Latin

Нәһҗел-Фәрадис - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3768
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1700
20.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
29.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
33.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
1
Гомәр утлы Габдуллаһ разый аллаһу ганһу пәйгамбәр саллаллаһи галәйһи әс-сәлам сүзләрен ривайть кылур: «Кайсы мөэмин вә мөвәххид кырык хәдисне минем хәдисләремдин ишетмәгәнләргә тәгүрсә (Җиткерсә), белмәгәнләргә өгрәтсә (өйрәтсә), Хак Тәгалә ул кешене галимләр зөмрәсендә битигәй (төркеменә язар), тәкый кыйамәт көн булса, аманна вә саддакна, шаһидләр Җөмләсендә ку-баргай (торгызыр), тәкый кайу кем эрсә мин әйтмәгән хәдисне, минем әйтмәгәнемне белә торып, касыд (явыз ният) берлә минем ҮЗӘ йалган сөйләп, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде тисә, тәмуг-дин ултургу йирене амада кылсын (яшәү урынын тәмугдин өмет итсен)»,- тип әйде.
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәдисләрен эченә алган мөгътәмад (ышанычлы) китаплардин, шул хәдисләргә тәмәссүк кылып (охшатып), кырык хәдисне Җәмигь кылдык. Йә ул хәдисләргә мөнасыйп (туры килә торган) хикәйәтләр пәйгамбәр әхвалендин, тәкый хөла-фаи рәшидин (аның юлыннан баручылар) әфгаледин (эшләреннән), голәма вә шәйехләр әхвәлен Җәмигь кылдык. Тәкый бу китапны төрт (дүрт) баб үзә кылдык. Тәкый тәгмә бер (һәрбер) бабны ун фасыл үзә кылдык. Тәгмә бер фасыл әүвәлендә бер хәдис кил-дердүк (китердек), пәйгамбәр хәдисләредин кем, мәҖмугы (барысы) кырык хәдис булыр. Әүвәл бабы пәйгамбәр фазаиленең (тормышы, изге эшләре) бәйаны эчендә торыр. Икинч бабы хөла-фа рәшидин, тәкый әһли бәйт (гаилә әһелләре) һәм төрт имам фазаиленең бәйаны эчендә торыр. Үчинч бабы Хак Тәгалә хәзрәтенгә йавунгу (якынайта торган) изге гамәлләр бәйаны эчендә торыр. Төртинч бабы Хак Тәгалә хәзрәтедин йыратгу (ерагайтучы) йавыз гамәлләр бәйаны эчендә торыр. Тәкый бу китапка «НәһҖел фәрадис» ат (исем) бирдек, мәгънәсе «Оҗмахларның ачык юлы» тимәк булыр. Өмет ул торыр, кем бу китапны укыган-лар булгай (укысалар), бу китап сүзләре белән гамәл кылырлар. Тәкый бу китап анларка Хак Тәгаләнең о>кмахларына йулчы булгай (булачак), ул гамәл кылганлар бәркәтендә булгай, кем Хак Тәгалә бу китапны Жәмигъ кылган, гасый (гөнаһлы) вә Жафи (га-Запланучы) колын йарлыкагай. Амин. Раббел-галәмин.

Әүвәлкы баб
ПӘЙГАМБӘРЕМЕЗ ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМНЕҢ ФАЗАИЛЕ ТУРЫНДА

Өүвәлкы фасыл
Имам Багави рәхмәтуллаһи «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтүрмеш (китергән): «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи Тәгалә галәйви вәссәлам иннә Аллаһа Тәгаллә астафа Кәнәнә мин вәлиди Исмәгылә вә астафа Корәйшә мин Кәнәнә вә ха стафа мин курәйеш бәни Һашим». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәремез галәйһи әс-сәлам әйде: «Тәңре Тәгалә Исмәгыйл пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам угланнарындин Кәнәнә ^атлыг каби-ләсендин Корәйеш кабиләсен узурды (сайлап алды). Йәнә Корәй-еш кабиләсендин Һашим атлыг кешенең угланларыдин мине узурды (аерды) чыкарды». Бу мәгънәдин пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Мостафа ат (исеме) бирелде. Мостафа гарәп теленчә уз~ рулмыш (сайлап алынган) тимәк булур. Шәех имам Кәләбады рәхмәтуллаһиталәйһи «Тәгъриф» атлыг китабында: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам серенә һичкем эрсә металлигъ булмады (өйрәнеп, төрле яктан тикшереп, хөкем чыгара алмады). Мәгәр ул микъдар (шулкадәр) - кем, мәсьәлә, бер мәшәк (тиредән эшләнгән капчык) тулыг су булса, тәкый ул мәшекнең агызы баглыг (бәйле) булса, һичкем эрсә ул мәшек эчендә суны күрмәсә, вәликин тышындагы үвүшлүкүне (юешлекне) күрерләр, тәкый бел үрләр кем бу мәшек эчендә су бар, тип. Мөхәммәд Рәсуллаллаһиның тәкый әнвәре (нуры), тәкый Әсрарының (серенең) микъдарынга һичкем эрсә мөталлигъ булу белмәде (була алмады), мәгәр ул микъдар (кадәрен) белделәр, кем пәйгамбәремез музмир әнвәри илаһи (күңел сере) торыр, тагы мәнбаги әсрар (тыючы) рәббани торыр».
