LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мирас - 10
Süzlärneñ gomumi sanı 4066
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2206
37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Маһруй, ирләр сүзенә кушылырга җөрьәт итмәсә дә, атасы белән малаеның артык кызып китеп, чамадан ашмауларына күз-колак булып тора, әле берсенә, әле икенчесенә карап, күз карашы белән тынычландырып ала иде.
— Кикрикне каты кабарттың син, малай!
Ихтыяр җавап биреп тормады, йөзен генә җыерды.
Маһруй, улының шулай кыдрачлануын күреп, авыз тутырып елмайды. Еллар үткән саен олыгая, үзеннән ераклаша барган улы бу мизгелдә кире балачагына — бары тик аларныкы гына булган чакка кайтып, кул сузымы җитәрлек арага якынайган иде.
— Көзгә Нурислам Мәскәүгә укырга бара, — дип дәвам итте Ихтыяр. — Мин килгәнче, ул анда юлларын өйрәнә, таныша тора. Проект әзер булгач, иске танышлар янына баргандай барып керәбез. Нурисламны белмисең әле син. Аның белән бергәләп тотынсак, Мәскәү архитекторларына гына түгел Чәберчек Әхмәткә дә иман кертергә була. Нурислам минем ише генә түгел, тоткан җиреннән өзә торган егет ул! Аннары Мәскәүдә дә берни аңларга теләмәгән дошман кешеләр утырмыйдыр.
Тимерхан түр якка узып телевизорны кабызды. Ихтыяр әнисе янындагы урындыкка күчеп утырды. Өстәл артындагы мәче, аның аягына елышып, сырпалана башлады. Әнисе түр якка күз төшереп алды да, Ихтыярга таба иелә төшеп, пышылдады:
— Әтиеңә каты кагылма син. Холкы ул кадәр үк зыянлы түгел аның. Пырлый-пырлый да тынычлана. Эше шундый бит, мең кеше көен көйләп, үзе көйсезләнеп бетте инде.
Түр якта Илһам Шакировның күңел төбеннән, бик тирәннән күтәрелгән моңлы тавышы ишетелде.
Җыр тәмамлануга, Ихтыяр әнисеннән капыл гына сорап куйды:
— Син бәхетлеме, әнкәй?
— Иске авыздан яңа сүз, дип әйтимме. Нигә кирәк булды тагын монысы?
— Күптәннән сорыйсым килеп йөри иде.
— Ничек дим соң? Төрле чагы була торгандыр инде, улым. Менә хәзер син янымда утырганда — бәхетле. Ялгыз калган чакларда берәм-берәм барыгызны искә төшереп чыгам да, күзгә яшь килә. Җиде бала үстереп, олыгайган көнендә буш ояда икәвең генә утырып калгач, күңел нечкәрмәс җиреннән нечкәрә икән ул. Бер баласыз кешеләрдән көнләшеп куйган чакларым да була. Тфү, тфү!.. Алар гомере буе ялгыз яшәп күнеккән инде, аларның көтәр кешеләре юк, күңелләре тыныч. Көтүдән дә авыр газап юк бит, улым. Җитмәсә, әнә, бабагыз... — Әнисе дымланган күзләре белән тәрәзә артында каралып күренгән атауга үрелеп карап куйды.
— Элек бу тәрәзә юк иде безнең, — дип сүзне икенчегә борырга тырышты Ихтыяр.
— Мин тиштердем аны. Кат-кат ялына торгач, әтиеңне ризалаттым. Югыйсә башта: "Кеше көлдереп көннәр буе тәрәзәдән атау сагалап утырмакчы буласыңмы?" — дип авыз да ачтырмый иде. Бабаң белән һаман борчаклары пешми аларның. Икесе ике колхоз булып яшиләр. Тегесенең үз киресе кире, бер урында терәлгән дә каткан. Ә монысы үз дәрәҗәсен саклый, абруен төшерүдән курка, элекке ачуын онытып бетерә алмый.
— Ташлыярны күчергәч, бабайга барыбер китәргә туры киләчәк бит. Кая барыр икән ул? Аның үзенә генә берәү дә аерым йорт салып бирмәячәк. Шәһәр колхоз түгел, аның ай-ваена карап тормаячаклар...
— Белмим шул, улым, белмим. Тик күңелем сизә, әтиең белән бер түбә астында сыеша алмаячаклар алар. Бу хәлдә сыеша алмаячаклар. Теге кайтуында атна буе шунда юангач, әллә инде сиңа ияреп чыгармы дигән идем. Бу кадәр дә үчләшсә, үчләшер икән кеше! Картайгач йомшармы, күңеле сынармы дигән идем, юк, терәлгән дә каткан...
Маһруй чәчен каплап бәйләгән яулыгының очы белән күз читләрен сөртеп алды. Ихтыяр әнисенең моңсу күзләренә, түгәрәк йөзенә озаклап карап торды. "Әнкәй үзе өчен яшәми, ул үзен бөтенләй оныткан. Аның уенда бары тик без — балалары, бабай, әткәй", — дип уйлады Ихтыяр.
Түр яктан агылып чыккан җыр моңы Ихтыярның да күңелен изрәткән иде, ул, күзләрен әнисенә күрсәтмәс өчен, борылып, караңгы тәрәзә аша атаудагы бердәнбер сукыр утка карады.
