Latin

Мутантлар - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4046
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Узган ел гына мәктәпне тәмамлап, тулай торакта тәрбияче булып эшли башлаган Гөлчирә дә, колхоз рәисе хатыны Римма апага ярарга тырышыпмы:
- Кичәдә колхозда тырышып эшләүче сыер савучы, бозау караучы апаларның исем-фамилияләре яңгырамавы, аларның эш нәтиҗәләре әйтелмәве бу чараның тәрбияви ягын бик нык киметте. Ни өчен дигәндә, без бит шушы тырыш терлекчеләргә алмаш әзерләргә тиешбез.
Кичәнең кимчелекле яклары турында тагын кемнәр нәрсә әйткән булырлар иде, бәхәскә ноктаны директор хатыны Заһидә апа куйды:
- - Иптәшләр, - диде ул барысын да килештерергә теләгән ягымлы тавыш белән,- әйтелгән кимчелекләрне исәпкә алмаганда, кичәнең күңелле итеп оештырылуын, әни-әбиләргә бик ошавын һәм, иң мөһиме, аның матур булуын, минемчә, беребез дә кире кага алмас. Балалар биюләрне нинди оста башкардылыр! Ә костюмнары? Костюмнары искиткеч матур иде бит, иптәшләр. Сезгә ничектер, минем үземә бик тә ошады. Аннан, иске җырларны башкаруга килгәндә, нәрсә дияргә инде? Минемчә, балалар иске җырларны – халык җырларын- белергә тиеш дип уйлыйм, чөнки фольклор дигән нәрсәне әле берәүнең дә юкка чыгарганы юк ич. Гомүмән алганда, кичә балаларда зәвык тәрбияләүдә үзеннән өлеш кертми калмас. Ә зәвык тәрбияләүне бездән инде мораль кодекс та таләп итә, шулай бит, Фәнҗүмә. Айсинәгә килгәндә, ул,
яшь белгеч буларак, киңәшләрегезне рәхмәт хисе белән кабул итәр һәм башка вакытта исәпкә алыр дип уйлыйм. Килештекме, Айсинә, - диде ул еларга җитешеп утырган Айсинәгә ягымлы һәм теләктәшлек тулы караш белән.
Рәхмәт инде Заһидә апасының аңа хәерхаһлы булуына, югыйсә Айсинәгә бик авырга туры килгән булыр иде. Эшлә, эшлә дә, янып-көеп йөр дә, эшеңне юкка чыгарсыннар әле. Ул кичәне оештыруга Айсинә күпме көч түкте бит. Атна – ун көн буена төннәр утырып сценариен язды, костюмнарын хәстәрләде. Тулай торактагы укучы кызлар белән алъяпкыч итәкләре, калфаклар чиктеләр; авыл бетереп эзләп, чулпы, хәситәләр юнәттеләр. Камил үзләренең мәдәният йортыннан үкчәле чиккән читекләр алып килде. Тугызынчы сыйныф малайлары сәхнә реквизитлары әзерләделәр. Ай буе репетицияләр ясап, җыр-биюләрне өйрәнделәр. Ай буе Айсинә барып чыга дип әле куанды, әле һаман теләгәнчә килеп чыкмый дип борчылды. Күпме хезмәт куелды, ә нәтиҗәсе әнә нинди...
Айсинәнең бигрәк тә партоешма секретаре Рәкыйбәгә ачуы чыкты. Кара син аны, нинди ягымлы сөйләшеп йөргән була бит әле. Хәер, аны аңларга була. Ул Фәнҗүмә апа белән бик дус. Өйләре дә рәттән генә. Мәктәпкә бергә киләләр, бергә китәләр. Язмышлары да уртак: икесе дә тол, икесенең дә берәр кызы бар. Аермалары шунда гына: Фәнҗүмә апа һәрвакыт бәхәскә, конфликтка керә, директорга каршы әйтергә дә күп сорамый. Бигрәк тә директор хатыны белән килешми ул, аны чеметкәләп, төртмәле сүз әйтергә генә тора. Ә Рәкыйбә, киресенчә, һәркем белән ягымлы итеп, хәтта теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә әзер булып сөйләшә. Директорга каршы әйтү генә түгел, хуҗа әйткәнне һәрвакыт хуплап, күтәреп ала. Тышкы кыяфәте бик тә яһүдәгә ошаган (бераз калку күзле, озын борынлы) бу тол хатын Айсинәне беренче көннәрдән үк үз итте, хәленә керде. ( Рәкыйбәнең эчеңә- бавырыңа кереп сөйләшә торган оста, тәмле телле, әңгәмәдәшенең аннан ниндиерәк сүз көткәнен төшенеп, әңгәмәне шул дулкында алып барырга сәләтле кыяк хатын икәнен Айсинәгәме соң инде чамалау!) Шуңа да аның җыелыштагы чыгышына Айсинә бик үпкәләде. Менә ышанып йөр син аны дус дип! Кыз бит инде аңа Искәндәр турында сөйләргә дә өлгергән иде. Рәкыйбә Айсинәдән алты яшькә олырак һәм ирдән аерылып кайтырга өлгергән булса да, үзен яшьләрчә тота, яшьләр белән аралаша иде. ( Ат азгыны тайга иярә диләрме әле?).
