Latin

Нәһҗел-Фәрадис - 7

Süzlärneñ gomumi sanı 3309
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1444
20.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
30.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
36.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам теләде, Йәмән патшасы НәҖаши мәликкә битиг ьда бирсә (Җибәрсә). Гамминең туганының углы Җәгъфәргә бойырды кем: «Йә Җәгъфәр, бер кач (берничә) кем эрсәләр берлә кирәк Йәмәнгә барсаң, тәкый Йәмән патшасы НәҖаши мәликкә безнең сәламебезне тәгүрсәң (Җиткерсәң), тәкый аны исламга дәгьвәт кылсаң»,- тиде эрсә, Җәгъфәр кабул кылды. Пәйгамбәр битигүчегә бойырды кем: «Йәмән патшасы НәҖашигә миндин битиг битигел (хат яз)!» - тиде эрсә, ул битигче әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, нәтәк битигәйен (ничек языйм)?» Пәйгамбәр әйде: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Тәңренең Рәсүле Мөхәммәтдин, тәкый Тәңренең сәламе ул кемәрсәгә булсын, кем күни (дөрес) йулга уймыш булса (борылса). Әй Нә>Цаши мәлик, әгәһ булгыл (белеп тор), мин ул Бер һәм Бар Тәңрене егәрмен (мактармын) кем андин өңин башка Тәңре йук, мәлик торыр, мөлкенгә ноксан йук тәкый кирәкмәз сыйфатлардин арыг, пакь торыр. Йәнә таныклык бирермен кем Мәрйәм углы Гайсәне үз кодрәте берлә атасыз тәкый анасыз йаратты. Тәкый сине ул Тәңренең дине үзә өндәрмен, кем Бер һәм Бар торыр, тәкый аңа шәрик, уртак йук торыр. Миңа Җөмлә халаик үзә (арасында) пәйгамбәрлеккә ьңа бирде, тәкый Җәбраил галәйһи әс-сәлам миңа күктән Фуркан (изге китап - Коръән) иңдерде. Имди кирәк кем Бер һәм Бар Тәңрегә бүтсәң (ышансаң), тәкый мине пәйгамбәр тип инансаң, тәкый миңа иңгән Коръәнгә инансаң, тәкый миңа уйсаң (иярсәң), тәкый сүземне кабул кылсаң. Сиңа иттибагь кылып (ияреп), кем-кем мөселман булса, Җөмләсенә ни савап эрсә (булса), синең йалгызыңа ул савап булгай, вә әгәр мөселман булмасаң, сиңа күрә кем дә кем мөселман булмаса, Җөмләсенә ни гыйкаб (Җәза, газап) бар эрсә, йалгыз сиңа ул гыйкаб булгай (булачак) тиде. «Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең битиге килде эрсә, НәҖаши мәлик алды, укыды, эчендәге сүзләрнең Җөмләсен (барысын) белде. Үзе Гайсә пәйгамбәр дине үзә ирде, «ИнҖил»не белер ирде. Андин соң Җәгъфәр әйде: «Үзеңә иңгән Коръәнне белермесең?» Җәгъфәр разый аллаһу: «Белермен»,- тиде эрсә, әйде кем: «Укыгыл, ишетәйен (ишетик)»,- тиде. Җәгъфәр ике тезе үзә (тезенә) чүкте тәкый хуш аваз берлә башлады: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҖим, бисмиллаһи әр-рахиминә әр-рәхими кәһйагас зикри рәхмәти рәббүкә габдуһу зәкәрриййә изанәдә рәббаһу нидайн хафиййан». Бу сүрәне Зәкәрийә тәкый Мәрйәм кыйссасын тәмам укыды ирде. Бакар (карый) НәҖаши күзендин катарат вә габарат күз йәшләре ага башлады. Андин соң сабыры-карары калмады, бармагын күтәрде тәкый әйде: «Әшһәдү әннә лә илаһа иллаллаһи вә әшһәдү әннә Мөхәммәдин габдуһу вә рәсулуһу». Тәкый әйде: «Гайсә пәйгамбәр безләргә бәшарәт (хәбәр) биреп торыр кем: миндин соң Әхмәд атлыг пәйгамбәр килгәй (киләчәк), зинһар вә зинһар, иттибагь кылгайсыз (буйсынырсыз) тип, «ИнҖил» эчендә әйде. Йирне, күкне йараткан Тәңре берлә ант кылырмын, кем бу ул пәйгамбәр торыр, Гайсә пәйгамбәр әйгандин һич зийада кылмадин торыр»,- тиде. Тәкый Җәгъфәрне вә катындагы (янындагы) йаранларын агырлады (хөрмәтләде), хилгатьләр (югары дәрәҖәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән өс киеме) бирде. Тәкый үзе пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә алтмыш хабәши (Эфиопияле) кол, тәкый үкүш нәфис тунлар (киемнәр), һәдийәләр (бүләкләр) ыза бирде (тапшырды), тәкый битиг битип ьңа бирде (Җибәрде). Битиг эчендә андаг (шулай) битип торыр ирде кем: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Тәңре Рәсуле Мөхәммәд пәйгамбәргә НәҖашидин сәлам. Шөкер ул Тәңрегә кем мине исламга күндерде. Таныклык бирермен, Тәңре Тәгалә Бер һәм Бар торыр, тәкый син аның Хак Рәсуле торырсың. Ни кем әйдең, хак торыр. Сиңа иңгән Коръән хак торыр». Битиг битип ьңа бирде (Җибәрде). Вәликин йулда дәрйа бар ирде. Ул дәрйадин кичәрдә (кичкәндә), Җөмлә мал анда гарикъ (суга батты), сәхабәләр тәкый бәгьзеләре анда вафат булдылар, бәгъзеләре (кайберләре) йалың (ялангач) чыктылар. Голәмәләр әймешләр кем: «Көферләр әйгайлар ирде (сөйлиләр иде). Мөхәммәдиең эше көндин-көн зийада булып (артып), әхвәле хуш булды. НәҖаши малы берлә аның гыйнайәте (булышлыгы) берлә тип. Шул Җәһәттин Хак Тәгалә ул малны гарикъ кылды (батырды)»,- тимешләр.
