Latin

Могҗизалар Дөньясына Сәяхәт: Албастылар Белән Янәшә - 01

Süzlärneñ gomumi sanı 3729
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1711
33.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ЭЧТӘЛЕК
Атамалар арасында адашкач
Албастылар, сихерчеләр, җен-пәриләр
Кыйссаның сюжеты һәм образлар системасы
Җыйнак кына урман аланы
“Ике-өч катлы” тормыш
Бөтенләй башка дөнья кебек
Кайда гына илтә микән юл-сукмаклар?
Бәхет беркайчан да түгәрәк булмый
Нинди генә нәтиҗәләр ясарга соң!?
Искәрмәләр
Атамалар арасында адашкач
Берничә ел элек, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” дип аталган әсәре “Казан утлары” журналында басылып чыга башлагач, мин, соңгы 25—30 ел дәвамында мифология, бигрәк тә төрки-татар мифологиясе һәм аның язма әдәбият, аеруча хәзерге шигърият белән мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә караган мәкалә-монографияләр авторы буларак, кемнәндер: «Ничегрәк соң Галимҗан Гыйльманның “Албастылары?”» — дип сораган идем [1; 2; 3]. Җавап мине һич тә канәгатьләндермәде: “Ярый инде шунда! Төрле юк-бар...!” Шулай да әлеге җавап бу әсәргә карата билгеле бер мөнәсәбәт уятып өлгергән иде инде: “Әйткән сүз — аткан ук!” — гыйбарәсе тикмәгә генә тумаган, күрәсең!.. Ә инде әлеге әсәр үтә дә матур, дөресрәге — серле-сихерле тышлык белән аерым китап булып басылып чыккач, өстәвенә — исеме дә бик тә үзенчәлекле яңгырагач, әсәрне укып чыгарга булдым [4]. Һәм, һич тә икеләнмичә әйтә алам: мин аны рәхәтләнеп, зур һәм тирән кызыксыну белән укып чыктым. Өстәвенә — китапның теле дә саф, чиста, милли рух белән сугарылган сайрап торган татар теле булгач, аны укуны туктатып тору мөһим бер проблемага әйләнде! Гыйльми хезмәткәр өчен гадәти булганча, язучының үзе белән дә сөйләштем; аның әсәре уңаеннан язылган мәкаләләр, хәтта диссертация авторефераты, аерым фәнни тикшеренүләр белән дә таныштым. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылары” турында минем фикер дә хаклы булса кирәк, — дип, мавыктыргыч эшкә алындым!.. Дөрес, әлегә хәтле “Албастылар”ны әсәр дип кенә атап киләм. Чөнки аның жанры, язучының иҗат методы кебек саф теоретик проблемалар әлегә хәтле ачыкланып бетмәгән булып чыкты. Язучы үзе аны журналда хыялый кыйсса дип атаган иде. Дания Заһидуллина һәм Лейла Дәүләтшина аны һич икеләнмичә роман дип атыйлар [5]. Рифат Сверигин шул ук әсәрне повесть дип атый. Нигәдер күрсәтелгән галим һәм галимәләр язучының үз билгеләмәсен тулысынча инкарь итәләр. Югыйсә автор әлеге әсәрен аерым китап итеп бастырганда да хыялый кыйсса исеменнән баш тартмаган иде бит! Һәм, безнеңчә, автор бу очракта да һичшиксез хаклы!
Әдәбият белеменнән билгеле булганча, берәр конкрет әсәр турында язырга алынгансың икән, тик шул бер әсәр белән генә чикләнү һич тә җитми. Мәгълүм ки, һәрбер аерым әдәби әсәр билгеле бер тарихи чорда гына, әдәбият эволюциясенең шул чордагы үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен чагылдырып, ягъни — билгеле бер әдәби мөхиттә генә барлыкка килә ала һәм, табигый шул мөхитнең, нинди генә дәрәҗәдә булса да, үзенчәлекләрен дә үз эченә ала. Шулай булгач, Галимҗан Гыйльмановның “Албастылары” да хәзерге татар прозасының бер специфик үрнәге буларак барлыкка килгән. Әгәр без әлеге әсәргә әнә шул, күрсәтелгән яссылыктан якын килеп карый башласак, бурыч тагын да катлаулана, хәтта нык кына кискенләшә дә. Чөнки соңгы ун-унбиш елда дөнья күргән прозаик әсәрләрнең гомуми санын санап бетергесез. Алар әле хәзер дә бер-бер артлы дөнья күреп торалар. Соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрнең һәммәсен укып кына бару да бик күп вакыт сорый. Өстәвенә, хәзерге әдәби тәнкыйть тә ярыйсы ук нык адымнар белән алга киткән проза артыннан берничек тә “өлгерә алмый”. Димәк, кемнәндер ярдәм көтү дә мөмкин түгел.
