Latin

Могҗизалар Дөньясына Сәяхәт: Албастылар Белән Янәшә - 22

Süzlärneñ gomumi sanı 3073
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1319
26.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
37.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Г.Гыйльманов кыйссасында әһәмиятле урын алып торган зур, ифрат та катлаулы һәм каршылыклы проблемаларның берсе — дин һәм тормыш, гади, еш кына гади генә дә булмаган адәм балаларының көндәлек көнкүреше. Дин сүзен без биредә кирәк дәрәҗәдә киң мәгънәдә кулланабыз: мәҗүсилек тә, Христианлык та, Ислам да — барысы да шул бер сүз белән билгеләнә. Гади халык тормышында әле хәзер дә (ә бәлки, безнең көннәрдә — бигрәк тә!) мәҗүсилек күренешләре дә (төрле борынгы йолалар, ырымнар, әфсен-төфсеннәр һ.б. да), Ислам шәригате таләп иткән гамәлләр дә күпмедер дәрәҗәдә үтәлә. “Күпмедер дәрәҗәдә” дибез, чөнки хәзер бездә балачактан ук һәм чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, кирәк таләпләрне төгәл үтәп килүчеләрнең саны әлләни күп түгел. Һәм бу хакта җәелеп сөйләп торуның кирәге дә юк. Хезмәтнең баш өлешендә әйтелгәнчә, Коръәннең һәм Ислам тәгълиматының төп таләпләреннән берсе — мәҗүсилеккә, шул исәптән сихерчелеккә дә каршы даими көрәш, аларны фаш итү! Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, автор үзенең әсәрен, ясалма рәвештә булса да, оптимистик рухта тәмамлый? Ә бит алдарак автор бөтенләй башка рухтарак язган иде... Кара урманның уртасын кисеп үткән таш юлдан барганда Хәлимгә, әйтелгәнчә, Хозыр Ильясны хәтерләткән карт очрый. Юлаучылар арасында кыска гына, әмма кырыс сөйләшү булып ала. Карт Хәлимнең гомере турында сүз кузгаткач, Хәлим сорый: “ — Бик серле сөйләшәсең син, бабакай. Юраучы-фалчы түгелдерсең лә?.. Яисә берәр пәйгамбәр заты?” Хәлимнең соравы, дөресен әйткәндә, “ике катлы”: ягъни, ул мәҗүсилектән килгән юраучы-фалчыларга да, бу очракта тик Ислам дине белән генә бәйле пәйгамбәрләргә дә бер үк дәрәҗәдә ышана. Әлеге карт Хәлимнең бу шикле соравына бик төгәл һәм Дин Ислам рухында җавап бирә: “ — Беләсең килсә, җир йөзендә һәр адәм баласы Алланың бер колы, димәк, изге зат. Ә һәр изге затта пәйгамбәрлек бар. Җир пычрагына буяла барган саен, кеше пәйгамбәрлектән ерагая, хәтта Аллаһы Тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрен бөтенләй югалта... Әйдә, олан, утыр, киттек. Сизеп торам, синең белән юл имин булачак. Әйбәт кешегә охшагансың...” (115 б.). Әгәр “әйбәт кешегә охшаган” Хәлим дә шундый авыр сынауларга дучар булган икән, башкалары турында инде әйтеп тә торасы юк! Әсәрнең урта бер җирендә, “җен алмаштырган Нәфисә”нең кыланышлары, туган нигезләрен сагынып, кеше булырга теләп кайткан элеккеге ике сихерче карчыкны — хәзер инде гади татар әбиләренә “әверелгән” Тәкыя белән Нәкыяне шул ук Кампәрле авылы кешеләре бер дә юкка эзәрлекли башлагач, кыйссаның башыннан ахырына хәтле зур куркыныч астында яшәгән Хәлим гаиләсен, Хәлимнең үзенең “сихерче-албастыга әверелүе” һ.б. турында бик күп гайре табигый күренешләр хакында укыгач, кара урман уртасындагы “Абастылар утары” Кампәрле авылына күчмәдеме икән? — дигән шик туа. Шул ук фикерне икенче төрле итеп әйткәндә, нигезе каргалган Кампәрледә дә, урмандагы утарда да албастылар гына хөкем сөрә, хакимлек итә. Адәм балаларының барысы булмаса да, иң зур күпчелеге Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән пәйгамбәрлеген генә түгел, кешелеген дә югалтып бетергән. Димәк, дөньяны албастылар баскан! Адәм рәтле яшәп кара шул дөньяда... Кыйссаны тәфсилләп өйрәнеп чыккач, әнә шундыйрак нәтиҗәгә дә киләсең...
