🕙 14 minut uku

Мулла - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 1777
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 887
47.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Әсфәндияр. Юк, карап кына торам.
  Налимә. Көләсең инде. Теләсәм, моны укырга мин бер айда өйрәнәм.
  Әсфәндияр. Ә син телә.
  Налимә. Мин яхшы укыдым мәк­тәптә. Институтка да керә ала идем дә, әнине ташлап китеп булмый иде.
  Әсфәндияр. Монда бик иркен бит — күчерик әниеңне.
  Налимә. Әлегә кирәкми. Кышка карарбыз әле. Алдыңа утырыйм әле, Әсфәндияр.
  Әсфәндияр. Син мине туйдыра башладың, аермый булмас.
  Налимә. Алай димә, юри дә әйт­мә.
  Әсфәндияр. Комачаулыйсың бит.
  Налимә. Укы, укы, укы... Миңа да бер китап бир. (Караватка барып утыра).
  Әсфәндияр. Әнә Тукай китапла­ры, ал да укы.
  Налимә. Әй, аны беләм инде мин.
  Әсфәндияр. Кайсы шигырен беләсең?
  Налимә. «Пар ат», «Туган тел»...
  Әсфәндияр. Ә син башкаларын укы.
  Налимә (шүрлектән китап алып укырга утыра да, китапны кире илтеп куя). Укыйсы килми. Мин лутчы җыр чыгарам. (Кәгазь белән ручка алып Әсфәндияр каршына утыра). Тәк, тәк... (Көйли-көйли яза).
  Җыр чыгарам, җыр чыгарам... Җырлыйсым килгән өчен... Минем бәхетемә Ходай Әсфәндиярны биргән өчен.
  Йә ничек?
  Әсфәндияр. Нәрсә ничек?
  Налимә. Мин җыр чыгарам, ул ишетми дә.
  Әсфәндияр. Комачаулама инде.
  Налимә. Ярар, ярар.
  Җыр чыгарам, җыр чыгарам. Әсфәндияр янымда булган өчен.
  Чыкмый да. Карале, Әсфәндияр, мулла хатынына телевизор карарга ярыймы?
  Әсфәндияр. Нишләп ярама­сын...
  Налимә. Нигә алмыйбыз соң алайса?
  Әсфәндияр. Алырбыз.
  Налимә. Куеп тор инде китапла­рыңны. Гел укыйсың да укыйсың.
  Әсфәндияр. Укымыйча булмый. Мин гарәп телен камил белмим.
  Налимә. Миңа күңелсез бит. Әйдә болай эшлибез. Бер атнаны икегә бүләбез. Биш көне синең өчен, ике көне минем өчен.
  Әсфәндияр. Ярый, шулай эшләр­без.
  Налимә. Бүгеннән башлап... бүген минем жүләрләнәсем килә.
  Әсфәндияр. Ничек итеп?
  Налимә. Белмим әле.
  Әсфәндияр. Башта бел, аннан әйтерсең.
  Налимә. Син картлар кебек сөй­ләшәсең.
  Әсфәндияр. (Китапларын куеп) Йә, жүләрлән. (Налимә Әсфәндиярның алдына утырып Әсфәндиярны коча, үбә.)
  Налимә. Бир әле колагыңны. (Әс­фәндияр колагына пышылдый).
  Әсфәндияр. Аны кычкырып әйт­сәң нәрсә була?
  Налимә. Ярамый, ишетмәсеннәр.
  Әсфәндияр. Кемнәр?
  Налимә. Шайтаннар. Син дә ми­нем колагыма пышылдап әйт.
  Әсфәндияр. (Налимә колагына). Мин дә яратам.
  Налимә. Тагын, тагын, тагын... (Тагын Әсфәндиярны коча, үбә. Әсфән­дияр алдыннан төшә). Менә хәзер укы.
  Әсфәндияр. Моннан соң укып буламы...
