Latin

Мутантлар - 8

Süzlärneñ gomumi sanı 1649
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1062
44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
38 нче параллелльдә 1950 – 1953 нче елларда барган сугышта - алган яраларыннан үлеп китте ул. Бәй, каршы як күршеләре Зөфәр абый да монда икән ич. Ул гел 1962 нче елны аларны – солдатларны – пароходка төяп каядыр алып чыгып киткәннәрен, ай буе океанда йөзгәннәрен, барып җиткәч кенә, үзләренең Кубада икәнлекләрен белүләрен сөйли иде. Аннан ерак та түгел Айсинәнең сыйныфташы – су асты көймәсендә һәлак булган Альбертның күзләре елмая. (Нишләп монда икән, гәүдәсе диңгез төбендә калгандыр бит инде аның?) Тагын бер сыйныфташы – искиткеч матур җырлый торган Алсуның коңгырт-кара күзләре дә мөлдерәп Айсинәгә текәлде. Монысы кем соң? Ә-ә, бу бит Айсинәдән ике генә сыйныф алда укыган Әнвәр, мәктәпнең атаклы чаңгычысы. Ул алтмыш тугызынчы елның мартында Даманск ярымутравында кытайлар белән булган бәрелештә һәлак булган иде бит. (Айсинә кайдадыр укыды, ул ярымутрауда хәзер беркем дә юк, ул бер якка да кирәкми дә икән. Кирәге дә булмаган нәрсә өчен нигә җаннар кыеп ятканнардыр инде?) Айсинәнең уен аңлагандай өч пар күз аңа текәлде:»Ә без нәрсә өчен чит җирләрдә үлеп калдык? Кемне яклап сугыштык без?» – диләр кебек иде алар – укытучы апаларына гаепләгәнрәк сыман карап торучы күзләр. Ах, җаннарым! Ничек башта ук танымаган ул аларны. Болар бит соң Айсинәнең укучылары – комлы –ташлы Әфган җирендә ятып калган балалар: күрше Нарат авылыннан килеп укыган Хөснетдинов Рәфис, күршеләре – сүз җае чыккан саен Кубада булганын сөйләргә яратучы Зөфәр абыйның улы Нигъмәтуллин Фәнис, сугышта бер аягын калдырып кайткан аксак Камил абый улы Низаев Разим. 1965 нче елгылар иде алар, өчесе дә озын буйлы, кара чибәр егетләр. Айсинә аларның «Кем булырга телим?» дигән иншаларында өчесенең дә, сүз куешкандай, табиб булырга җыенганнарын укып, бераз гаҗәпләнгән дә иде әле. Хәер, табиб булган булырлар иде алар, өчесе дә гел бишкә укыдылар бит. Каһәр төшкән сугыш! Айсинәнең әбисе әйткәндәй, сугышып туя алмыйлар шул, күрәсең, башкага сәләтләре юктыр.
Йа, хода! Кемнәр генә юк монда! Айсинәләрнең ярты авылы күчеп беткән диярсең. Яшел яфраклар арасыннан ялтырап алган күзләр елмаеп та, моңланып та карыйлар, хәтта Айсинәгә эндәшәләр дә кебек. Тик ул аларны аңламый. Кайберләре, ботак – кулларын сузып, аны кочып алырга да телиләр. Айсинә, саташам, ахыры дип, күзләрен челт – челт йомгалап алды, ләкин үзгәреш булмады: җимешләр урынында күзләр, ботаклар кулларны хәтерләтә иде. Шул вакыт каяндыр әллә нинди авыр музыка тавышы ишетелгәндәй булды. Ярабби, матәм көе! Кемне күмәләр? Хатын кинәт айнып киткәндәй булды. Куркуыннан чайкалып китте, егыла язып, ярның ишелергә торган балчыгыннан чыгып торган зуррак тамырга тотынды һәм ток суккандай булды: тамыр дигәне кеше гәүдәсе ләбаса. Өстә бакча, кәүсәләр, ботаклар, җимешләр тирбәлә, ә аста - тамырлар – кеше гәүдәләре. Алар инде ярым черегәннәр. Димәк, димәк... Өстәге бакча астагы гәүдәләр белән тукланып, шулай көр, шат булып шаулап утыра, мул җимешләр бирә. Иген басуында да шул ук хәл булган. Ә без, тереләр, шул җимешләр, шул игеннәр белән тукланабыз. Туфрактан килеп, туфрак булу шуны аңлатамы?