Шәйех Абу Йазидә Бостани әйде: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сә-ламгә бирелгән нурның зәррәсе (бөртеге) заһир (билгеле) булса ирде, халыкка һичкем эрсә аны тәхәммел кылу билмәз ирде (күтәрә, сизә алмас иде), нәтәк кем күзе зәгыйсрь кем эрсә күнгә (кояшка) карап, аны күрмәгән шикелле». Ул мәгънәдин пәйгамбәремез галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: «Ли мәгә аллаһи вакту лә йәсәгәнә фиһи мәләк мүкаррәбә вә лә нәбийу мәрсулу». Мәгънәсе ул булыр кем: Хак Тәгалә берлә миңа бер вакыт бар торыр, ул вакыт эчендә һич мукаррәб (якын) фәрештә сыгмас (сыймас) һәм мөрсәл (Җибәрелгән, күндерелгән) пәйгамбәр тәкый сыгмас.
Абдуллаһ ибне Мәсгуд разый аллаһу ганһу әйтер: «Качан кем бу айат назил булды (иңде) ирсә, «Каулә Тәгалә иннә аллаһи вә мәләйкәтүһү йусуллүнә галә ән-нәби йә әйһа әлләзинә амну асалу галәйһү вә-әссәләмун тисилмән». Мәгънәсе ул булыр кем: хакыйкатьтә Тәңре Тәгаләгә, пәйгамбәргә сәна (мактау) әйтер, тәкый кылынмыш (кылынган) һәмкылдачы (кылыначак)зәлләтләрене (хаталарын) йарлыкар, тәкый Хак Тәгалә пәйгамбәрдин разый булыр. Йәнә фәрештәләр тәкый Тәңре Тәгаләдин пәйгамбәрнең кылмыш (кылган), кылдачы (кылачак) зәлләтләрен (ялгышларын) йарлыка-ту теләйүрләр (теләрләр), тәкый пәйгамбәргә йари (юнәлеш) бирерләр: «Әй мөэминләр, сезләр пәйгамбәргә баш ийегез, буйсыныгыз, салават һәм сәлам әйтә бириң (әйтегез)»,- дип әмер килде эрсә, сәхабәләр әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, сезгә сәлам бирмәкне белдек, һәмишә (һәрчак) әс-сәлам галәйкә, йә Рәсуллаллаһи, дип әйтермез, вәликин салаватны нәтәк (ничек) әймәк (әйтергә) белмәзмез»,- тип мөрәҖәгать иттеләр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй, йаранларым, белең (белегез), агәг1 булың (хәбәрдар булыгыз), әгәр миңа салават әйтер булсаңыз, мундаг (болай) әйтеңез кем «Аллаһу-му салли галә Мөхәммәдин вә галә али Мөхәммәдин вә бәрик галә Мөхәммәдин вә галә али Мөхәммәдин камә салләйтә вә бәрәк галә Ибраһимә вә галә али Ибраһимә иннәкә хәмидү мәҖидү». Кайу мөэмин вә мөваххид бу дируз (дөрес) салаватны миңа арыг игъти-кад (күңел) берлә бер ката (тапкыр) әйтер булса^Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә аның үзә ун рәхмәт изгай (кайтарыр)». Йәнә белгел, агәһ булгыл (хәбәрдар бул): пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам рәббигул-әүвәл айының унике, дүшәмбе көн тугды. Хисап гыйльме белгән голәма-лар (галимнәр) андаг өйделәр кем, Гайсә пәйгамбәрдин алты йөз йегерме йыл кичмеш ирде (үткән иде), Мөхәммәд Рәсуллаллаһи дөнйага килде. Тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам атасы Габдул-лаһ пәйгамбәр тугмаздин ашну (тумастан элек) вафат булып торыр ирде, вәликин олуг атасы Габдул-Мотталип бар ирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Габдул-Мотталип Хәлимә атлыг дайага (сөт анасына) имдермәк өчен бирде. Пәйгамбәр алты йәшкә йитмеш ирде (Җиткәндә) кем анасы Әминә вафат булды. Пәйгамбәр олуг атасы катында торыр ирде. Кайчан кем сиккез (сигез) йәшкә тәгди (Җитте) эрсә, Габдул-Мотталип сөкәл булды (авырды), тәкый пәйгамбәрне утлы Абу Талипка тапшырды, тәкый вафат булды. Качан пәйгамбәр йегерме йәшкә тиггәндә (Җиткәндә), Абу Талип Хәдичә хатунны пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Җефетләндерде. Хәдичә хатун пәйгамбәрдин сигез углан тугурды: дүрте иркәк (малай), дүрте кыз иР9е- Иркәкләре - Габдуллаһ, тәкый Касыйм ирде, тәкый Тайип, тәкый Заһир. Бу дүрте нарасыйда иркән вафатлары булды. Тәкый дүрт бинтнең (кызның) бере - Зәйнәп, Рокыйа, Өммегөлсем, тәкый Фатыйма. Зәйнәпне пәйгамбәр Абелгас атлыг кешегә Җефетләндерде. Ул Зәйнәп пәйгамбәр галәйһи әс-сәламдин уза (алда) вафат булды. Рокыйаны Госманга Җефетләндерде. Ул йүндин, Госманга сәхабә «Зүннурайын» тир ирделәр (диләр иде), йәгъни пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ике нурына ийә, Җөфт булды, тип. Өммегөлсем тәкый әтисеннән уза вафаты булды. Фатыйманы Галигә Җефетләндерде, вәликин Фатыйма разый аллаһу ган -һаның пәйгамбәр галәйһи әс-сәламдин алты ай соң вафаты булды.