Андин соң пәйгамбәр Рум (Византия) мәлиге һәркол атлыг мәликкә Дәхбә атлыг сәхабәне ьңа бирде (Җибәрде), тәкый Нә-Җашига битмеш (язган) битиг битиде. Качан кем бу битиг һәркол мәликкә тәгди эрсә (Җиткәч), Җөмлә батрикъларны (патриархларны), төрсәләр олугларын (христиан вельможаларын) йыгды (Җыйды) тәкый әйде кем: «ИнҖил» дә бар торыр Әхмәт атлыг пәйгамбәр чыкгай (чыгачак),- тип.- Без мунча вакытдин (шул вакыттан бирле) көтә ирдек, качан чыкгай (чыгачак) тип. Уш (ул) чыкмыш, безгә битиге килде»,- тиде, тәкый ул битигне укыды тәкый әйде кем: «Әй, батрикълар (патриархлар), әй, олуглар, Җөмлә иттифакъ кылып, ул Әхмәткә иттибагь кылылың (буйсыныгыз), дөнйамыз аба-дан булгай (Җитеш булачак), гокбамыз (ахирәтебез) тәкый абадин булгай»,- тиде эрсә, Җөмлә батрикълар берйулы фәрйад кылдылар (кычкыра башладылар), башларын ачтылар, сакалларын йулдылар эрсә (йолыктылар), бу һәркол әйде: «Фәрйад кылмаң (хәсрәтләнмәгез), мин сезләрне тәҖрибә кылу мондаг (шулай) әйдем, бакай-ын (карыйм), мунлар (болар) дине эчендә түләнепме (төгәл, ышанычлы) торырлар, йә түләнмәдинме (ышанычсызмы) дип сезләрне сынадым. Белдем, кем сезләр диннәрегез эчендә инкән (бик) са-бит (нык торучы) торырсыз»,- 'т^п^ мунларны үгүп (мактап) хилгатьләр (кыйммәтле өс киемнәре) кидерде. Аннан соң әйде: «Әй, батрикъ-лар, бу битиг китергән кешене алып Мугатыйрка (башлыкка) барыгыз». Мугатыйр Җөмлә батрикъларның олугы, казыйсы ирде. һәркол тәкый нә кем Рум шәһәрендә бар, аның сүзендин чыкмас ирделәр. Качан Дәхбәне ул Мугатыйрка илттеләр тәкый әйделәр: «Кем Мәккәдин битиг килде һәркол мәликкә, ул битигне сезгә ыза бирде (Җибәрде)»,- тиде эрсә, Мугатыйр битигкә бакты, тәкый ул битиг эчендәге сүзләрне укыды һәм Дәхбәдин сорады: «Бу Әхмәднең сыйфатларын миңа әйтү биргел (әйтеп бирче)». Дәхбә тәкый пәйгамбәр сыйфатларын тәмам бәйан кылды эрсә, Дәхбә торды, эвгә керде, тупларын чыкарды (киемнәрен салды), ак тун-ларын киде, әлгинә (кулына) гаса (таяк) алды, тәкый чыкты һәм әйтте: «Әй, батрикълар, белең, агәһ булың (хәбәрдар булыгыз), бу Әхмәд Хак пәйгамбәр торыр, «ИнҖил»дәге сыйфатлар Җөмләсе монда бар торыр. Сезләргә «ИнҖил» эчендә Гайсә пәйгамбәр бәшарәт кылып торыр, ул пәйгамбәр бу торыр»,- тиде. Тәкый бармагын күтәрде әйде: «Әшһәдү әннә лә илаһә иллаллаһи вә әшһәдү әннә Әхмәдә Рәсуллаллаһи»,- тимеш ирде. Җөмлә батрикълар сикерделәр, аңа бастылар, анча (шулкадәр) урдылар (кыйнадылар), ул газиз анда шәһид булды. Дәхбә кайтты, һәркол катынга барды, бу серне әйде ирсә, һәркол инкән (бик) казгырды, тәкый Дәхбәгә әйде: «Сиңа мәгълүм булсын, кем, ул Әхмәд хак торыр, вәликин иман килтергәй (китерер) ирдем, әгәр Рум халкының хәвефе булмаса ирде, әгәр мин иман китерсәм, Җөмлә халык гауга кылып, мине һәлак кылгайлар (кылачаклар)»,- тиде. Дәхбәгә үкүш мал бирде, тәкый гозерләр кылды, тәкый озатты.