Соңыннан Рәкыйбә Айсинә каршында җыелыштагы чыгышы өчен тегеләй-болай дип, бик озак акланып маташты, кызны юмалады. Әйдә ярар инде, үпкәләшеп яшәүдән файда юк дип, Айсинә дә үзен бу иницедент турында оныттырырга тырышты.
Рәкыйбә, Рәкыйбә инде, калган укытучылар да әллә нинди сәеррәк тоела Айсинәгә. Нишләп шулайдыр.
Айсинә күзләрен йома һәм үзе укып чыккан , соңыннан укыта башлаган мәктәбен, аның укытучыларын күз алдына китерә. Менә биек үкчәле матур туфлиләрендә шак-шык итеп басып, укытучылар бүлмәсенә завуч Сания апасы килеп керә. Ак челтәр якалы, турыга тегелгән караңгы зәңгәр күлмәктән яки ак блузка белән кара пиджак һәм итәктән булыр. Нәфис озын бармаклары беләнридикюленнән күзлеген алып кияр дә расписание өстенә иелер. Сания апасының әнисе белән Айсинәнең әбисе Иж – Бубый мәдрәсәсендә бергә укыгангамы, Сания апасы Айсинәне аеруча якын итә кебек иде кызга. Әнә кайчандыр яшьлегендә Ленинградның Герцен исемендәге пединститутын тәмамлаган (аның әтисе Самара өлкәсендәге авылларның берсендә мулла булган, диләр), директор Шәрәф абыйлары, үтүк бастырган сызыгы кулыңны кисәрдәй күренгән чалбар–пиджактан, килешле галстуктан, ботинкаларын туфлига алыштырырга өлгергән. Ул башка укытучыларның да матур, килешле киенеп, чәчләрен ясатып, кышкы салкында да мәктәп эчендә туфлиләрдән йөрүен таләп итә. Укытучы кызлар, яшь ханымнарның тырнакларына маникюр ясатып, тыйнак кына макияж салганын ошата. Әнә әниле-кызлы математика укытучы Рауза апа белән Дания елмаеп торалар. География укытучы Ренат абыйсы (аның әтисе районның баш ветеринария табибе) глобус, атласлар белән мәш килә. Әбисе кайчандыр Казан гимназиясендә укыган Мәдәния апасы рояль капкачын күтәреп ача, аннан ноталарын рәтли: хәзер җыр дәресе булачак. Менә мода журналы битеннән төшкән сыман күренә торган сылу гәүдәле Зәйнәп апасы. Ул Уфа кызы, рус теле укыта. Казан егетенә - физика укытучысы Җәмилгә - кияүгә чыккан да , аларны эшкә шушы мәктәпкә билгеләгәннәр. Алар икесе дә читтән торып аспирантурада да укыйлар кебек хәтердә калган.
Айсинә күзләрен ачты. Бүгенге чынбарлыкка кайтып, Чишмәбаш мәктәбе укытучыларын күз алдыннан үткәрде. Болар инде тышкы кыяфәтләре белән үк башка иде. Беренче көннәрдән диярлек Айсинәне гаҗәпләндергәне шул булды: барлык укытучы-тәрбияче хатын-кызларның (директор хатыныннан кала) аякларында суконка – калын кара чүпрәктән тегелгән тупас, ямьсез аяк киеме иде. Кызның аңлавынча, кешенең киенүендә иң әһәмиятлесе аяк киеме булып, ул яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Күз бит иң элек кешенең башына һәм аягына төшә. Шуңа да безнең халык аяк киемен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргәндер дә инде – аның чиккән чүәкләре, читекләре матурлык үрнәкләре бит! Тик чишмәбашлар бу турыдабелмиләрме, әллә онытканнармы шунда. Югыйсә, язга чыккач, теге кара суконканы әби галошына алыштырмаслар, туфли киярләр иде.
Айсинә тагын шуңа игътибар итте: мәктәптә сүзлекләр, белешмә материаллар юк дәрәҗәсендә, һәм дәрескә әзерләнгәндә беркем дә аларны эзләп тә маташмый, өстәмә материал укып чыгу, сүзлекләрдә актарыну белән мәшәкатьләнми. Әнә дәреслек бар. Шуннан артык тагын ни кирәк? Гомумән, китап – журнал уку монда әле хәтта кимчелек кебек тә санала сыман тоелды Айсинәгә. Өйләрендә булырга туры килгән укытучыларның берсендә дә китап шкафы гына түгел, китап киштәсе дә күрмәде ул. Район гәзите, «Совет мәктәбе» журналы (аларга мәҗбүри яздырталар), дәреслек һәм, вәссәләм.