Йәнә пәйгамбәр кырык йәшкә йитмеш ирде. РәҖәп айының Җиденче көне Җомга төнендә, Хира тавындагы гар (тау куышы) эчендә ирде, кем Җәбраил галәйһи әс-сәлам заһир булды (күренде). Иәнә шәнбе (шимбә) төне һәм заһир булды, тәкый йәкшәнбе төнендә һәм заһир булды. Дүшәнбе төн ирде, кем Хак Тәгалә фәрманы белән Җәбраил галәйһи әс-сәлам рисаләтне, пәйгамбәрлекне тапшырды, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам тәкый кабул кылды. Тәкый ул төн ирде, кем Кәсри мәликнең айваны (абзары) тибрәнде, тәкый ундүрт көнгерәсе йыкылды, тәкый дөнйада нә кем муг-лар (сихерчеләр) йандурган утлар бер ирде, ул төн Җөмләсе сүнде, тәкый Сафа атлыг илнең дәрйасы ул төн корыды. Җомга көн пәйгамбәр халаикларга хәбәр бирде кем: «Хак Тәгалә миңа пәйгамбәрлекне разый кылды»,- тип. Әүвәл хатынлардин мөселман булган Хәдичә ирде, тәкый угланлардин Гали ирде, тәкый әрәнләрдин (гаскәрдән) әүвәл мөселман булган Абу Бәкер, коллардин әүвәл мөселман булган Зәйид ирде разый аллаһу ганһу.
Мөхәммәд Рәсуллаллаһика пәйгамбәрлек килмешдин соң, Абу Талип алты йыл тәкый ике ай йәшәде, андин соң вафат булды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Абу Талипның вафатына инкән (бик) казгурды (кайгырды). Гаммы (абыйсы) ирде көферләр андин куркып, пәйгамбәргә үкүш зәхмәт (күп Җәфа) тәгүрмәс ирделәр. Монча (бу кадәр) тәрбийә кылып, иман кәлтүрмәдин (китермичә), ахирәткә барганынга үкүш (чиксез) казгурды. Абу Талипның ахыр вакыты булды эрсә, пәйгамбәр галәйхи әс-сәлам барды гыйбадәткә. Бакар (карый) Абу Җаһил утырып торыр йаранлары берлә. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй гаммум (агам), миңа тәрбий-әтеңез инкән үкүш (бик күп) булды, имди теләрмен кем кәлимәи шәһадәт әйсаның (әйтсәгез), кыйамәт көн безгә шәфәгать кылмак рәва булса (насыйп булса)!» - тиде эрсә, Абу Җаһил бакты тәкый әйде: «Гомереңезне атаңыз Габдул-Мотталлип дине үзә (динендә) кичеп, ахыр вакытта кайтырмысыз?» - тиде эрсә, ул әйде: «Йә Мөхәммәд, мин атам Габдул-Мотталлип дине үзә үләрмен»,- тиде эрсә, пәйгамбәрнең хәтере хаста һәм базман булды эрсә, айат на-Зил (хасил) булды: «Кауләһү Тәгалә иннәкә лә тәһди мин әхбәтә вә ликиннә аллаһа йәһди мин йәшә'у». Мәгънәсе: йә Мөхәммәд, син ул кем әрсәне сәвәрсән (сөярсең), күндүрү билмәссең (күндерә алмассың). Кемне теләсә, күндергән Тәңре Тәгалә мин торырмын. Йәнә Абу Талип вафатыдин өч көн калмыш ирде, кем Хәдичә ана-мыз разый аллаһу ганһа вафатыдин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам тугыз хатун алды: Гәйшә хатун, тәкый Сафийа хатун, тәкый Өмми-Сәлимә хатун, тәкый Хәбибә хатун, тәкый Зәйнәп хатун, тәкый Мәймүнә хатун, тәкый Җарирә хатун, тәкый Сафийа хатун, тәкый Сәүдә хатун. Тәкый ике кумасы (кәнизәге) бар ирде, бере Марийа атлыг, андин Ибраһим атлыг угыл булды, бик йәшли вафаты булды, бере Рәйхан ирде, аннан угыл-кыз булмады. Нә ким угыл-кыз булды, Җөмлә (барысы) Хәдичә хатындин булды, өңин (башка) хатынлардин булмады.