  Налимә. Була. Бер хәреф биш булып күренәчәк. Укы, укы. Мин мишәйт итмичә генә сиңа карап торам. (Әсфәндияр алдына китапларын куеп). Укы. (Үзе өстәлгә таянып Әсфәндиярга карап тора). Укы инде. Нигә алай карап торасың?
  Әсфәндияр. Сокланып... Күпме синең кебек асыл кызларыбыз харап була.
  Налимә. Харап була дип. Итәкләрен җыеп йөрсеннәр... Кара, Илбрүс тәки югалган, әйеме. Синнән куркып иңде.
  Әсфәндияр. Каян беләсең?
  Налимә. Теге вакытта әйттең ич. Мин ишек артында тыңлап тордым. Туебызны ямьсезләмәсә ярар иде дип курыккан идем, Аллага шөкер. Рәхмәт иңде Самат абыйга, бөтен авылны җыеп туй ясады. Илгиз абый гына әйткән ди. Аракылары да булмады, кайтып киттем дигән. Аракысыз да биеделәр әле. Син биемәдең. Мулла кешегә биергә килешмидәдер.
  Әсфәндияр. Бии белмим мин, биегән булыр идем.
  Налимә. Сәлахетдин бабай ни­кахны дөрес укыдымы?
  Әсфәндияр. Дөрес.
  Налимә. Бер сүз сорасам, ачулан­массыңмы, Әсфәндияр.
  Әсфәндияр. Сора.
  Налимә. Юк, сорамыйм.
  Әсфәндияр. Мин синең ни сораячагыңгы беләм.
  Налимә. Каян беләсен?
  Әсфәндияр. Беләм инде.
  Налимә. Әйт, алайса.
  Әсфәндияр. Әтиең белән әниең дә, туганнарың да туйда булмады, кайда алар дисеңме? Җавап бирәм: берсе дә юк. Әби белән бабай үлделәр. Туганнарым юк. Әти белән әни исәннәрдер. Кайда икәнлекләрен белмим. Артыгын сорама. Киләчәктә сөйләшергә дә сүз калсын. Син минем бердәнберем. (Налимәне кочагына ала). Син моны беркайчан да онытма — бердәнберем. Һәм син бер­дәнбер булырга лаек. Син миннән әллә нинди иркәле сүзләр ишетергә телисең. Син аларны еш ишетмәссең. Син — бер­дәнберем — онытма. Мин сине эзләмә­дем, үзең табылдың. Ходай җибәргән. Син Ходайның иң затлы бүләге. Ят, йокла. Мин һәрвакыт синең янында гына ятырмын. Булдымы? (Налимәне күтәреп алып урынга яткыра). Йокла. (Үзе өстәл янына килеп утыра).
  Налимә. (Паузадан соң. Урында яткан килеш.) Әсфәндияр. Бер генә сорау сорыйм инде.
  Әсфәндияр. Сора.
  Налимә. Мин дә хәзер мөселман булдым бит инде, әйеме.
  Әсфәндияр. Ни сөйлисең син. Әллә кайчан мөселман инде син.
  Налимә. Юк инде, барыбер. Догалар да белмәгәч. Телевизордан күрсәтәләр. Казандагы мөселман ха­тыннары озын-озын күлмәкләр кияләр. Яулыкларын да әллә ничек бәйлиләр. Мин дә шулай йөримме инде?
  Әсфәндияр. Үз күлмәкләрең сиңа бик тә килешә, Налимә.
  Налимә. Ярый, алайса. Тыныч йокы, тәмле төшләр диген, Әсфәндияр. Син шулай дигәч, рәхәт.
  Әсфәндияр. Тыныч йокы, тәмле төшләр.
  Налимә. (Паузадан соң). Әсфәнди­яр, тагын бер генә сорау сорыйм инде.
  Әсфәндияр. Сора.
  Налимә. Син Аллага чынлап ыша­насыңмы?
  Әсфәндияр. Ни дидең?
  Налимә. Ачуланма инде.
  Әсфәндияр (паузадан соң). Юк... Нигә... (Налимә янына килеп карават читенә утыра) Бу сорауны миңа берәүнең дә биргәне юк иде әле. Мулла бит мин, Налимә.