Тик биредә без соңгы елларда әдәбият үсешендә булып узган мөһим бер күренешкә игътибар итми уза алмыйбыз. Сүз 2004—2005 елларда “Казан утлары” журналы битләрендә барган һәм “Безнең заман герое” дип аталган бик тә үзенчәлекле, катлаулы һәм соң дәрәҗәдә каршылыклы дискуссия турында бара. Журналда “Безнең заман герое: дискуссиянең кайбер нәтиҗәләре” дигән махсус редакцион мәкалә дә басылып чыкты [6]. Искәртелгәнчә, дискусссия ике ел буена дәвам итте. Димәк, аның нәтиҗәләренә багышланган мәкалә дә кирәк дәрәҗәдә зур күләмле һәм тирән эчтәлекле булырга тиеш иде. Хәер, әлеге редакцион мәкаләнең максаты да башка булган булса кирәк. Ул түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: “Әйе, ике ел дәвам иткән дискуссия-сөйләшүгә әлегә нокта куябыз. Әмма йомгак ясамыйбыз. Заман героеның тәгаен моделен билгеләмибез. Теләгәндә дә билгели алмас идек. Заман аңа һәркөн яңа төсмерләр өстәп тора. Шунысына канәгатьбез: журнал битләрендә бүгенге әдәбиятыбыз турында ихлас сөйләшү булды. Кайбер уңышларыбыз белән бергә байтак кимчелекләребез ачылды. Үз-үзебезгә тәнкыйть күзе белән карый алу — рухи сәламәтлегебезнең бер билгесе. Димәк, киләчәккә өмет бар” [7].
Дискуссиядә катнашучыларның гомуми саны да ярыйсы ук күп булган. Әлеге мәкаләдә күрсәтелгәнчә, сөйләшүдә 13 тәнкыйтьче, 5 шагыйрь, 2 прозаик, 1 драматург һәм 11 укучы катнашкан. Ләкин шуны да аерым күрсәтеп үтик: әгәр хәзер бездә 13 профессиональ тәнкыйтьче булса, безнең бүгенге тәнкыйть күз җитмәстәй биеклекләр яулап алып, Рәсәй масштабларында “яңгырап торыр иде”. Хәзер бездә чын тәнкыйтьчеләрнең, гомуми саны күп дигәндә 7-8! (Шулай ук күп микәнни?! — дигән шөбһә дә туа күңелдә...) Нәкъ шуңа күрә тәнкыйть бүгенге әдәбиятның нык кына артта калган юнәлешләреннән берсе. Һәрхәлдә аның бүгенге хәлен проза, поэзия һәм драматургия өлкәләрендәге уңышлар белән берничек тә чагыштырып булмый.
Әдәбият та, әдәби тәнкыйть тә, гамәлдә нинди генә булсалар да, җанлы һәм бик тә хәрәкәтчән процесс. Шушы китап тәмамланып, компьютерда җыелганнан соң да (2007 нче ел башы) анда җитди генә вакыйгалар да булып алды. Шундыйларның иң әһәмиятлесе — язучыларның Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы, әлбәттә. Без биредә мәсьәләнең бу ягына махсус тукталып тормыйбыз. Чөнки әлеге җыелышта ясалган күп санлы һәм нигездә тирән эчтәлекле докладлар “Мәдәни җомга” гәзитенең “Әдәби ел йомгаклары” дип аталган махсус чыгарылышында басылып чыкты (2 март 2007 ел). Икенчедән, шунда алып барылган сөйләшүнең эчтәлеге дә, проблематикасы да безнең бу китапның тикшерү объектыннан да, конкрет бурычларыннан да күп тапкыр киңрәк иде: анда сүз бүгенге татар әдәбиятының барлык жанрлары турында барды.
“Казан утлары” журналы да әлеге шул җанлы әдәби процесстан һич тә читтә калмый, әлбәттә. Журналда басылып чыккан материалларга караганда, анда “Әдәби тәнкыйтьне ничек җанландырырга?” дигән темага “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булып узган. Шунда катнашучылардан Р.Мостафин, гадәттәгечә, түбәндәгечә тәкъдим белән чыккан: «Мин “Казан утлары” битләрендә әдәби осталык турында дискуссия үткәрүне теләр идем. Минемчә, соңгы елларда безнең буын бу якка игътибарны киметте. Төссез, урта кул әсәрләр саны шактый күбәйде. “Шуышып бара торган” реализм (ползучий реализм) хөкем сөрә. Язучы нәрсә күрә, шуны яза. Болытны күрсә — болыт, ди. Этне күрсә — эт, ди. Композиция, образ, деталь, башка әдәби алымнар турында уйлаучы юк диярлек. Әдәби осталыкны күтәрмичә торып, буыннар алмашу кризисыннан чыга алмабыз дип уйлыйм...» (КУ. 2007. — № 2. — 108 б.). Һәм чыннан да! Тәнкыйтьче проблеманы “бераз куертыбрак җибәргән” булса да, ул күтәргән мәсьәлә һәрвакыт катлаулы, четерекле булып кала бирә. Димәк, тагын бер мөһим һәм, дөресен әйткәндә — мавыктыргыч сөйләшү, һичшиксез, кирәк!
