Latin

Минем укытучыларым

Süzlärneñ gomumi sanı 1600
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Минем укытучыларым
Сагындырып искә төшә икән кыңгыраулы мәктәп еллары...
Күңелдән сагынам”тоткынлыгымны”- мәктәбемне мин,
“Нигә соң үстем инде һәм нигә”дәү” булдым инде,дим.
Нигә , дим , изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?”
Г.Тукай” Гомер юлына керүчеләргә”.
Балачак, мәктәп еллары кеше гомеренең иң күңелле, ваемсыз, рәхәт чорылары. Ләкин шул рәхәтлекләрнең кадерен аңламыйча, тизрәк зур, мөстәкыйль кеше буласы килә. Мәктәп, Г.Тукай әйтмешли, тоткынлык булып тоела.Мәктәптән чыгып киткәч, әллә ниләр кырыр кебек тиясең. Бер чыгып китсәм, мәктәп ягына әйләнеп тә карамас идем, укытучыларны күрсәм, әйләнеп узар идем, дисең күңелеңнән.Китаплар тулы сумкаңны чорманың иң түренә атып бәреп, мәктәп төшенчәсенә нокта куярга ашыгасың. Ләкин... болар барысы да вакытлы күренеш.
Кереп киттем гомер юлына... Әллә мин йөри белмим?
Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим,- ди бит Тукаебыз да. Әнә шулай бөтен нәрсә үз башыңа калгач, әти- әни дә, авыл да, мәктәп тә,укытучылар да үзеннән- үзе искә төшә башлый. Туган ягыңа кайтканда, башың мәктәп ягына борылмый калмый. Иң рәхәт, кайгысыз- хәсрәтсез , гамьсез чакларың шунда узган икән бит!Әнә мәктәп тыкрыгыннан укытучы апа яки абый чыгып килә. Сәлам дә бирмәс идем шуңа, дигән идең кайчандыр.Үтә дә гади, ягымлы,кешелекле, эчкерсез икән бит ул, мәктәптә укыганда шуны сизмәгәнсең.Ә хәзер аны йөгереп барып кочаклап алудан үзеңне чак тыеп торасың... Берәр йомыш белән чормага менсәң, нигә менгәнеңне дә онытып, тузанга күмелеп яткан мәктәп сумкасына үреләсең.Сак кына сумка капкачын ачып эчендәге әйберләрне бушатасың...Мәктәп көндәлеге...Никадәр истәлек! Билгеләр, укытучыларыңның имзалары... Математикадан алган менә бу “3”ле синең өчен “5” ле билгесенә тора иде. Ә менә химиядән алган бу “4” ле өчен бүген дә кызарып куясың, чөнки учыңа язып алып чыккан формуланы ,укытучы күрмәгәндә, тактага яздың да , белдекле булып шуны укып күрсәттең, җитмәсә алгы партада утырган иптәш кызың ишарәләр белән ярдәм итеп утырды.Ә менә физкультурадан укытучы ,һичшиксез, “5” ле куярга тиеш иде- ул “4” ле куйды! 3 км лы дистанциядә чаңгы ярышы үткәрде укытучы ул көнне.Стартка җиденче кеше булып басып, беренче булып килдең.Ләкин укытучы сине чаңгы юлыннан тайпылганың өчен шелтәләде.Ә бит алда баручы юл бирергә тиеш иде!Юлыңа аркылы төшүчеләр тормышыңда адым саен очрап торасын башыңа да китермисең әле бу вакытта. Дәфтәрдәге язмаларыңны укып утыра торгач, байтак вакыт үткән икән. Сине ишек алдын бетереп эзли башлаганнар, ә син истәлекләр дөньясыннан чыгарга да ашыкмыйсың... Мәктәп сумкасының тузаннарын кагып, китап- дәфтәрләреңне сак кына тутырасың да, югарырак урынга элеп куясың.Ул бүгенге көннән синең иң кадерле, балачак, мәктәп истәлекләре белән тулы “хәтер сандыгы”!
