Latin

Нәһҗел-Фәрадис - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4314
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1778
21.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
29.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
34.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бер көн Абу Җаһил йаранлары берлә мәшвәрәт кылды (Җыеп киңәште): «Ни эш кылгаймьд (нишләтәбез)? Абу Ләһәбне Мөхәм-мәддин азыргаймыз (аерырга кирәк),- тип әйде.- Барың Абу Ләһәбне өндәң (чакырып китерегез), минем хатеремгә(исемә) бер сүз төште, аны Абу Ләһәбдин сорайын (сорарга кирәк)». Абу Ләһәбне өндәделәр (чакырып китерделәр). Абу Җаһил әйтер: «Йә Абу Ләһәб, Мөхә/пмәд синең атаң Габдул-Моталлипның урыны: «Кайу йир тип?» - әйтер тиде исә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәдкә сор-мышым йук»,- тиде. Абу Җаһил: «Баргыл хали (хәзер ^к бар), сорап килгел»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, минем атам Габдул-Моталлип урыны мәкамы кайу (нинди) йир?» Мөхәммәд белде кем бу көферләр мәкер-хәйләсе турур тип. Мө-тәхәййер (хәйран) булды тәкый әйде: «Атаң урыны бер мөгайин (билгеләнгән) йир торыр»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый андаг (шул сүзләрне) әйде. Абу Җаһил әйде: «Йә Абу Ләһәб, йәнә сор-гыл, кем ул мөгайин йир, ул йирнең атын (исемен) әйгыл, нә йир торыр»,- тип. Йәнә килеп сорады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул йирнең аты (исеме) Җәһәннәм торыр, йәгъни тәмуг уты торырса) киемнәре Җөмлә нәҖес булса»,- тип фәрманлады эрсә, бер мәлгунь әйде: «Мин барыйм»,- тип. Мунлар йыглышып бакып (карап) турур ирделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдәгә барды. Ул мәлгунь тәвәнең (дөянең) нәҖасәтле багарсукларын Җөмләсе-не (һәммәсен) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам өстенә кәмиште. Тон-ларыны (киемнәрен) Җөмлә нәҖес кылды эрсә (пычранды исә), Абу Җаһил тәкый йаранлары Җөмлә көлештеләр». Ибне Мәсгуд әйтер: «Әгәр кодрәтем булса ирде, пәйгамбәр үзәсендәге (өстендәге) нәҖасәтне китәргәй ирдем (алып ташлар идем), вәликин ислам зәгыйфь ирде, көферләр галиб (күп) ирде, йарагым (чарам) булмады китәрмәккә». Бер кем эрсә барды, тәкый Фатыймага рәхмәтуллаһи галәйһи хәбәр бирде эрсә, Фатыйма килде. Бакар (карый) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдә эчендә торыр, тәкый көферләр көлешеп торырлар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ҮЗӘсендә (өстендә) тәвәнең нәҖасәтләре бар. Бу хәлне күрде эрсә, көферләргә сүкте, тәкый пәйгамбәрнең мөбәрәк аркасындин ул нәҖасәтләрне быракты эрсә (ыргытты исә), пәйгамбәр сәҖдәдин баш калдурды. Бакар (күрә) Җөмлә нәҖес булмыш, хәтере хаста вә базман булды (борчылды). Андин әлгине (кулларын) күтәрде тагы өч ката. «Әй Бар Ходай, син бу көферләрне һәлак кылгыл»,- тиде эрсә, көферләр курыктылар, качтылар аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең каргышы, әлбәттә, килмәдин калмаз (килмичә калмас) тип бел үр ирделәр. Ибне Мәсгуд әйтер: «Ул кәсрерләрне Бәдәр тугышында күзем берлә күрдем. Хак Тәгалә пәйгамбәргә носрәт (ярдәм) бирде, алар сахрада шешеп йатур ирделәр. Азакла-рыдин сүрәп бер иске кузугка (коега) кәмештеләр (ташладылар), сасыгы кешеләргә тигмәсен»,- тип. Сөәл кылырлар: «Ухуд тукышында ислам чәриген (гаскәрен) көферләр галәбә кылды (Җиңде). Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Гатәбә атлыг кәфер таш берлә орды һәм мөбәрәк тешен сындурды. Пәйгамбәр йыгылды, мөбәрәк йөзе таш зәхмедин йарылды, тәкый кан ага башлады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгэ сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу кә-ферләрка каргагыл, Җөмләсе һәлак булсынлар!» - тиделәр өрсә, пәйгамбәр әйде: «Хак Тәгалә мине рәхмәт өчен ызды (сайлады), ләгънәт өчен ызмады. Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсын атам Нух пәйгамбәргә, һәр көн дә кавеме аны ун ката орыр ирделәр, бихуш булыр ирде, һич каргамас ирде, мәгәр әйтер ирде: «Әй Бер Ходай! Кавемем мине белмәзләр, әгәр пәйгамбәр тип белсә ирделәр, мон-даг Җәфа кылмагай ирделәр. Син мунларны күндергел»,- тип дога кылыр ирде. Вәликин Җәфалары хәттин кичте өрсә, анда каргады. Имди мин тәкый андаг (шундый) дога кылайын (кылыйм) сезләр «амин» тиңиз (диегез), тип сәхабәләренә бойурды һәм әйде: «Әй Бар Ходай, син кавемемне күндергел, анлар мине белмәдин бу Җәфалар кылурлар»,- тиде. Тәкый бу нәҖасәт кәмишкән (пычрак ыргыткан) көферләргә каргады: «Кем намаз Хак Тәгаләгә гыйбадәт һәм тәкать кылмак торыр, көферләр гыйбадәт кылуга манигь (киртә) комачау булдылар эрсә, тахаммел кылу билмәде (чыдый алмыйча) каргады. Вәликин мөбәрәк тешене сындурмак (үзенә) нәфескә зәхмәт тәгүрмәк торыр, ул Җәһәтдин сабыр кылды, савап өчен каргамады»,- тип әймешләр.
Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең галимасы (ата белән бертуган кыз карендәше) бар иде. Гатикә атлыг (исемле). Ул килде, тәкый Абу Ләһәб катынга керде, тәкый әйде: «Әй карендәшем, Абу Ләһәб, бу ойамыз (нәселебез) улы Мөхәммәдкә Мәккә халкы артык зәхмәт, газап тигерү (тигерә) башладылар. Бурун (элек) карындашымыз Абу Талипдин куркар ирделәр. Ул вафаты булгандин бирү, күрермен, үкүш зәхмәт тигрү башладылар (күп газаплар күрсәттеләр). Син тәкый Абу Талип мәңщлек (кебек) атасы карендәше торырсың, син тәкый Абу Талип мәңизлек син, тәкый сакласаң нә булгай»,-тип дәрхост кылды өрсә (үтенде), Абу Ләһәб тәкый кабул 1шлды, тәкый Мөхәммәдие катынга килтүрде, тәкый чыкты, Мәккә халкына, Корәйеш кабиләсингә игълан кылды: «Бу көндин соң Мөхәммәдкә һичкем эрсә катылмасын. Әгәр катылыр булсалар, кешеләргә ул мундаг кылгаймын, андаг кылгаймын (болай итәчәкмен, тегеләй итәчәкмен)»,- тип тәһдид вә тәфзигъ кылды, янады, куркытты. Бу сүзләрне Абу Җаһил тәкый ишетте. Корәйешләрне йы~ гып-йыгып (этеп-төртеп) килде тәкый әйде: «Әй, Абу Ләһәб, ишеттек, син бабалар диненнән йөз әвермешсән (чөереп), Мөхәммәд диненә кермешсәң»,- тиде өрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәд диненгә кермәдем, атам Габдул-Моталлип диненнән йәз әвермә-дем (чөермәдем), вәликин көрдүм бу уйам утлы (үзебезнең туганыбыз) Мөхәммәдкә халыклар үкүш зәхмәт тәгрү башладылар, йак-йавуклук (туганлык) хакын саклап катымга (яныма) кил-терттем».
Бер көн Абу Җаһил йаранлары берлә мәшвәрәт кылды (Җыеп киңәште): «Ни эш кылгаймыз (нишләтәбез)? Абу Ләһәбне Мөхәм-мәддиназыргаймыз (аерырга кирәк),- тип әйде.- Барың Абу Ләһәбне өндәң (чакырып китерегез), минем хатеремгә(исемә) бер сүз төште, аны Абу Ләһәбдин сорайын (сорарга кирәк)». Аб^ Ләһәбне өндәделәр (чакырып китерделәр). Абу Җаһил әйтер: «Йә Абу Ләһәб, Мөхәммәд синең атаң Габдул-Моталлипның урыны: «Кайу йир тип?» - әйтер тиде исә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәдкә сор-мышым йук»,- тиде. Абу Җаһил: «Баргыл хали (хәзер^ук бар), сорап килгел»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, минем атам Габдул-Моталлип урыны мәкамы кайу (нинди) йир?» Мөхәммәд белде кем бу көферләр мәкер-хәйләсе турур тип. Мө-тәхәййер (хәйран) булды тәкый әйде: «Атаң урыны бер мөгайин (билгеләнгән) йир торыр»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый андаг (шул сүзләрне) әйде. Абу Җаһил әйде: «Йә Абу Ләһәб, йәнә сор-гыл, кем ул мөгайин йир, ул йирнең атын (исемен) әйгыл, нә йир торыр»,- тип. Йәнә килеп сорады өрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул йирнең аты (исеме) Җәһәннәм торыр, йәгъни тәмуг уты торыр,- тип әйде,- тәкый кем Габдул-Моталлип мәңизлек (кебек) кә-ферлек берлә булса, аның йире дә тәмуг уты торыр, газап вә гу-кубат торыр»,- тип әйде эрсә, Абу Ләһәб газапланды тәкый әйде: «Әй Мөхәммәд, минем атам синең олуг атаң турур. Син нәтәк (ни өчен) аны газап һәм гокубәт эчендә дип әйтерсең. Мин синдин бизәрмен. Чыкгыл, минем катымдин китгел. Бу көндин соң сиңа йары бирмәсмен (якламаячакмын)»,- тип катындин китәрде. Тәкый Гатаба атлыг (исемле) углынга пәйгамбәрнең Рокыйа атлыг гайа-лын (кызын) >Цефетләндереп торыр ирде (өйләнгән иде). Аңа фәрманлады кем: «Мөхәммәд кызыны бушагыл (бушат), тәкый Мөхәммәдне азарлагыл!» - тиде эрсә, Рокыйаны бушады (аерды), пәйгамбәрка үкүш сүкте, азарлады (ачуланды) эрсә, пәйгамбәр: «Әй, Бар Ходай, этләрендин бер этне мусаллат кылгыл, бу мәлгуньне һәлак кылсун»,- тиде эрсә, атасы ишетте. Мөхәммәд каргышы халыкка, әлбәттә, тәгмәдин (төшмичә) калмас, имди улымның бу әхвәле нәтәк (ничек) булыр, тип казгурды (борчылды). Мөхәммәдиең бу каргамакы дин вә ислам өчен ирде. Бер кач ай-йамдин (берничә көннән) соң кафилә иттифак кылдылар (атлы-дөяле Җыелдылар) Мөккәдин Шамга бармакка тиҖарәт өчен. Бу Гатаба тәкый атасы Абу Ләһәбкә әйде: «Шамка мәңа тәкый иҖазәт бәрсәңез, барсам, тиҖарат кылсам»,- тип әйде эрсә, атасы Абу Ләһәб әйде: «Баргыл, ликин, зинһар, йулда катыг саклангыл. Мөхәммәд сиңа каргап торыр, аның каргышы йитмәсен»,- тип күп васыйатлар (киңәшләр) бирде. Углы кабул кылды тәкый чыкты. Йулда барырда бер таг башында бер сәүмага (гыйбадәтханә) бар ирде. Ул сәүмага эчендә тәрса (христиан) заһидләрдин бере гыйбадәт берлә мәшгуль иде. Бу кәрван ул таг төбендә кундылар эрсә, Заһид сәүмагасындин (гыйбадәтханәсеннән) төште тәкый катынга килде. Мунлар аңа агырладылар (хөрмәт күрсәттеләр). Ул заһид әйтер: «Мин сезләргә аның өчен төштем, кем бу йирдә кем кунды-ңыз, монда арысланлар үкеш (бик күп). Монда кунмак кирәкмәз ирде. Имди кем кундуңуз (туктагансыз икән), зинһар, бу кәчә (төнне) йатмаң (йокламагыз) уйаг торың, арысланлар сезләргә йә тәкый күликләреңезгә (йөк төягән хайваннарыгызга) зәхмәт тәгүрмәсен (зыян китермәсен)»,- тиде эрсә, Гатаба тетрәйү курка башлады. Кәрван халкы әйде: «Әй, Гатаба, йөзең мөтәгаййер булды (китте), калтырый башладың»,- тиделәр эрсә, ул әйде кем: «Мин Мөхәммәдне азарлап торырмын (мыскыл иткән идем), ул миңа каргап турур. Әгәр бу кәчә (төнне) мине сакламасаңыз, мин һәлак булырмын»,- тиде эрсә, Гатабаның төрт йагына йөкләрне йыгды-лар (тезделәр), кылычлар берлә ул йөкләр үзәсендә (тирәсендә) уйаг (уяу) ултырдылар. Хак Тәгалә уйку (йокы) бирде, уйдылар (йоклап киттеләр). Бер арысланга фәрманлады: «Баргыл, Гатабаны һәлак кылгыл»,- тип. Ул арыслан килде, халыкларны йызлайу (аралап) Гатабаны булды (эзләп тапты), тәкый парә-парә кылды (кисәкләргә өзгәләде). Иргә куптылар, бактылар кем Гатаба парә-парә булмыш.
Абу Ләһәбкә бу хәбәрне килтүрделәр эрсә, тәкый газабы зийада (кайгысы чик-чамасыз) булды. Кәсрерләрнең Мөхәммәдкә китергән газаплары белән чагыштырырлык түгел ирде.
Бер көн Абу Бәкер разый аллаһу ганһу барур ирде, тәкый Абу Ләһәб каршу килде, тәкый әйде: «Йә Абу Бәкер, аталарың динен кузып (куеп), Мөхәммәдкә уйдың (авыштың), нишә (ни өчен) мун-даг кылдың (болай эшләдең)»,- тип әйде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Абу Ләһәб, син мунча йыл булды һич йалган сүз ишетмишең бармы?» - тип. Абу Ләһәб әйде: «Иук». Абу Бәкер әйде: «Андаг эрсә (алай булгач) мин Мөхәммәдкә уйганымка (ияртүемә) нишә мәләмат кылурсән (нигә ачуланасың). Мәләмат сәңа кылмак кирәк, син атасы карендәше булгайсән, атасы йирендә булгайсән, иман килтерсән дөнйада тәкый ахирәттә дә хөрмәт булгай ирде. Уш (шушы) карендәшләренең Габбас, Хәмзә иман килтерделәр, Мөхәммәд нә кем (нәрсә) әйтер, Җөмләсе раст торыр, үкүш пәши-ман, нәдәмат Оигәйсен (үкенерсең) дөнйада имансыз чыксаң»,-тиде. Абу Ләһәб тәк калды (тик торды) тәкый кайтты, эвенә (өенә) килде казгу берлә. Хатыны бар ирде, Өмми Җәмил атлыг (исемле). Ул әйде: «Абу Ләһәб, бу көн сине инкән (бик) казгулы күрермен»,-тип әйде эрсә. Абу Ләһәб: «һич белмәзмен нәтәк (ничек) кылмак кирәк, уйам утлы (туганым). Мөхәммәд диненә керсәмме йә тәкый кермәсәмме йахшырак, һич белмәзмен»,- тиде эрсә, Өмми Җәмил фөрйад кылды (кычкырып елады): «Әгәр син Мөхәммәд диненә керсәң, минем түшәгем сиңа харам торыр. Мин синең берлә бер эвдә (өйдә) тормагаймын. Күрмәдеңме, углым Гатабаны каргап үлтерде»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Кайттым ул райдин (фикердән)»,- тиде эрсә, Өмми Җәмил тайанды.