  Налимә. Анысын беләм инде.
  Әсфәндияр. Шулай да бик урын­лы һәм вакытында бирелгән сорау. Беләсенме, бердәнберем, мин беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый идем. Ләкин минем ышанасым килә иде. Безгә бер бабай килеп йөри башлады. Сөйли бу татар балаларын җыеп. Тыңлыйбыз иңде. Тыңларга кушалар чөнки.
  Налимә. Мәктәптәме?
  Әсфәндияр. Әйе, «мәктәптә»... Тимерчыбыклы мәктәптә. Тагын килә бу. Кешене өмет яшәтә ди, ышану яшәтә ди. Нинди өмет, кемгә ышану? Шунда инде бу әйтә — шундый бөек көч бар ди. Мөселманнар аны Аллаһы Тәгалә, Ходай дип атыйлар ди. Әллә кайчангы баба­ларыбыз Тәңре дип әйткәннәр, руслар Бог дип әйтәләр ди. Җирдә бүтән ыша­нычың калмаса, шуңа ышанырга кирәк ди. Ул сине саклый ди. Һәм чыннан да ул мине саклап калды. Югыйсә, мин си­нең янында утырып тора алмаган булыр идем. Мин дә теге бабай кебек кемнәр­недер саклап каласым килә. Ышанмый­ча моны эшләп булмый. Аңладыңмы, бердәнберем?
  Налимә. Әйе...
  Әсфәндияр. Йокла. (Баланы сөй­гән кебек Налимәне сөя дә өстәл янына барып утыра. Шул вакыт тәрәзә чатыр­дап чатнаган тавыш ишетелә. Әсфәндияр урындыгыннан авып төшә).
  X күренеш
  Шул ук урын. Әсфәндияр урындыкта утырып тора. Налимә әйберләр җыешты­рып сумкаларга тутыра.
  Әсфәндияр. Налимә, әйткәнне тында инде.
  Налимә. Әйтмә дә, сөйләмә дә. Китәбез. Сине харап иттереп ятим бала үстерер хәлем юк.
  Әсфәндияр. Нәрсә инде син: исән ич мин.
  Налимә. Бүген исән, иртәгә ни булыр.
  Әсфәндияр. Самат абый кайтсын инде ичмасам.
  Налимә. Самат абый да кирәкми, беркем дә кирәкми. Кирәк икән, үзе кай­тып мулла булсын. Минем синең белән бәхетле буласым килә. Ходай җибәргән бәхетем, беркемгә дә бирмим.
  Әсфәндияр. Авыру әниең бар.
  Налимә. Булсын. Миңа гына ка­рарга димәгән. Мөслимә апа да әйтте, карарбыз диде.
  Әсфәндияр. Уйлап бетерми эшлисең, Налимә.
  Налимә. Уйлап бетермәсәм, сиңа кияүгә чыкмаган булыр идем.
  Әсфәндияр. Кил әле яныма.
  Налимә. (Кинәт үзгәреп Әсфәнди­яр янына ашыгып килә). Нәрсә, бәгырь кисәгем, сызлыймы?
  Әсфәндияр. Юк ла инде. Кил, утыр яныма. (Налимә урындык алып янына утыргач.) Ашыкма, кабаланма, сабыр булырга өйрән. Беләм, яратасың, югалтасың килми. Ләкин шашып ярату хәерлегә илтми. Акыл белән яратырга кирәк.
  Налимә. Син ярат акыл белән. Мин бүтәнчә ярата белмим. Син минем бу дөньяда бердәнберем. Сиңа аттылар, синең исең дә китми. Синең иңбашың яраланды, ә минем йөрәгемә тиде.
  Әсфәндияр. Шундый матур итеп сөйлисең.
  Налимә. Үзен өйрәттең. Китик, Әсфәндияр.
  Әсфәндияр. Кая?