Безнең мәктәпне тәмамлаганга да озакламый 40 ел тула икән ! Әле кайчан гына ап- ак альяпкычлы, ак күлмәк, гади генә костюм-чалбар кигән, галстук таккан, кулларына язгы чәчәк бәйләмнәре тоткан 60 егет һәм кыз мәктәп ишек алдын тутырып басып тора идек. Яз аеның үзе кебек ярсу, матур, дәртле, романтик рухлы 60 бала, 60 язмыш соңгы кыңгырау чыңы астында зур тормыш юлына атлаган идек. 40 ел! Әйтергә генә җиңел! Үзе бер кеше гомере. Ләкин истәлекләр белән тулы гомер ул, бары якты истәлекләр белән генә!
Әле кайчан гына , Нарат-Асты башлангыч мәктәбен тәмамлап, Мәллә- Тамак урта мәктәбенең 5 нче классына( 1965-66 нчы уку елы) укырга килгән идек.Авылыбызның кечкенә генә агач мәктәбеннән соң, зур таш мәктәп безнең өчен кала булып тоелды.
1964 нче елны Мәллә-Тамак авылында яңа мәктәп сафка баса. Заманы өчен шактый зур төзелеш булгандыр ул. П хәрефе формасындагы ап- ак бина үзенә әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Моңа кадәр сигезьеллык мәктәп булса, яңа бина салынганнан соң урта мәктәп статусы бирелә аңа.Шактый зур ихата, бакча мәйданы, интернат биналары...Ул елларда Т.Табын, Тойгелде авылларында урта мәктәп юк әле. Шунлыктан 9-10 нчы классларга әлеге авыл балалары да килә . Югары класслар өчәр, калганнар берәр класс. Мәктәп кайнап тора. Ул хәтле балага кайдан класс җиткергәннәрдер. Мәктәптә укулар бер генә сменада барды кебек. Үзебез бәләкәй булганга микән, югары класста укучылар зу-у-ур булып тоела иде. Алар үтеп киткәндә, стенага сыланып бетеп, юл биреп калганыбыз хәтердә. Озын тәнәфесләрдә югары класс укучылары теттереп бии торганнар иде. Ул елларда класс саен гармунчы егетләр!Әле дә истә: Т.Табыннан килеп укучы Асадов Булат һәм Ташлыяр кызы Мәликә апаның парлап ярыша- ярыша биюләре!
Мәктәп директоры- Антипов Марс Семенович дигән кеше, керәшен татары булган икән ул. Беренче уку көнне , мәктәптән кайткач,әнигә: - Безнең директор үзе урыс, үзе татарча сөйләшә,- дигән идем шаккатып. Укытучылар аңа Марс Семенович дип мөрәҗәгать итә, ә без , балалар, директор яки директор абый, дибез . Марс Семенович тәбәнәк, таза гәүдәле, кыскасы, туп кебек кеше. Коридорның әллә кайсы почмагыннан тәгәрәп кенә килеп чыга, коридордагы бөтен бала- чага шым була. Бик таләпчән, белемле, каты куллы җитәкче, әмма гадел һәм кешелекле иде диләр аның турында элекке укытучылар.
Класс җитәкчебез Әсфирә Сираевна Харисова( Симәк кызы ) безнең өчен икенче әни кебек булды.-Иң матуры – безнең класс җитәкчесе!- дип юл буе башка класс кызлары белән бәхәсләшеп кайта идек без, ягъни бишләр. Шулай инде, бала кешесе дә яшьне, матурны ярата.
Укытучылар коллективы бик көчле булгандыр дип уйлыйм. Чөнки мәктәбебезгә кунаклар еш килә иде. Ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үтеп кенә торды. Димәк, күрсәтер әйбер, уртаклашырлык тәҗрибә булган.