Бер көн Җәбраил назил булды. Пәйгамбәргә Хак Тәгалә сәламен килтерде, тәкый бу айатне әйде: «Каулә тәгалә вәнзил-гаширә-тикә әл-әкрәбина вә әхфиз Җанахак лимән әттәбәгакә мин әл-муэ-минә». Мәгънәсе ул булыр: «Йә Мөхәммәд, йак-йавукларынны (туганнарыңны) тәмугтан куртгаргыл (коткар) мөэминләргә алчаклык кылгыл (ачык йөзле бул)!» - тип әйде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам таг башына менде, катыг аваз берлә чакырды: «Йа сабахаһ»,-тшү (дип). Гарәп гадәте ул ирде, качан кем эрсә чәрик (гаскәр) нәгәһ (көтмәгәндә) килгәнен күрсә, мундаг чакырур ирделәр. Качан кем Мәккә халкы мундаг аваз ишеттеләр эрсә, Җ§млә, куркып-өркеп, йыглышу (Җыелып) килделәр тәкый әйделәр: «Йә Мөхәммәд, бу ни эш белгүрде?» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Әгәр мин сезгә хәбәр бирсәм, бу таг төбендә чәрик бар, сезне һәлак кыл-макка килеп торыр тисәм, миңа инанырмысыз?» - тиде эрсә, Җөмләсе әйделәр: «Йә Мөхәммәд, нәтәк инанмагалың (ничек ышанмыйк)». Пәйгамбәр әйде: «Андаг эрсә (алай булса) мин сезгә әйтермен иман китерең, Тәңре Тәгаләне берләң (таныгыз), мине Хак Тәгаләнең рәсуле тип инаныгыз. Әгәр иман килтермәсәңез, тәмуг атлыг уты берлә, Хак Тәгалә сезләрне, газап вә гукубат кылтай (ут белән газаплаячак)»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Тәббән ләкә илһаза Җәмәгътәнә». Гарәпләр гадәте ул торыр, кем бер кешене йигрә-неп (нәфрәтләнеп) сүксә, «тәббән ләкә» дип әйтер. Мәгънәсе: һәлаклек булсын сиңа. «Бу сүз өчен мунча халаикны (бу кадәр кешене) бу йиргә йыгдыңмы?» - тип, ике илгенә (кулына) таш алып атты эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам бу сүрәне иңдерде: «Каулә Тәгалә таббат йада Абу Ләһәбин вә табба мә агьна ганһу мәлүһү вә мә кәсәбә». Мәгънәсе ул булыр: Мөхәммәдкә таш аткан ике әлги (кулы), үзе тәкый >Цөмлә нәфесе (гәүдәсе) - Җөмләсе һәлак булды, һич файда кылмады Абу Ләһәбкә малы, угльькызы, колы-кара-вашы, тәкый йылкы-карасы. «Сәйәсли наразата Ләһәбин абра». Мәгънәсе: Ләһәб кейгәй тәкый сөглүнгәй (кыздырылачак) утка. «Вә амра атуһу хамәләтәһ ү әл-хатиби» - ул хатыны Өмми Җәмил тәкый сөглүнгәй (яндырылачак) тәмугның йалыңлыг утына.
Абу Ләһәб хатыны Өмми Җәмилнең гадәте ул ирде кем, кәчә (төнлә) каравашлары берлә сахрага чыгар ирделәр, тәкый тимер тикәнне (чәнечке) йыгар (Җыя) ирделәр, тәкый хөрмә йибенгә (Җебенә) баглап (бәйләп) үзе кәлтүрүр ирде, тәкый Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәчеткә барур йулынка кәмишүр әрди (чәчә иде). Ул йандин (бу эшләре өчен) Хак Тәгалә Өмми Җәмилгә «хамматул хатаб» тиде. Гарәп теленчә хамматул-хатаб яки тикен (тигәнәк) килтергәнгә әйтерләр. Бәгъзеләре әймешләр, бу Өмми Җәмил пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең хатыны Өмми Хәбибә катынга (янына) керер ирде, тәкый Өмми Хәбибә Өмми Җәмилнең ир карендәше Суфийанның кызы ирде. Ул йүндин һәмишә (һәрчак) керер ирде, тәкый пәйгамбәрнең хәл-әхвәлләрен сорар ирде, тәкый барып көферләргә гаммазлык кылып (арттырып) хәбәр бирер ирде. Гарәпләр йалганчы, гайбәтче кем әрсәгә дә «хамматул хабаб» тип әйтер. Нәтәк кем утын сәбәп торыр ут йанмакга, бу гаммазлык (ялган сүз) тәкый сәбәп торыр - ике кеше арасында дошманлык уты йанмакга.
Бу сәбәптин өтрү Хак Тәгалә Өмми Җәмилгә «хамматул хабаб» тиде тип. Бәгъзе мөсафирлар әймешләр: «Йа кыйамәт көн булса, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә Абу Ләһәбне, хатыны Өмми Җәмилне тәмугка кәмшикәй (кертәчәк). Вәликин хатыны Өмми Җәмилгә тәмуг әрклиге фәрештәләр буйургайлар (боерырлар): «Заккум (агулы агач) тикәнләредин бер баг (бау кылып) килтүргел (ташы)». Тәкый буйнынга (муенына) зәнҖир (богаулар) баглагайлар, тәкый тәмуг эчендә сүрәгәйләр кем: «Син дөнйада тигәнәкне аркаңа хөрмә йибе берлә баглап (бәйләп), пәйгамбәрнең йулынга кәмишүр ирдең (чәчәр идең), аны азарлар ирдең (битәрләр идең). Бу аның Җәзасы тәкый гукубаты торыр»,- дип әймешләр».