Бу мәхшәрдән Айсинә бик озак аңына килә алмый тораташтай катып басып торды. Атлап китәр хәле калмаганга, тәгәрәп диярлек яңадан да коры елга төбенә төште. Кйч-хәл белән аягына басты. Өс-башларын каккалап, алга атлады. Атлады дип әйтүе генә җиңел. Һәрбер адымы аңа котсыз авырлык белән бирелә башлады. Шулай җәзаланып бара торгач, Айсинә бөтенләй хәлдән тайды, маңгаен бөрчек – бөрчек тир басты, колаклары томаланып, башы шауларга, күзләре атылып чыгардай булып авыртырга кереште. Тагын бер адым, тагын бер генә. Ничек соң болай әле бу? Инеш әнә генә бит, кул сузымы җирдә генә, инеш аръягындагы чәчәкле яшел болын да ап-ачык булып күренә ич. Ходаем, ярдәмеңнән, рәхим – шәфкатеңнән ташламасана! Тик аның ялварулары ярдәм итмәде. Сазлы җир аны үз эченә суырганнан- суыра барды. Айсинә инде биленнән салкын сазда иде. Ул, коты алынып, үлемем шушы икән, дип уйларга өлгермәде, «Кызым!» дигән тавышка күзләрен ачты. Соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүдән Айсинә бер тынга хәтта газаплы авыртуларын онытып җибәрде: янында гына аңа таба кулын сузган әнисе басып тора иде. «Тагын мираж»,- дип уйлап өлгерде ул,әнисенең үзенә таба сузылган кулларына ябышып. Шул ук мизгелдә диярлек, сикереп торып, аягына да басты. Гәүдәсе шундый җиңел, бер җире дә авыртмый иде. «Минем арттан калма»,- диде әнисе. Үзе, җитез генә атлап, ярдан түбән төште дә су эченә керә башлады. Шунда гына Айсинә искәреп алды, гомер буена кеше
арасында эшләп, заман модасы белән үк булмаса да, модадан бик үк артка калып та киенми торган әнисенең өс-башы әллә нинди сәер иде: тезенә кадәр генә җиткән тар итәктән, бөтен гәүдәсен диярлек каплаган нәфис ак челтәр шәлдән, аякларында үкчәле кызыл читекләр. Ә иң сәере шул иде: үз гомерендә ярылган кулларына вазелин сөртүдән башка, иннек- кершәннең ни икәнен белмәгән әнисенең иреннәре кып-кызыл итеп буялган. Әнисе, кулын изәп, кызына янәдән дә артыннан барырга кушты, үзе инде, инешне аркылы чыгып, яшел болынга күтәрелә башлады. Айсинә, әнисен күздән югалтмыйм тагын дип, каударланып, аның артыннан ашыкты. Инешнең вак ташларына баса-баса су эченә керә башлады. Су шул дәрәҗәдә чиста, инеш төбендәге түгәрәк ак ташлар, әйләнгәләп уйнаган маймычлар, яшел суүсемнәр аермачык күренә. Аягына очлы ташлар я берәр юньсезе ыргыткан пыяла шешә ватыклары кадалудан куркып, Айсинә сак кына алга атлады. Аяклары ялангач иде шул. Кай арада чүәкләрен салган соң? Ә-ә, тегендә саз суырып калгандыр инде, игътибар ителмәгән. Атлый торгач, су тирәнәя башлады, каршы як яр ераклашкандай булды. Суның төсе дә үзгәреп, ниндидер яшькелт сыманга әйләнде. Тар гына, сай гына инеш алга атлаган саен киңәйде, тирәнәйде. Әллә төбендә чокырлар булган инде, я булмаса бәреп торган чишмәләр бармы? Айсинә моңарчы ике кулы белән чеметеп кенә күтәргән итәкләрен төшереп җибәрде, аларны чылатмыйм дип күтәреп барудан мәгънә юк – су билгә җитеп килә иде. Ул йөзеп кенә чыгарга теләде – булдыра алмады. Аяклары, гер таккандай, аска сөйрәде. Ярга кире кайтыйм дисә, артыннан күтәрелеп килгән әллә ниткән биек, авыр кара дулкын борылырга ирек бирмәде. Мондый да иләмсез, куркыныч дулкынны Айсинә көзен Кара диңгездә- Болгариянең «Алтын комлык» дигән курорты яр буйларында гына күргәне бар иде.
