LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Нәһҗел-Фәрадис - 6
Süzlärneñ gomumi sanı 3842
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1756
19.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
27.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
33.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Андин соң Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Мөхәммәд, имди оЖмахка тәфәррүЖ, кылгыл!» Бардык оҖмахка тәфәррүҖ кылмакка (сәяхәт итәргә, гизәргә). Күрермен Хак Тәгалә мөэмин коллары өчен шундый мәкамләр амада кылмыш (әзерләгән) кем һич адәминең күз күремеше йук, тәкый колагы ишетмеше йук, тәкый адәминең һәм күңеленең төшмеше йук. ОҖмахтин бер камчы йулы бу дөнйаның Җөмлә милкендин, барлык мал-туарларындин йахшырак торыр. ОҖмах хурларыдин бер хур йир йөзенә бер ката (мәртәбә) назар кылса, мәшрикъдин мәгьрибкә тәги (кадәр) хуш йызыг (ис) булгай, хурларның кигән дастарларыдин (чалмалардан) бир дастаны (чалманы) дөнйага китерсәләр, дөнйаның әүвәленнән ахырына тәги күпме мал-туар бар эрсә, Җөмләсе аның бәһәсенә йитмәгәй. Бу оҖмах эчендә төрт арыг бар: бере судин, бере сөтдин, бере хәмердин, тәкый бере гасәлдин (балдан). Йәнә бер сарай күрдем көмешдин, тирәсендә бостанлар (бакчалар) бар, йызыгы хуш йызлыг (исе хуш исле) арыклары бар, агар арыклары. Бу сарай капугында бер кем эрсә утырып торыр. Качан ул кешегә йавук (якын) килдек, ул кем эрсә безгә мәрхәбә кылды (исәнләште), әйде: «Хуш килдегез. Безгә вәгъдә кылдылар ирде, кем бу кәчә (төн) сезгә Мөхәммәд Рәсуллаллаһи килгәй тип, әлхәмдүлиллаһ, сезне күрдек»,- тиде ирсә, мин: «Сез кем торырсыз?» УЛ әйде: «Мин Дауд пәйгамбәр углы Сөләйманмын»,- тиде. Тәкый безгә иҖазәт (рөхсәт) бирде кем керең тип, мин кердем. Бакармән, мөраббагь (дүрт почмаклы) сарай торыр, озыны тәкый унөч йыгач (агач - үлчәү берәмлеге), иңе тәкый унөч йыгач торыр. Бу сарай эчендә эвләр бар, бәгьзесе зөбәрҖәтдин, тәкый бәгьзесе йакутдин, тәкый бәгьзесе йинҖүдин. Андаг эвләр торыр, кем һич адәми аның күркен тәкый Зиннәтен сыйфат кылу билмәгәй (алмаячак). Җәбраил тәкый Ми-каил әйделәр кем: «Йә Мөхәммәд, Раббың сиңа мондый сарайлар тәкый өйләр бирсә булгаймы?» Мин әйдем: «Минем рәгьбәтем тәкый мәхәббәтем Раббыма торыр, сарайга эрмәс»,- тидем. Андин чыктык. Йәнә бардык, күрәм бер мугаззәлү (дәрәҖәле) сарай кы-Зыл алтындин иләгендә (тирәсендә) чимәнләре (аланнары), күренекле дарахтлары (агачлары) бар кошлары берлә. Сарай иләгендә (янында) бер кем эрсә ултырыр, аңа йавук (якын) бардык эрсә, ул мәрхәбә кылды тәкый әйде: «Безгә вәгъдә кылып торырлар ирде, кем бу кичә (төн) сезгә Мөхәммәд Рәсуллаллаһи килер, тип. Хуш килдеңез». «Сез кем торырсыз?» - тидем эрсә, ул әйде: «Мин Дауд пәйгамбәр торырмын»,- тиде эрсә, мин әйдем: «Бу сарай кемнең сарайы торыр?» -тидем эрсә, ул әйде: «Бу сарай Хәлилуллаһ Ибраһим пәйгамбәр сарайы торыр». Ул сарайга кердек. Бакармын оглан-лар авазы килер. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни огланлар торыр?» -тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу огланлар мөэминләрне нарасыйда-лык хәлендә вафат булган огланлар. Җөмләсен Хак Тәгалә Ибраһим пәйгамбәр катына Җәмигь кылып торыр. Ибраһим пәйгамбәр галәй-һи әс-сәлам мунларга тәрбийә кылыр»,- тиде. Йәнә оҖмахка тәфәр-рүҖ кылу йөрийүр иркән (йөрегәндә), күрекле көшек (сарай) күрдем, капугында бер Җарийә (кол хатын-кыз) торыр. «Бу көшек кемнең көшеге торыр?» - тип сордым ирсә, ул Жарийә әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу көшек Гомәр ибне Хаттабның көшеге торыр». Мин касыд кылдым (теләдем) кем, бу көшеккә керәйем, тип. Йәнә Го-мәрнең гайрәте, күниләмәге (көнләшүе) күңелемә төште эрсә кер-мәдем»,-тиде эрсә, Гомәр хәзер ирде, йыглады һәм әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин сезгәме күниләрмен (сездән көнләшермен)?» - тиде. Йәнә оҖмахта йүрийүр иркән (йөргәндә) Тәлханың хатыны Рәми-Заны күрдем. «Йә Рәмиза, син мондамы?» - тидем эрсә, Рәмиза әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Хак Тәгалә миңа оҖмах разый кылды, монда торырмын»,- тиде эрсә, сәвүндем (сөендем). Йәнә бер Җарийә күрермен, бигайәт күреклегь«Син кемнең Җарийәсе?» - тип сорадым эрсә, ул Жарийә әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин сезнең йаранла-рыгыз Зәйед ибне Харисәңның каравашы (колы) торырмын»,- тиде. Йәнә сөәл кылдылар: «Йә Рәсуллаллаһи, оҖмах әһленең буйлары нәтәк (ничек) булгай?» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «ОҖмах әһле Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бузлыг (буйлы) булгайлар. Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең буе алтмыш аршин ирде. Тәкый Гайсә пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йәшле булгайлар, тәкый Гайсә пәйгамбәр утыз йәшәр ирде. Тәкый Йосыф пәйгамбәр >Цәмаллыг (чибәр) булгайлар, тәкый Мөхәммәд Рәсуллаллаһи холыклы булгайлар. Тәннәрендә төк булмагай, сакаллары булмагай, күзләре сөрмәле булгай, йөзләре ундүртенче төнге тулун ай тәг булгай. Күңелләрендә кинә, хөсед булмагай. ОҖмахта сөкәллек (авыру) булмагай, тусркүркәм (төчкерү), борын арытмак (чистарту), бәвел кылмак булмагай. Хурлар андый сасри (үтә күренмәле) булгайлар, кем ничә үкүш (күп) тун (кием) кизсәләр, Җөмлә тунлары бере-бере иләгендә күренер, тунлары иңиндин тәнләре күренгәй, тәкый тунлары алтындин (астыннан) сүңүкләре (сөякләре) күренгәй, тәкый сүңүкләре алтындин, йилекләре күрүнгәй. һич араларында кинәлек булмагай. Мәгәр бер мөэминнең бер хәймәсе (чатыры) булгай йинҖүдин (энҖедән). Олуглыгы алтмыш мил булгай, дүрт мең адым Җиргә гарәп мил дип әйтер, аның эчендә ике бостан (бакча) булгай бер-беренә каршы. Беренең изишләре (кувшиннары) Җөмлә ак көмешдин булгай.
Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Җәбраил тәкый Микаил әйделәр: «Йә Мөхәммәд, дустың сарайынга тәфәрр үҖ кылдың, имди Хак Тәгалә дошманларының сарайларына кылгыл»,- тиделәр исә, өчәгү (өчәү) бардык. Күрәм тәмугны инкән (бик) олуг, һәйбәтлиг (куркыныч). Хак Тәгаләнең газабының әсәре (көче) бар. «Әй өммәтләрем, тәмуг куркыгыдин (куркуыннан) үкүш йыглаң (елагыз), тәкый казгуруң (кайгырыгыз) кем тәмуг газабы вә гукуба-ты инкән олуг торыр. Тәкый тәмугның тирәнлеге ул кадәр торыр, кем йир тәкый күк арасы кем биш йөз йыллыг ииР торыр. Әгәр бер кеше башына бер парә ташны әртә (иргә) кәмишсәләр (ыргытсалар), ахшамнан борынрак (соңрак) йиргә төшкәй. Тәкый тәмугка ул әндазалиг (үлчәмдәге) ташны ызар булсалар (ыргытсалар), кырык йылга тәги (кадәр) төшсә, тәмуг төбенә йитмәгәй. Хак Тәгалә фәрештәләргә бойырды, тәмугны йандыруң, тип. Мең йыл тәмугта ут йандырдылар, тәмуг кызарды, тәкый мең йыл йандырдылар, тәмуг агарды, йәнә мең йыл йандырдылар, тәмуг карарды (каралды). Тәмугка кергән кәферләрнең тиресенең калынлыгы кырык ике аршын булгай, тиресе Ухуд тагынча (тавыдай) булгай. Мәккә белән Мәдинә арасынча йирне бер кәфер тотгай. Тәмуг әһле тәмугка керсә, анча (шулкадәр) йыглагайлар, йөзләре йап тег (ярдай) булгай, андин соң күз йәше киселгәй, күзләре кан ага башлагай, анча (шулкадәр) кан акгай (агар), әгәр көймәләр ыза булсалар (Җибәрсәләр), кан үзә йөзгәй. Пәйгамбәр әйде: «Тәмугта бер өгүр (өер) халаикны (халыкны) күрермен. Фәрештәләр утдин (утлы) сынду (кайчы) берлә ул халаикларның телләрен кисәрләр, ул телләр бүтә торыр (үсәр). Йәнә кисәрләр, йәнә бүтәр (үсеп чыгар). Ничә киссәләр, анча бүтә торыр». Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кешеләр, ни гамәллегег кешеләр торырлар, кем мондаг газаплар берлә мөбталә торырлар (Җәфа чигәрләр)?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу ул галимләр торыр, гыйлем берлә гамәл кылмаган, дөнйада халыкка әйтер ирделәр кем: «Зина кылмаң, кем Хак Тәгалә зинаны хәрам кылып торыр»,- тип әйтер ирделәр, тәкый үзләре зина кылыр ирделәр. Тәкый халыкларга әйтер ирделәр: «Хәмер эчмәң, Хак Тәгалә хәмерне хәрам кылып торыр»,- тип, үзләре эчәр ирде. Нә кем фисык вә фүҖүр (фәхиш һәм бозык) эшләр бар эрсә, халыкны йыгар (тыяр) ирделәр, үзләре йыгламадин (тыелмыйча) кылыр ирделәр. Болар шуның торыр кем моның тәг гукубатлар (газаплар) кичерерләр»,- тиде.