Андин соң Габдулла атлыг сәхабәне Фарсы мәлиге Кәсри мәликкә битиг берлә ыза бирде (Җибәрде). Качан кем бу Габдуллаһ Кәсри мәликкә тәгди (Җитте) эрсә, битигне бирде, Кәсри алды тәкый укыды эрсә, газабы килде тәкый әйде: «Бу дөнйада андагмы (шундый) кеше бар, кем аның аты минем атым (исемем) үзәсендә (янәшәсендә) битилгәй?» - тип, ул битигне парә-парә кылды (ертты), тәкый Габдуллаһка назар кылмады (игътибар итмәде). Габдуллаһ кайтып, пәйгамбәргә бу хәбәрне әйде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул Кәсри мәлик кем минем хатымны йыртты, Тәңре Тәгалә аның тиресен йыртсын, аның мөлкен харап кылсын»,- тип каргады. Бер кач әййамдин соң (берничә көннән соң), Кәсридин илче килде пәйгамбәргә Бануһ атлыг. Качан кем пәйгамбәр хезмәтенә керделәр эрсә, пәйгамбәр бакар, быйыкларын кисмәдин торырлар (кисмичә), сакалларын йулып (йолкып) торырлар. Пәйгамбәр мунларны (аларны) күрде, тәкый йигрәнде (Җирәнде). «Минем Раббем миңа андаг бойырды, кем быйыкларны киссәм, сакалларны крзсам (кырсам)»,- тип. Илчеләр: «Безгә мәлигемез Кәсри мондаг (шулай) бойырды»,- тиделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ни эшкә кил-деңез?» - тиде эрсә, Бануһ әйтте: «Кәсри мәлик безләрне ыза бирде (Җибәрде) кем ул кеше кем безгә битиг ыза бирде, аны миңа алып килең (килегез) тип. Имди без килдек, кем сезне Кәсри мәликкә иләтәлең (илтик) тип»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Бу көн монда әгләнең (әйләнегез, булыгыз). Иртә Тәңре Тәгаләдин миңа күкдин хәбәр килсә, сезләргә Җавап әйгаймын (әйтермен)».
Иртә килделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам анларга әйде: «Кәсринең сарайы иләгендә (каршында) бер олуг так (гөмбәз) бар ирде. Ул так (гөмбәз) аерасында (астында) тәхет кылып, ул тәхет үзәсендә Кәсри ултырыр ирде. Нагәһ (көтелмәгәндә) бу так ике парә (кисәк) булып йыгылды. Тәкый иленең качусы (буа яки дамба) бар ирде, ул качу тәкый бозылды (Җимерелде), Кәсри илен су алды, харап кылды эрсә, Кәсри иле эчендә ни кем мөнәҖҖим (йолдызларга багып күрәзә итүче), сихерче бар ирде, Җөмләсе йыгылды-лар (Җыелдылар). Кәсри әйде: «Назар кылың (төшенегез, фикер йөртегез) бу хараплыклар нидин килде»,- тип. Җөмләсе бактылар, тәкый әйделәр кем: «ХиҖаздин (Согуд Гарәбстанының өлкәсе) килгән битигне кем парә-парә кылдың, ул битиг изәсе (иясе) сиңа каргады, бу хараплыклар Җөмләсе андин торыр»,- тип әйделәр. «Андин соң фәлән айда, фәлән төндә, фәлән сәгатьтә Кәсринең утлы керде, атасы Кәсри уйур иркән (йоклаганда) пычак берлә орды, тәкый карныны йарды»,- тиде эрсә, болар инкән тәгаҖҖүб кылдылар (гаҖәпләнделәр). Тәкый әйделәр: «Әгәр бу сүзләр раст булса булды, вә әгәр булмаса, сезгә йаман булагай»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Бу сүзләр Җөмлә раст торыр, һич хатасы йук торыр»,- тиде. Тәкый ул Бануһка бир кур (кушак, каеш) бирде. Ул курны Мукаукыйс мәлик пәйгамбәргә бер ак катыйрь (мул) берлә ыза биреп торыр ирде (Җибәргән иде). Йәнә беренә тәкый бер тун кидерде һәм анларны кайтарды.
Андин соң пәйгамбәр сахрада торган гарәп кабиләләренә илчеләр ыза бирде (Җибәрде): «Җөмлә килеңләр (килегез), мөселман булуңлар (булыгыз). Вә әгәр мөселман булмасаңыз, безгә буй биреп (буйсынып), йыллык мал бириңләр (бирегез). Вә әгәр мундаг кылмасаңыз, агыр чәрик (коралланган гаскәр) ыза бирермен (Җибәрермен), Җөмләңезне харап кылырлар, хатынларыңызны, угылкызларыңызны, Оылкы-караңызны (терлекләрне) Җөмләсен алырлар, ганимәт кылырлар (кулга төшерерләр)»,- тип, дүрт йанга илчеләр ыза бирделәр (Җибәрделәр) эрсә, нә кем кабиләләр бар эрсә, Җөмләсе килеп, мөселман булдылар, тәкый шагыйрьләре пәйгамбәр галәйһи әс-сәламка мәдех әйтерләр. Кырык кабилә халаигы (халкы) килде, тәкый мөселман булдылар ирде.
