Latin

Мутантлар - 6

Süzlärneñ gomumi sanı 4131
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
- Юк, ул администрация башлыгының аппарат җитәкчесе янына китте. Анан өченче санлы балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак. Гомумән, ул бүген монда булмаячак.
- Алай икән ,- диде Айсинә, авыр сулап.- Ярый алайса, иртәгә килермен.
- Юк, сезгә иртәгә килеп торырга кирәк булмаячак, гаризагызны калдырыгыз.
- Калдырмыйм,- диде хатын,- мөдирнең үзе белән сөйләшәм әле.
Айсинә алып килгән ведомостьларын тапшырырга дип бухгалтериягә керде. Монда аның укучысы Гүзәлия эшли иде. Ул, укытучысының борчулы йөзен күреп, аны тынычландырырга ашыкты: «Әйдә ярар инде, гел директор булып эшләргәз димәгән, тынычлап укытырсыз, мәшәкатегез әзерәк булыр. Менә лимонлы чәй эчеп җибәрегез.» ,- дип ул термостан чынаякка кайнар чәй агызып, Айсинә алдына куйды. Хатын чәйне эчте дә, рәхмәт әйтеп, кузгала башлады. Сумкасын кулына алуга, ведомостьларын исенә төшерде.
- Менә тиле, онытып чыгып китә яздым бит,
боларны алып куй әле, - дип, ул Гүзәлиягә кәгазь төргәген сузды.
Гүзәлия , төргәкне сүтә-сүтә, Айсинәгә күтәрелеп карады да уңайсызланыбрак:
- Үзегез дә инде , апа, ни пычагыма дип шул мәкер чүлмәгенә - Газдәгә дим- роно мөдире белән йөрүен әйттегез? Эчтән тынасыгыз калган.
-Нәрсә, нәрсә? – диде Айсинә гаҗәпләнүеннән сүз таба алмыйча,- нинди йөрү? Нәрсә сөйлисең син?
- Ни бит... э-э-э, монда беркөнне завучлар семинарына килгәч, Газдә хуҗа янына кереп елаган; имеш, сез аны роно мөдире белән буталасыз дип, талагансыз. Сәркәтип сөйләде, ул тыңлап торган.
- Тузга язмаганны,- диде Айсинә, ишеткәненнән өнсез калып торганнан соң, исенә килеп. – Бу турыда беренче синнән ишетәм. Ниемә хаҗәт алар миңа?
- Шулаен шулайдыр да,- диде Гүзәлия,- Газдә үз максатына ирешкән, директор итеп аны куярга йөриләр, бугай.
Ронодан нахак бәлаләргә чорналып кайтып килгән Айсинәнең ул көнне – 23 нче октябрьдә - туган көне иде. Аңа кырык биш яшь.
Кичен бик борчылып йокларга яткангамы, иртән Айсинә көч-хәл белән аягына торып басты. Әллә ничек , косасы килеп, башы әйләнә, йөрәге чәнчи иде. Ахырысы, кан басымы күтәрелгәндер дип, энам дигән дару төймәсен капты, валокардин йотып куйды. Бераздан баш әйләнүе басылды. Хатын авырдан гына сыерын савып керде дә Наилгә , сөтне сепараттан әйләндереп, бозауга эчерерсең дип, үзе мәктәпкә ашыкты.
Башка эш-мәшәкатьләрен карап тормас, дәресләрен генә укытыр да өенә кайтыр. Туган көнен бүген булса да билгеләп үтәр. Кем дә булса килми калмас. Кызы кичә туган көне белән котлап шалтыраткан булган.,туган көненә үк кайтып җитә алмыйм, атна ахырында кайтырмын дигән. (Айсинәнең кызы быел гына, мәктәпне тәмамлап, Ижау дәүләт университетының хокук белгечлеге бүлегенә укырга кергән иде.) . Дөрес, җәзалап эшеннән чыгарырга торганда,Айсинәнең шаулатып туган көн үткәреп, кунак сыйлап утырырлык кәефе юк –югын. Тик нишләмәк кирәк, килгән кунакны борып җибәрмәс бит. Аш асып, бәлеш тыкмый булмас
Шундыерак уйлар белән кабинетына килеп керсә, телефон шалтырый. Энесе икән. Туган көне белән котлый.
Айсинә, дәресен тәмамлап, яңадан кабинетына төшсә, анда роно мөдире белән әле яңарак администрация башлыгы урынбасары булып билгеләнгән хатын һәм Газдә көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар. Ишеккә арты белән утырган урынбасар Газдәнең кулын сыйпый-сыйпый:»Сез менә үзегез директор булып алгач, эшне башкача оештырып җибәрерсез, аның ише жуликларны...» диюгә, ишек япкан тавышка башын борып, тынып калды.
Айсинәнең исәнләшүенә җавап та бирмәстән роно мөдире:»Я ничек, гариза әзерме?»- диде. Айсинәнең «Юк» –дип әйтүе булды, мөдир тиз генә урынбасарга»Вәзирә Харисовна, әйдәгез авыл советына, шунда хәл итәрбез»,- диде дә Айсинәгә:»Синең дә анда баруың мәҗбүри» ,- дип өстәп куйды. .
