белән). Кызганыч, Сезнеке кебек язмышлар бихисап. Шуңа күрә хатын-кыз, кияүгә чыккач, ире тарафыннан кадер-хөрмәт күрми. Икесе дә интегә.
  Нәбил. Кызларны көчлиләр, ә ни милиция, ни ата-ана аларны якларлык хәлдә түгел.
  Талия. Иң аянычы шул, бу кыргыйлык табигый хәлгә әйләнде. Хәзер көчләүне хәтта статистика исәпкә алмый.
  Нәбил. Йә Аллам!.. Бу хатын-кызны әйтәм, көчләү кичергән димәссең дә.
  
  Әмирҗан кереп өстәл артына утыра.
  
  Талия. Бер караганда мин аның яшь чагында күргәннәренә аптырамыйм да. Хәзер көчләү дигән социаль күрнеш тормыштан «төшеп калды» дияргә була.
  Нәбил. Ник алай дисез?
  Талия. Мин ун ел буе мәктәптә эшләдем. Озак еллар завуч булдым. Шуннан чыгып әйтәм.
  Нәбил (башын селки). Шулаймы?..
  Талия. Югары сыйныфта укучылар ел саен медицина комиссиясен уза. (Уйланып китә.)
  Нәбил. Әйе...
  Талия. Шундый комиссия отчетын безгә тапшырган табибә сүзен озак уйлап йөрдем...
  Нәбил. Нәрсә диде инде ул?
  Талия. «Мәктәбегездә кызлар калмаган икән...» – диде.
  Нәбил. Йә Аллаһ! Шулай дидеме?
  Әмирҗан. Узган гасырның туксанынчы елларында басылып чыккан криминаль хрониканы алып карагыз...
  Нәбил. Ә нәрсә бар анда?
  Әмирҗан. Ул елларда, көн саен булмаса да, атнасына бер-ике көчләү булган.
  Нәбил. Шулай шул. Ире хатынына, хатыны иренә «суверенлык» игълан итте. Балалары урамда йөрде...
  Талия. Бу әле милициягә билгеле булганы гына.
  Әмирҗан. Шундый буын үсеп килгәнен күреп, киләчәгебез бар дип әйтә аласызмы? (Нәбилгә карый.) Кайда агылыр ул халык? Сезнең янга – мәчеткәме, әллә безгә – СПИДка каршы көрәш үзәгенәме?..
  
  Бөтенесе төрле якка карап тирән уйга кала.
  
  Икенче пәрдә
  
  Беренче күренеш
  
  Шуннан бирле унбиш ел узган.
  Пәрдә алды. Як-яктан кара-каршы Гадел белән Гоннория чыга.
  
  Гадел. Очрашуыбызга чиксез шатмын. (Чәчәкләр бирә.)
  Гоннория. Привет, кадерлем. (Бер-берсен яңакларыннан үбәләр, кочаклашалар.)
  Гадел (күзләренә карый). Гоннория, без икебез дә өлгергән инде. Очрашып вакыт сузуның мәгънәсен күрмим. Безгә гаилә корырга кирәк.
  Гоннория. Ата-ананың рөхсәтеннән башка корылган гаилә – бәхетсез гаилә ул.
  Гадел. И, дөрес сөйлисең дә инде Гоннория.
  Гоннория. Тормыш мине дөрес эш итәргә өйрәтә.
  Гадел (елмая). Без тормышны башларга гына торабыз бит әле.
  Гоннория. Ләкин мин аның ачысын-төчесен күреп җитештем инде.
  Гадел. Әйдә моңсу әйберләр турында сөйләшмикче.
  Гоннория. Гадел, сиңа кияүгә чыкканчы, әниеңнән килене булырга рөхсәт алырга кирәк булыр.
  Гадел. Никах укытуны әйтәсеңме? Оештырабыз аны.
  Гоннория. Әбиең белән дә сөйләшергә кирәк. Ризалыгын алмыйча булмый.
  Гадел. Ә монысы нигә тагын?
  Гоннория. Ул да белергә тиеш синең кем кызына өйләнгәнне.
  Гадел. Ярар инде... (Гоннорияне кочаклап ала.)
  Гоннория. Ярар түгел. Соңыннан үкенерлек булмасын.
  Гадел. Кадерлем, бу мөмкин түгелдер дип уйлыйм.
  Гоннория. Ник?
  Гадел. Әбинең хәле авыр.
  Гоннория. Тем более. Миңа ашыгыч рәвештә әбиең белән сөйләшергә кирәк.
  Гадел. Белмим. Сезне сөйләштерүгә әни дә каршы булачак.
  Гоннория. Белсәме?.. Син һаман әйтмәдеңмени?
  Гадел. Юк. Уңайсызланам.
  Гоннория. Ә син миңа өйләнәм дисең. Аларның ризалыгын алмыйча өйләнеп буламыни?!
  Гадел. Аңла, мин кыен хәлдә хәзер. Әби СПИДтан газап чиккәндә, аңа түгел, әнигә бу турыда әйтүе авыр... Аңламаячак ул мине...
  Гоннория. Мин сине яхшы аңлыйм. Үземнең дә башым шуларны күрде. Әмма син бүген-иртәгә алар белән очрашырга теләвем турында әйтеп куй.
  Гадел (башын селки). Яхшы.
  Гоннория. Ярый. Очрашуыбызга кадәр.
  Гадел (яңагыннан үбеп ала). Саубул. (Як-якка китеп баралар.)
  