Тик сез Чишмәбаш укытучыларын ялкаулыкта гаепләргә ашыкмагыз. Бик тырыш алар: кайсына гына барып кермә, хуҗалыгында ике-өч сыер, кышлау үгез, тана, бер көтү сарык, ике-өч оя каз, үрдәк, ике-өч дистә тавык, күркә асраучылар да бар. Ә инде бал кортлары турында әйтәсе дә юк: утыз-иллешәр баш умарта. Менә шушы кадәр терлек-туар, кош кортны тырыш кеше генә асрый алганын үзегез дә төшенәсездер.(Асрамас та иде, нишләсен, дөньясы куша. Әгәр дә Америка Кушма Штатларындагы кебек башлап эшләүче укытучыга 35 мең доллар, тәҗрибәлесенә 65 меңгә кадәр түләсәләр, кем мал –туар арасында чиләнер ятыр иде дә соң?) Әле бит шуның арасында мәктәпкә барып, дәресләр биреп кайтырга, түгәрәк утырышлары үткәрергә, сыйныф сәгатьләре, укучылар өчен ял кичәләре дә әзерләргә кирәк. Моннан тыш укытучы авылның иҗтимагый тормышында иң актив фигура икәнен дә истән чыгармагыз. Концерт оештыручы да, спектакльдә уйнаучы да, лекция укучы да, өйдән-өйгә йөреп, агитатор хезмәтен башкаручы да (бигрәк тә сайлаулар алдыннан), сайлауларда комиссия члены да – бары да шул укытучы, һәм болар бары да бушка эшләнә торган эшләр. Китапны кайчан укысын соң ул, сүзлекләр өстендә актарынып утырырга каян вакыт тапсын? Болай да бит инде укытырга килгәнче арып өлгергән була. Сәгать дүрттән торып, миченә ягып, сыерларын савып, бозауларын эчереп, тавык-каз ашатып, сепаратын әйләндереп, гаиләсенә иртәнге аш әзерләп, табак-савыт юып, су ташып, идән- өйалды себереп, хәлдән таеп мәктәпкә килеп егыла. Ярый әле, утырып кына укытырга мөмкинлек бар. Мәктәптән кайтуга, өендә тагын таудай хуҗалык эше өелеп өлгергән була. Кышын әле шулай да бераз ял тия. Ә менә язын, җәен, көзен бакчадан, кереп булмый. Кичкә таба аяк табаннары ут яна. Нинди китап уку, гәзит-журнал карау инде ул? Телевизор карарга вакыт калса ярый әле. Шул кадәр эш-мәшәкатьләр арасында китап укып ятсаң, сине кимчелекле генә түгел, тиле кешегә санарлар, шулай бит?
Институт тәмамлап, кулына югары белем турындагы дипломын тотып килгән, мода белән киенгән, чәчен ясаткан, тырнаклары маникюрлы, биек үкчәле туфлиларында шакы-шыкы гына йөрүче чибәркәй, карыйсың, ике-өч елдан (әгәр бер ел укытканнан соң тизрәк шәһәргә китмичә, шушы авылда кияүгә чыгып калса) аягына әби галошын элеп, тузган чәчен яулык белән кысып бәйләп, биленә чәчәкле ситсыдан үзе теккән алъяпкычын буып, көтүдән кайтмый калган сарык бәрәнен эзләп, урам буенча күзен тондырып чабучы авыл апасына әйләнгән дә куйган була. Менә бит ул тормыш дигәнең! Аның агымы сине бик тиз үзенә суырып ала. Эһ итәргә дә өлгермисең, институттан күтәреп кайткан китап-дәреслекләрең, сүзлек-энциклопедияләрең инде тузанланып бер почмакта аунап ята, тырнак буяуларың кипкән, бигудиларың кайсы-кая таралган, үкчәле туфли авыл пычрагында кияргә җайсыз...
Шулай да Чишмәбаш мәктәбе укытучылары елга ике мәртәбә - кышкы каникулда һәм җәен июнь аенда – китап укырга мәҗбүрләр: читтән торып укый алар. Берьюлы ун-унбиш кеше укырга китеп бара. Өч сыйныфның (туксан сигез укучының) рус әдәбиятыннан иншаларын Айсинәнең берүзенә тикшерергә туры килде.
Менә шундый хәлләр монда. Кыз тагын бер нәрсәгә игътибар итте: мондагы укытучылар бары да беренче буын интеллигент, берсенең дә әти-әнисе дүрт-җиде сыйныфтан уза алмаган. Ә инде Чишмәбаш кебек аю почмагына укытырга җибәрелгән шәһәр кызлары- егетләренең күпчелеге монда тамыр җибәрә алмаганнар – җай чыгуга килгән җирләренә киткәннәр.Мең төрле мәшәкате белән уку елы инде тәмамланып та килә.Майга аяк бастылар. Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтү өчен дәрестән соң бөтен вакытны бәйрәмгә әзерләнүгә бирделәр: балаларны, патриотик эчтәлектәге җырлар җырлатып, марш атлатып йөрттеләр, сугышта һәлак булган чишмәбашлыларның исемнәре язылган стелла янына куярга веноклар үрделәр, сугыш ветераннарына бизәкләп эшләнгән чакыру кәгазьләре тараттылар.