Алар чыгып китте. Айсинә башына сугып миңгерәйтелгән кеше кебек өстәлгә башын салды. Ул болар белән көрәшә алмаячак. Аларда хакимият, мөһер. Болар күп: район башлыгыннан башлап җыештыручыга кадәр бар бу шайтан гаскәрендә.Болар аны изеп-сытып, пычракта аунатырга әзерләнәләр. Юк, үлсә үләр, Айсинә аларга җиңел генә бирелмәс. әйтәсен әйтер. Бер гаепсезгә үзен кыйнатып тормас.
Җыенырга, барырга кирәк дип, хәл кылып, хатын урынынан кузгалды һәм кинәт, давылда сынган агач сыман , гөрселдәп барып төште...
. ...Бик нык чырылдаган телефон тавышы аны аңына китерде. Ахырысы, ул шактый озак яткан- тәрәзә артында инде караңгылык иңеп килә,димәк, сәгать дүртләр тирәсе. Айсинә үрмәләп, урындыкка тотыны-тотына аягына торып басты. Графиннан су салып эчте. Сумкасыннан валидол алып, тел астына салды да кәнәфиенә ярым ятып, күзләрен йомды. Шул хәлендә ун-унбиш минутлап яткач, авырлык белән генә кузгалып, киенә башлады. Ул авыл советына барырга соңга калды инде. Хәер, нигә кирәк? Теләсә нишләсеннәр. Алар белән көрәшәм дип, я үлеп китәрсең, аллам сакласын. Кайтырга да ятырга кирәк.
Өйдә аны исерек ире каршы алды. Айсинәнең әрнеп:»Тагыннар эчкәнсең икән» диюенә каршы шакшы сүгенү сүзләре коелды. Иртәдән бирле ашамаган-эчмәгән, эшендә җәзаланган хатынның тамагына төер тыгылды, ул, еламаска тырышып, яңакларын авырттырып, тешләрен кысты, тик ерылып киткән буа төсле күз яшьләре йөзе буенча ага башлады. «Стерва, кая ашавың? Иртәнгә дә, көндезгә дә, кичкә дә берни юк. Теләсә кайда йөреп, күңел ачып йөргәнеңне бөтен авыл сөйли, бәреп үтерәм мин сине»,- дип акыра-акыра исерек ир хатынга ташланып, аны кыйный башлады. Айсинәнең өзгәләнеп кычкыруына каяндыр ишек алдыннан йөгереп кергән улы, елап, әтисенә ябышты, аны туктатмакчы булды. Ләкин малайның котырган исереккә көче җитмәде. Алай да хатын, ычкынып китеп, ишеккә ташланган иде, анда чак кына Айсылу белән бәрелешмәде. Айсылу чәчәкләрен, тортын тоткан килеш аптырап:»Нишлисез сез, исәрләндегезме әллә?»- диде, әле Наилгә,әле Айсинәгә карап.
«Бетмәс кеше сүзе. Тормышыгызны бозар өчен берсе пычак, берсе балта тоттырыр. Ир кеше гайбәт тыңлап йөрмәс»,- дип сөйләнә- сөйләнә Наилне көчкә тынычландырды. Наилгә аракы җитмәгән, күрәсең. Ул, ишекне аягы белән генә тибеп ачып, аракы эзләргә чыгып китте. ( Ике йортның берендә аракы сатканлыктан, бу аның өчен проблема түгел иде.) Ул арада Айсинә ургылдырып коса башлады. Коскач, җиңеләеп киткәндәй булды. Чайкала –чайкала караватына барып ауды.
Айсылу белән улы малларны карап, сыер савып керделәр. Айсинәнең төсе киткән йөзенә карап Айсылу:»Әйдәгез, бүгенгә безгә кереп куныгыз әле, исереккә ышаныч юк»,- дип малае белән Айсинәне үзләренә алып чыгып китте.
Икенче көнне авыл советы җыештыручысы, мәктәпкә килеп, Айсинәнең кулына кичәге авыл советы утырышының карар күчермәсен тапшырды. Анда ата – аналардан кергән шикаятьне тикшерү нәтиҗәсендә район башлыгыннан Айсинәне эшеннән алуны сорарга һәм май аенда укытучыларның хезмәт хакларын билгесез вакытка кадәр тоткарлаганы өчен, хөкем итүне сорап, суд органнарына мөрәҗәгать итәргә диелгән иде.Карар күчермәсенең башында утырышта катнашучылар – Айсинәне җәзага тартучылар - исемлегендә сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы Саниянең дә фамилиясе күзгә ташланды. Аллам гына, ит изгелек, көт явызлык шушы буладыр инде.