Шул ук вакыт биредә Г.Гыйльмановның язучы буларак осталыгының тагын да бер, үтә дә әһәмиятле ягын махсус күрсәтеп үтү сорала: ул беркайчан да вак-төяк мәсьәләләр белән мавыкмый; ул бүгенге чынбарлыкның иң зур проблемаларын күтәрә; күтәреп кенә калмый, тамырыннан каерып, “кояш яктысына чыгарып карый”. Әсәрдә сүз нигездә бәхетсез адәм балаларының үткәне, бүгенгесе, киләчәге, аларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән язмышы, яшәве яки фаҗигале төстә һәлак булуы кебек глобаль категорияләр турында бара. Әнә шул ифрат та әһәмиятле мәсьәләләр һәм аларны тормышчан рухта хәл итү Г.Гыйльманов кыйссасын югары әдәби-эстетик дәрәҗәгә күтәрә... Биредә бер генә мисал күрсәтеп үтү дә җитә: автор Игезәкләр мифын ифрат та оста файдалана. Сүз нәкъ әнә шул миф һәм аның байтак аспектлары хакында баруын укучы әсәрнең ахырына табан гына аңлый башлый.
Әлеге кыйссаны укыганда, бигрәк тә аны тәфсилләп күзәткәндә күңелне аеруча җәлеп иткәне — Галимҗан Гыйльманов, язучы һәм галим буларак, татар халкының тарихын, үткәнен, бүгенгесен (бигрәк тә!) һәм берникадәр “томанлы” киләчәген кирәк дәрәҗәдә яхшы күзаллый. “Томанлы” дибез... Чөнки, әсәрне укып бетергәч тә байтак кына сораулар “ачык кала”: Хәлим тагын да нишләптер юкка чыккан “Албастылар утарын” эзләп кара урманнарга китеп бармас! — дип кем әйтә ала?! Нәфисә беренче баласы Бигешне коточкыч газап белән, анда да әле изге Майя ярдәмендә генә “дөньяга китерә алды”. Нигә? — дигән сорауга без югарыда җавап биргән идек инде. Ә хәзер! Әйе, “үлеп терелгәч” ул Хәлимнән балага уза. Әмма ул бит әле бәбиләмәгән. Балага гына узган. Беренче баласы Бигеш бу дөньяга килгәнче ул әле кеше, җитмәсә Майя кебек изге җанны үтерү яки үтертү кебек коточкыч зур гөнаһ иясе түгел иде! Ә мондый гөнаһ халык күңелендә дә, халыкара дини-мифологик системаларда да беркайчан да һәм бернинди шартларда да, хәтта “үлеп, яңадан терелгәч” тә гафу ителми, кичерелми; ул әнә шундый гөнаһка дучар булган адәм баласының, әгәр Ислам Тәгълиматына мөрәҗәгать итсәк, Ике дөньяның берсендә дә гафу ителми торган мәңгелек гөнаһы? Әмма мәсьәләнең тагын да җитдирәк ягы — ул да булса ярым ятим балалар Бигеш белән Гөләш язмышы. Аларның киләчәге чыннан да томанлы булуы турында язучы үзе дә, искәртелгәнчә, әйтеп үтә. Һәм язучы бу очракта да хаклы, әлбәттә. Чөнки хәтта әти-әнисе исән чакта ук гомерлек ятимлеккә дучар ителгән бәхетсез балаларның саны Русиядә дүрт миллионга якынаеп килә. Бу чын мәгънәсендә иң авыр, катлаулы һәм нечкә мәсьәләне Русия кебек зур, бай һәм көчле дәүләт тә хәл итә алмагач (ә бәлки хәл итәсе килмәгәчтер?), бер язучы аны ничек хәл итсен ди!
Һәм укучы күңелен тырнап торган соңгы сорау: ә кая киткән соң ул кара урман эчендәге серле-сихерле утрау? Бәлки бу сорауга җавап эзләүне язучы Хәлимнең киләчәк тормышына яки аның туачак баласына (әгәр ул чыннан да туса?) тапшырырга булгандыр? Анысын кем белсен тагы? Кыйсса бит хыялый... Шунысын да искәртеп үтик: Хәлимнең гомере бик тә озын булачагын Хозыр Ильясны хәтерләткән карт та, башкалар да ассызыклап әйткәннәр иде инде. Димәк, Хәлим әле үзенең озын гомеренең дүрттән бер өлешен генә узган!..

