- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Нәни тимерче
🕙 1 minut uku
Минем кадерле әбием
Süzlärneñ gomumi sanı 186
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 142
57.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
80.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әбиләр күп. Ләкин минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.
Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән, шәл бәйләгән. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән! Аларны киендергән, ашаткан, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән.
Хәзер инде эбиемнен куллары җыерчыкланган. Уч төпләре китап битенә төшкән язу юллары кебек сызгаланып беткән. Шулай булса да, әбием башымнан сыИпаганда, ул куллар ин йомшак, иң җылы булып тоелалар. Әбиемнең кочагына сыенып, озак-озак иркәләнәсем килә минем. Аның шул кечкенә генә арык кулларын үбәсем килә. Әгәр
дә: «Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы ин, йомшак?» — дип сорасалар, мин әбиемнең җыерчыкланып, сөялләнеп калган шул кечкенә генә кулларын күрсәтер идем.
Әйе, әбием зур тормыш юлы үткән. Аңа инде быел җитмеш ике яшь тула. Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыклардан инде үтеп йөри алмаслык зур куе урман үсеп чыккан булыр иде.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 1nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Нәни тимерче