Өч йөз йортлы авылдан 227 кеше һәлак булган. Һәр өч йортның икесеннән сөекле ир я газиз бала сугыш аждаһасына корбан итеп бирелгән. Йа, ходам, бу кадәр дә хәсрәттән җирләр иңрәгәндер, аналарның күз яшьләре канлы яңгыр булып түгелгәндер! Раббым, нинди гөнаһларыбыз өчен ул газиз кардәшләребез чит – ят җирләрдә туфрак булганнардыр?! Бигрәк тә Ленинград, Сталинград тирәсендә, Днепр кичүендә һәлак булучылар күп. Татарлар күбрәк шул тирәләрдә сугыштылар микәнни соң? Шулайдыр, кайда хәтәр, шунда татар бит. Өстәвенә, безнең милләттәшләрне гадәттә беренче булып утка кертелүче укчы полкларга билгели торган булганнар икән.
Җиңү бәйрәменнән шундыерак уйларга батып кайта торгач, Айсинә Хөсниҗамал әбине куып җитте.
- Ни хәлләрдә, Хөсниҗамал әби, кайтып буламы? – диде Айсинә. (Аяк асты пычрак, әби, таягына таянган хәлдә, сазламыкны авырдан ерып атлый иде.)
- Ару әле, - диде карчык ничектер төксерәк итеп. Аннан бара торган җиреннән кырт туктады да таягын күтәреп, кемгәдер янагансыман итеп, ачулы тавыш белән әйтеп куйды:
-Тьфу! Бәйрәмегезне әйтим! Безнекеләр ут эчендә янганда, мич башында хатыннар нитеп, җиләктәй кызларның башын ашап йөргән Кет- кет Нәфигын түр башына утыртып куйгансыз бит! Ояла да белмисез! Кайда сугышкан, кайда кан түккән соң ул?! Безнекеләр әнә үлеп калды, кайта алмадылар, бәгырьләрем... Сугыш вакытында да, аннан соң да ярты авылны - кая ул ярты авылны гына, күрше –тирәдәге сигез-тугыз авылның яртысын – Себер җибәрткән, ирсезләрнең җелеген суырган шул бәдбәхет һаман түрдә.
Айсинә аптырап китте, югалып калды. Әбигә ни дип әйтергә дә белми торганда, тегесе , сүзен дәвам итеп, Нәфикъ абыйның сугышка дип киткән җиреннән ничектер бик тиз генә, аягын аксаклатып, әйләнеп кайтуын, финагент булып урнашып алып, тирә-як авылларны кан калтыратып яшәвен, ачуыннан буыла -буыла, сөйләп бирде.
Кыз, яңа кеше булгач, белеп бетермәгәнлеген, президиумга утырырга тиешле ветераннар исемлеген авыл советыннан алганлыгын әйтеп, акланып маташса да, әби йомшармады.
-Белмәгәч, идән юалар аны, эш башына утырмыйлар,- дип, кызга аркасы белән борылды.
Июньнең беренче атанасында Чишмәбашта Сабан туе булды. Ә алдагы атнага район үзәгендә. Айсинәгә анда кайтыргамы, юкмы инде? Кайтмас иде, әнисе, энесе бар, алар көтәләр, кыз да сагынды; кайтыр иде, беренчедән, йөрәгеняралыйсы килми, икенчедән, Сабан туйда кияр өчен берәр юньле күлмәк яисә җәйге костюм әзерли алмады. (Шәһәр ерак, юлы юк; ни алып, ни тектереп булмый.) Уйлана торгач, кайтырга булды. Гөлсәрия белән Искәндәр бар дип, гомер буе Сабантуйга кайтмый тормас бит инде. Узган ел тектергән крепдишин күлмәге ярап торыр әле.
Айсинәнең кайтуына өйдәгеләр сөенешеп туя алмадылар, кыз үзе дә шатлыгыннан елап җибәрүдән чак тыелып торды: шул кадәр дә сагынышканнар. Айсинә күчтәнәчләрен бушаткан арада , әнисе чәй өстәле әзерләде. Чәй эчкәч, апалы-энеле мунчага су ташырга керештеләр. Күлмәк дип тә юкка кайгырган Айсинә. Райпо бухгалтеры Польшага туристик сәяхәткә барган икән, Айсинәнең әнисе кушкан йомышларны да үтәгән: кызга искиткеч матур күлмәк,( яшел җирлеккә вак кына ак ромашкалар сибелгән ефәктән, итәге годэ, җиңнәре кыңгырау формасында тегелгән) энесенә спорт костюмы алып кайткан.
Мунчадан соң әнисе катыкка дип ике чиләк сөт кайнатты, иртәнге коймакка дип эремчек әзерләде (әнисе пешергән эремчек коймагы телеңне йотарлык була), Айсинә исә ике чиләк компот кайнатып куйды. Сабан туенда кунак-төшем күп була бит, чакырып кына килә торган мәҗлес түгел, теләгән бере килә. Чынлап та, кайбер ерактанрак килүче кунакларны кичтән үк каршыларга туры килде: гаиләсе белән әтисенең энесе, әнисенең туганнан туган ике сеңлесе, шулай ук гаиләләре белән моннан ун-унбиш еллар элек Ижауга күчеп киткән күршеләре ике балалары белән көтү кайтканчы килеп тә җиттеләр. Өй эче, ишек алды чыр–чу килгән бала-чага тавышы белән тулды. Ашап-эчкәч, кунакларның кайсы мунчага китте, шәһәрдән кайтканнары су буйларын, чишмә яннарын әйләнеп киләбез дип чыгып киттеләр (туган –үскән җирләр сагындыра шул).