Андаг ривайать кылурлар кем, бер кәчә (төндә) Өмми Җәмил барды, тәкый тигәнәкне аркасына йүкләде (асты), буйына хөрмә кабыдин ишелмеш (үрелгән) йипне кәмиште (киде). Җәбраил галәйһи әс-сәлам шул йип берлә бугазыны бугды (буды), тәкый Өмми Җәмил андаг һәлак булды: иртәсе Абу Ләһәб эстәйү барды. Бакар (караса), шешеп, гаурәте ачылып, фазыйһәт (мәсхәрә) булып йа-тар. Габбас әйтер: «Абу Ләһәб дөнйадин бармышта (киткәннән сон) төшемдә күрермен ут эчендә торыр. Мин өйдем: «Ни булды сиңа, кем мундаг гукубат (мондый газаплар) эчендә торырсың?» -тип. Абу Ләһәб әйде: «Имансыз чыкканым шомлыгы, тәкый пәйгамбәрне азарлаганым (интектерүем) шомлыгы торыр». Мин әйдем: «Бу газаплар синдин әксүлүрме (кимерме)? - тидем эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мөхәммәд тугмышта (тугач), мәңа хәбәр бирделәр кем карендәшең хатыны Әминә хатун дүшәнбе көн Мөхәммәд атлыг ул китерде,- тип.- Мин гайәт сәвендем (сөендем), бер каравашны азат кылдым. Ул сәбәбдин, дүшәнбе көн газабым китәр»,- тип әйде».

Төртинч фасыл
ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘОСӘЛАМНЕҢ МӘККӘДИН МӘДИНӘГӘ ЧЫКМАК БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР
Имам АбулТалаи Уши разый аллаһу «Нисабул-әхбәр» атлыг китабында бу хәдисне китермеш: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам мән мәтә гарибан вә кадәмәт шаһидин вә вуфи мән газаби әл-кабири». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр хәбәр бирү йарлыкар: «Кайу мөэмин вә мөвәххид гариплектә үләр булса, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә ул колга шаһидләр савабы разый кылыр, тәкый гүр газабыдин саклайур (саклар)».
Бер көн Абу Җаһил Корәйешләрне йыгды (Җыйды). Бер эв (өй) бар ирде, ул эвгә «дарун-надва» тиләр ирде. Качан кем бер мәш-вәрәт кылмак булса (мәсьәләне хәл итәргә теләсәләр), ул эвдә йыг-лур ирделәр. Бу арада иблис үз^н бер абушка (карт) сурәтенә охшатып, болар арасына керде эрсә, болар әйделәр: «Әй, абушка (карт), син кем булырсың?» - тиделәр эрсә, иблис әйде: «Мин шәйех НәҖдимен, НәҖед иллег (иленнән) абушкамын (бер карт). Сезләр-не ишеттем кем бер мәшвәрәтләре бар тип, мин анлар арасында булайым (булыйм) сүзләрен тыңлап аңлагайын (аңлыйм), тип килдем»,- тиде эрсә, Абу Җаһилгә хуш килде. Андин соң Абу Җаһил әйтер: «Әй, Корәйеш кабиләсе. Бу Мөхәммәд эше көндин-көн Зийада булуп турур. Куркырмын муның катынга халык күп йыг-лып, безгә зәхмәт (начарлык) тигүргәйләр. Кирәк кем имдидин соң (моннан соң) эшне бер Оансы кылсак тиделәр эрсә, Җөмләсе савап күрделәр. Андин соң Абу Җаһил һәшшам атлыг көфергә әйде: «Йә һәшшам, синең райың (уең) нәтәк (ничек) торыр Мөхәммәдие һәлак кылмак эчендәме?» - тиде эрсә, һәшшам әйде: «Минем рай-ым ул торыр кем бу Мөхәммәдие тотсак, тәкый бер тәвәгә багласак, башын азакыга төш, тәкый бу тәвәне (дөяне) сахрага ызсак (куып Җибәрсәк), ул анда һәлак булса»,- тиде эрсә, ул шәйех
НәЖди әйде кем: «Бу райың батыйл (буш) рай (киңәш) торыр!» Өйделәр кем: «Нәтәк (ни өчен) батыйл рай торыр?» - тиделәр эрсә, ул шәйех НәЖди әйде: «Аның йаранлары бар, кабиләсе бар. Бу эшне алар белгәйләр (беләчәк), тәкый баргайлар, Мөхәммәдне халас кыл-гайлар (коткарачаклар)»,- тиде эрсә, савап күрделәр. Андин соң тәкый бер кәфер әйде: «Минем райым (фикерем) ул торыр кем, Мөхәммәдие бер эвгә катсак, тәкый ул эвнең капугыны, тәкый төнлегене бәрк кылсак (өй ишеген, төнлеген бикләсәк), бу Мөхәммәд ул эв эчендә ачлыкдин үлсә»,- тиде эрсә, шәйех НәЖди әйде: «Бу тәкый савап эрмәс (дөрес булмас) йаранлары белгәй, тәкый капугны (ишекне) ачгайлар»,- тиде эрсә, Абу Җаһил әйде кем: «Минем райым (исәбем) ул торыр кем, тәгмә (башка) кабилә-дин бер йегет чыкса, тәкый кәчә (төнлә) берлә йатур йирендә барсалар, йалың кылыч берлә барчасыны урсалар». Шәйех НәЖди әйде: «Валлаһи, бу рай инкән савап рай торыр»,- тиде. Тәкый такылды-лар, тәгмә бер кабиләдин бер йегет хасил кылдылар. Тәкый йалың кылыч берлә килеп үлтермәккә итгифакъ кылдылар эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сэлам килде тәкый Мөхәммәдкә әйде: «Көферләр сине бу кәчә (төнне) килеп һәлак кылмак (үтерергә) теләрләр. Сиңа ишарәт андаг (болай) торыр. Кем бу кәчә (төндә) чыксаң, тәкый Мәдинә тарафынга барсаң, тәкый көферләрне исламга дәгъват кылсаң»,- тип әйде әрсә^пәйгамбәр тәкый Абу Бәкергә бу әхвәлне әйде эрсә, Абу Бәкер: «Йә Рәсуллаллаһи, сез нәтәк (ничек) йалгыз китәсез. Мин тәкый сизиң берлә барайын (барыйм)»,- тип әйде эрсә, пәйгамбәрнең күңеле хуш булды. Ул кәчә (төндә) тәкый Абу Бәкер икәгү (икесе) чыктылар, тәкый йөрделәр иртәгә тәги. Иртә булды. Көферләр бакарлар күрделәр, Мөхәммәд тәкый Абу Бәкер йук торыр. Белделәр кем качылар тип. Абу Җаһил нида кылдырды (сөрән салды): «Кем дә кем Мөхәммәдне тәкый Абу Бәкерне кил-терер булса, йөз тәвә (дөя) сөенче бирәлең (бирергә)»,- тип. Өч көнгә тәги сахра-кормадин эстәделәр булмадылар (тапмадылар).