Андин соң пәйгамбәр Мәккәгә газем кылды (ниятләде) хаҖ кылмак өчен. Бу хаҖга «ХаҖҖәтулвидаг» тинур (диярләр), аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең соң хаҖ кылганы бу ирде. Ул йүндин бу хаҖга «ХаҖҖәтулвидаг» дип әйделәр. Бу хаҖ эчендә тәшриф (бару) көннәрендә бу сурә назил булды: «Бисмиллаһи әр-рәхмани әр-рәхим иза Җәә насру аллаһи вә әл-фәтху вәрәәйтә әннәсә йәдхулүнә фи дини аллаһи әфваҖан фәсәбих Мөхәммәди рәббикә вә әстәгъфирһә иннәһү кәнә тәввәбән». Бу сүрәнең мәгънәсе ул булыр кем: качан кем Тәңренең носрәте (ярдәме) килсә, тәкый Мәккәнең фәтхе, йәгъни ачылмагы тәкый халаик-ларның мөселман булмагы килсә, йә тәкый Таиф иленең ачылмагы килсә, вәрә әйтә әннәсә йәдхүлүнә фи дини аллаһи әфваҖан, тәкый, йә Мөхәммәд, күрсәң халаикларны Тәңренең диненә керерләр өгүр-өгүр (өер-өер), Тәңре Тәгаләнең хәмде берлә тәсбих кылгыл, йәгъни Хак Тәгаләгә үкүш хәмед вә сәнәләр (мактаулар) кылгыл, тәкый тәлим (күп) шөкерләр биргән нигъмәтләреңә «вә әстәгъфирһү» тәкый Тәңре Тәгаләнең мәгьфирәтен (ярлыкавын), гафуны теләгел. Сәнасе (мактавы) вә тәсбиһе (охшатуы) берлә булгыл. Хак Тәгалә берлә сатгашгу (очрашу) вакыт булды (Җитсә), арыглыг берлә, пакьлек берлә сатгашгыл (очраш). «Иннәһү кәнә тәввәбән» - хакыйкатьтә Тәңре Тәгалә тәүбәне кабул кылган торыр. Качан бу сүрә иңде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам һәмишә (һәркайчан) бу тәсбихне әйтер ирде, ултурурда (утырганда), то-рырда намазлар соңында һич куймас әйтер ирде: «Сөбханәкә аллаһум вә бәхмәдикә әшһәдү әннә лә илаһә иллалла әнтә вәгъдәкә лә шәрикә ләкә әстәгъфирукә вә әтүбү иләйкә аллаһум әгьфиру-ли». Бу тәсбих мәгънәсе ул булыр: арыглык (сафлык), пакьлек сиңа торыр, әй, Бар Ходайа, «вә бихәмдикә» - тәкый синең арыг сыйфатларың берлә сиңа хәмед вә сәна кылырмын, тәкый таныклык бирермен кем һич Тәңре йук, мәгәр син Бер һәм Бар Тәңредин өңин (аерылып торасың). «Вәгъдәкә лә шәрикә ләкә» - йалгызлык сәңа рәва торыр (яраклыдыр), тәкый сиңа уртак рәва эрмәс (лаек түгел). Йазыгымны синдин йарлыкату теләрмен, тәкый синең хәзрәтеңә кайтырмын. Әй бар Ходайа, мине йарлыкагыл, тип һәмишә әйтер ирде. Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең кил-меш (булган) һәм килдәче (булачак) йазыкларын йарлыкамыштин соң, мундаг (шундый) тәзаррыг (түбәнчелек белән ялвару) вә за-рилык берлә һәмишә Хак Тәгаләдин мәгъфирәтене (ярлыкавын) теләсә, өммәтенә сәза (яраклы) торыр.