Сания, училище тәмамлап, колхозда орлыкчылык буенча агроном булып эшли иде. Ялгышыдырмы, язмышыдырмы, мәктәп лаборанткасы Гөлгенәнең ике баласын ятим калдырып, ирен – амбар мөдирен- тартып алды. Бераздан Алабуга пединститутына читтән торып укырга кереп, мәктәпкә рус теле укытырга урнашып куйды. Кеше ирен тартып алды дипме инде, мәктәп аны салкын каршылады – Саниягә эндәшүче дә булмады. Айсинә генә, нишләрсең, язмышыдыр инде дип, аңа ярдәм кулын сузды. хәер башкача мөмкин дә булмагандыр – Айсинә завуч буларак аңа ярдәм итәргә тиеш иде. Һәм ярдәм итте дә: дәрес планнарын, тематик планнарын төзеште (күп очракта үз планнарын аңа бирде), дәресләренә йөреп, укытырга өйрәтте, институттан килгән контроль, курсовой эшләрен эшләп бирде... Айсинә, рәнҗеп, исемлеккә карап утыруында булды. Утырышта катнашкан тугыз депутатның алтысы- Хәмәт,Газдә, Саниядән кала – Айсинәнең укучылары иде.
Тукта, нишләп болай мәлҗерәп утыра ул? Монда бит аны судка бирергә дигәннәр. Май ае акчасы?.. Ә-ә-ә, исенә төште. Май аена эш хакы алып кайтканда ул бит буяулар да алды. Кайсы көн иде әле ул? Айсинә көндәлек эшләрне язып барган дәфтәрен ачты: 26 нчы май, әйе, Газдәнең туган көнендә. Акчага барырга машина булмагач, Айсинә физкультура укытучысын бишекле мотоциклы белән алып чыгып китте. Директор кизү торучы җыештыручыга укытучыларны җыярга кушты. Тегесе бик тиз әйләнеп килде:»Килмиләр алар, кайберләре генә риза булды»,- диде, йөзенә мәкерле елмаю чыгарып.
Алай икән. Берни эшләр хәл юк. Тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара. Айсинә тиз генә укытучылар исемлеген язды, «26 нчы май көнне 1995 нче елның май ае өчен хезмәт хакыбызны алдык» дигән җөмлә өстәде дә кабинетлар буенча китте. Газдә белән Фәнирә генә, киреләнеп, .кул куймый тордылар. «Куймасагыз куймассыз, башкалар раславы җитә» ,- дигәч, куйдылар тагын.
Икенче көнне Айсинәне ронога чакырттылар да алдына теге приказны һәм Чишмәбаш мәктәбе укытучыларының 21 нче октябрьдә үткәргән педсовет карарын куйдылар. Нинди мөгез чыгарганнар тагын? Октябрь аеда нинди педсовет? Ләкин бу чынлап та шулай иде. Үткәргәннәр дә карар да чыгарып куйганнар. Егерме укытучыдан унөче катнашкан. Педсоветны авыл советында Хәмәт алып барган.( Нигә аны педсовет дип атаганнардыр, заговор дисәләр, дөреслеккә туры килер иде бит.)Карар бер генә җөмләдән тора: «Айсинә директор булып эшләмәсен».
Әйе, эшләмәс ул, эшләмәс. Ниемә дип шул кадәр тартыша.? Инде укытучылар да, кул куеп, ронога шундый карар җибәрәләр икән, тартышып ятудан мәгънә юк. Гариза язарга гына кала.
Айсинәнең башында бу очракта бөтенләй урынсыз кебек булган «төркем психологиясе» дигән гыйбәрә, ком өелеп таш булмас, кол өелеп. баш булмас дигән мәкаль әйләнә башлады. Нишләп булмасын, әнә бит инде максатларына ирешәләр.
Айсинә гариза язды да кайтып китте.
Ике көннән соң ( ул шимбә көн иде) иртән иртүк мәктәпкә роно мөдире килеп, математика укытучысы Фәнирәне директор итеп билгеләп китте. Фәнҗүмә апа, Люция, Газдә Фәнирәне кайнар котладылар.
Айсинәне дә ул көнне шатлык көтә иде: кызы кайткан. Өйләрен җыештырган, аш асып, бәлеш тыккан, мунча ягып җибәргән. Әнисенең хәбәрен ул тыныч каршы алды.
-Әйдә ярар, Бөтен акчаң юлга йөреп бетә иде, ичмасам эшләгәнең үзеңә булыр, - диде, әнисен юатып.
30 нчы октябрь- дүшәмбе - инде Айсинә мәктәпкә укытучы булып килде. Чыш – пыш килеп сөйләшүләреннән ул шуны аңлады: аны укытуыннан да чыгармакчы булганнар икән дә,суд аша барыбер урнашыр дип, ул явызлыкларын тормыка ашырырга базмаганнар.
Әдәбият дөньясына чумып, дәресләр алып бара башлагач, хатын ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Әй, кадалсыннар ла шунда. Тыныч кына укытып йөрер әле.


2 нче кисәк.

VI бүлек.
Тик Айсинә ялгышкан булып чыкты. Унберенче сыйныфта дәрес алып бара иде, нәрсәдер шарт итте - кабартылган шарны шартлатканнар икән, кемдер фьют дип сызгырып куйды, - дәрес өзелде. Айсинә бермәлгә аптырап калды - аңа дәресләрендә тәртип дигән проблема белән очрашырга туры килгәне юк иде диярлек. Ләкин унберләр тиз тынычландылар: имтихан бирәселәре исләренә төштеме, Айсинәнең хәленә керделәрме, белмәссең.
