Latin

Мутантлар - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4219
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ярар инде, нишләрсең, турыңа туры килгәч, түзәргә генә кала. Тик шулай да нәрсәсе белән ярамый икән аңа Айсинә? Сизенә бит ул: Фәнҗүмә апасы аны ничек кенә булса да,- мәктәптә комачаулапмы, иреннән аерттырыпмы - эшеннән – завучлыгыннан – чыгартырга тели. Тик ни өчен? Үзенең завуч буласы юк бит инде – ул бит пенсиядә. Кем өчен тырыша?
Их, беркатлы Айсинәгәме соң инде мондый мәкер йомгагын сүтү! Чит илләр әдәбиятын «5» кә бирүең беләнмени, Һетеның «Фамус» ында яшь кыз Маргаританы уйнаштан бала табарга этәрүчене ни өчен авторның нәкъ менә тол хатын итеп күрсәтүенә игътибар итмәгәч! Инде үзенең бәхете барып чыкмагач, кайбер толларның башка кеше бәхетен оештырырга яки җимерергә тотынганлыкларын каян белсен соң ул?
Эш шунда иде: Фәнҗүмә дә яшь бала белән кияүдән аерылып кайткан Рәкыйбәнең язмышын кайгырта. Ә тегесенә акча һәм авторитет кирәк (авыл җирендә ирдән аерылып кайтуны бик үк өнәп бетермиләр; менә шушы бераз кырау суккан дәрәҗәне күтәребрәк җибәрәсе иде, иренең надан бер сатучыга өйләнүенә үч итеп булса да). Тик Рәкыйбә завуч булам дип торганда гына (бу турыда ронода инспектор булып эшләүче дус хатын белән дә килешенеп куелган иде инде), менә сиңа мә, директор әллә каян гына килеп чыккан җиде ятны завуч итеп куйдырмасынмы? Бу хәлгә ачулану гына түгел, ярылырсың, билләһи.
Тик Рәкыйбә ярыла торганнардан түгел. Шома балыкның үзе ул. Ай кебек яктырып, балкып, теленнән бал да май тамызып, күптән инде Айсинәнең эчке дөньясына еландай шуышып үтеп керде (сальериларның бетәсе юк: алар үлемсез). Ә Фәнҗүмә апасын рупор буларак файдалану кулай: ачуыңны китергән нәрсәне аның аша әйттерәсең дә, үзең гөнаһсыз бер җан иясе кыяфәте ясап утырасың. Шәп бит әй! Үзеңә ошамаган нәрсәләрне кычкырып әйтеп йөри башласаң, тиз бугазыңа басарлар. Сталин вакыты түгел түгелен дә. Шулай да гозерең һаман шул түрәләргә төшә бит. Ничек каршы әйтмәк кирәк. Каршы әйтү кайда? Рәкыйбә мөмкин булган, булмаган барлык чаралар белән директорга, аннан да битәр аның хатынына ярарга тырышты. Әле беркөнне гәзит битеннән кисеп алып, елмаеп торган бер чибәркәйнең сурәтен алып килгән дә барысы да ишетерлек итеп: « Карагыз әле, бигрәкләр дә Рамиләгә (директор кызына) охшаган, аерып алгысыз»,- дип куштанланып ята. Кем инде газизен гәзит битләренә төшерерлек чибәргә охшатканнарын яратмасын? Ярата, мондый сүзләр йөрәккә сары май булып ята.
Билгеле, эчеңнән карага коелып, тышыңнан ялтырап йөрүләре җиңел эш түгел. Аның урынына Татарстанның мәгариф отличнигы исемен бирү өчен Айсинәгә әзерләнгән характеристика кемнеке белән алышынды да, отличник исеме кемгә кайтты? Рәкыйбәгә, билгеле. Әйдә, йөрсен әле Айсинә дәресләргә керәм дип, көн-төн үзе укып, башкаларны укырга мәҗбүр итеп, дәрес анализлары, контроль эшләр, методик утырышлар үткәрәм дип изаланып, үзенә дошманнар җыеп. Көннәрдән бер көнне Рәкыйбә аны завучлыгыннан чүлкендереп тә куяр. Газдә, Люция, Альмир кебек наданнар, Фәҗүмә апа сыман юньсезләр Рәкыйбәгә бик теләп ярдәм итәрләр. Килгән яшь укытучыларга да оеткысын сала тора ул: күпчеп чыгасы гына калды.
Тик инде эш пеште дигәндә генә, директор үлеп китеп, яңасын куйдылар. Монысы ничек булыр инде тагын? Хәер, бераздан, яңа хуҗаны күзәтә башлагач, Рәкыйбә тынычланды. Тынычлану гына түгел, сөенеп куйды: яңа директор эчәргә ярата һәм, өстәвенә, аңа сүз көлтәсе белән түгел, йөге белән керә икән. Булды бу. Ә Айсинә, (томана дими ни дисең инде аны) җитәкчелек итүдәге үзгәрешләргә дә игътибар итмичә, эшне нәкъ элеккечә алып барырга тырышып, җан-фәрман көчәнә. Әйдә, көчән, шулай элеккечә дәвам итсәң , үзеңне дә буш куймаслар әле. Һәм шулай булып чыкты да.