Искәрмәләр
1. Гыйльманов Галимҗан. Албастылар. Хыялый кыйсса // Казан утлары. — 2001. — № 1, 2.
2. Урманче Ф. Татар мифологиясе/ Татар халык иҗаты. — Казан, 2002; Урманче Ф. Миф и мифология // Идель. — 1989. — № 3.
3. Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш. — Казан, 2002; Урманче Ф. Роберт Миңнуллин. Шигъри осталык серләре. — Казан, 2005.
4. Гыйльманов Г. Албастылар. Хыялый кыйсса. — Казан, 2003.
5. Заһидуллина Д. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр // Казан утлары (алга табан: КУ). — 2004. — № 10. — 242 б.; Давлетшина Л.Х. Мифологизм в татарской прозе конца XX — начала XXI веков. Автореф... канд. филол. наук. — Казань, 2006. — С. 12.
6. КУ. — 2006. — № 1. — 82–85 бб.
7. Шунда ук. — 85 б.
8. КУ. — 2004. — № 5. — 146 б.
9. КУ. — 2004. — № 12. — 134 б.
10. Мостафин Р. Чорлар чатындагы үзгәрешләр // КУ. — 148 б.
11. Әхмәдуллин А. Үрнәк геройлар сагындыра // КУ. — 2004. — № 7. — 132 б.
12. КУ. — 2004. — № 1. — 163 б.
13. КУ. — 2004. — № 2. — 149–154 бб.
14. Заһидуллина Д. Күрс. мәкалә. — 152 б.
15. Нигматуллина Ю.Г. “Запоздалый” модернизм в татарской литературе и изобразительном искусстве. — Казань, 2002.
16. КУ. — 2004. — № 11. — 166 б.
17. Модернизм // Большой энциклопедический словарь. — М., 2001. — С. 744; Сулейманов А. Модернизм // Словарь литературоведческих терминов. — М., 1974. — С. 222–225.
18. Уоллидс Бадж. Путешествие души в Царстве Мертвых. Египетская Книга Мертвых. — М.; 1995; Книги Мертвых. — СПб., 2001; Фрэзер Дж. Дж. Золотая ветвь. Исследование магии и религии. — М., 1980.
19. Катанов Н.Ф. Шаманские песнопения сибирских тюрков. Записи 1878–1892 годов. Поэтические пер. А.Преловского. — М., 1992; Инан Абдулкадир. Шаманизм тарихта һәм бөгөн. — Өфө, 1998; Авеста в русских переводах (1861–1996) (алга табан: Авеста). — Сост. И.В.Рак. — СПб., 1997; Языческие божества Западной Европы. Энциклопедия. — М., 2005.
20. Надиров И. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты (алга табан: ТХИ). — Йола һәм уен җырлары. Төз. И.Н.Надиров. — Казан, 1980. — 6 б.
21. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. — Т. I. — Казан, 1977. — 65–66 бб. (алга табан — ТТАС).
22. ТХИ: Йола һәм уен җырлары. — 34 б.
23. Шунда ук. — 39 б.
24. XVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия. Төз. М.Әхмәтҗанов. — Казан, 2005. — 355 б.
25. Шунда ук. — 316 б.
26. Җамалетдин Л. Тылсымлы әкиятләр // Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. — Казан, 1994.
27. Шунда ук. — 4 б.
28. ТТАС. — Т. III. — Казан, 1981. — 376 б.
29. Надиров И. Күрс. мәкалә. — 6 б.
30. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. Төз. Гыйләҗетдинов С.М. — Казан, 1987. — 48 б.; ТХИ: Әкиятләр (икенче китап). Төз. Гатина Х.Х., Ярми Х.Х. — Казан, 1978. — 149–152 бб.
31. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. Йосыф турында кыйсса. Төз. Фәсиев Ф.С. — Казан, 1983; Джавад Алмаз “Кысса-и Йусуф” Али — булгаро-татарский памятник // Труды XXV Международного конгресса востоковедов. — М., 1980; Хисамов Н. “Кыссаи Йосыф” әсәренең халык версияләре // Тезисы докладов III научной конференции молодых ученых. — Казань, 1974; Абилов Ш.Ш., Хисамов Н.Ш. “Кыйссаи Йосыф” // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. — Т. 1. — Казан, 1984.