Өенә кайтса, аны тагын бер яңалык көтә иде: Фәнирә, авыл советы сессиясе карары нигезендә дип, приказ язып, Наилне эшеннән чыгарган. Наил үзенчә Айсинәне тынычландырырга ашыкты: "Ярар әйдә, тракторчыга колхозда эш бетмәс әле",- диде.
Шул ук кичне Ижаудан, һич уйламаганда, Азат кайтып төште.
- Нишләп үзең генә, килен, балалар кая? -диюгә Азат:
- Бүген базарның ял көне булганга гына (Азат Ижауның Үзәк базарында директор булып эшли иде.) ычкынып чыгып китә алдым әле. Муеннан эш, һич вакыт юк. Киленең эштә, балалар укуда. Соң булса да уң булсын дигәндәй, бүләгемне кабул итеп ал,- дип, Айсинәгә тартмачык сузды.
- Рәхмәт,- диде Айсинә, көмешне бөртекләү ысулы белән эшләнгән борынгы татар алкаларына куанып.
Ашап-эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, Азат Наилгә:»Әйдә, ишек алдына чыгыйк әле, син тәмәке тартырсың, мин саф һава сулармын»,- диде. Алар артыннан ишек ябылуга, Айсинә, камыр изеп куйыйм дип, чоланга онга чыкса, Азатның ачулы тавышын ишетте:
- Җизни, бердәнбер апамны мин болай эт типкесендә тотмам.Эшендә
талануы җитмәгән, син аны кыйныйсың икән.
- Нишләп кыйныйм?Кыйнамыйммы тагын, - диде Наил кабынып китеп.
- Кыйнагансың,- диде Азат каршы әйтергә урын калдырмаслык
кискен тавыш белән.- Кызың килеп елады, ә аңа улың сөйләгән. Ничек итеп кешедә кунып йөрүләрен дә, барын да... Мин апамны бу хәлдә калдыра алмыйм, алып китәм, ә син теләсәң нишлә.
Наил, шыңшып, нәрсәдер дип аклана башлады. Айсинә, уйлары чуалган \ хәлдә, онын күтәреп кереп китте.
Иртән Азат апасына:
- Монда сине эшеңдә дә, өеңдә дә талап, бауга менәргә мәҗбүр
итәрләр. Алла сакласын, җүләрләнүең дә бар, бигрәк яклардай кешең юк монда. Китәргә кирәк. Кайгырма, Үзең беләсең, мине дә китәргә мәҗбүр иттеләр. Аңа карап юкка чыкмадым бит. Синең дә, алла теләсә, тормышың җайланмый калмас. Башта улың белән бездә торып торырсыз, аннан бер бүлмәле булса да фатир юнәтербез. Авылдагы өйне сатасы булыр, җитмәгәненә үзем өстәрмен. Бүген үк, эшеңнән азат итүне үтенеп, гариза яз.
- Ни бит,- диде Айсинә, билгеле бер карарга килә алмыйча икеләнеп, -
ни... мәктәпнең мөһерен, алфавит кенәгәсен, приказлар дәфтәрен тапшырасы бар.
- Ә нигә тапшырмадың соң?
- Директор аларны авыл советы бухгалтеры катнашында гына кабул
итәм, ди, ә бухгалтер бюллетеньдә, икенче атнага гына эшкә чыга.
- Ярар алайса,- дип килеште Азат. – Тик гаризаңны бүген үк яз. Аларга
этлек эшләү берни тормас, гариза язгач, бер ай тотулары бар.
Азатны озаткач, Айсинә эшенә юнәлде. Наил, бик борчылып, капка
төбендә тәмәкесен төтәтеп калды.
Ашыгып барган җиреннән Айсинә, сөрлегеп китеп, егыла язды: йөрәк
турында нәрсәдер шундый каты чәнечте, күз аллары караңгыланып китте.Хатын, коймага сөялеп, хәрәкәтсез калды.Бераздан йөрәге тынычлангандай булды. Тик барыбер күкрәген таш белән бастыргандай авыр иде. Медпунктка керегә кирәк.
-Хастаханәгә барсагыз, яхшы булыр иде,- диде фельдшер, аның
венасына укол кадаганнан соң. –Бүген эштән кайтышлый монда керергә онытмагыз.
Айсинә мәктәп капкасыннан керүгә, кыңгырау тавышы ишетелде. Ай, ходаем,
соңга кала бит! .Хатын, кабаланып, баскычка килеп җитүгә, мәктәп ишеге киң булып ачылды да, аннан атылып диярлек Газдә, аның артыннан Фәнирә килеп чыкты. Икесе берьюлы диярлек яшелле – зәңгәрле тавышлар белән Айсинәгә ябырылдылар:
- Звонок кайчан булды инде, нишләп эшкә вакытында килмисең?!
Өйрәнгәнсең син дәрескә теләсә кай вакытта килеп, теләсә кайчан китеп йөрергә! Хәзер үк дәрес планнарыңны бир.Әле укытуыңны тикшерергә кирәк, кеше өйрәтеп йөреп, укытырга да оныткандырсың инде.
- Ах сез, аждаһалар! ( Газдә дә, Фәнирә дә аждаһа елында туган
иделәр),- диде Айсинә, ачуына буылган килеш, әдәп сакларга да онытып. –Китегез, юлымда тормагыз әле! Сезнең эшегез булмаса, минем укытасым бар.