Нурланып кояш чыкты, ямьле бәйрәм иртәсе башланды. Әниләре Айсинә белән энесен бик иртә уятты. Яңадан мунча ягып җибәрделәр (кичә кунакларның барысы да мунча керергә өлгермәде). Әнисе кичтән изеп куйган ярты чиләк ачы камырны унбиш йомырка, бер кечерәк табак уылган эремчек салып ишләде, күп итеп сары май эретеп куйды- эремчек әйберсе майны күп сорый ул-, самовар куеп җибәрде (алар шулай бәйрәмнәрдә самовар кайнаталар, өстәл түрендә җырлап утырган самовар ничектер күңелләрне күтәреп, өйгә бәйрәм төсе бирә кебек).
Кунакларны мәйданга озатканнан соң, өстәлне җыеп, мичкә өч ит бәлеше, ике дөге бәлеше бөреп тыктылар, ул арада аш кайный торды.
Айсинә белән әнисе мәйданга килгәндә, инде ат чабышлары узып, көрәш башланырга тора иде. Мәйдан зур – район Сабан туе бит – аның тирәсендә тагын әллә никадәрле халык кечерәк түгәрәкләр ясап басканнар да бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар.
Язгы чәчүдә яхшы эшләгән механизаторларга (аларны чәчү батырлары дип атадылар) бүләкләр өләшкәннән соң, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты башланды. Алар мәйданның Айсинәләргә каршы ягында сәхнәдә чыгыш ясыйлар, ә бу якта бераз кызып алган ат караучы Вәлиулла абый аюсыман гәүдәсен алпан-тилпән китереп, үзенчә бии башлады, берәү дә аны тыймады, киресенчә, кызык күреп, көлешә-көлешә карап тордылар, янәсе, биесен әйдә, туйда тукмак та сикерә ди. Бу да туй бит, Сабан туе. Кем нәрсәгә сәләт, шуны күрсәтә. Телисең икән – бие, җырла, сикер, йөгер, көрәш, капчык белән сугыш, аркан тартыш, колгага үрмәлә, көянтәләп су ташы, чүлмәк ват, капчык киеп йөгер,-инде дә сәләтең дә, көчең дә юк икән, рәхим ит- булдыксыз башыңны катыкка тыгып, акча эзлә.
Сабан туеннан да иреклерәк, демократиграк диикме инде, бәйрәм бар микән җир йөзендә?! Юктыр. Ә Сабан туеның туганнарны, нәсел-нәсәпне, дус-ишне, агай-энене, күрше-күләнне, авылдашларны күрештерүе, берләштерүе һәм шуның белән халыкны яулап алучылар арасында эреп бетүдән саклап калуга өлеш кертүе искитмәле бер хикмәт бит, уйлап карасаң. Рәхмәт сиңа, болгар бабаларыбызның бер компонентын тәшкил иткән күчмә саба кабиләсе! Синең туйларыңда үткәрелгән уен-ярышлар соңрак безнең Сабан туебызга нигез булган , диләр.
Менә мәйдан дулкынланып, гөжләп куйды: көрәш башланган икән. Малай-шалайдан тотынганнар иде, инде үсмерләр көрәшә. Озак та үтмәде, Сабан туеның иң югары ноктасы булган олылар көрәше башланып китте. Мәйдан уртасындагылар кызган саен, халык та бер җан, бер тән булып гөжли, чайкала, бәхәсләшеп тә, ара-тирә хуплап кычкырып та, сызгырып та яисә канәгатьсезлек белдереп, аһылдап та куя.
Шундый бер мизгелдә Айсинәгә кемдер бик тә текәлеп аңа карап тора кебек тоелды. Күзләре белән мәйданны йөртеп чыкты, тик аны-моны искәрмәде. Кинәт бөтен халык аһ итте, аяк асты тетрәп куйгандай булды: юка гына бер көрәшче пәһлевандай ирне күтәреп салды. Кемнәрдер:» Дөрес түгел, дөрес түгел!»,- дип, ә кемнәрдер :»Дөрес, дөрес, аркасын җиргә тидерде!»,- дип кычкырыштылар. Шул мәлдә Айсинә мәйданның үзенә чапраш каршы ягында култыклашып басып торган Искәндәр белән Гөлсәрияне искәреп алды. Алар икесе дә пардан киенгәннәр: аксыл-сары пиджак һәм шундый ук төстәге чалбардан .. Искәндәрнең беләкләрендә читенә челтәр тоткан ак биләүдәге сабый, ә янәшәсендә бик тә канәгать кыяфәттә Искәндәрне култыклаган ахшам күләгәседәй озын Гөлсәрия иде.Айсинәгә аяк асты чайкалып киткәндәй тоелды, күз алдында әллә нинди сары түгәрәкләр йөгереште, тез аслары хәлсезләнеп, аяклары калтыранды, йөрәге дөп-дөп кагарга кереште. Кинәт нәрсәдер чырт итте дә, баш өстендә зонтик ачылып китте. Айсинә хәлсез кулы белән зонтикны күтәреп, артына борылып караса, елмаеп Камил басып тора. Тик аның елмаюы кул белән сыпырып алгандай бик тиз юкка чыгып, шул ук мизгелдә аптырау галәмәте белән алышынды.
