🕙 1 minut uku

Нәсыйхәт - Габдулла Тукай

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 118
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 106
52.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкана,
  Каты сузлар берлә инсаниятен син таптама.
  
  Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы;
  Кул суза, мискин! — бәхетсезлек вә ачлык арқылы.
  
  Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
  Ул ике аклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
  
  Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә
  Син бүген бай; бәлки, шәйтаннан да ярлы иртәгә!
  
  Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, —
  Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Илваслыгын*!
  
  * Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене «Кит-кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Қаты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» — дип тәнбиһ итәдер?. Монда ишарә шуңар кыИлынды. (Г. Тукай искәрмәсе.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.