Latin

Мин Сезнең Хатыныгыз

Süzlärneñ gomumi sanı 3615
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1879
39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Җаны-тәне белән рәхәтлеккә бирелеп ком өстендә ятып торган Рәйхан бу чибәрнең кайдан килеп чыгуын күрмәде. Тик ниндидер көч аны кузгалырга, күзен ачып карарга мәҗбүр итте. Һәм ул күзенә кыз чалынганда нинди кыяфәттә булса, шулай катты да калды.
Бәй, кара нинди чибәр кыз! Төз аяклар. Тукта әле, бу нинди трафарет сүз, аяк нишләп төз булсын – бильярд таягы төз була. Ә бу сынлы сәнгать үрнәге, дөньяда иң нәфис сызатлардан торган силуэт, гүя Ходай кулына лекало тотып үзе сызып иҗат иткән. Сау-сәламәт булып туган, физик авырлыкларга, эшкә күнеккән, нык һәм чыдам татар кызы. Биле уртача, күкрәкләре нәкъ кирәгенчә, беләкләре нәфис, әмма таза. Карап торуга уртача буйлы, уртача юанлык, хәтта тән тиресенә кадәр ни ак, ни кара түгел, кояшта уртача кызынган, барысы да уртача. Тик шул ук вакытта тел белән әйтеп бетмәслек гүзәллек, камиллык. Рәйхан күзләрен йомып җайлап ятты, белә ул: “Чибәр – күрсәң гайрәтең чигәр”. Менә дигән буй-сынлы кызлар янына килсәң, йөзләрендә шул чибәрлекнең эзе дә юк, гүя йөз белән тән икесе ике нәрсә. Әллә инде Ходайның матурлык запасы чамалы. Ә фигурасы балта белән юнылган кызга игътибар итсәң, нәфис, мөлаем йөз, серле күзләр очратырга мөмкин. Ләкин Рәйхан озак түзә алмады, янә күзләрен ачты. Кыз суга керергә ашыкмый иде, икеләнгән кеше сыман басып тора, башын артка чөебрәк чәчләрен таратып җибәргәч, тагы да чибәрләнеп киткән. Ана шул чәчләр һәм Рәйханның чак кына күрә караулыгы кызның йөзен ачык күрергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа егет кыз белән кызыксыныргамы, әллә борылып ятаргамы – һич белә алмады. Ә билгесезлек ул инде капчыктагы песи баласы – мырауламаса мияулый - барыбер тик тормый. Кыскасы, Рәйхан торып утырды.
Чынлап та, кыз тазалык белән нәфислек, көч белән гүзәллек кушымтасы иде. Менә ул җай гына суга керде һәм күкрәге белән идел суына ятып йөзеп китте. Әйе, ирләр шаптырдап керә, әйтерсең ботаклы агач авамыни, ә бу чибәркәй дельфин баласыдай ничектер бик тә табигый рәвештә керде дә китте, әйтерсең дә суда туып үскән. Менә сиңа ыспайлык дип сокланды егет.
Тукта, кызларның су коенганын, бигрәк тә киенгәнен, йоклаган булып керфек аша карап ятуы егетлекме? Янына барып бер-ике сүз сөйләшеп алганнан ни булган? Рәйхан шулай итте дә. Инде киенеп чәчен тарап торган кыз янына барам дип солдат җитезлеге белән сикереп торып үзе дә киенергә кереште. Ә йөрәген шик кимерә. Пляжда танышу танышумыни? Моны кыз бер җилкуарның эче пошканнан гына сырышуы дип аңласа? Мондый уй Рәйханның башыннан узды узуын, ләкин бер кузгалган кызыксынуын акыл йөгәне генә тотамы соң? Туташка табан илле-алтмыш адым атлаганчы ул кырык халәткә керде. Берчә бәхет тотарга талпынгандай ашыкса, икенчеләй су буенда ял итеп йөрүче ваемсыз адәм роленә керергә тырышты – кызга ни рәвешле якын килергә, ничек сүз башларга белмәде. Шулай да ул аңлый иде, ниндидер аерым сүзләр табарга кирәк, бу фәрештә тәүге мизгелдә аптырабрак калырлык булсын. Иң тәүге секундта “юк” дип әйтә алмаса, бу инде ярты уңыш була.
- Исемегез кем? - диде Рәйхан.
Кыз моңа гаҗәпләнүле-сораулы караш ташлады. Эндәшмәде.