32. Хисамов Н.Ш. Поэма “Кысса-и Йусуф” Кул ’Али. — М., 1979; Хисамов Н.Ш. Поэма “Кыйсса-и Йусуф” Кул ’Али // Советская тюркология. — 1980. — № 3; Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. — Казан, 1984 һ.б.
33. Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. — 35 б.
34. Кор-Оглы. Дастан // Краткая литературная энциклопедия. — Т. 2. — М., 1964. — Стлб. 520–532.
35. Абилов Ш.Ш. Дастаннар // Татар әдәбияты тарихы. — Т. 1. — 345 б.
36. ТТАС. — Т. II. — Казан, 1979. — 218 б.
37. Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы. — Казан, 2003.
38. ТТАС. — Т. III. — 333 б.
39. Рәми Исмәгыйль, Даутов Рәис. Әдәби сүзлек. — Казан, 2001. — 154 б.
40. Каһарман Катил. Дастан. — Казан, 1998.
41. Рәми И., Даутов Р. Күрс. кит. — 154–155 бб.
42. Татар эпосы. Дастаннар. Төз. Ф.В.Ахметова–Урманче. — Казан, 2004. — 110–128 бб.
43. Каримуллин А.Г. Татарский фольклор. Аннотированный указатель литературы (1612–1981). В двух частях. — Часть 1. — Казань, 1993. — С. 53–56 и др.
44. Рәми И., Даутов Р. Күрс. китап. — 155 б.
45. Смирнова Н. Очерк истории казахского фольклора // История казахской литературы в трех томах. — Т. 1. Казахский фольклор. — Алма-Ата, 1968. — С. 237.
46. Аксауыт. Батырлар жыры. Екi томдык. — 1 том. — Алматы, 1977; Аксауыт. Батырлык дастандар. 2 том. — Алматы, 1977.
47. Аксауыт. — 1 том. — 356 б.
48. Шунда ук. — 360–361 бб.
49. Шунда ук. — 2 том. — 376 б.
50. Әхмәтова Ф. Татар халык дастаннары // ТХИ: Дастаннар. Төз. Әхмәтова Ф.В. — Казан, 1984. — 6 б.
51. Сөләйманов Ә. Кисса вә дастандарыбыз // Башкорт халык иҗады (алга табан: БХИ). — VI том. Эпос: киссалар һәм дастандар. Төз. Н.Зарипов, Ә.Сөләйманов, Г.Хөсәенов һәм З.Шәрипова. — Өфө, 2002. — 380 б.
52. БХИ: VII том. Язма кисса һәм дастандар. Төз. Ә.Сөләйманов, Г.Хөсәенов, М.Нәзерголов. — Өфө, 2004.
53. Батулла. Сөембикә. Кыйсса. — Казан, 1992.
54. Урманче Ф. Кыйсса-и Сөембикә // Мәдәни җомга. — 01.09.1995.
55. Батулла Рабит. Елантау. Әкиятләр, маҗаралы хикәяләр. — Казан, 2005.
56. Әхмәдиев нур. Амбирак. Повестьлар һәм хикәяләр. — Казан, 2003.
57. Гыйльманов Галимҗан. Китек ай. Повестьлар, хикәяләр, парчалар. — Казан, 2005.
58. Заһидуллина Д.Ф. “Албастылар” яки татар прозасында яңа сыйфатлар // КУ. — 2001. — № 10. — 111–119 бб.; Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында // КУ. — 2003. — № 1. — 153–159 бб.; Ибрагимов М.И. Миф в татарской литературе ХХ века: проблемы поэтики. — Казань, 2004; Заһидуллина Д. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр // КУ. — 2004. — № 10. — 134–144 бб.
59. Шәмсүтова А. Хәзерге татар прозасында миф тудыру // Хәзерге татар прозасы. Икенче җыентык. — Казан, 2005. — 5–16 бб.
60. Давлетшина Л.Х. Мифологизм в татарской прозе конца ХХ — начала ХХI вв. — Казань, 2006.
61. Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. — Л., 1946.
62. ТТАС. — Т. III. — 376 б.
63. Насыйри Каюм. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. — Казан, 1975. — 50–51 бб.
64. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 281–282 бб.