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йегерме тугыз газат (изге сугыш) кылды, тугыз газатга үзе тәкый кәфер белән орышты, йегерме га-Затта сәхабәләр сугышты, үзе орышмады. Тәкый кырык йәшендә пәйгамбәргә вахи килде. Вахи килмешдин соң, Мәккәдә унөч йыл йәшәде. Андин соң Мәдинәгә барды, Мәдинәдә ун йыл торды. Алтмыш өч йәшендә пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дөнйаны нәкыл кылды (үлде). Барлыгы унсигез көн сәкәл булды (авырды). Рәббигуль әүвәл аеның унберенче көн, йәкшәнбе көн ирде, кем ахирәткә уланды (күчте). Вассалә аллаһа гала сәйид нә Мөхәммәдин вә алиһи әҖмәгыйн.

Икинч фасыл
ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМГӘ ВАХИ КИЛМӘКЕНЕҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР
Имам Саганиның «Мәшарикул-әнвәр» исемле китабында бу хәдисне килтермеш: «Руйи гән ләнә һурәйрәтә разый аллаһу-ганһа гән Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәс-сәлам әннәһу калә иннә әлләзәйни бәда гарибан вә сәйәгуду әлләзәйни бәда гарибан вә сәйәгуду әлләзәйни кәмә бәда фатуби лил гараба». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр хәбәр бирү йарлыкар: «Бу мөселманлык дине гариплукын (гариплек белән) хасил булды, кыйамәт итәгендә тәкый гариплек белән кайтачак. Хушлык булсын гарипләргә (туган иленнән аерылып яшәүчеләргә)».
Гайшә разый аллаһу ганһа әйтер: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам пәйгамбәрлек килмәздин уза (килер алдыннан) раст төшләр күрү башлады. Нә кем төш күрсә ирде, үзе тәгъбир кылыр ирде (юрый иде). Ул төшләрнең йурукы (юравы) ачык раст килер иде, һич хата кылмаз ирде».
Бер көн пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Хәдичәгә әйтер: «Йә Хәдичә, күкдин аваз ишеттем, инкән (бик) курыктым»,- тиде эрсә, Хәдичә: «Йә Мөхәммәд, һич курыкмагыл, Хак Тәгалә сиңа заигъ кылмагай (начарлык эшләмәс)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Йә Хәдичә, күңелем хәлвәт (аулак) ултырмак телийур (тели). Миңа азык кылу биргел. Хира тагында бер гар (тау куышы) бар, ул гар эчендә бер кач көн (берничә көн) хәлвәт ултурайын (ялгыз яшим)»,- тиде эрсә, Хәдичә азык кылу бирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам ул азыкны алып барды, ул гар эчендә бер^кач көн хәлвәт кылды. АЗЫК төкәнде (бетте). Йәнә килде, әйтер: «Йә Хәдичә, миңа хәлвәт ултурмак хуш килер»,- тип, һәмишә азык алып барып, хәлвәтлек кылыр иде. Бер көн килде, Хәдичәгә әйтер: «Йә Хәдичә, күкдин бик һәйбәтлег аваз (көчле тавышлар) ишетелде, куркар булдум, тәкый хәлвәт (ялгызлык) һушлыкдин кичү белмәзмен (баш тарта алмыйм), нәтәк (ни) кылайым?» Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, һич курыкмагыл, бу эшнең ахыры хәйер булгай, Хак Тәгалә сине Заигъ кылмагай (ташламас)»,- тиде эрсә, азык алып, Хира тавының гары эчендә ултурды (яшәде). Бер көн гар эчендә олтурур иркән (утырганда), бер кем эрсә (кеше) пәйда булды, тәкый пәйгамбәр катынга килде һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» Пәйгамбәр га-ләйһи әс-сәлам әйде: «Укыган әрмәзмен (укый алмыйм)». Мине тотты, тәкый катыг кысты, андаг (шулай) кем тәкатем калмады. Йә~ нә ыза бирде (Җибәрде) һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» Мин әйдем: «Укыган әрмәзмен»,- тидем эрсә, икенче кат мине тотты, тәкый андаг кысты, һич йарагым калмады. Йәнә бушады, йәнә әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» - тиде эрсә, мин әйдем: «Валлаһи, мин укыган әрмәзмен (укый белмим)»,- тидем. Миңа әйде: «Әйтгыл, икъра'у биеми раббикә әлләзи халак-халак әл-инсана мин галак икъра'у раббукә әл-әкрәмү әлләзи галламә билкалами галламә әл-инсана маламу йагламу». Бу йиргә кадәр укыды ирсә, мин тәкый укыдым. Бу айатне әүвәл