- Ни булды сезгә? – диде ул бераз дулкынланган
- тавыш белән. – Сезне, ахыры, кояш суккан. Әйдәгез әле, күләгәле җиргә илтим, - дип егет кызның риза булу-булмавын да белешмичә, җитәкләп инеш буена алып төшеп китте.
Вак ташлар өстеннән челтер-челтер агып яткан инешнең яр буйлары да күңелле : сылу тал чыбыклары, толымнарын чайкарга җыенгандай, су өстенә иелгәннәр, яр өстендә баланнар ак чәчәккә күмелеп утыра. Камил дә Айсинәне бер балан куагы күләгәсенә алып килде. Юл уңаенда табып алган әрҗә картоны өстенә кесәсеннән зур кульяулык алып җәйде дә кызны шунда утыртты. Үзе яр астына төшеп китте. Айсинәнең күзеннән мөлдер-мөлдер яшь тамарга тора иде. Кинәт аны әллә нинди юләр уй биләде: Камилнең киң күкрәгенә ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде. Әнә Камил яр өстеннән күтәрелде дә инде. Ул футболкасын суда чылаткан икән. Шуны кызның маңгаена урап куйды да үзе машиналары янына китте. Китүе әйбәт булды әле – Айсинә җиргә ятып, эчендәге бар хәсрәтен күз яшьләре белән түгәргә теләгәндәй, үкси-үкси елады. Елап туйгач, үзен җиңеләеп киткәндәй хис итте. Аннан аек акыл белән үзен битәрләргә кереште: ниләргә дип шул кадәр дә газаплана, алданып калган мени, дөньяда бер Искәндәр генә диярсең; кырында әнә күпме кызларның йокыларын качырган нинди чибәр, булдыклы егет нишләргә белми тора, ә ул мәлҗерәп елап утыра, шул да булдымы эш?
Камил килеп җитте. Ул термос белән чәй, шоколад алып килгән. Айсинәнең йөзе яктырыбрак китүен искәреп алган Камилнең дә йөзенә куанычлы елмаю җәелде. «Кояш суккан кешегә кайнар чәй килешә», - дип, ул кызга карлыган яфрагы тәме килеп торган чәй эчерде. - Я, ничек, минем Дюймовочкам, рәтләндегезме
инде? – диде Камил, Айсинәнең кояшта янып
коңгыртланган беләген үлән сабагы белән
сыйпый-сыйпый.
- Бердән, синеке түгел, икенчедән, сиңа Дюймовочкаларга караганда аяклары муеннан башланган чибәркәйләр тиң булачак, үскәнем,- дип, кыз егетнең кәефен төшерде.
- Ник алай дисез инде? Үскәнем, имеш, мин
үсмәгән кебек тоелам мени? Сез соң минем
җилкәмнән генә бит, – диде егет үпкәләп.
Бераз шулай ярым үпкәләшеп утырдылар. Алай да Айсинә янында булуына Камил чиксез шат иде.
Айсинә яңадан мәйданга барып тормаска булды. Иң яхшысы, кунаклардан алда өйгә кайтып, ашны өлгертергә, салатлар ясарга, өстәл әзерләргә. Кыз, эзләп йөрмәсен тагын дип, әнисен кисәтте дә авылга таба юнәлде. Камил аны озата китте.


III бүлек
...Гомерләр үтә икән ул. Менә инде Айсинәнең Наилгә кияүгә чыгып яши башлаганына да 21 ел. Ике баласы – кызы белән улы – йөрәк парәләре бар. Тормышлары җай гына ага. Йорт-җир җиткерделәр, җиңел машина алдылар. Хатын машина өчен сөенеп бетә алмый - әнисе янына кайтып йөрергә була, мәктәп йомышы белән дә чыгып китәләр. Ә элек... Әйтәсе – сөйләсе дә юк, ничек кыен иде бит. Берәр җиргә барасың булса, иртәнге биштә нәрәткә барасың, хәер өмет иткән теләнчедәй, ишек төбендә басып, рәискә ялынып торасың. Район үзәгенә баручы берәр йөк машинасының кабинасында сиңа урын буламы, юкмы әле, (хәер, үзбушаткыч булмаса, әрҗәгә утыртып алып барсалар да, бик риза инде син) – бер ходай да рәис үзе генә белә. Күп вакыт гозерең үтәлми, (кабинадагы урын колхозның үз кешеләренә - бухгалтерия, машина –трактор паркында эшләүчеләргә- кирәк булып чыга – алар да районга еш йөри), елардай булып кайтып китәсең. Россия проблемасы юллар һәм юләрләр дигән әйтем нәкъ менә Чишмәбашка карата әйтелгән диярсең. (Этикетны белмәгән, белергә дә теләмәгән рәиснең инде гомер уртасына җиткән хатын–кызга урын тәкъдим итү генә түгел, кешегә дә санамыйча, күрмәмешкә сабышып, наряд алып баруын акыллылык дип булмый бит инде.) Нефть өстендә утырып, чит илләргә «Дуслык» нефть үткәргече буенча көн-төн кара алтын агызып, үзең юлсыз, газсыз интек инде. Ирексездән, Тукаебыз кебек « Тотса мәскәүләр якаң...» диярсең.