Монда андый дулкын ничек пәйдә булган инде, җен эшедер бу. Хатын алга атларга мәҗбүр булды. Караңгы яшел төскә кергән су инде аның җилкәләренә җитте. Айсинәнең эченә шом йөгерде. Әнисе кая соң? Ул бит инде чыгып җиткән иде. Әнисе дә, каршы як яр да, яшел болын да кая гына юк булдылар? Соңгы көчен җыеп, бер адым атлавы булды, су аны бөтереп алды. Чоңгыл!!! Айсинәнең күз аллары караңгыланды. Куллары, аяклары белән тыпырчына башлады. Тик су аны бөтерүендә булды. Авыр, кара су массасы Айсинәне спираль буенча әйләндергәндәй бөтереп, йолкып, аска сөйри иде. Хатынның авыз – борын, колакларына су тулды, ул тончыга, аңы томалана, аяк-куллары хәрәкәтсез калып, гәүдәсе су төбенә төшә башлады. Куе, озын чәчләре генә бераз вакыт, як –якка таралышып, әллә нинди гаҗәеп диңгез суүсемнәрен хәтерләтеп, су өстендә тирбәлешеп тордылар.


Эпилог.
Ашап – эчкәч, кунаклар һава алырга, мул табын артында утырып җыеган тәгамнән авыраеп киткән гәүдәләрен язарга дип, баскыч төбенә чыктылар. (Өйрәнелгән гадәт буенча баскыч төбе диелсә дә, чынлыкта бию мәйданчыгы кадәр бар иде ул, өстәвенә баскыч түбәсен терәтеп торган биек ак баганалар,
колонналарны хәтерләтеп, аңа ниндидер тантаналы кыяфәт бирәләр иде.) Кунакларның кайсылары тимер чәчәкләр эретеп ябыштырылган рәшәткәле култыксага, кайсылары биек баганаларга сөялеп, ә кайберләре өч – дүрт кешелек төркем булып түгәрәкләнеп, күңелле шау –шу, гөрләүне дәвам иттеләр. Ир – атлар, алар белән беррәттән биш – алты хатын – кыз да, тәмәке кабызып җибәрделәр.
Ә кич гаҗәеп тын, матур иде. Әле яңарак кына ыжгырып, тирә - юньгә шом салып үкергән җил дә, авыр кара болытлар да бер дә булмагандай юкка чыкканнар. Күк йөзе биегәеп киткәндәй булып, анда якты ноктасыман берән- сәрән йолдызлар күренгәли башлаган. Ике катлы мәктәп, барлык тәрәзәләре белән балкып утырганлыктан, ак йомшак кар өстенә якты шәүләләр сузылган, караңгылык каядыр артка чигенгән.
Яшьрәкләрдән берничәсе, баскычтан йөгереп төшеп, ак кар йомарламы тәгәрәтеп, бер – берләренә атыша да башлады. Тук, көр күңелле, өстәвенә бераз кызып та алган яшьләргә кар йомшак кына түгел, хәтта җылы кебек тоела иде. Шаян сүзләр әйтешеп, кар йомарламын төбәбрәк атарга тырышып, шау – гөр килделәр алар. Тигез ак келәм булып җәелгән кар өсте тиз арада күпләгән эзләр белән чуарланды. Кар атышучыларның берсе кинәт:
- Әй, карагызчы, бер җитезе кар бабай ясап куярга да өлгергән бит, -
дип, балаларның уен мәйданчыгына таба күрсәтте. Барысы да шунда борылдылар. Чыннан да, мәйданчыкның «гөмбә» астындагы утыргычында бераз бөкрәебрәк торган кар бабай күренә иде. Мәйданчык баскыч турыннан көньякта, яшелчә бакчасы кырында ук, илле – алтмыш метрлап читтәрәк булганлыктан, кар бабайның күзләрен, борынын искәреп булмаса да, күрер күзгә сәеррәк тоеган гәүдәсе ачык шәйләнә.