Югарыда телгә алынган профессиональ тәнкыйтьче дигәннән — кемнәр турында сүз бара соң? 2004—2005 еллардагы “Безнең заман герое” дип аталган дискуссиядә катнашып, төпле фикер әйткән тик берничә тәнкыйтьчене генә күрсәтеп үтәргә мөмкин. Биредә әнә шундый тәнкыйтьчеләрнең аерым мәкаләләренә киңрәк тукталып үтү сорала. Әдәбият дөньясында инде күптән һәм барыннан да элек профессиональ тәнкыйтьче буларак танылган Рафаэль Мостафинның “Чорлар чатындагы үзгәрешләр” дип аталган мәкаләсе әлеге дискуссия дәвамында басылып чыккан материалларның иң мөһиме булмаса, иң җитдиләреннән берсе дип бәяләнергә хаклы. Биредә автор, аның иҗаты өчен гомумән характерлы булганча, мәсьәләгә глобаль позициядә торып якын килә. “Иң беренче күзгә ташланган үзгәреш, — дип яза ул, — буыннар алмашыну. Соңгы елларда арабыздан иң олпат, иң ихтирамлы, әдәбият дәреслекләренә кергән һәм әдәбиятыбызның классиклары булып саналган язучылар: Г.Әпсәләмов, А.Расих, М.Әмир, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Б.Камалов һәм башка бик күпләр китеп барды. Бу әле проза өлкәсендә генә. Поэзиягә күз ташласак исә анда да Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Г.Афзал кебек һәрберсе бер шигъри дөнья тәшкил иткән шагыйрьләрнең арабыздан югалуын күрәбез” [8]. Тик, изге урын буш калмый, дигәндәй, инде бу фани дөньядан киткәннәр үрынына, — дип дәвам итә тәнкыйтьче, — яшьрәкләр килеп тора. Тик әдәби осталык, киң колачлылык ягыннан әлеге олпат буынны алмаштырырдайлары күренми. Шуның белән бәйле рәвештә “әдәбиятыбызда буыннар алмашыну кризисы” бара, дигән нәтиҗәгә килә тәнкыйтьче. Шуңа якын фикер Әлфәт Закирҗановның хәзерге драматургия һәм театрга багышланган “Сәхнә әдәбиятында — замандаш” дигән мәкаләсендә дә кабатлана; “Тормышта тулы бер буынның кризис кичерүе һәм әлеге кризис сәбәпләре турында уйлану З.Хәким, Д.Салихов, Аманулла, Ю.Сафиуллин, Т.Миңнуллин һ.б. соңгы еллар иҗатында бөтен кискенлеге белән куелды” [9]. Шул ук мәсьәләгә Р.Мостафин тагын бер: “Төгәл булыйк!” дигән мәкаләсендә тукталып үтә. Бу мәкалә Айдар Хәлимнең журналның ике санында (2005, № 1, 2) басылып чыккан, су буедай озын, язучыларның, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьчеләрнең барысын да, берсен дә калдырмыйча юк итеп, чәйнәп ташларга, омтылыш рухында яңгыраган язмасына җитди һәм объектив җавап буларак язылган: биредә Р.Мостафин тагын бер мәртәбә буыннар алмашыну белән бәйле кризис турында яза. Күрсәтелгән кискен бәхеснең нечкәлекләренә кереп тормастан, тик шуны гына әйтеп үтәргә тиешбез. Р.Мостафин әлеге күренешне “тотып күрсәтүе”ндә һичшиксез хаклы. Хәзерге, безнең көннәрдәге буыннар алмашынуы — ул элеккеләреннән нык кына аерылып торган процесс. Хәзер буыннар алмашынуы — тарихта әледән-әле кабатланып торган күренешләрнең чираттагы адымы гына түгел, ә бәлки күп тапкыр катлаулырак, киеренкерәк, куркынычрак та! Безнең көннәрдәге буыннар алмашынуы — Җәмгыятьнең, Дөньяның, Кешелекнең, Рухи һәм Рухани бәямәләрнең алмашынуы; без белгән һәм ныклап өйрәнгән Идеологиянең бөтенләй юкка чыгып, матди һәм мәдәни хәерчелекнең барлыкка килеп, коточкыч киң һәм тирән тамыр җәюе...
Шул ук “Чорлар чатындагы үзгәрешләр” мәкаләсендә Р.Мостафин башка кайбер мәсьәләләргә дә игътибар итеп, бүгенге әдәбиятка хас түбәндәге мөһим үзенчәлекләрне күрсәтеп үтә: дингә һәм дин проблемаларына игътибарның артуы; цензураның юкка чыгуы; әдәби хәрәкәттә публицистиканың зур урын яулап алуы (Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Әмир Мәхмүтов, Әхмәт Рәшитов, Рафаэль Хәкимов һ.б.); классик әдәбиятның әйләнеп кайтуы (Г.Исхакый, Ш.Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдинов); социалистик реализмның “бозыклык реализмы” белән алмашынып килүе.