- Сез мине бу соравым өчен гафу итегез, тик сез – минем булачак хатыным. Ә үз хатынымның исемен белми йөрү ничектер килешми. Дөрес түгел кебек, шикелле.
Кыз көлеп җибәрде, ярым ачулы кашы карлыгач канатыдай тибрәлеп алды.
- Минем исемем Гөлләрия, сезнең булачак хатыныгыз Бәдрия шикелле. Шулай булгач, юлыгызны дәвам итегез, егеткәй.
Шушы сүзләр белән кыз башын горур чайкап чәчләрен артка ташлады да, атлап китеп тә барды. Ах, сылу кызларның шушы тылсымлы хәрәкәте! Ана шул чәчләр мең чыбыркыга әйләнеп егетләрнең йөрәкләренә сыдырып узалармыни. Зифа муеннарын бер уйнатып алуларында “кит моннан” диюдән башлап “якын кил, бәгърем” дигәнгә кадәр мәгънә салынган. Моны аңлаучы бар, аңламаучы бар.
Рәйхан кыз артыннан иярергә кыймады. Әрсезләшеп тагылып йөреп кенә уңышка ирешә торган очраҡ түгел. Бу кыз – бердәнбер. Һәм Рәйханның максаты – үзенең дә бердәнбер булуын исбатлау. Зарар юк. Дөньяда кино бар, дискотека, пляж. Кечкенә поселокта яңадан очрашмау мөмкин түгел.
Кино, дискотека, пляж. Булды аларда Рәйхан, булды. Дөресрәге, гел шунда булды. Атна үтте, ә кыз гаип. Гүя суга төште. Егет тәмам аптырауда калды. Ахырда, паспорт бүлегенә кереп, Гөлләрия дигән туташны эзләтеп тә карады. Андый гражданка бездә теркәлмәгән диделәр. Димәк, Гөлләрия кунакка гына кайтучы. Эзлә инде хәзер җилне даладан. Кәеф китте, ял бетте. Хәер, инде шәһәргә кайтырга да вакыт җиткән иде.
Рәйханның йөрәк мае сызды, теге кызны кабаттан очрата, иркенләп бер сөйләшә алмавына үкенеп йөреде, ләкин вакыт, тынгысыз эш, гел генә тапкырлык, зирәклек таләп итүче бизнесы башка нәрсә турында уйланып йөрергә ирек куймады. Егет баштанаяк эшкә чумды. Аның эше шул: чит илләрдән парфюмерия, бижутерия алып кайта, шуны Мәскәүдәге бер-ике кибете аша сата. Башта бик авыр булды. Табышы чамалы чыкты, ләкин каты кризистан соң илнең икътисады күтәрелә башлавы кешеләрнең сатып алу мөмкинлегендә дә чагылды – товар әйләнеше күзгә күренеп артты, акча запасы барлыкка килде. Ә аны кая куярга? Мәскәү тирәсендә конкуренция көчле, яңа кибетләр ачудан файда булмас, шикелле. Ә менә Урал, Себер якларында ни хәл? Анда кибетләр ачып булмасмы? Шундый уйлар белән йөрегәндә, энесе Хәлим шылтыратты: “Институтны тәмамладым. Абый, фәлән көнне диплом алам. Бәйрәм итәргә кил,”- ди. Бердәнбер энекәшеңнең шатлыгын уртаклашырга кирәк, ничек бармыйсың инде, дип уйлап Рәйхан юлга чыкты. Бер уңайдан Уфада кибет ачу мөмкинлеген дә капшап карар. Талиплар, дөресрәге, өр-яңа икътисадчылар, зурдан купкан икән, каланың яхшы гына бер ресторанын арендага алганнар, оркестр яллаганннар.
- Их сез, яшел чебешләр, яшь чагыгызның кадерен белеп калыгыз. Бер бизнеска тотынсагыз көн белән төн алышынганын да сизмәссез аннан, - диде Рәйхан, куанычыннан балкыган энесенең кулын кысып.
Кинәт егетнең йөрәге “аһ” итте. Кызлар арасындагы бер сылуга күзе төште. Вәт могҗиза, бу бит “теге” кыз, былтыр туган якта су коенганда күргән чибәркәй. Аңлашылмаган хисләр ташкыны Рәйханны кабаланырга мәҗбүр итте, ул шушы мизгелдә үк, мине шул кыз белән таныштыр әле, дип Хәлимгә ябышты. Кыз егетне шундук таныды. Рәйхан үзен танцыга чакыргач, баш тартмады. Чөнки бу инде пляжда очраган шикле бәндә түгел, ә ыспай һәм купшы киенгән, итәгатьле, иң мөһиме, әнкәсе малае түгел, ә үз көнен үзе күрүче яшь бизнесмен иде. Җитмәсә, төскә-башка да килешле күренә. Сөйләшеп киттеләр, гадәттәге сүзләр, гадәттәге комплиментлар.