Ноябрьнең караңгы, шыксыз бер көнендә Айсинә укытучылар бүлмәсендә иртәгәге көннең дәресләр тәртибен (бер укытучы авырый, берсе шәһәргә киткән – мал суеп ит сатарга булса кирәк, директор анысын ачык кына әйтмәде) көйләп маташа иде, ике кулын кесәсенә тыккан килеш сызгырына-сызгырына Альмир килеп керде. Түш кесәсеннән икегә бөкләнгән кәгазь алып, аны Айсинә алдына җәеп салды да кул куярга кушты. «Нәрсә соң бу? –дип хатын кәгазьгә текәлде. Ә-ә-ә, бүген профсоюз җыелышы буласы икән. (Әле бер ай чамасы элек кенә Альмир мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе булып сайланган иде). Көн тәртибе: мәктәпне яңа уку елына әзерләүнең торышы. Менә сиңа мә! Ноябрь ахырында мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында. Әгәр сүз быелгы уку елы турында барса, соң инде, алдагысы күздә тотылса – иртәрәк. Бу ни хикмәт? Мәктәпнең еллык эш планына кушымта итеп бирелә торган профсоюз комитеты планында да мондый көн тәртибе юк иде кебек. Айсинә Альмирга күтәрелеп карады да:»Бу көн тәртибен мәктәптә санитария кагыйдәләренең үтәлеше дип үзгәртсәк, яхшы булмасмы, югыйсә мондый көн тәртибенең ноябрь ахырында куелуы сәер бит»,- диде. Альмир, ирен читен кыйшайтып, елмайгансыман итте дә ризалашты.
Бу Альмир кебекләр турында урын кешене бизәми, кеше урынны бизи дигән гыйбәрәне үзгәртеп, урын кешене бизи, ягъни үзгәртә дип әйтергә кирәктер. Профсоюз рәисе булып сайлануына ай үттеме, юкмы, урыс әйтмешли без году неделя генә булса да, инде ничәмә - ничә җыелыш-утырыш җыядыр. Өстәвенә, яшь кенә булса да, профсоюз җитәкчесе булуның әллә нинди хикмәтләрен белә икән. Профсоюз комитете рәисе булып сайлануының икенче көнендә Айсинә янына керде дә бер атна элек кенә мәктәптә җыештыручы булып эшли башлаган Зәмфиләгә рононың профсоюз комитетыннан материаль ярдәм сорап язган кәгазьгә кул куегыз әле, ди. Айсинә аптырабрак калып, Зәмфиләнең профсоюз әгъзалыгына керергә өлгермәвен әйткәч тә, югалып калмады: «Алдык дип оформить итеп җибәрермен дә, соңыннан алырбыз»,- ди. Кара син аны, җилдә кабарынган күркә кебек йөрсә дә, миһербанлыгы да бар икән, ялгыз анага (Зәмфилә йөреп кенә тапкан баласын үзе генә тәрбияли иде) ярдәм итмәкче бит.
Ә бер атна-ун көннән шундый хәл булды. Айсинә ялгызы гына айлык эш планы язып утыра иде, аның янына башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә апа килеп керде. Ике-өч минуттан соң ул ишек ягына ымлап күрсәтте. Берни аңламый, Айсинә аңа текәлде, тегесе ымлавын дәвам итте. Шуннан соң Айсинә торып, ишеккә юнәлде. Ишекне кисәк кенә ачып җибәрүе булды- «Аллай! Аллай!»- дип маңгаен тотып, идәнгә чүккән Зәмфиләне искәрде. «Ах, ялгыш!» – дип Айсинә Зәмфиләдән гафу үтенә башлады.
Соңыннан шул билгеле булды: укытучылар бүлмәсендә Айсинә кем белән булса да сөйләшә башласа, Зәмфилә ишектәге ачкыч тишегеннән күзәтә һәм тыңлый икән. Ә теге, Альмир роно профсоюзыннан алып биргән материаль ярдәм, күрәсең, шул хезмәте өчен түләүдер инде.
Җыелыш бөтен шартын китереп әзерләнгән: комач җәелгән өстәл өстендә сулы графин, бер читтәрәк трибуна кукраеп тора, җыелышка партком секретаре, колхоз рәисе, авыл советы рәисе, балалар бакчасы коллективы чакырылган. Җыелышны алып бару өчен президиум сайладылар. Аннан трибуна артына Альмир чыгып басты. Ул, кейсын ачып, ниндидер кәгазьләр тартып чыгарды. Сүзне бик ераклардан, әйләнеч юл белән башлап, профсоюзларның тарихы, профсоюзларны бөек Ленин бабабызның коммунизм мәктәбе дип бәяләвен, хәзерге вакытта бу оешманың алыштыргысыз роле турында вакыт-вакыт алдында таралып яткан кәгазьләреннән өзекләр укый-укый бик илһамланып сөйләгәч, ниһаять төп темага – мәктәпнең яңа уку елына тиешле әзерлек белән кермәвенә күчте:
- Профсоюз комитетеның, значит, шушы кадәр дә зур возможностьлары була торып та, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген контрольдә тотмау, кәнишне, безне дә бизәми. Но бит аның өчен кәнкрит җаваплы кеше- директор яки шушы вазифаны башкаручы бар. Тәк што.җавап тотар кеше билгеле. Ул безнең хөрмәтле завучыбыз Газизова Айсинә. Менә хәзер ул безнең алда кәнкритне җавап тотарга тиеш Ни өчен ул җәйне Крылов бабайның чикерткәсе кебек җырлап, биеп кенә үткәрде икән?