Йомгак ясап, бүгенге проза әсәрләрен күзәтү нигезендә Р.Мостафин үзенең иң мөһим, дискуссиянең башыннан ук алгы планга чыккан фикерен дә әйтеп үтә: “Ничек кенә булмасын, Р.Шәрәфиевнең фикере белән тулысынча килешәм: әйе, әдәби персонажларыбыз вакланды, үрнәк булырдай геройларыбыз бөтенләй юкка чыкты. Бу да соңгы еллар әдәбиятына хас күренеш” [10].
Әлеге дискуссия дәвамында профессиональ тәнкыйть дәрәҗәсендә язылган мәкаләләр рәтеннән гомере буена шул өлкәдә эшләгән олпат тәнкыйтьче һәм галим профессор Рифат Сверигинның “Яңа замана, яңа геройлар” дигән мәкаләсен күрсәтеп үтәргә кирәк [КУ. — 2004. — № 11]. Әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтьтә күптән кабул ителгәнчә, сүзне ул безнең көннәр җәмгыятенә хас кайбер күренешләрдән башлый: “Тормыш мәйданында елгыр эшкуарлар, җитез җилкуарлар, моннан да, тегеннән дә умыра белүчеләр ат уйната башлады, терсәк сугышы белән барын да хәл итеп була торган замана килде... Әлбәттә, бу соңгыларына идеаллар да, геройлар да кирәк түгел. Наданнар һәм умырып яшәүчеләр тантанасына карап, җүнле адәмнәр өчен ахырзаман җитте бугай дигән шомлы уйлар да күңелгә керә башлады” (159-160 бб.).
Р.Сверигин мәкаләсенең исеменнән үк күренеп торганча, дискуссиянең төп проблемасы булган “Заман герое” мәсьәләсенә ул үзенчә якын килеп, һич тә үрнәк герой эзләп азапланмый. Үз фикерләрен дәлилләү өчен ул, бик хаклы рәвештә, урыс классик әдәбиятыннан Н.В.Гоголь һәм Ф.М.Достоевский иҗатларында киң чагылыш тапкан “изелгән-рәнҗетелгәннәргә миһербанлылык, шәфкать, теләктәшлекне яклау” да — чын әдәбиятның мөһим функцияләреннән берсе, — дип яза. Безнең бүгенге көн мәхшәрендә дә үзләренең кешелек сыйфатларын югалтмаганнар да — безнең заман геройлары, дип тә автор һичшиксез хаклы. Бүгенге татар прозасының конкрет әсәрләренә дә тәнкыйтьче әнә шул яссылыктан якын килеп, Вахит Имамовның “Тозлы яра”, Факил Сафинның “Саташып аткан таң”, Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”, Камил Кәримовның “Ком сәгате”, “Сакау күке” кебек романнарын һәм шуларда гәүдәләнеш тапкан типик геройларны югары бәяли. Уңайдан автор Рәшит Бәшәрнең, “бер рәткә тезелеп” “Мәйдан” журналында дөнья күргән 8 повестен атап үтә: “Ачык капка”, “Миләш”, “Яшел поезд” һ.б. “Рәшит Бәшәр, — дип дәвам итә автор, — күбрәк узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларындагы татар авыллары күренешләрен, кешеләрен сурәтләргә ярата. Әмма бу күренешләрне гомумкешелек проблемалары яктылыгында ачарга тырыша” (168 б.).
Соңгы унъеллыклар прозасы турында сүз алып барганда, Тәлгат Галиуллин әсәрләрен “атлап үтү” зур гөнаһ булыр иде. Р.Сверигин да шулай уйлый булса кирәк. Һәрхәлдә, язучының “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар” трилогиясенә ул ифрат та үзенчәлекле, язучы сурәтләгән “криминаль дөньядай” кискен каршылыклы бәя биреп, түбәндәгечә яза: “Ни өчендер, Тәлгат Галиуллин әсәрләре белән танышканда үзем шәхсән сәеррәк, уңайсызрак тойгылар эчендә калгалыйм. Бу икейөзлелек, алдашу, эгоистлык күренешләреннән туеп бетәм, китапны бер якка ыргытып, тизрәк яктырак, сафрак дөньяга чыгып китәсе килә башлый. Юк шул. Котылып булмый. Китап битләрендә генә түгел, чынбарлыкта да шулай икән бит” (163 б.). Һәм чыннан да! Без дә “Ничектер яшәп, исән-сау каласы иде бит”, дип тырмашкан, газапланган Дөнья үзе шундый бер куркыныч юнәлеш алгач, кая барасың?! Беркая да китә алмыйсың. Чөнки син үзең дә нинди генә шартларда яшәсәң дә, синең язмыш ил язмышына береккән. Һәм әлегедәй әсәрләр тик Т.Галиуллин иҗатына гына хас түгел бит! Бусы да шик уятмый торган хакыйкать. Безнең көннәр мәхшәрен сурәтләгән әсәрләр хәзер татар прозасының әһәмиятле, аерым һәм бик тә үзенчәлекле юнәлешен тәшкил итә. Әлеге төр әсәрләрнең барысын да “бер якка ыргыта” башласаң, безнең хәзерге проза ярым-ятим булып калыр иде!..