- Сез бүген аеруча матур күренәсез.
- ә кичә ямьсезрәк идемме? - дип елмайды кыз, әмма көлүендә һич мыскыллау сизелмәде. Киресенчә, күңеллерәк булып китте.
Егет Гөлләрияне чынлап та үз гомерендә икенче генә кат күрүен уйлап алды да ялгыш әйтеп ташлаганын аңлады.
- Мин сезне беренче күргәндә сез су анасы кебек гүзәл идегез, әле менә мәхәббәт алиһәсе кебек матурсыз. Дөресен әйткәндә, кайчан матурырак булуыгызны һич аңларлык түгел. Хәер, миңа былтыр очраган кыз мираж гына булды сыман. Сезне ел буена эзләп тә таба алмагач, шундый фикергә килгән идем.
- Мине сусылу дип уйлагач, судан эзләгәнсездер, ә минем баш укуда булды.
- Ләкин без очраштык бит. Димәк, язмыш.
- Кемгә язмыш, ә кемгә ирен яламыш, - тип көлде тагы да Гөлләрия.
- Юк инде, бу юлы ирен ялап калмам. Теге вакытта мин сезне булачак хатыным дигән идем, менә шунысы дөрес, ичмасам.
- Ай-һай, бу хакта иртәрәк сайрыйсыз түгелме?
- Сез хаклы. Бәлки, иртәрәктер. Бүген без икенче бер әһәмиятле нәрсә турында сөйләшергә тиешбез.
- Гаҗәп, нәрсә соң ул ? - дип җитдиләнә калды кыз.
- Беләсезме, Гөлләрия, әйдә берәр кайда чыгып торыйк әле, сүзем аягүрә әйтә торган гына түгел, сез яхшылап уйларга тиешсез.
Болар җитәкләшеп ишеккә юнәлде. Курсның иң чибәр кызы артыннан күп күзләр карап калды. Фойедағы эскәмияләрнең берсенә барып утырдылар.
- Мин парфюмерия һәм бижютерия белән сату итәм. Аларны чит илдән алып кайтам. Мәскәүдә берничә кибетем бар. Миңа бизнесымны үстерергә, Русиянең башка зур калаларында магазиннар ачарга иде. Менә шундый хәл. Сез миңа эшкә килә алмассызмы?
- Ниндиерәк эш тәкъдим итмәкче буласыз соң?
- Икәүләп уйлыйк. Мәсәлән, Казанда магазин директоры яки компаниянең менеджеры булырсыз. Соңгысы колачлырак һәм кызыклырак эш, төрле шәһәрләрдәге кибетләрне товар белән тәэмин итеп торырсыз.
Гөлләрия уйланып алды, шундук “мин риза” дисә, кешенең бу кыз төптән уйлый белми икән, дигән фикергә килүе бар.
- Белмим шул, - диде ул уңайсызланып. – Бер ахирәтем белән матурлык салоны ачмакчы булган идек. Ул – парикмахер, визажист, ә мин эшнең матди-финанс ягын үз өстемә алмакчы идем.
- Бу бик яхшы фикер. Тик, минем фирмаға эшкә килсәгез, үзегез өчен отышлырак булыр, шикелле. Чөнки сезнең салон бер точка гына була, ә предприятиеләр челтәре түгел.
- Уйларға вакыт бармы?
- Бар. Мин иртәгә кичке поезд белән китәм, - дип Рәйхан үзенең телефон номерын Гөлләриягә язып бирде.