— Газиз җиреннән берәүнең дә аерыласы килми шул, — диде әнисе. — Шушы Ташлыярдан китмәс өчен бабаң бөтен нәрсәсеннән ваз кичте.
— Нигә, аны каядыр җибәрмәкче дә булганнар идемени? Бабасы авызыннан сүз уңаеннан гына ишеткәләгәне булса да, Ихтыярның бу турыда күбрәк беләсе килә иде. Зыятдин карт ул елларны артык искә алырга яратмый, искә ала башласа да, ярсып, чыгырыннан чыгарга гына тора.
— Ул "кулак" дигән сүзне кем уйлап тапты икән? — дип, шул кешене эзләгәндәй, озак итеп тәрәзә артындагы караңгы урамга карап торды Маһруй. — Авыл күрке иде бит ул бабаң! Кулыннан килмәгән эш юк иде. Талап-урлап, алдап-йолдап туплаган малы юк иде. Барысы да хәләл көче белән, маңгай тире белән туплаган мал.
— Алтын-көмеше күп идеме әллә? Маһруй Ихтыярга аптырап карап алды.
— Нинди алтын булсын ди бездә? Бер ат, бер сыер, ун баш сарык та тавык-каз белән дистәләп күркә.
— Бүген Чәберчек Әхмәт тә безнең бабайдан баерак бит, алайса.
— Эшләгән кешегә кот куна ул. Шулай да булмаса, нигә бил бөгеп эшләп йөрергә? Элеккеге уй белән уйласаң, безнең авылның яртысын кулак ясарга була хәзер. Авылның иң булган кешеләрен, кулыннан эш килгән адәмнәрен Себергә сөреп бетерделәр бит.
Утызынчы еллардагы хәлләр турында Ихтыяр китаплардан укып белә, шуңа күрә үзен колхозлашу чорындагы вакыйгалардан шактый хәбәрдар саный һәм бу вакыйгаларны инде күптән онытылган, бүгенге көнгә катнашы да булмаган нәрсәгә исәпли иде. Әнисе сөйләгән саен, аның күз алдыннан әле "сәнәклеләр" йөгерешеп узды, әле арбага төялешеп, Себер китүче "кулак балалары"ның елашкан авазлары ишетелгәндәй булды. "Туган җирдән сөрү дигән җәзаны кем уйлап тапты икән? — дип уйлады ул. — Баланы анадан, кешене авылыннан, шәһәреннән, халыкларны туган җиреннән аерырга беркемнең дә хакы юк! Бу варварлыктан калган йола!" Күпме генә баш ватса да, Ихтыяр әле һаман Зыятдин картның гаебе нидә икәнне төшенә алмый иде. Авыл кешеләренә дә, илгә дә аннан тырнак очы кадәр дә зыян тимәгән, киресенчә, бөтен тирә-юнь шушы тегермән-яргычтан игелек күргән. Авьш белән җыелышып мәчет-мәдрәсә салырга ният иткәч тә иң беренче булып һәр җирдә ул башлап йөргән: бүрәнәсен ташышкан, атна саен өмәгә чыккан, манарасын күтәрергә осталар эзләп тапкан. Колхозлашу башлангач, башта сыерын алганнар, аннары атын үзе илтеп биргән, заем түләр өчен сарыкларын саткан. Тора-бара чират тегермән-яр-гычка да җиткән. Бар булган малын колхозга алганнар, тешен кысып булса да түзгән. Ә инде көннәрдән бер көнне Чатан Фәйзерахман белән мичбаш Гаптери сәвит исеменнән йортын даулап килгәч, түземе беткән... Мылтык алып атау читенә чыгып баскан да: "Якын киләсе булмагыз! Әгәр берәре-гез атау инешен атлап керсә, атам!" — дип кычкырган. Икенче көнне инештә су күтәрелеп, атау авылдан бүленеп калма-са, эшләр ничек беткән булыр иде, билгесез... Ике-өч атна вакыт үтеп, инеш үз эзенә төшкәндә, "күмхуҗлар"ның да, Зыятдин картның да күңеле урынына утырган була. Аны берничә тапкыр Авыл советына чакырып сөйләшәләр дә, тегермәндә эшләргә бүтән кеше булмагач, тегермәнче табылганчы дип, авылда калдыралар. Ә тегермәнче, бәхеткә каршы, табылмый, табылса да, ул Зыятдин карт барда бу эшкә алынырга җөрьәт итмәс иде.
Әнисе берничә сүз әйтә дә көрсенә, әле түр бүлмә ишегенә, әле тәрәзә артындагы атау ягына карап куя. Улының бүген үзен бик тә бирелеп тыңлавы аның күңелен тәмам йомшаткан иде.
— Менә мин дә, буш вакытым чыкты исә, тәрәзә каршына киләм дә сәгатьләр буе шулай карап торам. — Әнисе тагын авыр итеп көрсенде. — Кич җитсә, уты кабынганны көтәм, кышын — морҗа башыннан төтен күренгәнне. Нәселдә булмаган хәл бит. Ата улдан, бала атадан читләшсен инде... Аңламассың бу адәм баласын...