Ул кәчә (төнне) Абу Бәкер бер сәгать пәйгамбәрнең саг (уң) йан (ягында) йүрийүр ирде, бер сәгать сул йанында й үрий үр ирде, тәкый бер сәгать иләгендә (алдында), бер сәгать артында йүрийүр ирде (йөри иде). Мөхәммәд әйде: «Йә Абу Бәкер, төрт йанымда тизгенү (тирәләп) йүрийүрсең, нишә (ни өчен)ибер тарафка гына йүрү-мәссең?» - тиде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, дошман-лардин куркармын, нэгаһ (көтмәгәндә) ук атсалар, дошман угы миңа тигсен, сезгә тимәсүн, тип йүрийүрем». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Абу Бәкер, һич куркмагыл, кем Тәңре Тәгалә бизиң берлә торыр»,- тиде эрсә, Хак Тәгалә Абу Бәкер күңелендә арамлук (тынычлык) иңдерде. Андин соң пәйгамбәр бакар, бер ат-лыг кем эрсә күренде. Атлыг качан кем цавук килде эрсә (якынлашты исә), белделәр, кем ул атлыг безгә килә, тип. Пәйгамбәр әйде: «Йә Раббым, аны тотгыл!» Атның төрт азагы да йиргә күмелде. Ул кем эрсә чакырды: «Мөхәммәд, мине кузгыл, сиңа зәхмәт тигүрмәйем (начарлык кылмам)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Рабби, әгәр раст әйтсә, син ыза биргел (Җибәр)»,-тимеш ирде. Атның азаклары йирдин чыкты һәм ул кем эрсә кайтты. Андин соң ул икәгү анча (шулкадәр) йөределәр, кем пәйгамбәрнең мөбәрәк азакы (аягы) хаста булды, йүрийү белмәз (йөри алмас) булды. Абу Бәкер разый аллаһу ганһу пәйгамбәрне аркасында күтәрде. Иртәгә тәги (кадәр) йөределәр. Иртә булды. Бакарлар, йөз атлыг таг төбенә иштеләр. Ул таг төбендә бер гар(куыш) бар ирде, ул гарга кермәк теләделәр эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин бурун (алдан) керәйен, бакайын (карыйм), адәмине азарлаган Җанварлар булмасын»,- тип. Керде, бакты (карады). Андин соң пәйгамбәр керде. Абу Бәкер разый аллаһу ганһу бакты, бер тишек бар ирде, азагын ул тишеккә кузты (тыкты). Булмасун ке бу тишектин йылан чыгып, пәйгамбәргә зәхмәт тигермәсен, тимеш ирде. Бер йылан килде, тишекдин чыкмакга касыд кылып (теләп), Абу Бәкернең азагына башын тигерде, йул бирмәгәч, аягын чакты, зәһәре аты әсәр кылды, әмма Абу Бәкер йул бирмәде эрсә, азакына сукты эрсә, зәһре катыг әсәр кылды, Абу Бәкер азакыны китәрмәде, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә зарары тигмәсен, тип. Пәйгамбәр: «Ул йылан пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәлам бир-мәк өчен чыкар»,- тип әйде. Бәкернең күзеннән гыйбарәт вә ка-тарат йәш агар. «Нишә йыгларсән»,- тиде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, ушбу тишекдин бер йылан азакымга (аягыма) катыг Зәхм кылды». Пәйгамбәр әйде: «Йә Абу Бәкер, азакыңны китер-гел (аягыңны ал) йылан-чайадин курыкмагыл. Хак Тәгаләгә тәвәккәл кылгыл, Хак Тәгалә бизим берлә торыр кем»,- тиде.
Көферләр пәйгамбәрнең эзен эзләйү килделәр гар агызына тәги (куыш авызына кадәр). Хак Тәгалә фәрманы берлә үрүмчүк (үрмәкүч) гар агызына әвене тукыды (пәрәвез үрде). Көферләр өйделәр: «Әгәр Мөхәммәд бу гарга кермеш булса, бу үрүмчүк эве (пәрәвезе) бозылгай ирде, монда булмагай»,- тип кайттылар эрсә, Абу Җаһил әйде: «Минем хәтеремгә андаг килер кем Мөхәммәд бу йавук (аулак) урында торыр. Безгә сихер кылып торыр, күрә алмабыз,- тиде.- Баргыл гарга кергел»,- тип, бер кәфергә боерды эрсә, Өммәйә бин Хәләср әйде: «Мөхәммәд тугмаздин ашну (туганчы) бу үрүмчүк бу әвене (оясын) тукымыш булгай. Монда керсә, бу үрүмчүк эве бозылмагайму ирде»,- тип әйде эрсә, Абу Җаһил йаранлары берлә кайттылар.