65. Басилов В.Н. Албасты // Мифы народов мира. Энциклопедия (далее: МНМ). — Т. 1. — М., 1987. — С. 58.
66. Гыйльманов Г. Албастылар. — Казан, 2003. — 32 б. Алга табан өзекләр шушы ук китаптан алынып, битләре текстта түгәрәк җәяләр эчендә күрсәтелеп барачак.
67. Тресиддер Дж. Словарь символов. — М., 1999. — С. 152.
68. ТТАС. — Т. 1. — Казань, 1955. — С. 85.
69. Шунда ук. — Т. II. — 354 б.
70. Средиземноморская традиция // Языческие божества Западной Европы. Энциклопедия. — М., 2005. — С. 197–408.
71. ТТАС. — Т. III. — 756–757 б.
72. Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары. Басмага хәзерләүче Мөхлисулла улы Рабит Батулла. — Казан, 2000. — 132 б. (Алга табан Коръән дип кенә күрсәтеләчәк).
73. Шунда ук. — 245 б.
74. Шунда ук. — 540 б.
75. Ислам. Энциклопедический словарь. — М., 1991. — С. 66.
76. МНМ. — Т. 2. — С. 286–287.
77. Кол Гали. Йосыф Кыйссасы. Хәзерге әдәби телгә шигъри тәрҗемәне Нурмөхәммәт Хисамов эшләде. — Казан, 2000. — 99 б.
78. Котб. Хөсрәү вә Ширин. Хәзерге татар әдәби теленә күчерүче Р.Г.Әхмәтьянов. — Казан, 2003. — 66 б.
79. Шунда ук. — 67 б.
80. Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. — 198 б.
81. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Мәхмүтов Х.Ш. — Казан, 1987. — 466–467 бб.
82. Идегәй. Татар халык дастаны. — Казан, 1988. — 104 б. Киңрәк мәгълүматларны карагыз: Урманче Ф. Народный эпос “Идегей”. — Казань, 1999.
83. Библия. Книги Священного Писания Ветхого и Нового Завета. Канонические. — М., 1994. — С. 140 (алга табан — Библия).
84. Шунда ук. — 222 б.
85. Коръән. — 17 б.
86. Большой энциклопедический словарь. — М., 2001. — С. 172.
87. Коран. Перевод смыслов и комментарии Валерии Пороховой. Гл. редактор д-р Мухаммад Саид Аль Рошд. — Дамаск–Москва. — С. 668–669. (Алга табан — Коран).
88. Пиотровский М. Харут и Марут // МНМ. — Т. 2. — С. 584.
89. Коръән. — 116 б.
90. Шунда ук. — 118 б.
91. Шунда ук. — 152–153 бб.
92. Панова В.Ф., Вахтин Ю.Б. Пророк Мухаммед. — Ростов-на-Дону. — 1997. — С. 208.
93. Коръән. — 153 б.
94. Дәүләтшин Г. Борынгы төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. — Казан, 1999. — 60–61 бб.
95. Шунда ук. — 61 б.
96. История “скифов” глазами современников. Сост. Б.Хамидуллин. — Казань, 2001. — С. 135.
97. Из глубины столетий. Сост. Б.Л.Хамидуллин. — Казань, 2000. — С. 176.
98. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 48 б.
99. Бурнаш Фәтхи. Сайланма әсәрләр. II том. — Казан, 1959. — 69 б.
100. Исәнбәт Н. Әсәрләр дүрт томда. — 1 том. — Казан, 1989. — 49 б.
101. Шунда ук. — 4 том. — 287 б.
102. Далила // МНМ. — Т. 1. — С. 349.
103. Библия. — С. 290–292.
104. Щедровицкий Д.В. Самсон // МНМ. — Т. 2. — С. 402–404.
105. Исәнбәт Н. Хәйләкәр Дәлилә яки “Мең дә бер кичә”дән бер кичә/ Кырлай егете. — Казан, 1980. — 119, 121 бб.
106. Жирмунский В.М. Введение в изучение эпоса “Манас” // Киргизский героический эпос “Манас”. — М., 1961; Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. — Л., 1974; Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки; Путилов Б.Н. Методология сравнительно-исторического изучения фольклора. — М., 1976; Ауэзов М.О. Уакыт және әдебиет. — Алматы, 1962.