— Утынны кем китерә соң аңа?
— Үткән җәйне Риян абыеңнар кайтып әзерләгәннәр иде. Аякка басып, кул астына керә башлагач, бабаң белән бер атауда сыеша алмыйча, Себергә киткәннәр иде бит алар. Бабаңны көчләп тә җибәрә алмаган Себергә үзләре теләп киттеләр. Аңламассың адәм баласын... Әллә бу якларга күңелләре тартмый инде, онытканда бер күренеп кенә китәләр. Алар кайтмаган елларда атау читендәге корыган талларны кисеп яга. Яз көне ташу суы урманнан агып төшкән агачларны ярга чыгарып ташлый. Җан биргәнгә җүн бирә, диләр бит. Ашарына үзем пешереп кертәм. Элегрәк анысыннан да баш тарта иде әле. Керләрен юам.
Телевизордан концерт тәмамланды, ахрысы, түр якта ут сүнде. Тимерханның йокылы тавышы ишетелде: — Иртәгә өчтә уят, әнисе. Печәнгә төшәбез.
Инде ничә сәгать борсаланып ятса да, Ихтыярның күзенә йокы кермәде. Әтисе белән булган бәхәс исенә төшеп күңелен тынгысызлый, әнисенең яшьле күзләрен уйлап борчыла, бабасы өчен җаны әрни, томан аша әле Зәлиягә, әле Сәбиләгә охшап күренгән шәүлә туктаусыз җанын кытыклап тора иде. Аларны берәм-берәм хыялында барлап, күңеленә килгән иксез-чиксез сорауларына җавап таба алмыйча газапланып ята торгач, кинәт кенә баш миеннән бер якты уй йөгереп узды. "Мин артык чәчеләм, кешеләр белән күбрәк аралашкан саен, фикерләрем таркаулана гына бара, берьюлы бик күп нәрсәгә тотынып, берсенең дә очына чыга алмыйм бугай, — диде ул күңеленнән. — Баштанаяк эшкә кереп чумарга кирәк. Эш белән генә үзеңнең кем икәнеңне исбат итеп була бу дөньяда. Эшләгәнне күрәләр. Беренче секретарь Рим Идиятович үзе чакырып сөйләште хәтта. Яңа килгән кешеләрне урнаштыруда Нурисламның өлеше зур, килгән көнне үк аның белән очрашмасам, шактый каңгырып йөрергә туры килгән булыр иде. Көне-төне эш турында гына уйларга, эш белән генә яшәргә кирәк. "Күп кытаклаган тавык йомырканы сирәк сала", — дип дөрес әйтә әткәй. Әнә, шул ук Нурисламны гына кара. Кайчан барма, объектка эшчеләр янына киткән булыр, нинди генә җыелыш-киңәшмә булмасын, чәчрәп чыгып ул сөйләр, кайсы газетаны ачып карама — аның мәкаләсе. Җитмәсә, көзгә кандидатлык диссертациясе якларга җыена. Кайчан өлгерә диген. Шулар өстенә — гаиләсе, ике баласы..."
Уйлары Нурисламга килеп терәлгәч, теге көнне рәхәтлектә оеп утырган диванны, җанны иркәләп агылган талгын музыканы, Сәбиләнең елмаюлы йөзен искә төшерә-төшерә йокыга талганын сизми дә калды. Йоклаганда да әле шактый вакыт аның иреннәреннән елмаю китмәде.
...Язгы кардан яңа ачылган басу буйлап тез тиңентен балчык яра-яра бара торгач, ул җеп өзәрлек тә хәле калмас дәрәҗәдә арыды. Утырып ял итәр иде, тирә-юньдә уч төбе кадәр дә коры җир юк, җитмәсә, бер урында аз гына туктап хәрәкәтсез торсаң да, сазламык балчык күзгә күренеп үзенә суыра бара. Тирә-як — дөм караңгы, бары тик алда — бик еракта гына, ялгыз йолдыз кебек, үзенә чакырып ниндидер ут җемелди. Ихтыяр, соңгы көчен җыеп, шунда таба атлады. Якынайган саен утлар ишәйгәннән-ишәя барып, төзелеш мәйданы шәйләнә башлады. Менә ул, ниһаять, аякларын сөйрәп кирпечләр өеме янына килеп җитте дә хәлсезләнеп бетон плитә өстенә ауды. Шулчак кемдер аны тупас итеп билбавыннан ыргакка эләктерде. "Вира!" дип кычкырган тавыш ишетелде һәм ул кранның ләкләк борыны артыннан өскә күтәрелә башлады. Ихтыяр хәлсезләнеп таш капчыкка әйләнгән гәүдәсенең кинәт кенә җиңеләйгәнен тойды һәм, аяк астындагы җирнең ерагая барганын күреп, як-ягына каранды. Аста бабасы, әтисе белән әнисе, Нурислам белән Сәбилә, Зәлия төрле җиргә сибелешеп басканнар да хор белән: "Вира!" — дип кычкыралар, көлә-көлә аңа кул болгыйлар иде. "Мине нишләтмәк була икән болар?" — дип уйлады ул һәм өстәге кранчы кызга йодрык янады, аска төшерергә кушып, бармагы белән әле үз гәүдәсенә, әле җиргә төртеп күрсәтте. Ләкин кранчы кызның йөзендә үзгәреш күренмәде, ул бары тик җирдәгеләрнең әмерен генә тыңлый, аны күрми дә, ишетми дә иде кебек.