Йәнә бер кавемне күрермен кем, фәрештәләр ул кешеләрнең итләрен кисәрләр һәм үзләренә үк локма кылып бирерләр. Болар йимәсәләр (ашамасалар), үкүш гукубатлар (бик газапларлар) кылур-лар, йигрәнү-йигрәнү үз итләрене Оийарлар (Җирәнә-Җирәнә үз итләрен ашарлар). Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кавем нә кавем торырлар, кем моның тәг гукубат берлә мөбталә торырлар?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу ул кавем торыр, кем мөсел-манларны йубулагучылар (интектерүчеләр), мәсхәрә кылгучылар торырлар, тәкый кеше артында гайбәт кылгучылар торырлар».
Йәнә бер кавем күрдем, корсаклары инкән улуг торыр, һич карыйларын күтәрү белмәсләр (алмаслар), йөзен сүрәп тәкый йа-нын сүрәп йөрерләр. «Болар ни кавем?» - тип сордым эрсә, Җәбраил әйде: «Бу риба (ришвәтчеләр) йигүчеләр (ашаучы) торырлар»,-тиде. Иәнә бер кавемне күрдем, кем фәрештәләр аларны сөнге берлә санчырлар һәм тәмуг эченә ызарлар (ташларлар). «Җәбраил бу нә кавем?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу кавемләр гаммаз (яла ягучылар) торырлар, мөселманларны залимләргә чагарлар, ул Залимләр ул мөселманларның малларын алырлар, газап вә гукубат кылырлар. Йә тагы ике мөселман арасында гаммазлык кылып (яла ягып), орыш-кырыш, үкүш фетнәләр кубарлар».
Йәнә бер кавемне күрдем, тәмуг эчендә түбән асылып торырлар. Мин әйдем: «Бу ни кавем торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Рийа (ике йөзлелек) берлә тагат (күндәмлек) кылгучылар. Халык катында намаз кылырлар, тәкый хәлвәттә (аулакта) һич намаз кылмаслар. Тәкый Максудлары (максатлары) Хакның ризасы өчен әрмәз, тәкый гаражлары (теләкләре) ул торыр: кем халаиклар безләргә заһид тип (гыйбадәт белән шөгыльләнүче) агырласыннар, хезмәт кылсынлар тип, йук тагатларын (күндәмлекләрен), кылмаган изгелекләрен кылдык тип, йалган сөзләрләр. Максатлары дөнйа файдасы торыр, ахирәт савабы әрмәз (түгел)».
Иәнә бер зәгыйфәне күрермен тәмуг эчендә, сачындин (чәченнән) ^асылмыш, димагы (эчке әгъзалары) кайнайур ирде. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни гамәллег зәгыйфә торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем дөнйада дәстарындин чыгарыр ирде (чәчен Җыймас иде), нәмәхрәмнәргә ул сачен күргүзүр (күрсәтер) ирде. Ул нәмәхрәмнәр тәкый аның са-чен күреп, аңар мәйел кылыр ирделәр (яратырлар) иде, араларында йавыз эшләр кичәр иде. Тәкый бер зәгыйфәне күрермен: ике әлеге (кулы) баглыг (бәйләнгән), ике айагы баглыг, йыланлары тәкый чай-анлар сокар (чагар). «Йә Җәбраил, бу нинди зәгыйсрә торыр, кем моның тик гукубат берлә мөбталә торыр (газаплар белән интегер)?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем намаз кылмас иде. һәмишә нәҖес (шакшы) йөрер ирде, тәнләре тәкый тунлары (киемнәре) нәҖес (пычрак) ирде, вә әгәр йунар, йунугны (юынуны) тәкый белмәс ирде һәм тәкый сорамас ирде, дин кайгысын йимәс (уйламас) һәмишә арыгсызлык берлә гомерен кичергән зәгыйфә ирде». Йәнә бер зәгыйфәне күрермен, утдин табут эченә куймышлар (куйганнар), ике күзе йук, ике колагы йук. «Йә Җәбраил, бу ни зәгыйфә торыр»,- тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем зинадан углан кил-дерер, тәкый ^1ренә әйтер ирде кем, бу синдин булган торыр»,- тип әйтер ирде. Йәнә бер зәгыйфәне күрдем, кем тәмуг эчендә те-лендин асыглыг (асылган) торыр ирде. Бугазына зәкъкүм (агулы Җәһәннәм агачы) куйарлар. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни зәгыйфә торыр, кем мондаг гукубат берлә»,- тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу улзәгыйфә торыр, кем теле берлә Җефетне азар кылыр, тәкый Җефетедин дәсгурсыз (рөхсәтсез) эвдин чыгар ирде, йавыз эшләр кылыр ирде. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Хак Тәгаләнең ризасы тәкый оҖмах ул зәгыйфәнең торыр кем Хак Тәгаләнең фәрманын йиренә йиткерсә, тәкый Җефетен азар кылмаса»,- тиде. Әй, Бар Ходайа, Җөмләгә синең ризаңны булмак-ка, тәкый синең фәрманыңны йиренә килтермәккә син тәүфыйк биргел, тәкый тәмугдин әман биреп (коткарып), сигез оҖмахка ша-истә кылгыл (лаеклы кыл).