- План...,- дип ысылдадылар тегеләр.
Айсинә рус теле кабинетыннан дәрес планнарын алып чыгып бирде.
Өч дәрес бетүгә, Фәнирә, җыелыш җыеп, дәрескә соңга калганы өчен
Айсинәгә кисәтү ясады. Айсинәнең:
- Дөрес эшләмисез бит. Соңга калган укытучыны ( ничә тапкыр сезне
дә), ул-бу әйтмичә, дәрескә кертеп җибәрә, дәрестән соң гына аңлатма ала идем, тәртибе шулай аның ,- диюенә директор, кабынып китеп:
- Хезмәт дисциплинасын бозуы гына җитмәгән, өйрәтеп яткан була
бит әле, йом авызыңны! – дип акырды.
- Икенче көнне дәрескә кереп барганда, Айсинәне библиотекарь хатын
( хезмәт дәресләрен Фәнирә, Айсылудан алып, аңа биргән иде) сыйныф ишеге төбендә туктатып, программалар, дәреслекләр турында киңәшләшеп тора башлады. «Соңыннан, дәресләр беткәч, иркенләп аңлатырмын»,- диде .Айсинә, сәгатенә күз төшереп. Ярты минут вакыт үткән, кайбер укытучылар, журнал алырга
дип, укытучылар бүлмәсенә кереп баралар иде әле. Тик Айсинәне Газдә искәргән булып чыкты. Нәтиҗәдә - аңлатма һәм приказ.
Көн артыннан көн уза. Бүген инде җомга көн. Айсинә әле һаман гаризасын бирмәде. Һаман икеләнеп йөри. Гариза бирү ул бит инде Наилдән аерылып китү дигән сүз. Ике дистә елдан артык бергә яшәп ияләнелгән шул. Ияләнелгән
әйберне дә ташлавы авыр, ә монда – ир – балалар атасы. ( Нишләп хатын –кыз үзен җәберләгән ир-атны да кызгана икән?. Хәер, хатын –кызда да бу хис бетсә,ничек яшәргә кала?) Ә мәктәптә аның гаризасына шатланырлар гына. Бугазларына төен булып утырган бит. Кысыпмы-кысып чыгарасылары килә.Кадалып китсеннәр лә, язар ул гаризасын, язар. Бәлкем Наилне дә үз яннарына күчеп килергә ризалатыр. Кем белә бит, кем белә?..Алдагысын алла белә. Ә хәзергә библиотекадан алган китапларын тапшырып куйсын әле, мәшәкате кими торсын.
Библиотекадан чыгышлый, ашханә ишегенә ябыштырылган «Кармак»ны (кизү сыйныфның атналык нәтиҗәләр буенча чыгара торган гәзитен) искәреп алып, якынырак килде. Йөгереп баручы малай карикатурасы астында шигырь:
Күрәсезме Булатны:
Чабып йөри һәрчакны.
Як –ягына карамый,
Дежурныйны тыңламый.
Бала бит, бәлкем йөгереп тә йөргәндер. Тик нигә инде бу кадәрле?.. Ә нәрсә бу кадәр? Аның улына, Айсинәгә үч итеп, карикатура ясаганнар кебек тоелды хатынга. Бар икән инде, үч алып туялмаслар болар.
Туя алмыйлар икән шул. Шимбә көн гомуммәктәп линейкасында инде Булатның, кесәсен актарып, көнбагышы бармы-юкмы икәнен белергә теләгән кизү торучы җыештыручыны «Минем сезнең кесәгезне актарганым юк» дип этеп җибәргәнен, коридорда йөгереп йөргәнен, калла гөле янында ук басып торып, аның чәчәгенә өзелеп китү куркынычы тудырганын бик тәфсилләп сөйләделәр. «Мондый тәртипсезлекләр өчен мәктәптән чыгарып җибәрергә дә була», -диде директор, Булатка кычкырып аргач.
Өйдә Булат, әнисенең җилкәсенә башын төртеп елады да кинәт тешләрен кысып: «Тәрәзәләренә таш атып чыгам мин аларның, икешәрне: берсен синең өчен, берсен үзем өчен»,- диде. «Чү-чү, улым, тынычлан,- дип юатты аны ана,- тиздән монда укымассың, озакламый без Ижауга күчеп китәбез.» «Чынлапмы?! « дип шатланды бала, шунда ук сулкылдавыннан туктап.