Кар бабай янына барырга дип борылган аякларны киң итеп ачылган ишектән чыгып килүче хатынның (ул сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы иде) каз каңгылдавын хәтерләткән яңгыравыклы тавышы борды:
- Ку-нак-лар! Кон-церт- ка! Әйдәгез, әйдә, сезне көтәбез!
Барысы да, каты тавыш белән бирелгән командага буйсынгандай, бердәм
рәвештә ишеккә таба юнәлделәр.
Кунаклар кереп урнашуга, зур, биек актлар залының сәхнәсен каплап торган кан төсендәге авыр пәрдә ачылып китте. Концерт башланды. Аның монтаж дигән – берәр куплет шигырь, аннан җыр, аннан тагын шигырь укыла торган (гадәттә туган илгә, элеккерәк елларда партиягә мәдхия яңгырата торган эчтәлектәге) өлешеннән соң башына шакмаклы үзбәк түбәтәе кигән озын буйлы чибәр егет курайда моңлы гына итеп «Иске карурман»ны уйнады, аннан кызлар төркеме «Мәхәббәт күпере», «Зәңгәр карлар» дигән төссез, хиссез җырлар башкарды, боларга ялганып, чык-чырык, чыпчык көенә заманча такмаклар (көйләре, моңнары булмагач, аларны такмак дими ни дисең инде) яңгырады. Менә сәхнәгә унике – унөч яшьләр чамасындагы кыз бала чыкты. Серле һинд көе агылды. Кыз борыла – сарыла бии башлады. Аның кызыл тырнаклы ялан тәпиләре искитмәле өлгер хәрәкәтләр ясыйлар, ялангач беләкләре һавада ниндидер чәчәкләр чигә, муены, һич тә сөяге булмаган кебек, еландай боргалана,
кулбашлары, янбашлары калкып килә торган күкрәкләре, чокыраебрак торган кечкенә генә кендекле шәрә эче – һәрберсе әллә ниткән ымсындыргыч хәрәкәтләр ясый; очкынланып торган чем кара күзләре, кыйгач кашлары, янып торган бит очлары, җилкәләренә таралып төшкән куе чәчләре аның биюеннән туган тәэсирне тагын да көчәйтә иде. Экраннан төшкән һинд фильмы героинясы диярсең. Зал, әсәренеп, биюченең һәр хәрәкәтен күзәтеп, йотып барды.
Әллә нинди озын, эчпошыргыч, хәсрәтле татар көйләреннән, хәзерге заманның тозсыз шигырьләргә язылган күңелгә ятышсыз көйләреннән соң бу бию район башлыгы - сәнгатьтән шактый ерак торган Брагинга да тәэсир итте. Ул, таралыбрак утырган җиреннән бөкрәя төшеп, мәгариф бүлеге мөдиренә таба иелде:
- Маленькая, маленькая – то, а умеет как завлекать мужчин, - дип
эчендәген әйтеп куйды. Тегесе сары алтын тешләрен ыржайтып җибәрде. Ул арада биюче бөтерелә - бөтерелә сәхнә артына кереп югалды. Залда алкыш күтәрелде.
Концерт әле озак дәвам итте. Галәм караңгылыгын ярып барган космик корабтай, мәктәп, төн урталары узганчы, шаулап, балкып утырды.
... Үзенең кочагына тагын бер баласын сыендырырга җыенган Җир – ана әкрен генә таңга таба әйләнде дә әйләнде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Мутантлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2235
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4046
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4185
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2221
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4131
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4165
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2212
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 1649
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1062
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.