Менә кран угы әллә ничә катлы биек йортның түбәсенә менеп җитте дә туктап калды, һәм Ихтыяр аякларының каты җиргә терәлгәнен сизеп, сөенде. Өй түбәсе сумала белән сыланган тип-тигез туры почмактан гыйбарәт булып, аның кыл уртасында дүрт аякка утыртылып куелган сызым тактасы гына тора иде. Ихтыяр аңа аптыраган кыяфәт белән текәлеп карап торды да, кнопкалар белән беркетелгән ап-ак кәгазь өстендә аяк бөкләп утырган баш архитекторны күреп, курка-курка артка чигенде. Архитектор, ул читкәрәк киткән саен кечерәя барды, берзаман бармак хәтле генә булып калды.
Ихтыяр кулына карандаш алды, аннары, башына ниндидер уй килеп, түбә читенә йөгереп барды, үрелеп аска карады. Яңадан ватман кәгазе янына килде, аяк астында яткан сүс бауның бер очын кулына урады да икенче очын аска ыргытты.
— Бәйләгез! Иң кырыйдагы йортны бәйләгез! — дип кычкырды ул.
Түбә читендә калкып торган стенага аяк терәп көчәнә-көчәнә бауны тартырга тотынды, тирләп-пешеп чыкты. Ниһаять, бау очына бәйләнгән йортны түбә өстенә тартып менгерде. Нигәдер бәләкәйләнеп, уенчыкка охшап калган йортны күтәреп кәгазь өстенә китереп куйды.
Икенче йортны менгереп беренчесе янәшәсенә бастырып куйгач, урам башы хасил булгандай тоелды. Ашыга-ашыга өченче, дүртенче йортларны өскә күтәрде. Кәгазь өстендә йортлар тезелеп бетеп, чып-чын Ташлыяр авылы абайлангач, ул үз эшенә сокланып торды. Аннары, нидер исенә төшеп, аска карады.
— Менегез! — дип кычкырды ул астагыларга.
Ләкин аларның берсе дә бауга якын килмәде. Кинәт кенә аңа бик тә күңелсез һәм куркыныч булып китте. Ихтыяр йорт түбәсенең читенә үк ятып, ярты гәүдәсе белән үрелеп аска карады. Менә Зыятдин карт акрын гына бау янына килде дә нигәдер аны муенына урый башлады, бәйләп бетергәч, уң кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте.
— Улым, төш! — дип инәлеп кычкырды шулчак әнисе. — Төш, берүзең генә нишлисең анда? Безнең янга төш!
Ихтыяр түбәне урап йөгереп чыкты, ләкин төшәрдәй урын күренмәде. Уртадагы подъезд капкачын болт белән беркетеп куйганнар иде. Ул, хәлсезләнеп, өметсез һәм кызганыч кыяфәт белән бер урында басып торуында булды. Әнә, офык читенә сизелер-сизелмәс кенә алсулык йөгерде. Күк чите яктыра барган саен, астагылар да берәм-берәм каядыр китеп юкка чыкты. Таңның алсу диңгезе уртасында кораб мачтасына охшап күккә ашкан манара-йорт түбәсендәге Ихтыяр, бөтен командасы һәлак булган капитан сыман, берьялгызы торып калды.
Аста нәрсәдер гөрселдәгән, шытырдаган тавышлар ишетелде. Караса, галәмәт зур трактор Зыятдин бабай атавын трос белән таккан да төбе-тамыры белән куптарып каядыр алып китеп бара. Тракторчы урынында — Нурислам. Ул авызын ерган, кабинадан сузылып аңа кул болгый, нидер кычкыра, ләкин сүзләре ишетелми.
Күзләрен ачкач, ул, шактый вакыт аңына килә алмыйча, як-ягына каранып торды.
— Бигрәк тынычсыз йокладың, улым. Яман төш күрдеңме әллә? — дип, өстәл янында чәй әзерләп йөрүче әнисе аңа эндәште. — Саташып, әллә ниләр кычкырдың. Сәбилә, дип эндәштең. Анысы кем була аның?
Ихтыяр җавап бирмәде, юынып кергәч, майкадан гына өстәл янына килеп утырды.
— Яңа урында йокларга ияләшеп җитеп булмый, — дип, хәзер генә акланмакчы булды ул.
— Нинди яңа җир булсын ди бу сиңа! Армиягә киткәнче шул урында йокладың бит.
— Үзгәргән бугай минем урын. Хәер, безнең якта барлык нәрсә үзгәргән. Әткәй тордымы?
— Эшләп арыгандыр инде. Караңгылы-яктылыда ук чыгып китте. Алны да, ялны да белми бит. Дөнья рәхәтен татып та карамыйча картая шулай. — Әнисе чынаякка чәй ясады да Ихтыярга сорау бирде: — Зәлия кайтмаска булдымыни инде, улым?