107. Гринцер П.А. “Рамаяна”: от героического эпоса к эпосу литературному/ Древнеиндийский эпос. Генезис и типология. — М., 1974. — С. 331–361; Миф — фольклор — литература. — М., 1978; Фрейденберг О.М. Миф и литература древности. — М., 1978; Путилов Б.Н. Миф — обряд — песня Новой Гвинеи. — М., 1980.
108. ТТАС. — Т. III. — 673 б.; ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 22–23 бб.
109. Татарско-русский словарь. — Т. 1. — Казань, 1955. — С. 336.
110. МНМ, 2. — С. 351–353.
111. ТТАС. — Т. III. — Казан, 1981. — 606–608 бб.
112. Шунда ук. — 313–314 бб.
113. Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. — С. 45.
114. Тресиддер Дж. Лес /Словарь символов. — С. 193–194.
115. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр. — 86 б.
116. ТХИ: Тарихи һәм лирик җырлар. Төз. И.Н.Надиров. — Казан, 1988. — 141 б.
117. Шунда ук. — 144 б.
118. Тал бесiктен жер бесiкке дейiн. — Алматы, 1995.
119. Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. — Казан, 1999.
120. БХИ: Риүәттәр, легендалар. Т. II. Төз. Ф.Нәзершина. — Өфө, 1997.
121. Узбекские народные сказки. — Ташкент, 1981.
122. Фирдоуси. Шах-наме. В двух книгах. — Т. II. — М., 1964.
123. Шәмсутова А. Хәзерге татар прозасында миф тудыру. — 12 б.
124. МНМ. 2. — С. 58–65.
125. Мифологема // Атеистический словарь. — М., 1983. — С. 301.
126. Топоров В.Н. Древо жизни. Древо мировое // МНМ. — Т. 1. — М., 1987. — С. 396–406.
127. Юзиев Нил. Искәрмәләр һәм аңлатмалар // Һади Такташ. Әсәрләр. Өч томда. — Т. 1. — Казан, 1980. — 461 б.
128. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 23 б.
129. Большой энциклопедический словарь. — М., 2001. — С. 677; Боги и люди майя // Мифы исчезнувших цивилизаций. — Саратов, 1996. — С. 12–37.
130. Зурабова К.А., Сухачевский В.В. Мифы и предания. Античность и Библейский мир. — М., 1993. — С. 158.
131. МНМ. 2. — С. 89–90.
132. Топоров В.Н. Можжевельник // МНМ. 2. — С. 164.
133. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр.
134. Сөләйманов Ә., Солтангәрәева Р. Башкорт халкының йола фольклоры // БХИ: Т. 1. Йола фольклоры. — Өфө, 1995.
135. Жирмунский В.М. Введение в изучение эпоса “Манас”.
136. Кобланды-батыр. Казахский героический эпос. — М., 1975. — С. 413.
137. Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи, собраны В.В.Радловым. — Часть IV. — СПб., 1972. — С. 45.
138. Потанин Г.Н. Тангутско-тибетская окраина Китая и Центральная Монголия. — Т. II. — СПб., 1893. — С. 5–6.
139. Манас. Киргизский героический эпос. — Кн. 1. — М., 1984. — С. 45–46 (татарчага тәрҗемә безнеке — Ф.У.).
140. Дюмезиль Ж. Осетинский эпос и мифология. — М., 1976. — С. 65.
141. Исландские саги. Ирландский эпос. — М., 1973. — С. 565–566.
142. Ди Трачи Регула. Мистерии Исиды. — М., 2000.
143. Повесть Петеисе III. Древнеегипетская проза. — М., 1978. — С. 33, 290.
144. Бу хакта киңрәк мәгълүматларны карагыз: Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре. — Казан, 1998. — 89–90 бб.
145. ТХИ: Әкиятләр. Беренче китап. — Казан, 1977. — 213 б.
146. Шунда ук. — 242 б.
147. Идегәй. Татар халык дастаны. Төзүче-мөхәррире Галимҗан Гыйльманов. — Казан, 1994. — 136 б.
148. Словарь мифов. — М., 1999. — С. 71–72; Тресиддер Дж. Словарь символов. — М., 1999. — С. 49–50.
149. Максимов С.В. Нечистая, неведомая и крестная сила. — М., 1996. — С. 39–71.
150. Урманчеев Ф. Дастаннарга лаек замана. Борынгы фольклор һәм хәзерге поэзия. — Казан, 1990.
151. Героические сказания. — Горно-Алтайск, 1961. — С. 203.