Мәсьәләнең тагын да бер, әйтеп бетергесез мөһим ягын да инкарь итеп булмый. Тәлгат Галиуллинның күрсәтелгән трилогиясен һәм башка шуңа якын әсәрләрне детектив проза дип карау да бар. Кемнәрдер: “Мин детективларны яратмыйм!” — дип, “горурланган булып кылана”. Беренчедән, без, ягъни мәслән, мондый, кычкырып торган субъективизмга ышана алмыйбыз. Детектив әсәрләрне, безнеңчә, һәрбер укучы ярата, яратырга тиеш! Һәм моны кемнәндер яшереп торуның да бернинди мәгънәсе юк!
Икенчедән, “детектив” дигән билгеләмәне хәзерге прозаның тик криминал белән бәйле әсәрләренә карата гына куллану объектив чынбарлыкка туры килми. XIX гасыр урыс әдәбиятының дөньякүләм танылган классигы Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”, “Идиот”, “Бертуган Карамазовлар”ында детективлык, криминалга якынлык юкмыни?! Әлеге, психологик анализны иң югары дәрәҗәгә күтәргән әсәрләр детектив әдәбиятның да классик үрнәкләре булып тора. Башка язучылардан граф Л.Н.Толстойның “Хаҗи Морат”, “Яңадан туу”; А.С.Пушкинның “Белкин повестьлары”, “Капитан кызы”; М.Ю.Лермонтовның “Безнең заман герое”; Н.Г.Чернышевскийның ярым-публицистик “Что делать?” романы кебек әсәрләрне алып карыйк. Бу һ.б. шундый бихисап әсәрләрнең барысында детективларга хас үзенчәлекләрнең һәммәсе дә бар: кеше үтерү, һәлак булу, зиндан, төрмә, сөрген; җинаять һәм җәза һ.б. Димәк, “детектив” термины һич тә жанр билгеләмәсе түгел, ә бәлки байтак классик әсәрләргә хас объектив сыйфат!
Өченчедән, һәм бусы инде иң әһәмиятлесе булса кирәк: һәрбер чорда язылган чын мәгънәсендәге әдәби әсәр — шул чор чынбарлыгының мөмкин дәрәҗәдә төгәл чагылышы ул. Ә инде безнең бүгенге чынбарлык, Рифат Сверигин да күрсәтеп үткәнчә, — гигант дәрәҗәгә җиткән криминал һәм детектив: көн саен, адым саен алдау, урлау, хурлау, кеше үтеру яки һәлак булу, эчкечелек, наркомания, фәхишәлек... Нишләсен язучы, объектив чынбарлыкның үзе шуны таләп иткәч? Һәм Р.Сверигин үзенең югарыда китерелгән сүзләреннән, бик тә хаклы рәвештә, түбәндәгечә нәтиҗә ясый: “Кая таба тәгәри бу җәмгыять? Тәлгат Галиуллинның әсәре әнә шул бозыклыкны, череклекне күзләребезгә төртеп күрсәтеп кисәтүе белән дә әһәмиятле” (163 б.).
Югары профессиональ дәрәҗәдә язылган мәкаләләрдән Азат Әхмәдуллинның “Үрнәк геройлар сагындыра” дип аталганы шулай ук аерым бер игътибарга лаек. Язманың исеме укучыда билгеле бер шик-шөбһә дә уятырга мөмкин: димәк, галим хәзерге әдәби әсәрләрдән тик үрнәк геройларны гына эзли һәм сагына — булып чыгамы? Юк, әлбәттә, чынлыкта мәсьәлә автор тарафыннан күп тапкыр киңрәк яссылыкта куела: “Безнең заман герое дип дискуссия уздырганда без исә заманыбызның алдынгы тенденцияләрен, замандашлардагы гүзәл якларны үзендә туплаган персонажлар галереясын, ягъни уңай геройларны күздә тотабыз булса кирәк. Сөйләшүне ачып җибәргән мәкалә дә шул рухта” [11]. Тик бүгенге әдәбиятта гәүдәләнеш тапкан геройлар арасыннан үрнәк булырдайларын эзләп табуы гомумән читен. Автор язуынча, «Зөлфәт Хәкимнең “Карак” драмасындагы профессиональ карак та, Т.Галиуллинның трилогиясендә сурәтләнгән Сәет Сакманов та — безнең көннәр геройлары, аларны заманыбыз, гаделсез җәмгыятебез тудырган» (133 б.). Әлеге, безнеңчә, һичшиксез, объектив караш мәкаләдә алга табан да дәвам итә. Мәкаләнең исемендә сүз үрнәк геройлар турында гына барса да, автор заман герое мәсьәләсенә киң яссылыктан якын килә. Галим һәм тәнкыйтьче язуынча, хәзерге драматургия һәм сәхнә, өстәп әйтер идек: гомумән бүгенге әдәбият геройларының күпчелеге — канатлары сынган, совет яшәешендә рухи яктан бөлгән кешеләр. “Җүләрләр йорты” трагикомедиясендәге Вәли Галиевич һәм Халит Хәбирович та, Алсу һәм Шәүкәт тә, “Күрәзәче” трагикомедиясендәге Ханәви һәм Галәветдин дә — шундыйлар, — дип, автор хәзерге драматургия әсәрләреннән тагын да дистәгә якын персонаж исемен атап үтә (137 б.).