Качан кем бу сурә назил булды эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең гаммы (ата белән бертуган) Габбас йыглайу башлады. Пәйгамбәр әйде: «Ни өчен йыгларсың?» - тиде эрсә, Габбас әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу сүрә эчендә сизиң (сезнең) дарелфәнадин (дөньядан яки «бетә торган йорт») дәрелбакага (ахирәткә яки «мәңгелек йорт») рихләт кылмакыңьң (үлү, дөньядан күчү), Хак хәзрәтенә бармак (бару) хәбәре бар»,- тиде эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Габбас, әйтмешең (әйтүең) тәг (шулай) торыр. Андин соң гарәфә көн Җөмлә хаҖилар Гарафат тавында вөкуф кылганда (тукталганда), пәйгамбәр мөнбәргә менде, тәкый Тәңре Тәгаләгә үкүш хәмед вә сәна кылды, тәкый халаикга вәгазь вә нәсихать кылды, тәкый үкүш (күп) васыйатьләр кылды. Андин соң әйде: «Әй, өммәтләрем, Хак Тәгаләнең фәрманын сезләргә тәгүрдемме (Җиткердемме)?» - тиде эрсә, Җөмлә халаиклар: «Безгә тәгүр-деңез»,- тип әйделәр. Андин соң әйде: «Әй, өммәтләрем, Тәңре Тәгалә үз колына ихтыйар куйды»,- тәкый әйде: «Әй, колым, дөнйа-да тормакны (яшәүне) теләсәң, син белерсең, вә әгәр тәкый миңа сатгашмакны (кавышуны) теләсәң, син белерсең, ихтыйар синдә кузтым (куйдым),- дип әйде эрсә, ул Хак Тәгаләнең бакасыны (мәңгелеген) өзүрдә (сайлады)»,- тиде эрсә, барча халык белделәр кем пәйгамбәрнең барур вакыты йавуды (якынайды) тип. Андин соң Абу Бәкер йыглады тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, нәфәсләремез (сулышыбыз) тәкый огланларымыз, тәкый Җөмлә мал-таварларымыз сезгә йулуг (йолым) булсын, тәкый сез арамызда булыңыз»,- тиде. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Мәдинәгә килде.
Тәкый сәфәр айының ахырында пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам-гә иг (чир) тигде. Әүвәл башы агрыйу (авырта) башлады, аннан Зәгыйфь булды, тору билмәз (тора алмас) булды. Җефете Мәймүнә әвендә булса (өендә иде), тәкый теләр ирде кем Гайшә әвендә булса. Җөмлә хатынларыдин дәсгур (рөхсәт) теләде кем: «Гайшә әвендә ултырсам (яшәсәм)»,- тип. Җөмләсе дәсгур бирделәр ирсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам купты, тәкый бер култыгындин Гали тотты, тәкый тайайу (таянып), Гайшә эвенә килделәр. Качан кем Гайшә эвенә керде тәкый биһуш (хушсыз) булды, замандин соң гакылына килде. Качан кем намаз вакыты булды ирсә, Билал разый аллаһу капугка (капкага) килде тәкый «әс<әлату йә Рәсуллаллаһи» тиде эрсә, Фатыйма чыкты тәкый әйде: «Йә Билал, пәйгамбәр үзе берлә мәшгуль торыр»,- тиде эрсә, Билал кайтты. Йәнә замандин соң капугка килде тәкый «әс-сәлату йә Рәсуллаллаһи» тип чакырды эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Билал, мин зәгыйфь булып торырмын, Абу Бәкергә бойырың, иманатлык кылсын»,- тиде ирсә, тәкый ике әлгине (кулын) башына куеп йыглайу (елап) мәсҖедкә барды, тәкый Абу Бәкергә әйде: «Йә Абу Бәкер, пәйгамбәрнең намазга чыкмак-ка йарагы булмады, сезгә имамлык кылсын тип бойырды»,- тиде эрсә, Җөмлә сәхабәләр казгырдылар. Намаз кылмышдин соң, ка-пугка килделәр эрсә, пәйгамбәр теләде кем сәхабәләргә васыйат-ләр кылса. Башына гусаба (баш бавы) баглады тәкый әйде: «Мине көтүрүң (күтәрегез), тәкый мәсҖедкә иләтең (илтегез), тәкый менбәргә мендереп, васыйатьләрем бар, халаикга әйтәйен»,- тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам зәгыйфь авазы берлә Хак Тәгаләгә хәмед вә сәна кылды, кичкән сәхабәләргә дога кылды, калганлар-га дога кылды әйде: «Әй, йаранларым, мин сезгә нәтәк (нинди) пәйгамбәр ирдем?» - тиде эрсә, сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллал-лаһи, сез безгә ата-анадин шәфкатьлерәк пәйгамбәр идеңез- Тәңренең фәрманын безгә изгелек берлә, мәрхәмәт берлә тәгүрдеңез (Җиткердегез). Без Җөмлә сездин хошнудбыз (канәгатьбез). Хак Тәгалә сезгә хәйер Җәза бирсен»,- тиделәр. Андин соңра пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй, йаранларым, кайу