152. Ильин Г.Ф. Старинное индийское сказание о героях древности “Махабхарата”. — М., 1958. — С. 132.
153. Коръән. — 43–44 бб.
154. Ислам. 1991. — С. 289.
155. Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан, 2002. — 487 б.
156. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 282 б.
157. Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. Т. 1. — Казан, 1985. — 170 б.
158. Исхакый Г. Әсәрләр. Унбиш томда. Т. 2. — Казан, 1999. — 102 б.
159. Шунда ук. — 206 б.
160. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты. — Казан, 1999. — 9 б.
161. Бәширов Г. Сайланма әсәрләр. — Т. III. — Казан, 1968. — 194 б.
162. Эпик шигърият. ХХ йөз башы. — Казан, 2002. — 381–386, 437 бб.
163. Гыйматдинова Н. Бер тамчы ярату. — Казан, 2006. — 326–331 бб.
164. Коръән. — 140–141 бб.
165. Ислам. 1991. — С. 81–82.
166. ТТАС. II. — Казан, 1979. — 446 б.
167. Тресиддер Дж. Словарь символов. — С. 26.
168. Шунда ук. — 124 б.
169. Шунда ук. — 274–275 бб.
170. Шунда ук. — 164–165 бб.
171. ТХИ: Йола һәм уен җырлары. 5–55 бб.
172. ТТАС. — Т. III. — 717 б.
173. Ислам. Белешмә-сүзлек. — Казан, 1993. — 55 б.
174. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр. — 399 б.
175. Җамалетдинов Л. Тылсымлы әкиятләр // ТХИ: Әкиятләр (икенче китап). — Казан, 1978. — 11 б.
176. Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. — С. 40–97.
177. Галимҗан Гыйльманов. Тозлы яңгыр. Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. — Казан, 1993. — 2 б.
178. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр. — 491, 497, 499 бб.
179. Авеста. — С. 424–425, 465–466.
180. ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 45 б.
181. Короглы Х. Огузский героический эпос. — М., 1976. — С. 91.
182. Гыйльман Г. Тозлы яңгыр. — 44–158 бб.
183. Кәбиров Марат. Акбабайның туган көне // Мәхәббәт яңгыры. — Казан, 2006. — 188–302 бб.
184. Зарипов Р. Пегас кашына микән? // КУ. — 2004. — № 9. — 156 б.
185. Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. — Казан, 2001. — 18, 39 бб.
186. Ясәви Хуҗа Әхмәт. Хикмәтләр. — Казан, 2000. — 101, 111 бб.
187. Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре. — 89 б.
188. Библия. — С. 50.
189. Флавий Иосиф. Иудейские древности. — М., 1996. — С. 63.
190. Яхин Ф. Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. — Казан, 2000. — 182 б.
191. Шунда ук. — 212 б.
192. ТХИ: Дастаннар. Төз. Әхмәтова Ф.В. — Казан, 1984. — 271–275 бб.
193. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. Төз. проф. Х.Й.Миңнегулов. — Казан, 1999. — 95 б.
194. Семира и В.Веташ. Астрология и мифология. — СПб., 1998. — С. 27.
195. Библия. — С. 50.
196. Из глубины столетий. — С. 37.
197. Панова В.Ф., Вахтин Ю.Б. Пророк Мухаммед. — Ростов-на-Дону, 1997. — С. 125.
198. Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. — Казан, 1999. — 234, 271 бб.
199. ТТАС. — Т. 1. — 254 б.
200. Борынгы төрки-татар әдәбиятының чыганаклары. Төз. Х.Госман. — Казан, 1981; Алеева А.Х. Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе // Уйланулар, эзләнүләр, табышлар. — Казан, 1987; Рамазанова Д. Татар мифологиясендә гайб-ирәннәр // Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар. — Казан, 1991.
201. Исәнбәт Н. Татар халык табышмаклары. — Казан, 1970; ТТАС. — Т. 1; ТХИ: Йола һәм уен җырлары; Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы.
202. Албасты // ТХИ: Риваятьләр һәм легендалар. — 282 б.
203. Тресиддер Дж. Петух/ Словарь символов. — С. 275–277.
204. Банник // Славянская мифология. Энциклопедический словарь. — М., 1995. — С. 39–40.
205. Топоров В.Н. Древо жизни. Древо мировое // МНМ. — Т. 1. — М., 1987. — С. 396–406.