Альмир каһкаһәле соравын төгәлләп тә бетерә алмады, аны тупас бүлдереп, пенсиядәге укытучы Фәрхенур апаның кисәтүле тавышы яңгырады:
- Беренчедән, белүемчә, мәктәп яңа уку елына әзер булган – аны комиссия кабул иткән бит инде, икенчедән, әле җәй көне мәрхүм директор Сафа үз урынында эшли иде, өченчедән, кеше шәхесен кимсетергә тырышып сөйләмәгез.
Альмир чабып барган җиреннән сөрлеккән кешедәй туктап калды. Аңа президиумда утырган Рәкыйбә ярдәмгә ашыкты:
- Ни бит, иптәшләр, профсоюз рәисе уку-укыту, тәрбия эшенең торышы өчен җан ата. Ул, гомумән алганда, яңа уку елына әзерлекне генә түгел, ә мәктәп эчендәге атмосфера турында да сөйләмәкче иде. Менә Фәрхенур апа бик дөрес әйтте, мәсәлән, кешенең шәхесенә кагылу. Ә бит без һәр көнне диярлек күпме кимсетелүгә дучар булабыз! Мин моны завуч Газизованың безгә карата булган мөнәсәбәтеннән чыгып әйтәм. Аның иртәнге якта, озын урам буенча сүз җыеп килеп, укытучылар бүлмәсендә диванга җәелеп утырып, көне буе гайбәт сөйләве генә дә безне мыскыл итү бит.
Айсинә, өнемме бу, төшемме дигәндәй, колаклары ишеткәнне акылы кабул итә алмыйча, күзләрен Рәкыйбәгә текәде. Ярабби, нәрсә сөйли ул?! Нинди гайбәт? Нинди диван? Мин саташаммы, улмы? Иртәнге якта аның өчен һәрвакыт цейтнот бит: һәр көнне 32 укытучының 3-4 се булмаганлыктан, (район үзәгенә йөз чакрым булып та, юл булмау сәбәпле, автобус-мазар йөрмәгәнлектән, 2-3 сәгатьлек җыелыш-семинарларга киткән укытучылар өчәр көн йөреп кайталар, җитмәсә, бу яңа директор эшкә керешү белән, тәртип какшады: сәбәпле дә, сәбәпсез дә дәрес калдырулар ешайды) өчәр параллельдән торган унсигез сыйныфның дәресләр тәртибен көйлисе була..
Рәкыйбәнең сүзен Альмирның апасы Люция элеп алды:
- Канца да канцов,- диде ул бер урында тәгәрәп торган кебек күренгән кечкенә коңгырт-кара күзләрен ярсуыннан ялтыратып - күпме түзәргә була? Мин намуслы коммунист буларак (ул күптән түгел генә партиягә керергә кандидат итеп алынган иде) шуны әйтәм: Айсинә кебекләргә безнең арада урын юк. Аның бер бабасы кызыл мал белән сәүдә иткән, берсе кулак булган, ә әтисе Ленин бабабыз төзегән шушы бәхетле Совет иленең дошманы булганга күрә, төрмәдә утырган. Алма агачыннан ерак төшми. Әгәр без тиз арада чара күрмәсәк, илебезнең тагын бер дошманын арттырырбыз. Чөнки берегезгә дә сер түгел, әле үткән айда гына ул, укучыларны җыеп, ниндидер хәтер көне турында сөйләде һәм шунда, без, татарлар, дәүләтле халык булганбыз һәм бу безнең хәтердән җуелмаячак, дип, балаларны котыртты.
Шунда кинәт урыныннан – президиум өстәле артыннан- партоешма сәркәтибе- Люциянең өченче буын туганы – күтәрелде.
-Әле шулай сөйли мени ул?- диде сәркәтиб бераз шомланганрак тавыш белән. –Моны тиешле урынга доложить итәрбез.
Ул урынына утыруга, Люция дәвам итте. Айсинәнең аңа сыйныф тактасына, журналга хаталар белән язганы өчен бәйләнүен дә, туктаусыз ниндидер методик кулланмалар өйрәнергә кушуын да, тәфсилләп сөйләде, бу эзәрлекләүгә чик куюда коллективтан ярдәм сорады.
Айсинә басып нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, аңа сүз бирмәделәр. Төрле яклап үзенә ыргытылган репликалардан хатын, бозлы яңгырдан ышыкланыр урын эзләгәндәй, як-ягына каранды да артына чүкте. Ярабби, нәрсә бу?! Эт өере сыман нигә ябырылалар алар аңа? Нишләгән соң ул? Эшләгән икән шул:
- Һәр көнне Люция апабыз мәктәптән елап кайта, ничек юатырга да белмибез,- дип кычкыра Альмирның хатыны - математика укытучысы Фәнирә.
- Безнең мәктәптә эшләп киткән укытучылар , ничек түзәсез сез, дип безне жәллиләр; утыз кешелек коллективта аны алыштырырдай кешегез юк мени соң, дип гаҗәпләнәләр, ә без һаман түзәбез,- дип ярып сала Газдә.