  Налимә. Сургутта туганнарыбыз бар. Булышырлар.. Мин эштән курыкмыйм. Сиңа да эш табылыр. Мәчет кенә димәгән. Безгә монда калырга ярамый.
  Әсфәндияр. Ярый, уйлашырбыз. Тик кабаланма гына.
  Налимә. Юк, уйлашмыйбыз. Миңа күп уйлау килешми. (Әйберләр җыешты­руын дәвам итә.)
  Әсфәндияр (тавышын күтәреп). Тукта!..
  Налимә. (Каушап калган.) Ниш­лисең син. Нигә кычкырасың?
  Әсфәндияр. Сиңа уйларга килешмәсә, миңа килешә. Ир кеше уйлый икән, аны тыңларга өйрән. Без бит бала-чагалар түгел, ир белән хатын. Нәрсә, мин хатын-кызга ияреп йөрергә тиешмени?
  Налимә. Әсфәндияр...
  Әсфәндияр. Әйе, Әсфәндияр.
  Налимә. Син мине ачуланасың­мыни?
  Әсфәндияр. Ачуланам.
  Налимә. Яратмыйсыңмыни?
  Әсфәндияр. Яратканга ачуланам.
  Н ал и мә. Китмибезмени?
  Әсфәндияр. Уйлашыйк дидем.
  Налимә. Соң, шулай диген. Уйла­шыйк диген.
  Әсфәндияр. Әйттем бит инде.
  Налимә. Әйе шул. Әйттең шул. (Әсфәндияр янына утырып.) Уйлашыйк соң алайса. Син үзең генә уйла инде, Әсфәндияр. Мин уйлый белмим. Атучы шул Илбрүстер инде. Авылда юк диләр. Әллә теге Вәлиәхмәт микән? Авылга ясин чыгарга кайттым дип сөйләнә. Алайса, нигә сиңа аткан? Син бит бу авыл кешесе түгел. Миңа атсын инде, әйеме? Илбрүс булса да миңа атсын иде. Синең бит гаебең юк, сиңа мин үзем яратып чыктым. Күп сөйлим мин, әйеме, Әсфәндияр?
  Әсфәндияр. Әйе.
  Налимә. Үзең әйттең уйла дип. Хатын-кызның уе телендә инде. Китик, Әсфәндияр, ә? Бу авылда минем яшисем дә килми.
  Әсфәндияр. Туган авылың бит.
  Налимә. Туган дип. Кеше барыбер бер җирдә туа инде. Гел шунда яшә­миләр. Синең дә бит туган җирең бу түгел. Китик синең туган җиреңә.
  Вәлиәхмәт (ишекне ачып).Ярый­дыр бит.
  Налимә. Ярамый.
  Вәлиәхмәт. Нәрсә, бу өйгә хатын-кыз хуҗамыни?
  Әсфәндияр. Түргә узыгыз, Вә­лиәхмәт абзый. Налимә, чәй куясыңмы? (Налимә әйтер сүзен әйтмичә, түзеп, чәй кайнатырга китә.)
  Вәлиәхмәт. Урынны кайдан бирәсең?
  Әсфәндияр. Кунакның уры­ны — түрдә.
  Вәлиәхмәт. Ярасы куркыныч түгел диделәр. Иңбашын гына тырнап узган, диләр. Тидерә алмагач нигә атарга диген. Шакшы кешеләр шундый инде — үзләре аталар, үзләре тидерә алмыйлар.
  Әсфәндияр. Тидергәннәр шакшы түгелме?
  Вәлиәхмәт. Түгел. Явыз, ләкин шакшы түгел. Ярый, мәтәлеп китсеннәр. Иң яхшысы — исән калгансың.
  Әсфәндияр. Әллә сөенәсез?
  Вәлиәхмәт. Син нәрсә, әллә мине хайван дип белдеңме? (Ишектән башын тыгып тыңлап торган Налимәгә.) Куй чәеңне, тимим иреңә.
  Налимә. Тиеп кенә кара. (Ишеген ябып куя.)
  Вәлиәхмәт. Нәрсә, китәм дисең­мени?