Ихтыяр әнисенең инде күптән бу сорауны бирергә, бу сүзне кузгатырга җыенып та һич тә җай таба алмыйча, форсат чыкканны гына көтеп йөргәнен сизә иде. Шуңа күрә җавабы да күптән әзер иде.
— Космонавтларны күккә менгергәнче өч-дүрт ел җирдә сынап карыйлар, әнкәй. Физик яктан да, рухи яктан да сыныйлар. Без дә, гаилә корабына утырганчы, шундый сынау үтәргә булдык.
— Аңлаешлы гына итеп сөйлә әле, улым. Шулай да сыныкка сылтау гына эзлисең бугай син. Кайтырга риза булмагандыр әле. Безне ошатмагандыр. Үткән кайтуында да йөзен чытып кына йөргән иде.
— Ризасын риза да... Нигә ашыгырга? Әле аспирантура бетерәсе бар бит аның. Галим булам, ди.
— Зәлиянең нәрсә бетерәсе бардыр, анысы аның үзенә генә билгеле, улым. Тик менә болай дуадак каз сыман ялгыз яшәп синең үзеңне бетерүең бик мөмкин. Шәһәрдә әллә кемнәр бардыр, башыңны әйләндергәннәрен үзең дә сизми калырсың. Зәлия дә җансыз кеше түгел. Япа-яланда яшәми. Аннары терсәгеңне тешләрдәй булырсың, булуын...
Ихтыяр әнисенең әрләү сәбәбен аңламыйча торган иде, тәрәзә аша күренгән төзелеш краннарына күзе төшкәч: "Саташып, әллә нәрсәләр сөйләп ташламадыммы икән, — дип уйлады. — "Сәбилә", дигәнне ишетеп калган бит әнкәй. Тагын ниләр ычкындырдым икән?"
— Без барысын да киңәштек инде, — дип, уйларыннан котылырга теләгәндәй, уч төбе белән кат-кат башын сыпырды Ихтыяр. — Зәлиянең әти-әнисе дә шулай киңәш итте. Аспирантурасын тәмамласын, мин фатир алыйм, шәһәр дә азрак аякка бассын. Зәлия шәһәр кызы бит — "Зуля" дип чак кына ычкындырмады ул.
Ихтыяр сөйләгән саен, әнисенең йөзендәге нуры сүрелеп, күзләре төссезләнә барды. "Фатир алыйм" дип әйткәндә Ихтыяр аның битләре тартышып куюын, чигәләре сулкылдый башлавын күрде.
— Безнең янда урын тармыни? — дип ишетелер-ише-телмәс тавыш белән сорады ул. — Безнең инде яшәгән кадәр яшисе калмаган. Кайтуыңны дүрт күз белән көтеп алып та... Соңгы өметебез синдә иде... Эшең дә бакча артында, янәшәдә генә.
— Анысын уйларбыз әле, әнкәй.
— Уйларбыз да уйларбыз. Нәрсә әйтсәң дә, һаман шул бер сүз: "уйларбыз". Бигрәк акыллы булып киттегез әле барыгыз да. Тәвәккәл таш яра, дигән борынгылар. Нәрсәсен уйлап торасың инде аның?! Егет кеше ике уйлап тормый, эчендә булганын яра да сала ул. Әнә, әтиең, холкы пырдымсыз булса да, эчендәге — тышында. Әйтсәм дә әйтим, охшасаң охшарсың икән бабаңа...
Әнисе, самавырын томалап, сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып китте.
Инде атнадан артык туктаусыз яңгыр коя. Төзелеш мәйданына бара торган юллар үтеп чыга алмаслык сазлыкка әйләнде. Шоферлар бетон юлдан читкә китәргә куркалар, кая карама, батып яткан машина, сүгенгән, кычкырышкан авазлар, арлы-бирле чабучы караңгы йөзле кешеләр.
Ихтыяр идарә ишеге төбендә яңгырдан ышыкланып торды да, автобус килгәнен күргәч, шуның каршына йөгерде.
Автобус су эченнән йөзә кебек иде. Тирә-юньдә бармак башы кадәр дә коры җир юк, бөтен дөнья яңгырдан, судан гына тора: автобусның тәрәзәсен ачсаң, аннан балыклар йөзеп керер сыман тоела. Шофер егет рульгә сөрлеккән дә яңгыр стенасын тишәрдәй булып алга карый, тирләгән тәрәзәне тырыша-тырыша чүпрәк белән сөртә.
"Романтиклар" поселогына җиткәч, автобус борылып туктады. Берничә карамчык бетон читендәге сукмакка төшеп, яңгыр стенасы артына кереп югалды. Ихтыяр берүзе басып калды. Әле аягындагы ботинкасына, әле яңгыр боткасына әверелгән юлга карап аптырап торды. Тирә-юньдә ник бер җан иясе булсын, ник бер машина тавышы ишетелсен... Ә яңгыр һаман коя да коя, күзләрне әчеттерә, якадан агып кереп, тәнне калтырата, юеш кием авыраеп тәнгә ябыша. Ерак түгел соры йортлары белән җиргә сеңгән авыл күренә, карасу яшел арыш басуы артында аптыраудан башын күккә сузган озын борынлы краннар, җиргә төшеп кунаклаган ак болытларга охшаш йорт шәүләләре шәйләнә.