Кыз менеджер булып эшли башлагач, Рәйханның идеясы аны да биләп алды, хәтта компаниены үстерү өчен хуҗадан да күбрәк көч салды. Моның өчен акча кирәк иде. Гөлләрия озак уйламады, әтисеннән калган фатирын, машинасын сатты. Тагы да бераз акча өстәгәч, яңа кибет ачарга җитте. Табыш яхшы гына керә, ярты елдан тагы да матур гына бер магазин эшләтеп җибәрде. Шулай итеп, компания үсә, башка төбәкләргә җәелә барды. Бу процесс, бәлки, тизрәк тә барыр иде, ләкин Рәйхан акчаны табарга гына түгел, туздырырга да оста иде. Кызыл диңгез, Сицилия якларын да урап кайтты, ресторан, казино кебек җирләрдә дә хуҗаның эзе суынып тормады. Моны белгәч, Гөлләрия аның белән сөйләшеп тә карады, ләкин файдасы булмады. Рәйхан, әлбәттә, бизнесының уңышлы баруын үзе дә бик тели, тик рәхәт тормыш магниты аның теләгеннән көчлерәк иде шул. Ә Гөлләрия ни эшли алсын, ул бит бары тик менеджер һәм кечкенә өлеше белән компаньон иде.
Ә мәхәббәт? Юк, Рәйханның йөрәге сүрелмәде, ул Гөлләриягә гашыйк иде. Шуңа да бераздан аны башкарма директор итеп үрләтте. Хәзер инде ешрак очраша башладылар, ресторанга бардылар, шәһәр читенә пикникка чыктылар һәм бергә эшләүләренә ике ел тулганда өйләнешеп куйдылар. Гөлләрия Рәйхан фатирына күчте, арендага алган торагын кире тапшыргач, акча мәсьәләсе дә иркенәйде. Ләкин кыз Рәйхан кебек кыланмады, хезмәт хакының күп өлешен җыеп барды һәм, мең хәйлә белән мая туплап, яңа кибетләр ачты. Рәйхан әлеге эшләрдән бөтенләй читләште дияргә мөмкин, ул чит илләрдән товар ташыды һәм рәхәт урын, күңел ачу, маҗара эзләде. Әнә шундый бер пикник вакытында Рәйхан Шульц белән танышты. Шульц Латин Америкасыннан Европага кофе, какао, банан-фәлән ташу белән шөгыльләнә икән. Ул да бизнесын киңәйтмәкче. Рәсәй базары белән кызыксына, бик шәп идеясы да бар икән. Мәскәүдә, Петербургта ит кыйммәт, ә Бразилия, Аргентинада ул ифрат арзан. Идея өметле дә соң, тик эш башларга акча юк. Абдиев әфәнде биш-ун миллион доллар тапса, компаньоннар булып эш башлар идек, ди ул.
Рәйханга тәкъдим ошаны. Ул үзе дә “битен юмаған” Рәсәйдән җае чыгу белән таерга әзер иде. Ләкин кайдан акча алырга соң?
Соңгы көннәрдә Рәйханның озаклап офиста булуына Гөлләрия бераз гаҗәпләнде, ләкин артык әһәмият бирмәде. Ә анысының үз уе бар иде. Гөлләрия юк вакытта аның кабинетына кереп бик озаклап компьютерында булышты. әйе, Рәйхан компания хуҗасы булса да, финанс эшләрен тулысынча хатынына ышанып тапшырган иде. Ә хәзер менә ул код куйган файлны ачарга кирәк. Инде була дип торганда мониторда капчык аскан карак күренде һәм төрле яктан кинәт калкып чыккан полицейскийлар аңа пистолет төзәде. “Тревога” дигән кызыл язуга кушылып сигнал чыелдарга тотынды. Рәйхан ашыга-кабалана клавиатурага баскалап компьютерны элекке хәленә китерергә кереште.
Икенче көнне янә шул ук хәл кабатланды, кодларны алдау юлын уйлап чыгарды ул, ләкин монитордагы дәү сейфка якынлашканда гына әллә кайдан зур үрмәкүч килеп чыгып, аның өстенә пәрәвез ыргытты һәм сейфны шуңа чорнап та ташлады. Янә шул “Тревога. Попытка взлома” сүзләре күренде. Кичкә кадәр утырды Рәйхан бу үрмәкүчне юк итү әмәлен эзләп, шулай да тапты бит! Менә ул кодларны алдады. Үрмәкүчне дә үтте, үзе уйлап тапкан дешифровка программасын эшкә кушып көтә башлады. Экранда меңнәрчә саннар буталды. Ләкин акрынлап “чык” итеп башта бер сан, соңыннан икенчесе төште. Сигез санлы кодның һәр цифрын тапканчы, сәгать ярым буена Рәйхан энә очында утыргандай утырды. Менә сигезенче тапкыр “чык” итте, соңгы сан күренде һәм... компьютер янә чыелдырга тотынды, мониторда “Код взламывает чужой” дигән сүз янып чыкты. Рәйхан сүгенеп бер төкерде дә (ярый әле компьютерны бәреп төшермәде), буфетҡа чыгып китте. Офис буфетында юньле нәрсә буламы. Коньягы түгел, суты да юк. Рәйхан су коеп алды һәм готгылдатып эчеп җибәрде. Шуннан тәмәке көйрәтеп, озак кына арлы-бирле йөренде, уйланды. Ни эшлисең инде, булмагач булмый, компьютерны сүндереп кайтып китәсе генә калды. Аптырауга төшкән Абдиев янә Гөлләрия кабинетына юнәлде, урындыкка утырды, теләр-теләмәс кенә экранға карады һәм... үз күзләренә ышанмады. Анда “Доступ завершен” дип язылган иде. Менә сиңа могҗиза! Баягы “тревогалар, чужойлар” чит кешене куркыту, ялгыштыру өчен алдагыч кына булган икән, ә чынында исә Рәйхан дөрес юлдан барган булып чыкты.