Токсынч фасыл
ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМ ХУНӘЙЕНДӘ
ГАЗАТ (ИЗГЕ СУГЫШ) КЫЛМАГЫНЫҢ БӘЙАНЫ
ИМИНДӘ ТУРУР
Имам Абу әл-Галаи Уши рәхмәтуллаһи галәйһи «Нисабу эх-бәр» атлыг китабында бу хәдисне килтермеш (китергән). Хәдис бу торыр: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам вә мин катратин әхәббу иллаллаһи тәгалә мин катратин дәмгин мин ха-шйәтин аллаһ тәгалә ау катратин дәмин аһарикыйн фи сабили аллаллаһи тәгалә». Хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: Тәңре Тәгалә хәзрәтендә шул сәвүклүгрәк (сөеклерәк) торыр, кем Хак Тәгалә хәвефендин (куркуыннан) гасый (гөнаһлы) күзендин катра (тамчы) йәш агытса (агызса), тәкый гази кол (изге сугышта катнашучы) Хак Тәгалә йулында шаһид булып, тәнендин катра (тамчы) кан акса. Бу ике катрадин (тамчыдан) сәвүклерәк (сөеклерәк) йук Хак Тәгалә хәзрәтендә.
Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Мәккәне ачты эрсә, Таиф иленә хәбәр тәгди (Җитте), кем Мөхәммәд чәрик берлә (гаскәр белән) килде, тәкый Мәккәне алды, тип. һавазин кабиләсе олуглары, тәкый Сәкыйф кабиләсенең олуглары йыгылдылар (Җыелдылар), тәкый мөшавәрәт кылдылар (киңәштеләр). «Бу йыл Мөхәммәд Мәккәне алды, йәрен безләргә килгәй (киләчәк), тәкый Зәхмәт (азап) биргәй. Нәгаһ (көтмәгәндә) истигьдад (тәвәкәлләп) безләргә килсә, тәкый бщиң (безнең) истигьдад булмаса, сезләрне һәлак кылачак, нәтәк (ничек) Мәккә халкына нэгаһ килде, тәкый анларны алды. Имде мондин йахшырак йук, кем без Ү3ебез истигьдад кылсак, тәкый ул безләргә килмәздин бурун (килгәнче), аларга барсак»,- тип гаскәр тупладылар, дүрт мең орыш (сугыш) аранларыдин (гаскәреннән) амада кылдылар.
һавазин кабиләсенең олугы Мәлик атлыг ирде, тәкый Сәкыйф кабиләсенең олугы Габдул-Вәли атлыг ирде. Мәлик әйде: «Минем райым (уем) андаг турур (шундыйдыр) кем, Җөмлә малларымыз-ны, йылкы-караны, угыл-кызны, хатынларымызны Җөмләне (барысын) алып баралың (барыйк), һич Таифта нәрсә козмагалың (калмасын) аның өчен кем, орышкан кем эрсәләр качмакка игъти-кады (теләге) булмасын, тәнләре, Җанлары берлә орышсынлар, һәм ҮЗ Җанлары өчен, һәм тәкый маллары-таварлары өчен орышсынлар, һәм тәкый углы-кызы, хатынлары өчен орышсынлар»,- тиде эрсә, Җөмләсе: «Нәмә йахшы рай, савап рай уй торыр»,- тиделәр. Йәнә Мәлик әйде: «Тәкый бер райым ул торыр, кем качан ике саф каршы орышсалар, орышмакка касыд кылсалар, сезләр кирәк кылычларыңызны кыннарыңыздин чыгарсаңыз, тәкый ул сәгать эчендә кынларны сындырсаңыз, тәкый быраксаңыз (ыргытсагыз). Кылычны кынга катмак (тыгу) тәмагы (мөмкинлеге) булмаса, үлгәнче орышмакка игътикад тотып (күңел беркетеп), Җөмләңез (барыгыз) берйулы хәмлә кылсаңыз (һөҖүм итсәгез) булыр»,- тиде ирсә, Җөмләсе (барысы) кабул кылдылар.