- Бу эшне мәктәптә генә тикшереп калмыйча, барыбыз да кул куеп, райкомга язып җибәрергә кирәк,- дип тәкъдим кертә Фәнҗүмә апа.
- Безнең эшкә дә кысылып, коридорларда гөл үстерергә кушып теңкәбезгә тия бит әле ул,- дип чәрелди җыештыручы Зәмфилә.
- Әйе, шундый ул, ашханә эшеннән дә канәгать түгел. Әле балаларга ботканы ике генә кашык саласыз,дип, әле чәйнең писүге әз, дип бәйләнеп йөргән була бит ул, өендә үзе әллә нәрсә ашаган кешедәй,- дип куәтли аның сүзен пешекче Филизә.
- Безнең ата-аналар, бигрәк тә фермада эшләүчеләр, аның турында бөтен дөреслекне беләләр. Ышанмасагыз, детсадка иртәнге сигезләрдә яки кичке дүртләрдә килеп, аларның сүзләрен үзегез тыңлап карагыз. Нигә аны завуч итеп тотасыздыр инде?- дип гаделлекнең тантана итүен таләп итә Люциянең апасы , Чишмәбашка килгән саен аның әниләрендә кунак булып чыгарга яраткан район түрәсе ярдәмендә әле узган ел гына мәктәптә җыештыручы булып эшләгән җиреннән балалар бакчасына тәрбияче булып күчкән Гөлсәрия.
- Яңа мәктәп төзелешенә ярдәм күрсәтәсе урында завуч үзе бу эшкә аяк чала: югары сыйныфларны, имтиханга әзерләнәселәре бар дип, төзелешкә эшкә чыгармый; мәктәпнең даны өчен дә көрәшми- физкультура, рәсем, җыр дәресләреннән генә булса да балаларны репетицяләргә алырга рөхсәт итмәве аркасында район фестивалендә урын алып булмаган. Әдәбият уктучысыннан тарих, рус әдәбияты, рәсем сәнгате, музыка тагын әллә ниләр белүне таләп итә, без профессор мени? Башка фән ияләренә дә шундый тузга язмаган әллә нинди таләпләр куя. Андый таләпләрне үзенә куйсын иде ул. Әнә расписаниедә физкультура, җыр өченче дәрес, ә биология бишенче, хәтта алтынчы дәрес итеп куелган көннәр бар, - дип кычкырыштылар калганнар.
Айсинәне йолку- тарткалау, чеметкәләү тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән, кинәт арткы рәттән :
- Ах юньсезләр! Талаудан туктыйсызмы, юкмы сез? – дип кычкырган тавыш ишетелде. Бу хезмәт укытучысы Айсылу апа иде. Ул соң дәрәҗәдә гаҗәпләнгән тавыш белән дәвам итте:
- Нигә, нәрсә эшләгән соң ул сезгә? Кушкач, үтәргә кирәк. Нәрсә өчен зарплата алабыз дип торасыз? Ул булмаса, башка берәү шул ук эшләрне таләп итәр иде. Җитәкче итеп таякны куйсалар, аңа да буйсынасың инде.
Айсылуның сүзен башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә апа дәвам итте:
- Иптәшләр, тавышлы өйгә бәрәкәт иңмәс дигәндәй, болай тавышлану бер дә юньле эш түгел. Айсинә беребезне дә үз хуҗалыгына чакырып эшләргә мәҗбүр итми. Мәктәп өчен тырыша. Бездән эш таләп итүе дә балалар белемле булсынга бит. Бәлкем аңлашып эшләү җитеп бетмидер. Әле соң түгел, баш ярылып, күз чыкмаган, бер-беребезгә хөрмәт белән карап, - завуч укытучыларның хәленә кереп, укытучы завуч таләп иткәнне үтәргә тырышып, - дусларча эшләргә кирәк. Ә хәзер монда Айсинәнең үзенә сүз бирергә кирәк, үзе ни әйтер икән?
Айсинә торып басты. Башына сугып миңгерәйтелгән кешедәй, ни дип тә әйтергә белми аптырап, таяныр җир эзләгәндәй, як-ягына карады. Ни дип әйтсен соң ул? Монда җыелган төркем белән ул төрле яссылыкта яшәп, төрле телдә сөйләшүче, аңлашучы кебек тоелды аңа.. Айсинә ни әйтсә дә, аны аңламаслар сыман. Бу кешеләргә аннан нәрсә кирәк? Нинди гаепләре өчен шулай тинтерәтәләр аны? Гаеп..., ә-ә-ә, аның бабалары да, әтисе дә гаеплеләр, хәтта ил дошманнары икән. Ә болар? Сөттән ак, судан пакъ булып утыручылар үзләре кемнәр7 Кинәт хатынның зиһене яктырып киткәндәй булды, ул телгә килде:
- Монда утыручылар күбебез ата-аналар. Ә һәрбер ата-ана баласын мәктәпкә белем-тәрбия алырга дип җибәрә. Ә без исә шуларны укыткан өчен акча алабыз, диде Айсинә, укыткан сүзенә басым ясап. – Эшләмәгән өчен бер җирдә дә түләмәсәләр дә, менә Рәкыйбә акчаны эшләми генә алмакчы була. Ул быел унбишенче сентябрьдән егермесенә кадәр Мәскәүгә кием-салым алырга барып, укытмады, аннан егерме икесеннән егерме бишенә кадәр бәрәңге бакчасын казыды,, утызынчы сентябрьдә туганнан туган апасының юбилеен әзерләшергә китте, бишенче-җиденче октябрьдә туйда йөрде, ундүртенче-унбишенче ноябрьдә район үзәгенә врачка күренергә барды, егерменче ноябрьдә каз өмәсе үткәрде, егерме өченче ноябрьдә мал суеп эшкә килмәде – барлыгы ундүрт эш көне яки илле алты дәрес укытмады. (Авырмый –нитми өч айга бу кадәр эш көне калдыру, билгеле, директор рөхсәте беләндер дип уйлыйм, монысын аның җаваплылыгына калдырыйк.) Шул үткәрелмәгән илле алты дәрес барысы да сыйныф журналларына язылган ягъни укыткан булып күренә. Билгеле, мин завуч буларак, бу күз буяу, алдашу белән килешә алмадым.