Ихтыярның инде чыланмаган җире калмады, бөтен тәнен калтырау алды, әмма тездән саз ярып төзелеш мәйданына якынлашкан саен аның күңелендәге тискәрелек арта гына барды, йөрәге ярсыбрак типте, чигәләре кызышты. "Әйдә, әйдә, булдыра алган кадәр чылат, коендыр, ачы җилең белән җелеккә кадәр үт, ботинка эчен сыек сазың белән тутыр, ә мин барыбер туктамыйм, минем барыбер аз гына да кәефем төшми, чөнки үземне сынап карыйсым, шәһәр нигезен салучылар белән бергә буласым килә". Ихтыярның күңелендә кайнаган уйларны бүлеп, күк күкрәде, тирә-юньне яктыртып яшен яшьнәде.
Чәчләре, битләре буйлап аккан яңгыр суыннан Ихтыярның уйлары да чистара, тәртипкә килә баргандай тоелды. Ул бүген беренче мәртәбә менә шушында, яңгырга коенып баткак юлдан барганда гына үзенең чыннан да төзелештә эшли башлаганын, шәһәр салуның никадәр авыр, катлаулы һәм шулай ук кирәкле икәнен аңлады...
Кичә идарә башлыгы Харрас Шәмгунович аларның барысын да үз кабинетына җыйды. Йокысыз күзләре кызарып яшьләнгән, күз төпләреннән зәңгәрсу капчыклар асылынып төшкән, гәүдәсе дә авыраеп, хәлсезләнеп калган. Аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе бүген эшнең никадәр җитди икәненә ишарә ясап, кабинетта утыручыларны да ирексездән җитдиләнергә мәҗбүр итә иде.
— Квартал азагы җиткәнне аңлатып тору кирәк түгелдер. План яна, кычкырып яна! — Ул тавышын күтәрә төште. — Ә без Аллаһе Тәгаләдән ярдәм көтеп, күккә карап утырабыз. Яңгыр түгел, таш яуса да, тапшырыласы объектларны тапшырып бетерергә — бездән бары менә шушы гына сорала.
— Айлар буе эленке-салынкы йөрибез дә, квартал азагы җитүгә тагын штурм башлана...
— Бу сүзне мин әйтергә тиеш идем сиңа, иптәш Фарук-шин. Җыелыш саен күзгә кибәк җибәреп утырырга барыбыз да булдырабыз, ә эшкә килсәк, батырлар кими. Социология бүлегенең квартал планы юк, аның планы янмыймы? Ярый, без сине иртәгәдән үк Саттаров бригадасына беркетәбез. Җитте сезгә өстән карап утыру! Барыгыз, булышыгыз, нигә эшләре бармый, нигә көймәләре комга терәлгән, өйрәнегез, аңлатыгыз.
— Бәлки, социология бүлеген бөтенләй ябаргадыр?
— Анысын киләчәктә карарбыз. Ә хәзергә әйткәнне эшләгез.
Нурислам, авызында бүленеп калган җөмләсен йотып, йөзен чытты да ачу белән урынына утырды. Идарә башлыгы, тынычлана төшеп, дәвам итте:
— Иртәгә иртән СМУ начальникларын шушы бүлмәдә көтәм. Квартал планын үтәү өчен нинди чаралар күрергә уйлыйсыз? Кемгә нәрсә җитми, кемгә нәрсә комачаулый — барысын да сөйләрсез. Ай азагына кадәр һәр көнне иртәнге сәгать сигездә оперативка уздырабыз. Кичә эшләгән эшләргә хисап та бирерсез, алдагы көн турында да фикер алышырбыз...
— Ерак авылларда яшәүчеләрне алып килеп булмый, машиналар бата...
— Раствор җитми, юл юк...
— Насослар эшләми. Растворны бишенче катка носилка белән ташыйбыз.
— Беләм, барысын да беләм, — дип, берәм-берәм торып сөйли башлаган ораторларны туктатты Харрас Шәмгунович. — Иртәгәдән башлап идарәдә секретарь кыздан башка берәү дә калмый. Бөтен штатны тулысы белән төзелешкә җибәрәбез. Каршылар юкмы? Булмаса, бу турыда соңыннан Шамкаев тәфсилләп аңлатыр. Һәр бригадага эшлисе эш күләмен конкрет ачыкларга, материаллар белән тәэмин итүдә булышырга, аңлату эше алып барырга, коллективның мораль климатын яхшыртырга! Менә сезнең бурычлар шул. һәр кеше үзенең бүген күпме эшләгәнен, иртәгә, берсекөнгә күпме эшләргә тиешлеген белсен, һәм моның өчен күпме әҗер алачагын да исләренә төшерергә онытмагыз. Әлегә коммунизмда яшәмибез. Аккордный түләүне яңадан гамәлгә кертергә кирәк, үткән елның декабрендәге кебек. Смена зада-ниесен үтәмичә торып, беркем дә эш урынын ташлап китми! Аңлашылдымы?
...Ихтыярны уйларыннан бүлеп, артта машина үкергәне ишетелде. Ярты гәүдәсе белән саз ярып килгән "Урал"ның кабина ишеге ачылды.