Йәнә Таиф илендә бер абушка (карт) бар ирде Дүрәид атлыг, олуг йәшлег, йөз йегерме йәшәйер ирде, күзе күрмәс ирде. Өйделәр: «Бу Д үрәидне әләтәлиң (чакыртыгыз) хәрб эшене йахшы белер, үкүш хәрбләр кылып торыр (сугышларда катнашкан)»,- тип, аны тәкый алып бардылар. Әуташ атлыг йирдә кундылар эрсә, бу Дүрәид әйде: «Бу ни эш торыр, кем тәвәләр авазы тәкый куйлар авазы ишетермен»,- тип әйде ирсә, анлар әйде: «Мәлик хөкеме андаг (шундый) булды, кем эрсә углыны, кызыны, хатуныны малы-тавары, йылкы-карасыны илдә кузмасын (калдырмасын), Җөмлә-сене алып чәригкә (гаскәргә) чыксынлар»,- тип әйде тиделәр эрсә, бу Дүрәид әйде кем: «Ул Мәликне миңа өндәйү бириң (чакырыгыз)»,- тиде эрсә, Мәликне өндәделәр, алып килделәр. Бу Дүрәид әйде: «Йә Мәлик, ни хөкем кылдың? Вәли, мин мунча чәрикдә (сугышта) йөрдем, моның тик һич күрмәдем. Моның тик эш һич кеше кылмышы йук кем син кылдың. Бу мал-таварларны ат азакын-да тәкый көксингә иләтерсең, һич мәслихәт эрмәс. Әгәр син тәкый чәригең галиб (Җиңүче) булса, һич зыйан булмагай, вә әгәр Мө-хәммәд галиб булса (Җиңсә), бу угыл-кыз, мал-туарлар пулун булмасын (әсир төшмәсен)»,- тип әйде эрсә, Мәлик әйде: «Йә Дүрәид, бу райны аның өчен кылдым кем, бу орышканларның угыл-кызла-рынга, мал-таварларынга кайтмак тәмәгләре (өметләре) булмасын, каты орышсынлар, дошмандин йөз чәвүрмәсенләр (чөермәсеннәр) тип кылдым»,- тиде эрсә, Дүрәид әйде: «Йаман кылдың, бу рай изге рай эрмәс (ният булмас), бу райны бозгыл!» Мәлик әйде: «Бу рай (ният) йахшы рай торыр, аны бозмам, тәкый синең гаклың әксүк (ким) булып торыр, райың зәгыйфь булып торыр, үзең тәкый хә-риф (йомшак кеше) булып торырсың»,- тип әйде эрсә, Дүрәид тик калды, зийада (артык) нәрсә тимәде. Тәкый касыд кылдылар, бару башладылар. Качан болар газем кылдылар эрсә (тәвәккәлләделәр исә), бу хәбәр пәйгамбәргә заһир булды, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Җөмлә сәхабәләргә игьлам кылды (хәбәр итте). Җөмлә сәхабә истигъдад кылып (Җыенып) атка атландылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йарык-йашык (көбә, башлык) киде, Дөлдөл атлыг катире (мулы) бар ирде, Мукаукис мәлик һәдийәтен ыза биреп торыр ирде (бүләк иткән иде), аны менде һәм чәригенә назар кылды, унике мең әр (сугышчы) ирде, тәкый ике мең силахлых орыш әрәнләр (кораллы сугышчы) бар ирде, ун мең әр сугышчы Мәдинә-дин килгәнләр, ике мең Мәккәдин чыкканлар ирде. Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам чәрикнеңгазаматын (күплеген) күрде эрсә, күңеленә хуш килде. Сәлимә атлыг сәхабә әйде: «Бу көн без азлыктан йиңдүрмәгәйбез (Җиңдермәбез). Барчаларының истигь-дадлары андаг ирде, кем безләрне кем эрсә галабә кылу (Җиңә) белмәгәй (алмас)»,- тип. һәмишә (һәрвакыт) пәйгамбәр көферләрнең галәбәсене (Җиңүен) ишетеп, Тәңре Тәгаләгә тазарруг вә за-рифлык берлә (ялварып), мескенлек берлә чыгар ирделәр. Бу нәүбәт андаг кылмадылар, үз чәрикләренгә үкүшлекенгә (күплегенә) игътимад кылдылар, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Гаттаб атлыг сәхабәне Мәккәдә бәк кылды, тәкый Мугаз ибне Җәбәл сәхабәне олуг кылды. Тәкый Мугазга әйде кем: «Бу Мәккә халкына фикъһе (ислам дине мәсьәләләре турындагы белем) гыйльмен өгрәтгел (өйрәт), минем сөннәтләремне бәйан кылгыл»,- тиде тәкый чыкты. Бардылар анчага тәги (шулкадәр) кем, Хунәйнә атлыг йиргә тегде-ләр (Җиттеләр), пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Әнис атлыг (исемле) сәхабәгә бойырды кем: «Бу кичә (төн) иртәгә тәги (кадәр) узыма-гыл (йоклама), атланып таг башында торгыл, бакгыл, кәферләрдин кем әрсәне күрсәң, безгә хәбәр биргел». Ул тәкый иртәгә тәги таг башында уйаг төнәде (уяу чыкты), һич кем әрсәне күрмәде. Мәккә кәферләрендин әшрарларыдин (усаллык) берлә чыктылар, вәли-кин пәйгамбәргә йары (ярдәм) өчен чыкмадылар. Вәликин бака-лың (карыйк), бу ике чәригдин (гаскәрнең) кайу бере галаба кыл-гай (Җиңәр) тип, наззәрә кылмак (күзәтү) өчен чыктылар. Алар арасында Сафуан атлыг бер кем эрсә бар ирде. Пәйгамбәр ул Сафуандин йарыклар (көбә, сугыш киеме) теләде эрсә (сорагач), ул Сафуан әйде: «Йә Мөхәммәд, ни йүн берлә тиләйүрсән (телисең), көч берләме, йук эрсә гарийәтме (бурычмы)?» - тиде эрсә, пәйгамбәр: «Гарийаттиләйүрмән (бурычка алам), әгәр захигь булса, тәван (куәт) кылгаймыз (кылачакбыз)»,- тиде эрсә, Сафуан йөз йарык бирде. Качан кем Хунәйнәдә түнәделәр (төн чыктылар) тәкый иргә куптылар, кол арасындин (борылышта) бер кара күренде. Бакарлар (карыйлар), дүрт мең ир, Җөмлә (барысы) тәмам силахлыг (кораллы) әрәнләр. Пәйгамбәр чәригләрене (гаскәрен) сафларын тезде, халыкны орышка кондурды (дәртләндерде), монларга фәтех (Җиңү теләү) берлә бәшарәт бирер иде. Качан кем ике саф рас булды эрсә (күренгәч), көферләр кылычларны чыгардылар, кыннарын сындырдылар, тәкый ук атмакка, сөнге санчмак-ка мәшгуль булмадин (чәнечмичә) бер йулы кылыч берлә хәмлә кылдылар (өсләренә атылдылар). Сәхабәләр ничәмә кем катыландылар (каршы тордылар), булмады, сабыр кылу белмәделәр (кыла алмыйча) кача башладылар. Үкүш сәхабәләр шәһид булдылар. Кал-ганлары мөтәфәррикъ булдылар (бүленделәр), көферләрнең катыг хәмләләренгә (һөҖүменә) тәкатьләре калмады, хәзимәт булдылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам чакырыр ирде, кем сәхабәләргә «кач-маң» тип, Җөмлә качтылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йалгыз тәкый берничә кеше калды, үзгәләре барча мөтәфәррикъ (бүлем) булдылар. Чәриг төшмешдин соң, көферләрнең бәгьзесе кем мөселман булды, әйде кем: «Җөмлә (барлык) чәрикне такытмышдин (таркатканнан) соң бер ун кеше калды. Араларында бер ак катыйрь менгән бар ирде. Безләр белдек кем ул Мөхәммәд торыр тип. Ничәмә кем касыд кылсак, анларга каршы бер кем эрсә килер ирде, ак тунлыглар, йәшел гыймалалыглар (баш киеме), Мөхәммәдкә бармакка куймас ирделәр, безләр анларга каршы тормакка кур-кар ирдек, тип өйделәр».
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам катыйренең йөгәнен Габбас тотар ирде. Тәкый Габбас улы Фазыл, Абу Бәкер, тәкый Гомәр, Гали бар ирде. Тәкый Абу Суфийан кем пәйгамбәрләрнең чыканы (ярлысы) ирде, аның карендәше Рәбига, тәкый Усама, тәкый Усаманың ка-рендәше ирде. Сәхабәләр арасында монафикълар (икейөзлеләр) тәкый бар ирде. Кулада атлыг берәү Сафуанга әйтер: «Мөхәммәд атлыг кем әрсәнең сихре нә батыйл (ялган) булды»,- тиде эрсә, Сафуан ул вакын кәфер ирде, көферлек берлә сәвәр (сөяр) ирде. Хак Тәгалә аңа ислам рузый кылды. Ул әйде: «Йә Кулада, Тәңре агзыңны сындырсын. Бизим (безнең) Корәйеш кабиләсендин безгә олуг булса, йахшырак әрмәзмү (булмасмы), кем нә (ниндидер) кабиләлег олуг булганчы»,- тиде. Качан пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бу хәлне күрде эрсә, хәтере базман булды, күңеле казгулуг (кайгылы) булды, тәкый Хак Тәгалә хәзрәтенә зарилык берлә дога кылды, әйде: «Ал-лаһумма, ләкә вә әлхәмд вәләкә әл-муштака вә әнтә әл-мустагас». Мәгънәсе: «Әй, Бер Ходай, сыгынгумыз (сыенучыбыз) торырсың, микайәт кылгу йиремез син торырсың. Бу мескен колларың сиңа сыгынып чыкмак (сыенып чыгарга кирәк) ирде, белмәделәр. Чәрик (гаскәр) үкүшлегенә (күплегенә) бактылар, сиңа игътимад кылмадылар (таянмадылар, сыенмадылар). Йаман кылдылар, синдин исти-ганә теләйү (ярдәм итүне үтенеп) чыкмак кирәк ирделәр, белмәделәр. Син кичергел, бу мескенләргә носрәт (ярдәм) биргел»,- тип Зарилык кылды эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам назил булды мең фәрештә берлә ала атлыг, ак тунлыглар, адәми сурәтенә килделәр пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә йары (ярдәм) өчен. Сәхабәләр ан-ларны күрмәделәр, вәликин көферләр күрер ирделәр. Сәхабәләр беркем эрсә әйде: «Кани (кая) сизин араңызда ала атлыг ак тунлыг әрәнләр (гаскәрләр). Җөмләмезне үлтергән, һәлак кылган анлар ирде, араңызда анларны һич күрмәзмен (күрмим)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Анлар фәрештәләр ирде, кем Хак Тәгалә безләргә йары (ярдәм) итмәк өчен биреп торыр ирде». Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу дога кем кылдың, Муса пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дә кылган ирде ул көн кем, Фиргавен агыр чәрик (кораллы гаскәр) берлә Муса пәйгамбәремезне куып чыкты. Муса пәйгамбәрнең йаранлары аз ирде, Фиргавеннең чәриге үкүш ирде. Муса пәйгамбәр дәрйа кырыгына килде йаранлары берлә, тәкый артынча (артыннан) Фиргавен килде чәрик берлә. Муса пәйгамбәр инкән казгулуг (бик кайгылы) мөтәхәйир булды (аптырап калды), тәкый Җөмлә йаранлары курыктылар. Муса пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бу син укыган доганы шул хәлендә укыды, тәкый үкүш зарилыклар кылды эрде. Хактин фәрман килде: «Йә Муса, гасаңны (таягыңны) дәрйага ургыл (ыргыт)». Качан Муса пәйгамбәр Хак Тәгалә әмере берлә дәрйага урмыш ирде, су Хак фәрманы берлә ачылды, йуллар пәйда булды өрсә, Муса пәйгамбәр йаранлары дәрйадин кичтеләр. Артларында Фиргавен бакар, дәрйа ике парә булмыш, тау-тау су йыгылмыш (Җыелган), дәрйа эчендә йул булмыш. Фиргавен тәкый чәриге берлә дәрйага керделәр. Качан кем дәрйага тәмам керделәр ирде, Хак Тәгалә фәрманы берлә дәрйа бурункы (элекке) булды. Фиргавен чәриге Җөмләсе гарикъ булдылар (суга баттылар). Хак Тәгалә Муса пәйгамбәрне кавеме берлә коткарды, носрәт бирде (ярдәм итте). Имди сиңа, йә Мөхәммәд, дога әйтеп, зарилык кем кылды. Хак Тәгалә догаңны мөстәҖиб кылды (кабул итте). Имди әсхабләреңне йыггыл (сәхабәләреңне Җый), тәкый хәмлә кылың (һөҖүм итегез). Кем Тәгалә анларга хәзимәт кылды (Җиңелү) бирде, сезгә носрәт (ярдәм) бирде сәхабәләрнең күңелендин коркугны торыр (урнашкан), андаг (шундый) мөхкәм (нык) булып торыр, кем ничәмә олуг бәла вә михнәт килсә, сезләр сабыр кылу белерсез, тәкый иманны ычгынмазсыз (сакларсыз), вәликин болар йаңа мөселман булып торырлар. Әгәр монларга мондаг (шулай) кылмаса ирдем, мөселманлыктин кайтгай (кайтачак) ирделәр, тәкый олуг фәсад (фетнә) булгай ирде тип, бу эшне кылдым. Әй, әнсарилар, сезләр күңелемә андаг сәвеклег (сөекле) торырсыз, кем Җөмлә халык бер йулга керсәләр, мин ул халыкны кузып (калдырып), әнсарилар йулына кергәймен (керәчәкмен). Сезләр Җөмлә мөселман йулын белмәс ирдеңез. Хак Тәбэрәкэ вә Тәгэлә минем берлә сез~ ләргә йул күргәзде (юл күрсәтте). Арагызда дуслык тәкый өлфәт (бердәмлек) йук ирде, Хак Тәгалә араңызда өлфәт кәмиште (дуслык урнаштырды),- тиде, әнсариларны үкүш өгде, тәкый мәдех кылды (мактады) тәкый әйде: «Әй, әнсарилар, Мәккә көферләре мине кудылар, мин сезгә бардым ирсә, сез мине сыгындырдыңыз (сыйдырдыгыз). Мин сезгә бардым курка, сез миңа куркугымдин әман (иминлек) бирдеңез, тәкый миңа носрәт (ярдәм) бирдеңез». Ике әлиген (кулын) күтәрде, тәкый әнсариларга дога кылды. Әйде: «Әй, Бар Ходай! Әнсариларны син йарлыкагыл, рәхмәт кылгыл, тәкый әнсариларның огланларына син рәхмәт кылгыл!» - тиде эрсә, Җөмлә әнсарилар йыглаштылар (Җылаштылар), махасинлардин (сакал-мыекларыннан) кан йәшләре агар иде. Әнсарилар куптылар тәкый өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, ничек кыйсмәт кылдың эрсә (бүлсәң), кыйсмәтеңә разый булдык. Безнең максудымыз, йә Рәсуллаллаһи, синең мәхәббәтең торыр, дөнйа малы эрмәс (түгел). Нә кем кылсаң, без разыйбыз»,- тип, Җөмлә йыглашып пәйгамбәргә гозерләр өйделәр эрсә, пәйгамбәр тәкый гозерләрен кабул кылды, тәкый Сафаларын (кәефләре) зийада булды (күтәрелде). Тәкый Мәккәгә кайттылар, тәкый ихрам багладылар (киделәр), зөлкагьдә айы тугъмышта Мәккәгә керделәр, тәкый хаҖ кылдылар, тәкый ихрам берлә Мәккәдә бер кач заман тормышдин соң (күпмедер торганнан соң) йәнә Мәдинәгә бардылар.