Мин ул дәресләрне тәнәфестә укыттым, -дип аклана башлаган Рәкыйбәне колхоз рәисе:
- Тәнәфестә укучылар ял итәргә тиеш икәнен
белмисезме әллә сез? Безгә балаларның беренче чиратта сәламәтлекләре кыйммәт,- дип бүлдерде.
- - Ә Люция сөйләгән намуслылыкка килгәндә исә, миндә бер аңлатма бар, шуны укырга рөхсәт итегез,- дип Айсинә алдында яткан папкадан бер кәгазь кисәге суырып чыгарды.
- - Мин, мәктәп техничкасы Сәрия, шуны аңлатып язам,- дип укып китте завуч,- без Люция апа белән Сафа абый үлгәннең соңында аның кабинетына кердек (миндә ачкычы бар иде) Люция апа ниндидер кәгазь эзләде. Валлаһи дип әйтәм, шкафны мин ачмадым, аны Люция апа үзе ниндидер ачкыч белән ачты. Аннан калын дәфтәрдән бер битне ертып алды. Ул приказлар дәфтәре булган икән. Гафу итегез инде, мин бүтән алай эшләмәм.
Айсинә укып та бетерә алмады, Люция сикереп торып, әллә ниләр әйтергә кереште, апасы Гөлсәрия, энесе Альмир, киленнәре Фәнирә, аны яклап, төрлесе – төрле яктан кычкыра башладылар. Шау-шу купты, тагын завучны гаепләгән сүзләр ишетелә башлады.
Колхоз рәисе, ул Наилнең сыйныфташы һәм аның яшьлек дусты булгангамы, Айсинәне якларга омтылып:
- Нишлисез сез?! Эх, сез, укытучылар! Без эчеп-аунап ятучыларны да болай тикшермибез. Эшегез юк, шуңа тавышланып ятасыз. Сезнең иртән иртүк торасы булмаса, минеке бар, төнге сәгать уникенче китте,- диде дә ишеккә таба атлады. Аның артыннан әле һаман кызулары сүрелмәгән, әйтәсе сүзләрен әйтеп, эчләрен бушатып бетерә алмаган профсоюз әгъзалары да икешәрләп-өчәрләп таралыша башлады.
Фәнҗүмә апаның җыелыштагы тәкъдимен тәки тормышка ашырганнар бит: уку елы дәвамында Айсинәнең эшен тикшерергә район башкарма комитетыннан ике тапкыр, райкомнан бер тапкыр, ронодан ай саен диярлек килеп тордылар. Завучның дәресләргә йөргән, контроль эш нәтиҗәләрен, укыту – тәрбия эшләре буенча приказ проектлары язып барган дәфтәрләрен, дәрес, үз белемеңне күтәрү, түгәрәк. методик эш һәм методик кабинет планнарын – берсен дә калдырмыйча иҗекләп, хәрефләп тикшерделәр. Айсинә белән бергә укытучыларның дәресләренә йөреп, аның дәрескә ясаган анализларын тыңладылар, укучылар, ата-аналар арасында сөйләшүләр үткәрделәр.
Нәрсә өчен бу кадәр талкыйлар, җәберлиләр аны? Кемнең юлына аркылы төшкән дә кемнең үтенә тигән? Бу кадәр эт өеренең талавына ничек түзмәк кирәк.?! Ронодагыларын гына кара син аның! Олы җинаятьче тоткандай, ни рәвешле тикшерәләр. Эчеп-исереп яткан директорны белмиләр дә, күрмиләр дә, югыйсә. Нәрсә хакына түзә ул? Завуч булып эшләмәсә, ачка үләр мени? Авылда аңа кулай башка эш юк , әйдә шул имансызлар белән укытып йөрер инде, башкача нишләмәк кирәк. Айсинә бу уй-фикерләрен Мәмдүдә апа белән уртаклашты.
- - Син нишләргә дисең инде алайса, әйеме? Минем җавап шул: эшләргә дә, эшләргә. Беренчедән, җиңдек дип куанмасыннар, икенчедән, син болай сыгылып төшсәң, алар сине укытуыңнан чыгарып җибәрергә дә күп алмаслар, үзләре гарьләнә белмәсәләр дә, сине адәм мәсхәрәсенә куярга күп сорамаслар.