Хәзерге драматургия һәм сәхнә әсәрләрен җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә А.Әхмәдуллин ышандырырдай һәм бүгенге әдәби процессның төп үзенчәлекләрен чагылдырган түбәндәге нәтиҗәгә килә: “гомумиләштереп әйткәндә, хәзерге драматургиядә безнең заман геройлары урын алды һәм ала. Хәзерге сәхнә алар ярдәмендә бүгенге болганчык, кеше өчен мәрхәмәтсез һәм миһербансыз, гаделсез җәмгыятебезне күпмедер күләмдә дөрес чагылдыра” (137 б.).
Билгеле булганча, кыскача күзәтелгән мәкаләләрнең авторлары — күптән һәм киң танылган, билгеле бер дәрәҗәдә профессиональ тәнкыйтьчеләр генә түгел, ә бәлки шулай ук киң мәгълүм галимнәр дә. Моның шулай икәнлеге аларның мәкаләләрен дискуссия дәвамында басылып чыккан күп санлы башка материаллар белән чагыштырганда аеруча күзгә ташлана. Һәм моның җитәрлек дәрәҗәдә җитди сәбәпләре дә бар. Мәгълүм ки, безнең көннәрдә “үзешчән галимнәр” юк дәрәҗәсендә. Дөресен әйткәндә, андыйларның кирәге дә юк! Кандидатлык диссертациясен яклауны да “оештыра алмаган” кешене ничек инде галим дисең, ди?! Һәм моның да үз, шулай ук мөһим сәбәпләре бар. Һәм чыннан да: фәндә берәр дәрәҗәгә дәгъва кыласың икән, димәк кирәк, актуаль мәсьәлә күтәреп, хезмәтнең төп бурычлары хакында чын мәгънәсендә фәнни хезмәт язарга һәм үз позицияләреңне фәнни җәмагәтьчелек алдында яклый белергә тиешсең. Журнал өчен язылган мәкалә, кагыйдә буларак, шул журналда эшләүче тәнкыйть бүлеге мөдире, сирәк кенә баш мөхәррир урынбасары, тагын да сирәгрәк — баш мөхәррирнең “үз иләге аша” уза. Бу — ярыйсы ук гади һәм “туп-туры юл”дан аермалы буларак, диссертация ифрат та катлаулы, катлы-катлы “киртәләрне узып чыгарга” тиеш. Барыннан да элек, фән кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва кылучының фәнни җитәкчесе була: фән докторы исемен алган галим. Әнә шул җитәкче, ким дигәндә — 2-3 ел буена үзенең аспиранты белән җитәкчелек итә. Фәнни җитәкченең квалификациясе, абруе никадәр киңрәк һәм тирәнрәк булса, аның аспиранты да шулкадәр тизрәк язып бетереп, яклый… Тик яклауга кадәр диссертант тагы берничә мөһим киртәләрне җиңеп чыгарга тиеш. Яклар алдыннан әзер диссертация шул белгечлек бүлегендә, 4-5 фән кандидаты, шулкадәр үк фән докторы катнашында махсус тикшерү уза. Билгеле булганча, гуманитарийлар күп сөйләргә һәм күп язарга яраталар. Тикшерү дәвамында әнә шул тугыз-ун галимнең кимендә берсе, ешрак икесе, хәтта өчесе диссертантның эшен, юк итеп ташламаса да, аңа җитди яңа таләпләр дә куя. Бигрәк тә яшьрәк галимнәр: ягъни мәсәлән, алар да һич тә “төшеп калганнардан түгел”. Гадәттә диссертант беренче тикшерүдән соң бер ел дәвамында күрсәтелгән кимчелекләрнең, барысын булмаса да, байтагын төзәтеп чыга. Аннан соң тагын бер тикшерү һ.б., һ.б. Икенче төрле итеп әйткәндә, Яклау Советына чыгарылганчы хезмәт таләп ителә торган кондициягә җиткерелгән булырга тиеш. Яклау Советы кабул итсә, хезмәт кирәкле бәяләмә алу өчен, бөтенләй башка бер оешмага җибәрелә. Ике оппонент билгеләнә һ.б., һ.б.