Безне укыткан укытучыларның бик күбесе бүген юк инде. Ләкин хәтер сандыгында аларның һәрберсенә урын бар. Төс –кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, дәрес бирүләре, хәтта әйткән сүзләренә кадәр истә.Менә ишектән бер кочак дәфтәр, күрсәтмә әсбаплар күтәреп, күзлек пыялаларын елтыратып математика укытучысы ЗариповаМөзәккирә апа кереп килә( ул безне 5 нче класста укытты).Әле бүген кимендә тагын бер сәгать керәчәк ул ,чөнки буш сәгатьне( буш сәгатьләр булгалап тора) карап кына тора.Фәнемне белсеннәр, вакытны бушка уздырмасыннар , дип, безнең өчен тырышкан ул. Ә безнең гел математика гына укып утырасы килми. Керсен иде физкультура! Рәхәтләнеп туп тибәр идек, чабар идек! Ишектән үк дәресен сөйли-сөйли керүче, кыяфәте белән язучы Кави Нәҗмине хәтерләткән( 6 нчы классның әдәбият китабында рәсеме, “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” хикәясе бар) Габдерәүф абыйны( математика һәм хезмәттән укытты) ничек онытасың?Ул сөйләп торганда, берәр сүз кыстырсаң яки бүлдерсәң: - Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый!- дип хәзер “урыныңа утырта”иде. Көязлеге, пөхтәлеге белән мәктәптә бер булган биология укытучысы Исрафил абыйны тагын!”З “ авазын җиренә җиткереп аның кебек берәү дә әйтә алмас .-Сеззз , балалар, гәйеззззт
(газета сүзе шулайрак яңгырый) укымыйсыз. Гәйезззт укыгызззз, бөтен яңалык, белем шунда!- дия иде дәрескә кергән саен. Мәктәп тормышы укытучыларга бәйле кызык вакыйгалар белән дә истәлекле укучылар өчен. Укытучы халкы, балалар белән эшли торгач, үзе дә бала-чагага әйләнеп бетә. Бервакытны физкультура укытучысы белән конфликтка кереп ала Исрафил абый. Тегесе ,аны- моны уйламыйча , өлкән укытучыга кеше алдында аның намусына тиярлек сүз әйткән булса кирәк. Исрафил абый- гарьчел кеше. Ничек итеп үчне кайтарырга дип баш вата бу. Дәресләр барган вакыт.Спортзал янындагы фестибюльдә ике югары класс укучысы( егетләр) тәрәзә төбенә менеп кунаклаганнар да әкрен генә гапь саталар. Баксаң, әлеге физкультура укытучысы боларны тәртип бозган өчен дәрестән куып чыгарган икән. Исрафил абый, бу союзниклар белән килешеп, кызык ясарга уйлый. Спортзалга терәлеп диярлек торган бүлмәдә биология лабораторясе урнашкан. Анда төрле таблицалар, муляжлар, плакатлар, кыскасы, күрсәтмә әсбаплар саклана. Шулай ук бала- чаганы шомландырып , котын алып куркытып торучы кеше скелеты да бар иде анда. Шаянрак малайлар ,Исрафил абый үзе юкта кереп, аның өстенә укытучының пәлтәсен, башына бүреген кидереп куялар иде.
Әкрен генә скелетны алып чыгалар болар... Исрафил абый спортзалның ишеген бераз гына ача , шул арада тегеләр скелетның ярты гәүдәсен ишектән тыгып шалтыратып алалар. Ишекне ябуга, Исрафил абый ачкыч уемыннан зал эчендәге реакцияне күзәтә. Ишекнең теге ягында мәхшәр! Кызларның чырылдавыннан тәрәзә пыялалары зыңгылдый хәтта.Физкультура укытучысы эшнең нәрсәдә икәнен аңышмый башта, разминканы дәвам итә. Тагын бер талпыныш ясый болар. Исрафил абый тагын иелеп реакцияне күзәтмәкче. Нәкъ шул вакытта эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган физкультура укытучысы теге яклап бөтен көченә ишеккә тибеп җибәрә. Мондый көчле ударны көтмәгән Исрафил абый , секунд эчендә күбеп чыккан маңган тотып, берничә метр арты белән идән буйлап шуып бара.