Ниһаять, райкомның өченче секретаре булып эшләүче чибәр хатын бу тикшерүләргә нокта куйды.
Коллективны җыеп, тикшерү нәтиҗәләре белән таныштыргач, сүзен йомгаклап, ул болай диде:
- Кызганыч, әмма әйтми кала алмыйм. Мондый ыгы-зыгы, көнчелеккә корылган конфликтлар гадәттә белем, мәдәният ягыннан түбәнрәк торган, күпчелек беренче буын интеллигентлардан торган укытучылар коллективында күзәтелә. Сез дә искәрмә түгел. Авылның мәдәни үзәкләрдән, шәһәрләрдән бик ерак булуы, юлсызлык аркасында мондагы халыкның район, шәһәр тирәлеге белән бик үк аралашмыйча, йомыкый яшәве, гомумән, авыл халкының менталитеты да тискәре йогынты ясый торгандыр.
Сезнең чыгышларда демократия, хәбардарлык дигән төшенчәләрне калкан итеп алу сизелә. Әйе, КПСС Үзәк Комитетының шушы елның январенда булып узган Пленумында совет җәмгыятенең барлык өлкәләрен дә демократияләштерү игълан ителде. Ләкин ышаныгыз, демократия ул менә нәкъ сезнең коллективка җитеп бетмәгән, мәдәниятлелекне, тәртипне, законга, таләпкә буйсына белүне аңлата. Шунсыз демократия була алмый.
Эшендә бу кадәр талкынудан Айсинә суырылып калды, еш кына башы авырта, йөрәге чәнчи башлады. Беркөнне Айсылуларга сөткә кергәндә (Айсинәләр сыер тотмый, мәктәптә куна – төнә яткан хатынның моңа физик мөмкинлеге дә юк; сөтне литрын егерме тиеннән сатып ала, айга ике йөз илле сум хезмәт хакы алган Айсинәгә бу һич кыйммәт тә түгел) башы әйләнеп егыла язды. Төсләре киткән Айсинәгә карап Айсылу апасы:
- - Кит аннан, эш, эш дип шулкадәр дә бетеренәләр мени? Мәктәптәге эш-мәшәкать, тавыш-гауганы өеңнең бусагасынан да атлатма, шунда мәктәптә калдыр. Өй тирәм яу булсын, өй эчем сау булсын диген дә төкер шул юньсезләргә.
Әйе шул, хәзергә аллага шөкер, өй эче сау. Алма кебек ике баласы- кызы, улы үсеп килә, ире дә имин генә эшләп йөри. Тормышлары бөтен. Әнисе, энесе исән-саулар. Тагын ни кирәк?
1987 нең көзендә Айсинә ире белән (колхоз юллама биргән иде) Румыниягә, Болгариягә сәяхәткә барды. Кемгә нәрсә тәэсир иткәндер, Айсинәне тетрәндергәне шул булды: Болгария төрек бәйлелегеннән котылгач, ил буенча мәчетләрне җимергәннәр, Пловдив шәһәрендә генә дә илле дүрт мәчет шундый язмышка дучар булган. Ә хәзер исә төрки исемнәрне славянныкына алыштырырга мәҗбүр итәләр икән. Нигәдер бу хәл Айсинәгә моннан ике-өч йөз еллар элек Идел буе татарларын көчләп чукындыруны хәтерләтте. Тарих, күрәсең, спираль буенча хәрәкәтләнә. Цивилизацияле дөньяда да рухны көчләү, иманга һөҗүм бара.
Айсинәләрнең самолеты Софиядән Мәскәүгә җиденче ноябрь көнне очты. Бу көн Бөек Октябрь социалистик ревлюциясе көне булгангадыр инде, самолетта СССР тарихы буенча радиовикторина үткәрделәр. Сәяхәтнең төркем җитәкчесе бик мәҗбүриләп кушканга гына, Айсинә җаваплар язып җибәргән иде, җиңүче дип аны игълан иттеләр, кулына олы плитка шоколад һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән калын стена календаре тоттырдылар. Бүләкне Наилгә биргән иде, аны таможняда шул бүләкләр өчен тоткарлап торганнар – календарьне дә, шоколадны да бик бөртекләп тикшергәннәр, ә Айсинә, Наил озак күренмәгәч, ни булды икән дип, борчылып бетте.
Айсинә сәяхәттән кайткач, һәрбер укытучыга бизәкләп эшләнгән кечкенә генә агач савытка салынган роза мае бүләк итте. Аның сәяхәттә алган тәэсирләре белән дә уртаклашасы килгән иде дә, кызыксынучы булмады – сәяхәт турында сүз башласа, демонстратив рәвештә башка темага күчтеләр.