Егет компания исәбендә булган бар акчаны Шульц күрсәткән счетка күчерде һәм ашыга-кабалана программадан чыгып, компьютерны сүндереп куйды. Кесәсеннән кулъяулыгын алып аның клавиатурасын, ишек тоткасын сөртте, янәсе, акчаны ул урлаганы билгеле булмасын. Бу, әлбәттә, юләрлек иде. Шул юләрлеген дәвам итеп ул чыгып китәр алдыннан каравылчы белән сөйләшеп торды. Шул компьютерда уйнап җенләнәм инде, бер утырсам төн җиткәнен дә сизми калам, дип ялганлады. Гүя сабый баланы алдый. Ә үзе урамга чыгу белән кесә телефоныннан Шульцның номерын җыйды. Сөйләшелгән план буенча, анысы акчаны алырга һәм шунда ук банктагы бу счетны ябарга һәм эз югалтырга тиеш иде.
Гөлләрия иртән эшкә килсә, аптырап китте – офис ябык, алданраҡ килгән берничә кеше өерелешеп тора, ә ишекне кибән гәүдәле исполнительләр саклый. Ханым тавышлана башлауга адвокат аңа купчий кәгазе чыгарып күрсәтте, хәзер “Афродита” компаниясенең хуҗасы икенче, аның рөхсәтеннән башка беркем дә керә алмый, - диде. Менә шулай Гөлләрия көтмәгәндә эшсез калды. Рәйхан астыртын гына “Афродита” компаниясен сату турында килешү төзегән булып чыкты. Ә предприятие милкенең унбиш проценты Гөлләриянеке булуы турында сүз дә юк.
Җиргә ятып елыйсы килде. Эшсез генә түгел, фатирсыз да калды бит ул. Ничә ел көч түкте, эшләп тапкан акчасын компанияны үстерүгә сарыф итте, ә Рәйхан аны хыянәтчел рәвештә талап куйдымы? Менә сиңа әдәпле, әхлаклы кеше. Астыртын бәдбәхет.
Бу хәлдән соң Рәйхан берничә көн өенә кайтмый йөреде. Ләкин кайтмыйча, әйберсез, документсыз ничек яшисең? ә кайткач, өйдә олы гауга купты. Гөлләрия кабәхәтнең йөзенә бәреп әйтте, эче бушаганчы әрләште дә диванга авып еларга тотынды, Рәйхан нәрсә дисен, акланырлык һич мөмкинлеге юк. Шульц белән икәү Европада бизнес ачабыз, шуңа акча кирәк иде диюе Гөлләрияне ярсытты гына.
- Ахмак! - диде ул. – Бу бизнес түгел, бу – катастрофа!