Андин соң пәйгамбәр берлә Абу Бәкер өч көн бу тарда тордылар. Өч көндин соң чыгып, Мәдинә тарафына газм кылдылар (юл тоттылар). Азыклары төкәнде. Бер гарәп кабиләсенә килделәр һәм өйделәр: «Сездә сатлык хөрмә бармы, сатгын алтай ирдүк (сатып алыр идек)»,- тиделәр эрсә, хәймәдин (чатырдан) бер хатын чыкты. Исеме Өмми Мугид ирде. «Нәмә йахшы кунуклар сез! Сезне кунуклагай ирдем (кунак итәр идем), вәликин кахт (кытлык) йыл торыр, эвемдә (өемдә) һичнәрсә йук торыр. Җефетем Абу Мугид тәкый куйларны утлагка иләтеп турур (алып китте). Куйлар монда булса ирде, сезгә сөт биргәй ирдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Йә Өмми Мугид, бу хәймә (чатыр) Оанында йаткан ни куй торыр?» - тиде эрсә, Өмми Мугид әйде: «Бу куй бик арык куй торыр, һич сөте йук торыр. Куйлар белән бару билмәдин (бара алмаганга) монда йатар»,- тиде. Пәйгамбәр әйде: «Йә Өмми Мугид аны сакмакга дәстур бирүрмүсән (саварга рөхсәт бирәсеңме?)» Өмми Мугид: «Инкән дәстур бирүрмен (бик риза) әгәр сөте чыкса, сагыз (савыгыз)»,- тиде.- Ул куйны миңа килтереңләр»,- тип бойыр-ды эрсә, килтерделәр. Пәйгамбәр: «Бисмиллаһир-рахмәнир-ра-хим»,- тип, мөбәрәк кулын ул куйның йилененә тигермеш ирде, дәрхәл (шунда ук) йилене олыгайды, тагы ул куй симерде. «Йә Өмми Мугид, әвендә кәрсан (савытын) бар эрсә, килтүргел (алып чык)»,-тиде. Өмми Мугид бер кәрсан (савыт) килтерде. Мөхәммәд мөбәрәк илге (кулы) берлә сагды, анча кем кәрсан тулды, ул ике әлги берлә күтәрде, Өмми Мугидка эчерде, анча эчте кем канды (туйганчы эчте). Андин соң Абу Бәкергә эчерде. Андин соң үзе эчте. Йәнә пәйгамбәр икенче кат сагды, тәкый ул кәрсанны (савытны) тултыр-ды. Өмми Мугид әвендә куйды, тәкый күчтеләр, бардылар.
Кич эвгә Абу Мугид килде, бакар (карый), эвдә бер кәрсан сөт бар. ТәгаЖҖеб кылды (гаҖәпләнде), әйде: «Йә Өмми Мугид, бу ни әхвәл торыр? Куйлар йырак ирде, әвендә сатар куй йук ирде, бу сөт кандин (каян) килде?» Өмми Мугид әйде: «Безгә бер кунук (кунак) килде, инкән (бик) мөбәрәк кунук, күреклег йөзлег, сүчүг (татлы) сүзлег, урта бузлуг (буйлы). Кем эрсә ирде бу арык куйга мөбәрәк әлгине (кулын) тигермеш ирде, бу куй шундаг (шулай) кем күрерсен, тәкый йилене улуг булды (зурайды). Үз әлги (кулы) берлә сагды, бер кәрсан тулды. Аны Җөмләгә (барыбызга) үз әлги (кулы) берлә ичирде, андин соң үзе ичте. Йәнә икенче кат сагды, бер кәрсан (савыт) тулды, аны эвдә кузты (калдырды)».
Абу Мугид әйде: «Мин ишеттем кем, Мәккәдин бер пәйгамбәр чыкты, тип, Мөхәммәд атлыг, халаикны хак йулынга өндәр, тип әйтерләр ирде. Мөгаен, бу әйганың (сөйләгәнең) бу булгай. Мунуң тәг могЖща пәйгамбәрдин үзгәдә (башкада) булмаз- Әгәр гомер бирсә, баргаймын,- тиде.- Миңа ул кешенең сыйфатын йах-шы бәйан кылгыл. Әгәр барсам, йаңылмагаймын (ялгышмаслык булсын) йегет^кешеме торыр йә каримы (картмы)»,- тиде. Өмми Мугид әйде: «Йегет торыр, мәхасине (сакалы) кара торыр. Ачык йөзле торыр, авазында һәйбәт бар, инкән (бик) озын бузлуг әрмәз, ашак (кыска) бузлуг әрмәз, урта бузлуг (буйлы) торыр, ачык кашлыг торыр. Инкән (бик) симез тәкый әрмәз (түгел), инкән арык тәкый әрмәз урта тәнлег турур, түләк (тыныг) турур, үкүш хәрәкәтлег эрмәс. Тешләре сирәк торыр. Йөзе тулун ай тәг (айдай) кумыйур (балкый). Сүз сөзләсә, ачык, айры сөзлийүр булгашук сөзләмәс (авыз эчендә болгатмый), айасы (уч төбе) киң торыр. Күзе ашакка үкүшрәк (күбрәк) бакар, йиргә бакар (карый), бераз тәкый башын калдурур (күтәреп) күккә бакар. Мәхасине (сакалы) урта мәхасин-лег турур (уртача озынлыкта) узун тәкый әрмәз, кыса тәкый әрмәз. Катыг (тиз) йөрегән тәкый әрмәз, йүрийур булса акру (акрын) йөрер, әркән (тиз) йитәр»,- тиде.