— Туктасам, кузгалып булмый, барган шәпкә сикереп утыр! — дип кычкырды шофер.
Кабина эче җылы иде. Тирә-юньдә берөзлексез яңгыр шаулап яугангамы, аңа монда шулкадәр рәхәт тоелды. Әкренләп калтыравы да кимеде, тәненә җылы йөгерде.
Машина яшел төстәге вагон янына туктагач, ул егетләрчә җәһәт кенә җиргә сикереп төште дә, тез тиңентен сазга чумып, җиргә таянды. Янәшәдән узып баручы кызларның көлүе ишетелде.
— Галстугыгыз кыйшайган, турылап куегыз, абый, — дип шаяртты аларның берсе.
— Чалбарыгызның үтүк эзе бозылмасын! — дип өстәде икенчесе.
— Контора күсесе! — дип үз-үзен әрләп куйды Ихтыяр. — Кем инде мондый көнне ботинка киеп чыга? Ак перчатка киеп төземиләр шәһәрне...
— Нәрсә дисез, абый? Булышыйммы әллә үзегезгә?
— Беляшкина бригадасын каян табып була? — дип сорады ул, вагон түбәсеннән агып төшкән суда кулларын юа-юа.
— Әнә, тавышларын ишетмисезмени? — дип бер-берсенә карашты кызлар. — Кәләшегезне эзләп килмәгәнсездер бит?
Ихтыяр җавап биреп тормады, ботинкасына ябышкан балчыкны каккалый-каккалый җыр авазы ишетелгән вагонга таба китте. Ишек төбенә килеп җиткәч, бүлдерергә кыймыйча, туктап калды. Эчтән кемнеңдер уйчан һәм сагышлы авазы агыла иде:
Что было, то было,
Закат заалел...
Беляшкина бригадасының яманаты бөтен төзелешкә таралган иде. Эш хакы түбән, бригадада тәртип юк: әле кемдер авырып киткән, әле берсе ирсез генә декретка чыккан, монысын әниләре тиз генә чакыртып алган, тегесен тулай торактан куганнар. Бригадада кырыктан артык хатын-кыз, кырыктан артык холык. Беляшкина аларның холкы белән артык санлашып тормый, турыдан яра, каршы әйткәнне яратмый, тозлап-борычлап туздырып ташларга да күп сорамый, диләр. Ә штукатур эше җиңел түгел, анда барырга атлыгып торган кеше юк. Шуңа күрә түзгәне — түзә, түзмәгәне тизрәк табан ялтырату ягын карый. Төзелеш кибет түгел, теләгән әйберне тиз генә алып булмый, кешеләр белән аралаша белергә, кирәк чакта матур итеп елмаерга, урыны белән таләпләрне каты куярга туры килә. Ә Беляшкина ни балта осталары, ни ташчылар, ни транспортчылар белән рәтләп сөйләшә белми. Барысы белән ачуланышып, араны бозып бетергән.
Вагон эчендә җырны икенче бер кыз күтәреп алды:
Что было, то было,
Скрывать не могла...
Кинәт кенә Ихтыярның күңелен ут көйдереп алгандай булды. Хәзер вагон ишеген ачып керсә, аның каршысына Зәлия килеп чыгар, бу җырны ул җырлыйдыр сыман тоелды.
Актарылып ташланган басу уртасында, коеп яуган яңгыр астында бу җыр шулкадәр таныш та, якын да сыман, ул махсус шушындый көнне җырлау өчен генә язылгандыр кебек иде. Яңгыр астында басып торган саен ул үзенең тынычлана барганын тойды, әле генә күңелендә баш калкытып куйган уйлар яңадан юкка чыкты. Ә җыр агылды да агылды. Әгәр дә вагон эчендәге кыз могҗиза белән Зәлия булып чыкса, Ихтыяр аны күрү белән кочаклап алыр да шушы мәхшәрле көнне өйләренә кадәр күтәреп кайтыр, моннан соң беркая да җибәрмәс, һәрчак үзе янында гына тотар кебек иде. Ләкин ул моның чынга ашмас коры хыял гына икәнен белә, шуңа ныграк төшенгән саен Зәлия дә аннан ерагая бара иде.
Ихтыяр ишекне тартып ачуга, җыр өзелде. Стена буендагы эскәмияләргә тезелешеп утырган кызлар аның пычракка баткан чалбарларына, су тамып торган плащына, ни әйтергә белмичә югалып калган кыяфәтенә карап, тик торуларында булдылар.
— Беляшкина кайда? — дип, ишек катында туктап калды ул.
— Ә сез кем буласыз соң? Күктән төштегезме әллә?
— Мин шәһәр төзү идарәсеннән. Кайсыгыз бригадир?
— Безгә бригадир нигә? Барыбер эшләмибез, — дип баш күтәрмичә генә сүз ыргытты "Азат хатын" журналын актарып утыручы кыз.
— Нигә эшләмисез?
— Измә юк.
— Нишләп юк? Артыннан йөрдегезме? Белештегезме?
— Заводта бар. Ләкин монда китерергә вертолет бирмиләр. Машиналар бата.
— Бүтән бригадаларга измә китерәләр, сезгә юк. Димәк, сорый белмисез.