  Әсфәндияр. Кит дидегез бит.
  Вәлиәхмәт. Һәр әйтелгән сүз соңгысы түгел. Соңгы сүзне әйтерлек рәтең калса, җан биргәндә генә әйтә­сең. Әле анысы да түгел. Соңгы сүзне синең өчен бүтәннәр әйтә. Ленин белән Сталин да соңгы сүзне әйтмәкчеләр иде. Әнә алар әйтәсене бүген бүтәннәр әйтә.
  Әсфәндияр. Философ сез.
  Вәлиәхмәт. Һәрбер эшлексез кеше философ була. Эшләргә иренгәч акыл сата башлый. Мин килгәнгә ачу­ланмыйсыңмы?
  Әсфәндияр. Нигә?
  Вәлиәхмәт. Сиңа килмәгәч үзең киләсең инде.
  Әсфәндияр. Килгәннәрне кер­тмисез дип ишеттем. Хәтта Бәдретдин абзыйны да бусагадан уздырмагансыз.
  Вәлиәхмәт. Бәрттиннәрнең уры­ны түрдә түгел. Син килсәң әгәр, уйлап карар идек... Китәм дисең инде? Бәлки дөрес эшлисендер. Муллалар заманы узгандыр. Безнең бабайлар гына ул кешенең хак юлга басачагына ышанып яшәгән. Үзләрен атканда да бисмилла әйткәннәр. Менә сиңа аттылар. Мул­лага мылтыктан аттылар. Авыл халкы ах итте дип уйлыйсынмы? Авыл халкы сиңа атучыны эзли дип беләсеңме? Тот капчыгыңны. Көтү куганда хатыннар бер дә юкка атмаганнардыр әле дип сөйләнәләр. Бер Мөслимә апа гына ах-вах итеп йөри. Миңа иманга кайтырга кушасың. Мин кайтырмын ул, менә бу сарыкларны ничек кайтарырсың... Китеп дөрес эшлисеңдер.
  Әсфәндияр. Бәлки минем урынга сез калырсыз.
  Вәлиәхмәт. Һе... Синең авызга бармак тыгарга ярамый.
  Әсфәндияр. Нигә? Коръәнне яттан белә диделәр.
  Вәлиәхмәт. Ялган. Мин аны урыс телендә укып кына өйрәндем. Тәрҗемәләр алар барысы да. «Ясин»ны гына Коръән телендә беләм. Аннары, мулла булу өчен дога укый белү генә җитми. «Интернационал»ны яттан белгән коммунистлар үз партияләренең башына җиттеләр.
  Әсфәндияр. Авырдыр сезгә яшә­ве, әйеме, Вәлиәхмәт абый?
  Вәлиәхмәт (озак паузадан соң). Китмә син. (Торып ишеккә юнәлә.)
  Әсфәндияр. Кая сез? Чәй өлгер­гәндер.
  Вәлиәхмәт. Яратып эчермәгән чәйнең тәме юк аның... (Лемур белән Әмир керәләр).
  Лемур. Керергә рөхсәтме, хәзрәт, исәнмесез, әссәламегаләйкем. Хәзрәт, менә Әмирнең әйтәсе сүзе бар.
  Әмир. Исәнмесез. Менә болай. Әйе, мине эштән кудылар. Кусыннар. Кусалар да мин үз дигәнемне эшләдем. Сиңа аткан кеше, мулла, милициядә утыра. Вот так. Мин эләктердем аны. Куып тоттым мин аны. Вот так.
  (Машина килеп туктаган тавыш. Самат керә.)
  Самат (Лемурга). Ни булды мон­да?
  Әсфәндияр. Гафу итегез, Самат абый. Намаз вакыты җитте, азан әйтергә кирәк. (Шул вакыт азан әйткән тавыш ишетелә)
  Мөслимә. (кереп) Әсфәндияр энем, ачулана күрмә. Илдарыбыз бу. Тәһарәтен алды. (Азан яңгырый).
  Пәрдә
  «Казан утлары» журналы, 8.2010.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.