Кичен Айсинә Айсылу апаларына кереп китте. Чәй янында мәктәптәге хәлләрне сөйләшеп утырдылар. «Әйе, эшләтмәсләр алар сине,- диде Айсылу,- әле кичә генә Газдәнең ашханәдә чәй эчкәндә, (мин кухняда идем) Айсинәне бер генә семинарга да җибәрмәскә, аңа бер генә ачык дәрес тә бирдертмәскә, бер генә чыгыш яисә доклад та сөйләтмәскә, шул рәвешле январьда узачак аттестациясе вакытында укытучы-методист исеменнән колак кактырырга кирәк дип, директорны котыртып торганын ишеттем. Ул бәләкәй Сталиннан бөтен нәрсәне көтәргә була, Газдәдән диюем»
Бишенче ноябрьдә көзге каникул башланды. Укытучыларны директор
каршындагы киңәшмәгә җыйдылар. Анда сүз күбрәк иртәгәге көнгә билгеләнгән мәктәпне ачу тантанасына әзерлек турында барды. Соңыннан Газдә сүз алды:
- Яшь укытучыларның дәфтәр тотуга карата булган бердәм таләпләрне белеп бетермәве дә мөмкин, ә менә егерме елдан артык укытып, үзе җитәкче булып, башкалардан эш таләп итеп йөргән кешенең тугызларның рус әдәбияты буенча дәфтәр тышындагы хаталарны күрмәве аңлашылмый. Моның өстенә чирек
ахырында алтынчы сыйныфта үткәрелгән диктантны унөч укучының дүртесе икелегә язуы Газизованың урта сыйныфларда гына да рус теле укытырлык белеме булмавын күрсәтә түгелме?
Айсинә, аңлатма бирергә теләп, торып басты – аңа сүз бирмәделәр.
- Башкаларга сүз бирерлек булмагач, үзегез генә киңәшәсегез калган. Ә дәфтәр тышларына килгәндә, алар Фәнирәдән калган, җыеп алырга да өлгермәдем бит әле. Хата дигәннән, иртәгә мәктәпкә кунаклар килгәнче, залга эленеп куелган «Дәресләр тәртибе» ндәге астрономия сүзендәге хатаны төзәтеп куйсагыз иде. Газдә гомер буе бу сүздә «р» дан соң «а» язды, хәзер дә хаталы язган,- диде Айсинә урыныннан гына, әрнегән күңелен басарга теләп.
Юк, болай тарткалашып эшли алмас. Өстәвенә өйдә дә газап: Наил эчә дә эчә, эшкә дә урнашмый, малларны карау да Булатка калды. Иртән Айсинә үзен алтынчы ноябрьдән эштән азат итүләрен сорап язган гаризасын сумкасына салды да мәктәпкә юнәлде. Әйе, бүген аның соңгы эш көне булыр. Нихәл итсен соң, күпме көч салган мәктәбен ташларга мәҗбүр итәләр. Күпме тормышка ашырылмаган планнары кала... Аңа кырык биш яшь тулды. Чит җирдә, яңа мәктәптә (хатын үзен башка бер урында эшли алам дип күз алдына да китерми иде) ничекләр эшләп китәр? Авыру йөрәге бу күченеп йөрүләргә түзәрме? Кешене гадәттә үзе туган айда үлә, диләр. Аның туган ае октябрь узды инде узуын да, тик туган көне күптән булмады бит әле. Туктале, нишләп үлем турында уйлана ул? Менә юләр. Айсылу апасы әйткәндәй, патшаларны да тәхетләреннән төшерәләр.
Айсинә мәктәп капкасыннан керде. Уйлана-уйлана аллея буйлап атлады
Аны ике яклап шәрәләнгән хәлсез ботаклары түбән асылынган каеннары озата барды. Чишмәбашка килгән елны үзе укыткан тугызлары белән утыртканнар иде аларны. Аллея, мәктәп тәрәзәләре янына җитәрәк, уңга борылды. Монда аны көньяк кипарисларын хәтерләткән караңгы яшел төстәге артышлары каршы алды. Бу артышларны ул яңа мәктәпкә нигез салган елны булачак мәктәпнең булачак тәрәзәләре каршына шул елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән утырткан иде. Хәтерли, шул вакытта алар халык арасында йөргән , артыш ботагы булган җиргә шайтан ияләнми икән, дигән ышануны искә төшереп көлешкәннәр дә иде әле. Ырымы дөрес булмаган, ахыры: мәктәпкә шайтан гаскәре белән кереп тулган.
Мәктәпне ачу тантанасы көндезге дүрткә, ата – аналар җыелышы төш турына билгеләнгән иде. Төшкә кадәр өстәлләр әзерләп, салатлар ясап, токмач кисеп, көн үтте. Чәй эчеп алганнан соң ата – аналар җыелышы үткәреләчәк залга юнәлделәр.
Яңа мәктәпне күрергә дипме, халык күп җыйналган. Айсинә арткы рәтләрнең берсенә барып утырды.
Президиум сайладылар. Көн тәртибе белән таныштырдылар. Сыйныфтан
тыш эшләрне оештыручы Сания «Мәгариф» журналының СПИД ка каршы мәкалә
басылган битләре ябыштырылган дәфтәрен ачып, доклад укыды да, сүз Газдәгә бирелде. Ул беренче чирек йомгаклары белән таныштыра башлады. Үз уйларына чумып утырган Айсинә, кинәт айнып китеп, башын күтәрде. Нәрсә диде ул? Газизов Булатның математикадан икеле диме? Ничек?! «Мәктәп буенча бер генә өлгермәүче – алтынчы сыйныф укучысы Газизов Булат»,- дип канәгать төстә кабатлады Газдә.