Моннан соң Гөлләрия ни эшләргә тиеш иде? Аңлашыла ки, әйберләрен төйнәде дә, күзе күргән яккка чыгып китте. Шул бәндәне ирем дип тора алмый бит инде ул. Әгәр аның Гөлләрия белән яшәргә исәбе булса, көпә-көндез акыртып талар идемени? Көне булса, юне булыр, диләр. Гөлләрия никадәр генә тирән тетрәнү кичермәсен, ул егылмады, үлмәде, үзен үзе харап итмәде. Тугры дуслары булуы да яңадан аякка басарга булышкандыр, мөгаен. Бер танышы аңа эш табарга ярдәм итте, уртак компаниянең чит ил офисында вакансия бар икән. Икенче бер ахирәте халыкара паспорт алырга булышты, бераз акча биреп торды. Гөлләриягә тест үтүе авыр булмады. Инглиз, немец, урыс телләрен белә, банк һәм бизнес эше белән таныш, эш тәҗрибәсе бар. Өстәвенә, чын примадонна, презентация, партнерлар белән очрашулар вакытында теләсә нинди кичәнең бизәге, компаниянең визит карточкасы булырлык бит бу дип уйладылар хуҗалар. Гөлләрия ышанычны аклады, эшне җиренә җиткереп башкарды, карьера баскычы буенча күтәрелә башлады. Ләкин озак эшләргә туры килмәде. Хәер, барысын да тәфсилләп сөйлик.
Корпоратив кичәләрнең берсендә кунакка килгән партнерларның берсе Гөлләриядән күзен алмады. Танцыга чакырды, исемен сорады. Тагы да шул танцыда танышу, дип Гөлләрия әрнеп Рәйханны исенә төшерде. Хәерлегә булсын. Хәйерлегә булды. Хәтта артыгы белән. Сирәк-мирәк очрашып өч ай йөремәделәр, өйләнешеп тә куйдылар. Ярый ханым Рәйхан белән ЗАГСка кермәгән иде, тоткарлык булмады. Ни өчен Гөлләрия ашыкты, ярата идеме соң ул Вольдемарны? Авыр сорау. Гөлләрия инде күптән авыл баласы түгел, ә эшлекле ханым, бизнес кешеһе иде, шуңа да аңа, бәлки, яңадан аякка басу, кабаттан күтәрелү теләге тәэсир иткәндер. Ә яратуга килгәндә исә , ярата иде шикелле. Рәйханнан соң ирләргә карата нәфрәт тойгысы сүнеп беткән булса, ныграк та яратыр иде.
Вольдемар төзелеш компаниясы хуҗасы иде. Гөлләрияне ул өрмәгән урындыкка утыртмады. Хатыны ни теләсә шуны эшләде, ни сораса ул шуны алды. Шуның бәрабәренә хатын иренең бары бер теләген үтәде – эшеннән чыкты һәм өй мәшәкатьләре белән генә булашучы хуҗабикә булып китте. Башта бу күңелсез тоелды, эшсезлеккә ияләшеп булмады, ләкин бәндә кыенга чыдаганны рәхәткә чыдамый дисеңмени. Үзе кебек ханым-байбичәләр белән әвәләнеп, хәйрия чараларында, круизларда катнашып вакытын уздырды.
Вольдемар Кызыл диңгездә ял иткән җиреннән кайтмады. Акваланг көпшәсе кайдадыр эләккәнме шунда, батып үлде ире. Яңадан дөнья яменә шатланып кына яши башлаган мәлдә тагын да ялгыз калды Гөлләрия. Ләкин, бәхетсезлек ялгыз йөреми икән, үзе харап була язды. Бервакыт юлдан кайтып килә иде. Көн томанлы. Алда торбы төягән машина ифрат акрын сөйрәлә, Гөлләрия аны узмакчы булды. Икенче полосага чыгып тизлекне арттырган иде, кинәт алда каршыга машина килеп чыкты. Ханым җәһәт кенә рульне кирегә борды һәм яңадан грузовик артына чыкты. Ләкин аның водителе көтмәгәндә тормозга басты булса кирәк, ә тизлекне киметеп өлгермәгән Гөлләрия котылгысыз хәлдә калды. Соңгы мизгелдә тормозлар шыгырдады, ләкин соң иде.
Андый җәрәхәтләр белән кешеләр безнең илдә кимендә ярты ел ятар иде, һәм барыбер дәваханәдән инвалид булып чыгар иде. Ә монда аны нибары бер ай дәваладылар. Гөлләрия аягында йөри башлагач, көзге каршысында басып уйга калды.
Йөзе адәм куркырлык, яңа тире үргән бите кып-кызыл, җөй эзләре күренеп тора. Өстәвенә борын сөякләре җимерелгән. Хирург аны юатты. Менә күрерсең, матурлык бәйгесендә Мисс-Европа исеме алырсың әле диде. Тик аның нәкъ элеккечә булырсың дигән сүзе Гөлләрияне уйландырды бит әле. Ни өчен элеккечә? Элекечә булу хаҗәтме аңа? Уйлады, уйлады да пластика хирургына үзен бөтенләй икенче төрле “әмәлләргә” кушты.