- Сеззз юньсезззләр аркасында башсыззз кала яззздым!- бу җөмлә союзникларына гаепләү акты булып яңгырый аның.
Көлеп түгел, сагынып искә алабыз мондый вакыйгаларны!
Мәллә- Тамак урта мәктәбе белемле, тәрбияле, илебез өчен бик күп файда китергән һөнәр ияләре әзерләде . Алар арасында фән эшлеклеләре дә, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр,юристлар, зур- зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре ( мәсәлән, “Чаллы икмәге” генраль директоры Р.Сөләйманов, Мөслим муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе - Мөхәммәтдинов Д.З.), алдынгы игенче һәм терлекчеләр , завод һәм фабрика эшчеләре шактый.Алар барысы да үзләре белем һәм тәрбия алган мәктәпләрен, укытучыларын хәтерлидер, рәхмәт хисләре белән искә алалардыр.Ел саен үткәрелгән очрашу кичәләре шуны дәлилли. Ләкин замана шаукымы без укыган мәктәпне дә читләтеп үтмәде. Кайчандыр гөр килеп торган мәктәп , оптимизация кысаларында , төп белем бирү мәктәбе булып калды. Киләчәк язмышы да кыл өстендә тора дип ишетәбез. Күңелнең бер дә начарга юрыйсы килми, бар тик яхшыга гына өметләнәсе килә.
Бүгенге көндә Мәллә- Тамак авылында укытучыларыбыздан Фатыйма апа Моратова, Суфия апаФәррахова, Илгизәр апа Шәйдуллина, Муса абый Шәйдуллин, Мәскүрә апа Садыйкова, Кадрия апа Гатина, Зәмдәрия апа Дәүләтшина, Венера апа Нуриева, Рәмзия апа Бакиева, Хәмидуллина Лидия, Мөслимнең үзендә безне математикадан укыткан Венера апа Сөнгатуллина, Яр- Чаллы шәһәрендә Хәят апа Садертдинова һ.б. исән –сау, матур гына яшәп яталар. Ходай тәгалә аларга олыгайган көннәрендә сәламәтлек, бәхетле картлык насыйп итсен иде.
Без Сезне бик яратканбыз икән, Укытучыларыбыз! Шулай булмаса, сагындырып, үзәкләрне өзеп искә төшмәс идегез!
Алдагы сүзем бакыйлыкка күчкән остазларым, укытучыларым турында.
Хушлашырга ашыкмыйм...
Бу язмама соңгы ноктаны куйгач, ямансу булып китте... Язучыларның күбесе әсәрләрен тәмамлаганда ,“Соңгы сүз” дигән бүлек өстәп куялар. Мин дә шуларга охшатып,”Соңгы сүз” белән йомгакларга уйлаган идем. Алай итмәскә булдым әле. Беренчедән , мин язучы түгел. Икенчедән, башымда, күңелемдә язасы килгән фикерләр дөнья кадәр. Хезмәт юлымны башлаган Тат.Бүләр урта мәктәбе турында бик аз яздым. Анда бергә эшләгән хезмәттәшләрем, миңа ”тормыш дәресләре” биргән абый- апалар турында да язасым килә. 36 ел гомеремне багышлаган Түбән Табын урта мәктәбе, аның укытучылары, укучылары хакында язарлык материалым үзе бер китаплык! Миңа бик зур ярдәм иткән, хезмәтемне бәяләгән районның татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре турында ,һичшиксез, язармын , дим, Аллаһ боерса! Шуңа күрә, хушлашырга ашыкмыйм әле! Ходаем ,исәнлек- саулык бир, дәрт- дәрман бир, дияргә генә кала!
2010. 11 нче февраль.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.