барлыкка килгән айат дип әйтерләр. Мәгънәсе ул булыр кем: йә Мөхәммәд, унсигез мең галәмне йарат-кан Бер һәм Барның айатен укыгыл. Ул Тәңренең айатен укыгыл, кем адәм угланларын бер парә куйуг кандин (куе каннан) йаратты. Укыгыл, йә Мөхәммәд, тәкый синең пәрвәрдигәрың (яратучың, тудыручың) андаг кәрим Тәңре торыр, кем адәм угланнарына хатны (язуны) каләм берлә өгрәтте (өйрәтте). Адәм угланларынга белмә-гәнләрене белдерде»,- тиде. Тәкый күземдин гаип булды эрсә, мин тәкый куркуг^вә һәйбәт берлә ул гардин чыгып, курка-тетрәйү килеп әйдем: «Йә Хәдичә, мине тунга чолгаң, тәкый йаткуруң, кем хәлем бик мөтәгаййер булды, тидем эрсә, мине чолгап йаткырды. Бер заман йатмышдин соң үз хәлемгә килдем, тәкый ни әхвәл кем ул гарда кичте, Җөмләсене (барысын) әйдем эрсә, Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, куркмагыл, эшең хәйер булгай. Хак Тәгалә сине Заигь кылмагай, аның өчен кем синең изгү гадәтләрең бар, йак-йа-вукны сәвәрсән (ярлыларны сөярсең), йалган сөзләмәссең, кешеләрнең имгәген күтәрерсең, кунакларны агырларсың (зурларсың), мескенләргә йары бирүрсең (ярдәм итәрсең), Хак Тәгалә сиңа йаманлык бирмәгәй»,- тип үгетләде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам күңеле хуш булды. Андин соң Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, торгыл, баралың (барыйк), минем атам карендәше углы бар, Варка углы Нәүфәл тийәрләр. Олуг йәшлег турур, ике күзе күрмәс булып турур. Гайсэ галәйһи әс-сәлам дине үзә торыр. Үкүш гыйлем белүр «ИнҖил» китабын укыйур»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Хәдичә берлә бардылар, тәкый нә кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам күрде, Җөмләсене әйде эрсә, ул әйде кем: «Йә Мөхәммәд, бәшарәт булсын (шатлыклы хәбәр), сиңа кем күренгән Җәбраил торыр, Муса пәйгамбәргә, тәкый Гайсә пәйгамбәргә дә килгән турур. Йә Мөхәммәд, ахыр заманның пәйгамбәре сән булгайсың (син булачаксың). «ИнҖил»дә синең сыйфатларың бар, «Тәүрәългэ тәкый бар. Пәйгамбәрләрнең хатамы (дусты) булгайсың, вәликин Җөмлә (барлык) пәйгамбәрләрнең олугы син булгайсың. Кәшки (әгәр дә) мин йигит (яшь) булса ирдем, сине Мәккә көферләре Мәккәдән чыгармышда, катыңда (янында) булса ирдем, сәңайари биргәй ирдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Варка, мине Мәккәдинме чыгаргайлар?» -тиде эрсә, Варка әйде: «Вәли (изге), йә Рәсуллаллаһи, сине Мәккәдин чыгаргайлар (куачаклар). Көферләр үкүш (күп) зәхмәт һәм мәшәкатьләр тигүргәйләр (китерәчәк). Андин соң Хак сиңа носрәт (Җиңү) биргәй. Динең йүксәк (бөек) булгай, әхвәлең кави (көчле) булгай»,- тиде эрсә, пәйгамбәрнең күңеле хуш булды. Андин соң бер кач аййамлар күпмедер (вакытлар) кичте, Варка ибне Нәүфәл тәкый дөнйадин күчте.
Мөхәммәд галәйһи әс-сәлам йәнә әйде: «Бер көн Хира тагында (тавында) ирдем. Колагыма аваз килүр: «Йә Мөхәммәд, йә Мөхәммәд»,- тийү. Төрт йанымга бактым, һичкем әрсәне күрмәдем. Үстүн (өскә) бактым эрсә (карасам), йирле-көкле (Җир белән күк) арасында бер улуг тәхет урулмыш, ул тәхет үзә Җәбраил ултырмыш (утырган), йөзе күн тәг кумыйур (кояштан балкый). Күрдем эрсә, күңлемгә йәнә куркуг керде, тетрәйү башладым. Кире йәнә Хәдичә катынга (янына) килдем тәкый әйдем: «Йә Хәдичә, мине тунга чолгаң, кем күңлемгә йәнә куркуг кереп торыр»,- тидем эрсә, мине чолгап йаткурды. Бакармын (карасам), һавада Җәбраил йәнә заһир булды (күренде) тәкый әйде: «Йа йуһа әлмуддә сир кум фанзир уә раббакә вә кәббир вә сийа бәкә фата-һиббур вәр-рәҖәзә срәһиҖаз вә ләтәмнән тәстәксир вә лир-раб-бикә фасибар». Мәгънәсе ул булур кем «йә йуһа әлмүд сир» дигәне «әй, мунча (бу кадәр) чолганып йаткан пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам, урыныңнан купкыл (тор). Корәйеш