Шулчак кызларга җан кергәндәй булды, алар берсен-бер-се уздыра-уздыра аһ-зарларын сөйләргә тотындылар.
— Туктагыз! Зинһар өчен туктагыз! — дип бүлдерде алар-ны Ихтыяр. — Барыгыз да бригадирны яманлыйсыз, ә болар-ны аның үзенә әйтеп караганыгыз бармы?
— Безнең аны юньләп күргәнебез дә юк.
— Егетеннән аерыла алмый.
— Кайда ул? Чакырыгыз әле.
Бригадир күрше вагонда гына икән, озакламыйча ул томырылып торган таза гәүдәсе белән ишекне тутырып килеп тә керде. Аның ышанычлы адымнар белән нык-нык басып ишекле-түрле йөрүен, чәнчеп карый торган усал күзләрен, кызларның шул арада шым булуын күргән Ихтыяр үзе дә югалып калды. Тиз генә исәнләшеп, үзенең кем икәнен, нигә килгәнен аңлатты.
— Безгә агитаторлар кирәкми, измә бирегез, — дип төксе генә сүз башлады бригадир.
— Соңгы атнада күпме эш башкардыгыз? Нигә измә артыннан йөрмисез? Китереп биргәнне көтеп утырасызмы?
— Без — штукатурлар. Сазга чумып измә артыннан йөрү безнең эш түгел. Объектны вакытында тапшыртасылары килсә, измә белән тәэмин итсеннәр.
— Бульдозер, трактор сорап карадыгызмы?
— Хәзер, кара яңгыр астында чыгып йөгердем!
— Бәлки, яңгыр айлар буе туктамас. Сез һаман шулай көтеп утырырсызмы? Тик утырганга да нәрәт япмыйсыздыр бит?
"Азат хатын" укучы кыз башкалардан кыюрак иде бугай, сүзгә кушылырга булды:
— Шул да булдымы нәрәт ябу! Ике сум алтмыш тиеннән ябабыз! — дип, Ихтыярга күтәрелеп карады ул.
— Бу вагонда күпме кул кушырып утырырга була инде? — диде оялчан күзләрен челт-челт йомгалап утыручы җиңел гәүдәле, зәңгәр яулыклы кыз.
— Измә килмичә торып, урыннан кузгалу юк! — дип кырт кисте Беляшкина һәм өстәл янындагы аркасыз урындыкка лып итеп утырды. — Барыгыз, идарәгә түгел, министрның үзенә җиткерегез! Өйрәтеп йөрүчеләр күп булыр...
Ихтыяр, нинди карарга килергә белмичә, беразга тын калып торды да кинәт кенә борылып ишек тоткасына ябышты.
— Мин берничә сәгатьтән килеп җитәм! — дип кычкырды ул чыга-чыгышка. — Китми торыгыз, көтегез!
Ләкин аның берничә сәгать дигәне озакка сузылды. Баткак юл буйлап бетонкага чыкканчы хәлдән таеп бетте.
Заводта измәгә кытлык юк иде. Диспетчер тәрәзәсенә башны тыгып, сулуы капканны басарга тырыша-тырыша хәлне аңлаткач, бетон торбага спираль урап ясалган җылыткычка аякларын терәп утырган сырма фуфайкалы, ирләрчә тупас кыяфәтле хатын кулларын җәеп куйды.
— Измә җитәрлек. Ташучы юк. Хет берьюлы ун машина алып кит! — Диспетчер хатын, авызын олы ачып иснәнә-иснәнә Ихтыярга гамьсез генә күз ташлады. — Шоферлар кәрт суга. Минем сүз үтми. Үзең сөйләшеп кара, — диде ул һәм бүрәнәдәй балтырларын җылыткычка табарак сузды.
Вахта вагоны яңа яккан мунча кебек төтен белән тулган иде. Шоферлар өчен гүя яңгыр да, шул яңгырда манма чыланып утыручы йортлар да, вагонда измә көтүче кызлар да юк, алар уенга бирелеп, бөтен дөньяларын онытканнар, кычкы-рыша-кычкырыша, сүгенә-сүгенә кәрт сугалар.
— Егетләр! Измә юк. Кызлар измә көтә. Кем бара? — дип ярым ялварып та, бераз ачуланган сыман да итеп эндәште аларга Ихтыяр. Ләкин аның сүзләренә игътибар итүче, хәтта борылып караучы да булмады.

You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Мирас - 11
- Büleklär
- Мирас - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4042Unikal süzlärneñ gomumi sanı 216036.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3983Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208438.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4101Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206638.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4133Unikal süzlärneñ gomumi sanı 213236.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4108Unikal süzlärneñ gomumi sanı 211037.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3994Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208738.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3907Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205937.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4007Unikal süzlärneñ gomumi sanı 204139.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3999Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206938.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4066Unikal süzlärneñ gomumi sanı 220637.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3988Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217137.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3940Unikal süzlärneñ gomumi sanı 202239.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3970Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209537.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4028Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209337.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4011Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198838.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4058Unikal süzlärneñ gomumi sanı 204937.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3923Unikal süzlärneñ gomumi sanı 210836.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3970Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199837.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Мирас - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 432Unikal süzlärneñ gomumi sanı 33952.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.72.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.