Хатын клиникадан икенче кеше булып чыкты. Моңача ул исемен үзгәртеп Гөлләриядән Глория Шандорға әйләнсә, хәзер инде тышкы кыяфәте дә һич танырлык түгел иде.
Ул хәзер бай бичә. Байлыкка-муллыкка, бигрәк тә исән калуыңа шатланып яшә дә яшә инде. Ләкин Европа хатыны булып “яңадан туган” Гөлләрия-Глориянең күңеле Рәсәйгә тартылды. Хәер, белмәссең, әллә Рәсәй, әллә Рәйхан тарта иде аны. Кит әле, нишләп шул карак Рәйханны күрергә теләсен ди. Мөмкин булса, үз куллары белән буып үтерер иде әле. Глория үзен шулай ныгытты, ә менә күңелне ниндидер корт кимерә кебек, акылга сыймаган бер теләк калка да чыга. “Теге” ничек икән, нәрсә эшләп йөри икән? Алланың каһәре сукмаганмы? Бәхетлеме икән? Кызык шул кеше күңеле: ничек инде беръюлы каһәрләп һәм бәхет теләп була. Күрәсең, мәхәббәт һәм нәфрәт бер йөрәккә сыя торгандыр. Ә бит, дөресен уйлаганда, бәхет кешене читләбрәк узса да, каһәр дигәнең бик тиз башка төшә. Рәйхан белән дә шулай булды. Шульц компаниясына кушылгач, ул Латин Америкасыннан чимал ташыды. Ләкин тәҗрибәсезлеге аркасында бәлагә тарыды – тикшерү килеп зур бер партия товарын стандартҡа туры килми дип тапты. Гади тел белән әйткәндә, сатарга яраксыз, чүплеккә чыгар да түк инде. Әле яңа гына Рәсәйдән Европага күчәргә өндәгән, партнер һәм дус Шульц үзгәрде лә куйды. Ул суд аша Рәйханны гаепле калдырып, зыянны тулысынча аның исәбенә каплатуга иреште, Абдиевның компанияда булган милек өлеше әнә шул зыянны каплауга китте дә бетте. Ә акчасыз кешенең Европада кирәге юк. Шулай кадерсезләнеп ул Мәскәүгә кайтты һәм зур авырлык белән бер кибет ачып җибәрде.
Глория боларны белми иде, әлбәттә. Мәскәүгә килеп төшкәч, ул элекке танышлары аша Рәйханны эзләде һәм, ниһаять, эзенә төште. Яңа микрорайоннарның берсендә, ярым подвалда урнашкан бәләкәй генә кибет хуҗасы икән. Документларын алып, Глория икенче көнне үк шунда юнәлде. Рәйханга сатучы-фәлән кәрәкми икән. Ләкин ханым үзе аңа нык ошады. Европада зур гына компаниядә эшләгән икән, бизнес өлкәсендә тәҗрибәсе бар, чит ил телләрен белә. Кыскасы, юк вазыйфаны бар итеп дигәндәй, Рәйхан Глорияны эшкә алырга булды.
Ирнең соңгы вакытта күңеле көрәйде, Глория егерме мең евро акчасын предприятиене үстерүгә бирде. Бу бик таман булды, кыйммәтле, престижлы парфюмерия алынды, реклама ясалды, нәтиҗәдә клиентлар бермә-бер артты. Кибет якшы гына табыш бирә башлады. Ләкин, иң мөһиме ул түгел. Рәйхан гашыйк булды. Ул баштанаяҡ гашыйк! Глорияны үзенеке итәр өчен әлләни бирер иде. Ханымга карап туя алмый. Ләкин күңелендәген теле белән әйтә алмый. Әллә ничек каушый да куя. Ә Гөлләрия белән ничек кыю танышкан иде ул. Әллә инде аны авыл кызы дип нәзәкатьләнеп торылмаганмы? Их, Гөлләрия, хәзер син кайларда икәнсең. Әле менә намус уянып үкендерә дә соң, тик терсәкне тешнәп булмый. Рәйханның яңа сатучыга булган мәхәббәте көннән-көн көчәйде. Глорияны ул төрле яклап сынап карарга тырышты. Ләкин кимчелеген тапмады. Ханым эштә уңган, белемле. Зәвыклы, тәрбияле, төскә-башка чибәр, кеше белән сөйләшә белә.