V бүлек
Тәлгатьнең туктаусыз эчүе, ниһаять, райондагыларны да туйдырды бугай. 30 нчы август көнне мәктәпкә мәгариф бүлеге мөдире белән хакимият башлыгы урынбасары булып соңгы елын эшләүче, инде пенсиягә җыенучы Булатова Фәния килеп төштеләр. Авыл советы рәисе яңа директор итеп Гөлчирәне тәкъдим итте, ләкин ул, сәламәтлегем юк, дип баш тартты, мондый эшкә Газдәдән дә кулае булмас, диде. Аның бу сүзен ишетүгә Булатова:»Без соң монда нишләп әле директор кандидатурасы эзләп утырабыз? Мәктәпне инде әллә кайчаннан бирле Газизова тартып алып барганы барыбызга да билгеле. Менә бүгеннән башлап бу эшне официаль рәвештә - директор буларак- башкарыр»,- диюгә Люция сикереп торып,ачуыннан буыла-буыла: «Ни сөйлисез сез?! – диде дә бераздан ни әйтергә дә белмәгән кыяфәттә,- ә безгә кем утын кайтартыр, хатын-кыз бит ул»,- дип өстәде. «Әйе, Айсинә хатын – кыз, Газдәне сайларга кирәк»,- дип, аның фикерен куәтләде Гөлчирә , Газдәнең дә хатын –кыз икәнен онытып булса кирәк. Ул урынына утырганчы Фәнҗүмә апа:»Газизова директор булса, безгә эштән китәсе генә кала инде»,- дип кычкыра гына башлаган иде, Булатова аны кырт бүлдерде:
-Сез нишләп болай кычкырасыз? Кайда утырганыгызны оныттыгызмы әллә? Ә китүгә килгәндә, Фәнҗүмә ханым, сезгә чынлап та китү турында уйларга да була, пенсиягә чыккач та, унике ел укытырга мөмкинлек биргәннәр бит, шунысына да рәхмәтле булырга кирәк.
Утын мәсьәләсенә килгәндә, беренчедән, өстенә урман ишелеп төшәргә торган авыл өчен утын ул кадәр зур проблема дип уйламыйм, икенчедән, укытучыларны утын белән тәэмин итү авыл советына йөкләнгән. Хәмәт Гыйбатович белән Айсинә Фәттаховнаның – яңа директорыгызның – алларында зуррак проблема тора – яңа мәктәп бинасына күчү. Монда инде Айсинә Фәттәховнаның максатка омтылучанлыгы, эшчәнлеге бик тә кирәк булыр.
Җыелыш тәмамланды. Районнан килүчеләр ашханәгә, укытучылар кабинетларына юнәлделәр – кайтып китәрлек түгел, тышта дөбер-шатыр яшенләп яңгыр коя башлады. Айсинә, икенче каттагы кабинетына кереп чыгыйм дип, баскычка аяк кына атлаган иде, өстәге басмалардан ярсый-ярсый төшеп баручы Газдә аны чак бәреп екмады. Айсинә, гаҗәпләнеп, туктап калды. Шулвакыт ашханә ишегеннән кабалана-кабалана килеп чыккан роно мөдире бер үк вакытта гафу да үтенгән, тилмергән дә кебек сәеррәк тавыш белән:»Газдә Хөҗҗәтовна, Газдә Хөҗҗәтовна, туктагыз әле»,- дия-дия, ачуыннан сумкасын кыргый бер көч белән як-якка болгап, ишеккә юнәлгән Газдә артыннан ашыкты. Газдә исә, аңа борылып та карамыйча, керү-чыгу юлындагы өч ишекне, пыялалары зеңгелдәрлек итеп атып бәреп, тышка атылды. Роно мөдире, үзенең бер кат юка күлмәктән генә икәнен дә онытып булса кирәк, аның артыннан коеп яуган яңгыр астына ташланды.
Яңгыр туктады. Айсинә дә, уйлана-уйлана, өенә атлады. Мондый каршылык белән эшли алырмы ул һәм, гомумән, бу кадәр йөкне тартып бару аңа нигә кирәк? Ләкин... Ах, бу ләкин!... Ничә еллар тырышып хезмәт куйган мәктәбеңнең авыру хәленә төшеп, таралып ятуын күрү авыр бит. Айсинәнең моңа фанатларча йөрәге сыза иде. Шулай итеп ул бу юлы да, мәктәп дия-дия, өен, гаиләсен икенче планга куйды.
Үз урынына – уку-укыту бүлеге мөдире итеп – Айсинә физика-математика укытучысын – яшь кенә кызны куймакчы булды, чөнки шулай эшләмәгәндә, Тәлгатькә дәресләр бик аз иде, ( эшеннән чыгарылуны болай да бик авыр кичерә дип, яңа директор аның бу халәтен күп дәресләр бирү бәрабәренә җиңеләйтергә теләде. )ләкин яшь укытучы, тәҗрибәм юк, дип ризалашмады.
Бөтен вөҗүде каршы булса да, һаман шул элекке директорга дәресләр күп булсын дип, күрәчәгенә күрәме, завуч итеп Газдәне билгеләргә туры килде. Белә, сизә Айсинә: Газдә аны өнәми. Ләкин Айсинәгә Газдә белән бергә яшәсе түгел бит, бергә эшләсе генә. Аннан роно мөдире Газдәгә карата бик тә хәерхаһлы, бәлкем, мәктәпкә ярдәме тияр? Ни булса шул булды – Газдә завуч булып эшли башлады, Тәлгатькә 28 сәгать дәрес җыелды.

Юл газабын Айсинәгә бик еш кичерергә туры килә. Чөнки ул директор ягъни йөреп тор. Йөреп тормасаң, мәктәбеңнең хуҗалыгын алып бара алмыйсың. Менә бүген дә алтмыш чакрым араны алты сәгать кайтканнар. Адәм көлкесе, сәгатенә ун километр тизлек белән.