Мәсьәләнең икенче, тагын да кырысрак ягын да күрсәтеп үтәргә кирәк: һәрбер диссертациянең чыганаклары-библиографиясе, күләме, тикшерү объекты буларак алынган теманың өйрәнелү тарихы, бүгенге көн өчен актуальлеге, кирәклеге, теоретик һәм практик әһәмияте һәм башкаларның барысы ди истә тотылырга тиеш… Димәк, кандидатлык диссертация язганда ук булачак галим яки галимә 5-6 яки 10-15 мөһим мәкаләдән тыш, 150-160 яки хәтта 180-200 бит күләмендәге мөһим эчтәлекле фәнни хезмәт язарга өйрәнгән була инде. Югыйсә аның диссертациясен Яклау Советы яки Мәскәүдәге ВАК — Высшая аттестационная комиссия уздырмый. Иң күп очракларда соңыннан кандидатлык диссертациясе аерым монография буларак басылып чыга.
Сөйләнгәннәрдән укучыларга яхшы аңлашыла булса кирәк: берәр мәкалә яки очерк-фәлән язарга алынганчы, фән кандидаты, бигрәк тә фән докторы бик күп санлы һәм берсеннән-берсе катлаулырак-кырысрак киртәләрне җиңеп чыккан була. Югарыда күрсәтелгән һәм, өстән-өстән генә булса да, күзәтелгән мәкаләләр — моның ачык мисалы… Биредә тагын шуны да күрсәтеп үтәргә кирәк: шундый ук югары дәрәҗәдә торган материаллар рәтенә тагын Алсу Шәмсутова, Ләйлә Дәүләтшина, бигрәк тә әйтеп бетергесез актив эшләүче, эзләнүчән һәм тырыш галимә, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллинаның бихисап монографик китапларын һәм мәкаләләрен кертергә кирәк.
Тик әйтелгәннәрдән берәр төрле ялгыш нәтиҗә килеп чыкмасын иде. Дискуссия уңаеннан басылып чыккан мәкаләләрнең төп өлеше кирәк дәрәҗәдә мөһим һәм тирән эчтәлекле булуы болай да аңлашыладыр дип уйланыла. Әлеге мәкаләләрдә хәзерге әдәби процесстагы аерым уңай үзгәрешләр турында язылса да, сөйләшү нигездә тискәре күренешләр хакында барды. Дискуссиянең нәкъ әнә шул юнәлештә баруын аны башлап җибәргән Рәфыйк Шәрәфиевның “Киләме, күрәбезме?” дигән, ифрат кискен рухта язылган мәкаләсе билгеләде. Анда, әйтик, түбәндәгедәй сүзләр дә бар: «Сәмига Сәүбәнованың “Кызтәкә”се (әсәрнең исеме генә ни тора!) — (“Идел”, 2000, № 2), Дилә Булгакованың “Үрмәкүч”е (“Сөембикә”, 1998, № 11) — “әстәгъфирулла” дип кенә укырлык әсәрләр. Бозыклык “анатомиясе”н шушының кадәр җентекләп тасвирларга кирәк бит! Тәҗрибәле әдибәбез Мәдинә Маликова да “Шәфкать”ләрдән “Алтын ятьмә”ләргә кереп китте» [12].
Үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк: тәнкыйтьче бер төркем, башлыча детектив рухтарак язылган әсәрләрне кабул итә алмый. Ул аларга кискен каршы чыга. Бу — аның мәкаләсенең бер юнәлеше булса, икенчесе — замана, безнең көннәр чынбарлыгы “күтәреп чыккан” тагын бер төркем әсәрләрне — башлыча саф мифологик персонажлар белән бәйләнгәннәрен дә тәнкыйтьче берничек тә кабул итә алмый: «...бүгенге укучы “Элмәк”ләрне, “Үрмәкүч”ләрне, безне алга дәшеп, киләчәгебезгә юл күрсәтеп тора торган халык каһарманнары урынына, ниндидер албасты, убыр, сихерче, күрәзәче кебекләрне укып канәгатьләнергә мәҗбүр. Тик аларга ияреп ерак китәрбезме икән соң? Саташып кына бетмәбезме?» (164 б.). Автор тарафыннан куелган бу сорау аерым бер игътибарга лаек. Факил Сафинның 1917 елгы түнтәрелешләргә һәм шуннан соңгы зур һәм трагик тарихи процессларга багышланган романы “Саташып аткан таң” дип атала. Ф.Сафин романының хәзерге татар прозасындагы иң талантлы язылган әсәр булуы турында дискуссия дәвамында кат-кат әйтелде. Без дә бу фикергә кушылабыз... Ә инде әсәрнең исеме һәм эчтәлегенә игътибар итсәк, шундый нәтиҗә килеп чыга: димәк, ХХ гасыр башында ук, ә бәлки күп иртәрәктер. Рәсәй халыклары кемнәрдер тарафыннан саташтырыла һәм кире юлдан җибәрелә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Рәсәй халыклары әнә шул — саташтырылган юлдан бара. 70-80 ел дәвамында тарих закончалыкларына каршы килгән большевистик идеология басымы астында тәрбияләнгән “совет халкын” тагын да ничек саташтырырга мөмкин, дип уйлый микән Рәфыйк Шәрәфиев? Ул, гади һәм гадәти халык та, хәтта шундый ук роман-повесть-хикәяләрне укучылар да, болай да саташып беткән бит инде!..