Наил авыр аяклы, әкрен кыймылдаучан, юл йөрергә бөтенләй дә яратмаса да, анда–санда Айсинә аны барыбер кузгатып алып чыгып китә. Менә әле кичә генә ронога җыелышка барып кайттылар.
Имтиханнар үткәрү, балаларның җәйге ялын һәм хезмәтен оештыру, укытучыларны Казанга курсларга җибәрү, отчетка кирәкле белешмәләр, август конференциясенә әзерлек һәм тагын мәктәп тормышына кагылышлы бетмәс-төкәнмәс эшләр, проблемалар турында тыңлап, фикер алышуда катнашып, башы тубал булып, Айсинә йөгерә-атлый саф һавага ашыкты. Роно ишегеннән чыгуга авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан каршы яктан (бу ике оешма бер үк ишек алдында) аңа таба төз гәүдәсенә сыланып торган чалбарлы костюм кигән хатын-кыз йөгереп килә башлады. Гөлсәрия бит бу! Ә-ә-ә, аны күптән инде мәктәпне ташлап, авыл хуҗалыгы идарәсендә сәркәтиб булып эшли, идарә начальнигының башын-күзен әйләндерергәдә өлгергән, дип сөйләгәннәр иде шул. Гөлсәрия килеп тә җитте: «Дустым, ничә еллардан соң... Ни хәлләрең бар?»- дип, кояштай балкып, Айсинәгә, ясалма тырнак ябыштырылганлыктан, ерткычныкына охшап калган озын шәмәхә тырнаклы кулын сузды. Ике дистә елдан соң аларның бер-берен шулай беренче күрүләре иде. Аңа кул сузу түгел, хәрәкәтләнә дә алмыйча, тынсыз-өнсез торган Айсинәгә карап, Гөлсәрия йөзенә мыскыллы елмаю чыгарды да: «Син нәрсә, әллә миңа үпкә саклыйсыңмы? Яшь чагыңда үзеңне реализовать итә белмәвеңә кем гаепле? Хәер, синең ише монашкаларга шул кирәк!«- диде дә кырт борылып, идарәгә таба йөгерде.
Шул ук елның көзендә Айсинәгә Искәндәр белән дә йөзгә-йөз диярлек очрашу насыйп булды.
Һаман шул җыелыштан – район үзәгендә үткәрелгән завучлар семинарыннан – кайтышлый. Караңгы төшкән иде инде. Айсинә, галәмәт зур карбыз кочаклап, ашамлыклар кибетеннән чыгып килгәндә, ишек төбендә кара карга көтүе сыман җыелышып торган биш-алты ир-атның берсе чайкалыбрак басып торган җиреннән Айсинәгәдәште:»Матур апайның карбыз ашыйсы килгән мени?» Хатын тетрәнеп китте: Искәндәр тавышы бит бу! Аякларында бик үк төз басып тора алмаган, авызыннан аракы- тәмәке исе бөркелгән, өстенә майга каткан иске сырма кигән адәм гыйбрәтен Искәндәр дип тану авыр булса да, бу шул – Айсинә гомере буе өзелеп сөйгән кеше иде. Нишләпләр бу хәлгә төшкән ул?! Искәндәрне дә, акчасы аз булганга, мәктәпне ташлап, депога урнашкан дип ишеткән иде ишетүен, эштән кайтышы микәнни?
Затлы көзге пальтосына пычраклары йокмасын тагын дигәндәй, хатын исерекләр төркемен урабрак узарга тырышып, алга атлады. Кинәт аның аяклары:»Айсинә!.. Бу синме?! « дигән ниндидер сыкраулы тавышка шып итеп туктап калды. Хатын бер мизгел атлап китә алмый торды, тик артына әйләнеп карамады, үз-үзен кулга алып, карбызын ике куллап күкрәгенә каты итеп кыскан килеш, тиз-тиз юлның каршы ягында торган машиналарына – үзен көтеп торучы Наил янына атлады.