Көне – төне койган көзге елак яңгырлар юлларны тәмам сазга әйләндергән; тәгәрмәчләр бер урында бушка әйләнеп торып, чокырлар хасил иткән, машиналар шундый урыннарда бертуктаусыз үкерешәләр: бер машина, икенчесен буксирга ала-ала, көч-хәл белән хәрәкәтләнә. Я, ярар. Ни булса шул булды, исән –имин соңгы утыз алты тонна күмер алып кайтылды, Айсинә шуңа шатланып туя алмады. Кара таңнан нәрәткә чыгып йөгерсә йөгерде, колхоз рәисе каршында йөз суын түксә түкте, әмма урып –җыюга килгән дүрт КамАЗ ны алып, актыккы тонна күмерне кайтарды (соңгы көннәрдә ишелеп яуган яңгырлар иген-тару җыюны туктатып торганлыктан, аларга барыбер эш юк иде югын, ләкин үз бәясен яхшы белгән хуҗа ялындырмый гына машина бирәме соң? ) Аның хәзер ике йөз тонна күмере бар, көнгә берәр тоннадан якканда да кышка рәхәтләнеп җитәчәк. Аллага шөкер, җылыда укыячаклар.
Кайтып җитүгә, Айсинә Наилгә, трактор –машина паркы каравылчысын һәм шул тирәдә буталган бер-ике исерекне яллап, күмерне бушатырга кушты да, үзе өенә йөгерде. Иртәдән бирле чәй дә эчмәгән бит әле ул. Кайтып җитүгә, тамагы кибүгә түзә алмас булып, чәйнектә калган салкын суны чынаякка салып эчә башлавы булды, авыл советына чакыралар дип килеп әйттеләр. Бар икән инде! Аннан-моннан капкалап, шунда йөгерде.
Анда аны өчәүләп көтеп торалар иде инде: Хәмәт, мәктәпнең башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы һәм, элек күрше совхоз директоры булган, хәзер администрациядә эшләүче Камалиев.
Исәнлек –саулык сорашканнан соң Камалиев Айсинәнең кулына вак хәрефләр белән язып тутырылган бер табак кәгазь сузды. Бераз гаҗәпләнебрәк, хатын укый башлады.
«Зур ихтирамга лаек булган кадерле район башлыгы! Сезгә Чишмәбаш мәктәбенең барлык укытучылары, укучылары техничкалары, ата-аналары исеменнән башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Без директор Газизова Айсинәнең кыланышларына бүтән түзеп тора алмыйбыз. Менә үзегез уйлап карагыз: ул дәресләрне генә укыттыру түгел, безгә тиеш булмаганнарны да эшләтә. Мәсәлән, ир-ат укытучылар җәйге каникулда пилорамда сайгак ярдык, хатын-кыз укытучылар мәктәп идәнен буядылар. Ә бит шулай тиеш түгел. Укытучыларны көчләп курсларга җибәрә. Дәресләрне, планнарны тикшереп тә бәйләнә, ревизор түгел бит ул. Тиеш булмаган планнар таләп итеп тә йөдәтә, мәсәлән, сәләтле укучылар белән эш планы сорый.
Техничкаларны исә шул дәрәҗәгә җиткерде, алар аны күралмыйлар. Ата- аналар да аның директор булуына каршы. Ник дигәндә, Газизованың ире, хөкем ителгән кеше булса да, мәктәптә эшләп йөри. Аннан төрмәдә утырып кайткан Айдаров та рус теле укыта. Алар балаларга нинди үрнәк бирәләр инде дип, ата-аналар бик борчыла.
Шулай ук Газизованың малае да тәртипсез. Мәктәп эчендә йөгереп йөри. Минем сумканы актарырга хакыгыз юк дип, дежур укытучыга каршы әйткән...»
Жалоба шактый озын булып, дөреслеккә охшаш фактлар да, тузга язмастайлары да шактый иде.
- Я, ни дисез? – Камалиев Айсинәг
сораулы карашын төбәде.
- Ни диим соң? Пасквиль булса да, дөреслек
тә юк түгел. Чынлап та сайгак – такталар ярдыртырга, яңа мәктәпнең идәнен буятырга туры килде шул.
Шул вакыт Хәмәтнең әкрен генә:» Нигә тегесен язмадың? Хәзер әйт»,- дигәне ишетелде. Укытучы: « Ә-ә-ә, менә тагын нәрсә, җәен мин сессиягә барганга акча түләнмәде, директор аны үз кесәсенә салгандыр инде»,- диде. Камалиев Айсинәдән:
-Ә монысына нинди аңлатма булыр? –дип сорады.
-Сессия планы үтәлмәгән, шуңа түләнмәде,- диде Айсинә.
- Ничек инде үтәлмәсен? – дип кызып китте
хәрби әзерлек укытучысы,- менә зачетканы карагыз, профессор миңа бишле куйды. Һәм, гомумән, озакламый директор булачак кеше буларак, шуны белдерәм, Айсинәгә әле үкенергә туры киләчәк.
- Планыгыз үтәлгәнгә справка алып кайтып
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Мутантлар - 5
  • Büleklär
  • Мутантлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2235
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4046
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4185
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2221
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4131
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4165
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2212
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 1649
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1062
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.