Пәйгамбәр Мәккәдин чыкмышда Абу Бәкергә мәшвәрәт кылмыш ирде (киңәшер иде), Мәдинәгә нәтәк бармак кирәк, тип. Абу Бәкер әйде: «Ике тәвә (дөя) сатгын алырмын, сигез йөз иаР~ макка (акчага). Беренә сез менгәйсез (менәрсез), тагы беренә мин менгәймен, тәкый баралың (барырбыз)»,- тиде. Пәйгамбәр әйде: «Безгә бер кулавыз (юл күрсәтүче) кирәк». Абу Бәкер әйде: «Аб-дуллаһ атлыг кеше бар. Ул Мәдинә йулларын яхшы белер». Ул Аб-дуллаһны терк тоттылар (тиз таптылар). Тагы Абу Бәкернең азады (ышанычлысы) бар ирде, Әмир атлыг, аңа әйде кем: «Син ике тәвә берлә Абдуллаһны алып, Савыр атлыг таг төбендә безне көтәрсең. Без чыкмышдин соң өч көндин анда килгәйсең (килерсең)»,- тиде. Анлар тәкый андагук өч көндин соң килделәр. Абу Бәкер белән Мөхәммәд пәйгамбәр бер тәвәгә (дөягә) ул икесе тәкый бер тәвәгә менделәр, тәкый бардылар. Мәдинәгә йавук (якын) килделәр. Бер яһүди пәйгамбәрка сатгашты (каршына килеп басты), тәкый Мәдинә халкына хәбәр бирде. Мәдинәдә үкүш сәхабәләр бар ирде, бәгьзесе мәдинәлек, бәгьзесе мәккәлек. Гомәр Разый аллаһу ган-һу тәкый Мәдинәдә ирде. Җөмлә сәхабәләр сәвенделәр (сөенделәр). Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинәгә килгәнлегенгә берберенә хәбәр бирделәр. Тәкый Җөмлә силах кизделәр урушка барур тәг (сугышка баргандагы кебек сугыш киемнәрен киделәр), пәйгамбәрка истикбал кылдылар (хөрмәтләп каршыладылар). Пәйгамбәр сахрада бер йыгач (агач) күләгәсенә кунып торыр ирде, Мәдинәдин чыккайлар анда Мөхәммәд галәйһи әс-сәламгә сатгаш-тылар (очраттылар), күрештеләр: «Бездә кунсагыз булгаймы? Бак-чаларымыз, йирләремез киң торыр»,- тиделәр. Пәйгамбәр: «Бу Кас-ва атлыг тәвәгә менәйим. һичкем эрсә зөмамыны (йөгәнне) тотмасын. Бу тәвә кайу капугда чүксә, мин ул эвдә кунармын»,- тиде эрсә, барча сәхабәләр разый булдылар.
Җомга көн ирде. Кем пәйгамбәр Касва атлыг тәвәсенә менде, Җөмлә сәхабәләр тәкый атландылар, үкүш йазаглар (күп Жәяүлеләр) тәкый чыгып торыр ирде. Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең Җамалынга мөштак булганлар (күрергә теләгәннәр) үкүш ирде. Пәйгамбәрне көрмәдин (күрмичә) сәхабәләр катынга иман килтереп торыр ирделәр. Халык Мәдинәгә тәвәАҖиһ кылды (юнәлде). Пәйгамбәр тәгмә бер кабиләдин кичәр булса, олугы чыгып, пәйгамбәрдин дәрхост (үтенсә), пәйгамбәр анларга хәер һәм бәрәкәт берлә дога кылыр ирде һәм әйтер ирде: «Бу минем Касва атлыг тәвәм (дөям) кайу капугда чүксә, мин андаг кунак булгаймын». Җөмлә Мәдинәнең олуглары тәкый мөэминләре арзу кылур ирделәр (теләк теләрләр иде) тәвәсе безнең капугда чүккәйме (чүксә ярар иде дип), һич чүкмәс ирде, ашып кичәр ирде. Анчага тәги барды Әйуби Әнсари капугында чүкте эрсә, пәйгамбәр тәкый тәвәдин (дөядән) төште һәм мәчеткә керде. Җөмлә сәхабәләр керделәр Җомга намазы кылмак өчен. Пәйгамбәр мөнбәргә ашып, хөтбә укыды, мөнбәрдин төшеп, има-матлык кылды. Җөмлә сәхабәләр икътида (аныңча эшләделәр) кылдылар. Намаздин чыгып, пәйгамбәр Әйуби Әнсарига керде эрсә, Әйуби Әнсари шат булды, сәвенде (сөенде).
Җөмлә сәхабәләр эвләренә барып, көчләре йитәренчә, пәйгамбәргә һәдийә (бүләк) әзерли башладылар. Зәйед Ибне Сабит әйтер: «Мин алты йәшәр ирдем, кем анам бер чанак (савыт) ичинә әтмәк (икмәк) туграды, үзәсингә (өстенә) саг (май) кәмиш-те (якты), тәкый бер парә сөт кәмиште, чынак үзәсенгә нәрсә өртте (каплады) һәм миңа әйде кем: «Углым, баргыл, Әйуби Әнса-риның эвенә кергел, пәйгамбәргә сәлам кылгыл. Тәкый әйгыл (әйт), анам сезгә бу тәгамне һәдийә ыза бирде (күчтәнәч итеп Җибәрде), тиген. Мин тәкый андаг кылдым. Пәйгамбәр миңа әйде: «Тәңре Тәгалә бәрәкәт бирсен сиңа». Сәхабәләр ризыкны тәнавел кылдылар (авыз иттеләр)».
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Нәһҗел-Фәрадис - 3
  • Büleklär
  • Нәһҗел-Фәрадис - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3768
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1700
    20.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4314
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1778
    21.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    29.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    34.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1814
    19.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1651
    20.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    28.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 3648
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1361
    20.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    35.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1756
    19.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    27.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    33.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Нәһҗел-Фәрадис - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3309
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1444
    20.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    30.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    36.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.