Аның улы өлгермәүче! Нишләп журналны ачып, билгеләрен карамаган. Үз мәшәкатенә чумып, улының укуын бөтенләй оныткан. Тик ... көндәлегенә кул куеп барды ич, икелеләре юк иде бит соң. Әллә көндәлегенә куйдыртмады микән? Нишләрсең, башны ташка бәрер хәл юк, Алга таба улы белән математикадан шөгыльләнәсе булыр. Аның уйларын укыгандай Газдә дә «Математикадан белмәгән темаларны үзләштертү ата-анага йөкләнә»,- дип белдерде, кинаяле елмаеп. Газдә артыннан алтынчыларның сыйныф җитәкчесе сүз алып, тагын Булатның икелесен әйтеп узды, бу укучының тәртипсезлеге бөтен мәктәпнең теңкәсенә тия дип тә өстәде.
Айсинә уйланып торган арада башка көн тәртибенә күчкәннәрме шунда, инде Гөлчирә сөйләп тора иде: « Мәктәпне шушы сез үзегез күреп тоган хәлгә китерү өчен хөрмәтле директорыбыз Фәнирә Үтәшевна шулкадәр дә күп көч куйды.. Без, укытучылар, аңа чиксез рәхмәтле. Мәктәптә хәзер эш атмосферасы хөкем сөрә; сез, әти-әниләр, балаларыгыз өчен тыныч була аласыз. Фәнирә Үтәшевна кебек акыллы, булдыклы, оста оештыручы булганда, укыту-тәрбия эшендә зур уңышларга ирешәчәгебезгә шик юк. Сүз дә юк, Фәнирә Үтәшевна... «
Айсинә Гөлчирәнең соңгы җөмләсен ишетеп бетерә алмады, арттан кайсыдыр: «Сайрыймы, кара син аны»,- дип пышылдады.
Җыелыш бетте. Айсинәне мәктәп мөһрен, кабинетын тапшырырга чакырып алдылар (бухгалтер килгән икән). Тиз генә комиссия төзеделәр: Фәнирә, Газдә, профсоюз комитеты рәисе буларак , Сания, мәктәпнең хуҗалык бүлеге мөдире, бухгалтер. Айсинә мөһерне, алфавит кенәгәсен, приказлар дәфтәрен, педсовет беркетмәләре язып барылган дәфтәрләрне тапшырды. Хуҗалык мөдире өстәл, урындык, яктырткыч, шкаф, жардиньеркаларны, тәрәзә пәрдәләрен санады. Газдә приказлар дәфтәренең битләрен актарырга кереште. Акт төзеделәр, кул куйдылар да таралыштылар.
Айсинә сыйныф бүлмәсенә чыгып, сумкасыннан гариза алды да әле бер атна элек кенә үзе хуҗа булган кабинет ишеге төбенә әйләнеп килде. Ишек шакыды.
-Керегез. - диде Фәнирә,- Кабинетыма кем беренче булып керер микән
дигән идем, сез булдыгыз.
- Минем аягым җиңел, керүче күп булыр,- дип, Айсинә аның алдына
гаризасын куйды.
- Кая китәсез? – дип кызыксынды Фәнирә.
- Әле билгеле түгел,- дияргә булды Айсинә.
- Яхшы, - диде Фәнирә, гаризага кул куеп.- сез иртәгәдән азат, хезмәт
кенәгәсен алуыгыз турында расписка язып бирегез дә.
Кабинетта нәрсәдер үзгәргән кебек тоелды Айсинәгә. Ул күз карашы белән бүлмәне йөртеп чыкты. Тәрәзә төбендәге Айсинә шундый ярата торган цикламен гөлләре юкка чыккан икән. Күрәсең, Фәнирәгә ул гөлләр ошамагандыр инде.
Кабинетын тапшырганда да, гариза биргәндә дә Айсинәгә ничектер бу ул үзе түгел, ә башка берәү – чит кеше – аның урынына хәрәкәтләнә, сөйләшә кебек тоелды. Ә ул үзе каядыр читтә йөри, аның уйлары да мәктәп хәлләреннән бик еракта сыман иде.
Ул сыйныф бүлмәсенә - рус теле кабинетына - керде. Яңадан да улының икелесе турында уйланды. Бәлкем, билге дөрес тә чыгарылгандыр: әтисе гел эчеп йөри, үзе мәктәп мәшәкатеннән айный алмады, хуҗалыктагы бөтен эш Булат өстенә күчеп беткән иде диярлек шул. Ярар, баш ярылып күз чыкмаган, бары тик
өйдә улы белән математикадан шөгыльләнәсе булыр, әйе, бары шул... Тик нигә бик авыр соң? Иртәдән бирле борчып торган йөрәге катырак чәнчи башлады, башы әйләнә, нигәдер аркасы кадый башлады. Айсинә, авыр гына атлап, өстәл янына килде, өстәлгә тотынып, әкрен генә урындыкка шуып төште. Башын өстәлгә салып, озак кына утырды. Шактый гомер үткәч, башын калкытып, сумкасыннан нитросорбит эзләде – таба апмады. Тәрәзәгә күз салды. Караңгы төшкән. Кайтырга кирәк. Авыр гына кузгалып, бүлмәсеннән чыкты.