Бусы, әйтик, мәсьәләнең беренче ягы. Икенчедән, халык, бигрәк тә урта һәм яшь буын вәкилләре арасында телевидение, компьютер, интернет кебекләр хөкем сөргән чорда хәзерге әдәби әсәрләрнең ниндидер тәрбияви роленә дәгъва кылу — бүгенге көн таләпләреннән 10-15 елга артта калу дигән сүз. Ә инде безнең көннәрдә 10-15 ел — тулы бер тарихи дәвер ул!
Һәм өченчедән, әлеге дискуссия дәвамында ачыкланганча, хәзер әдәбият белән чыннан да кызыксынучыларның өлеше халык санының 0,001 процентын тәшкил итә. Әнә шуның кадәр генә кешене ничектер тәрбияләү турында борчылу — бусы да билгеле бер абсурд булса кирәк. Алай дисәң тагы! А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Ф.М.Достоевский, татар әдәбиятыннан Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Тукай, С.Сүнчәләй, Дәрдемәнд заманнарында әдәби әсәрләрне укучыларның гомуми саны күпмерәк булдымы икән? — дигән сорау да калкып чыга. Бу сорауга җавап та үзеннән-үзе күренеп тора булса кирәк: күрсәтелгән чорларда әдәби-художество әсәрләрен укучыларның гомуми саны хәзергедән 50 яки 100 тапкыр кимрәк булгандыр, дип уйларга кирәк! Тик шуңа карап кына классик әдәбият үзенең иҗтимагый-эстетик дәрәҗәсен югалткан икән дип уйлау — шулай ук мәгънәсезлек булыр иде!
Мәсьәләнең тагын да бер, шулай ук ифрат та әһәмиятле ягын да инкарь итеп булмый. Эш менә нәрсәдә: әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен беренче планга чыгару — ул барыннан да элек революционерлар, революцион демократлар һәм большевиклар эше! Һәм бу юнәлештә алар бик зур уңышларга ирештеләр. Моны да беркем дә инкарь итә алмый.
Проблеманың әнә шул ноктасына килеп җиткәч, тагын бер катлаулы сорау калкып чыга: революционерларны һәм шулар “оештырган” революцияләрне ничек бәяләргә соң? Бу сорауга тулы җавап бирүне политологлар ихтыярына калдырып, биредә тик мәсьәләнең бер ягы турында гына билгеле бер дәрәҗәдә ышанычлы фикер әйтергә мөмкин: XIX йөз ахыры — ХХ гасыр башы революционерларының бурычлары, һәрхәлдә — сүздә, ничек кенә изге булып күренсә дә, 1917 ел Октябрь түнтәрелеше нәтиҗәсендә Рәсәй тарихы кулясасы кире якка табан әйләнә башлап, халыкны берничә гасырга “артка этәреп ташлады”. СССР, Совет халкы нинди генә зур уңышларга ирешсә дә, Җир йөзендәге, Дөньядагы иң бәхетсез халыкларның берсе иде. Димәк, Совет әдәбияты да әнә шундый бәхетсезлеккә дучар ителгән халыкны шул ук бәхетсезлек, шул ук трагик язмыш рухында тәрбияләргә тиеш иде. Һәм ул үзенең бу бурычын да һичшиксез уңышлы үтәп барды… Дискуссия әнә шул ноктадан башланды да!.. Дискуссия дәвамында да, хәзерге проза әсәрләрен мөстәкыйль өйрәнүдә дә тагын бер мөһим нәтиҗәгә киләсең: хәзерге прозаның төп проблемасы: саташтырылган, юлдан яздырылган җәмгыять һәм шунда гомер итәргә дучар булган өметсез, мескен, бәхетсез шәхес! Конкретрак әйткәндә — рухи яктан җимерелгән шәхес! Хәзерге әдәбият проблемаларыннан һәрбер әсәрдә диярлек әйтеп бетергесез зур урын алган кайгы-хәсрәт, сырхау, елау, өметсезлек, ялгызлык, сызлану... һәм фаҗигале үлем!
* * *
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Могҗизалар Дөньясына Сәяхәт: Албастылар Белән Янәшә - 02