кәферләрене Тәңренең газа-быдин коткаргыл, Раббыңны олуглагыл, тәкый намазның әүвәлемдә «Аллаһу әкбәр!» дип намаз башлагыл, туныңны (киемнәреңне) нәҖесдин арытгыл (арындыр)». Ибне Габбас разый аллаһу ганһу әйтер, мәгънәсе ул булыр кем: «Йә Мөхәммәд, тәнеңне йазыктин арытгыл. «Вәр-риҖаза фәһҖүр» - йаман эшләрне кузгыл (ташла) йә тәкый шайтан вәсвәсәсене кузгыл. «Вә ләтәммину тәстәксир» -тәгать вә гыйбадәт кылсаң, Раббыңа миннәт кылмагыл (битәрләмә) тәгатеңне үкүш күрмәгел (гыйбадәтеңне күпсенмә). Тәңрегә тәгать кылмак эчендә сабыр кылгыл, халыкка рисалат тәгүрмәк эчендә (Җиткерүдә) сабырлык кылгыл, Хак сүзен, фәрманын тәгүрмәк эчендә (Җиткерүдә) сабыр кылгыл»,- тиде эрсә, пәйгамбәр дәрхал (шунда ук) купты тәкый халыкка Хак Тәгаләнең фәрманын тәгүрү (Җиткерә) башлады, кәферләрне тәмуг утын-дин куркыта башлады. Андин соң бер качайамлар (берничә көн) кичте. Җәбраил һич килмәде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам инкән казгулуг (кайгылы) булды, шәүкы (яклаучы) Хак Тәгаләнең сәламенә тәкый каләменә зийада (мохтаҖ) булды. Бер көн йәнә барды Хира тавынга. Үкүш (бик) интизар кылды, Җәбраил килмәде эрсә, теләде кем ҮЗене таг башындин кәмишсә (ыргытса) и һәлак кылса. Гайаты мәхәббәтедин Җәбраил килде тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, бәшарәт булсын (шатлыклы хәбәр) сиңа. Хак Тәгалә лотыфны (киң күңеллелек) тәкый кәрәмене (мәрхәмәтлелек) синең хакыңа кылды, башка пәйгамбәрләр хаккына ул микъдар лотыф вә кәрәм кылмады, кем синең хакыңа кылды». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, бәйан кылгыл, ул нәтәк (нинди) лотыф вә кәрәмләр торыр?» Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Кайу йирдә кем Хак Тәгаләнең зикре (исеме) йад кылынса (искә алынса), синең зикрең тагын йад кылынгай. Тәкый Хак Тәгалә үззаты берлә дуруз сәна (мактау) әйде (әйтте) тәкый фәрештәләргә бойырды: «Минем Рәсулем-гә 9УРУЗ сәна әйтеңләр (зурлагыз)- Тәкый өммәтләреңә бойырды, кыйамәткә тәгрү (кадәр) сиңа дуруз вә сәна әйгайлар. Тәкый синең өммәтеңне Җөмлә (барлык) пәйгамбәрләр өммәтендин артык кылды, тәкый йир йөзене синең өммәтеңә мәчет кылды, кайу йирдә намаз кылсалар, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә кабул кылгай»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең күңеле-хәтере хуш булды. Андин соң Җәбраил галәйһи әс-сәлам азакыны (аягын) йиргә орды эрсә, йирдин чишмә пәйда булды. Ул чишмәдин йуынды, тәкый ике рәкагать намаз кылды һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, мин йуынмышым тәг йунгыл (юынган кебек юын), тәкый мин намаз кылмышым тәг (кебек) намаз кылгыл»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам нәкъ Җәбраил йуынмышы тәг йуынды, тәкый Җәбраил галәйһи әс-сәлам намаз кылмышы тәг намаз кылды. Бер йылга тәги икешәр рәкагать намаз кылды, бер йылдин соң биш вакыт намаз фариза кылынды.
Үчинч фасыл
ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМНЕҢ
ҺӘМ ЙАРАНЛАРЫНЫҢ ИСЛАМ ӘҮВӘЛЕҢДӘ
ИМГӘКГӘНЛӘРЕНЕҢ (КҮРГӘН АВЫРЛЫКЛАРЫ)
БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР
Имам Абул-Мәгали Мөхәммәд ИспиҖаби рәхмәтуллаһи галәйһи «Тәфсир»ендә «Суратул ахзаб» эчендә бу хәдисне китермеш: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам мин аза муэминән фәкад азани вә мин азани фәкад ази аллаһа фәһу мәлгун фил -нурийа вәл «ИнҖил» вәз-Зәбури вәл-Фуркани вә-әгаддә ләһум га-Забан муһинан». Мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: «Кем дә булса мөэминне азар кылса (орышса), мине азарлар, кем дә кем мине азар кылса, ул кеше мәлгунь торыр. «Тәүрат», тәкый «ИнҖил», тәкый «Зәбур», тәкый «Фуркан» эчендә кем әрсәгә хур кылган газабын амада кылып торыр (әзерләр)»,-тиде.