206. БХИ: Әкиәттәр. Беренсе китап. — Өфө, 1976. — 187, 196, 267, 270 бб.
207. Гыйматдинова Н. Болан // Хәзерге татар прозасы. Икенче җыентык. — Казан, 2005. — 289–330 бб.
208. Урманче Ф. Җан /Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек. — Т. 2. — 80–84 бб. (кулъязма).
209. Прокопий из Кесарии. Война с готами. — М., 1950; Окладников А.П. Неолит и Бронзовый век Прибайкалья. — М.; Л., 1955; Иордан. О происхождении и деяниях гетов. — М., 1960; Егоров Н.И. По следам златорогого оленя // Межэтнические общности и взаимосвязи фольклора народов Поволжья и Урала. — Казань, 1978; БХИ: Т. II. Риүәттәр. Легендалар. — Өфө, 1997; БХИ: Т. III. Эпос. — Өфө, 1998.
210. Урманчеев Ф. По следам Белого волка. Ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен. — Казань, 1994. — С. 36.
211. Бичурин Н.А. (Иакинф). Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. — М.; Л., 1970. — Т. 1. — С. 214–215.
212. Шунда ук. — 220–221 бб.
213. Имамов Вахит. Утлы дала. — Казан, 2001.
214. Кычанов Е.И. Жизнь Темучжина, думавшего покорить мир. — М., 1973. — С. 10.
215. Михайлов Г.И. Литературное наследие монголов. — М., 1969. — С. 53, 55.
216. Козин С.А. Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 года. — М.; Л., 1941. — С. 79.
217. Березин И.Н. Сборник летописей. История монголов. Соч. Рашид-Эд-дина. История Чингисхана до восшествия его на престол // Труды Восточного отделения Импер. Археол. Общества. — Часть XIII. — СПб., 1868. — С. 148.
218. Урманче Ф. Атилла /Каһарманнар йолдызлыгы. — Казан, 2006. — 5 б.
219. ТТАС. — Т. 1. — 373 б.
220. Тресиддер Дж. Словарь символов. — С. 296; Топоров В.Н. Пуп земли // МНМ. — Т. 2. — С. 350.
221. Урманчеев Ф. Героический эпос татарского народа. — С. 137.
222. ТХИ: Дастаннар. — 221 б.
223. Шунда ук. — 237 б.
224. БХИ: Эпос. — Т. III. — 169 б.
225. Манас. Киргизский героический эпос. — Т. 1. — С. 478, 513.
226. БХИ: Эпос. — Т. III. — 166, 409 бб.
227. Лавонен Н.А. Функциональная роль порога в фольклоре и верованиях корел // У этнографических истоков фольклорных сюжетов и образов. — Л., 1984; Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. — Казан, 1992; Султангареева С.А. Башкирский свадебно-обрядовый фольклор. — Уфа, 1994; Топорков А.А. Порог // Славянская мифология. Энциклопедический словарь. — 1995.
228. Семира и В.Веташ. Астрология и мифология. — С. 122–123.
229. Культура чувашского края. — Часть I. — Чебоксары, 1995. — С. 113.
230. Семира и В.Веташ. Астрология и мифология. — С. 717.
231. Культура Чувашского края. — С. 312.
232. Авеста. — 440–441 бб.
233. Библия. — С. 13–14.
234. Папазян А.А. Каин // МНМ. — Т. 1. — С. 607–609.
235. Мифы Древнего Рима. — Саратов, 1995. — 469–470 бб.
236. Едиге. Каракалпак халык дәстаны. — Нөкис, 1990. — 30 б.
237. Михайлов Т.М. Бурятский шаманизм. — Новосибирск, 1987; Алексеев Н.А. Шаманизм тюркоязычных народов Сибири. — Новосибирск, 1984.
238. Урманчеев Ф. Рождение героя // Уч. записки Эгерского пединститута. Венгрия. — Эгер, 1982.
239. Бичурин Н.Я. (Иакинф). Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. — Т. I. — М., 1950. — С. 214–215.
240. Халиков А.Х. Татар халкының килеп чыгышы. — Казан, 1974.
241. Мелетинский Э.М. Эпос и мифы // МНМ. — Т. 2. — С. 664–666.
242. “Едигей” // Большой энциклопедический словарь. — М., 2001. — С. 390.
243. Библия. — С. 103–104.
You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Могҗизалар Дөньясына Сәяхәт: Албастылар Белән Янәшә - 23