Latin

Мин Үзем Беләм

Süzlärneñ gomumi sanı 734
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 506
54.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Әгәр дә аның белән очрашмаган булсам, мин үземне әле дә бәхетле кешегә санап йөргән булыр идем, мөгаен. Ә сез алай түгел дисезме? Сөйләп бирергә кирәктер бәлки? Ышану һәркемнең үз эше, ә минем исә бу катлаулы мәсьәләне аңлатып бирүне үз өстемә алып карыйсым килә, бәлки бүтәннәр өчен әһәмияте булыр.
Кыскасы, караңгы кичәләрнең берсендә дустым килеп керде дә, сере бер кеше шикелле күзләремә карап, әмма бераз кыенсынып кына әйтә куйды:
— Синең вакытың юк идеме?
— Юк иде,— мин әйтәм.
Әмма ниндидер бер шик күңел төбен борчырга, җанны бимазаларга тотынды: кешеләр бер-берләренә юкка гына сер хакында сүз кузгатмыйлардыр бит инде?
— Алай икән!
Аңа каршы җавабымда шулай шул дияргә кодрәтемнән килмәгәнгә, бераз вакыт аптырабрак тордым. Аның миңа текәлеп карап торуыннан бер нәрсәне аңлап алдым: Ул тиз генә китәсе түгел!
— Ярар!
Без карашып алдык та кузгалдык, авыр адымнарым мине фатирымнан түбән таба, беренче катка өстери иделәр инде. Ә минем йокламакчы идем. Бу теләгемнең әле дә беткәне юк. Үтер дә сал гына... Арылган. Кеше кайгысымыни, монда көне-төне чабып, бер ял күргән җан түгелмен, җитмәсә бу ахмак бимазалап йөри...
Күрше шул, кая барасың. Иң алдан аларга йөгерәчәкмен үзем дә... Аллаһы сакласын, кайгы килә күрмәсен!
Урамда яз вакыты иде. Күршем тәмәке кабызып җибәрде. Сасы исе бугазларга ябышты. Читтәнрәк атларга мәҗбүр булдым. Сүз башларга тиеш иде дә, нәрсәгәдер ул мәсьәләдә ашыкмый. Ә мин йолдызлар санамакчымын: бер, ике... Егермеләп була түгелме?
— Ник сөйләмисең?
— Нәрсәне?
«Эшең беткәнме әллә синең, юк белән борчымасаң?»— диеп булмый шул инде. Эһ, бимазалап йөрмәсә иде!
— Ярар, мин киттем!
— Тукта!— диде ул, китә башлаганымда әмер биреп.
— Сине монда саклап торыйммы?
Күршем караңгыда күзләремне эзләде булырга кирәк, иелеп-иелеп йөземә каранып маташты, әмма ирешә генә алмады.
— Ну-у-у!
Бу мөгрәве миңа бернәрсә дә аңлатмый иде. Шуннан? Дөньялар икегә ярылса да исе китмәс кеше шул ул. Тәмам җитлеккән. Туйганчы эчкән. Мине юләргә санап, үзенә ияртеп йөртмәкче. Һай хәйләкәр дә инде кешеләр!
Йомышының нәрсәдә икәнлеген тыңларга да теләмәстән кайтып кына китәргә уйладым. Нәрсә, мине характерсыз, пешмәгән кешегә саный әллә?
— Йә ярар, мин киттем...
— Тукта!
Ул миңа әмер бирергә кем соң әле? «Күрше хакы — Алла хакы!»— дигәч тә, ул миңа Алла түгел лә!
— Шуннан?
Бу мөгамәләдән бер генә дә файдалы фикер азыгы туймаячак иде. Нишлисең инде, ул да адәм баласы, кимсетәсе дә килми үзен.
— Эреләндең әле...
Монысы миңа биргән «югары» бәясе иде. Белә, чукынган, кайсы яктан китереп чүкергә, яньчеп кенә алды. Кемгә әйтсә дә, аны җиңел генә аягыннан егарга мөмкин булган сүзләр бу!
Нәрсә диләр икән мондый вакытта? Шайтанына олактыралармы? Җавап таба алмаган һәм бәясен кайтарып йөзенә чәпәргә көче җитмәгән гайрәтме, әллә күрмешемнән җыйган сүз кисәкләреме акыл казанын кайнарландырып, инде дә капкачын күтәрә-күтәрә парларын ата башларга, ачуым бәреп чыгарга тиеш иде. Тыела калдым!
— Шуннан?..
Телемә килгән ошбу сүзләремнән соң, колакларыма аның җавабы ишетелергә тиеш иде дә, әмма эщләр алай ук барып чыкмады.
— Нәрсә шуннан?— дип сорады ул.
Миңа да аның болай юләр сатуы кызык булып китте. Шунлыктан:
— Белмим!— дип җавап бирдем.
— Белмәгәч, ник маташтырасың?— дип ачулана башлады ул.
Үтерде, тереләй суйды. Мин әле аны сәрхушка санаган идем, ә ул китте акыл өйрәтеп, китте... Гыйлем чишмәсе диярсең, һич тукталыры юк!
Әүвәле артка чигенеп, аннан соң борылып, ашыга-ашыга китә башлагач:
— Кая качасың?— дип җикерде.
— Йокларга!— дидем мин, коты алынган ат кебек җан фәрманга ашыгып.
— Һе... Бар-бар!.. Йоклый бир! Шундый кичәне ташлап!..
Һаваларның чыннан да чәчәкләрдән таралган хуш исләр белән тулган чагы иде. Ни дисәң дә, яз — яз инде ул! Сандугачлар да нәкъ май аеның ахырын тәбрикләп җыр сузалар. Әнә кайдадыр, кемнәрдер боза-боза гына булса да бер көйне әле башлап, әле ташлап интектерә-интектерә маташтыралар...
— Шушындый матур кичәне калдырып диген әле син! Кем йоклый ала икән? Һай егетләр...
Күршемнең колак артымнан ияреп килгән ул сүзләре җанымны кыйный иде. Ә бирешәсем юк инде, ныклык күрсәтәм:
— Мин күптән ир кисәге бит инде!
— Ха!
Ул, җавап бирергә тукталуымнан файдаланып, куып тотарга өлгергән иде инде.
Миннән зәһәрләнеп көлә үк башлады. Монысын ук көтмәгән идем. Кем дип белә ул үзен, мине кемгә саный? Юньсез!
Төкердем үзенә, дигәндәй, бу юлы, һичбер сүз әйтеп тормастан, кайтып киттем. Ул шунда сөйләнеп калды. Җылы урыныма аугач, бик озак йоклый алмыйча яттым. Аның миңа нәрсәдер әйтәсе булгандыр инде?..
Икенче көнне барысы да беленде. Юкка гына мине эзләп кермәгән икән ул. Күк капусы ачылган булган бу төндә, белми дә, күрми дә калганмын. Нишлисең, насыйп булмагандыр. Айның да, кояшның да тотылуларына шаһитлык иттем. Менә ничә еллар йокым качкан хәлемдә төннәрен урамда йөрим, күкләрне күзлим, ачылмыйлар гына шул капкалары, җәннәтләрен күреп калыр идем...
Һи, үзем беләм, имеш! Белеп бетерерсең барсын да, көтеп тор! Үзеңнең кемлегеңне генә белүе җиңел ул. Теләсәң, күршеңнән сора, әйтеп бирер.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.