  Сәхнә ачыла.
  
  Икенче күренеш
  
  Нурзәдәләр фатиры. Шул ук шкаф. Караватта ак яулыктан Нурзәдә ята. Бик нык ябыккан. Стенада Нурзәдәнең портреты эленеп тора. Нурзәдә авырлык белән, сызланып сөйләшә.
  
  Нурзәдә (ыңгыраша). Су-у.
  Миләүшә (китереп бирә.) Бүген дә йоклый алмадың. (Карават кырына килеп баса.) Төн буе ыңгырашып чыктың. (Юрганын рәтли.) Ашарсың бәлки?
  Нурзәдә. Теләмим.
  Миләүшә (моңсулык белән). Авызыңа бер кабым ризык алмаганга инде бер атна булды. Дарулар да ярдәм итми башлады.
  Нурзәдә. Табибтан башка төрле дару сора.
  Миләүшә. Сораган идем. Авырулар күп, бөтенесенә дә дару җиткереп булмый, диделәр.
  Нурзәдә. Чыдар чутым калмады. Һичьюгы авыртуны баса торган укол када.
  Миләүшә. Әле күптән түгел генә кададым бит.
  Нурзәдә. Булышмады. Тагы када.
  Миләүшә (авырсулап). Башка чара калмады. Бисмилла-иррахман-иррахим. (Укол кадый.) Инде бу да булышмаса, белмим нәрсә эшләргә дә.
  Нурзәдә. Ыммм... Кызым, минем белән интекмә. Сора, мәңгегә йоклата торган укол бирсеннәр.
  Миләүшә. Әни! Син беләсең бит минем сорамаячагымны. (Нурзәдә янына утыра.)
  Нурзәдә. Табиб монда килсен. Үзем сорармын.
  Миләүшә. Аның килергә вакыты юк. Синең кебек авырулар, приемга эләгер өчен, иртәдән кичкә кадәр су буе чират тора.
  Нурзәдә. Әтиең баштук китеп дөрес иткән, хәзер икебезне дә карыйсы булыр иде сиңа.
  Миләүшә. Тагын нәрсә белән башыңны катырырсың инде.
  Нурзәдә. Син дә уйламыйча гына тормыйсыңдыр.
  Миләүшә (бер тарафка карап тора, әкрен генә башын селки). Мин дә бүген уйга баттым. Төш күрдем. Син безне калдырып өйдән чыгып киткәнсең...
  Нурзәдә. Үлемемне күргәнсең бит.
  Миләүшә. Алай димәле син... Аннары кайтып кердең. Үзең япь-яшь. Чибәр. Ләкин, никтер, үзеңә ошамагансың.
  Нурзәдә. Рухым әйләнеп кайтадыр. Су бир.
  Миләүшә. Әмма мин сине кабул итмәдем. Борып җибәрдем. (Су бирә.)
  
  Ишектә звонок. Миләүшә ишекне ача. Гадел керә.
  