Ул озак утырган, ахыры. Кичәнең тантаналы өлеше бетеп, кунаклар, укытучылар ашханәгә кереп баралар иде инде. Айсинә яныннан, аңа игътибар итми генә, көлешеп сөйләшә-сөйләшә, Газдә, Сания, Гөлчирә, Фәнирә узып киттеләр. Көч-хәл белән ишекне ачып, мәктәпнең элекке хуҗасы тышка атлады.


YII бүлек

Менә инде барысы да артта калды. Аның мәктәп, балалар, китаплар,
белем дип, чирек гасыр янып-көеп йөрүләре дә; иртәнге дүрттән торып, колхоз идарәсенә - сәгать биштә башлана торган нарядка - ашыгулары, анда мескен, беткән бер авылның алласы да, мулласы да булган рәистән мәктәп өчен әле автобус (балаларны спорт ярышларына, олимпиадаларга, үзешчән (сүз уңаеннан, Айсинә үзешчән дигән сүзне яратмый иде – булса, профессиональ булсын иде аныңча) сәнгать фестивальләренә, укытучыларны семинар, җыелышларга йөртәсе була), әле күмер, утын алып кайту өчен йөк машинасы; укытучылар көне, чыгарылыш кичәләре үткәрү өчен ит, тагын әллә ниләр теләнеп, йөз суын түгүләре дә; авыл советы рәисенең мәктәпкә дип күчерелгән акчаларны балалар бакчасы, клуб, библиотека һәм тагы да Айсинә белмәгән әллә ниләргә тотып, имтиханнарга дәфтәр алырлык та акча бирми җәзалаулары да; айга ничә мәртәбәләр йөз чакрым ераклыктагы район үзәгенә нинди транспорт – машина, ат, трактор – туры килсә, шуның белән, еш кына юлның унбиш-егерме чакрым өлешен җәяүләп тә
йөреп интегүләре дә; кыек куллы хуҗалык мөдирен, зәһәр телле надан җыештыручыларны намуслы эшче итәргә азапланулары да; өч-дүрт сыер, бер көтү сарык, илле –алтмыш каз-үрдәк, тавык – күркә асрап, утыз – кырык баш умарта
тотып, район гәзитенә генә булса да күз салырга вакытлары калмый торган,
авылның уңган – булган хуҗабикәләреннән саналган укытучылар да; Айсинәнең китабы белән өй тулган, укып мулла буласылары юк, шуның китаплары аркасында балаларның өйдә мал карарга, фермага төшеп, безгә булышырга вакытлары калмый, дип тавыш куптарган ата-аналар да; чибәр хатыннарга гына кеше итеп карап, калганнарны мыскыл итеп кенә , исәпкә-санга сукмыйча сөйләшә торган роно мөдире дә - болар бар да кайдадыр еракта, үткәндә калдылар. Боларның берсенең дә Айсинә өчен әһәмияте юк хәзер.
Ә алда? Анда ниндидер бушлык, караңгылык. Дөрес, әле аның өе, балалары, ир дип саналган кешесе бар.
Айсинә, катканакка абына- абына, хәлсез генә алга атлады. Нәрсә уйлый иде әле ул?
Ә-ә-ә, аның өе бар... Менә хәзер ул анда кайтыр. Кайтыр... Кинәт хатынның уйлары тагы да караңгыланып, үз –үзенә ачуы килеп китте. Җыештырылмаган шыксыз салкын өе (ә кем комачаулаган иде аңа, ирләр хөкемендә көн-төн мәктәп дип чапмыйча, өен гөл итеп тотарга кебек уйлар миен телеп үтте), ашатылмаган-эчертелмәгән сыер-сарыгы, ишек төбендәге чыптада исереп аунап яткан ире, диван почмагында, әнисен көтеп ала алмыйча, бөгәрләнеп йоклап киткән газиз улы күз алдына килеп басты. Ижауда институтта укып йөрүче кызының борчулы йөзе чагылып узгандай булды. Айсинә барган җиреннән сөрлегеп китте, чак егылмады. Йөрәге чәнчеп, күз аллары караңгыланып алды, тезләре калтырады. «Юк, болай булмый, - дип уйлады ул,- кайтып җитә алмам (алар авылның икенче башында – буа буенда ук- торалар иде), утырып, бераз хәл алырга кирәк. Аның күзе балаларның уен мәйданчыгы уртасында торган «гөмбә»гә төште (әле күптәнме, уку елы башланганчы дип, «гөмбә»не , аның тирәсендәге утыргычларны өйләреннән верандаларын буярга дип алып куйган буяуларын алып килеп буяткан, бизәткән иде). Әйе, менә хәзер ул шунда барып утырыр, бераз хәл алыр да өенә юнәлер. Башта плитәсенә ягып җибәрер (улы инде көндез үк утын кертеп куйган булырга тиеш), аннан печән салып, су гына эчертеп, (башакны иртәгә иртүк торып бирер әле), сыерын савып керер, тушенкадан булса да аш әзерләр, хәер, чәй генә эчеп, урын-җиренә барып ава алса да ярар, теге исерек кенә уянмасын.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Мутантлар - 7
  • Büleklär
  • Мутантлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2235
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4046
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4185
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2221
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4131
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4165
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2212
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 1649
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1062
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.