береңезгә минем телемдин, йә тәкый әлгимдин (кулымнан) азар (әрләү, сугу) тигмеш булса, гафу кылыңыз, вә әгәр гафу кылмасаңыз, зинһар вә зинһар, ахирәткә куймаң, бу дөнйада кыйсас кылың (Җәза бирегез)». Өч кат әйде эрсә, барча сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, сездин безгә изгелектин үзгә (башка) тигмәде, вә әгәр тигмеш булса, гафу кылдык»,- тиделәр. Ул арада Гукашәһ атлыг сәхабә купты (торды) тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Бәдер тукышындин (сугышыннан) кайтмышда, мин сезгә йакын йөрийүр ирдем (йөри идем). Сез камчы тәвәгә (дөягә) орайын (орыйм, сугыйм) тип, миңа ордыңыз. Андаг кирәк эрсә кыйсас кылсам»,- тиде эрсә, пәйгамбәр Гукашәһкә дога кылды тәкый әйде: «Хак Тәгалә сине йарлыкасын, кем кыйсасны ахирәткә куймадың»,- тиде. Тәкый: «Йә Билал, баргыл, ул камчы Фатыйма әвендә торыр, ул камчыны алып килгел!» - тиде эрсә, Билал тәкый Фатыймага барды, тәкый ул камчыны теләде эрсә, Фатыйма әйде: «Бабам (әтием) зәгыйфь торыр, чәрик (гаскәр) вакыты ирмәс (түгел), бу камчы берлә ни кылыр?» - тиде эрсә, Билал әйде: «Пәйгамбәр Бәдәр тукышында бер камчы берлә Гукашәһне белмәдин (белмичә) урмыш. Имди пәйгамбәргә кыйсас кылыр». Фатыйма әйде: «Гукашәһнең күңеле ничек түзәр пәйгамбәргә ормакка. Әгәр урыр булса, йә Билал, пәйгамбәр өчен углым Хәсәнне тәкый Хөсәйенне орсын, пәйгамбәрне ормасын»,- тип, Хәсән берлә Хөсәйенне мәсҖедкә ыза бирде (Җибәрде). Качан кем Билал камчыны китерде, тәкый Гукашәһкә бирде эрсә, Абу Бәкер вә Гомәр, вә Госман, вә Гали Җөмлә куптылар, тәкый өйделәр: «Йә Гукашәһ, пәйгамбәр зәгыйфь торыр, пәйгамбәр өчен безне ургыл»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Рәва (яраклы) булмас, йазык кылган мин торырмын, сезләрне йазыксыз урмак нәтәк (ничек) булыр»,- тиде эрсә ултырдылар. Иәнә әйде: «Йә Гукашәһ, кил, кыйсас кылгыл»,- тиде. Гукашәһ әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, сез мине урмышыңызда минем тәнем йалың (ялан) ирде, им-ди сизиң (сезнең) тунуңуз (киемегез) бар, нәтәк (ничек) булыр?» -тиде эрсә, пәйгамбәр тәнен ачты. Качан пәйгамбәр тәнен ачты өрсә, Гукашәһ камчыны быракты (ыргытты), тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тәненә йөзен, күзен, кулын сөртте тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, минем ни зәһәрем булгай кем сезне ур-макка. Вәликин хәтеремә андаг (шулай) төште кем мин гасый вә Җафый (гөнаһлы) тәнемне пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тәненә сөртсәм, кем кыйамәттә тәнемә тәмуг уты тигмәсә тип игътикад кылдым (күңелемә беркеттем)»,- тиде эрсә, сәвенде (сөенде) тәкый Гукашәһкә дога кылды.
Андин соң әйде: «Әй, йаранларым, тәкъва вә пәрһиз (динле булып, сакланып) берлә терелең, тәкый, зинһар, биш намазны саклаңыз, тәкый кол-каравышларны артык имгәтмәңез, шәфкать кылыңыз»,-тиде тәкый менбәрдин төште.
Качан кем рәбигул-әүвәл айыныңун беренче көн, йәкшәнбе көн ирде кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең иге (авыруы) инкән ка-тыг (бик каты) булды ирсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Мине ултургузың (утырт)» - тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне ултырт-тылар, Гайшәнең көкүсе (күкрәгенә) башын кузду тәкый әйде: «Бу көн - дөнйадин соң көнем торыр, ахирәттә әүвәл көнем торыр»,-тиде эрсә, Җөмлә халаиклар йыглаша башладылар. Тәкый Галигә әйди: «Йә Гали, син мине йугайсың (юарсың), тәкый Габбас су кәмиш-кәй (салыр), тәкый Җәбраил сезгә йары биргәй (ярдәм итәр). Качан кем Җеназа үзә кузсаңыз, Җөмлә чыкгайсыз (чыгарсыз), мине хали (ялгыз) козгайсыз (калдырыгыз) Хак Тәгаләнең рәхмәте миңа на-Зил булгай. Андин соң Җәбраил үземдә (янымда) намаз кылтай, андин соң Микаил намаз кылтай, андин соң Исрафил намаз кылтай, андин соң фәрештәләр Җәмәгать-Җәмәгать намаз кылгайлар (кылачаклар), андин соң сез намаз кылгайсыз»,- тиде.