  Гадел (карават янына барып баса). Әби, хәлең ничек?
  Нурзәдә. Күп калмады бугай инде...
  Гадел. Алай димә, әби. Яшәргә кирәк. Әле минем өйләнүемне күрерсең.
  Нурзәдә. Туй күрерлек хәлдә түгел инде мин.
  Гадел. Терелерсең әле.
  Нурзәдә. Син өйләнгәнче мин китәрмен. Бабаң чакыра инде янына.
  Миләүшә (нервыланып). Әбиең арган. Күп сөйләштермик, улым.
  Гадел. Ярар, аңладым. (Бүлмә уртасына баса.) Әни, мин Гоннориягә өйләнергә булдым.
  Миләүшә. Ниятең яхшы. Ләкин башка милләт кешесе белән гаилә корырга рөхсәт бирмим. Туйган инде ул гонореялардан.
  Гадел. Мыскыл итмә. Ул минем яратып йөргән кызым. Аңарда татар каны бар.
  Миләүшә. Хәзер кемдә генә татар каны юк.
  Гадел. Яраттым мин аны...
  Миләүшә. Ә нигә шундый ашыгыч? Танышуыгызга өч ай да булмады бугай. Әллә авырлымы?!
  Гадел. Юк инде-е.
  Миләүшә. Ашыгасың егет.
  Гадел. Мин ни... (Килеп колагына әйтә.) әби исән чакта өйләнергә телим.
  Миләүшә. Ә туегызны кайчан уздырырга телисез?
  Гадел. Бер айдан.
  Миләүшә. О, юк. Әбиеңнең хәлен күрмисеңмени? Мин аны ташлап туйга әзерләнеп йөри алмыйм.
  Нурзәдә. Өйләнсен. Мин аңынчы үләрмен. Планыгызны миңа карап кормагыз.
  Миләүшә. Әни, нинди үлү инде.
  Гадел. Туйның вакытын күчерергә дә була. Никах укытабыз да...
  Миләүшә. Күчерегез.
  Гадел. Без өйләнешкәнче Гоннория сине һәм әбине күрергә тиештер... Ул үзе күрешергә тели...
  Миләүшә. Син бит аңлыйсың, әби­ең белән очрашу мөмкин түгел...
  Нурзәдә. Әйтәсе-сорыйсы сүзе бар икән, килсен.
  Миләүшә. Нәрсә турыда сөйләш­мәкче була соң ул?
  Гадел. Килгәч үзе әйтер.
  Миләүшә. Әбиеңне күрмәсә, яхшырак булыр.
  Нурзәдә. Мин исән чакта килеп калсын.
  Миләүшә. Ярый, әни, үз ихтыя­рыңда.
  Нурзәдә. Су бирегез.
  Миләүшә (су бирә). Температураң бардыр. Каяле, маңгаеңны тотып карыйм. (Куркуыннан кычкырып җибәрә.) Аллам! Әстәгъфирулла!
  Гадел. Нәрсә булды?
  Миләүшә (тавышы калтырый). Че-черегән... борыны кәкрәйде... (Калтыр-колтыр килә, елый.)
  Гадел (каушый). Нәрсә эшлибез хәзер?
  Миләүшә. Әмирҗан Сәхаповичка барам. (Ашык-пошык җыена.) Син монда бул. (Сумкасын алып, чыгып йөгерә.)
  Гадел (бүлмә уртасына басып). Бабай туебызны күрә алмады, әби дә күрә алмас микәнни инде? Бу авырлыклар әтинең йөрәгенә бәрде – ул үлеп китте былтыр. Кайчан бетәр икән бу мәхшәр?
  
  Әкрен генә ут сүнә.
  
  Өченче күренеш
  
  СПИД-үзәкнең шул ук бүлмәсе. Әмирҗан өстәл артында утыра. Ишектән Миләүшә атылып керә. Ишек ачылганда төрле тавышлар ишетелә: «Чират барлыгын күрмисезмени?» «Куда без очереди заходишь!»
  
  Миләүшә (Әмирҗан янына барып тезләнә. Елый). Ярдәм итегез! Мин нәрсә эшләргә белмим.
  Әмирҗан (торып баса). Торыгыз тизрәк! Нәрсә булды? (Торгызып урындыкка утырта.) Хәзер... (Трубканы күтәрә.) Психолог керсен тизрәк. (Куя.)
  Миләүшә. Әнинең ярты борыны череп төште... Аның газаплануына тыныч карый алмыйм.
  Әмирҗан. Дөрес аңлагыз мине. Без болай да әниегезне ай саен йөз утыз мең сумлык медикамент белән дәвалап килдек.
  Миләүшә. Хәзер ул дарулар булышмый. (Кесәсеннән акча чыгара.) Бөтен акчамны бирәм...
  Әмирҗан (кычкырып җибәрә). Алыгыз акчагызны. Бу ситуациядә хәтта акча берни дә хәл итми.
  Миләүшә (кычкырып елый). Ярдәм итегез!
  Әмирҗан. Хәзер вирусның куәтенә препаратлар каршы торырлык түгел. Әниегездә ВИЧ-инфекция – СПИД стадиясендә...
  Миләүшә (елау аралаш). Әни укол биреп йөрәк тибешен туктатуларын сорый.
  Әмирҗан. Бу мөмкин түгел. Без эфтаназия белән шөгыльләнмибез. Ул, гомумән, закон белән тыелган. Үлемалды газапларыннан морфийдан башка бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйм.
  Миләүшә. Бөтен авырулар да кур­кыныч хәлдә калалармыни соң?!
  Әмирҗан (кулларын җәя). Кызганыч, бу авыруның финалы шушындый... Әниегез кебекләр хәзер безнең шәһәрдә генә илле мең кешегә җитте. Россиядә унбиш миллион кешедә ВИЧ-инфекция! Ел саен бер миллион кеше СПИДтан үлә! (Куллары бик нык калтырый.)
  