Хәббаб ибне әл-Арат атлыг сәхабә әйтер разый аллаһу ганһу: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Кәгъбә күләгәсендә түшәп ултырып торыр ирде кем, килдем, сәлам кылдым, пәйгамбәр тәкый Җавап йарлыкадьь. Мин әйдем: йә пәйгамбәр, безгә носрәт (ярдәм) бир-мәзмесең, Тәңредин аман (тынычлык, иминлек) кылмазмысың? Ничәгә тәги (кадәр) бу кәферләр зәхмәтене, мәшәкатене күрербез? Кайу йирдә намаз кылганымызны күрсәләр, орырлар, сүгәрләр, һич безләргә аман бирмәсләр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Хәббаб, узакы (миннән алдагы) пәйгамбәрләрнең өммәтләрен кәферләр пычкы берлә ике парә кылур ирделәр. Ул өммәтләр сабыр кылыр ирделәр, динлөредин кайтмаз ирделәр. Тәкый бәгъзеләрене (кайберләрең) тимер таргаклар берлә итлә-рене тарар ирделәр сүңүкләренә тәги (сөякләренә кадәр), тәкый алар динләредин кайтмаз ирделәр. Валлаһи, минем динем эше андаг (шулай) тәмам булгай, кем Санга атлыг йирдин Хазрамавыт атлыг йиргә тәги (кадәр) атлыг йалгыз барачак, һичкемәрсәдин курыкмагай. Мәгәр Тәңредин курыкгай, тәкый куйлуг кеше бү-редин курыкгай. Әй өммәтләрем, сезләр тәгъҖил кылырсыз (ашыгасыз)»,- тиде».
Бер көн пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам эвдин (өеннән) чыкты. Көферләрне: «Хак йулына өндәгәйим, булгай кем мөселман булгай-лар, тәмуг утындин куртулгайлар»,- тип, эвдин чыкмыш ирде. Бер кәсрер каршу килде. Ул кәферне хуш сүз берлә, ачук йөз берлә Хак йулына өндәйү башлады эрсә, ул кәфер пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне үкүш (күп) сүкте, күп Җәфалар кылды, тәкый мөбәрәк башынга тупрак сачты. Пәйгамбәрнең хәтере базман булды, көфергә һичнәрсә тимәде, сабыр кылды, кире төнди (кайтты), тагы эвгә керде. Гайәле (кызы) купты, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк башындин тупрагын китәрер, тәкый зар-ЗаР йыглайур тәкый әйтер: «Әй баба (әти), бу кәферләр сезгә ни хурлыклар кылырлар?» - тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйтер: «Әй, гаййәлем, йыглама, пәйгамбәрләрнең имгәкләре катыг булыр, вәли-кин саваплары үкүш (күп) булыр, тәкый дәрәЖәләре артык бу-лыр»,-тиде.
Ибне Мәсгуд разый аллаһу ганһу әйтер: «Бер көн пәйгамбәр Кәгъбәнең бер йанында МәсҖүд әл-харам эчендә намаз кылыр ирде, кем Абу Җаһил йаранлары берлә МәсҖүд әл-харамга керделәр. Бакарлар (карыйлар), бер мөңештә (почмакта) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам намаз кылыр. Абу Җаһил әйтер йаранларынга: «Кайу береңез (кайсыгыз) бара, фәлән мәхәлләдә тәвә (дөя) бугазлап торырлар. Ул тәвәнең нәҖасәтле багарсукларын (эчәкләрен) килтереп, Мөхәммәд сәЖдәгә бармышта өстенгә быракса (ыргытса) киемнәре Җөмлә нәҖес булса»,- тип фәрманлады эрсә, бер мәлгунь әйде: «Мин барыйм»,- тип. Мунлар йыглышып бакып (карап) турур ирделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдэгә барды. Ул мәлгунь тәвәнең (дөянең) нәҖасәтле багарсукларын Җемләсе-не (һәммәсен) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам өстенә кәмиште. Тон-ларыны (киемнәрен) Җөмлә нәҖес кылды эрсә (пычранды исә), Абу Җаһил тәкый йаранлары Җөмлә көлештеләр». Ибне Мәсгуд әйтер: «Әгәр кодрәтем булса ирде, пәйгамбәр үзәсендәге (өстендәге) нәҖасәтне китәргәй ирдем (алып ташлар идем), вәликин ислам зәгыйфь ирде, көферләр галиб (күп) ирде, йарагым (чарач) булмады китәрмәккә». Бер кем эрсә барды, тәкый Фатыймага рәхмәтуллаһи галәйһи хәбәр бирде эрсә, Фатыйма килде. Бакар (карый) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдә эчендә торыр, тәкый көферләр көлешеп торырлар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ҮЗӘсендә (өстендә) тәвәнең нәҖасәтләре бар. Бу хәлне күрде эрсә, көферләргә сүкте, тәкый пәйгамбәрнең мөбәрәк аркасындин ул нәҖасәтләрне быракты эрсә (ыргытты исә), пәйгамбәр сәҖдәдин баш калдурды. Бакар (күрә) Җөмлә нәҖес булмыш, хәтере хаста вә базман булды (борчылды). Андин әлгине (кулларын) күтәрде тагы өч ката. «Әй Бар Ходай, син бу көферләрне һәлак кылгыл»,- тиде эрсә, көферләр курыктылар, качтылар аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең каргышы, әлбәттә, килмәдин калмаз (килмичә калмас) тип белүр ирделәр. Ибне Мәсгуд әйтер: «Ул кәсрерләрне Бәдәр тугышында күзем берлә күрдем. Хак Тәгалә пәйгамбәргә носрәт (ярдәм) бирде, алар сахрада шешеп йатур ирделәр. Азакла-рыдин сүрәп бер иске кузугка (коега) кәмештеләр (ташладылар), сасыгы кешеләргә тигмәсен»,- тип. Сөәл кылырлар: «Ухуд тукышында ислам чәриген (гаскәрен) көферләр галәбә кылды (Җиңде). Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Гатәбә атлыг кәфер таш берлә орды һәм мөбәрәк тешен сындурды. Пәйгамбәр йыгылды, мөбәрәк йөзе таш зәхмедин йарылды, тәкый кан ага башлады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу кә-ферләрка каргагыл, Җөмләсе һәлак булсынлар!» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Хак Тәгалә мине рәхмәт өчен ызды (сайлады), ләгънәт өчен ызмады. Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсын атам Нух пәйгамбәргә, һәр көн дә кавеме аны ун ката орыр ирделәр, бихуш булыр ирде, һич каргамас ирде, мәгәр әйтер ирде: «Әй Бер Ходай! Кавемем мине белмәзләр, әгәр пәйгамбәр тип белсә ирделәр, мон-даг Җәфа кылмагай ирделәр. Син мунларны күндергел»,- тип дога кылыр ирде. Вәликин Җәфалары хәттин кичте өрсә, анда каргады. Имди мин тәкый андаг (шундый) дога кылайын (кылыйм) сезләр «амин» тиңиз (диегез), тип сәхабәләренә бойурды һәм әйде: «Әй Бар Ходай, син кавемемне күндергел, анлар мине белмәдин бу Җәфалар кылурлар»,- тиде. Тәкый бу нәҖасәт кәмишкән (пычрак ыргыткан) көферләргә каргады: «Кем намаз Хак Тәгаләгә гыйбадәт һәм тәкать кылмак торыр, көферләр гыйбадәт кылуга манигь (киртә) комачау булдылар эрсә, тахаммел кылу билмәде (чыдый алмыйча) каргады. Вәликин мөбәрәк тешене сындурмак (үзенә) нәфескә зәхмәт тәгүрмәк торыр, ул Җәһәтдин сабыр кылды, савап өчен каргамады»,- тип әймешләр.
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең галимасы (ата белән бертуган кыз карендәше) бар иде. Гатикә атлыг (исемле). Ул килде, тәкый Абу Ләһәб катынга керде, тәкый әйде: «Әй карендәшем, Абу Ләһәб, бу ойамыз (нәселебез) улы Мөхәммәдкә Мәккә халкы артык зәхмәт, газап тигерү (тигерә) башладылар. Бурун (элек) карындашымыз Абу Талипдин куркар ирделәр. Ул вафаты булгандин бирү, күрермен, үкүш зәхмәт тигрү башладылар (күп газаплар күрсәттеләр). Син тәкый Абу Талип мәңизлек (кебек) атасы карендәше торырсың, син тәкый Абу Талип мәңизлек син, тәкый сакласаң нә булгай»,-тип дәрхост кылды эрсә (үтенде), Абу Ләһәб тәкый кабул кылды, тәкый Мөхәммәдие катынга килтүрде, тәкый чыкты, Мәккә халкына, Корәйеш кабиләсингә игълан кылды: «Бу көндин соң Мөхәммәдкә һичкем эрсә кагылмасын. Әгәр катылыр булсалар, кешеләргә ул мундаг кылгаймын, андаг кылгаймын (болай итәчәкмен, тегеләй итәчәкмен)»,- тип тәһдид вә тәфзигъ кылды, янады, куркытты. Бу сүзләрне Абу Җаһил тәкый ишетте. Корәйешләрне йы-гып-йыгып (этеп-төртеп) килде тәкый әйде: «Әй, Абу Ләһәб, ишеттек, син бабалар диненнән йөз әвермешсән (чөереп), Мөхәммәд диненә кермешсән>>,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәд диненгә кермәдем, атам Габдул-Моталлип диненнән йөз әвермә-дем (чөермәдем), вәликин көрдүм бу уйам углы (үзебезнең туганыбыз) Мөхәммәдкә халыклар үкүш зәхмәт тәгрү башладылар, йак-йавуклук (туганлык) хакын саклап катымга (яныма) кил-терттем».
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Нәһҗел-Фәрадис - 2
  • Büleklär
  • Нәһҗел-Фәрадис - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3768
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1700
    20.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4314
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1778
    21.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    34.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1814
    19.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1651
    20.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    28.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 3648
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1361
    20.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    35.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1756
    19.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3309
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1444
    20.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    36.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.