Шулай вакыт уза торды, ә Глория Рәйханнан үч алырга җай эзләде. Озак көтәргә туры килмәде аңа, бер көнне Рәйханның кабинетын бикләргә онытып, кайдадыр китәргә җыенуын шәйләп калды. Баш авырта дип ялганлап урынына иптәш кызын калдырды да кеше күрмәгән арада кабинетка үтте. Менә компьютер, Рәйхан Гөлләрияне ничек таласа, Глория хәзер аны нәкъ үзенчә төп башына утыртачак.
Компьютер гүли, ханымның җитез бармаклары клавиатура өстендә бии, үзе белгән ысул белән ул кодны ачып, финанс операциялары язылган файлга керергә тиеш. Башта эш һәйбәт кенә барды. Гөлләрия юкка гына еллар буена компьютер технологиясын өйрәнмәгән икән, ләкин код беленә тип кенә торганда мониторда кинәт капчык аскан карак күренде, ә төрле яклап калкып чыккан полицейскийлар аңа пистолет төбәде. Тревога сигналына хет колагыңны тык. Ләкин Глория курыкмады, якында беркем дә юк бит, ул нигә ялгышуын белергә тырышты, башка вариантларны тикшереп карады. Утыра торгач, Гөлләрия үрмәкүчне дә алдарга өйрәнде һәм шунда аның исенә төште, бу бит Гөлләрия үзе уйлап тапкан система! Менә шуннан компьютер хикмәтләре чишелде дә куйды.
Ханым Рәйханның нинди банкта күпме акча саклавын карады. Монда талап торасы да юк икән. Хәлең мөшкел, егет, дип уйлады ул саннарга карап. Ярый, бик һәйбәт, син мине бер тиенсез калдырсаң, хәзер мин сине урам сукбае итәм. Белерсең шуннан урлашуның нәрсә икәнен! Минут эчендә Абдиев дип аталган хәсрәт бизнесменның барлык акчасы Глория Шандор исәбенә күчте дә куйды. Ханым җиңел сулап җибәрде. Тантана, чиксез канәгатьләнү кичерде ул. Комьютерны ябасы да, койрыкны сыртка салып Рәйхан өчен юкка чыгасы гына калды. Ләкин, ни гаҗәп, Гөлләрия кузгалмады. Шактый вакыт утырды ул. Китәсе килми. Нәрсәдер дөрес эшләнмәде шикелле. Әллә кайдан барлыкка килгән бу хис, бу шик утырган саен көчәя генә барды. Җиңү ләззәте, канган үч тойгысы ничектер сүрелеп калды, ә уңайсызлык тойгысы ныгыды гына. Һәм көтмәгәндә Гөлләрия янә клавиатурага тотынды. Җитез бармакларын төймәләргә басты. Санаулы секундлар эчендә Глория Шандорның миллионлаган евро акчасы Рәйхан счетына күчте дә куйды.
Абдиевка икенче көнне финанс операциясе башкарырга кирәк булды һәм ул тиешле программаны ачты. Ачты да катып калды. Күзләре зур булып акайган, иреннәре дерелди, үзе авыз ачып сүз әйтә алмый, нәкъ котырган адәм. Бәндәне инстинкт йөретә, ахрысы, кибет хуҗасы ни өчендер турыга Глорияга юнәлде. Ханым да көттермәде, бу бахыр чынлап та “ычкынып” куяр, дип, үзе дә аңа каршы атлады һәм Рәйхан исенә килеп берәр сүз әйтә алганын көтмәстән, ярып салды:
- Таныш булыйк, мин сезнең хатыныгыз.
Рәйханның күзләре тагы да зуррак ачылды. Ә Гөлләрия саф татар телендә дәвам итте:
- Әйе, мин – Гөлләрия. Син мине талагач, мин Европага киттем һәм бер бизнесменга кияүгә чыктым. Ул үлде, мөлкәте миңа калды. Менә шул. Минем акчалар синеке хәзер. Юк, син минем йөземә карама, танымассың, мин пластик операция ясаттым.
Рәйхан һаман да өнсез басып тора иде. Гөлләрия түзмәде, йөрәгендәге хисләрен әйтте дә салды.
- Их, Рәйхан, мин синең яратуыңны белеп, сизеп йөрием бит, мин дә сине яратам. Кил әле янымарак...
Менә шулай тәмамланды Рәйхан белән Гөлләрия хикәяте. Дөресрәге, михнәтләре тәмамланды, ә мәхәббәтләре башланып кына ята әле.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.