IV бүлек
Әле Айсинә Чишмәбашка укытырга килгән елны ук Сафа абыйлары, Бөгелмәгә барып, 320 балага исәпләнгән сигезьеллык мәктәп проекты эшләткеән иде. Аннан соң проектка Мәскәүдән әйләнеп кайту өчен тагын бер ел кирәк булды. (Татарстанның ерак бер районының аулак почмагындагы авылда мәктәп салу – салмау Мәскәү тиклем Мәскәүгә нигә кирәк булгандыр инде, һич аңламассың.) Бинаның нигезе салынып беткәч, төзелеш нишләптер туктап калды. Директорга эшне « үле нокта» дан кузгатып җибәрү өчен көн-төн чабарга туры килде. Ә аның урынбасары булып эшләүче Айсинәгә мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре, укучыларның тулай торагы, озайтылган көн төркемнәре, хуҗалык мәшәкатьләре өелеп кала иде. Көньяктан кара каргалар белән бер үк вакытта - март ахырларында – килгән кавказлы төзүчеләр эшкә генә ябышканнар иде, директор авырып аяктан егылды.
Айсинә өчен кызу көннәр башланды. 500 балалы мәктәпне дә тартып барырга, төзелешкә ярдәм дә оештырырга кирәк. Әледән әле югары сыйныф малайларын егерме чакрымдагы кирпеч заводына кирпеч төяп алып кайтырга, ә кызларны кайткан кирпечләрне өяргә чыгарырга туры килә. Әле шулай эшләп тә, колхоз рәисе җыелыш –утырыш саен: «Мәктәп коллективы төзелешкә тиешле ярдәм күрсәтми, кыймылдарга иренсәгез, яңа мәктәпне век не видать» ,- дип татарчалап-урысчалап тиргәп тора. Ә менә әгәр дә берәр балага ул-бу хәл була калса, кем җавап бирәчәк? Айсинә бит. Синең укытучыга балаларны приказ белән беркетеп, инструктаж журналына кул куйдыруың гына саклап кала алмас. Шуны уйлап, хатынның коты оча. Инде бер ходаем имнлек биреп, бәла-казалардан пәрдәләсен.
Яз, җәй, көз буе төзелештә эш гөрләде. Ноябрь башларында күтәрелеп бетмәгән стеналар моңаеп кара төзүчеләрне озатып калды. Икенче язга Әзәрбәйҗаннан бер төркем шабашниклар килеп эшкә ябышты. Тиз һәм тырышып эшләделәр: стеналар күтәрелде, тәрәзә, ишек уемнары куелды, инде менә түбәне дә яптылар. Көз җитүгә, бина эчендәге эшләр генә калды диярлек. Айсинә бу вакыт эчендә хәлдән тайды. Яңа мәктәп саласыз дип тормыйлар бит, укыту – тәрбия буенча кәгазь эше дә күп, имтиханнар аласы да бар, мәктәп янындагы яшелчә бакчасы да игътибар сорый, югары сыйныфлар өчен хезмәт һәм ял лагере да оештырп җибәрергә кирәк. Ә Сафа абыйлары авырый да авырый, килеп атна-ун көн эшләми, тагын аяктан егыла. Менә хәзер рәттән дүртенче ай хастаханәдән чыга алмый. Бөтен эш-мәшәкать Айсинә җилкәсендә. Чыдый аламы инде, юкмы, Сафа абыйсы тернәкләнеп эшкә тотынганчы.
Тик һәрбер нәрсәнең- яхшымы , яманмы- ахыры булмый калмый шул. Көз мәлендә директор үлеп китте. Төзүчеләр белән колхоз рәисе арасында ниндидер низаг чыкты. Төзелеш тагын тукталып калды. Ятим калган мәктәпкә хуҗа кирәк иде. Партком секретаре бу урынга үзләренең чыбык очы туганы Альмирны, ә роно инспекторы Сәлим Сәмигуллович үзенең курсташы – мәктәпнең физика укытучысы Тәлгатьне- тәкъдим иткән. (Хөрмәтле укучымның беркатлылык белән: »Ә нигә Айсинәне түгел?»- дип соравы ихтимал. Авторның аңа җавабы түбәндәгечә булыр иде: « Ә син, иптәшкәем, нинди илдә яшәвеңне һәм Айсинәнең хатын-кыз икәнен онытып җибәрдеңме әллә? Кая инде ирләр барында хатын – кыз затын югарырак үрмәләтү! Ул бит борынгы Мисырда гына, фиргавеннәр тәхетендә утырып, хатын-кызлар идарә итә алган. Ә бездә хәлләр башкача. Хатын - кызмы? Йөрсен шунда бала-чага белән чыр-чу килеп, энергиясе ташып чыкса, асфальт салсын, төзелештә, кирпеч заводында эшләсен һ.б. , ә идарә итәргә бездә ирләр җитәрлек, алам-салам гына булсалар да, аларга яшел ут. Ә инде анда-санда хатын-кыз җитәкче кәнәфиенә утыра, депутат булып сайлана икән, бу кагыйдәдән чыгарма гына яисә бездә дә демократия бар дип күрсәтер өчен күз буяу гына.) Роно мөдире телефон аша завуч белән киңәшкәндәй итте.» Физика укытучысы кулаерак булыр»,- диде Айсинә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Мутантлар - 3
  • Büleklär
  • Мутантлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2235
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4046
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2132
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4219
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4185
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2221
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4131
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4165
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2212
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Мутантлар - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 1649
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1062
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.