Андин соң Хак Тәгаләдин вахи килде Газраил галәйһи әс-сәлам-гә: «Йә Газраил, баргыл, дустым Мөхәммәдие безгә кавуштыр, йәнә керсәң, дәсгур теләгел (рөхсәт сора), Җанын кабз кылмакка (алып китәргә) тәкый дәсгур теләгел. Әгәр дәстур бирмәсә, кабз кылма-гыл, әгәр дәсгур бәрсә, кабз кылгыл (алып кит)». Газраил галәйһи әс-сәлам әгьраби (дала гарәбе) сурәтендә булып, капугка килде, тәкый әйде: «Әс-сәламу галәйкүм, йә әхлә байтин-нүбүвати вәр-рисаләти» (сәлам булсын сезгә әй нөб үвәт (пәйгамбәрем) вә рисаләт (пәйгамбәрлек, илчелек) әһле бәйте (өе), дәстур бармы кермәк-кә?) - тиде эрсә, Гайшә әйде Фатыймага: «Йә Фатыйма, баргыл, ул капугка гозер берлә килгәнне кайтаргыл». Фатыйма әйде: «Йә Тәңренең колы, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне сорап килгәнеңез өчен сезгә Хак Тәгалә үкүш саваплар биргәй, пәйгамбәр галәйһи әс-сә-лам мәшгуль торыр»,- тиде тәкый кайтты. Бер заман кичте (күпмедер вакыт үтте), капугтин аваз килде. «Әс-сәламе галәйкүм, йә әхлә бәйти нүбүвати вәр-рисаләти»,- тип. Гайшә әйде Фатыймага: «Йә Фатыйма, мәгәр ул кешенең колагы агыррак булгай, катыграк әйт!» -тиде эрсә, Фатыйма катыграк әйде (кычкырып әйтте) тәкый кайтты. Йәнә бер замандин соң, капугдин өченче кат аваз килде. Пәйгамбәр «капугдин чакырган кем торыр?» - тиде эрсә, Фатыйма әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, һич белмәсмен, икенче кат гозер кылырмын, һич кайтмас»,- тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй күзем йаругы (яктысы), ул Газраил торыр, хатынларны тол кылган, огланларны үксез кылган, абаданларны (шәһәр, авылларны) харап кылган, Җәмәгатьләрне пәришан (харап иткән, һәлакәткә төшергән), мәзәләрне (ләззәтләрне) йыккан мәләк үл мәвет (үлем фәрештәсе) торыр. Качан аның авазы колагыма керде эрсә, Җөмлә әндамларым (әгъзаларым) тетрәйү башладылар. Аңа дәстур бир-мәдин (бирмичә) чара йук, дәстур (рөхсәт) биргел, керсен»,- тиде эрсә, ул тәкый керде, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәлам бирде. Пәйгамбәр Җавап бирде. Андин соң килде, тәкый пәйгамбәрнең катында ултырды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Газраил, Зийарат кылумы (хәл белүме) килдең йә тәкый Җанымны кабз кыл-мак өченме?» - тиде эрсә, Газраил әйтте: «Йә Рәсуллаллаһи, һәмзий-арат кылу килдем, тәкый дәстур бәрсәң (рөхсәт итсәң) мөбәрәк Җаныңызны кабз кылмак өчен килдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Газраил, Җәбраилне кайда күрдең?» -тиде эрсә, Газраил әйде: «Җәбраилне элек вакыт күктә күрдем кем фәрештәләр Җәбраилгә тәгъзийәтеңезне (якыннарын юатуын) тәгрүр (Җиткерер) ирделәр, алар берлә мәшгуль ирде. Хали (бушагач) килгәй»,-тиде. Иәнә бер замандин соң, Җәбраил галәйһи әс-сәлам тәкый килде. Пәйгамбәргә әйде: «Йә Җәбраил, бу көн дөнйадин сәфәр кылыр көнем торыр, ахирәткә рихләт кылыр (күченү) көнем торыр. Миңа ни бәшарәт берлә килдең?» - тиде эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Җөмлә күк капуглары ачылып, фәрештәләр әлләриндә (кулларында) табаклар үзә нисарлар (чәчү өчен акча) алып, интизар кылып бакып торырлар. Синең рухың килмәкеңә Җөмлә оҖмах капугларында
хурлар әлигләрендә (кулларына) табаклар алып, амадә кылып (әзерләнеп), синең рухың килмәкеңә бакып торырлар»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, мин сиңа сөәл кылмазмын, өңин (башка) бәшарәт (хәбәр) биргел»,- тиде эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, кыйамәт көн булса, йир йарылып, әүвәл гүрдин чыккан син булгайсың, тәкый халаикларга, гасый вә Җафиларга (гөнаһлыларга) әүвәл шәфәгать кабул кылган сез бул-гайсыз»,- тиде эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Җәбраил, мин сиңа ан-дин сөәл кылмазмын. Андин (андый) сөәл кылырмын кем, кыйамәт көн булса, минем әхвәлем нәтәк (ничек) булгай. Минем казгым, хәсрәтем ул гафый вә Җафый (гөнаһлы) өммәтләрем өчен торыр, миңа анлар әхвәлендин бәшарәт (хәбәр) биргел»,- тиде. Җәбраил әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Хак оҖмахны Җөмлә пәйгамбәрләргә ха-рам кылды. Син кермәдин качан кем оҖмахка син керсәң, андин соң өңин (башка) пәйгамбәрләр кергәйләр. Йәнә оҖмахны Хак хәрам кылды Җөмлә өммәтләргә синең өммәтләрең кермәдин (кермичә). Качан кем синең өммәтләрең Җөмләсе оҖмахка керсәләр, андин соң өңин (башка) өммәтләр кергәйләр»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, имди күңелем хуш булды өммәтләрем казгысындин»,- тиде. «Йә Газраил, имди килгел, тәкый Җанымны кабз кылгыл (ал), дәстур бирдем»,- тиде эрсә, Газраил тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк Җанын кабз кылу башлады. Качан кем мөбәрәк Җаны тезенә йитте эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Лә илаһә иллаһи вахдәһү, лә ширикә ләһү. Нәмә катыг ирмеш (икән) бу Җан бирмәк»,- тиде эрсә, Фатыйма йыглау башлады. Пәйгамбәргә әйде: «Йә Фатыйма, ник йыгларсың, атаңа бу көндин соң имгәк тимәгәй, ни имгәге бар, бүген торыр»,- тиде, тәкый катында бер кадах (савыт) су бар ирде, ул суга әлгине (кулын) катар (тыгар) ирде, тәкый мөбәрәк йөзенә сөртер ирде, анчага тәги кем мөбәрәк Җаны кендегенә йитте. Анда тагы бер кат «Лә илаһә иллаллаһ» тиде.