  Талия килеп керә.
  
  Миләүшә (елый). Миңа нәрсә эшләргә?! (Әмирҗанның җиңеннән тота.)
  Әмирҗан. Җибәрегез кулымны! (Кулын тартып ала.)
  Талия (Миләүшәне кочып алып, урындыкка утырта). Тыныч­ланыгыз.
  Әмирҗан (кыза). Җитте! Мин ардым. Бүтән чыдар хәлем юк. Ялга китәм. (Ашык-пошык халатын сала.)
  Талия. Туктагыз, Әмирҗан Сәхапович!
  Әмирҗан. Китәм!
  Талия. Дәүләт бөтен бар булган акчасын СПИДка каршы көрәшкә юнәлтә. Пенсия түләү билгесез вакытка туктатылачак.
  Әмирҗан. Ишеттем мин ул закон проекты турында.
  Талия. Ул закон икенче укылышта кабул ителде. Президент указы чыгасы гына калды.
  Әмирҗан. Ужас!
  Талия. Ә пациентлар нишләр сез эштән киткәч?
  Әмирҗан (Миләүшәгә карап). Гафу итегез мине. Нервыландым...
  Талия (Миләүшәгә). Чыга торыгыз. Мине вестибюльдә көтегез. (Миләүшә чыга.)
  Әмирҗан (халатын кия). Ә миңа хәзер нәрсә эшләргә?!
  Талия. Түзәргә. Хәзер чигенергә ярамый... (Чыгып китә.)
  Әмирҗан (ишеккә таба карап). Сез дөрес әйттегез, чиргә каршы көрәшкәндә чигенергә ярамый. (Башын ия.)
  
  Әкрен генә ут сүнә.
  
  Дүртенче күренеш
  
  Нурзәдәләр фатиры. Шул ук бүлмә. Нурзәдәнең сызлануы ишетелә. Миләүшә карават янында. Нурзәдәнең өстен яба.
  Аның артында Гадел белән Гоннория басып тора.
  
  Миләүшә. Әни...
  Нурзәдә (ыңгыраша, саташа). Хәниф... Хәзер киләм.
  Миләүшә. Әни дим. Ишетәсеңме?
  Нурзәдә (зиһене ачылып китә). ...Хәлем юк.
  Миләүшә. Гадел белән Гоннория килделәр.
  Нурзәдә. Керсеннәр яныма.
  Гадел. Без монда, әби.
  Нурзәдә. Әйтәсе сүзегез бармы?
  Гадел (Гоннориягә). Әйдә, әйт.
  Гоннория. Әби... Хәлегезне бик аңлыйм. Сездән дә рөхсәт сорамыйча булдыра алмыйм. Гадел миңа өйләнергә тели. (Миләүшәгә карый.) Тәкъдим ясады. (Нурзәдәгә таба карый.) Сез киленегез булуымны теләрсезме?
  Миләүшә. Аны нигә әнидән сорап торырга инде?
  Нурзәдә (авырлык белән). Гадел. Улым...
  Гоннория. Әби... Сезнең ирегезгә бу яман авыру минем әнидән йоккан.
  Нурзәдә (соңгы сулышта). Нәрсә?! (Караватыннан чак кына күтәрелә.) Рөхсәтем...юк... (Кире ава. Стенадан Нурзәдәнең портреты килеп төшә.)
  Миләүшә (күзләре тона). Ә-ә?! Ю-у-у-ук! (Нурзәдәнең гәүдәсен селки-селки елый.) Әни! Ташлама безне! Ташла-ма-а-а... (Елый.)
  
  Моңсу җыр яңгырый.
  
  Сүнде кояш, табынамын хәзер айга,
  Табынамын кара дөньяга...
  Китәр өчен, калмас өчен фанилектә
  Атлыймын мин упкын ярына.
  Язмыш сынауларын кичә алмый
  Нәүмиз булдым адашып,
  Нәүмиз булдым ялгышып...
  
  Чаллы.
  Декабрь 2010 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.