Онынч фасыл
ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМНЕҢ ВАФАТЫНЫҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР
Имам Багави рәхмэтуллаһи «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтермеш. Хәдис бу торыр: «Мән әби һөрәйрә разый аллаһу ганһу калә. Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам вәлләзи нәфсе Мөхәммәд бидиһи әл-йәтиннә галә әхәди күм йауму вә лә йарабби, сумма йарабби әхәббу гәләйһи мәгаһүм». Бу хәдис мәгънәсе ул торыр кем, пәйгамбәр йарлыкар: «Ул Тәңре белән йад кылырмын, кем Мөхәммәднең рухы аның тасаррафында (кулында) торыр, һәр айна (аерым) бер көн килгүсе (килүче) торыр береңез үзә (һәрберегез янына). Ул көн эчендә мине күрмәгәйсез (күрмәссез), мин ахирәткә нәкыл кылмыш булгаймын (үлгән булырмын). Сезләрдин береңезгә сәвеклерәк булгай: эве-баркыдин (өе-милкеннән), углы-кызыдин, тәкый нә кем катында мал-тауарын-дин, Җөмләдин, (барысыннан) сәвеклегрәк булгай». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әлләрин (кулларын) Хак Тәгаләнең носрәте берлә (ярдәме белән) ачты эрсә, теләде әтраф галәмдәге (төрле тарасрта-гы) Мәликләргә, патшаларга илче ыза бәрсә (Җибәртсә), тәкый ул илче берлә битигләр (хат) ыза бәрсә, ул битигләр эчендә (хатларда) ҮЗенең пәйгамбәрлеген бәйан кылса, белдерсә һәм Мәликләрне исламга дәгъвәт кылса (өндәсә). Качан кем мондаг (мондый) әндишә (уй) кылды эрсә, сәхабәләр әйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, илчеләр ызмакыны (Җибәрүнең) гадәте ул булыр, илчеләргә бирелгән битик үзә (хатта) мөһер нишан кылу булырлар. Ул мәликләр мөһерне күрсәләр белерләр, кем бу битигкә игьтимад кылырлар (ышанырлар)». Пәйгамбәр бойырды кем: «Көмеш йөзек кылдырыңыз». Ул йөзекнең үзәсенгә (өстенә) бойырды кем: «Мөхәммәд Рәсуллаллаһи битиңцз (языгыз)»,- тип. Ул йөзек кылгучы оста тәкый андагук (шундый итеп) кылды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам ул йөзекне сул әлгинең (кулының) кичиг (кече) бармагына катар ирде (кертте), тәкый кашын эч йанка куйар ирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам-дин соң бу йөзекне Абу Бәкергә бирделәр. Җөмлә сәхабәләр әйделәр: «Сез пәйгамбәр йирендә ултырдыңыз, кирәк кем пәйгамбәр йөзеген әлиңизгә катсаңыз (кулыгызга кисәгез)»,- тиделәр эрсә, Абу Бәкер тәбәррек тота (һәркем өчен газиз санап) әлингә (кулына) киде. Абу Бәкердин соң Гомәр разый аллаһу хәлифә булды эрсә, сәхабәләр тәкый әйделәр: «Сез тәкый пәйгамбәр йирендә ултырдыңыз, кирәк кем йөзекне сез әлиңизгә (кулыгызга) катсаңыз»,- тиделәр эрсә, ул тәбәррек тотып, әлгинә (кулына) катты. Андин соң Госман хәлифә булды эрсә, йөзекне Госман разый алла-һуга бирделәр, тәкый әлгингә (кулына) катты. Бер көн Госман кузуг йакасында (кое өстендә) койыга бакып торырда (карап торганда), әлгиндәге йөзек кузугка төшермеш (коега төшергән). Госман үкүш (бик) казгырды, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең йәдкәре тип инкән (бик) гыйззәт (кадер) кылыр ирде, Җөмлә сәхабәләр тәкый ул йөзеккә гыйззәт кылыр ирделәр, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк бармагында торган йөзек тип. Качан кем кузугка (коега) төште тип ишеттеләр ирсә, Җөмлә казгырдылар. Госман бойырды, ул кузугның (коеның) суын чыгардылар, булмадылар (таба алмадылар). Андин кузугның балчыгын тәкый чыгардылар, анда заигь булды (югалды).

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Нәһҗел-Фәрадис - 7
- Büleklär
- Нәһҗел-Фәрадис - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3768Unikal süzlärneñ gomumi sanı 170020.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.29.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.33.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4314Unikal süzlärneñ gomumi sanı 177821.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.29.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.34.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4210Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181419.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.27.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.32.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4213Unikal süzlärneñ gomumi sanı 165120.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.28.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.32.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3648Unikal süzlärneñ gomumi sanı 136120.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.30.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.35.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3842Unikal süzlärneñ gomumi sanı 175619.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.27.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.33.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Нәһҗел-Фәрадис - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3309Unikal süzlärneñ gomumi sanı 144420.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.30.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.36.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.