Ул арада Гайшә разый аллаһу ганһаның карендәше Габдрахман керде, әлгиндә (кулында) мисвәк (теш чистарта торган таякчык) бар ирде. Пәйгамбәргә бакар ирде (карады). Гайшә белде кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам мисвәкне катыг сәвәр (бик ярата) ирде, әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мисвәкне агзыңызга сөртәйенме (авызыңа сөртимме)?» - тиде эрсә, пәйгамбәр мөбәрәк башы берлә ишарә кылды кем сөртгел тип. Мисвәк башы корыг ирде, Гайшә изде, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тешләренә сөртте. Пәйгамбәрдин соң мөфәхиррәт кылып (сөенеп, мактанып) әйтер ирде: «Минем көксүм үзә (күкрәгемдә) Җан бирде, тәкый соң хәлендә минем йарымны үзенең йары берлә Җәмигь кылды»,- тип күвәнүр (куаныр) ирде.

Андин соң пәйгамбәрнең Җаны мөбәрәк көксинә (күкрәгенә) килде тәкый бер кат «Лә илаһә иллаллаһ» тиде. Җан чыкты эрсә, әлигләре (куллары) төште, тәкый мөбәрәк башы салынды эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне йаткырдылар. Мәдинә эчендә хәбәр булды, Җөмлә сәхабәләр йыгылдылар (Җыелдылар), йыглашу башладылар. Караңгы булды, Фатыйма әйтер: «Йә пәйгамбәр атам, йә Тәңренең дусты атам, Тәңренең өзрүнде (сайланган) колы атам, йә оҖмах берлә бәшарәт бирелмеш атам, йә өммәтеңә шәфкатьлег, миһербанлы атам!» - тип йыглар ирде. Гомер йыглайу әйтер ирде: «Йә Рәсуллаллаһи, ул көн сәхабәләр әйделәр, халаик үкүш булды, сезнең вәгазь вә нәсихәтегезне Җөмлә халык ишетү белмәз (ишетә алмас) дип өч тешлег мөнбәр кылдылар, качан кем ул мөнбәргә сез меңдеңез эрсә, мөбәрәк аркаңызны тайаган өрә (багана) фи-ракыгызга (аерылуга) тәкать тота белмәдин (чыдый алмыйча) иңрәйү башлады. Җөмлә сәхабәләр аның иңрәвен ишеттеләр. «Имди без Се39ин фиракыңызга (аерылуга) нәтәк тәкать тотгаймыз (тотарбыз)?» - тип йыглайу ирде, тәкый әйтер ирде: «Әй, олуг, хөрмәтлег Рәсул атам, сезгә фида Җаным»,- тип. Тәңре Тәгалә Коръән эчендә кем хәбәр бирер: «Каулә Тәгалә мән йатуги әр-рәсу-лу фәкад атага аллаһа», йәгъни кем дә кем Рәсул фәрманыңча булса, йөресә, аңа буйы бирсә (буйсынса), Тәңре Тәгалә фәрманыңча йөреде, тәкый Тәңрегә буйын бирде (буйсынды) тип йыглар ирде, тәкый чәрик (гаскәр) сусалык тигмештә, бармакларындин чишмәләр чыгып, Җөмлә чәригне (гаскәрне) кандурган (туйганчы эчергән) пәйгамбәр тип йыглар ирде. Тәкый әйтер ирде: «Көферләр таш берлә мөбәрәк тешен сындырмышта». Сәхабәләр әйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу көферләргә каргагыл, һәлак булсын»,- тимешлә-рендә (дигәндә), көферләргә каргамадин, изге дога кылган пәйгамбәр тип йыглар ирде. Әй алчак (ачык йөзле) пәйгамбәр, әй хәлим (сабыр) пәйгамбәр тип йыгласа, сәхабәләр бодасындин (баласыннан) айырылган тәвә тәг (дөядәй) иңрәшер ирделәр. Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи рәҖигунә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Нәһҗел-Фәрадис - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3768
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1700
    20.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4314
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1778
    21.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    34.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1814
    19.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1651
    20.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    28.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 3648
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1361
    20.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    35.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1756
    19.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3309
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1444
    20.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    36.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.